Татарстан мөфтиенә Идрис хәзрәттән шикаять


Татарстан Җөмһүрияте
мөселманнары диния нәзәраты
мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә
Идрис хәзрәт
Галәветдиннән
Шикаять
Илдус хәзрәт Фәиз!
Мин сезнең 2012 нче елның 14 нче мартында кайбер китапларны чыгару һәм аларны таратуны тыю хакында чыгарган карарыгызны укыдым. Минем дә биш китабымны, сәбәпләрен күрсәтмичә, "Уставка туры килми" дип, тыелган китаплар исемлегенә керткәнсез. Ярар, анысы сезнең эш. Мин Хәнәфи мәзһәбендәге кайбер китапларны сезгә тәкъдим итәм, алар уставка туры киләме, әллә юкмы?
"МӘРҖАНИ” фәнни-популяр җыентыгы
2010 нчы елда Казанда “Җыен” нәшрияты "МӘРҖАНИ” фәнни-популяр җыентыгын бастырып чыгара. Бу китапны татар халкы 2010 нчы елдан бирле укый.

Бу китапның 645 нче битендә мәшһүр галимебез Мәрҗани хәзрәтнең үләр алдында әйткән васыяте бирелгән: "Гүр сәдакасы бирү, һәм өченче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел”. Мәрҗәни хәзрәтләре һичшиксез Әбү Хәнифә мәзһәбендә булган. Мәрҗани хәзрәтләре – галим кеше, ул үләр алдыннан әллә ялгышып, әллә белеп, шундый васыятен әйтеп калдырган. Бу сүзләр уставка туры киләме, әллә туры килмиме? Әгәр дә уставка туры килмәсә, сез бу китапны да сатудан һәм халыкка таратудан тыярга тиешлесез. Аллаһ гаделләрне ярата. Бер кешенең китабын тыеп икенчесенеке тыелмаса бу гаделлек булмас.
Габдерәхим Утыз Имәни
-78740165100Габдерәхим Утыз Имәни Әл-Болгари – шагыйрь, галим, шәригать белгече, нәкешбәнди тарикатендәге суфий. Ул 1754 елда Татарстанның Чирмешән районы, Яңа Кади (элекке исеме – Утыз имән) авылында крестьян гаиләсендә туа.
Габдерәхим Утыз Имәни хәзрәтләренең шигырьләре дә бик күп. 1986 нчы елда Утыз Имәнинең “Габдерәхим утыз имәни әл-Болгари” дигән исемдә китабы нәшер ителә. Бу китапны дөньяга чыгаруда байтак кына галим-голямалар, язучылар эшәгән. Алар: 1) Юлга-юл тәрҗемәләрне эшләүче филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов. 2) Фәнни редакторы һәм мәкалә авторы – тарих фәннәре докторы, профессор Миркасыйм Госманов. 3) Нәшрият редакторы – Рәис Даутов.
Бу китапның 186 нчы битендә “Тышкы күренешләре дини булган бидгатьләрне сөйләүче бүлек” дип аталган шигырь бар. Бу шигырьдә бик күп бидгатьләр хакында язылган, теләгән кеше китапханәдән алып укый ала. Ә менә мин сезгә аның мәетнең 3 се, 7 се, 40 гы, елы турындагы фикерләрен шигырен укырга тәкъдим итәм:
Өченче кабәхәтлекне дә эшләп
Наданлыктан тагын яман юлга китәләр.
Анысы шундый: ислам кешесе күмелсә
Аның рухына кунаклар җыеп ашаталар.
Елы, кырыгы, җидесе һәм өчен дә
Кунак сыйлыйлар көчләре җиткәнчә.
Бу эшләрне васыять итсә, булмас,
Әгәр кылса аны, һич ишетелмәс.
Сәләфләрдә безгә риваять бардыр
