Гомерем тыкрыклары


“Гөлнур Айзат
“Гомерем тыкрыклары”
Ни өчен тыкрыклар дисезме?Дөрес сорау.Кеше гомере төрле озынлыктагы,төрле кичерешле,төрле исемдәге тыкрыклардан тора,минемчә.Берсенә кереп чыгып җитәргә өлгермисең,икенче тыкрык сине үз эченә әйдәп алып кереп китә.Җилсез-нисез,үзебез дә сизмәстән шул тыкрыкларга барып кереп адашабыз...Чыга алмыйча аптыраган чаклар да була...Тыкрык кына дисәң дә,ул сине үз дигәненчә яшәтә,буйсындыра.Мин дә үз гомеремнең тыкрыкларыннан кабат урап кайтырга булдым.
Танышу тыкрыгы...
Буа килене булу уема да килмәгән чакта,язмыш мине Буа егете белән таныштырды.Ул чакта университетның 3нче номерлы тулай торагында чит ил студентлары белән эшләүче секторны җитәкли идем.Тулай торакның кызыл почмагында төрле чаралар оештырабыз,ял итү кичәләре- аеруча студентлар яратып йөри торганы.Студсоветның кечкенә бүлмәсендә башка да сыеп бетә алмаган дистәләгән төрдәге эш кайный.Шунда тулай торак буенча рейдлар,түгәрәк өстәлләр планлаштырыла,студентлар тормышын күп яктан яктырткан “Әдәби сүз”(хәзер “Дәрелфөнүн”басма газетасы)дивар газетасының ай саен эшләнелә торган һәр санына биредә нигез салына.Кайчак язу-сызу эшләрен онытып,газетаны кулдан бизәүче Нәҗип абый Исмәгыйлевне(хәзер танылган хәттат-каллиграфия остасы Нәҗип Нәкъкаш) күзәтеп утырабыз.
Көннәрдән бер көнне тулай торакта яшәүче студентларга татар моңнарын ишеттерәсе килеп,моң иленең “калфаклы сандугач”ы композитор Сара апа Садыйкова белән әдәби кичә уздырасы иттек.Сара апа ап-ак гипер күлмәктән,башында һәрвакыттагыча кырын салган калфактан,кулларында ап-ак челтәр бармакчалар...Очрашуга апабыз ул чакта әле консерваториядә укучы студент егет Мөнир Якупов белән килде.
Матур итеп бизәнгән,гел елмаеп кына торучы Сара апа башта үз тормышыннан кызыклы истәлекләр белән уртаклашты. Үзен шулай бик гади генә тотса да,зәвыклы итеп сөйләве җырчы һәм композиторның күңел байлыгы турында сөйли иде.Хәтирәләр ул язган җырлар,залдагыларның сорауларына җаваплар белән чиратлашып барды.Мөнир башкарган җырларны студентлар көчле алкышларга күмде.
-Багалмаларым,сезгә иң яраткан җырымны тәкъдим итәсем килә.
Танго.”Көтәм сине”
Залдагы пианино талантлы ханымның бармаклары кагылуга, беренче аккордларны яңгыратты:
Сагыналар сине матур кошлар,
Сагыналар якын дуслар,
Кунелем эзли сине кич-иртән
Мин сине һаман сагынып котэм.. 
Җыр күпләрнең күңел кылларын тартып,уйландырды да,дәртләндерде дә,аннары тулай торак залына гына сыймыйча,тәрәзләрдән Казанның Гадел Кутуй урамына агылды.Янымда утырган дусларым Кубадан килгән студентлар Сиомара Кано һәм Оскар Пиро җырны ошатуларын белдереп:
-Гулья,какая классная песня!Мы тоже хотим спеть эту песню.Эта песня для нашей свадьбы!-диделәр бер-берсен бүлдереп.
Озакламый өйләнешергә уйлаган дусларымның теләген үтәргә вәгъдә биргәч,якташым Тутай кызы Сара апага атап язылган шигыремне чыгып укыдым.Сара апаның якты йөзенә ,әйтерсең лә кичке кояш нурлары кунды-ул тагын балкып елмайды.Алсуланган бит алмаларыннан үзе язган җыр өчен шатлану ,горурлану дулкыны йөгереп узды.Истәлеккә квартира адресын,матур теләкләрен язып ,миңа открытка сузды.Әдәби кичәне тәмамлап,кунакларны озаткач,студентлар өчен дискотека башланды.
Түгәрәктә егетләр –кызлар берничә тапкыр твист,шейк биегәч,вальска чакырып,залга талгын гына музыка таралды.
-Мөмкинме?
Алдымда киң җилкәле,зәңгәр шакмаклы күлмәк,ул чакта бик модага кереп барган зәңгәрсу джинсы чалбар кигән,ак красовкадан таныш түгел бер егет басып тора.Куе сары чәчләре керпе энәләре сыман өскә тырпайган.Коңгырт күзләре уңай җавап көткән сыман,моңлы гына карыйлар.Борын төбендә сыңар бөртек төк тә күренми-шәп кырынган.Кабарынкы иреннәре читенә күптәнге танышларда гына була торган елмаю ягылып калган.
Бүлмәдәш кызым Кадрия миңа сынап карады:янәсе ,бу сиңа ошый торган егетләрнең нәкъ киресе-чәче дә кара түгел,ә сары;үзе дә таза гәүдәле,борын төбендә мыегы да юк,буе да әллә ни озын түгел.Мин Кадриянең карашларына игътибар итмичә,таныш түгел егет белән вальска чыктым.
-Мин сезне беләм.Мин дә Апастан бит.Бик тырышып саф татарча сөйләшергә тырышса да,егетнең теле каты-мишәрчә.
-Апастан булгач,ник мишәрчә сөйләшәсең,-дидем мин тиз генә “син”гә күчеп.
-Сез тикшереп карый аласыз,-диде егетем.
-Нәрсәне?
-Минем сезне белгәнемне!
-Әйдә ,миңа нинди досье җыйдың икән,тыңлыйм,-дидем чыраема мысыкыллы елмаю чыгарып.
-Сез ...сез шигырьләр язасыз,университет хорына йөрисез,альт партиясендә җырлыйсыз...Биергә яратасыз...күп укыйсыз...мәкаләләр язасыз...”Әдәби сүз”дә эшлисез...телевизорда да чыккалыйсыз...миниатюраларда катнашасыз..
Мин бераз югалып калдым.Мин бөтенләй дә күрмәгән-белмәгән бу студент минем хакта шулай дөресен беләме?Әллә соң ,чынлап та ,якташыммы?
-Тагын кем инде мин?Бу юлы тавышым калтырап чыкты,күрәсең,егетем мине тынычландырырга ашыкты:
-Курыкмагыз,мин болай үзем өчен генә кызыксындым.Тагын апагыз бар.Әти –әниегез дә җырлыйлар.Әтиегез дә шигырьләр яза.
Апагыз баянда уйный.Сез дә...Авылларда концертлар да куйгалыйсыз.Җәен редакциядә эшләгәнсез...журналист булып...
Миндә инде вальс кайгысы түгел,мин аптыраулы карашларымны таныш түгел егеткә төбим.
-Син каян җыеп бетердең бу данныйларны?Миңа атап папка ачтыңмы әллә?
-Беренче сессияне гел бишлегә генә япкансың.”Иң шәп студент”булгансың!
Мин вальс әйләнүдән туктап,урынымда катып калдым.”Менә сиңа мә!Төркемдәшләрем дә белмәгән фактларны бу егеткә кем әйтте икән соң?!Дус кызларым да белмәгән сыйфатларымны каян ачты икән бу егет?!Тормышымның кайбер тыкрыкларын туганнарым гына белә иде бит!Әллә соң бу егет туганнарымның берәрсе белән танышмы икән?
-Кем сөйләде?
-Нәрсәне?
-Минем турыда ..бу фактларны?
-Якташыгыз мин дидем бит!
-Якташларым да белмәгән нәрсәләр сөйлисең ич!
-Сез җәен экспедициядә булгансыз.Самара өлкәсендә.Фольклор җыйгансыз.Кичләрен концерт куйгансыз.Сез “Оныттың бугай”ны җырлагансыз,һинд биюен биегәнсез...аннары..
-Җитәр!Боларын кем сөйләде? Резедамы?
-Нинди Резеда?Белмим мин аны.
-Мине беләсең ич!Дус кызым ул!
Бу егетнең минем хакта шулкадәр күп мәгълүмат белүе мине аптырашта калдырды.
-Ач инде сереңне,кем сөйләде?
-Абыең!
-Абыем?Кайсы абыем?
-Җырчы абыең!
-Минем бөтен абыйларым да җырлый.
-Гармунчы абыең!
-Минем бөтен абыйларым да гармунчы.
Бер мәлгә абыйларым арасыннан бу егет белән минем хакта сөйләшеп утырырлыгын эзли башладым.
-Абыем шулай сиңа сөйләп утырдымы?Кайда күрдең син аны?
-Сез әле тагын урманда йөрергә бик яратасыз,чикләвек җыярга...Су коенырга...Егет мине телсез калдырды.Менә сиңа мә!Беренче тапкыр вальска алган шакмаклы күлмәк димә син моны!
Миндә инде бию кайгысы түгел иде..Бу егетнең сер чикләвеген ватып карыйсым килә.Каты чикләвеккә охшаган бу!
Мин түгәрәктән чыктым.Дус кызлар белән саубуллашып ,бүлмәгә кайтырга җыендым.Егетнең соравы мине борылырга мәҗбүр итте:
-Озатсам ярыймы?Мине кыйнардай егетең юкмы?
-Монда күренми,-дидем мин тыныч кына.Минем хакта бер дә белмәгән егеткә шулкадәр күп нәрсә сөйләгән абыемның кайсысы булды икән?
Ирем белән шулай таныштык.Мин кабат гомеремнең шул танышу тыкрыгыннан урап кайттым...Нинди күңелле,серле,матур тыкрык булган ул!(дәвамы бар)
“Беренче тыкрык”
Кызык бу тормыш!Кызык дими,ни дисең-мин дә бит әнә күз күрмәгән,колак ишетмәгән авылга,булачак каенатамның юбилеена кайтып,пыр китереп табын әзерләшеп йөрим.Өйнең ике ягы тулы ул халык,ул халык-әллә мәҗлескә ярты авылны чакырганнар инде!
Әткәй(булачак каенатам)ара-тирә өстәлгә күз ташлап ала да мине үсендерергә теләгәндәй:
-Хе,булган бу , кызым!-дип куя.Мин беренче аяк баскан йортымда һәрнәрсәдән читенсенәм, һәр эшем өчен борчылам. Бары янымда : “Апа, апа ,син безнең апа буласыңдыр бит?”-дип туктаусыз боргаланып йөргән кызчык кына онытылып торырга ирек бирми.Әле матур кыңгыраулар чигелгән кояш төсле халатымның бизәкләрен тотып карый, әле муенымдагы көмеш кыңгырау медальоныма кагылып куя, ул да булмаса, баш түбәмә өелгән дулкынлы чәчемне бармак очлары белән боргалый. Мин каршы килмим, үзем төпчек кыз булып үскәнгәме, миңа бу кызчыкның шулай янымда өтәләнеп йөрүе ошый, бик ошый.
Шулвакыт мич тирәсендә кайнашкан әнкәй(булачак каенанам):
-Бәлешләрне чыгарыйк,Гөлнур,-дип куя.Мин гомер булмаганча дулкынланам, бу ишле гаиләдә мине көтәчәк бихисап эшләрне күз алдымнан уздырырга да өлгермим, бер-бер артлы кунаклар җыела башлый.
Ишек төбендә аларны колачын киң җәеп әткәй каршылый.Өйгә кунаклар белән бергә кышкы салкынча һавага кушылып,төрле хушбуй, одеколон, кием исләре дә тарала.
-О,монда булачак килен дә кайткан икән, я киленкәй,күрше абыең кулын тотып кара,-дип арадан бер елтыр күзле, комач кызыл йөзле абый минем белән дә килеп күрешә.
Түр якта мәҗлес башланып китә. Мин оялып кына , әллә нинди бер тыйнаклык белән кунакларга аш-су,чәй ташыйм. И хәзерге чагым булсамы,теләсә кайсының “күзенә чабаталарым белән кереп утырыр идем”!Яшьлек әнә шул сафлыгы, оялчанлыгы, ихласлылыгы белән дә матур бугай шул! Табында матур теләкләр әйтелә, гармунга кушылып теләсә кайсы авыл өчен уртак булган “Күбәләгем”,”Алмагачлары”,”Сарман вальсы”,”Авыл көе”җырлары яңгырый.Тәнәфес мишәрчә тыпырдап дәртле биюләр белән дәвам итә.
Тәнәфес вакытында әткәй минем яныма килеп сүз куша:
-Кызым, синең ерлаганыңны беләбез, Азат сүләде, туганнарга бер матур гына ерлап та бирерсең, яме,-дип, артка чигенергә юл калдырмый.Ул чакта, нишләптер ,гел тел очымда әйләнә торган “Хушлашырга ашыкма!”дигән җырны җырлармын дип уема кертеп куям.
Биючеләрнең авызлары кибеп,инде туктарга кирәк дигән фикергә киләләр, мәҗлес дәвам итә.
Өстәлгә зур табаларда хуш исләре борынны кытыклап торган карабодай бәлешен бирәбез. Әткәй үзе дә оста табынчы булгангамы, бәлеш капкачларын түгәрәкләп кисеп ала да, өсләренә чүмеч белән эретелгән атланмай сибеп чыга. Һәркемнең тәлинкәсенә бәлеш өләшкәндә , әткәй күтәрелеп миңа карый,”Янәсе , минем сүземне аяк астына салмыйсыңдыр бит, булачак киленем?!”
Минем бит алмаларым кызышып чыга,телем аңкавыма берегеп ябыша. Өч яшемнән сәхнәләрдә җырлап үскән кыз димәссең дә! Бу нинди оялу, нинди югалып калу?!
-Кызым,кунакларга берәр матур ерны ерлап бир әйдә!
Мин күзләремне табындагыларга күтәрергә дә кыенсынып, акрын гына җыр башлыйм.:
Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит.
Күзләреңнең моңын
йөрәгемә салыйм,
Тукта, дустым,сабыр ит!
Синнән башка кошлар нишләр?
Ничек агар ул сулар?
Урман ничек шаулар?
Ишелмәсме таулар,
Икебез дә моңсулар...
Утыз биш ел утыз биш минут кебек кенә узып та киткән...
Кунаклар алдында моң дулкыннарында тирбәлгән оялчан кызның бүген инде әсәре дә юк.Мин инде башка, бөтенләй башка! Авылның мең төрле эшләре белән чыныккан, сындыра-бөктерә торган тормышның күзләренә туры карарга өйрәнгән гомер уртасын узган хатын...Хәер, ул оялчан кыз гына түгел, көн итү өчен кирәкле эшләргә өйрәткән, мине мишәрстанга акрынлап ияләштергән әткәй үзе дә бик күптән мәрхүм бит инде. Булачак иремнең йортына тәүге тапкыр аяк баскан минутларны күзаллыйм. Шул беренче тапкыр кайтуымда ук күңелемдә җылы хисләр уяткан бу гаиләгә мин гомерем буе мәхәббәтемне саклаганмын икән ич! Гаилә дигән серле дөньяга беренче тыкрык алып кереп киткән...
“Казан тыкрыгы”
Студент елларының иң истәлекле минутлары күптән артта калган.Ә сагыныр кешеләр,сагыныр нәрсәләр күңел дәфтәрен ачкан саен моңлы бер хәтирә сыман дулкынландыра,хыял иленә алып китә.Университетның егерме дүрт мәһабәт ак колонналары белән ерактан ук сине чакырып торучы төп бинасы.Биредәге зур залда тәүге тапкыр тоткан имтихан шатлыклары...
Менә күзлек пыялаларын сөртеп,әллә нинди бер сөйкемле елмаю белән миңа төбәлгән Альберт абый Яхин күзләре...
-Я,әйдә,аңлатып кара,сеңелем,ни өчен яратасың икән Илдар Юзеев, Хәсән Туфан иҗатын?Бездә алардан зуррак шагыйрьләр дә буа буарлык,шулай түгелме?
-Мин алар шигырьләрен укыганда, күңелем бик нечкәрә шул, учларым тирләп чыга, йөрәгем дөп-дөп тибә.
Мөгаллим янында утырган шома, алсу алма кебек түгәрәк йөзле сөйкемле ханымга борылып сүз куша:
-Карагыз әле, Флера Садриевна,бик кызык аргумент китерде бит бу Апас кызы, “учларым тирли”диме?!
-Альберт абый, кызык бу!Сеңелем , университетка нинди максат китерде,тирән белемле мөгаллимә булу теләгеме, әллә шагыйрә буласыгыз киләме?
Бу мөлаем апа көтмәгән җавап биреп ,шаккатырасым,аның шул түгәрәк бит алмаларына аптырау сырлары кундырасым килә.
-Укытучы да, шагыйрә дә булырга уйламадым ич мин.Минем бик тә артистка буласым килә иде...
-Альберт абый, сеңелкәш адресны бутаган булса кирәк,университетта артистлар әзерләмибез бит без!
Күзлек пыялалары галимнең рәхәтләнеп көлүеннән парланып чыга.
-Кызык, кызык! Университетка артист булыр өчен укырга килүчене беренче күрәм.
Алма битле ханым тагын каршы төшә:
-Соң, Альберт абый, театр училищесы әзерли ич артистларны,бәлки сеңелем,безгә ялгыш килеп кергәндер.
Имтихан алучы галимнәр, беразга минем алларында утырганлыкны онытып,бәхәсләшеп алалар.
-Флера,дөрес уйламыйсың,нишләп әле артистлар да чыкмаска тиеш безнең бүлектән?!Артистлар сүз тәмен белергә тиешме-тиеш! Сәнгатьле итеп теләсә кайсы әсәрне укырга өйрәнергә тиешме-тиеш!Әдәбият белән тирәнтен танышырга тиешме-тиеш!Ә матур итеп яза алу,фикер белдерү серләре!Теләсә нинди аудиториядә чыгыш ясый алу сәләтен бездә үстерә алмыймы?Шулай булгач,без дә артистлар әзерли алабыз дигән сүз ич!
-И,Альберт абый,сөйләп тә карыйсыз инде, соң алайса университетта ачык ишекләр көне уздырганда, “Без артистлар да әзерлибез” дип тә әйтергә кирәк!
-Флера,монда тагын бер сорау калды бит әле Апас кызына...
Галим күзлеген борын өстеннән бер күтәреп, бер кабат төшереп, миңа карап тора башлый.
Мин бераз каушап,тирләгән учларымны бер-берсенә ышкый башлыйм.
Укытучының чырае үзгәреп китә.Алдымда утырган түгәрәк битле апа да ерылган авызын җыеп,күзләренә аптыраулы төсмер чыгара.
-Менә мин шуны аңлый алмыйм , сеңелем, син язган инша төсле үк тагын бер инша бар.Син күчердеңме, әллә ул кызмы?
Мин эшнең нидә икәнен төшенеп алам да чатнатып җавап бирәм:
-Ә сез чагыштырып карагыз,кемнеке әдәбирәк,шигъри мисаллары кемнеке күбрәк?Мин аңа бөтен эшемне дә бирмәдем бит,иншага шигырьләремне дә акка күчергәндә генә өстәдем. Дулкынланланды,каушады бит ул,үзе әйбәт кыз,икенче елын килгән бит инде ул монда ,минем булышасы килде аңа.
-Менә Флера,Апас кая да,Балтач кая, ә дуслык бу очракта алар файдасына.Альберт абый кулына әле бер иншаны,әле икенчесен алып карый.Аннары минем иншаны Флера апага сузып:
- Монысында, чыннан да, комбайнчылар, урман, печән җыю турында ярыйсы ук рифмалы шигырьләр бар. Ышандырдың, Гыйниятуллина! Я, бар, уңышлар сиңа, сеңелем!
Кырык ел гомер узган, әле генә шул аудиториядән йөгереп чыккан сыман!Мине университетка кабул иткәндә, шулай матур әңгәмә корган укытучыларым Альберт абый Яхин да,Флера апа Сафиуллина да бакыйлыкта .Әмма мин аларның ышанычларын һәрчак,һәр эшемдә акларга тырыштым.Буа районында А.Яхин дәреслекләре белән эшләргә куркып, беркем алынмаганда да, остазымның эш методикасын өйрәнеп, ачык дәресләр уздырдым, төрле конференцияләрдә чыгышлар ясадым.Ф.Сафиуллина дәреслекләрен үз эш тәҗрибәмдә киң кулланып, фикерләремне вакытлы матбугатка юлладым.Остазларымның исемнәрен каралтырга тырышкан көнче галимнәр белән бәхәсләштем,укытучыларымның абруйлы исемнәре хакына теләсә нинди әшәке күңелле адәмнәрнең бугазына ябышырга әзер идем. Берчакны белемне күтәрү курсларында ике остазым белән дә тагын күрешү насыйп булды.
Альберт абый шунда кулымны кысып:
-Я,артистка,ничек анда Мишәрстан?-диде.
Шактый түгәрәкләнгән гәүдәм янында остазым ябык, кечкенә генә күренә.Мин курска килүчеләрдән дә кыенсынып тормыйча,укытучымны сөякләре шыгырдарлык итеп кочаклап алдым да:
-Шәп,бик шәп,Альберт абый!-дип көлемсерәдем.аннары “Нур”дигән әдәби түгәрәк оештыруым, балаларны иҗатка тартуым, Татарстан радиосында берничә тапкыр әдәби тапшыруларда чыгыш ясавыбыз,балалар матбугатында укучыларымның шигырьләре,язмалары күпләп баслуын, спектакьләр куеп төрле авылларда чыгыш ясавыбыз турында түкми-чәчми сөйләп киттем.Укытучым канәгать иде.Аннары ул нык итеп кулымны кысты:
-Шәп булган!
Кыска сүздә дә олы фикерләр җиткерә алучы остазымның кул җылысы әле дә хәтергә төшеп, гомеремнең бушка узмавына бер дәлил булып тора.
“Тимербикә тыкрыгы”
Буа ягына килен булып төшкәч тә, исемем авылдашлар телендә шактый әйләнде. Хәер, һәрнәрсәне үз чираты белән сөйләргә кирәктер.
Университетны тәмамлап ,төрле районнарга эшкә билгели башлаган көннәр җитте.Төркемдәш кызларның кайберләре Казанда калырга булып , эш эзли башладылар.Чит җиргә китмәс өчен сәбәбе дә табылып тора:кияүгә чыгасың да, яңа пешкән гаилә булып, башкалада теркәлеп каласың. Кайберәүләр: ”Өч ел күп вакыт түгел, укытырбыз да, кабат үзебез теләгән җиргә эшкә урнашырбыз “,-дип,вуз юллаган якларга эшкә тарлырга риза булды.Тик менә мин генә аптырашта. Апаска кайтып эшләр генә идем, иремнең туган ягына кайтарасы килә.Язмыш дигән нәрсә мине Буа якларына кайтарды.Кулыма диплом алган көнемдә, ничә еллар бер серемне дә яшерми сөйләп торган укытучым Мөхәммәт абый Мәһдиев кенә: “И Гыйниятуллина, сиңа аспирантурада калып укырга кирәк, йөгерек телең бар, әрсезлегең белән үҗәтлегең дә ике кешегә җитәрлек!Ә син дуңгыз көтүе көтәргә китәсең!Юк,дөрес эшләмисең син!Менә әйткән иде Мөхәммәт абый диярсең,үкенәчәксең!”-дип озатты.Күңел түремдә килен булып төшкән җиремдә таш булырга риза булсам да, ниндидер сагш кереп урнашты.Остазым миңа нинди киләчәк юрый!
Көннәр күк йөзендәге болытлар сыман бер-берсен куып, актылар да актылар.Буа мине колач җәеп каршы алды дип әйтә алмыйм.
Август ае керде.Эшкә урнашу теләге белән район мәгариф бүлеге ишек төбендә басып торам.Минем кебекләр су буе тезелгән.Йөрәк күкрәгемнән атылып чыгарлык булып сикерә:эш булырмы?
Чиратым җиткәнче манма тиргә батам.Башым әйләнә башлый.Зур, авыр ишекне чак ачып эчкә узам.Өстәл артында утырган күзлекле ир башын күтәрмичә генә эчтән мыгырдап фамилиямне сорый.Татар сүзләрен чуваш акценты белән сөйләүче җитәкче нинди фән укытырга теләвем белән кызыксына.