Бу эшләрдә тырышлык күрсәтү яманлык ул.
Әгәр фәкыйрьләр өчен аш-су әзерләнсә
Сәдака итеп, өйләренә җибәрелсә, -
Әйттеләр: бу ярый, монда начарлык юк.
Әгәр өйгә чакырсаң бу кабәхатьлектер – ди.
Аңлатма. Габдерәхим Утыз Имәни шигъри юллар белән мәетнең 3се, 7се, 40гы, елын үткәрүләрне кабәхатьлек” – дип атаган һәм кемдә-кем бу эшләрдә тырышса, ул яманлыкка, начарлыкка ярдәм итешкән кеше була дип аңлаткан. Әгәр бер фәкыйрь кешенең өеннән мәет чыкса, аңа башка кешеләрнең (күршеләре, туганнары, дус-ишләре һәм башка мөселманнар) аш-су әзерләп илтүләре хәерле һәм Аллаһыга якынайта торган изге гамәл дип санаган. Әгәр мәет чыккан өйгә кешеләрне чакырып ашатсаң ул кешенең эше кабәхать дип атаган. Бу китап та уставка туры килми шикелле, чөнки монда ул мәетнең 3се, 7се, 40гы, елын үткәрүләрне "кабәхатьлек” дип атаган. Шулай булгач, моны да бөтен китапханәләрдән алырга һәм халыкны укудан тыярга кирәк булып чыга түгелме?
"Ханафитский фикх"
книга одобренная советом муфтиев России
13335497205 О чем говорит книга, одобренная советом муфтиев России и изданная Духовным управлением мусульман Нижегородской области?
Автор: Абдальхамид Тахмаз, перевод: А. Нирша. Редактор Д.В. Мухаметова. Ред. коллегия: муфтий Равиль хазрат Гайнетдин, Гумар хазрат Идрисов, Абдульбари хазрат Муслимов, Ахмад хазрат Абдуллин, Гыймадиев.
Оценивая эту книгу, издатели сказали: "Основные юридические нормы ханафитской школы изложены в труде Абдальхамида Тахмаза – современного арабского богослова, систематизировавшего все основные положения данного масхаба, вместе с последними наработками по различным темам исламского богословия. Ранее Духовное управление мусульман Нижегородской области издало первый том книги по правилам милостыни, поста и паломничества по нормам шариатской школы. Эти книги оказались столь востребованными в России, где до сих пор не было никаких других изданий, объясняющих нормы ханафитов, что мгновенно разошлись по разным уголкам страны.
Данное издание, собравшее в рамках одного тома три изданные ранее книги, призвано стать настольной книгой для нынешних мусульманских деятелей и учебным пособием для будущих имамов и улемов».
Распространители этой книги: Духовное управление мусульман Нижнего Новгорода, 2007. Типография Исламского института имени Хусаина Фаезханова "Медина".