-Татар теле,тарих,җыр,гарәп теле,-дип тезеп китәм.
-Тагын ниләр эшли беләсез инде?-ди җиттәкче.
-Җырлыйм,язам,рәсем ясыйм,уйныйм,сөйлим...
Күзлекле телефон номеры җыя:
-Алло!Сезгә яшь укытучы җибәрәм,әдәбият,тарих, музыка бирегез!
Боерыкны үзе тапшырыр.
Аннары башын югары күтәреп,күн креслосына артка каерылып утыра да мине башымнан аякларыма кадәр “сөзеп чыккач”:
-Янтуганга барырсыз.боерыкны алып китегез,мәктәп директорына бирерсез,-дип,эшне беткәнгә санап,чираттагы белгечне чакыра.
Мин бәхет кошының алтын күкәен тоткан кеше кебек канатланып авылга кайтып китәм. Өйгә кайтып, авызымны чәй белән генә чылатам да, сабырсызланып, директорның өенә юнәләм.Иртәнгә кадәр йөрәк көтеп бетерә аламыни?!
Директорның хатыны ишек яңагына киерелеп баскан.Артына туздырып салынган чәч толымнарын чәнти бармагында әйләндереп:
-Абыең ,әнә,сыер сакларга китә,бар,сөйләш,-дип борын төбемдә ишекне шапылдатып ябып кереп тә китә.Үз гомеремдә беренче тапкыр күргән директор озын соры плащтан,аякларына резин итекләр кигән,кулындагы калын таягы белән сарайдан сыер куалап чыгып килә.
-Исәнмесез!Мине сезнең мәктәпкә эшкә билгеләделәр.Иртәгә ничәгә килергә икән,шуны белмәкче идем,-дип сораулы карашларымны чырае җимерелгән абзыйга төбим.
Директор абзый, миңа әллә ни игътибар итмичә генә,капканы ачып,башта сыерын чыгара, аннары үзе дә китәргә җыена.
-Миңа сезне көтәргәме?-дим .
-Көтегез, тик миндә эш юк, дәресләр юк. Хәзер биш минуттан кайтып җитәм, сыерны елга буена гына төшереп менәм,-ди чырае кара коелган агай.
Директор абзый күздән югалырга да өлгерми,әллә кайдан гына килеп чыккан кургаш болытлардан яңгыр коя башлый.Мин кая керергә белми ,алгы яктагы яшен суккан тирәк төбенә ышыкланам.
Җилле яңгыр бер кат күлмәгемне манма су ясап, август салкыны тәнемә генә түгел,бу авыл кешеләренең шундый ваемсыз булуларыннан күңелемә кадәр үтеп күшектерә. Колакларымда укытучымның сүзләре яңыгырап китә:”дуңгыз көтүе, дуңгыз көтүе...”
Тирәк төбендә берәр сәгатькә якын басып торгач, инде өметсезләнеп, өйгә кайтырга кузгалам.Мәктәп директоры һәм аның хатынының шулкадәр ваемсызлыгыннан тамак төбемә төер утыра.Безнең якта булса, өйгә чакырган булырлар иде.
Казандагы хәрби өйрәтүләрдә хезмәт итүче иремнән кала һәммәсе өйдә.Минем күңелем тулук,өстәл янына килмичә,түр яктагы мич артындагы чаршауга ышыкланып үксим дә үксим.Университетта Ленин стипендиясе алып укы да монда бернигә яраксыз кеше кебек сәгать буе яңгыр астында басып тора.Җаным гаҗизлектән үртәлә.
Шулвакыт чаршауны тартып ,иң башыма бер кул кагыла:
-Кызым,чык ашарга!Юкка яшең койма!Сигез җанны ашатканны,сине генә ач калдырмам.Эш булмаса,үдә утырырсың,-дип әткәй ,җитәкләп диярлек кече якка алып чыга.Каенатамның мине шулай үз итеп,якын итеп,”кызым”дип эндәшүе мине азрак тынычландыра.(дәвамы бар)
Янтуган мәктәбе директоры белән атна буе мәчеле-тычканлы качыш уйный торгач, кабат Буага мәгариф бүлегенә юл тоттым.
-Кырыксадакка җибәрәм мин сине,-дип каршы алды бу юлы Малышев агай.Яшь белгечкә Янтуган мәктәбе директорының мөнәсәбәте малышев агайны да бераз кыен хәлгә куйган булса кирәк:
-Туп-туры шунда бар!Директорына минем боерыкны тапшыр!-дип өстәде.Инде ничәнче боерык кәгазе тотып Буа районы авыллары арасына тузан төшермим.
Мин өйгә кайтып кергәндә,ирем дә хәрби укуларын төгәлләп кайткан.Икенче көнне армиягә китәсе икән!Төшке ашны бергә утырып ашадык та,Ташкичүдән шактый ерак Кырыксадак авылына чыгып киттек.Күтәртелгән таш юлда багана араларын санап барам.авыл һаман күренми дә күренми.көн дә шушы араны йөреп эшли калсам,атнага бер пар аяк киеме түзмәс кебек.Ирем мине тынычландырырга теләпме сүз куша:
-Син эшли алачаксың анда,нинди фән бирсәләр дә,сигезьеллык урыс мәктәбе анда.Без бу авылныкылар белән бергә укыдык,но юашлар түгел инде.Ике елга ничек тә түзәргә туры килә инде.Бәлки миңа квартира бирсәләр, син дә минем яныма килерсең әле,-дип күзләремә карый.
-Кайчан барып җитәбез инде бу авылга?-дим кыбырсып.-Бигрәк ерак,юлы да рәтле түгел.Яңгыр-карда ничек йөрим инде мин монда?Әле барып күрмәгән мәктәпне мин инде юлда ук өнәми башладым.
Ниһаять, озын урамнары,зур,бизәкле йортлары белән авыл күренде.Авылга кергәч тә,мәктәпкә шактый ерак барасы икән әле.
Менә агач зур капкага якынлашабыз .Капкадан керүгә, тәрәзә рамнары әллә ничә кат зәңгәр буяуга буялган ,берничә иске бинага күз төшә.”Моның кайсы мәктәп икән соң?” –дигән сорау мине борауларга тотына.
Чиләк күтәргән бер хатынга сүз кушабыз.
-Директор монда,-дип коры гына җавап кайтара чиләкле хатын.
Мәктәп ишек төбендә каршыбызга яшел челтәр сеткага алты данә икмәк салган .кара чәчләрен артка җыеп төйнәгән бер ханым очрый.Ирем яхшысынмыйча гына сүз куша:
-Исәнмесез!Безгә мәктәп директоры кирәк иде.
-Мин хатыны!Нәзирә апагыз булам,-дип бит уртасына елмаю төшерә кара тутлы апа.Әйдәгез,озатып куям.дип .икеләнеп торырга урын калдырмый,безне үзе артыннан ияртеп мәктәпкә алып керә.Мәктәп димәсәң ,хәтере калыр бу бинаның!Такта идәннәре арасына туфлиемнең үкчәләре бер-ике атлауга кысылып кала.
-Зарифулла,менә сиңа килгәннәр!-дип Нәзирә апа авыр агач ишекне ачып җибәрә.
Түрдә өстәл артында утырган кызыл йөзле агай безгә күтәрелеп карый.
-Узыгыз,утырыгыз!-ди ул,бер иремә,бер миңа карап.-Миңа малышев ашлтыратып әйтте.Тик ул бер укытучы гына җибәрәм дигән иде.Монда сез икәү килеп кердегез.Ирем шунда җавап бирергә ашыга:
-Сезгә эшкә хатыным гына килә.Мин иртәгә армиягә китәм .
Директор каенатамны , иремнең туганнарын бик яхшы белә торган булып чыкты,ирем белән алар озаклап сөйләшеп алдылар.Ул арада Нәзирә апа.икмәкле сеткасын бүлмәдә калдырды да,мине мәктәп белән таныштырырга алып чыкты.Дәресләр өч бинада уза икән.”Мулла өе”дигәнендә ике сыйныф,авыл башындагы бинада башлангыч сыйныфлар укый икән.Бакча читендә буфет кебек нәрсәдә балалар икмәк белән чәй эчә алалар икән.Ул да түгел,директор кабат үзенә чакырып кертте.
-Менә нәрсә,сеңелем,сиңа завуч булырга туры килер!
Бер атнадан боерык алып кайтырмын.Аңа кадәр сиңа бер зур эш бар.Элеккеге завуч белән бераз ачылышлы булдык.Миңа үч итеп мәктәп документларын юк итте ул.Сиңа шуларны да яңабаштан ясарга кирәк булыр.
Эчемдә әллә ниткән курку тулы уйлар булса да,беренче көннән үк директорга сиздерәсем килмәде.
-Эшләрмен,Зарифулла абый!-дидем.Директорның да,Нәзирә апаның да йөзләре балкып китте.Күрәсең.алар миннән мондый җавап көтмәгән иде булса кирәк.
-Тик шуны бел,сеңелем,бездә иң яше дә син булачаксың бит, коллективта күбесе өлкәннәр,үз эшендә буразна ярган кешеләр.Тарта алырсыңмы завуч хезмәтен дим?-Директорның сораулы карашлары мине үтәли тишеп керә сыман.Ирем дә дә аптыраулы күзләре белән минем җавабымны көтә.
-Тырышырмын.бер үтенечем генә бар сезгә.
-Әйт,сеңелем!
-Мәктәпкә кирәкле документлар өлгесен ясау өчен миңа берничә көн кирәк булачак.Аның өчен мине 2-3 көнгә командировкага Апаска җибәрсәгез иде,Зарифулла абый!
-Мин риза,-дип килеште директор.Мин дә инде ,”шөкер эшем булачак “дип тынычланып,ирем белән кайтыр юлга кузгалдык.
Икенче көнне әче таң белән Апаска чыгып киттем.Ничек кабул итәр икән мине туган якларым?Туган мәктәбемә аяк басу белән,балачак,үсмер елларыма әйләнеп кайттым .(Дәвамы бар)
“Мәктәп тыкрыгы”
Мәктәпнең беренче катына узу белән,гомерем буена истә сакланган иң авыр хәтирәләрем яңарды.Бер кабинет янынан тыныч кына уза алмыйм икән мин.Ул-аның кабинеты.
Мин алтынчы сыйныфта укыган чак.Берничә көннән 8март бәйрәме .Өйдәге хатын-кызлар-дәү әнкәй ,әни, апа, мин –һәммәбез дә Мәскәүгә ВДНХга күргәзмәгә киткән әтиемне көтәбез.Беләбез:әти безне көтелмәгән бүләкләр белән сөендерәчәк.Кемгә нәрсә кирәген дә әти яхшы белә-ул алган бүләкләр һәрвакыт барыбызга да ошый.Әтием кайтыр кичне ничек җиткерергә белмим.Йорт эчендәге карларны ялт иттереп көрәп куйдым.Ишек,капка төпләрен җәен үзебез әзерләгән себерке белән “чәбәкләп”чыккач,йортта тәртип урнашты кебек.Әтине капка төбендә үк каршыладым,кочаклап, ике як битеннән үбеп тә алдым.
Безнең әти гел шулай кып-кызыл бит алмаларыннан үпкәнне ярата.
-Әтием!Я ничек анда Мәскәү,миңа бүләкле сәлам җибәрдеме?-дип ,тизрәк әтинең чемоданын бушаттырасы килә.
Без өйдә сөйләшкәләгән арада эштән әни дә кайтып керде.
Кичке ашны ашаганны көтәр чама юк,чемодан кайчан ачылыр дип көтәбез.Әтием иң элек дәү әнкәйгә ак җирлеккә алсу роза чәчәкләре төшкән бик матур материалны тоттырды.Аннан әнигә-алсу капкачлы тәүгәрәк савыттагы берничә “Любимый крем”(әнигә бизәнү әйберләрен күп очракта гел әтием ала.ул аның килешле бизәнеп,матур йөргәнен ярата)сузды.Әнинең бу затлы бүләктән йөзләренә кояш нурлары сибелде.Апа үзе өйдә булмагач,аңа дигән бүләкне әти чемоданнан чыгарып тормады.Ә миңа 2-әр метрлы ак һәм зәңгәрсу күк төсендәге сырлы –сырлы капрон ленталар биргәч,әтинең битләреннән тагын үбеп алдым.Чәчемнең билдән узган чагы.Мәктәпкә үреп тә,төрлечә күтәреп тә җыеп йөрим.
-Вәт мин болардан иртәгә зур бантлар ясап барачакмын.Әтием,каян белеп алдың?”Апаста мондый ленталарны күргәнем дә юк!-дип,ленталарны шунда ук чәчемә бант итеп куеп та карадым.Ашау кайгысы онытылды.Мин шул ленталар белән көзге каршында мәш киләм:әле акларын,әле зәңгәрсуларын куеп карыйм.Сүтелмәсен өчен, лента очларын шырпы сызып, бераз көйдереп алгач , ашыйсы барлыгы искә төшә.Ничек таңны аттырырга?Иртәгә мәктәпкә шул матур ленталардан барасымны күз алдыма китереп, татлы йокыга талдым.
Иртән чәчемне тарап,матур итеп үрдем дә,зур ак бант ясап ,баш түбәсенә беркеттем.Ул көнне беренче дәрес география иде.Кабинет төбендә классташым Вил белән сөйләшеп торабыз.Без аның белән Мирсәй Әмирнең ”Миңлекамал” спектаклендә бергә уйныйбыз. Мин- Милекамалны, ул–райком секретаре Гыйльмановны!Әдәбият укытучыбыз Мәгъсүмә апа дәрестән соң алып калып,көн аралаш репетиция ясата.Укытучым Вилнең(бу сыйныфташымның безнең арадан киткәненә дә ни гомер икән,искә алуым рухына дога булып барсын инде,раббем)уенын әледән әле мактап ала, кайбер җирләрендә ничек кирәген үзе дә уйнап күрсәтә.
-Нәрсә,Гыйниятуллина, сабантуена килдеңме әллә?!Нәрсә дип ат башы кадәр бантлар куйдың,-дип, кинәттән генә алдыбызда география укытучыбыз килеп чыга да минем баш түбәсендәге зур ак бантны чәчем- нием белән йолкып та ала.Бантны укытучым кулыннан эләктереп чишенү бүлмәсенә йөгерәм.Баш түбәмне тотып карыйм.Кулга ниндидер җылы нәрсә сизелә.Ул да түгел,әнием үзе бәйләгән ак челтәр якама кан тамчылары тама.Мин елауны да онытып,үземнең зәңгәр пальтомны эләктерәм,башыма кесәдәге кулъяулыгымны каплап,мамык шәлемне эләм дә, өйгә кайтып китәм..Ул көнне өйгә ничек кайтып җиткәнемне дә,бәйрәм көннәрендә берничә көн температурам күтәрелеп авырып ятканымны да,баш түбәмнең атна буена кутырлап йөргәнен дә бүгенгедәй хәтерлим.Ник диярсез!Еллар буе башымның бант белән йолкынган җирендә чәчем үсмәде минем.Бу минем тормышымда гомерлек яра булып калды.Дөрес, яши-яши, укытучыма булган үпкәм тормыш юшкыннары астында калды.
Икенче катка күтәреләм.Монда мин хөрмәт иткән,бик яраткан мөгаллимнәр эшли.Баскычтан күтәрелүгә,ни хакындадыр гәпләшеп торган укытучыларымны күреп алам да,алар янына ашыгам.
-Гөлнур,кайлардан килеп чыктың,җанкисәгем?-дип математика укытучыбыз Рәхимә апа кочагына кыса.Әтием белән бер парта утырып укыган бу апаны аеруча яратам мин.Үзе шундый матур итеп җырлый,дәрестән соң әллә нинди кызыклы чаралар,бәйрәмнәр уздыра.Шул мизгелдә Рәхимә апамның “Саннар илендә”дигән бик үзенчәлекле бәйрәмгә мине журналист итеп , ул чакта “Спартак “колхозында зоотехник булып эшләүче әтиемнән интервьюлар алдырып, катнаштырганы искә төшә.
Мин дә укытучымны ихлас бер ярату белән сагынып кочаклыйм да:
-Менә мәктәпкә завуч итеп куймакчылар.Хәмит абыйдан кидәшләр сорарга килдем ,-дип мәктәпкә килү серемне ачам.
Рәхимә апага каршы баскан химия укытучыбыз, иреннәрен бөрештереп:
-Кайсы авылга инде?Буа ягы бик караңгы як бит ул.Анда рәтле кешеләр яшәми.Чыра,тизәк ягып көн итәләр.Ярый инде урман кешеләренә ни укытсаң да!-дип ,мыскыллы елмая.
Рәхимә апа мине якларга алынган лачын кебек:
-Сания,ни сөйлисең син?!Үзебезнең укучыбыз бит Гөлнур!Нишләп син аны гел шулай дошман күрәсең!Апас мәктәбенең якты нуры бит ул!
-Шулай шул!Мәктәпнең бөтен бәйрәмнәрендә гел ул катнаша иде,ә нинди газеталар чыгара идек!-дип әңгәмәгә китапханәче Разыя апа да кушыла.
Сания апа аларның мине яклауларына ачуы килеп:
-Ярар,мактанышыгыз!-дип китеп бара.
Без бергәләп китапханәгә керәбез.
-Бу китапханәдә мин укымаган китап сирәктер,-дим ,күңелсез әңгәмәне онытырга тырышып.
-Бик әйбәт булган монда килүең!Әле мин сиңа бер бүләк тә бирәм,-ди безне рәсем ясарга,китап яратырга өйрәткән Разыя апа.
Ни булыр икән?Вәт тыныч кына йөргән,сабыр укытучым!Томырылып разыя апаның аяз күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзләренә карыйм.
Ул китапханә читендәге шкафны ачып та җибәрә,аннан зур бер төргәк алып яныбызга килә.
-Ни икәнен белсәң-сиңа,белмәсәң –үземә калачак,-ди Разыя апа кеткелдәп.
-Тукайның 90 еллыгына чыгарган газетам!-дип, шартлатып җавап бирәм.Үзе ясаган портреты,язган шигырьләрем белән.Анда “Тукайга”дигән шигырем дә бар.
Рәхимә апа да бераз аптырап:
-Карале, Гөлнур,чыгарган газеталарың шулай истәме?-дип куя.
-Истә!Соң ,әнә ич артында “Гиният”дип куйган имзасы бар.Минем имза!
-Сиңа бүләккә инде бу газетаң,укучыларыңа күрсәтерсең,Гөлнур- ,дип Разыя апа төргәкне миңа суза.
Укытучыларым миңа алтын киңәшләрен биреп, мәктәпнең бик озак еллар директорыбыз Әнвәр абый Каюмовичның укыту эшләре буенча урынбасары Хәмит абый кабинетына озата.
Кабинет ишеген ачам.Өстәле артында өем-өем папкаларга күмелеп утырган Хәмит абый яз кояшы сыман балкып. Урынынан торып каршыма килә.
-О,Гөлнур,нинди җилләр ташлады?-дип,кулларымны шома учларына кыса.
-Хәмит абый,сезне сагынып килдем.
-Менә бит!Моны апаңа әйтергә булыр әле,”Мине сагынып укучыларым Казаннан да кайталар әнә,”-диярмен.
Мин шулчак,сәфәремнең максатын ярып салам.
-Бу монда гына ,тиз эшләнә торган эш түгел.Киттек!
-Кайда?
-Кайда булсын-безгә.Мин әле төшке ашка гына кайтырмын дигән идем,болай булгач,иртәрәк кайтырга туры килә.
Без Хәмит абый белән бергә аларга кайтып китәбез.Укытучым ул да булмый,электр самоварны кабызып җибәрә .Мин дә күчтәнәчкә дип алган зур каптагы сары җирлеккә фил сурәте төшкән һинд чәе белән “Буревестник” конфетын чыгарып куям.
-Охо!Минем яраткан конфет бу!-дип көлә-көлә Хәмит абый чынаякларга чәй ясый.
Тормыш,мәктәп хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, чәйләп алгач,укытучым миңа күрсәтмәләр биреп, документлар тутыру, җыйнау серләренә төшендерә.Кичкә кадәр шулай папкалар карап,тутырып утырганнан соң,мин Әнәлгә кайтып китәм.
Саубуллашканда, Хәмит абый , йомшак учларына кулымны кыса да,елмаеп:
-Менә болары сиңа эшләгәндә бик кирәк булыр,Гөлнур,-дип тагын бер кочак кәгазь папкалар тутырган зур сетканы тоттыра.Онытма!Кирәк чакта теләсәң кайчан килеп чык яме,Гөлнур!
Туган авылыма кайтканда ,тагын бер мәктәп елларын исемә төшереп, имтихан вакытлары хәтеремә төшә.
Унынчы сыйныфны алты класс-3 татар,3 урыс классы тәмамладык без.Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар исемлегендә мин дә бар.Әгәр химиядән соңгы имтиханны 5 кә бирсәм,медаль минеке булачак.Тик…Тик бер проблема бар:медальгә баручылар исемлегендә минем кебек гади колхозчы балалары юк.бар да зур җитәкчеләрнекеләр генә!Мине имтиханнан төшереп калдырсалар.тагын берәүгә урын бушыйсы икән!Моны миңа Мәгъсүмә апам бик яхшы итеп аңлатты.
“Укы,барлык билетларны яттан өйрән.Үзеңә бәйләнергә урын калдырма, алтыным!-дип,хәер фатихасын биреп имтиханга кертеп җибәрде.
Алдымдагы өстәл артында Хәмит абый белән Сания апа утырган.
Билетны алам.”Озон” темасы.”И ,мин моны төнлә уятып сорасалар да сөйләп бирәчәкмен!”дип,әзерләнеп тә тормыйча,җавап бирергә утырам.шул чакта сания апа белән карашларыбыз очраша.”Мин сине барыбер утыртачакмын,кызый,бик шапырынма!”-ди сыман ул карашлар.
Билеттагы сорауга шартлатып җавап бирәм.Хәмит абыйның йөзе ачылып,ниндидер бер канәгатьлелек белән балкып китә.Химиядән безне ул укытты бит!
-Сания,ничек,Гөлнурның җавабы ошадымы?-ди ул.
-Минем соравым бар,Хәмит Галиевич!Бик оста булгач,менә әйтсен әле,”Наука и жизнь”журналының 12 нче санында чыккан домна миченең радиусы күпме?
Өйдә әтием бу журналны алдыра.Таныш миңа.Тик мин домна миченең радиусы хакында әллә укымаганмын, әллә укып онытканмын,башым эшләми.
-Менә,сезнең мактаган укучыгыз белми,Хәмит Галиевич,мин 4 ле генә кую ягында.
-Соң ,Сания, ул бит билет сорауларына бер дигән җавап бирде, дәресләремдә иң актив укучы, химия олимпиадаларында да гел катнашып килде, мәктәпнең иң актив комсомолкасы!
-Мин каршы,Хәмит Галиевич!
Минем колакларым тонып, алдымда утыручыларны ишетмәс булам.Үземне белештермичә, кабинеттан чыгып йөгерәм.
-Нигә?Нигә?Минем әтиемнең зоотехник кына булуы өченме?
Минем битем буйлап күз яшьләре тәгәри.Өйгә кайткач та тынычлана алмыйм.Минем газапларымны күргән әни, Хәмит абыйга шалтырата.
Мин класстан чыгып киткәч тә,ике укытучы шактый озак бәхәсләшкәннәр икән. Хәмит абый үз сүзендә нык торган, химиядән имтихан өчен миңа “5”ле билгесе куйган.Миңа инде барыбер иде.Үзем өзелеп яраткан мәктәбемнең мине шулай кыерсытуы идеме бу-йөрәгем аңларга теләмәде.саубуллашу кичәсенә дә бармыйча, документларны икенче көнне кереп алдым да, Казанга университетка юл тоттым.бернче курстагы очрашу кичәсенә кайткач кына барлык серләр ачылды.Миңа медаль алдырмас өчен шулай бик тырышкан икән Сания апам.Казан миңа канатлар куйды-мин Ленин стипендиаты булдым!
Ул чактагы деканыбыз Диләрә Гариф кызы Тумашева үзенә чакырып кертте дә:
-Кара аны, Гыйниятуллина, бу зур бурыч,бүлеккә дә бер генә, югалтырга тырышма!-дип кисәтте.
Шатлыгымны мәктәптәге очрашуда да бүлештем.