Теперь заглянем внутрь книги и откроем стр. 289. В разделе "Соболезнования» (8-я строчка) читаем: "Желательно, чтобы соседи и родственники членов семьи покойного приготовили для них еду, так как Пророк (с.г.в.с.) сказал: "Приготовьте еду для членов семьи Джа,фара, ибо им сейчас не до этого" (Ат-Тирмизи). К числу неприемлемых и противоречащих Сунне нововведений, также получивших распространение в отдельных мусульманских странах, относится то, что близкие покойного устраивают угощение для тех, кто приходит их утешать. Сообщается, что Джарир бин ,Абдуллах (р.г.) сказал: "Мы приравнивали посещение близких покойного, которые предлагали еду, к причитаниям" (Ахмад; Ибн Маджа). Иначе говоря, это приравнивалось к таким запретным вещам, как громкие крики, оплакивание умершего и перечисление его достоинств особенно в тех случаях, когда деньги на приготовление еды брались из наследства покойного, среди наследников которого были малолетние дети и отсутствующие.
Ислам строго запрещает причитать по покойнику и слишком явно предаваться печали. Передают со слов Абу Малика аль-Аш,ари (р.г.), что Пророк (с.г.в.с.) сказал: "Члены моей общины не отказались от четырех дел, которые совершались во времена джахилийи: от (обыкновения) гордиться своим происхождением, порочить происхождение других, обращаться к звездам с мольбами о ниспослании дождя и причитать по покойным» (Муслим). Передают со слов Абу Малика аль - Аш,ари (р.г.), что Посланник Аллаhа (с.г.в.с.) сказал: "Если (женщина), громко причитавшая над покойным, не покается в этом до своей собственной смерти, в день Воскресения она будет воскрешена в одеяло из жидкой смолы и панциря из струпьев". (Муслим).
Еще раз напоминаю: эта книга рекомендована Советом муфтиев России в качестве пособия для исламских учебных заведений. Т.е. для студентов медресе, а также для имамов мечетей, мухтасибов, казыев и муфтиев"-диелгән.
Бу китапны алып укыйсыгыз килсә, ул Казандагы барча китап кибетләрендә дә бар. Ул китапның Татарстан диния нәзәратында һәм РИУ белән Мөхәммәдия мәдрәсәсендә сатылганын да күргәнем бар. Бу китап яхшы, әйбәт һәм файдалы. Ләкин, ни кызганыч, кайбер җирләре “уставка туры килми”. Сез нигәдер бу китапны тыелган китаплар исемлегенә дә кертмәгәнсез. Бу бит гаделлек түгел. Кайбер кешеләрнең китапларын уставка туры килми дип тыясыз, ә урыс телендә басылып чыккан "Ханафитский фикх" дип исемләнгән, Хәнәфи мәзһәбенең фикх китабын нигәдер тыймыйсыз...
"Ислам әхлагы һәм гадәтләре"
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб "халык укысын" дип, Мәрван Ибраһим Аль-Кайси язган "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" исемле китапны 1994 нче елда 20 мең тираж белән бастырып чыгарып халыкка сата. Ул китап хәзерге көндә дә сатуда бар. Мин аны "Мөхәммәдия" институты янына урнашкан китап кибетеннән 2012 нче елның 3 нче мартында сатып алдым (накладное миндә саклана). Аның икенче битендә: Казан "Мөхәммәдия" институтының гыйльми советы карары белән басыла" дип язылган һәм ул китап бүгенгесе көндә "Мөхәммәдия ” дә укытыла. Титул битен карагыз.