-Минем тырышлыгымны бәяләгән барлык укытучыларыма олы рәхмәт!Мин сезнең ышанычыгызны акладым,-дидем.Янәшәмдә басып торган Хәмит абыйның керфекләре дымланган иде.(дәвамы бар)
“Сынатмам тыкрыгы”
Укытучым Хәмит абый биргән сетка белән Ташкичүгә кайтып төштем.Папкаларны бер читкә куеп тордык та, иремне армиягә озатырга җиңелчә генә өстәл әзерләдек. Каенатамның бертуган энеләре килеп, матур теләкләр теләделәр.Кемнең ни әйтүенә исем китмәде.Шунысы көн кебек ачык:ирем ике елга армия хезмәтенә китә, мин Кырыксадакка йөреп эшләячәкмен.Ул ике елда 730 көн ләбаса!Таныш түгел җирдә шул кадәр көннәр ничек түзәрмен икән?!
Өйләнешкәнебезгә биш ай.Ул биш айның ике генә аен бергә яшәсәк тә,мин инде иремә шактый ияләштем.Аның өчен генә аш-су әзерлисем,аңа гына эч серләремне сөйлисем килеп тора.Җәйге өч айда узган хәрби укулар вакытында да аны күрәсем килеп өзгәләнгән көннәрне төннәр алыштыра торды.
Төнне озаккарак сузасым,аның белән бергә озаграк буласым килә...
Кояшның эше эшләгән, аның минем уйларымда,теләгемдә гаме юк-әнә офыктан сызылып күтәрелеп тә килә...
Ирем киткәч, өй бик күңелсезләнеп калды.Әткәй белән әнкәй көне буе колхоз эшендә.Мин иртәнге алтынчы яртыдан ук күрше авылга кузгалам.Каенем белән каенсеңелем дә мәктәптә укыйлар.
Директор Зарифулла абый әле минем завуч булып эшли аласыма һаман ышанып бетми сыман.Мин дә эт әрсезе-йокламасам йокламыйм-төнге бергә,икегә кадәр расписание тезеп ,планнарымны җиренә җиткереп язып барам.Коллективта иң өлкән укытучы Барый абый мине аеруча якын итте.Хезмәт укытучысы алагаем зур гәүдәле Зәкиулла абый минем төсле карандашлар белән бар укытучыны тезеп ,дәрес расписаниесен тезегәнемне карап тора да,салпы ягыма салам кыстыра:
-Карале,белеп тугансың син,сеңелем!Элеккеге завучыбыз бик озак нужара иде,син момент ясап куясың,-дип аркамнан кагып китә.Сания апа мине теге чакта бик кимсетергә теләсә дә,бер дигән укытучылар эшли икән биредә.Әнә бит, бер ай дигәндә, үзләшеп, Әсрар, Зәки, Барый абыйларны, Нәзирә, Мөслимә, Фәридә, Илгизә, Миләүшә, Гөлнур апаларны туганнарым кебек күреп,яратып эшләп китәм. Минем бу мәктәпкә инде барасым , төрле чаралар уздырасым гына килеп тора.
Бер көнне мин эштән кайткан төшкә, әткәй үзе генә ит турап йөри.Әнкәй кырда,чөгендер чыгарырга киткән. Балалар да аның янында.
-Кызым,аш-су әзерләү.сыер саву синең өскә төшә инде,калган эшләрне үзем башкарырмын ,-дип ишек алдына чыгып китә.
Эчем жу итеп китә.Әткәйләрнең кызыл сыерлары үзе усал,үзе зур.”Ничек кенә савармын икән?Тибеп очырса?Минем бит сыер савып караганым булса да,бу чит өйдә,чит терлек.Әткәйгә ничек бу турыда оялмыйча әйтергә?”Аш-суны әзерләп бетрегәч,рәшәкә өстенә элеп куйган чиләкне алып,сарайга кердем.Әткәй дә арт капка янында атларны карап йөри.
Чишмә(сыерның кушаматы күп сөт биргәнгә шундый)алдына әткәй салган хуш исле печәнне чемченеп тора.Минем янына килеп басканны күрде дә шар төсле бәбәкләрен тагын да зурайтып, карап тора башлады.сыер янында нишләргә белми куркып басып торганымны әткәй дә күреп алган.
-Кызым,терлеккә курыкканны сиздерергә ярамый ул.Я,кил менә, койрыгын бик тыгыз итмичә генә уң аягына бәйләп куй!Янымда әткәй торганны күргәч,Чишмә селкенмәде,кыбырсымады..
-Хәзер әнә комгандагы су белән имчәкләрен юып ал,әнәңнең әнә теге тастымалы белән корытып сөрт. Дүрт имчәккә дә вазелин сылап алгач,сөтнең беренче тамчыларын чиләккә түгел, савытка сиптереп ал, мәче эчәр.Я.тотын әйдә,бисмилла итеп.бу арада сыер саву гел сиңа төшәр бит,әнәң кырдан төнсез кайтмый.Көтүдән кайткан хайванны сөтле килеш тотарга ярамый.
Әткәй артка ,сарыкларны барларга чыгып китә.мин бер тартып карый,ике-имчәкләдән сөт кенә чыкмый.Алгы имчәкләргә ике учым белән ябышкан гына идем,сыер чиләгемне бөтенләй тибеп очырды.Тавышка яныма тагын әткәй килеп басты.
-Чишмә,син нәрсә инде,тәртип бозасың.гөлнур апаң да безнеке бит.безнең кызыбыз!-дип сыерның сыртын сыпырып алды.-Чишмәнең имиләре катырак шул,әнәң дә башта авырсынды,аннары ияләнерсең әле.Имиләрне чиратлап тартсаң,үзеңә дә,сыерга да җиңел булыр,кызым.
Әллә әткәйнең инструкциясе төшемле булды-Чишмә чиләккә башка типмәде.Ничек итсәм иттем-сыерны савып бетердем.Инде сөтне сөзеп,чоланга кертеим дигәндә,кечкенә өйдән әткәй тавышы ишетелде:
-Я,кызым,чиләгең тулдымы?Мин бер чиләгемә,бер кызырп кабарып чыккан учларыма карап,гаепле кеше сыман,тавышымны эчкә йотып:
-Юк шул,әткәй,яртысыннан күбрәк кенә,-дип куйдым.
-Алай булгач ярый әле,кызым!Булдыргансың !-дип ,күңелемне үсендереп җибәрде.
-Мин тырышырмын,әткәй!
Әнәңә чиләк тулмаганны әйтеп тормабыз,яме,бозауга эчердек диярбез, калганын сөзеп куйдым диярсең,-дип ,әткәй мине тагын таң калдыра. Мин 2-3 көн узуга каенатамның ышанычын аклап унике литрлы чиләкне тутырып сөт сава башладым.Чишмә дә минем җырлый-җырлый сауганга өйрәнеп китте.җырламый торсам, күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора башлый.
Әткәйне гел матур гына искә төшерүем юкка түгелдер:ирем армиядә чакта минем бар эшләремдә дә киңәшчем,терәгем булды ул.Тирә якта бер дигән мезанизатор,тырыш,булдыклы,барлык туганнарын кайгыртып торучы бик туган җанлы ир вакытсыз бу дөньядан китеп барды.(дәвамы бар)
“Кирпеч тыкырыгы”
Һич көтмәгәндә ,җилдереп эшләп йөргән җирдән,трактор капланып әткәй китеп барды.Минем өчен мишәрстан бушап калды...Киңәшләшер,таяныр кеше юк.балаларны аяккка бастырам дип әнкәй көне-төне фермада көч түгә.
Мичләрдә брекет,күмер,утын яккан еллар.Ә мичләрне әче таңнан кабызу өчен тиресе кирпеч кирәк.Әнкәй фермадан төшкәнче,ике мичне кабызып җибәрәсе бар.Ишек алдында бер тирес кирпечен өчкә бүләм дә,сарайдагы флягада торган керосинга манып,чиләккә куеп керәм.Мичкә киченнән телеп калдырган 5-6 чыра кисәген брекет арасына аралаштырып ,уртасына шул керосинлы кирпечне кыстырам да шырпы сызып җибәрәм.Саламлы кирпечкә шундук ут каба,ут телемнәренең чыраларга,аннан брекетларга күчкәнен көтәм,башымда мең төрле уй.Үзем чыра телемнәрен кузгаткалыйм,колак төбемдә укытучым Сания апа сүзләре зеңләп,миемне кайната:
-Кайсы авылга инде?Буа ягы бик караңгы як бит ул.Анда рәтле кешеләр яшәми.Чыра,тизәк ягып көн итәләр.Ярый инде урман кешеләренә ни укытсаң ..саң..саң..саң...да..да...да...
Күрәсең,укытучым бу якларның тормышын ишетеп белгәндер?!Менә сиңа университет,менә сиңа Ленин стипендиясе!
Ул да түгел,мичтәге ялкын телемнәрендә остазым Мөхәммәт абыйның аристократ йөзе пәйда була:
Чарт-чорт янган чыра .кирпеч телемнәре Мөхәммәт абый булып сөйли башлый:
-Мин сиңа йөз әйттем, Гыйниятуллина, аспирантурада калырга кирәк сиңа.Галимә булырга.Вузда эшләргә, ә син дуңгыз көтүе көтәргә китәсең, менә әйткән иде укытучым диярсең,сүзләремне искә төшерерсең!
Минем күкрәгем әллә нинди бер авырту белән кысып куя.Кысмый хәле юк:мин әни булачакмын!Үземнең бала көтүем хакындагы хәбәр инде иремә барып ирешкән,ерак чакрымнар арасында безнең уртак хыялларыбызны кавыштырып су буе хатлар йөри.
Ул елны кирпеч тиз беткәнгә,мае ахырында әнкәй белән кирпеч сугарга булдык.Сарай артына өеп куелган тиресне ,үзебез дүрт яклап озын такталар белән бүлеп ясаган урынга бушаттык.такта биеклеге булгач та,эшләр бүленде:
Мин йөкле булганга ,коедан суны әнкәй үзе ташып торырга булды.Мин 2х3 размерындагы тирестән өелгән мәйданда тыпырдап биим дә биим.сулы ,лычкылдык тиресне 20-30 тапкыр биеп әйләнгәч,өстенә бераз коры салам сибеп җибәрәбез.Кирпеч саламлы булганда, тизрәк ут кабына икән!Сыер тизәге белән салкын су битләремә чәчри,балама иркен булсын дип ,киң итеп үзем теккән алсу күлмәгемнең итәк очлары инде манма су була.Тирес мәйданында туктаусыз тыпырдап торган әнисен күкрәк астымда йөрткән биш айлык улым әйтерсең орышып куя-әле бер якка,әле икенчесенә боргаланып тынычсызлана.Әнкәй белән шулай берәр сәгатьләп тыпырдый торгач,такта арасындагы тирес тыгызланып сулары җиргә сеңеп китә.Әнкәй алдан ук кемнәндер бер юлы биш кирпеч төшерә торган формалар алып кайткан иде.Үзебез тыгызлап таптаган изгән массаны шул формаларга салабыз да,күршедә яшәгән Миннегаян әбинең арт бакчасына бушатабыз.Күрше әби күптән тау астындагы урамга күченеп китте,төртсәң аварга торган йорты гына кыйшаеп ,узган-барганнарга сәлам биреп кала.Икәү тирес төягән формаларны шул буш паҗмага(урынга) акрын гына бушатабыз,
-Монда бер-ике көн кипкәч,икенче якка әйләндерербез,-дип ,әнкәй
мине бу бик “шәп эшнең”асылына төшендерә.Вакыт йөгерә,без дә ашыгабыз,көтү кайтканчы кирпечләрне ясап бетерергә кирәк.Соңгы форманы бушаткач,җиңел сулап куям.Әтиемнән өйрәнгән гадәт буенча,эшне саннарда беләсем килә:280 кирпеч сукканбыз икән!”Бер кирпечне өчкә бүлеп мич кабызуны уйласак, бу кирпечләребез 840 тапкыр мич кабызырга җитәчәк.Киләсе кышка менә дигән ягулык булыр!”-дип уйлап куям.
Ул да түгел сыер –сарык тавышлары ишетелә башлый.Мин дә тиз –тиз генә кул-аякларымны бакчадагы табакта җылынган су белән чайкатып алам да,көтү каршыларга чыгып китәм.Шулай итеп, каенаналы-киленле икәүләшеп тормыш арбасын тартабыз.
Бу турыда язмагана да булыр идем,өстәл тартмаларын җыештырганда,ул елларда ук яза башлаган көндәлегем килеп чыкты.”Мин ничек йоклап киткәнемне,иртән билем авыртып тора алмыйча ятканымны,икенче көнне Кырыксадакның кызыл таллыгында көне буе бозауларга яфрак азык җыйганыбызны язып куйганмын.Хәзер биш айлык йөге булган хатын-кызларга бу хәлләр әкият кенә кебек тоелса да,язмыйча булдыра алмадым.Гомеремнең яфраклы,тиресле-кирпечле вакытларын әллә ниткән бер сагыну белән искә төшереп кую да кулларым тынгы ,күзләрем йокы күрмәгән яшь чакларымны къз алдыма китереп бастырды.
“Мылтык тыкрыгы”
Мәктәптә тормыш иминлеге нигезеннән бик таләпчән,үзе дә бик сөйкемле Ринат абый укытты.Пневматик мылтыкны дәрестә малайлардан да калышмыйча ,вакытка сүтәбез, җыябыз.Ике атнага бер Апас военкоматы каршындагы тирда мылтыктан ату күнегүләренә төшенәбез.Айга бер мәртәбә булса да Чүрибураш авылы ягындагы кырга чыгып та аткалыйбыз.Ринат абыйдан мактау сүзләре ишетәсе килеп,күзләргә туктаусыз күнегүләр ясыйбыз,”чысларга”өйрәнәбез,ничек тә “ш”хәрефенең кыл уртасына эләктерәсе килә.8-9 очколар тирәсенә эләксә,дөньяларны онытып,укытучыны кочаклап та әйләндереп алабыз.Егетләребезнең сирәк кенә 10очкога да элэккәли.
Апас мәктәбендә атарга өйрәнү серләре тормышымда кирәге бер чыгар дип башыма да килгәне юк иде.
Ул елны Карл Маркс исемендәге колхозның тирә-якта данлыклы җитәкчесе Тәлгать Фәттахов иртәнге наряд вакытында мәктәп директорына бик кызыклы тәкъдим белән чыга:
“Суган үстереп тапшырасыз,укучыларыгызга суганы да,акчасы да булачак,мәктәпкә телевизоры,ашханәгезгә кирәкле нәрсәләр..”
Ирем аны –моны уйлап тормаган:”Суган кырын Гөлнурга бирәбез,”-дигән.Ирнтәнге чәй табыны янында миңа бу хакта җиткергәч,бер мәлгә аптырап киттем,балалар кечкенә-бакча яшендә генә,эшли алырмынмы икән дип икеләнеп тә куйдым.Йорт эшләре дә авыл җирендә тавык та чүпләп бетермәслек бит.
-Мин вәгъдә бирдем бит инде,эшләрсез,-дип,ирем артка юл карлдырмады.
Тәлгать Фәтхулловичның үз улы да минем сыйныфта укый,бик башлы малай.Иртән укучыларым белән бергә суган кырына җыелдык.Бригадир җирне ничек эшкәртергә икәнлеген аңлата:
-Бер баш суган белән икенчесе арасы 15см, буразна арасы 20 см булырга тиеш.Суган төпләрен кул белән утарга кирәк булачак,буразна араларын гына кәтмәнлисез,-дип .соңгы өйрәтүләрен әйтте дә китеп тә барды.Ун укучым белән ямь-яшел ут баскан суган кырында басып калдым.Әле ярый укучыларым эт әрсезе,шул балалар белән ни генә эшләмәдек:һәр атнада пәнҗешәмбе көнне сарык фермасында,тирес чыгару,сыерлар юуу дисеңме,шефлык итү эшләре,бөтен зал тутырып газеталар чыгару,спектакльләр кую,дистәләгән бәйгеләрдә катнашу...без спектакль әзерләгәндә,кайсы улымны,кайсы кечкенә кызымны карап тора, аннары бергәләп табын корып,хәзинәдә бары белән сыйлану...
-Апа кем беренче баса?-дип сорап куйды сыйныфта иң озын буйлы укучым Фәнис.
--Апаны уртага калдырырга кирәк,безне ике яктан күзәтеп барыр,-дип Энҗе сүзгә төгәллек кертте.Шулай итеп,Ирек,Фәнис, Радик,Айрат Гөлнара,Дилбәр,Вәсилә,Энҗе,Фәридә,Лилия белән чиратлашып унар буразнаны бүлеп таяклар кадап куйдык.Кыр башында гына аз күренгән икән бу суган буразналары.Чакрымлап утап төшә башлагач,шактый арытты.
Без ялга туктаганчы,кояш шактый югары күтәрелеп,кыздыра да башлады.Беренче көнне укучыларым белән үзебез генә эшләсәк,икенче-өченче көннәрдә кайсының әнисе,абый-апалары да ярдәмгә килде.Артыбызда кара җир өстендә буй-буй сызылып калган суган буразналарына сокланып ,өйләргә таралдык.Авыл баласы эштән куркамыни ул-утырып та утадык,ятып та утадык,әмма сер бирмәдек-рәис кырны караг килгәндә ,суган кырыбыз сызган кебек тигез,чиста иде инде.Ул елны Тукай әйткәнчә,”җил дә вакытында исеп,яңгыр да вакытында яуды”Икенче кат чүп утарга балалар кечкенә булганга,мин иртәнге 4 тән үк кырга киләм.Алар йокыдан уянганчы, шактый эшләп кайтырга,төшлектә укучыларымны күзәтеп китәргә өлгерәм.
Менә август керде.Суганныж эрелегенә хәйран калырлык-йодрык-йодрык.Балалар белән и шатланышабыз,яңа уку елына кием-салым алырга акча,кыш буена җитәрлек суган да,мәктәпкә дә кирәк-ярак булачак,рәис тә риза калыр.дибез.Ике-өч көн эчендә үзебез үстергән суганны йолкып,сабагын кисеп.киптереп-җилләтеп,сетка капчыкларга төяп колхозга тапшыра.Укучыларым да,үзем дә көне буе кырда-күп көч түгеп үстергән яшелчәне күп итеп җыеп та аласы килә.
Ул тда булмый,искән җил белән безнең суган кыры турында күңелне кузгатырлык хәбәрләр килеп ирешә:
-Төнлә 1-2 җирдән киптерергә тараткан суганнарны төяп алганнар!
Иремнең йокысы качты.”Нишләргә?-дип колхоз рәисенә чыгып китте.Рәис аптырап тормаган:”Мәктәптә пневматик мылтыгың бар бит,каракларны куркытырга ярый ул,”-дип киңәш биргән.
Мин кичке эшләрне төгәлләп бетереп ятканда,ирем тиз –тиз генә ашын чөмерде дә суган кырына китте.Суганны колхозга тапшырганчы берничә көн кырда саклап чыгарга булды.Ул чыгып киткәч,әллә нигәтуктаусыз эчем пошты..Күршедәге Сәгадәт әбине үзебезгә алып чыгып,балалар янында калдырдым дамин дә кырга киттем.Төнге җиләс җил аркага үтә.Ферма читеннән барыр юлны ай яктырта,йолдызлар да күзне камаштырып балкыган булалар.Йөгерә-атлый суган кырына ашыгам.Җәй буе укучыларым белән изаланып үстергән суганны әтрәк-әләмнәргә бирәсем килми.Кырда нишләптер,мәктәп машинасы күренми.Ирем кайда икән?Мин ул бу уйлап өлгергәнче,кыр башында машина тавышы ишетелде,озак та үтми ,минем янга килеп тә туктады.
-Килгәнсең икән,менә сиңа мылтык,монда калып тор син,без бөтен кырны урап киләбез,-дип,ирем миңа корал тоттырып китеп тә бара.
“Я алла,минем бит мылтыктан атмаганга ни гомер,әгәр караклар килеп чыкса,алар күбәү булсалар,мин нишләрмен?”-дип уйларга да өлгермим,мотоцикл тавышы килгән якка борылам .Ул да булмый мотоцикл әле көндез генә без өеп куйган суган тавы янына килеп туктый.Сөйләшүләре буенча авылныкылар түгеллеген шәйләп алам.Ни булса ул-пневматик мылтыкның ядрәсе барын да карап тормыйча,мылтыкны күккә төбәп,курокка басам-шартлау яңгырый.
Мотоциклдан төшкән бер адәм миңа таба килә башлый.
Йөрәгемнең дөп-дөп тибүенннән аяк астымдагы җир дерелдәгән сыман.
-Килмә,атам!-дип бар тавышыма кычкырып җибәрәм.Суган урларга килүчеләр әллә шикләнеп,әллә кыр башынна килүче машинаны күреп, суган тавы яныннан кузгалып ,кызу гына китеп баралар.Үз халәтемнән үзем айный алмыйча ,колхозның суган кырын саклавыбыз ашка суган тураган саен хәтеремә төшеп,елмаеп куям.
Хәер,рәис тә сүзендә торды,суганны укучыларбыз белән колхаозга да тапшырдык,үзебезгә дә шактый өлеш чыкты,әле ул гына да түгел,иң күп суган тапшыручы буларак,премия дә,кара җирлеккә кып-кызыл розалар төшкән бизәкле,чуклы шәл дә эләкте.Рәис укучыларымның хезмәтен югары бәяләде-яңа уку елы башланганда ,мәктәпкә телевизор да бүләк итте.Балаларны җирдә эшләп үсәргә өйрәткән Тәлгать Фәтхуллович үзе дә күптән бакыйлыкта инде.Әмма һәркемнең күңел түрендә оста җитәкче белән бәйле якты истәлекләр озак сакланыр.
“Көтү тыкрыгы”
Авылдагы тормышыбыз еш кына төшләргә кереп уята.
Ул елны 2 сыер,3 бозау асрадык,сарык,каз-үрдәк,тавык чебешләре...Тормыш арбасына бар көчкә җигелеп тарткан мәл.Ирем мәктәп директоры булганга,ул җәй буе ремонт эшләреннән бушамый.Йорттагы бөтен мәшәкать 10яшендәге улым Идеал,кечкенә кызым Назлыгөл белән минем җилкәдә.Һәркайсыбызның эше бүленгән:каз-үрдәк бәбкәләре- кызым өстендә,бозаулар карау улыма йөкләнгән,терлек –туарны озату-каршылау,көтү,аш-су,йорт эшләре-миндә.Ике сыер булгач,чират буенча авыл көтүен дә ике көн көтәсе.Беренче көнне көтүгә ирем белән барсак та, икенче көндә көтүгә күрше Расих абый белән үзем киттем.
Расих абый озын чыбыркысын вакыт-вакыт шартлатып, сарыкларга узып китәргә ирек бирмичә,алдан бара.Мин “әйдәгез,җаннарым,калмагыз”дигәндәй,кечкенә бәрәннәрне дә акрын гына сыек тал чыбыгы белән сыйпап,арттан барам.Кояш югары күтәрелгәнче,бераз тукланып калсыннар,әнә бит көн нинди кызу булырга охшаган!Елганың суы тездән генә,болынлыкка чыктык та,сарыкларны үз иркенә җибәрдек.Берәр сәгать уздымы икән,әллә каян гына берничә болыт килеп чыкты да,безне җиңелчә генә яңгыр белән коендырып китте.Зонтсыз көтүгә барырга ярамаганын мең кат сынаганга,зонт алганга күрә мин әллә ни чыланмадым,Расих абый гына кояш уңдырган җиңелчә халатын киптерергә дип учак тергезеп җибәрде.Учак янына кесәсенә тыгып килгән 5 бәрәңгесен,3 күкәен,икмәк,бер шешә иртән савылган сөтен чыгарып куйды.сарыкларны төшлеккә тупладык.Кызуда аларда болынлык буйлап чабып йөрми,башларын җиргә бөгеп,таллык ышыгына елыша.
Чәчәкләрнең хуш исенә дөрләгән учакның төтен исе борыннарны ярып керә.Учак янына чыбык-чабыктан рәшәткә ясап куйган Расих абый тузган халатын киптерергә элә.”Ни дип кигән инде бу сәләмәсен,шулкадәр байлыклары белән.кемгә кала инде ул мал?”дип уйларга өлгермим,Расих абый уйларымны сизгән кебек:
-Гөлнур,беләм,беләм,бу сәләмәне ник кигән дип уйлыйсың!”Иске яңаны саклый ул”диләр бит халыкта,бар яңа халатларым да...кимәдем генә,-дип куя.-Син соң берни дә алып килмәдеңме ашарга,төенчегең күренми?