 Китапның ахырында 20 мең тираж белән чыгуы һәм 1994 нче елның май аенда (16 нчы числосы) басылырга кул куелганлыгына дәлил бар.

Бу китапның 111 нче битендә менә нинди сүзләр язылган: "Мөселман үлеме белән бәйле яңа кертелгән йолаларны (бидгатьләрне) үтәмәскә кирәк, мәсәлән, моңа җидесен, кырыгын үткәрү һәм башкалар керә" диелгән. Ул аны бер мәртәбә генә бастырмаган. Менә аларның тышлыклары. Бу китапларның өчесе дә бездә бар.

Бу китапларның һәрберсе 20 шәр мең тираж белән чыкканлыгы язылган. Әгәр дә бу өч төстәге китап 20 шәр мең данә чыгып халыкка таралган булса, болар үзләре генә дә 60 мең кешегә барып җиткән дигән сүз.
"Җәвамигуль кәлим шәрхе"
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб 22.11.1995 нче елда Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән китабын тагын 20 мең тираж белән бастырып чыгарып сата.
Бу китапның 177 нче битендә: "Сәдака бирүләрен өмет итеп үлекләр өстендә Коръән уку, тәһлил һәм тәсбих белән шөгыльләнү, каберләрдә сәдакалар өләшү, мәетне күмгәннән соң беренче, өченче, җиденче, кырыгынчы һәм елы тәмам булган көннәрдә мәҗлесләр үткәрү, Корьән укытып, укыган кешеләргә сәдака өләшү, каберләр өстенә мәчетләр һәм яки башка биналар салу, шәмнәр яндыру һәм башкалар — болар артыклыктыр" дигән сүзләр язылган.
Татар мөселманнары бу язмаларны 1994–1995 нче еллардан бирле укый. Китапны язган мөселман вафат булган, Аллаһының рәхмәтендә булсын, ә инде ошбу китапны бастыручысы сатып акча эшли, халык бу китапны укып берсен-берсе яманлап дошманлаша. Кем гаепле моңа? Язучымы, бастырып акча эшләүче Винерулла Ягъкубмы, әллә исемен үзгәрткән Вәлиулла Ягъкубмы, әллә халыкмы? Вәлиулла хәзрәтнең 1994 нче елда 120 битле "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" дигән китапны 20 мең тираж белән, 1995 нче елда "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән 608 битле китапны 20 мең тираж белән бастырып чыгарырга зур суммадагы акчаларны каян алганлыгын нигәдер тикшермисез. Шаять ки, ул бу китапларны бастыру өчен кирәкле акчаларны гарәп миллиардиры Сөләйман Раҗихидан, яисә аның ярдәмчесе Әхмәд Тутунҗидән алгандыр. Чөнки ул вакытта алар бер-берләрен бик яхшы беләләр иде. Вәлиулла хәзрәт 1994 нче һәм 1995 нче елларда андый күп акчаларны берничек тә эшләп ала алмый иде. Вәлиулла Ягъкуб бу "Җәвамигуль кәлим шәрхе" дигән китапны шулай ук Гарәп илендә – Мәдинә шәһәрендә дә 20 мең тираж белән чыгарганлыгы сезгә билгеле булмаса да, безгә ул билгеле. Миндә аның нөсхәсе бар. Ул аны гарәп илендә Мәдинә Мөнәүүәрәдә "Дәрул иман"дигән нәшриятта бастырган. Менә аның тышлыгы:

"Исламские мораль и манеры"
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб "Ислам әхлагы һәм гадәтләре" исемле Мәрван Ибраһим әл-Кайси дигән кешенең китабын урыс теленә дә тәрҗемә кылдырып нәшер иткән, аның урысча тәрҗемәсе: "Исламские мораль и манеры" дип атала. 1994 елда 500 данә бастырылган. Бу китапның 100 нче битендә: "Необходимо избегать все нововведения (бидъа) связанные со смертью мусульманина, (такие как справление сорокового дня и т. д.)" диелгән. Ул бу китапларны интернет аша да сата. Интернет сәхифәсен ачып карагыз: http://musliman.ru/index.php?productID=1019 Анда менә нәрсәләр язылган:
"Аль-Кайси Марван Ибрагим. Исламские мораль и манеры. Руководство по исламскому адабу. (107 с.).
әәә
На складе: да
Кол-во:  
 Целью книги является раскрытие принципов подлинной Исламской морали, опирающейся на Коран и Сунну. Особенно важно изучение мусульманского адаба (поведение, хорошие манеры) в условиях широкого влияния элементов западного образа жизни. В связи с этим изучение книги поможет в воспитании мусульман. Это сочинение охватывает все сферы жизни, показывает отношение Ислама к тем или иным жизненным проблемам."
"Мәрҗани» җыентыгы
1333 нче һиҗри, 1915 нче милади елында Мәрҗани хәзрәте хакында "Мәрҗани" җыентыгы дигән 639 биттән торган күләмле китап бастырып чыгарганнар. Бу китапны хәзерге татар теленә әйләндереп (кириллицада) Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб ике кисәккә бүлеп бастырып чыгарган.

Китапның икенче кисәгенең (II томында) 170 нче битендә "Гүр сәдакасы бирү, һәм өченче, җиденче көннәрдә аш булмас. Кирәк нәрсәләр түгел " дип Мәрҗани хәзрәтнең васыяте язылган. Ул китапны гарәп хәрефләреннән хәзерге татар хәрефләренә күчереп язучысы Д.Шаймурзин. Аны, ягъни «Мәрҗани җыентыгы» дигән китапны, иман нәшрияты 2001 нче елда бастырып чыгара, мин аны 2011 нче елда Казанда сатып алдым. Титул битендә: "Бастыру өчен җаваплы: Татарстан җөмһүрияте мөфтиенең урынбасары, "Апанай" мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб" диелгән.
"Иткан тәфсире"
Уфа губернасы, Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис Шәйхелислам бине Әсәдулла Хәмидинең каләме хезмәтеннән.
1911 нче елда Казанда "Кәримия" типографиясендә "Иткан" тәфсире басылган. Бу китап бүгенгесе көндә кириллица белән бастырылган һәм алар кибет киштәләрендә һәм интернет сәхифәләрендә бар. Анда "Бәкара" сүрәсенең 255 нче аятен тәфсир кылганда: "Бер кеше Аятел-көрсине һәр фарыз намаздан соң укыса, ул кеше хәзер оҗмахка керер иде. Ләкин оҗмахка керүдән тыйган нәрсә үлем генә" дигән сүзләрне укый аласыз, Ягъни, бу сүзләрдән китап укучы кеше “Аятел-көрси”не фарыз намазыннан соң укырга кирәклеген аңлый. Димәк, бабаларыбыз тарафыннан язылган “Иткан тәфсире” дә “уставка туры килми”. Әгәр дә ул да уставка туры килмәсә аны да тыярга тиеш буласыз түгелме?..
Әлмәт шәһәренең имам мөхтәсибе һәм казые Рәфыйкъ хәзрәт Миңнеәхмәт

Рәфыйкъ хәзрәт Гарәбстанда шәригать факультетын тәмамлаган, Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсендә күп еллар шәкертләргә гыйлем бирде һәм ул ел саен Татарстан Диния нәзарәтендәге имамнарның картына, яшенә мәчеттә үтүче курсларда вәгазь сөйләде, дәресләр бирде, хәзергесе көндә ул Әлмәт шәһәренең имам мөхтәсибе һәм казый вазыйфасын үти.
Аңа Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Кызыл Яр авылында яшәүче Мостафа Яруллин: “Кайбер кешеләр үзләренә әти-әниләре вафат булгач аларның 7 яисә 40 кичәләренә булсын өчен нәзер суялар. Бу ярамаган эш дип әйтүчеләр бар. Сез ни әйтер идегез?” – дип сорау бирә.
Бу сорауга Рәфыйкъ хәзрәт Миңнеәхмәт болай дип җавап бирә: “Әгәр берәү кемнеңдер җидесе яки кырыгына мал чалырга нәзер итсә, нәзерне үтәргә бурычлы, үтәмәсә кәффарәтен түләргә тиеш (10 мескенне ашату, яки киендерү, яки кол азат итү, яки боларның берсен дә булдыра алмаса, 3 көн бертоташтан ураза тоту). Ләкин мәетнең 3 сен, 7 сен, 40 гын, елын һәм башкаларын үткәрү шәригатьтә безгә муафыйкъ эш түгел, аннан сакланырга кирәк” – дип җавап биргән.
Чаллыда чыгучы “Ислам нуры” газетасының 10 май, 2003 елгы саны.
Бервакыт мин дә, Мостафа Яруллин шикелле, Рафикъ хәзрәттән: "Аллаһ кая: күктәме, әллә бөтен җирдәме?” - дип сораган идем. Ул миңа: Аллаһы Тәгалә Ул Үзе Гаршенең өстендә, ә Аның гыйлеме белән кодрәте бөтен җирдә" дип җавап бирде. (Шаять ки, ул хәзер бәлки фикерен үзгәрткәндер. Ләкин шунысын онытмыйк, ул үзсүзле, бик сирәк үзенең фикерен үзгәртә.) Сез бу фикердә булган кешеләрне яратып бетермисез. Ләкин, шулай булуына карамастан, аны Наил хәзрәт урынына куйдыгыз.
Тукай районы имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас

Тукай районында 5576 данәдә бастырылган “Якты юл” газетасында “Дин вә мәгыйшәт” дигән тагын бер өстәмә бит (кушымта) чыгып район халкына тарала. Гәзитнең 16 нчы июнь 2005 елдагы санында: “Зиратларыбыз ни хәлдә?” дигән мәкаләдә: “Һәм тагын кайбер ярамаган нәрсәләр турында” – дигән бүлектә: “Мәет чыкканнан соң йортка кереп Коръән укулар, сәдака алулар, гүр сәдакасы, мәет ашлары да сөннәткә муафикъ гамәлләрдән түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә әйтте: “Бу йортта мәет булды, ул йорт әһелләрен юатыгыз, ашатыгыз, эчертегез, карагыз” – диде. Ә бездә ул нәкъ киресенчә килеп чыга. Мәеткә дога кылабыз диеп, ул йорт әһелләренең ризыгын ашыйбыз, сәдака алабыз, әле тагын җитмәсә, гайбәтләрен дә сатарга күп сорамыйбыз. Кыскасы, мәет ашларына сылтау итеп, бу йортны талыйбыз” – дип үзенең кул астындагы мөселманнарны бидгатьләрдән тыя.
Мәкалә авторы: Тукай районы имам мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас.
Сез Җәүдәт хәзрәтнең язган сүзләренә каршы килмисез, киресенчә, аны үз итеп, мактап, “Яхшы эшлисең” дип машина бирәсез. Ә безнең китапларны “уставка туры килмәгән” сәбәпләрен күрсәтмичә генә чыгарудан, таратудан тыясыз. Кая гаделлек?

2011 нче елда Казан шәһәрендәге РИУ га гарәпләр бик бай китапханә бүләк иттеләр. Китапханәдә китаплар бик күп. Анда Әбү Хәнифә мәзһәбендәге китаплар да бар. Мин Әбү Хәнифә мәзһәбендәге мәшһүр китапларның икесен исегезгә төшерәм.
“ФӘТХУЛЬ КАДИР” – КИТАБЫ
172720168910
Икенче томның 151 нче битен ачабыз:

Мәгънәсе. “Мәет әһеленә ризыклар хәстәрләп кунаклар җыю мәкрүһтер. Чөнки мәҗлес җыю кайгы вакытында түгел, шатлык вакытында була. Вә мәет чыккан өйдә мәҗлес җыю, үткәрү кабәхать бидгатьтер” - дип әйтелгән.
Җәбир бин Габдуллаһ риваять итә: “Вафат булган кешенең якыннарына барып анда туклануны, без кабер өстендә елау белән бер дәрәҗәдә санадык” (Әхмәд, Ибн Мәҗә).
(Ягъни, бу гамәл кычкырып елау һәм мәетне шулай ук кычкырып мактау, олылау кебек хәрәм эшләрдән була, бигрәк тә ризык мәетнең мирас малыннан алынса һәм варислар арасында кечкенә балалар булса.)
Киресенчә, мәетнең күршеләренә якын, ерак туганнарына авыр вакытларында ризык пешереп ашату мөстәхәб гамәлләрдән санала.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдис-шәрифендә: “Әли Җагъфәрнең гаиләсенә бер мәшәкать килде, ягъни йортларында мәет, аларга сез ризык хәстәрләп ашатыгыз” – дигән. Бу хәдис имам Әхмәд белән ибн Мәҗә мөснәдләрендә сахих хәдисләр җөмләсеннән булып санала. (“Шәрх фәтхел кадир” китабының икенче томы 151 нче бит.)
«РАДДУЛЬ-МУХТАР» - КИТАБЫ
10223571755 Инде хәзер Әбү Хәнифә мәзһәбендәге “Раддуль-Мухтар” дигән китапның өченче томының 148 нче битен ачып карыйк. Анда:

مطلب في كراهة الضيافة من أهل الميت :
قال : " .... ويُكره اتخاذ الضيافة من الطعام من أهل الميت لأنه شُرِعَ في السرور لا في الشرور ، وهي بدعة مستقبحة . روى الإمام أحمد وابن ماجه بإسناد صحيح عن جرير بن عبد الله قال : ( كنا نعدُّ الاجتماعَ إلى أهل الميت وصَنعةَ الطعام من النياحة ) . وفي "البزازية ": ويكره اتخاذ الطعام في اليوم الأول والثالث وبعد الأسبوع ...واتخاذ الدعوة لقراءة القرآن وجمع الصلحاء والقرّاء للختم أو لقراءة سورة الأنعام أو الإخلاص .
Татарча мәгънәсе:
Мәет әһеленә ризыклар хәстәрләп кунаклар җыю мәкрүһтер, чөнки мәҗлес җыю кайгы вакытында түгел, шатлык вакытында була вә мәет чыккан өйдә мәҗлес җыю, Җәбир бин Габдуллаһ риваять итә: “Вафат булган кешенең якыннарына барып анда туклануны, без кабер өстендә елау белән бер дәрәҗәдә санадык” (Әхмәд, Ибн Мәҗә).
Һәм, шулай ук, Әлбәзәзия дигән китапта: мәет үлгән көннең беренче, өченче көннәрендә һәм бер атнадан, ягъни, җидесендә дә мәҗлес үткәрү мәкрүһ диелгән.
Аңлатма.
Бу китапның мөәллифе Мөхәммәд Әмин, ул Ибн Габидин исеме белән танылган Әбү Хәнифә мәзһәбенең олы, шөһрәтле галимнәреннән санала.
Ибн Габидин нәселе Гали Ибн Талибка барып тоташа. Бу китап Хәнәфи мәзһәбендә булса да уставка туры килми. Димәк, сез бу китапның таралуын да туктатырга тиешле буласыз.
شرح مختصر الوقاية Шарх мухтасар әл-викая
Галимҗан Баруди хәзрәтләре татар мөселманнары арасында бик зур галимнәрдән санала. Аның фатихасы белән чыккан китапларны бүген Мәккә шәһәренең Бәйтуллаһ мәчете китапханәсендә дә табып була. Менә шуларның берсе белән сезне таныштырам. Ул китапның исеме شرح مختصر الوقاية Шарх мухтасар әл-викая дип атала. Менә аның тышы.
Тышында: “Галимҗан Баруди хәзрәтләренең фатыйхасы белән чыкты” дигән юлларны күрәбез.
-16002021590Аллаһының рәхмәте белән Казанда 1904 нче елда Хәнәфи мәзһәбендәге Гали карый тарафыннан язылып басылган, бабаларыбыз яратып укый торган китаплар, Мәккәдә Бәйтуллаһ мәчетенең китапханә киштәләрен бизәп торалар, әлхәмдулилләһ. Бу бит искиткеч гаҗәп хәл. Инде бабаларыбызның укый торган бик мәшһүр китабының 262 нче битен ачабыз. Башта гарәп телендәге язмасын укыйбыз.
107124592710
Тәрҗемәсе:
- “Мәет чыккан өйдә кунаклар җыеп ашату мәкрүһтер. Чөнки кунак җыю ул шатлык вакытында була. Кайгы вакытында түгел. Үлгән кешенең өендә мәҗлес җыеп үткәрү бик кабахать бидгатьтер” – диелгән. Бу мәшһүр китапны бастырыр алдыннан Галимҗин Буруди фатыйхасы гына җитмәгәне дә билгеле, чөнки ул вакытта китапларны Рәсәй башкаласы Петербург цензурасы аркылы да үткәрү кирәк булган. Бу китап, Аллаһының рәхмәте белән барча киртәләрне үтеп, Татарстан башкаласы Казанда чыгып дөньяга тарала.
Ахырдан. Әгәр дә тагын бу мәсьәләгә кагылышлы хәбәрләр кирәк дип тапсагыз, мин аларны тагын да эзләп табарга тырышырмын.
Аннан соң хәзрәт, китапларны бастыру һәм таратуны тыю карарын чыгару алдыннан сез аларның авторына хаталарын күрсәтсәгез яхшы булмасмы икән?! Хатаны күрсәтмәгәч китапның авторы ничек итеп аны белсен? Әгәр дә хатаны күрсәтсәгез минем шикелле китап язучылар үзләренең хаталарын белерләр иде. (Элгәре, без мәктәптә укыганда, укытучылар хаталарны кызыл кара белән төзәтеп безнең хаталарны күрсәтәләр иде.)
Ихтирам белән Идрис хәзрәт Галәветдин.

Приложенные файлы

  • docx 11384913
    Размер файла: 1 MB Загрузок: 0

Добавить комментарий