-Күтәреп йөрмәдем.Улым велосипед белән китерәчәк,әзерләп калдырдым төшке әбәтне,раян абый,-дип җавап кайтарам.
Ул да түгел учак янып бетеп, Расих абый күмерләрнең беразын читкә этәреп, кайнар көлгә теге биш бәрәңгене күмеп куя.Әчегәнче дип шешәдәге сөтнең яртысын бер сынык икмәк белән каплап куйгач, елганың икенче ягындагы урманга карашын ташлый.Мин дә дәшәргә кыймыйча .аны күзәтәм.Сүзгә бик саран,кырыслыгы,усаллыгы белән авылда даны чыккан раян абый белән ничек курыкмыйча көтүгә килгәнемә үзем дә аптырап,бераз гына куркып та утырганда,күрше абый сүз башлый.
-Университетта сине сарык көтүе көтәргә өйрәтмәгәннәрдер инде,беләм.
-Юк шул,шулай да авылга китәсемне белгәч,укытучым Мөхәммәт абый Мәһдиев әйткән иде:”Кая ашкынасың,җүләр кызый,аспирантурада укып,галимә буласы урынга чөгендер кырында бил бөгеп, дуңгыз көтүе көтәргә китәсең бит,уйла,ташбаш!”Менә укытучымның сүзләре рас килде. 3 га чөгендер кырым мине көтеп ята, кичә сыер көтүендә идем,бүген менә сарык көтүе көтәм...Әле ярый авылда дуңгыз асрамыйлар,анысын да көтәргә туры килер иде.раян абый,-дип куйдым.Кырыс йөзенә бераз гына мыскыллы төсмер чыгарып,Раян абый елмайды.
-Соң укыганда,безнең авыл малаеннан гайре егет юк идеме?Чөгендерсез,көтүсез авылдан дим?
-Егетегез шәп иде бит,ычкындырасым килмәде,-дип көләм.
-Шулай,егетләр шәп бездә,кызлар да!Шәп чаклар бар иде безнең дә!-дип ямансулап кына кулындагы таяк белән көлне болгата.
-Әһә,пештеләр бугай болар,-ди кабыклары бераз гына көйгән кайнар бәрңгеләрне көрәк кебек зур учында әвәләп.Мә,син дә ашый тор улың килгәнче,ипи биримме?Карале,авылда усал дип яманаты чыккан Расих абый алай ук куркыныч кеше түгел икән ич!Юмарт та икән әле үзе,сүзчән дә!Аның турында “көне буена авызыннан 3-4 сүз төшә” диюләре дөрес түгел бугай.
-Рәхмәт,Расих абый,ашамый булмас,улым озаклады әле.Расих абый учактан ерак түгел үскән зур әрекмән яфракларын өзеп алып,бәрәңгеләрнең икесен шунда куеп,миңа суза.
Ай-яй тәмле була икән ашыйсы килгән чакта учак бәрәңгесе!Чит ил җимешләрең бер якта торсын!Кофта кесәмдә кичәге көтүдән калган тоз савыты исемә төшә.
-Миндә тоз да бар,-дип уртак табынга тозымны чыгарып куям.Үзем бәрәңге ашыйм,күзләрем еракта авыл юлында селкенүче нокта-улым килә бугай.
-Расих абый,сезне” бик усал,аның белән көтүгә туры килгән кеше бик бәхетсез”,дигәннәр иде,ә болай андый кешегә охшамаган ич сез!-дип тынлыкны бозам.
-И сеңел, тормыш шундый кырыслатты мине,мин дә андый түгел идем.
-Бөтен нәрсәгез җитеш бит инде-менә дигән зур,матур йортыгыз бар,өр-яңа машинагыз,күпләрне кызыктырырлык җиләк-җимеш бакчагыз,озын сарай тулы мал-туар...
-Юк шул,менә шул байлыкка хуҗа булырдай кешем юк.Әлегә ,шөкер,әни,апа исән,ә аннары?Мин тапкан мал кемгә калыр?
-Соң ,бер дә өйләнмәдегезме?-дим ,курка-курка гына.
-Өйләнеп өлгереп булмады шул!
-Соң элегрәк авыл тулы кызлар булгандыр бит?!Күзләрем белән сакал мыеклары пөхтә итеп кырылган,чәчләре чаларган күрше абыйга үтәли тишеп карыйм.Ничек бу көнгә чаклы Расих абый турында берәүдән дә сорамадым икән, килен булып бу авылга төшкәнемә дә байтак бит инде!
-Гөлнур,сиңа минем хәлләрне берәү дә сөйләмәдемение соң?
-Юк,Расих абый,кем сөйләсен,минем урамда кич утырырга бер дә вакытым җитми шул!Расих абый тирән көрсенеп куя.Аңа үзе турында сөйләүнең никадәр авыр булуын шул көрсенүдән дә аңлап булыр иде.
-Армиядән кайтып төштем.Батыр,көчле чак.Колхозга шофер булып эшкә урнаштым.гайрәт ташып тора.Бер көнне кырдан иген ташыйм.Кузов тулы гәрәбә кебек сап-сары бодай!парктагы үлчәүгә машинамны керттем дә,үлчәүче будкасына кердем. Үлчәүдә ул тора икән!Карале,нинди үсеп,кыз булып җитешкән дим.Кара бөдрәләрен баш түбәсенә өеп куйган.Колаклары янында гына алка кебек салынып торган чәч тотымнары аны тагын да матуррак күрсәтә.Армиядән кайтканлы бирле кызларга күз атарга вакытым тимәгән иде.
-Чибәр кыз,әйдә,күбрәк итеп яз игенне,акча күбрәк эшләрмен дә,үзеңне хатынлыкка алырмын,-дим.
-И,Расих абый,үртәп тормасана.Син кем дә,мин кем,байлар хәерче кызын алмас!-дип чытлыкланып елмая.
Шулай,игенне амбарга кертеп бушаттым да,тагын кырга.Ул көнне кәефем бик шәп булды.Тизрәк бункирдан бөртекне төятәм дә,паркка ашыгам.Ашыкмый хәл юк,анда гашыйк кызым көтә.Көнгә 16шар рейс ясыйм.Ай яктысында гына өйгә кайтып керәм дә,кояш белән тагын басуга ашыгам.Сөйгәнем турындагы уйларым күңелемә бер рәхәтлек биреп тора.Урып-җыюны тәмамлап,колхозда уңыш бәйрәмен клубта уздырган көн иде.болын чәчәкләре төсле күлмәктән ул да анда.
-Чибәрем,бүген мин сине әнигә килен итеп алып кайтам.Кара аны,качып китә күрмә!-дип кызны кисәтеп куям.Кызымның күк төсле зур зәңгәр күзләрен тутырып миңа карый:
-Расих абый,син бит әле яратуымны сорамадың да,-ди.
-Ә нәрсә сорап торыйм,болай да мине яратканыңны беләм ич!Син булмасаң,мин шулкадәр иген ташымаган булыр идем.Бүген миңа бирелгән премиядә синең дә өлеш бар ич,дип куен кесәмдәге акчага сугып куям. Туй итәргә җитә бу акча,син тгенә риза бул!-дим.
Клубта кичә бетүгә ,кызны култыклап алам да,өйгә юнәләм.Безгә җитәрәк,Рәмзиянең бөтен тәне әллә куркудан,әллә бу адымның зурлыгыннан,дерелди,куян баласы кебек кочагыма сыена төшә.Түр якның тәрәзләрендә утяна.”Әни ятмаган икән әле” дигән уй йөгереп уза.Ишек бикле түгел Рәмзияне артта калдырып ,ишек тоткасын тартам.
-Әни,апа,торыгыз,мин өйләнеп кайттым,-дип олы якка килеп тә керәм.
--Малай,син акылыңдамы,бу нинди сүз?-дип беренче булып алдыма апам килеп баса.
Артыма борылып,аптырап калган Рәмзияне җитәкләп алып,алдыма чыгарып бастырам.
-Менә киленегез,Рәмзиягә өйләнәм,-дим.
Ул арада яткан җиреннән әни дә торып баса:
-Кемгә?Төлке Галимҗан кызынамы?Мәңге ризалыгым юк!Озат бар!Үзем исән чакта Төлке нәселе бусагама басмас!-Әни җикеренеп Рәмзиягә үк килеп ябыша:
-Бар,бар,сиңа дигән ипи пешмәгән бездә!Миңа уңайсыз булып китте,Рәмзия елый ук башлады.Әни белән апа үз сүзләрендә тордылар,безне тыңлап та тормадылар.Рәмзияне өенә кадәр озатып куярга туры килде.Төне буе йоклый алмадым.авылны ташлап чыгып китәргә дә уйлаган идем инде.Аксак апамны,олыгаеп килгән әнине кызгандым.Рәмзиягә ник өйләндермәвемнең сәбәбен соңрак белдем,әни Рәмзиянең әтисе Төлке Галимҗан белән яратышып йөреп тә бергә була алмаганнар,Галимҗан агайның әтисе әнинең ачы телле булуын яратмаган икән,Төлке әнине алып кайткач та,өйдән ата-анасы куып чыгарган булган.ә монда мин шул әнинең булалмый калган киявенең кызын килен итеп алып кайттым.тузмас җирдән тузарсың!Кем белгән бит?!
-Расих абый,ә Рәмзиядән башка кешене яратмадыгызмы?- дип сорыйм берара күрше абый дәшми торгач.-
-Юк,ярата алмадым,Гөлнур сеңелем.Әниләр киленсез,мин хатынсыз яшәдек шулай.
-Ә Рәмзия кияүгә чыктымы?
-Бер атна клубта күренмәде.Кич җиткәч.ерактан булса да Рәмзиямне күрим дип барам,кыз күренми.Иптәш кызы гына Рәмзиянең бездән кайткач,әтисенә такмаклап,үксеп елаганын,авылда торып кала алмавын,кем сораса,шуңа кияүгә чыгачагын ,аңа инде миннән башка яшәүнең мәгънәсе юклыгын аңлатып елавын сөйләде.Миңа да бик авыр иде.Рәмзия бер дә очрашып йөрмәгән күрше авыл егетенә кияүгә чыкты.Участок милиционерына.Малае,кызы үсә.
Ул арада велосипедына атланып,минем төшке әбәт төенчеген рулена бәйләгән улым да килеп җитте.
-Әни ,мин 3 тапкыр капчык белән печән алып кайттым,бозауларга,шундый тәмле үлән,ямь-яшел,су да эчердем,чебешләргә дә кычыткан төеп,изеп бирдем,Назлыгөлне дә ,казларны да карап кайттым,кадаклаган кебек утыралар мәктәп янында,бибиләр рәхәтләнә чирәм ашап,ярты ипине илттем Назлыгөлгә,казлар да,үзе дә ашар шунда,чәй дә илттем,-дип тезеп китте улым отчет биргәндәй.Улымның ашыгып шулай миңа эшләрен санавын Расих абый сокланып та, үкенеп тә карап торды,әйтерсең лә, ул да үзенең шундый улы булуын гомере буе теләгән дә,теләкләре генә тормышка ашмаган!
-Яле,уңган егет.Менә сиңа да учак бәрңгесе калды монда,ашап җибәр,- дип,көлне казып бер бәрәңге чыгарды.Улым алып килгән төенчекне сүтеп,ашап алдык.Без дә күрше абыйга үз ризыкларыбыздан өлеш чыгардык,кичен пешергән эремчек бәлешем аңа да бик ошады,мактап та алды:
-Белми эләктермәгән икән сине безнең егет,кулыңнан эш килә ,әрсез,көтүне шәп көтәсең, сыер сава беләсең, менә бит, тәмле пешерәсең дә икән әле!
Күрше абыйның улым алдында болай мактавы бераз сөендерсә дә,әллә нигә уңайсызланып киттем.Улым елгада чыпырдап менде дә,өйгә кайтып китте.Кояш төшкелектән алышкач,без дә көтүне кире болынлыкка алып чыктык.Расих абый учак көлен туфрак белән күмеп, кипкән төссез халатын өстенә киеп,алгарак китте.
Заманында өрлектәй егет булгандыр бу,әле дә зифа буйлы, карап торышка сөйкемле генә йөзле күрше абыйны кызганып куйдым.Аның да шул зур йортында бәхетле гаилә корып,яраткан хатыны белән тигезлектә ул-кызлар үстерәсе бик килгәндер.Әнә бит гомере буе Рәмзияне оныта алмаган,башка хатын-кызга карый да,ярата да алмаган бу ирнең мәхәббәт корбаны булуына кем гаепле?Әнисеме,апасымы,әллә төлке Галимҗанның әтисеме?
“Шеф,бу сезме?”
Метрода Тукай мәйданы тукталышында поезд көтәм.Университеттан кайтып барышым.Халык күп,перрон тыгыз.Кешеләрнең чырайларына көндәлек хәлләр язылган:көне буе телен салындырып эшләп арыган хатын-кызлар,пенсиядә булса да эшләп йөрүче өлкән яшьтәге ир-атлар,колакчыннарыннан чит ил,авыр рок музыкасы яңгыраган студентлар,оныкларын карап кайтып килүче әби-сәби.Алма төшәрлек урын юк.Тиз йөрешле поезд озак көттермәде-туннель яктырып,гүләгән тавыш ишетелде.
Төрле төсләр белән балкыган халык дулкыны поездга таба юнәлде.Мин дә дулкынга кушылдым.Вагонга төрле хушбуй,одеколон,тир,азык исләре таралды.Соңгысы аеруча борынны кытыклый:университетта көне буе лекция тыңлап,ашау онытылган,ашказаны “Ай,былбылым”ны Ренат Ибраһимовтан болайрак башкара.Мин поезд ишеге яныннан азрак читкәрәк уздым.Каршымдагы урындыкта алсу розалар бәйләме тоткан бер ир миңа сынап карый сыман.Танышыммы-үзем дә сирәк-мирәк күз төшергәләп алам.Түгәрәк йөзле,матур итеп сакал-мыек җибәргән ирдә таныш чалымнар эзлим.Кем булыр бу?Аның үтәли тишеп керә торган карашыннан уңайсызланып,яным беләнрәк борылып басам.
-Шеф,бу сезме?
Мин тавыш килгән якка борылып карыйм.Миңа эндәшүче теге розалы ир икән!
-Шеф,бу сезме?Ул кабат миңа аптыраулы карашларын төби.Хәтерем төпкеленнән миңа шулай эндәшүче бер генә кешене тартып чыгарам:
-Илнур!
-Да,шеф!Вы не забыли меня?!
Ир урыныннан торып:
-Гульнур апа,это же вы!Вы же!Ир вагонда минем янәшәдә баручыларны бераз аптырашка калдырып,эзмәвер хәтле гәүдәсен бераз бөгә төшеп,иң башларымнан кочаклап ала.
Мин алагаем олы гәүдәле ир-атның шулай кысып кочаклавыннан бераз аптырап,бераз гына кыенсынып,Илнурның күзләренә карыйм:”Җибәр,янәсе!”
-Гульнур апа,сколько лет,сколько зим!Аннары мине тагын да аптырашта калдырып,татарчага күчә:
-Шеф,сез оныткансыздыр инде:бүген бит әнинең туган көне!Сез утырыгыз әле,утырыгыз минем урынга!
Илнур мине җитәкләп диярлек үз урындыгына утыртып,әллә нинди сагыну хисләре белән күзләремә карый.
-Вот так встреча!Башка да килмәс иде!Мин инде сезне башка бервакытта күрмәм дигән идем.Шеф!Сез дә онытмагансыз бит мине,вот рәхмәт!Кайда төшәсез?Мин -Козья слободада!
-Мин дә шунда төшәм бит!
-Вот так подарок!Минем бераз вакыт бар,бәлки берәр кафега кереп утырырбыз?Эчемдә 41нче елгы бүреләр уласа да,укучыма сиздерәсем килмәде,әнисенең туган көненә ашыгучы ирнең вакытын алу килешмәс иде.
Метродан чыгып,бераз атларга өлгермәдек,Илнур:
-Гульнур апа,сез ашыкмасагыз,азрак сөйләшеп утырыйк әле!
Якындагы скәмиягә тукталабыз.Илнур букетын читкәрәк куеп,яныма утыра.Мин сораулар биргәнче үк,ир Буа интернатыннан киткәч булган тормышын сөйләп уза.Илнур сөйли,ә минем күз алдыма өченче сыйныфның иң тырыш укучысы,китапларны су кебек эчә торган,нык беләкле,спортны бик яратучы укучым килеп баса.
-Каралае,Илнур,исемә төште бит,синең тагын өч көннән туган көнең!
-Исегездәме шул?
-Соң үзең бит,бүген әниеңнең туган көне дидең!Ә бит теге чакта,без синең белән әниеңә бергәләп хат язган идек.”Әни ,сине туган көнең белән котлыйм,минем туган көнемә кил инде Буага!Миңа бүләк тә кирәкми,син үзең кил генә!Энемне дә алып кил!Мин әтине дә бик сагындым.Тагын өч көн калды...Мин сезне көтәм”,-дип яздың бит!
-Гульнур апа!
-Гөлнур апа диген!
-Ну ладно,Гөлнур апа,и все это вы помните?
-Әлбәттә!Әллә ничә мең баланы укытсам да,күңелем түренә кереп урнашканнары алай ук күп түгел бит,энем!
-Ай-яй,сездә память!
-Олыгайдым,акыллым.Истә дә тормас барысы да…Тик синең белән
Буа-Казан поездына чапкан вакыт истә.
-Мин дә помню...Бар да шул хайван Андрей Ткачук аркасында!Ул чакта без ничек курыкмадык икән,Гульнур апа?!Олег,Тарзан,Андрей –алар бит Казан шайкасының стукачлары иде.
-И,Илнур энем,анда курку уйлап торырга идеме соң?!Борын төбендә 9нчы май иде бит!Ә безнең малайларның парадный киемнәре берсе дә калмаган иде ич!”Комнатушка”ны ачып җибәргәч,артыма утырдым мин,киченнән алып калдырган 12 форманың ник берсе калсын-бер төн эчендә җилләр искән!
-Гөлнур апа,миңа болай бик уңайсыз,кереп чәй булса да эчик әле әнә теге кафеда.Әни шалтыратырмын, яраткан укытучымны очраттым диярмен.
Илнур, миңа җавап бирергә дә урын калдырмыйча,беләгемнән җиңелчә генә тотып урынымнан кузгата.
Кафеда чәй өстәле артында өзелгән әңгәмәбез дәвам итә.
-Мин бит Андрей төне буе “комнатушка”ишеге төбендә угаланып йөргәч тә шикләнгән идем.Бу юкка йөрми дип уйладым.Ата карак иде бит ул!Малайларның әйберләрен гел урлап .канны эчә иде.Ике якка карый торган ике күзен казып чыгарасы килгән чаклар да булгалады.Тик бит ул Олеглар крышасы астында булгач,бераз шүрли идем.Ә Олег,Настя,Юлия чын оятсызлар иде.Ашханәдә биргән конфет –печеньены ,ишектән чыкканда гел талап калалар иде.Безгә сез килгәч кенә кулга конфетлар ,алмалар тәти башлады бит!Сез бит безне ашханәдә саклап ,карап ашата идегез. Вот шуның ачуын алмакчы булдылар инде Олеглар.Төнлә безнең йокы бүлмәсенең ишеген коридордан тотып торып,нидер эшләделәр,безне чыгармадылар,шул Андрей стукачны гына чакырып алдылар.Мин сез эшкә килүгә, әйтергә уйлаган идем.Шикләндем мин ул төнне Андрей кире кермәде бит!
-И,Илнур энем,син дә барын да истә саклыйсың икән!
-Ишек артында тыңлап тордым мин.Олегның:”Казанские ребята встретят,все продадим “,-дигәнен ишеткәч тә ,сезнең турыда уйладым.Әле дә истә тора сезнең ул чактагы ак чыраегыз...
Илнур бераз дәшми торды.Әйтерсең лә,без моннан 32 ел булган хәлләрне кинофильм итеп карап утырабыз.
-Мин киемнәр югалганнны күргәч,бик курыктым.Классым малайларын нинди киемнән парадка алып чыгармын икән инде ,миңа ни булыр икән,- дип борчылдым.Иремә чылтыратып әйткәч тә,вокзалга җәяү йөгердем ич мин...
-Мин дә сезнең арттан...Бәлки киемнәр төягән капчыкны булса да күтәрешеп кайтырмын дип уйлаганмындыр инде...
Исемдә ...икәүләшеп гыжнап вокзалга чапканнар!
-Гөлнур апа,я чәй эчеп куегыз әле,кайчан тагын болай туры килер,-дип ,Илнур чынаягыма ишарәләп,алдыма татлы пирожное белән чәкчәкне төртеп куя.-Ә бит чәкчәкне миңа беренче тапкыр сез ашаткан идегез.Туган көнемдә алып килгән идегез...Я кем инде мин сезгә?!Классташлар бераз көнләшеп тә карадылар ул көнне.Бер исерек хатынның ташландык улы идем ич инде мин,Гөлнур апа!Илнур алагаем зур куллары белән иңбашымнан кочып куя.Күзләре яшьләнгән укучымны тынычландырырга теләп,әңгәмәне башка якка борып җибәрәсем килә:
-Илнур акыллым,ничек яшисең соң?Һаман шулай китаплар яратасыңмы әле?Бигрәк күп укый идең бит!Илнурның нишләптер темадан күчәсе килми.
-Барыбер тоттык тегеләрне,ә ,Гөлнур апа!Поезд кузгалып киткәндә , аста калабыз дип торам мин..Сез кулымнан сөйрәп менгезгәч кенә, аңга килдем.Машинистка әйтергә ничек башыгыз җиткәндер?!Юкса,очкан иде 2 капчык костюм!Өч бандюганы икәү барыбер җиңә алмас идек..ирегез килеп җитмәгән булса....
Минем күз алдыма тагын шул мәхшәр көн килде.Поезд туктады.Илнур белән без һәр вагонны карап барабыз,кешеләр поезд туктаганга тынычсызлана.Тәрәзәдән тимер юлга якын ук туктаган машинаны күреп алам.Вагон тәрәзәсеннән иремә кычкырам:
-Поездның арткы вагоннарыннан кил әлебезгә каршы...Өчәү алар,яннарында ике зур капчык булырга тиеш,-дим.
-Беренче мин күреп алдым бит Олегны ул чакта,чабып котылмакчылар иде...Бик курыктым,гөлнур апа,сезнең өчен дә.Олег бит кесәсендә гел зур пәке йөртә иде.Безнең малайларны гел куркытып килде ул:”Зарежу!”-дия иде гел берәр нәрсә булса.
Ә шунда сезгә кадаган булса?!Әле ярый вагондагылар белән ирегез булды,икәү генә җиңә алмый идек.Но зато икенче көнне барыбыз да парадный формадан идек!
-И,Илнур балакай,ул көнне өйгә дә кич белән генә кайттым.Син дә бит ышандырып калдың:”Шеф,тәртип булыр,ишекне беркемгә дә ачмабыз,Андрейны да сакларбыз!”-дидең.
-Сүземдә тордым бит,шеф!
-Рәхмәт сиңа,энем!Я,әйдә,үзең турыңда бер-ике сүз булса да әйт инде тагын,озак та утырдык,әниең дә көтәдер,-дидем мин.
-Әни дин юлында бит хәзер.Эчми ...тамчы да.Безнең ике кыз үсә,копия әнием төслеләр.Хатыным бассейнда тренер.Торырга квартира бар.Нормально!
Китергән чәйләрне эчеп куйгач та,мин кузгалмакчы булып урынымнан торам.
-Гөлнур апа,вот Ходай барлыгына тагын бер ышандым.Мин сезне гел искә төшердем...Теге чакта сез бүләк иткән күлмәкне бик яратып кидем мин.Сез авылга киткәч тә бик күрәсе килә иде.Сез,сез...но сез миңа как родной человек!
Илнурның шулай якын итеп әйткән сүзләреннән күңелем тулды.
-Шеф,исәнлек сезгә!Тагын күрешергә булсын!
-Амин,Илнур энем!-дип ,миңа кул болгап китеп барган укучымны озатып калдым.
Көтелмәгән тансык очрашу өчен рәхмәт,Казан!

Приложенные файлы

  • docx 11268127
    Размер файла: 76 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий