котеп узган гомер


Зифа КадыроваКОТЕП УЗГАН ГОМЕР
(повесть)
Укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән «Сагынырсың—мин булмам», «Язмыш сынавы» китаплары янәшәсенә авторның тагын бер яңа әсәре өстәлде. Гомер буе кемне дә булса көтеп яшәргә мәҗбүр Фатыйма, каты авырудан һәм хыянәт ачысыннан сыгылып төшәргә ашыкмаган Рушания, чәчләренә чал төшкәнче тәүге мәхәббәтен уйлап яшәгән Асылгәрәй - алар барысы да укучыны үз дөньясына дәшә...

Ялгыз үскән бер төнбоек Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына, Сине юксына.

1953 нче елның көзендә, беренче кар төшүгә, Инзир елгасы ярына урнашкан колхозларга ярдәмгә бер машина солдат килеп төште. Әллә ни аптырыйсы да юк: Урал тау итәкләре хәрбиләр, солдатлар белән тулып ята. Бигрәк тә Инзир, Белорет буйлары. Сирәк кенә булса да, хәрбиләрне язын-көзен колхозларга ярдәмгә алып килгәлиләр, чөнки аларны да шушы колхозлар ите, мае, бәрәңгесе, сөте белән туйдырып торалар. Тик хәзер көз азагы, кыш башы. Уралда кыш иртә килә. Әле ноябрь башы гына булуга карамастан, инде кар ятарга да өлгерде. Бәрәңге ала торган вакыт та түгел, нишләп йөриләр соң болар? Солдатларның килүе колхоз председателе өчен сөенеч тә, көенеч тә. Ул җитәкче түгел, кызлар көтүчесенә әйләнә, колхоз эшләре дә кырык якта кырылып ята. Солдат күргән кызлар да яшь тай урынына уйнаклый башлый. Солдатлар кызларны харап итеп куйса, аңа ата-аналары алдында да җавап тотарга туры киләчәк. Колхоз председателе Саттар агай бөтен нәрсәне фермадагы маллар белән бәйләргә өйрәнгән, шуңа күрә дә тезелеп баскан бер көтү солдатка карап, башын селкеп куйды: «Ай- һай, бу яшь тайлар ярамыйга карамаслар, бөтен киртәңне җимереп үтеп китәрләр. Аларсыз да булмый, быел кыш үтә салкын килмәкче, абзар-кураларны ныгытырга кирәк, тирә- якта бүре дә күбәйде». Бу юлы Саттар агай үзе барып сорады ярдәмне, сорамас иде - кызлар да теңкәсенә тиеп беттеләр: «Кайчан абзарны җылытасың, бөтен тишектән өрә, шул тишекләрдән иртән килүгә кар себереп тула, маллар калтырашып тора», - диделәр алар. Бигрәк тә бозау караучы яшь кыз Фатыйманың күзенә күренер хәл юк, юлына аркылы төшә: «Кайчан абзарны рәтләтәсең, озакламый бүреләр бозауларны ташый башлый», - дип ябыша. Саттар абзый кызга текәлеп карамаска тырыша. Озын буйлы, сөйкемле дә соң бу Фатыйма! Эх, яшьрәк чагы булсамы! Юкса, аңа ирләре сугыштан кайтмый калган яшь солдаткалар да җитәрлек булды, хәзер дә кергәләштерә торганнары бар. Гайрәте дә бетеп бара шул инде: әллә эш арыта, әллә чамасыз йөри торгач, ирләр җегәрлеге кимеп бара. Яшь кызлар күрдеме, йөрәге тагын соңгы көчен җыеп, талпынып, тыпырчына башлый. Фатыйма берне сөйли, Саттар агай икенчене уйлый. Үз уйларыннан сискәнеп, «котырта да соң шайтан», дип, борылып китеп бара.
Суыклар башланганчы, абзарларны җылытып калырга дип, хәрбиләр белән үзе барып сөйләшеп кайтты. Менә, килеп тә җиткәннәр. Кайда яшьләр, шунда тормыш кайный. Әйтерсең, көтеп кенә торганнар - авыл халкы сырып та алды. Бигрәк тә яшь кыз-хатыннар чыр-чу килделәр, шатлыклары эчләренә сыймады. Саттар агай бик көнләшә иде. Солдатлар килгәч, аны күрүче дә юк, ул үзен колхозның карт нәсел үгезе хәленә калгандай хис итте; ул да, мескен, яшь үгезләргә җир тырмап үкергән була, ә барып көрәшергә яшь чактагы кебек җегәре дә, рәте дә юк. Шул карт үгездәй җир тырмап үкерәсе генә кала.
- Нәрсә җыелдыгыз, солдат күргәнегез юкмы әллә? - дип кычкырды Саттар бар көченә, этә-этә солдатлар янына үтеп.
- Кем монда старший? Әйдә, минем арттан, әнә тегендә, мал абзарлары янына, - дип үзе алдан атлады.
Яшь кыз-кыркын чыр-чу килеп, арлы-бирле чабулады. Бозаулары белән кайнашкан Фатыйма гына бу яңалыктан читтә калды: кызыл балчык белән ат тизәгеннән измә ясап, салкын өргән тишекләрне сылап маташа иде. Яңа туган бозаулар яшь бала белән бер: хәзер генә салкын тияргә тора, эчләре китеп чирли башласа, һич саклап калырмын димә инде. Яшь бозаулар яңа әниләренең әле битен, әле яулык очын ялап карадылар, башыннан иске генә яулыгын да сыпырып төшерделәр. Бөтенесе аның тирә-ягына өелделәр. Фатыймага алар белән рәхәт, үз итеп сөйләште. «Кая, шаярмагыз әле», - дип, үзе эткән була, үзе йомшак кына итеп көлә. Фатыйма, тасларын күтәреп, сөйләнә-сөйләнә читлек ишегенә юнәлде. Ике атлауга, каршысында сөялеп, үзен күзәтеп торган озын гәүдәле солдатны күреп, урынында катып калды. «Өнемме-төшемме, кайдан чыккан ди монда солдат», дип аптырады; үзенә текәлгән искитмәле матур күзләргә сихерләнгәндәй карап тик торды. Каршыдагы серле күзләрдән аерылу мөмкин түгел иде; егет тә берсүзсез Фатыймадан күзен алмады. Ишектә Саттар агай күренеп, нидер кычкырмаса, алар шулай күпме торырлар иде... Солдат Фатыймадан күзен алмыйча гына Саттар агай ягына борылды.
- Фатыйма, төзәт-төзәт диеп теңкәмә тигән идең. Менә, солдатлар ярдәмгә килделәр, бөтен кирәк-ярагыңны төзәттереп кал.
- Председатель каршысында басып торган баһадир гәүдәле солдатка астан өскә карап торды. - Кара аны, үзеңне юнәтә күрмәсен, бигрәк олпат бәндә, кайда, нәрсә ашап үскәндер бу хәтлем, - дип, тагын бер кат баштанаяк күздән кичереп чыкты. - Нәрсә катып калдың, итәк-чабуыңны җыеп йөр дим. Әйдә, күрсәтәм нишләргә икәнен, - дип солдатны үзенә ияртеп алып чыгып китте.
Фатыйма һаман бер урында катып тора бирде, күз карашы белән генә озатып калды. Аның әле шушы яшенә җитеп, мондый матур таза гәүдәле, шулай нык басып йөргән кешене күргәне юк иде. Фатыйма үзе дә кечкенәләрдән түгел, авылда кызлар арасында иң озыны. Егетләр дә аңа бераз ирдәүкә дип карыйлар, шуңамы, урап узалар. Кечкенә буйлы шаян егет Әхтәмне исәпкә алмаганда. Аның исә уены-чыны бергә. Былтыр колхозга галәмәт зур нәсел үгезе алып кайттылар, карап торуга ук куркыныч. Әхтәм, коты алынып, «Саттар агай, ник алып кайттың тау чаклы бу үгезне? Үзебезнең колхозныкыларга ни булган иде?» дип аптырады.
- Нәсел үзгәртергә, энем, нәсел. Басып кына үтермәсен инде.
Әхтәм үзенекендә торды.
- Нигә, безнең нәселгә ни булган?
- Вактан вак туа, эредән эре туа. Менә, мәсәлән, син өйләндең ди Фатыймага - шундый зур-зур малайлар туа; өйләндең ди үзең кебек бөкегә - үзең беләсең ни туасын.
Менә шуннан соң Әхтәм: «Фатыйма, мин сиңа әйләнәм, нәсел үзгәртергә кирәк, эредән эре үсә, ди. Син карама буена, кара беләгенә. Бәләкәй булсам да, бик гайрәтле мин, күтәреп кенә йөртермен», - дигән була. Әллә уены, әллә чыны - аңламассың. Хәер, моны болай да берәү дә чынга алмый инде. Фатыйма көлә: «Әй, Әхтәм, синең үзеңне күтәреп йөртергә кирәк бит». Әхтәм дә бирешми.
- Алай да ярый, күз алдыңа гына китер, кунактан кайтканда култык астына кыстырасың да кайтып китәсең, сиңа да җайлы, миңа да рәхәт, - дип көлә. Очрашкан саен Әхтәм сүзне шул якка бора, яшьләр кичке уенга җыелган җирдә Фатыйма күренсә, «әнә, минем кәләш килә», дип сөрән сала. Бөтенесе шаркылдап көләргә тотыналар, үсә төш, кая үреләсең, диләр.
- Билләһи, өйләнсәм дә, Фатыймага гына әйләнәм, озын- озын малайлар үстерәбез, шулай бит, Фатыйма җаный, - дип, күз кыса егет. Моны бөтенесе дә Әхтәмнең шаянлыгыннан күрәләр. Фатыйма да үпкәләми, аңа балага караган кебек карый, елмая да үз юлы белән китеп бара.
Фатыймага җәйдә унтугыз тулды. Аның әле шул яшенә

җитеп, күңеленә ятышлы кеше күргәне юк. Гашыйк булуны да кызлар сөйләгәннән ишетеп кенә белә, ә бүген менә йөрәгенә ук кереп кадалгандай булды, селкенә дә алмыйча тик торды, бите ут янды. Тирә-ягында бозаулар этешә- төртешә аягын таптап бетерделәр, һәркайсы кулын яларга тырышты. Ишектә кабат Саттар агай күренде. Фатыйманың һаман бер урында катып торуын күреп:
- Нәрсә катып торасың, кара аны, кисәтеп куям, итәк- чабуыгызны җыеп йөрегез, солдат күрдем дип башыгызны югалтмагыз. - Саттар агай ничек керсә, шулай сөйләнә- сөйләнә чыгып китте.
«Солдатның аның бердән, файдасы, икенчедән, зыяны; хатын-кызның чәче озын, акылы кыска, хәзер башларын югалтырга гына торалар». Саттар агай көн буе сыер фермасының бер башыннан икенче башына чабулады, аңа һәр почмакта савымчы кызлар солдатлар белән кочышып торалар кебек тоелды.
Солдатлар килгәннең икенче көнендә үк дөньялар үзгәрде, авыл гүләде. Әйтерсең, сыер фермасында чәчкә бәйрәме: кызлар әниләренең кунакка гына бәйли торган яулыкларын фермага эшкә ябынып киләләр, кайберсе сандык төбеннән чәлдереп алып килә дә, солдатлар күренгәч кенә ябынып куя. Саттар агайның аның саен ачуы кабара: саклап кара син бу яшь байталларны, у-у-х, шайтан алгырлары. Аның каравы, элек эшкә куып җәфа чиксә, хәзер үзләре узышкандай тырышып эшлиләр, үз биләмәләрен чистарталар, хәтта төшке ашка да кайтмый башладылар. Янбашлары тизәккә каткан сыерларына чаклы юып чистарттылар. Яшь киленнәр дә бик тырышмакчылар иде дә, яшь кияүләр бик тиз уяндылар, хатыннарын кайтарып, алар урынына үзләре җигелделәр. Саттар агай бот чапты: «Ай-һай, боларга председәтел дә кирәкми, солдатлар гына китерәсе икән, үземә дә берәр солдат шинеле сорап алмый булмас». Авыл гөрләде, дөньяның асты өскә килде. Тик Фатыйма гына аңлый алмады: нәрсә үзгәрде соң бу дөньяда? Күзләре гел теге олпат гәүдәле солдатны эзләде, үз-үзен аңлый алмый зиһене таралып, югалып калды. Кызлар, киресенчә, чыр-чу килделәр, төртештеләр-көлештеләр, солдатлар ягына карап, күз кысыштылар. Алар да, әллә егетләр күргән куанычтан, җиңел-җилпегә охшап калдылар, гашыйклар чире шул булса, бу бик куркыныч чир иде. Фатыйма да ни көләргә, ни еларга белмәде. Урамга чыгып күкләргә бакты, күкләр беркайчан булмаганча зәңгәрсу. Көн дә күргән меңьяшәр Урал таулары да башкача, тагын да биегрәк, тагын да зәңгәрсу булып тоелды. Көн дә күреп үскән авылы да элеккечә түгел, яңарып, матураеп киткәндәй; тирә-як урманнар да үзенә күрә ниндидер серле тоелды. Фатыйма боларны нишләп моңынчы бер дә күрмәгән? Нәрсә булды соң бу дөньяга? Кызлар көн дә күлмәк алыштырдылар, ә аның күлмәге дә шул берәү генә, өстенә зур алъяпкыч бәйләп, саклап кына кия иде. Авылда алар, бәлки, иң зур, иң хәерче гаилә булгандыр: кечкенә генә өйдә сигез бала, әбисе, әти-әнисе. Җитмәсә, әтисе сугыштан чатан кайтты. Әби-бабайдан калган иске йорт та, төртсәң, аварга тора. Хәерчелек өйнең тышыннан кычкырып тора иде. Әтисе Садрый абзый болай да эшкә бик җигелеп бармады, еш кына исерек булганга, кайчан кайсы баласы туганын да хәтерләмәде. Ә балалар шыбыр-шыбыр туа торды.
- Садрый абзый, ничә балаң бар? - дисәләр, бармакларын күтәреп карап тора-тора да:
- Белмим, Хәсибәдән сорагыз, - ди. Балалар күбәю генә түгел, алар үсәләр дә бит, инде зур сәкегә дә сыймыйлар. Садрый абзый беркөнне әллә күбрәк салган булган:
- Хәсибә, үзебезнекеләр генә җитмәгән, кеше балалары да кереп тулган, утырыр урын да юк, - ди икән. Йомыш белән кергән күрше хатыны эче катып сөйләгән. Сәкедә урын беткәч, җир идәннең бер почмагына салам кертеп түшәделәр: олыраклар шунда урнашты, кечкенәләр сәкедә. Ашарга да такы-токы гына. Фатыйма күп вакытын фермада уздыра, энесе Гаптери дә шунда эшли. Фатыймага өйдәге балалар ни дә, фермадагы бозаулар ни, барысы да бала. Өйдә йокларга урын тыгыз, монда үзенә бер сәндерә ясап алды, күп вакыт кунып та кала. Салкын көннәрдә, бозаулар өшемәсен дип, төне буе мич ягып чыга. Иртәнге якта сөтне җылытып, бәләкәй бидоннарга салып, имезлек кидереп, имезергә дә кирәк.
Беркөнне иртән шулай кайнашканда, салкын пар белән бергә ишектә олы гәүдә күренде. Үзеннән ике адымда гына басып торган солдатны күргәч, йөрәге жу итте дә кулындагы бидоны төшеп китте, тагын күзгә-күз текәлеп каттылар. Фатыймага үз йөрәгенең тибеше сарай стеналарына дөп-дөп барып бәрелә дә, каршысында торган солдат та ишетәдер кебек. Солдат, иелеп, бидонны идәннән күтәрде, күзләрен кызның күзләреннән алмады. Ул нидер әйтте, тик Фатыйма селкенгән иреннәрне генә күрде, сүзләрен ишетмәде.

- Фатыйма, нәрсә катып торасың, сөтең идәнгә түгелгән бит, - дип кычкырган Саттар агайга беренче күргәндәй итеп карады. Аннан аңына килеп, нәрсәгә тотынырга белми үрсәләнде: янында басып торган солдатның карашы күкләргә алып менә иде.
Саттар агай, озын булгач ишетмәс, дип уйлапмы, солдатка карап, тагын кычкырды:
— Балтаң кая, нишләп торасың?
Солдат кулындагы балтасын күтәреп күрсәтте дә нидер әйтте. Тик аның сүзләрен ни Фатыйма, ни Саттар агай аңламады. Фатыйма егеттән күзен алмады. Саттар агай яшьләрнең арасына кереп уртага басты да тагын кулын болгап нидер кычкырырга тотынды, тик яшьләр аның башы аркылы бер-берсенә карап тора бирде. Саттар агай ярсыганнан ярсый барды; шулчак солдат карашын аңа күчерде дә тишәрдәй итеп текәлеп карады, председатель хәтта тотлыгып калды. Солдат балтасын күрсәтеп, әйдә, дип, Саттар агайның җилкәсенә көрәктәй кулын салды. Алар чыгып киткәч тә әле Фатыйма аңкы-тиңке килеп торды. «Иа Раббым, бу ни хәл, нишләп мин болай коелып төшәм соң, аяк астыннан җир убыла? Энекәй генәм, нинди матур күзләр, нинди гәүдә!» Яшь кызның битенә тагын ут капты. Кичке савым башлангач, Фатыйма, көянтә-чиләген күтәреп, күрше абзарга сөткә китте. Урамда солдатлар тезелешеп машинага таба атлый иде, араларындагы иң озыны туктап артка борылды. Фатыйма да туктап калды, солдат елмайгандай тоелды; аннан ул кызу-кызу атлап башкаларны куып китте. Фатыйманың да йөрәгенә ниндидер җылылык кереп урнашты, аның да ирененә елмаю кунды. Ишек төбендә җыелган яшь кызлар чырык-чырык көлештеләр. Шунда гына Фатыйма кызларның өстенә игътибар итте: күбесенең башында матур яулык, кайберләре хәтта яңа күлмәк тә кигәннәр, ә аның салып юарга алмашы да юк иде. Сөткә каткан алъяпкычына күз салгач, эче пошып елыйсы килеп китте. «Эх, торам шунда күземне тондырып, ни уйлады икән, күлмәген дә юып кия белми, дидеме икән?» Ул, эш беткәч, күлмәгенең итәген өстендә килеш кенә юды да әйләнә- әйләнә мич каршында киптерде. Иртән бозаулар эчергәндә күлмәк итәгенең очы сөткә кереп тагын пычранды, йөгереп барып тагын югандай итте дә тизрәк кипсен дип, мич өстенә салды. Дуылдап янган ут итәк очына кабуын күрми дә калды, сүндергәч, итәгенә карады да елап җибәрде: «И-и, бердәнбер
күлмәгем!» Фатыйма ишектән кеше керүен дә ишетмәде, янына ук килеп баскан солдатны да күрмәде. Күлмәк итәген күтәреп елап торганда, «Ни булды?» дигәнне ишетеп, итәген дә төшерергә онытып, яшьле күзләрен егеткә текәде. Егет кыздан көлмәде, ул Фатыйма кулындагы итәк чабуын күреп, эшнең нидә икәнен аңлады бугай, итәк чабуын төшерде дә бармак очы белән генә Фатыйманың күз яшен сөртеп алды. Егетнең кагылуы аның бөтенләй ушын алды, йөрәге тагын бар дөньяга ишетелерлек итеп дөпелдәп тибәргә тотынды, күзаллары караңгыланып киткәндәй булды.
- Син Фатьма, мин Михман, - диде бер үзенә, бер аңа төртеп. - Мин Кавказдан.
Фатыйма, аңладым, дигәндәй башын селкеде, тик башында бүтән уйлар кайнады. Михман - нинди матур исем! Моңынчы беркайчан ишеткән исем түгел. Хәзер аңлашыла: аның йөрәгенә Михман кереп урнашкан, олы бер өермә булып килеп кергән. Михман зур гына бозау сараен кабат күздән кичерде дә балтасын тотып сарай буйлап китеп барды. Кулы эш белгән кешегә әйтү дә, күрсәтү дә кирәкми, нәрсәдер сүтте, нәрсәдер какты. Фатыйма да ушына килеп үз эше белән кайнаша башлады, вакыт-вакыт туктап, бер-берсенә текәлеп карап тордылар да тагын ут капкандай йөгерә-йөгерә эшкә ябыштылар. Михман ишек төбендәге кечкенә эскәмиягә карап торды да, төртеп нидер сорады. Фатыйма, «юк-юк, сүтмә, мин анда йоклыйм», дип ике кулын баш астына салып күрсәтте. Ә ул бераз уйланып торды да шак-шок килеп сүтте дә атты. Фатыйма беразга аптырап калды, аннан кул селтәде дә үз эше белән чыгып китте. Теләсә нишләсен, тик озаграк аның янында торсын. Үз уйларыннан кызаруын сизеп, «солдатлар озакка килмиләр шул», дип уйлап куйды. Солдат гел мич кырында кайнашты, ярты көн үтүгә, мич артына биек, киң генә итеп сәндерә ясап куйды, өстенә йомшак итеп печән түшәде. Исе-акылы китеп карап торган Фатыймага матур итеп елмайды. Кыз бер сәндерәгә, бер солдатка карады, әйтерсең, ярты караңгы бозау абзарына кояш үзе керде. Саттар агай да ярты сәгать саен йөгереп керә дә, «Ай-яй, сарайны рәтләр урында, монда сәндерә ясап ята», дип, бот чаба да тагын чыгып китә. Солдатның гына беркемдә эше юк, әйтерсең, чукрак - үз эше белән булаша бирә. Көннең үткәне сизелми дә калды, солдатлар машинага төялеп кайтып киттеләр. Фатыймага, әйтерсең, ике канат тактылар, сәндерәсенә бер менде, бер төшге, ниндидер шатлык тынычланырга ирек бирмәде, гел елмтясы гына килеп торды. Көн буе чабып аруга да карамастан, күзенә йокы кермәде, иртәгә солдатлар килгәнче таза булып торсын, дип, читлекләрне чистартып юарга, акларга тотынды. Төн уртасына тиклем бозау абзарында дөнья җимертеп эшләде, кайтып йөрергә соң инде, дип, яңа сәндерәсенә менеп йокларга ятты. Чын ирләр кулы тигән с әндерә йомшак һәм җылы, әйтерсең лә шул чибәр солдатның көрәктәй кул җылысы торып калган, ул татлы йокласын, дип, бөтен болын чәчкәләрен түшәгән. Фатыйма үзе дә сизмәстән, колачын җәеп, бармакларын шул кипкән хуш исле печәнгә батырды, моңынчы аңламаган, таныш булмаган хис аның башын әйләндерде. Алда туасы көннәр аңа тагын да әллә ниләр вәгъдә итә сыман.
Туасы таң тагын туды, көткән машина тагын килде. Дөнья уяна, тормыш кайный. Яшьлекне авызлыклап кара син, бик тыелырга тырышсаң да, шат ялтыраган күзләр сине сата. Солдатларның кычкырышкан, ары-бире чабышкан тавышлары ишетелде. Фатыйма тынсыз калып шул тавышларны тыңлады, вакыт-вакыт ишеккә күз ташлап, таныш кешесен көтте. Ишектә беренче таң нурлары белән салкын болыт өермәсен ияртеп, озын төз гәүдә дә күренде. Фатыйманың йөрәге тагын тузынып тибәргә тотынды. Үзенә якын килеп баскан егеткә күтәрелеп карарга йөрәге җитмәде. Михмаш өстенә кигән солдат бушлаты куеныннан бер төргәк тартып чыгарды да Фатыймага сузды. Фатыйма аптырап, бер солдатка, бер төргәккә карады.
— Альал, мин бирәм, син матур кыз, матур күлмәк кирәк, - диде дә елмаеп, төргәкне кулына салды. Сүзләрнең мәгънәсе Фатыйманың зиһененә тиз генә барып та җитмәде. Кәгазь төргәкне нишләтергә белмичә тик торды. Михман матур итеп бер елмайды да ишеккә таба борылды. Фатыйма акрын гына төргәкне сүтеп җибәрде.
- Ай, әнекәем, бу ни бу? - Төргәк эчендә ут янып торган чәчкәле тукыма, аның шушы яшенә җитеп, мондый матур киемне: кию түгел, тотып та караганы юк. - Энекәй генәм, эчендә җаны гына юк! - дип, ул хәтта аның чәчкәләренә кагыльирга да куркып торды.
Яшь кызның сөенечен егет читтән генә күзәтте, кеше сөендерү үзе бер бәхет. Фатыйма борылып караганда, егет тә аңа елмаеп карап тора иде. Фатыйма тукыманы күкрәгенә кысты да күзләрен йомды. Егетнең дә битенә ут капты, хисләрен көчкә тыеп, ишектән чыгып югалды. Фатыйма да аңына килергә тырышты, кеше күреп калмасын тагын, дип, бүләген кая яшерергә белмәде. Иртән әнисенең дә кереп чыга торган гадәте бар. Фатыйма тиз-тиз генә төргәкне төрде дә сәндерәнең уртасына, печән астына тыгып, яшереп куйды. Кызлар белсәләр, көнләшеп үләрләр. Аның бу серне берәрсе белән уртаклашасы килә дә бит, алай сер саклардай дус кызы юк шул. Әллә бик озын булгангамы, аның белән дуслашырга теләгән кызлар табылмады. Фатыйма һәрвакыт ялгыз иде. Тик бүгенге хәлне бөтен кешеләр белән, бөтен галәм белән уртаклашасы килә. Кемнәр аңласын Фатыйманың бәхетен, шатлыгын, көтмәгәндә Ходай биргән байлыгын?! Әбисе аңа һәрвакыт: «Ходай сиңа көтмәгәндә шатлык-байлыклар бирсен, балам, шуны сора», ди иде. Кабул булды әбисенең теләге, рәхмәт төшкере.
Фатыйма кая басканын белми, очып кына йөрде, бөтен эшен җырлап кына эшләде, көчкә кич җиткәнне көтеп алды. Тиз-тиз генә эшен бетерде дә авылдагы бердәнбер тегүче - елга аръягында яшәүче Айбикә инәйләргә таба йөгерде. Бөтен авыл халкы шушында ыштан- күлмәк тектерә, бигрәк тә яшь кызлар эзне суытмыйлар. Фатыймага да чират җитте менә, бик күптән хыяллана иде ул үзенә бер күлмәк тектереп кияргә. Менә аның урамына да бәйрәм килде. Фатыйма, кабаланып, атылып дигәндәй килеп керде, әйтерсең, монда аның килүен күптән көтеп торалар. Кызның дулкынлануы хәтта йөзенә чыккан иде, күзләре ялтырый, бит очлары ут яна. Кичке чәйне чәйләп утырган Айбикә инәй белән Барый абзый берьюлы ишеккә борылдылар, алар инде кешеләрнең көннең теләсә кайсы вакытында йөрүенә күнеккән, шулай да Фатыйманы күргәч, берсүзсез булып, бермәлгә тын калдылар. Аның монда беренче керүе иде. Фатыймага өйнең эче искитмәле, якты булып тоелды. Ул кызыксынып, бөтен өй эчен күздән кичерде.
- Кем кызы әле син, бер дә күргәнем юк бугай?
- Садрый кызы Фатыйма, Айбикә инәй.
- Ни йомыш, үскәнем?
- Менә, - диде Фатыйма, дулкынланып, төргәген алга сузып, -күлмәклек. Күлмәк тегеп бирче, Айбикә инәй.
- Яхшы, уз, үскәнем, кил, өстәл кырына утыр. Мактап йөрисең. Ризыктан авыз ит, бергәләп чәйләп алыйк та тукымаңны карарбыз. - Алар авылында бер ул гына башка телдә сөйләшә, татар диләр аны, гомер буе шушында яши, ә башкорт телен белми.
Фатыйма олы пималарыннан әллә сикереп кенә чыкты. Аның бу йортта беркайчан да булганы юк иде. Ул авызын ачып, өйнең эчен карарга кереште. Ап-ак пәрдәләр, матур ап-ак чигүле мендәрләр, чиста, кулдан сугылган матур келәмнәр - бар нәрсә үз урынында, бар җирдә чисталык. Фатыйма кайда да булса басарга куркып калды.
- Кил, утыр, аш та ашарсың.
Фатыйма бүген кайчан ашаганын да хәтерләми, өйдә дә суга пешкән умач кына. Ул итле ашка карап төкереген йотты, «юк-юк, рәхмәт», дисә дә, тәлинкәдәге аштан күзен ала алмады, үч иткәндәй, эче дә кычкырып куйды.
- Утыр-утыр, Айбикә инәңнең ашы күп анда.
Фатыйма Айбикә инәйнең юмартлыгын ишетеп кенә белә:
аларга кергән бер кешене ашы булса - ашы, чәе булса - чәе белән сыйламыйча чыгармый, диләр иде, хак икән. Айбикә инәй белән Барый абзыйның балалары юк, алар икәүдән- икәү генә яшиләр. Шуңамы, дөньялары җитеш, өйләре бөтен, үзләре дә бар кешегә ачык йөзле, кунакчыллар. Фатыйма, алдындагы ашка кагылырга куркып, карап утырды, шулай да ачлык үзенекен итте, тәлинкә ялт итеп калды.
- Син, Барый җаным, без үлчәм алганчы чыгып тор, - дип, Айбикә инәй картын чыгарып җибәрде. Ул инде моңа күнеккән. Тукыманы тараткач, Айбикә инәй бераз телсез калып торды, тел шартлатты. - Ай, үскәнем, кайдан алдың мондый искиткеч матур тукыманы? Кара, чәчкәләре ялан чәчкәләредәй, әйтерсең, алар теп-тере.
- Айбикә инәй, күлмәккә җитәр микән?
- Җитә-җитә, артып та кала әле. Безнең кибеткә мондый тауарның кайтканы юк бугай.
Фатыйма ни әйтергә белми төртелеп калды, ул бу сорауга әзер түгел иде.
- Инәй, бүләк бу, - диде кызарып.
- Алай икән, бик кыйммәтле бүләк, кияү бүләгеме әллә, җанкисәккәем? - Фатыйма эндәшмәде. Фатыймалар гаиләсенең хәерчелеген авылда бөтең кеше белә, ә бу тукыма бик кыйммәт иде.
Оста үз эшен яхшы белә, үз эшен әллә каян таный:
- Синең бу күлмәгеңне дә мин теккәнмен икән бит.
- Әнинең күлмәге бу. ' ,
- Әллә шушы күлмәктән башка күлмәгең дә юкмы? Бу күлмәкне тексәм дә, аны фермага кия торган булмый бит.
- Юк шул, - диде җиткән кыз уңайсызланып, - салып юарга алмашка да юк.
- Ай, җаным, тукта, мин сиңа берәр нәрсә табып бирәм.
- Айбикә олы сандыкны ачты, аның эче тулы чүпрәк-чапрак. Актара торгач, бер-ике күлмәк тартып чыгарды. - Бу минем иске күлмәкләр, шулай да кияргә ярыйсы әле. Мин сиңа итәк булса да тегеп бирәм. - Җыя торгач, хәйран гына чүпрәк- чапрак җыелды.
Фатыйма үз күзләренә ышанмады, бүген иртәдән бирле Ходай аңа байлык-шатлык кына өләште! Кайтканда ул үзалдына елмаеп, уйга чумып өйләренә атлады. Тышта яңа кар төшкән, беренче салкыннар, ә күк йөзе искитмәле чиста, аның юлын тулган ай яктырта. Фатыйма шул тулган айга карап елмайды, ул бүген бик тә бәхетле иде, аның дөньясы шушы тулган айдай түгәрәк. Аның бу тормышка карашы бар яклап үзгәрде. Көтмәгәндә йөрәктәге бушлыкны ниндидер шатлык килеп тутырды. Тормышның бу хәтле дә матур булганын ул һич тә хәтерләми. Фатыйма кинәт туктап, артына әйләнеп карады, Айбикә инәйләр йортында әле дә ут яна иде. Менә ичмасам тормыш, хан сарае шулай буладыр. Ул бераз уйланып торды да кырт борылып икенче якка, бозаулары янына юл тотты. Өйдә күлмәкләрне киеп булмаячак, ә монда аңа беркем дә комачауламаячак. Фатыйма бозаулары янына керде дә куыклы лампага ут алды, ишекне эчтән аркылы терәү белән тартып бәйләп куйды. Мичкә тагын да утын өстәп, ягып җибәрде. Аннары Айбикә инәй биргән күлмәкләрне үзенә үлчәп карады, бу чиста киемнәрне пычратмыйм дип, өстендәге инде кайчаннан бирле сабын-су күрмәгән күлмәген салып ташлады. Хәзер инде тәне пычрак кебек тоелды - аягында киез итек, үзе шәрә. Бозауларга дип җылытылган суны тазда таманлап, юынып алырга булды. Фатыйма күлмәкләрне берәм-берәм киеп карады - барысы да кыскарак иде шул, шулай да акка вак кына чәчкәләр төшкән күлмәкне бик ошатты, төнгелеккә киеп йокларга дигән иде Айбикә инәй. Калганнарын ипләп кенә төреп алып куйды
- сеңелләренә булыр. Яшереп кенә саклаган ярты кисәк сабынын алып, көндәлек бер бөртек күлмәген юып элде. Бүген аннан бай кеше юк иде. Эшләре беткәч, Михман ясап биргән сәндерәгә күз ташлады, елмаеп җибәрде, акрын гына өскә үрмәләде. Анда калын итеп печән түшәлгән, ә өстенә ниндидер киез кебек нәрсә дә ябылган иде, иске шинелен сүтеп җәйгән, ахрысы. Фатыйма, үз күзләренә ышанмыйча, кабат-кабат сыйпап карады, шундый җылы һәм йомшак тоелды. Бүген ул патша кызы кебек йомшакта, җылыда тон чыкты, кандалалар да таламады, төнлә балалар да елап теңкәгә тимәде, сүгенергә исерек әтисе дә юк монда. Биредә ул һәм аның хыяллары, йөрәгендә әйтеп бетергесез бәйрәм. Фатыйма, күзен дә йоммыйча караңгы түбәгә карап, әллә нинди хыялларга чумып ятты. Кайда, кемнәр табып үстергән шундый чибәр баһадирны? Ул үз хыялларына батып, тышта кар шыгырдаганны да, кечкенә шәүләнең бозау абзарында тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрүен дә ишетмәде. Кем дә булса аны күзәтәдер дип уйламады, шул кечкенә шәүлә аның сылу шәрә гәүдәсен күреп, башын югалтыр дип, уена да китермәде.
(повесть)
Фатыйма иртән каты итеп ишек какканга уянып китте, тәрәзәгә күз салгач, сикереп торып ук утырды. Кайда йоклаганын онытып, биек сәндерәдән егылып төшеп, тезен авырттырды, шулай да тиз-тиз өс-башын тәртипкә китерде дә йөгереп барып ишекне ачты. Кичтән бәйләгән бәен көчкә сүтте.
- Нишләп ачмыйсың? - диде Саттар агай, озын терәүгеч киртәгә карап. Үзе генә микән дип, күзе белән бозау сараен капшады. Фатыйманың эш урынында һәрвакыт тәртип. Шулай да түрәлеген күрсәтеп, җикеренеп алырга ярата. Эше шул булгач, моңа берәү дә каршы түгел. Ә бозаулар абзары аеруча чисталык таләп итә. Көн дә такта идәнне кырып юарга, чиста салам түшәргә, читлекләрне ап-ак итеп акларга кирәк, эчкән сөтләре артык салкын да, артык җылы да булмасын. Фатыйма инде монда өченче ел эшли, һәм үз эшен бик яратып башкара. Шулай да яшьләргә кисәтү ясап, күз-колак булып тору зыян итмәс. Тышкы ишек ачылды да ябылды, тик керүче генә күренмәде, болыт булып салкын гына керде.
- Кайсы йөри анда, кирәкмәгәнгә салкын ташып? - Саттар агай чыгып китүгә, Фатыйманың әнисе килеп керде, ул күрше абзарда сыер сава.
- Фатыйма, нишләп бүген тагын кунарга кайтмадың, кайда кундың? - дип, ул да Саттар агайдай тирә-ягына күз салды. Яңа ясалган сәндерәне күрде: - Атакай, моны кем болай оста ясады?
- Әнә, сарайны юнәткәндә ясап киттеләр. - Абзар эче бик якты булмаганга, Фатыйманың кызаруын әнисе сизми калды, ул өскә үрелеп карады, җәелеп яткан киезне күреп:
—Абау, каян алдың мондый яхшы киезне, - дип әйләндереп сыйпап карады, - әтиең дә сугыштан шундый киез шинель киеп кайткан иде, сиңа кем бирде?
- Табып алдым, солдатларныкы төшеп калгандыр.
- Балам, алайса, кеше-кара күргәнче, өйгә алып кайтып китәем, энеләреңә ябынып йокларга бик әйбәт булыр, бигрәкләр яхшы, үзе җылы, - дип әнисе төрә дә башлады.
- Соң, әни, миңа да ябынып йокларга кирәк бит.
- Синең монда болай да җылы, аннан, кунып ятма берүзең, яшь кызларга килешкән эш түгел, җеннәр ияләшүе бар.
Хәсибә апай киезне тартып тиз-тиз төрә башлады, киез астыннан чыккан төргәкне күреп, аңа да үрелде. - Ә монысы ни тагын?
- Әни, анысын Айбикә инәй бирде, бер дә алмаш киемем юк бит, кызлар әллә ниләр кияләр.
Әнисе әллә ишетте, әллә юк, ашыга-ашыга төргәкне актарды.
- Монысы сиңа кыска булыр, миңа таман, монысы сеңлең Маһинурга әйбәт булыр. - Фатыйма ак эчке күлмәккә үрелергә бирмәде.
- Монысы миңа, йоклаганда кияргә, дип бирде Айбикә инәй, - диде дә әнисенең кулыннан тартып алып, куенына бөтереп тыкты.
—Ярар, анысы үзеңә калсын, тагын сора, күптер әле аның, байлар алар, бала-чагасы юк. Бирсә, кирәкми дип торма. Ярый, савымнан соң кереп алырмын, - дип, бөтен урынны туздырып, печән белән каплап куйды.
Әнисе чыгып киткәч, Фатыйма иләс-миләс килеп, нигәдер күңеле кителеп калды, әйтерсең, ниндидер шатлыгын, җылысын урладылар. Көянтә-чиләкләрен күтәрде дә күрше абзарга сыер савучылар янына сөткә барырга чыкты. Әнисе бер дә, «балам, ашыйсың килмиме?» дип. ипи сыныгы булса да кыстырып килмәгән, аның болай да бөтен ашаганы бозаулар белән көненә ике-өч тапкыр сөт эчү, бүтән ризык юк монда.
- Фатьма, - дигәнгә кыз сискәнеп китте, каршысында торган серле күзләргә килеп төртелгәч, бу өч көнлек танышы никтер шулчаклы якын һәм кадерле тоелды. Сүзләр чыкмады, күзләр генә сөйләште, шушы кышкы салкынга карамастан, көннәр буе карашып торырга да әзер иде алар.
«Иптәш сержант, иптәш сержант», дигәнгә, Михман артына борылды, арттагы кечкенә буйлы солдат хәтта чигенеп куйды. Фатыйма елмайды да алга атлады. Ул сөт җылытып бозауларга эчерде, утын кисеп әзерлисе дә бар иде. Пычкысын тотып урамга чыкты. Утын таганына юан каенны китереп салды да берүзе тартырга тотынды. Энеләре булыша иде, бу арада килгәннәре юк. Тышта бик каты салкыннар башланды. Аларның да киярләренә юк, урамга да чыга алмыйча, тилмереп утыралар. Менә бу үтмәс пычкы белән ялгыз тартышу бер дә җиңел түгел шул... Пычкыны, әйтерсең, кулыннан йолкып кына алдылар - көрәктәй көчле куллар килеп тотынгач, үтмәс пычкы да җиңел генә чыж-чыж дип җырларга тотынды. Михман белән Фатыйма бер-берсенә күтәрелеп карадылар да елмаеп куйдылар, әйтерсең лә алар өчен бер пычкы сөйләште. Михман матур итеп елмайды да ике бит очларына күрсәтеп нидер әйтте, Фатыйма ике сүз генә аңлады: «матур кыз». Фатыйма елмайса, бит очлары чокыраеп, үзенә генә хас сөйкемлелек өсти; янып-пешеп эшләгәнгә, бит очлары алсуланган, иреннәре дә уймак кебек матур, кып-кызыл. Михман кызны бүген көн яктысында якыннан күргәч, бөтенләй күзен ала алмады. Фатыйма бик чибәрләр рәтенә кермәсә дә, якыннан күргән кеше аның сөйкемлелегенә хәйран кала. Буе озын булмаса, инде әллә кайчан кияүгә соратканнар иде дә бит. Михман кулын болгый-болгый нидер аңлатты, Фатыйма кайбер сүзләрне генә аңлады, аңа барыбер бик рәхәт иде. Матур күкрәк тавышы белән рәхәтләнеп көлде, ул көлгәндә Михман исе китеп аңа карап торды.
- Ай-вай, - диде, күктәге кояшка күрсәтеп, ике кулын бергә куеп, - Фатьма матур.
Алар тирә-якта беркемне күрмичә, шушы мизгелне мәңге сузарлар иде, тик рәхәт белән тәмле озакка бармый шул. Арттан Саттар агайның тавышы ишетелде.
- Фатыйма үзе дә тартыр, калхуз атыннан да көчлерәк, син калган эшләреңне кара.
Михман белән Фатыйманың йөзендәге шатлыкны сыер ялап алгандай булды. Фатыйма тиз генә бер кочак утынны күтәрде дә абзарга таба йөгерде. Кичкә чаклы мич тирәли сәндерә асларын утын белән тутырдылар. Кичке якта Фатыйма янына Михман кабат керДе, Фатыйманың учына бер кечкенә төргәк салды.
- Аша, тәмле, - дип куйды. /
Фатыйманың учына әйтерсең лә йолдыз салдылар,
селкенми дә төргәккә текәлде, кеше күреп калмасын дипме, әллә төшереп җибәрүдән куркыпмы, төргәкне йомшак кына күкрәгенә кысты да «рәхмәт», диде. Күзләренә текәлеп, «эх, сөйләшеп тә булса иде», дип уйлады. Солдатларның китәр вакытлары җитте, ахрысы, Михман артына карый- карый ишеккә ашыкты. Ул чыгып киткәч, Фатыйма түзмәде, төргәкне ачып карады, анда ап-ак зур гына шикәр кисәге иде. Фатыйма аны уч төбендә әйләндерде дә тел очы белән генә шикәргә кагылды, аның тәмлелекләре! Әтисе дә сугыштан шикәр алып кайткан иде, тик аныкы кесәдә йөри-йөри каралып беткән иде, аны бик вак кисәкләргә ваклап, бик кадерләп кенә ашаганнары хәтерендә. Шуннан бирле шикәр тәтемәде. Ап-ак шикәрнең тәмен тагын-тагын татып карыйсы килде, тагын телен тидерде дә күзләрен йомды. Йөрәгендә Михман булса, телендә бәйрәм булды. Әз генә ватып алып, өйдәгеләргә дә алып кайтса? Тик кайдан алганны ничек аңлатыр соң ? Ярый, ни булса, шул булыр шикәрне чүпрәккә төреп, вак-вак кисәкләргә ватты, бер кечкенәсен авызына капты да тагын күзен йомды, шушы мизгелне мөмкин кадәр озакка сузарга тырышты. Ишек ачылган тавыш ишетелде. Фатыйма бурлыкта тотылган баладай сискәнеп китте, куркудан кечкенә шикәр кисәген йотканын сизми дә калды, тәмен озаклап татып утырырга туры килмәде.
- Фатыйма, кая, бир теге әйберләрне, кеше-кара күргәнче алып кайтыйк. Әйдә, син дә өйгә кайт.
Фатыйма теләр-теләмәс кенә әнисенә иярде, шундый рәхәтлекне өзүенә әнисенә ни ачуланырга, ни үпкәләргә белмәде. Аның ялгыз калып хыялланасы, хисләнәсе килде. Юл буе әнисе нәрсәдер тыр-тыр сөйләде. Фатыйма сүзгә катышмады, уйлары белән әллә кайларда иде шул. Өйләре кырына кайтып җиткәч, туктап калды: кыйгая башлаган салам түбәле йорт, асылынып төшкән йорт капкасы, анда- монда сүтелеп беткән читәннәр. Йа Ходай, моннан да алама, хәерче йорт бармы икән? Фатыйма артына борылып карады. Ул боларга моңынчы әһәмият тә бирмәде. Айбикә инәй белән Барый абзыйлар йортында булганнан соң, үз йортларының бөтен хәерче ямьсезлекләрен күреп, йөрәге әрнеп куйды. Әтисе чатан гына бит, кулсыз түгел ләбаса, энесе җиткән егет.... Ишек ярыгыннан тышка җылы һава чыга, эчкә салкыны өрә, кыскасы, урам җылыталар. Өй ишеген ачуга, ул үз йортын беренче күргәндәй карап торды, сәке өсте тулы бала-чага, чәчләре үрелмәгән кыз сеңелләре, өсләрендә теткәләнеп беткән кием-салым; почмакта түшәлгән саламда исерек әтиләре аунап ята. Өйдә тынчу, бигрәк тә тыштан кергәндә өй эчендәге һава тынны буа. Җитмәсә, кечкенә сарык бәрәннәре дә шул балалар белән аяк астында бутала. Фатыйма үз тормышларына яңа күзлектән карады, ишек төбендә утырган әбисе янына, сәкенең бер почмагына килеп утырды. Дәү әнисе сөенеп, олы оныгының беләгеннән сыйпап куйды.
- Кайттыңмы, бәбкәм, арыгансыңдыр инде.
- Хәлләрең ничек, дәү әни? - диде Фатыйма да әбисенең коры сөяккә калган кулыннан сыйпап.
- Ярыйсы да, бәбкәм, миләрем кайный бу балалар тавышыннан. Ятып кына торыр идем дә, өстән чабалар, тик кенә утырамыни җен балалары. - Чынлап та, бәләкәйләре кычкыра, олылары аларны тыярга тырышып, тагын да катырак кычкыра - мәхшәр. Бозау абзарында күпкә тынычырак иде.
- Әйдә, бәбкәм, тышка чыгып керик, ал комганны.
Капшана-капшана әбисе белән тышка чыктылар, дәү
әнисе йомышын йомышлаганчы иң беренче күккә карап торды.
- Ай да тулган икән, киләсе айлар ни китерер инде, ярый, хәере белән килсен. Әй Аллам, бөтен нәрсә җимерелеп ята, без бабаң белән болай яшәмәдек, кызым, бу йорт тулы мал булды, сарайлар да бөтен иде, сугыш бетерде. Әтиең дә булдыксыз булып чыкты, ярый инде сугыштан исән-имин йөреп кайтты. Эх, бигрәк бетте куралар, өй дә иске инде, балалар ду килеп чапкан саен, өскә ишелеп төшмәсен дип куркам. Алар аңлыймени, салам астында калып кем үлгән әле, дип көләләр.
Фатыйма бу сүзләрне яттан белә инде, тик шулай да берсүзсез тыңлый әбисен. Шушы көннәргә чаклы йөз кат ишетсә дә, бу сүзләрнең чын мәгънәсенә, дәү әнисенең борчылуларына ул хәзер чын йөрәге белән кушылды. Кинәт башына килгән уй аны бөтенләй телсез диярлек калдырды. Кулында ут өерткән Михманны кияү итеп ничек шушы йортка чакырмак кңрәк, аңламас ул моны. Урал тау уртасында утырып, киртә-капкасыз яшә инде, бу хәерчелекнең башы ялкаулык иде бугай. Әтиләре үзе дә эш белми, балаларга да өйрәтми, менә шуңа да әбисенең йөрәге әрни, аның да баласының кеше төсле яшәвен күрәсе килә, аңа да тыныч кына ятып торырга бер почмак кирәк. Фатыйма дәү әнисен жәлләп, кочаклап алды.
- Дәү әни, ярый, борчылма, бер рәтләнер әле бу дөньялар. Менә миңа бүген күчтәнәч бирделәр, мин аны сиңа бирәм, син әзләп кенә үзең өләшерсең. Мин бирде димә, ашка баргач бирделәр, диген.
- Ә нәрсә соң ул ?
- Шикәр, дәү әни, менә, тотып кара.
- И-и бәбкәм, бик күп бит бу, - дип пышылдады карт әбисе, - кем бирде, кызым, әллә берәй егет сыйладымы?
- Әйе, - дип пышылдады Фатыйма бик серле итеп, - тик инәй белмәсен.
-Ярый, ярый, бәбкәм, болай хәерче булмасак, әллә кайчан кияүдә булыр идең дә. Инәңә әйтәм дә бит, шул баланың өстен рәтләргә кирәк дип, бигрәк юк шул, бала табудан башка берни белми. Син, балам, теге әбиеңә охшагансың, ул шулай озын буйлы, бик чибәр, уңган иде; бик җитеш, мул яшәделәр. Әниең бер дә аңа охшамаган, бигрәк җыбыткы. Әй бәбкәм, берсен алып, берсен куя торган түгел - чиләгенә капкачы. Тукта, бәбкәм, менә мин дә сиңа бирим әле, - дип кайсыдыр җиреннән бер кечкенә төргәк чыгарып бирде.
- Хәер акчаларым, кияүгә чыга калсаң дип, җыештырып килгән байлыгым, күп түгелдер инде, бәбкәм, шулай да кирәге чыкса, тот. Килешкән эш түгел инде - кияүгә чыгасы кызның алмаш күлмәге дә булмасын, - дип сөйләнә-сөйләнә, өйгә таба атлады, тагын күктәге айга күтәрелеп карады.
- Салкын төшә, кара, ай белән йолдызлар ничек ялтырый.
Алар кергәндә, сәке уртасындагы бердәнбер кечкенә ашъяулыкны балалар сырып алганнар, уртада зур бер чуен бәрәңге. Күмәк гаиләдә кем өлгер - шуның тамагы тук. Балалар яна-пешә кабыклы бәрәңгегә ябырылдылар.
- Чәйнәп ашагыз, нәрсә үрдәк кебек тутырасыз, - дип, әнисе балаларга кычкырып куя, тик аны ишетүче дә юк.
Өйдә ярык өч-дүрт чәшке бар иде, шуларга фермадан урлап алып кайткан сөтне әзләп-әзләп бүлеп бирде. Балалар, миңа да миңа, дип тарткалаша торгач, бер чәшкене төшереп түктеләр, бер минутка тынлык урнашты. Хәзер ни буласын чамалаган балалар читкә шуыштылар, тик иң кече Гәрәй генә аптырап калмады, ятып, сөтне башта чөмерде, аннан ялап ук куйды. Чуен төбендә калган өч бәрәңгене Фатыйма, әбисе, әнисе бүлешеп ашадылар. Әнисе кайдандыр бер ипи кисәге чыгарып чәйнәде-чәйнәде дә имезлек ясап, марляга салып, яшь ярымлык Сәхиянең авызына каптырды, ниндидер киндер капчык чүпрәгенә урап, куенына алды.
- Ярый, ятыйк, иртән иртә торасы бар, кәрәсин дә әз генә калган.
Малайлар исерек әтиләре янына — салам түшәлгән почмакка тезелделәр. Фатыйма иң кырыйдагы стенага аркасын терәп, өстендәге фуфайкасын ябынып ятты, анысы аякка тартсаң, өскә калмый, өскә тартсаң, аяк өши. Балалар да бер бәләкәй юрган астында тартыштылар-сугыштылар да, арып, йокыга киттеләр. Аларга алмашка кандала, таракан шыбыр-шыбыр төнге сәяхәткә чыкты. Фатыйма ничек кенә тырышмасын, күзенә йокы кермәде, элек ул шулай тиештер дип яшәсә, хәзер һич тә болай яшәргә ярамаганны аңлый башлады. Кайчан бетәр бу хәерчелек? Юкса, ярты өй эче кара таңнан кара төнгә тиклем колхозда эшли, бөтен эш хакы бер таяк, ул таякның бәясе бер кило он; аны да ел азагында санап чыгаралар, тик инде алыр нәрсә калмаган, алдан яздырып, алып бетерелгән була. Ничек яшиләр, ничек чыдыйлар - бер Алла гына белә. Әтиләре эчмәгәннәр барыбер җиңелрәк яшиләр. Фатыйма как сәкедә селкенә дә алмыйча ятты-ятты да, янбаш сөякләренең авыртуына чыдай алмыйча, акрын гына торып киенде, тышка чыкты, кышкы саф һаваны күкрәк тутырып сулады. Мескен әбисе ничек йоклыйдыр ул катыда, үзе дә сөяктән генә тора бит, мескенкәем. Фатыйма кичә үзе йоклаган, йомшак печән җәелгән сәндерәне исенә төшерде, эченә ниндидер җылы шатлык йөгерде. Кире тынчу өйгә керәсе килмәде, бераз уйланып торды да бозаулар абзарына таба юл алды. Авыл татлы йокыга талган, бер генә йортта да ут күренми, төнге тыныч урамда аяк баскан саен кар шыгырдаган тавыш авылның икенче башына тиклем ишетеләдер. Фатыйма әлегә үзе дә аңлап җиткермәде - нәрсәгә дип шушы караңгы төндә, курыкмыйча, бозау абзарына ашыга? Әйтерсең, аны анда кемдер көтеп тора. Фатыйма кинәт туктап калды. Кайдадыр көчек елаган тавыш килгәндәй тоелды, туктап тирә-ягына каранды, берни күренмәде, курка ук калды. Кыш җитсә, бу якта бүреләр күбәя, алар авылга ук киләләр. Көчек бик якында тоелды, Фатыйма акрын гьща сызгырып, чакырып карады, каяндыр ак дисәң, ак түгел, күк дисәң, күк түгел бер нәрсә килеп төште. Фатыйма куркуыннан бер читкә сикерде. Кечкенә йомгак койрыгын болгый-болгый аягына сарылгач, Фатыймага азрак җан керде.
- Ай, котымны алдың, менә бит, бирим дигн колына чыгарып куйган юлына, - дип, Фатыйма көчекне кулына алды. - Ачтырсыңдыр шул, тук булсаң, син дә берәй җирдә борын төртеп йоклап ятар идең. Минем дә сине туйдырырга бер нәрсәм дә юк, ярый, иртәнгә чаклы түзсәк, җылы сөт эчәрбез.
Фатыйма ялтыратып чистартылган көзгедәй күктә йөзгән айга карап елмайды. Әбисе аңа: «Тулган ай күрсәң, теләкләреңне аңа җиткер, үтәлми калмас, бәбкәм», — ди. «Менә бу көчек үсеп җитсен дә миңа иптәш, якын дус, сакчы булсын», дип, көчекне күккә күтәреп айга күрсәтте дә кире кочагына алды. Ул, җылыга кергәч, тып-тын булды. Фатыйма көтмәгәндә табылган яңа юлдашына сөенеп куйды. Йоклаган бозауларын уятмаска тырышып, капшана-капшана лампасын кабызды да мичкә ягып җибәрде. Әйтерсең, үз өенә кайтты, өстен салып ташлады, үзенә дип калдырган сөтен яңа дустына эчерде, ул аны күз ачып йомганчы ялап кына куйды. Фатыйма, көчеген куенына алып, сәндерәгә менеп ятты. Калын итеп түшәлгән хуш исле печен өстендә йомшак, иркен иде, көчек тә бер дә куеннан чыгыйм димәде, мес-мес килеп, бер-берсен җылытып, йокыга киттеләр. Фатыйма күзен йомгач та үзалдына елмаеп куйды, соңгы көннәрдә гел байлык кына килеп тора, бу да Ходайның бер бүләгедер, юкка гына аның юлына чыкмагандыр.
Икенче көнне иртән торып көндәге эшенә тотынды, акрын гына сызылып таң атты. Аңа ияреп көчеге дә урамга чыкты. Фатыйма, төнге табылдыгына карагач, яңа күргәндәй аптырап калды. «Абау, кара син аны, ап-ак икәңсең бит!» Фатыйма чын күңеленнән көлеп җибәрде, көчеген һавага күтәреп әйләндерде, шатлыгы эченә сыймады. Көчек гел Фатыйманың аяк астында чуалды, кыз аны сәндерәгә менгереп утыртты. Аңа озак шатланырга туры килмәде, Саттар агай көчекне күреп:
- Монысы каян килеп кергән тагын, чыгарып ат, - диде сәндерәдә утырган көчеккә карап.
- Калсын, Саттар агай, миңа да иптәш булыр, Кичә төнлә урамда иярде, каян килеп чыккандыр, үзем дә белмим.
- Бу аучы Гәрәйнең көчеге булырга тиеш, аның эте урманга китеп, бүреләр белән кушыла, үзе дә Шул бүре токымыннан. Качып урманда үстерә дә аннан авылга алып кайта. Урмандагы бүреләрнең зыяны да җитәрлек, чыгарып ат. Гәрәйгә әйтергә кирәк, калганнарын да олактырсын.

Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, ди, чыгарып олактыр яхшы чакта, күзем күрмәсен.
- Саттар агай, бигрәк бәләкәй бит әле, үскәч үзе китәр, калсын инде, — дип ялварды. - Ап-ак бүре булмый бит инде, бу эт баласы гына.
- Була шул, агы да була, карасы да була. Кая, кил әле,
- дип, Саттар агайның көчеккә үрелүе булды, көчек өрмәде, артка да чигенмәде, тешләрен генә ыржайтып ырлап куйды.
- Күрдеңме инде, бүреләр өрмиләр. - Көчекне үрелеп кенә сыртынннан эләктерде дә абзар ишеген ачып, тышка болгап атты, көчек каты бәрелүдән чик итеп кенә калды. - Гәрәйнең иманын укытам әле, бүре үрчетеп ята, - дип, Саттар агай тузына-тузына чыгып китте.
Фатыйма аның артыннан тышка ташланды. «Акбүре, Акбүре, кил-кил», - дип, чакырып эзли башлады. Көчек ишек алдында җигүле атның чанасы астында калтыранып утыра иде. Фатыйма тиз генә көчекне эләктерде дә, кая яшерергә белми як-ягына каранды, азрак уйлап торгач, тиз генә баскыч куеп, көчекне түбә астына менгереп җибәрде, йөгертеп печән ыргытты. Фатыйма кире бозаулары янына кереп, кабалана- кабалана үз эшенә тотынды. Тышта машина гүләгән тавыш ишетелде. Фатыйма тынсыз катып калды, «ул килде» дигән уй йөрәген җылытып җибәргәндәй булды. «Ходаем, тагын шул күлмәк», дип, өстенә карады. Тиз генә сөтле шешәләрен күтәрде дә абзарның караңгырак почмагына йөгерде
- бәлки, кермәс, керсә дә, аның хәерче өстен күрмәс. Юк шул, күрергә теләгән кеше күрә икән. Ишек ачылган тавыш ишетелде, Фатыйма карамаска тырышты, тик түзә алмады, артына борылып карады. Тәрәзәдән төшкән яктылыкта абзар уртасында зур бер шәүлә пәйда булды, ул шундый зур, киң җилкәле, тазалыгы ташып торган егет асылы иде. Фатыйма сихерләнгәндәй күзен ала алмады. Егет тирә-ягына каранды да күзе ияләшә төшкәч, ашыкмыйча гына Фатыймага таба атлады. Кыз тез буыннары калтырый башлавын тоеп, үзен ничек тотарга да белмәде, бозаулар ашарга сорап акырыштылар, фуфайка җиңен тарткаладылар.
- Фатьма, - диде якын ук килеп. - Фатыйма үзенең авыз ачып карап торуын сизеп, карашын аска төшерде, егет кешегә шулай тишәрдәй итеп карау ярамый да соң, тик карамый да түзеп булмый.
Михман тагын «Фатьма» диде дә шундый җылы итеп елмайды, ниндидер сүзләр әйтте, тик Фатыйма берни 24 дә аңламады. Михман кесәсеннән бер төргәк чыгарып, Фатыйманың кулына салды, аның куллары зур һәм бик җылы. Төргәк бик зур булмаса да, авыр гына тоелды. Фатыймага бик тә уңайсыз иде, солдатны сыйлар урында, солдат аңа ташый. Эх, сөйләшеп тә булса!
- Аша-аша, - дигәнне генә аңлады. Михман бозларыңны да эретерлек итеп елмайды.
- Фатыйма, Фатыйма, - дигән тавышка икесе дә сискәнеп киттеләр. Әнисе йөгерә-атлый алар янына килеп басты.
- Нишләп торасыз бу караңгы почмакта, ә? Бусы нәрсә тагын? - Фатыйма җилкәсен генә җыерды. Ул арада әнисе төргәкне тартып алды да сүтеп җибәрде, анда ике консерв банкасы иде. Әнисе сөенеп бер Фатыймага, бер солдатка карады. - Бу бит пешкән ит консервасы. Менә әйбәт булды, кайтып аш пешерермен, савыты да бик әйбәт, балаларга аш савыты булыр, рәхмәт инде, - дип, солдатка башын селкеде.
- Әйт, күбрәк китерсен, аларга бушка бирәләр бит, рәхмәт төшкере, - дип, консерваларны кесәсенә тутырды. Чыгып китешли борылып кычкырды: «Яныңда бик чуалмасын, гайбәтен җыеп алып бетерә алмассың».
Фатыйма уңайсызланудан җир тишегенә кереп китәрдәй булды, хурлыгыннан күзенә яшь тулды, Михманга күз ташлады. Бөркет кашлары бергә кушылган иде, аптырау катыш кызгану йөзенә чыккан. Тагын нидер сорады, Фатыйма берни аңламады, җилкәсен җыерып, «әни», дип куйды. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен арты белән борылып басты. Ник шулчаклы әрсез булырга инде, монда да үзләренең ач- ялангачлыгын яшереп кала алмады, буй җиткән кызын хур итте. Ишектә тагын Саттар агайның тавышы ишетелде.
- Фатыйма, мин сиңа ни куштым, нишләп ул көчегең абзар түбәсендә утыра, чыгарып асам хәзер каенга. - Саттар агай ишеккә борылды, Фатыйманың өстенә салкын су сибеп уяттылармыни:
- Саттар агай, тимә берүк, - дип, ишеккә ташланды, - ул бала гына бит әле, тимә зинһар өчен.
- Кая баскыч? Бүре генә үрчетеп ятасы калган, бозау түгел ул сиңа, бүре баласы. - Саттар агай әшәке сүзләр белән акырынды да җикеренде.
Алар артыннан чыгып баскан Михман да ни дә булса аңларга тырышты, кычкырышкан тавышка солдатлар да җыелып килде, кызлар да эшләрен ташлап чыгып бастылар. Бу Саттар агайның ачуын тагын да кабартты, үч иткәндәй, көчек тә, ничек аска төшәргә белми, Фатыймага карап елады. Саттар агай баскычны табып китереп терәде дә өскә үрмәли башлады. Фатыйманың өзгәләнүен күреп, Михман да эшнең нидә икәнен аңлады, ахыры, түбәдә утырган көчекне үрелеп кенә көрәктәй кулларына алды. Фатыйма ике арада үрсәләнде. Саттар агай очып дигәндәй кире төште, Михманның кулындагы көчеккә үрелде, Михман аның кулын бер читкә этте. Саттар агай аның саен төкерекләрен чәчә-чәчә, йодрыгын болгый-болгый пыр тузынды, икесенә дә нидер янады. Михман Фатыйманың күз яшен күргәч, зур йодрыкларын төйнәп куйды. Саттар агай калтыранган куллары белән тартырга «кәҗә бәтие» төрә башлады. Башта янчыгыннан махоркасын ала алмый җәфаланды, яртысын җиргә чәчеп бетерде, төргәч, ялап-ялап ябыштырып маташты. Җыелган халык тып-тын калып Саттар агайны күзәтте. Михман бераз карап торды да көчекне Фатыймага тоттырды. Саттар агайның иңенә кулын салды. Кесәсеннән бер пачка папирос чыгарып бирде. Саттар агай башта югалып калды, солдат үзенең тәмәке тартмавын аңлатты. Саттар агай өчен бик кыйммәтле күчтәнәч иде бу. Авыл кибетендә махоркадан башка нәрсә юк, әле анысына да акча юк. Саттар агай бик тә кызыга иде мондый тәмәке тартырга, кышкы салкыннарда өшегән куллар белән «кәҗә бәтие» төрүдән дә җайсыз нәрсә юк. Баегач, хатыннар матур күлмәк турында хыялланса, Саттар агай баеган көнне үк шул төрелгән хуш исле тәмәкене күп итеп алырга хыялланды. Каян белгән бу пәһлеван аның хыялын? Саттар агай әллә үз күзләренә ышанып җитмәде, кадерле әйберне тегеләй дә болай әйләндерде. Михман абзар кырында көчеген кочаклап торган Фатыймага төртеп күрсәтте дә башын селкеде, Фатыймага тимә, дигәнне аңлата иде бугай. Саттар агайга бу минутта Фатыйма да, бүре баласы да поты бер тиен, нидән тавыш чыкканны да онытты, аның тизрәк берәй почмакка барып, шул папиросны бөтен үпкәсенә үтеп кергәнче суырып, тәмләп тартып карасы килде. Хәзер үк кабар иде дә, солдаттан читенсенде. Ничек тә үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышты. Башын өскә күтәрә биреп, бик эре генә, папиросны кесәсенә салды да кулын селтәп китеп барды. Абзарлар башына чаклы гына барырга сабырлыгы җитте. Тиз генә борылып килде дә җигүле торган кошовкасына утырды. Тирә-ягына каранып алды да атын урман юлына таба юыртты. Мал абзарлары күздән югалгач, ул бөтенләй икенче кешегә әйләнде. Белореттан килгән түрәләр кебек, кошовкасына җәелеп, кырын төшә биреп, бик җайлап урнашты, бүрекне дә күзенә төшереп куйды, кесәсеннән матур каплы «Казбек» пачкасын тартып чыгарды, аны тәмләп иснәп карады. Саттар агай бу татлы мизгелне озаккарак сузарга тырышты, тик озак иснәп барырга сабырлыгы җитмәде, тизрәк кабызып тартасы килде. Атның дилбегәсен ташлап, үз җаена куйды да папиросны кабызып җибәрде, бар көченә күзләрен йома-йома суырды. Читтән карап торган кешегә, бу чанага ут капкан диярсең, ап-ак тәмәке төтене ургылып-ургылып өскә күтәрелде, Саттар агай папиросны төбенә чаклы суырып бетерде дә тагын капка текәлде. «Аңлап җитмәдем әле мин моны», дип, икенчене кабызды. Тәмле ризыктан туктый алмаган баладай, күзе калайланганчы тартты, күрмәстәй булып күп тартудан әллә исереп тә китте. «Әйе, тәмлесен тәмле, тик йомшаграк бугай, кызлар янына барганда исен чыгарсаң яхшы инде, бәлки аларның да башлары әйләнеп китәр, хе-хи. Теге кара чутыр егет белә ни белән алдырырга. Ә ник соң әле ул гел Фатыйма янында чуала? Ярар, чуалса чуалыр, менә калхузга алып калырга иде шундый бер пәһлеванны, ул аны шундук бригадир итеп куяр иде дә үзе идарәдән дә чыкмас иде. Шәп егет, телен аңлап булмаса да, күз карашы белән әллә кемеңне артына утырта. Өйрәнер иде әле телен дә, ярар, йөрсен, язга күз күрер, тик алып китәм генә димәсен». Саттар агай үз кешеләрен үлсә дә читкә җибәрми, бигрәк тә Фатыйма кебек тавыш-тынсыз, җир җимертеп эшләгән кызларны. Кирәк икән үзләре күченеп килсеннәр. Менә шулай, ә тәмәкене яшерергә кирәк, түбән очтагы яшь тол хатын Мәсрүрә янына баргач кына тартыр. «Ул менә ичмасам ярата белә, үзен дә, тәмәке исен дә. Ух, чукынмыш, башларны әйләндерә, денсез», - дип, үзалдына елмаеп куйды. Папиросны куенына яшерде дә «кәҗә бәтие» төрергә тотынды. Әйе, монысы инде үпкәләреңне актара, күздән яшьләр чыгара.
Шул көннән башлап, Саттар агай Акбүрегә дә, Фатыймага да бәйләнмәде, Акбүре сәндерәдә генә кергән-чыкканны күзәтеп утыра бирде. Фатыйма урамда эшләгәндә аннан калмады, әнисенә ияргән бала кебек, гел артыннан тагылып йөрде. Фатыйма сөтне жәлләмәде, бер генә кисәк ипиен да көчеге белән бүлеште. Фатыйма үзе дә шул бозаулар кебек көненә өч тапкыр сөт эчә. Әнисе шунда бер кисәк ипи кыстырып килсә, яхшы булыр иде дә бит, юк шул. 1 әүдәсснә карап, кем аны ярты ач йөри дисен - буе озын, бит очлары пешкән алма кебек. Михманны очратканнан бирле ашау әллә ни мөһим әйбер тоелмый. Фатыйма әллә нинди һавалы хыялыйга әйләнде, көндезләрен кош кебек оча. Михманның күз карашы астында назга күмелә, карашлары бер-берсенә бәйләнеп, башкайларны әйләндерә. Шушы татлы мизгелләрне төннәргә күчерә. Михман белән очрашуның керфек селкенүләренә чаклы күзалдыннан кабат-кабат үткәрә, әйтеп аңлаткысыз татлы хисләр кичерә, таң алдыннан иреннәрендә матур елмаю белән йокыга тала. Кечкенә Акбүресе аның йокысын саклады. Фатыйма иртәдән солдатлар машинасының гүләвен тыңлап көтә башлый, йөрәге тыпырчынып сабырсызлана. Очрашуларына ничә генә көн, ә күпме яхшылыклар эшләде, күпме бүләкләр алып килде. Теге консерва дигәннәре нәрсә булды икән, бик тәмле нәрсә микән? Фатыйма ашарга дип кайткан иде дә, тик чуен буш иде шул. Әбисе кесәсеннән генә көлдә пешкән көлчә чыгарып, балаларга күрсәтми генә Фатыйманың кесәсенә тыкты. «Бу яулардан берни калмый, балам. Бу авыр эштә нинди көчләр йөртәдер үзеңне, җитмәсә, тышы нинди салкын». Әбисе коры сөяккә калган куллары белән яраткан оныгының иңеннән сыйпады. Бик тузынып әнисе кайтып керде.
- Тамагына аркылы торгыры. - Ачудан бите ут яна, күзләрендә зәһәрлек.
- Ни булды килен, ник шулай тузынасың?
- Садрый он яздырып алган да сатып эчкән, җир бит. Өйдә бер кабым он юк, ни ашатыйм бу балаларга? Бөтенебезнең бер ай эшләгән эш хакы бит, башы дөмеккере, - дип, Хәсибә апай пыр тузынды.
Әбисе яулык чите белән генә авызын каплап, яшьсез күзләрен йомды. Бердәнбер исән калган улының шулчаклы сансыз, намуссыз булуына йөрәге әрнеде. Бу хәерчелекне күрмәс, киленнең карганып тәкрарлавын ишетмәс өчен бүгеннән үләргә дә әзер иде. «Җитмәсә, мин дә утырам шунда, артык тамак булып», дип эченнән сызды. Фатыйма әбисенең иңеннән кочып алды, юатмакчы булды, тик нинди сүзләр тапмак кирәк? Фатыймага бу мизгелдә барысыннан бигрәк әбисе кызганыч тоелды. Хәсибә иренең башына иң авыр каргышлар юллаган саен, әбисе кечерәйгәннән- кечерәйгәндәй тоелды, сәкенең бер почмагында башын аска иеп, яулык очы белән битен каплап, тавыш-тыНсыз гына утыра бирде. Белми әйтмиләр шул ана күңеле балада, бала күңеле далада дип. Никләр алыштырырга инде шул харам хәмерне ипекәйгә? Фатыймага бүген дә ипи эләкмәде, ул инде сөт тә эчеп торыр, менә бу бер көтү балаларга ни ашатырга? Саттар агайдан ни дә булса сорап карарга кирәк, көн-төн эшлә, ә ашарга юк. Бераз уйлап торды да туп-туры идарәгә китте. Идарә ишегеннән бик канәгать елмаеп, Мәсрүрә килеп чыкты. Саттар агайның да кәефе бик көр күренде, бик тәмләп Михман биргән папиросны көйрәтә иде. Фатыйманың моңа чаклы беркайчан бернәрсә сорап килгәне юк иде әле, ни булса, шул булыр, дип, кыяр-кыймас авызын ачты.
- Саттар агай, өйдә балалар ач утыра, ник әтигә ашлык бирәсез, бар нәрсәне сатып эчеп бара бит?
- Беләм-беләм, әле генә әниең дә кереп, тузынып чыгып китте, бүтән бирмәбез. Ул бит бирмәсәң, тузына, «мин фронтовик, имею право, сезнең өчен сугышып, яраланып кайттым», ди. Кем уйлаган аны шул чиккә барып җитәр дип. Фатыйма, кара әле, без бүген солдатларга теге карт үгезне суябыз, әниең белән барып, эчәгеләрен юып алыгыз. Теге очтагы Хәерниса карчыкка да өлеш чыгарырсың, аның да ашарына юк.
Фатыйманың йөзе май кояшыдай яктырып китте, эшнең шулай бик тиз җайлы килеп чыгуына сөенде.
- Рәхмәт инде, Саттар агай, тик әзрәк он да яздырып бирче, бер сынык та ипи юк бит өйдә.
-Ярар, сеңлем, әйдә, ашасын балалар, - дип, боерык язып бирде. Фатыйманың сөенече эченә сыймады; Саттар агайның болай тиз ризалашуына Мәсрүрәгә рәхмәт укыйсыдыр. Ярты капчык он, олы үгезнең эчәгеләре алар гаиләсе өчен олы бәйрәм вәгъдә итә иде. Фатыйма, кайтып, тизрәк әнисен һәм әбисен тынычландырырга ашыкты.
Фатыйма һәм әнисе үгез суя торган җиргә табакларын сөйрәп килеп бастылар. Авылның әллә бар ирләре җыелган, хәтта карт-карт абзыйлар да килгән. Көн дә нәсел үгезе суймыйлар шул. Беркатлы шаян Әхтәм бар кеше ишетерлек итеп:
- Кара инде, бу бит калхузны предсидәтелсез калдыру белән бер, ул үгез бөтен ферманың атасы иде, ә, Саттар агай, куркыныч түгелме? Син, ярай, аның урынына яшьне алып кайттың да, ә син картаеп китсәң, синең урыныңа кем калыр?
диде. Ирләр кычкырып көләргә тотындылар. Саттар агай Әхтәмгә акаеп кына карады.
- Син кәҗә тәкәсен калдырмам инде, -диде карт председатель, бирешмәскә тырышып.
Үгезләр караучы Нигъмәтулла абзый кечкенә буйлы, җитмәсә, чатан, шулай да тау чаклы үгезләрне җитәкләп кенә йөртә, хәтта яңа килгән үгезне дә үзенә ияләштереп алды. Нигъмәтулла абзый ярата иде эшен, хәтта ниндидер горурлык кичерә, үгезләр белән үз итеп сөйләшә. Бүген менә суярга дигәч, кәефе кырылды. Нәсел үгезләренең гомере кыска шул, тиз картаялар. Иткә озаткан булсалар, күзе күрмәс иде ичмасам. Үгез, сизгәндәй, сарайдан чыгасы килми, аякларын терәп карышты. Нигъмәтулла абзый теләр-теләмәс кенә карт дустын әйдәкләде, үгез, хуҗасын үпкәләтмәс өчен генә дигәндәй, урамга атлады, җыелган халыкны күреп тагын туктап калды, поршылдап җир тырмап куйды. Саттар агай кулын җәеп:
- Китегез, кит, читкәрәк тайпылыгыз. Нигъмәтулла, әнә тегендәрәк алып бар, чиста кар өстенә. Маллар кан исен тоймасын, - диде.
Карт булса да, үгез үгез инде ул - ирләр читкә тайпылдылар, мөгезенә элеп болгарга да күп сорамас. Җыелган халык арасына солдатлар да килеп кушылды. Фатыйма да үзенә текәлгән күзләрне аркасы белән тоеп борылды, бөтен кеше башы өстеннән карап торган солдат әллә каян аерылып тора. Фатыйма белән Михман күзгә-күз карашып торып, тирә- якта барган ыгы-зыгыны күрмәделәр дә, ишетмәделәр дә. Карт булса да, зур үгезгә барып тотынырга ирләрнең йөрәге җитмәде. Нигъмәтулла абзый үгезне председатель кушкан җиргә җитәкләп килеп басты. Саттар агай ирләргә:
- Әйдә, нишләп торасыз, акрын гына кузгалдык, - диде. Аркан тоткан ирләр дәррәү килеп үгезгә бара башлагач, үгез, кинәт нидер тоепмы, үзенә таба килүчеләргә таба борылып басты, канәгатьсезлек белдереп, җир тырмап үкерә башлады. Нигъмәтулла үгезнең борынына кидерелгән боҗраны кулыннан ничек тә ычкындырмаска тырышты, ычкынса, бетте, җир белән тигезләячәк. Үгез кинәт башын болгап җибәрде. Нигъмәтулла тәгәрәп барып та төште, кулыннан боҗра да ычкынды. Үгез җир тырмап үкерә, мөгезләрен як-якка болгый. Халык артка чигә башлады, үгез, соңгы көчен җыеп, алга ташланды, ирләр сыерлар абзарына таба ташландылар, артта торган хатыннарны да бәреп ектылар; кем табак-таска абынып егылды, шулай да алга үрмәләде. Фатыйма артта торган Михман белән күзгә-күз каращып, ипнең кая барганын аңламый калды, кемдер Фатыйманы бәреп екты; Фатыйма, торыйм дигәндә, тагын таеп егылды. Үзенә таба үкереп килгән үгезне күргәч, ике кулы белән битен каплап, күзләрен йомды, якында гына үгезнең авыр гын алышын ишетүгә, куркудан аңын җуйды.
Фатыйма аңына килеп күзләрен ачканда, аны кемдер каядыр күтәреп алып бара, күк йөзе болытлы, йомшак кына кар ява, бөтен нәрсә тын калган иде. Аны кемдер каядыр китереп салды.
- Фатьма, Фатьма, - дип битеннән сыйпады, аннан кар белән уарга тотынды, бар нәрсә тирбәлде дә чайкалды.
Фатыйма башын күтәреп тирә-якка күз йөртте, әстенә иелгән матур көрән күзләрне күреп, акрын гына «Михман» дип пышылдады. Көрән серле күзләр яшьләнде һәм матур итеп елмайды. Хатын-кыз чыр-шу килгәне, үгез үкергән тавыш барысы бергә буталды. Фатыйма акрынлап җирдәге тормышка кайтты, әнисенең такылдавы аны авыр йокыдан айнытып җибәргәндәй булды.
- Ай Ходаем, аягына эләккән бит, кара инде, канап тора. Валам, үтерә иде бит, әле дә монау солдат булды.
Чынлап та, Фатыйма егылуга, үгез аңа ташланды; кеше йөгергәч, Михман да йөгерде, тик кеше арасында Фатыйманы күрмәгәч, туктап артына борылып карады, җирдә яткан Фатыйманы күреп, үзенең дә куркудан йөрәге туктый язды. Үгез юлында яткан тасны мөгезенә элеп болгап атты, чират Фатыймага җитте. Михман үгезгә ничек ташланганын сизми дә калды, очып килеп, ике мөгез уртасына китереп типте, моны көтмәгән үгез арт аякларына чүгеп куйды, шул арада Михман ике мөгезенә ябышып, үгезнең башын каера башлады, ярдәмгә тагын кемдер килеп ябышты. Карт үгез гөрселдәп җиргә барып төште. Халыкның исе-акылы китте. Саттар агай беренче ушына килде:
- Нәрсә торасыз, аякларын бәйләгез, - дигәч кенә, җирдә үгез башына ябышып яткан Михманны алыштырдылар.
Халык үгезгә ябышу белән, Михман артында иссез яткан Фатыйма өстенә иелде, аны җиңел генә күтәреп алып, тирә-ягына каранды. Абзарлар алдында торган җигүле ат чанасына китереп салды. Фатыйманың аягына әллә мөгез эләгеп өлгерде - балтыр ите хәйран гына умырылган иде, җитмәсә, пимасы да үгез янында төшеп калган. Фатыйманың ярасы башта әллә ни канамады, бераз торгач, кинәт кан бәреп ага башлады, ярасын бәйләргә бер кисәк чүпрәк таба алмый җәфаландылар. Моны карап торган Михман кесәсеннән ап-ак, чип-чиста кулъяулык чыгарып, тез астыннан кысып бәйләп куйды, кан да агудан туктап калды. Фатыйманың хәле ничек кенә авыр булмасын, ул аның һәр хәрәкәтеннән, өстенә кигән ап-ак якалы гимнастеркасыннан күзен алалмады. Аягына бәйләнгән чиста кулъяулыкны күреп, үзенең иске, ертык киемнәреннән хурланды.
Саттар агай да йөгереп килеп җитте.
- Фатыйма, сеңлем, хәлең ничек, нык курыктыңмы?
- Ярыйсы, Саттар агай, төзәлер, - дигән булды, ап-ак иреннәрен көчкә кыймылдатып. Чынлап та, аның йөзе ап- ак иде.
- Дөрес әйтәсең, сеңлем, төзәлер, хәзер амбулаторияга барып кайтыгыз, курку гына калмасын, яра төзәлер ул.
Чана кузгалганда, Михман борчулы караш белән аны озатып калды. Шәфкать туташы гына урынында булмады, Фатыйманы кире өйләренә китереп куйдылар, аның үзенең дә тизрәк өйгә, әбисе янына кайтасы килде, ул мондый яраларны оста дәвалый. Әбисе оныгының ярасын күргәч, куркып-сискәнеп китте, тик шулай да югалып калмады, тиз генә бөтен почмаклардан үрмәкүч пәрәвезен җыеп алды да Фатыйманың кансырап торган ярасына салып, аягын кысып бәйләп куйды.
- Ярага иң яхшысы, балам, үрмәкүч пәрәвезе, шуңа күрә өйгә кергән үрмәкүчне беркайчан да үтерергә ярамый. Бусы нинди матур кулъяулыгы? - диде тез астындагы ак яулыкны сүтеп алып. - Ай-яй, бигрәкләр дә матур, бәбкәм!
- Дәү әни, берүк аны бәйләмә, каны бетмәс, кире бирергә кирәк булыр.
- Ах бу дөнья, яра бәйләргә дә чүпрәк булмасын инде. Кайсы мәрхәмәтле бәндәсе шундый матур яулыкны жәлләмичә, яраңны бәйләгән?
Фатыйманың бөтен дөньяга «Михман» дип кычкырасы килде, ул серле генә елмаеп куйды. Карт әбисе кулъяулыкны Фатыймага сузды.
- Кызым, яулыкның хуҗасы да пөхтә, чибәрдер, ир-атта мондый кулъяулык күргәнем юк иде әле, азагы хәерле булсын. Сиңа да кулъяулык чигәргә вакыт, үз гомереңдә бер генә кешегә бирелә торган кулъяулык. Көн дә Ходайдан бәхет сорыйм сиңа, бәбкәм, синең кебек сабыр җанга килми, кемгә килсен. Килер, Алла бирса, килер, килергә тиеш! Сабырлык төбе сары алтын, бәбкәм. Сабырлык кирәк, сабырлык, - дип, әбисе оныгы тирәли өтәләнде. Өй эче тулы эреле-ваклы бала-чаганы тыярга тырышты. Бәләкәйләре апасы янына үрмәләде, олылары апаларын жәлләп, тирә-якка өелделәр. Юкка-барга тарткалашып сугыштылар, елаштылар. Әбиләре һич тә балаларны тыя алмады, аның бөтен курыкканы яраткан оныгының ярасына гына кагыла күрмәсеннәр. Ике чиләк эчәге өстерәп, әнисе белән сеңлесе кайтып керделәр, сеңлесенә 16 яшь, каны кайнап тора торган чагы.
- Апа, апа, теге солдат әнигә синең яраңны бәйләргә дип тар марля бирде. Апа, ул шундый чибәр, шундый баһадир, кызлар бөтенесе аны сиңа гашыйк диләр. Әни, теге марляны бир, апаның аягын бәйлик.
- Мә, күп урама, балага имезәк салырга җайлы, - дип, әнисе кесәсеннән бинт чыгарып бирде. - Нигъмәтулланы әйтәм, карт үгезен жәлләп, елап утырган була, кадалып китсен карт үгезе, баламны сөзеп үтерә язды. Әле дә теге солдат булды, вәт ир-егет дисәң дә була, үгез чаклы үгезне егып салсын әле, ә безнекеләр... - диде сузып. - Кәҗә тәкәләре, кәртә башына хатыннардан да алда менеп кунакладылар. Ирең булса, шундый булсын иде дә бит. - Әнисе сөйләнә-сөйләнә эчәгеләрне эш итте. - Карт үгез үз эшен эшләгән, яшәрен яшәгән, Нигъмәтулла карт белән бер яшьтә.
- Шулай, картлыкны берәү дә яратмый шул, - дип куйды карт әби, - хәтта мин дә яратмыйм. Шуңа әйтәләр бит: озак яшәмә, бәхетле яшә, диләр. Менә миннән ни файда, утырам шунда артык тамак булып.
- Куй, кайнәм, синең ашавың инде. Әле дә син бар, нишләр идем бу бер көтү балалар белән. Әле бөтен өй синең өстә, балаларга да күз-колак. Мин эштән соң җеп эрләп, бәйләм бәйләп утыра алыр идемме? Синең исән булуыңа без шат кына. Син, кайнәм, үзеңне күпсенмә, тынгылык та юк бу балалардан; теләп алган да түгел, Ходай биргән, туа торалар бит, нишлим соң, кайнәм.
Өйдә балалар да тынып калдылар, бөтенесе шым гына әбиләренә текәлделәр. Әбисе, әллә килененең күңелгә ятышлы сүзләрен беренче кат ишеткәнгә, күңеле нечкәреп китте, яулык очы белән яшьсез күзләрен сөртеп алды. Чынлап та, әбисе көннекә эрли, бәйли - җиткерә алмый, балалар бер әйберне алмаш-тилмәш кияләр.
Ишектә Саттар агай күренде, аның белән бергә энесе Гаптерәй икесе үгез башын сөйрәп килеп керделәр. Үгезнең башы күренүгә, Фатыйма стена буена сеңә төште, куркуы һаман бетмәгән икән, хәтта йөрәге дөпелдәп тибәргә тотынды. Киселгән үгез башы пыялаланган күзләре белән Фатыймага карап ята иде, Фатыйма тыны бетеп, тирләп чыкты, үзен көчкә кулга алып, куркуын сиздермәскә тырышты. Бөтенесенең игътибары олы үгез башында булганга, ак кардай агарган Фатыйманың йөзенә беркем дә игътибар да итмәде. Дәү әнисе генә бик тиз зиһенен җыеп, Фатыймага борылып карады да өстендәге алъяпкычын салып, үгез башына ыргытты. Эшне Саттар агай да аңлап алды булса кирәк.
- Хәлеңне белеп чыгыйм диеп кердем, бүген эшкә бара алмассың инде. Хәсибә, балалар белән берәй җаен табып, бозауларын эчереп кайтырсыз инде. Син, Фатыйма, бер-ике көн ятып тор, ярый әле исән калдың, сөякләрең сынмады, ә ит үсәр ул, борчылма.
Кичке савымга китәр вакыт та җитте. Эшкә яраклылар фермага эшкә киттеләр. Әбисе олы казанны куеп, мичкә ягып җибәрде, казан тутырып, эчәгедән бишбармак пешереп, балаларның тамаклары туйганчы ашатырга булды. Кичен фермадан кайтучыларга әбисе мичтә көлчә дә пешереп алды, өйгә таралган тәмле аш исенә балаларның авыз суы килеп, әниләре кайтуны көчкә көтеп алдылар. Эшчеләр кайткач, әнисе сәке уртасына олы табак белән кайнанасы әзерләгән бишбармакны китереп утыртты. Бу йортта күптәннән инде туйганчы кайнар итле аш ашаганнары юк иде. Бүген хәтта әтисе дә, әллә аш исе сизеп, вакытында кайтып утырды.
- Тәмлесен тәмле дә, катырак булган, - дип мыгырданды.
- Йомшак ит ашыйсың килсә, утын кайтар, йортта утын беткән.
Фатыйма белән әбисе сүзсез генә табынны күзәттеләр: балалар ябырылып карт үгезнең эчәгесе белән тартыштылар, кем чәйнәде, кем шул килеш тә йотып җибәрде. Тамакларын туйдырып, кикерә-кикерә теш арасын каезладылар. Үкереп, җир тырмап торган карт үгезнең гомер юлы менә шулай тәмамланды. Кеше җиңде. Әнисе әйткәндәй, кәҗә тәкәсе зурлыгы ни исерек, ни айнык әтиләре гаилә башлыгымын дип утыра, хатыннар тапканны ашап. Фатыйманың көндез әллә куркуы көчле булды, әллә каты бәрелүдән бик каты башы авыртты, тамагына аш бармады, алар ашаганны карап та күңеле болганды. Әбисе мескен бая уй бер эчәге башы алган иде, һаман шуны суыра. Фатыйма сәке тирәли тезелгән энеләре-ееңелләренең, «кайчан эләгә әле тагын мондый кайнар ризык», дип, чәйнәр-чәйнәмәс майлы эчәгене тутырганнарын карап ятты да, башына килгән хисләрдән >сселе-суыклы булып китте. Ул үзен һәм туганнарын бүреләр өеме белән чагыштырды: без дә шул бүреләрдән ким түгел, алардан берни калмаган кебек, бездән дә берни калмый. Кемнең кемгә көче җитә - шуны ашый, менә әле чүпрәк астыннан карап яткан үгез башы да алар гаиләсе өчен зур байлык, тик аңардан да иртәгә берни дә калмаячак. 1>ашына килгән уйлардан аңа тагын да кыен булып китте, бүреләр турында уйлагач, Акбүресе исенә төште.
Әни, Акбүрегә сөт бирдеңме, кайда калды?
- Әни аны урамга чыгарып атты, -диде ун яшьлек энесе. Әнисе кашык белән маңгаена шак итте.
Бүре генә үрчетеп ятасы калган, көчек туйдырганчы, балаларымны туйдырам. Син юк белән башыңны катырма, бүген көчек, иртәгә олы бүре булыр, ул чакта бозауларың да калмас, - диде, олы бер кисәк кырык картаны кабып. Фатыйма эндәшмәде, әнисе белән сүз көрәштерү урынсыз. Әбисе белән бер-берсенә карашып алдылар. Әбисе кичке ашка пешергән көлчәсен яртышар-яртышар гына бүлеп өләшеп чыкты, Фатыйманың өлешен төреп, кесәсенә тыкты. Фатыйманың ни уйлаганын әбисе сүзсез дә бик яхшы аңлады.
Әйдә, бәбкәм, тышка чыгып керик, йөри аласыңмы?

    (дәвамы)(повесть)
Тышка чыккач, икесе дә иркен итеп сулыш алдылар, кечкенә өйдә тыгыз һәм тымырсу, ә тышта салкын, күктә йолдызлар җем-җем итә. Фатыйма өс киемнәрен рәтләде.
Мин бозауларым янына китим инде, Акбүрене дә табасы бар. Бүген салкын, ягып тормасаң, бозаулар өшерләр. Аннан, ул үгез башы белән бер өйдә кунасым килми.
Әбисе каршы килмәде, аңлый ул оныгының хәлен, рәхәт I үгел шул как сәкедә янбаш сөякләрен тишеп яту. Бер таяк габып китерде.
Менә, бәбкәм, шуңа таянып бар, аягыңа көч төшерергә тырышма, яраң ачылып, канап интектерер.
Фатыйманың ярасы бик сызлап торса да, барырга кирәк, аның эшен беркем дә эшләмәс. Йөрәгеннән ниндидер җылы дулкын тибрәлеп үтте, бармаса, ничек аны күрер соң ул? Барырга кирәк, кич булмаса, иртән барыбер барырга кирәк, дип, караңгы урам буйлап титаклады. Иртәгәсе көнгә ниндидер өметләр баглап, бөтен авыртуларны җиңеп, үзен алга атларга мәҗбүр итте. Иптәшкә себертмә буран иярде, йолдызлар күз кысып, көч биреп торды. Авыл белән ферма арасы якын ара түгел, бигрәк тә бу хәлдә. Саулыгың бер байлык дип, белми әйтмәгәннәр шул, башыңа тарымаса, сүзләрнең мәгънәсе бер тиен; үз башыннан кичергән кеше генә әйтә алган бу сүзләрне. Фатыйма туктый-туктый атлады, абзарларның тирә-ягы караңгы һәм шомлы, кайдадыр шунда Акбүресе булырга тиеш.
«Акбүре, Акбүре» дип, акрын гына чакырды, якында гына көчек елаган тавыш ишетелде, аннан каяндыр атылып килеп чыкты. Икесенең дә сөенүләре! Әбисе җибәргән күчтәнәчләрне бүлешеп ашадылар. Икәү кочаклашып йокыга талдылар. Эх, йомшак та соң Михман җаные ясап биргән сәндерәсе, хуш исле печәне! Киезе дә булса, ул бөтенләй бай кыз булыр иде дә бит, юк шул, өйдәгеләр ябынып йоклыйлар. Ярый, монда болай да рәхәт, монда аңа уйланырга, хисләнеп хыялланырга берәү дә комачауламый. Бүгенге вакыйгаларны кабат-кабат күз алдыннан үткәрде, күпме вакыйга булды - чак кына үлемнән калды, ә шулай да ниндидер бәхет хисләре кичерде, күзен йомса да, күзен ачса да, тик ул гына торды күз алдында. Сызлаган яралары басыла Михманның йөзен күзалдына китерү белән. Ул аны бүген үлемнән коткарган, кулында күтәреп йөрткән; эх, иссез калып, берни белмәде, берни күрмәде, бары сеңлесе сөйләгән буенча гына күзаллый. Бу авылда аның өчен җан бирергә әзер торучы, аны күтәреп йөртерлек егет бармы соң? Юк, андыйларны белми, ә Михман ташланган, коткарган бит. Курку белмәс кара бөркет, Уралныкы да булмасын ди, әмма ул барыбер бөркет, егет асылы. Шундый бөркет сине саклаганда берни куркыныч түгел, бәхет дигәннәре шул булса, бүгенге көнне ул бик тә бәхетле иде. Ә иртәгәсе турында уйлыйсы да килмәде, бүгенгесе генә мөһим, ник әллә ниләр уйлап шушы татлы төшнең ямен җибәрергә...
Фатыйма иртән бер өйрәнгән вакытта уянды, аның белән бергә Акбүресе дә торып утырды, нык итеп авызын ачып иснәде дә калтыранып куйды, абзар эче суынып киткән шул. Фатыйма бик тиз генә торып басмакчы иде дә, аягын көчкә селкетте, балтыры юан гына булып шешкән иде. Кая барасың инде кырык-илле бозавың акырып торганда. Чыгып утын әзерләргә, суын ташырга, бозауларга сөт китерергә - кырыкмаса кырык эш, кая бармак кирәк. Чатанлый- чатанлый барып, ишекнең терәвен сүтте. Тышта караңгы, шулай да әз-мәз эшкә килүчеләр дә күренә башлады. Күп гә тормый, энесе белән сеңлесе дә килеп җиттеләр, әбисе уятып җибәргәндер инде ярдәмгә. Маһинур сеңлесе:
Син, апа, утырып кына тор, без үзебез, - диде.
Сеңлесе дә җиткән кыз булып килә, ут әертеп тора, буйга да Фатыйма апасы кебек озын булмакчы. Ни хикмәт, малайлар барысы да әтиләренә охшап, бәләкәй буйлылар. Маһинурның монда атлыгып эшкә килүе дә шул солдатлар иде бугай, аягы җиргә тимәде, үзе чырык-чырык көләргә генә тора - Фатыйма апасының капма-каршысы. Фатыйма сабыр холкы белән бүтән кызлар арасында да аерылып тора. Сеңлесе, өскә кияргә юк, кеше арасында оят, дип, укуын ташлады да колхозда вак-төяк эшкә йөри башлады, менә оле дә янып-көеп чабулый. Тышта сызылып таң ата гына өле, ә фермада эш инде кайнап тора, авыл шулай иртә тора. Маһинур тагын атылып килеп керде.
Апа, солдатлар килде. - Фатыйма дулкынлануын сиздермәскә тырышты, ә үзенең йөрәге тагын дөпелдәп тибәргә тотынды.
- Килсәләр соң, нигә аңа курсаланасың, - дигән булды.
Үзе сикереп торып нәрсәгә тотынырга, ул керсә, бүген үзен ничек тотарга белмәде. Ишектә зур салкын болыт белән олы гәүдә күренде. Фатыйма тагын тынсыз катып калды, аның хәлен йөзенә карап та укып була, шуны аңлап, башын аска игән булды. Каршысына килеп баскан ике аяк башта күзалдында пәйда булды, Фатыйма күз карашларын өскә кү гәрде, үзенә текәлгән борчулы карашлар белән очрашкач, тчендә нидер куырылып калды, йөрәге тибүдән туктагандай булды. Михман берсүзсез карап торды да ничек керсә, шулай чыгып та китте. Фатыйма дулкынлануын йөгәннәргә тырышты. Бөтен эшен ташлап, авызын ачып аларны күзәткән сеңлесе, апасына якынрак килеп:
Апа, чын, бөркеткә охшаган, - дип пышылдады, күрдеңме күз карашларын? Апа, ул сиңа гашыйк бугай.
Фатыйманың моңа бик тә ышанасы килә. Бөтен тәнен чорнап алган дулкынлануны ничек җиңәргә белмичә җәфаланды, тынычланырга өлгермәде, ишектә тагын салкын болыт өере белән озын гәүдә күренде. Янындагы бер кечкенә солдатны бәләкәй баладай җиңеннән тотып китереп, Фатыйма кырында калган урынга утыртты да Фатыйма алдына тезләнде. Михман Фатыйманың киез итекләренә үрелде. Фатыйма зур куллар кагылуга сискәнеп

китте. Михман, нәрсәдер сөйләнә-сөйләнә, Фатыйманың аягындагы киез итекне сак кына салдырды да итекне тәрәзәгә борып, эченә карады. Киез итекнең төбе тишек, эченә түшәлгән салам ямьсез булып тышка карап тырпаеп тора. Михман аны бәләкәй солдатка бирде дә нидер әйтте, аннан үзенең итек кунычын кыска калдырып кисеп алды да бәләкәй солдатка тоттырды.
- Аңлашылды, - диде бәләкәй солдат башын селкеп.
- Үтерә инде бу җен, хәзер төп салам. - Бәләкәй солдат башкорт егете булып чыкты, кесәсеннән без белән кара җеп чыгарды. - Кара инде бу алйотны, үзе нимәгә охшап калды, койрыгы киселгән әтәч кебек, - дип сөйләнә-сөйләнә, Фатыйманың киез итегенә табан салырга утырды. Бөтенесе эшләрен ташлап, бәләкәй солдатка текәлделәр. Михман мич арасындагы пычкыны алды да урамга чыгып китте. Бәләкәй солдатның ишек ябылу белән теле ачылды.
- Син белсәң, бер алйот бит алар кара кавказлар, үзе әйбәт егет, мине алай башкалардан кыерсыттырмай. Калганнар куркалар аннан, кушканны бер әйтүдә эшләмәсәң
- беттең, безнең сержант бит ул. Кара инде, кичә үгезне ничек кенә екты, ике мөгез уртасына бер генә типте бит әй, синең исемеңне каян белгән - Фатьма, Фатьма, дип торып йөгерде. Синең эшләр харап иде. Үзе дә шул нәсел үгезе чаклы бит, әй. Биргән бит Ходай кешегә буен да , йөзен дә, көчен дә. Эх, әллә миңа да шул Кавказга китәсе инде, буйга үсеп кайтыр идем. Аларның ашай торган берәй үләннәре бардыр ул, аңа әллә нинди үләннәр посылкада да килә. Безнең таулардагы юа белән балтырганның гына файдасы юк. - Солдат сөйләшергә яратучан булып чыкты. - Мин авылда бердәнбер итек ямаучы, монда да кайберәүләрнекен ямап бирәм, ул шуны күреп йөри бит. Үзенекен бозды, эченә кар кереп йөрер инде. Ярар, бу кавказлар һәрвакыт акчалы, өйдән дә әллә ниләр җибәрәләр аңа, барыбызны да сыйлый, алай саран түгел, менә рәхәтләнеп сөйләшеп кенә булмый, башкорт телен белми. - Солдат туктамый сөйләде дә сөйләде. Фатыйма һәм Маһинур бөтен эшләрен ташлап, һәр сүзен йотлыгып тыңладылар. Энесе солдатның эшен килеп утырып күзәтте.
- Өйрәнәсең киләме, өйрән әйдә, кустым, ипи-тозлык кына барыбер эшләргә була. - Ул ашыкмый гына аңлата- аңлата үзе текте, үзе сөйләде. - Бигрәк кеше җанлы кеше чыкты, синең итегең тишек икәнне каян белгән диген, ә? -
Фатыйманың итекләренә яхшылап олтан салып бетергәч:
Мә, еңгә, киеп ебәр әле, - диде.
Ни сөйлисең, мин нинди еңгә булыйм ди сиңа, - диде Фатыйма, колакларына чаклы кызарып.
Бездә хәзер кичәге хәлдән соң сине бөтенесе еңгә диләр, минем дус юкка гына үгез чаклы үгезне аударды мени? Белсәң, еңгә, ул куркулар! Абзар башына менеп киткәнемне сизми дә калдым, азак төшә алмый кычкырып утырдым, әлеге дус төшерде. Ну үзе миннән көлеп тә куйды күргәч. Ә сезнең авылның Әхтәме миннән да алда абзар башына менеп утырган иде, салам түбә ишелеп, аска төшеп китте, иң кызыгын күрми калды. Азак сезнең авыл егетләре үзен үртәп тә куйдылар, мин сиңа әйтим, ник кәләшеңне коткармадың, үгезгә ташлап качтың, дип, эчләре катып көлделәр. Ул да шул, мескен, минем буе гына, бәләкәй кешене бөтенесе мыскыл итәргә генә торалар. Еңгә, әйт әле, сиңа ошыймы минем дус? Ошыйдыр, еңгә, андый кеше ничек ошамасын ди, үзе берәү бит ул. Эх, менә телен генә аңлап булмый шул, син дә аңламыйсыңдыр инде, аңласаң, әллә ниләр сойләшер идегез, сез бик тә пар килеп торасыз, буегыз да бар. Мин исемемне әйттемме әле - Юлай булам. - Тагын әллә ниләр сөйләмәкче иде дә, Михман килеп басты, Юлай тиз-тиз эшләгән эшен аңлата башлады. Михман озак тел чарлап утырырга бирмәде. Фатыйманың аягына карап алды да Юлайны алып чыгып китте. Сеңлесе балалыгы беләнме, эчке хисләрен тыеп тора алмады.
Эх, апа, безгә шундый берәй җизни булса, әллә ниләр җимереп корыр иде, син дә бозау абзарында кунып ятмас идең, без дә өй кайчан өскә ишелә дип куркып утырмас идек.
Фатыйма эндәшми кала алмады.
Юкны сөйләмәче, безнең кеше түгел, телен белмибез.
Белмәсә, өйрәтер идек әле. Мине алам дисә, күзенә генә карап торырга да әзер.
Юкны сөйләшеп торма, бар, эш күп, - диде апасы.
Үзе эчтән генә уйлады: «Мин дә риза булыр идем дә ул, кем алырга тора соң әле безне? Бу дөнья без дигәнчә барса...» ('олдатлар тиз-тиз генә абзар эченә утын ташый башладылар, Михман буш стена буйларына, сәндерә асларына матур m en утынны өеп тутырды, Фатыйма берсүзсез генә аның ипләгәнен күзәтте, әйтерсең, уен уйный, эшне шундый матур, җиңел итеп эшли - караган саен карыйсы килә.
Шатлык бик аз булганга, шатлык дип атала, бәхет тә бик кыска булганга, бәхет дип атала, татлы бик аз эләккәнгә, бик тәмле була, бәхет дигәнең көтмәгәндә ничек килсә, шулай китеп тә бара. Төшке ашка бөтен ферма халкы кайтып бетә, солдатларны да бригада ашханәсенә алып китәләр. Фатыйманыкылар да кайтып киттеләр, ул ялгызы гына ягулы әшәк янына утырып, үзенә мәтрүшкәле чәй кайнатырга куйды, мәтрүшкә исе абзарның бөтен почмагына таралды. Фатыйманың бүген көн буе бите ут янды, хәтта колагы ут кызды, аягының сызлавын да онытып, үзалдына елмаеп, мичтә уйнаган ут ялкынын күзәтте. Михманны уйласа, шул ялкындай дөрләп яна. Сеңлесе хаклы, андый ир белән беркайда да югалмас иде дә бит. Шунысы кызык, ул бер нәрсәдән дә оялып-читенсенеп тормый, ни тели - шуны эшли, кеше ни әйтер дип тә уйламый. Коткарды, менә хәзер кайгыртып, аның барлык авыр эшләрен эшләп бетерде. Эх, шундый кеше белән җитәкләшеп, гомер юлын үтсәң иде дә бит. Барый абзыйлар исенә төште, балалары да юк, ә гомер буе бөтен кешегә үрнәк булырлык итеп яшиләр. Бала тапмыйсың дип, ташлап та китмәгән, димәк, мәхәббәт кавыштырган. Фатыймага унтугыз тулды, тагын бер-ике ел кияүгә чыкмый икән, ул инде карт кызлар рәтенә керәчәк. Ул йөрердәй егетләр күренми, эзләсәң, сәбәбе күп инде: чөнки озын, чөнки хәерче; аннан, әтисе кебек кечкенә, булдыксыз иргә үзенең дә чыгасы килми. Фатыйма бераз уйланып утырды да үзенә ачыш ясагандай булды. Булса, ире Михман кебек булсын - уңган да кайгыртучан да, ә булмаса, бөтенләй булмасын. Әнисе язмышы кирәкми аңа. Кемдер, бәлки, аны мескен дип карар - карасын, яшем узып бара дип, теләсә кемгә кияүгә чыгар хәле юк. Фатыйманың беренче тапкыр үз киләчәге турында уйлана башлавы иде. Аның тиңдәшләре кияүгә чыга, бала таба; белсәң иде, алар яратып чыктылармы икән соң, әллә инде утырып калудан куркыпмы? Аның бу турыда ничектер моңа чаклы бер дә уйланганы булмады. Ә бүген киләчәк турында уйлангач, анда Михманнан башкага урын юк иде. Фатыйма уйга чумып, абзар ишеге ачылганны да ишетмәде, уйлана-уйлана мәтрүшкәле чәен болгата бирде. Нәрсәдер күз алдына китереп, үзалдына елмаеп утырганда, каршысына Михман килеп чүгәләде, ул аны күргәч тә елмаюдан туктамады, әйтерсең, көткәне эштән кайткан. Берсүзсез сөтле мәтрүшкә чәен иске генә касәсенә салып, Михманга сузды, егетнең зур куллары Фатыйманың касәле кулын учына алды. Мәтрүшкәле чәйне ашыкмыйча гына берничә йотты, аннан Фатыйманың иреннәренә китерде, калган чәйне Фатыйма да берсүзсез эчеп бетерде. Алар бер- берсенә сихерләнгәндәй карап утыра бирделәр, күзләр күпне сойлиләр, сүзләр дә кирәкми икән. Михман Фатыйманың кулларын кабат үзенең җылы учына алды, шул мизгелдә икесе дә яшен суккандай катып калдылар. Фатыйманың күзаллары томанланып китте, үзенең хәленнән оялыпмы, куе керфекләрен аска төшерде, бит очлары чокырайды. Егет түзмәде, йомшак кына итеп аның кулларын кысты, ахрысы, аның да башы әйләнә иде бу тыйнак сөйкемлелектән.
Эх, яшьлек, син үзең сихерче карчык, серле сандык, язгы ташкын, җил-бураннар уйнатасың. Ишектә Юлай күренде, Фатыйма тиз генә кулын тартып алды.
- Фатыйма еңгә, без китәбез, бүтән килмибез, бүген соңгы көн. Аңлата алмый инде ул сиңа, еңгә, бик моңсулап калма, без язга тагын килербез. Мин аңа аңынчы бәлки безнеңчә сөйләшергә дә өйрәтермен, син түз инде язга чаклы, шунда тагын очрашырсыз.
Фатыйманың елмаюы кинәт борчылуга алышынды, аптырап, Михманга текәлде. Фатыйма бүген генә тапкан бәхетен шулай кинәт югалтырга әзер түгел иде, әллә үзен, әллә бөреләнеп чәчкә атмаган мәхәббәтне кызганып, елыйсы килде. Фатыйманың күзендә яшь ялтырады. Михман гына ни булганны аңлый алмады, бер Фатыймага, бер Юлайга карап, аңларга тырышты. Юлай кулын болгый-болгый, «кайтабыз, китәбез», дип аңлатты. Ахрысы, Михман үзе дә белми иде соңгы көн икәнне.
Китәбез дим, бүтән килмибез, эш бетте, әйдә, машина көтә сине.
Ахрысы, аңа да барып җитте - Михманның йөзе кырыс, моңсу булып калды. Бермәлгә ике каш бергә кушылып, ни әйтергә белми, югалып калды. Ни әйтсен, ул ирексез кеше. Михман кесәсеннән тагын ап-ак төргәк чыгарып, Фатыйманың учына салды да кулын каты гына итеп кысты. Фатыйманың күзенә яшь тулды, ике уртада мич уты дөрләде, канма-каршы торган ике йөрәк аннан да ныграк дөрли иде. Д кызын ачып аларны күзәткән Юлай җиң очы белән күз яшен сөртеп куйды.
Кайгырма, еңгә, язга килербез, көт, - дип, үзенчә юатырга маташты. Ишектән тагын кычкырдылар, Юлай Михманның җиңеннән тартты. Михман көчкә Фатыймадан күзләрен алды, нидер әйтте дә бит, тик берәү дә аңламады. Алар икәүләшеп ишеккә йөгерделәр. Фатыйманың бер мәлгә йөрәге туктагандай булды, аннан кычкырыплар елыйсы килде. Киткән машинаны булса да карап калыйм, дип, итеккә таба титаклады, аңа Акбүресе иярде. Солдатлар озатучы бер Фатыйма гына түгел, бөтен хатын-кыз халкы чыгып тезелгән. Машинага Михман иң соңгы кеше булып менде, тик утырырга ашыкмады, баскан килеш Фатыймага карап тора бирде, бер-берсенә бәйләнгән күзләр аерыла алмады, һәрберсе кычкырып әйтмәсә дә, күңеленнән бер теләк кабатлады: берсе көт дип теләк теләсә, икенчесе Ходайдан әйләнеп кайтуны сорады.
— Хуш, - дип пышылдады Фатыйма. Машина кузгалып китеп, күздән югалгач, акрын гына артына борылып карады, җыелган халык, аңлыйбыз хәлеңне дигәндәй, барысы Фатыймага текәлгәннәр иде.
Солдатлар үзләре белән дөньяның бөтен ямен алып киттеләр, бөтен нәрсә төссез ак кардан гына торган сыман булып калды. Фатыйма да бик кадерле нәрсәсен югалткандай, юл уртасына чыгып, тирә-ягына каранды, әле күптән түгел генә дөньяның бар матурлыгын, бар ямен үзенә җыйган Урал тавы да бүген чал чәчле карт әбине хәтерләтте. Бер Фатыйма гына түгел, башкалар да кемгә дә булса гашыйк булып чыкты, алар да моңая, алар еш кына Фатыйма янына җыелып, эч-серләрен бушаталар. Кызлар матур яулыкларын язга тиклем башларыннан салып, кире сандык төбенә яшереп куйдылар. Барысының да.өмете язда, ә яз шундый ерак иде шул әле, салкын кышлар, озын-озын төннәр яшисе бар.
Фатыйма бер атна абзардан чыкмады да диярлек, өйгә бөтенләй кайтып та йөрмәде. Әбисе сеңлесе артыннан ниндидер дарулар ясап җибәрде, яра да акрынлап тартылды, тик йөрәк кенә юксынды. Көндәлек тормышта килеп туган бушлыкны һичнәрсә белән дә тутыра алмады, үзалдына уйланып, моңаеп тик йөрде. Фатыйма акрынлап үз эченә бикләнде, үзалдына елмайды, аннан елады. Эч серен бушатырга бер дусты бар - ул да булса аның Акбүресе, ул аңа эч серен сөйләде, кочаклап җылынды. Акбүресе күзгә күренеп үсте, шулай да Фатыйма куеныннан чыгарга ашыкмады. Көтмәгәндә килгән мәхәббәт көтмәгәндә китеп тә барды, үзе белән аның йөрәген дә алып китте. Бигрәкләр дә кыска икән бу бәхет дигәнең, хәтта нинди татлы шикәрне дә ашыйсы килми, истәлек итеп кенә сакларга кала.
Истәлекләр болай да күп калды аннан, иң зур истәлек ул үзе, тау бөркете Михман.
Фатыйма акрын гына атлап ферма юлыннан кайтып килгәндә, каршысына Барый абзый очрады. Абзый дип тә булмый, ул Фатыйманың әтисеннән дә олы кеше, бабай инде ул, тик шулай да әллә яхшы сакланганга, әллә ни карт күренми әле. Берәү дә Барый карт дими бит, барысы да Барый абзый дип сөйләшәләр. Барый абзый һәрвакыт чиста итеп кырынган- юынган, бик пөхтә йөри, ул әле яңа гына эштән туктады, шуңа чаклы силсәвиттә эшләде. Бөтен авыл халкының моң- зарын тыңлап, кемне кавыштырды, кемне аерды. Кыскасы, председатель Саттар агайның ярдәмчесе вазыйфасын үтәсә дә, авыл халкы яхшы белә колхозның атасы кем икәнне. Яңа суг ыштан кайткан Саттарны Барый абзый үзе сайлады үз урынына, «мин исән чакта өйрәнеп кап, бергә тартыйк йөкне», диде. Беренче елларны Барый абзый киңәшеннән башка бер генә зур эш тә башланмады. Соңгы бер-ике ел менә Барый абзый бик катышмый Саттарның эшләренә, шулай да күздән дә ычкындырмый. Саттар хатын-кыз халкын ярата, дөньясын онытып, мавыгып китмәсен, дип, Барый абзый бик йомшак, акыллы гына итеп дилбегәне тартып куя.
Саттар, хатыннар сине түгел, председательне яраталар, ничек теләсәләр, шулай биетәләр, колхоз мөлкәтен үзеңнекедәй өләшеп йөрисең, мин белми димә, кустым. - Саттар агай да борын астыннан мыгырдый, «биргәнгә генә бирәләр шул, бирмәгәнгә бирмиләр. Җен карты, каян бетен нәрсәне белеп тора», дип сукрана. Шуңа күрә Барый картның күзенә бик ташланмаска тырыша. Әле Барый абзыйның идарәдән кайтып килеше иде. Чатанлап кайтып килгән Фатыйманы күргәч, көтеп алды.
Исәнме, Фатыйма балам, яраларың төзәләме?
Яхшы, Барый абзый, төзәлә.
Айбикә инәң сине бик күптәннән көтә инде, күлмәге озер, килеп алсын, ди.
Акчам җитенкерәми шул, Барый абзый, бирер әйберем дө юк, - диде, итек башы белән җир чокып, үзе күмәчтәй кызарды.
Фатыйма балам, борчылма, баегач бирерсең, аннан, без ач у тырмыйбыз, Аллага шөкер. Ә күлмәгең бик шәп чыкты Hi Айбикә. - Фатыйма моны ишеткәч, елмаеп җибәрде, күзләренә җан керде.
Килермен, Барый абзый, - диде, шатланып.
- Ярый, балам, Айбикәгә шулай диярмен алайса, ә акчасы өчен борчылма, ярты авыл бурычлы Айбикә инәңә.
Барый абзый кузгалып киткәч тә, Фатыйма аның артыннан карап калды. Бар бит яхшы кешеләр. Дөресен генә әйткәндә, барасы, бик тә шул күлмәкне күрәсе килә, тик түләргә акчасы булмагач, моның турыда уйламаска тырыша. Яңа елга бер атна кала, яшьләр пыр тузып чыршы бәйрәменә, яңа елга әзерләнә башлагач, әбисе биргән хәер акчаларын җыеп, учына кысты да Барый абзыйлар йортына юл алды. Алар елга аръягында яшәгәнгә, аралар бик якын түгел шул. Фатыйма тиз генә эшләрен бетерде дә, өйләренә дә кереп тормыйча, туры шунда китте. Ул килгәндә, Барый абзый кичә генә яуган карны көрәп йөри иде. Фатыйманы күргәч, киң күңел белән елмаеп җибәрде.
- Ай-яй, иртәләгәнсең, уңган кыз, минем менә әле йортым да көрәлмәгән. Әйдә, уз, Айбикә инәңнең чәе дә өлгергәндер, кер әйдә, кер. - Олы кешенең шулай якын итеп гөрләп каршы алуы җанга рәхәт бирә. Фатыйма тупсаны атлап керүгә, Айбикә инәй дә аны күрүгә җанланып китте.
- Ай, бәбкәм, Фатыйма сылуым, син түгелме соң, уз-уз, әйдә, түргә уз, кил, менә монда утыр.
Фатыйма акрын гына өстен салды, үзе өйнең эчен хәйран калып күзәтте, теге көнне күп нәрсәләрне күреп бетермәгән икән әле. Сәкедән башка берни күрмәгән Фатыйманың тимер караватны да беренче күрүе иде, аны шундый матур итеп бизәгән, пар аккош чигелгән япмалар, ыргак белән үреп ясалган чуклы челтәрләр, эреле-ваклы пар күгәрченннәр, чигелгән мендәрләр... Карават шундый тигез, кырлары кулыңны кисәрлек итеп өелгән, хәтта барып сыйпап карыйсы килде. Түрдә торган олы сандык өсте дә бик матур җәймәләр белән бизәлгән, тәрәзә челтәрләре дә искитмәле ап-ак, матур итеп эленгән.
- Фатыйма бәбкәм, Барый абзыең кергәнче, менә бу чаршау артына кер дә күлмәгеңне киеп күрсәт әле, җиңнәре матур утырдымы икән, - дип, олы сандыкны ачып җибәрде. Айбикә инәй сандыкны ачуга, Фатыйма ах итте. Сандыкның буеннан буена сузылып, искитмәле матур күлмәк ята иде. Тын да алырга куркып карап торган Фатыймага карап, Айбикә инәй дә елмаеп җибәрде.
- Матурмы?
Фатыйма баш кына селкеде, әйтер сүзе юк иде, сихерләнгәндәй, күзен күлмәктән алмады.
- Менә, күрче, бәбкәм, якасын бик нечкә ыргак белән бәйләп тектем, мондый күлмәк беркемдә дә юк, мин аны шушында яшереп кенә саклыйм, башкаларныкы, әнә, почмакта эленеп тора. Фатыйма бәбкәм, мондый тукыманы мин беренче тапкыр кулымда тотам, искитмәле, үзе яхшы, үзе тыңлаулы тукыма. Син үзең бик тыңлаучан кеше бугай, андый кешенең эше дә бик җиңел эшләнә. Мин бу күлмәккә бөтен җаным-тәнемне биреп тектем, бәхет китерсен үзеңә, бәбкәм. Син киенә тор, мин чәй әзерлим, Барийкаемның гамагы кипкәндер, - диде дә бүлмәне урталай бүлеп, чәчкәле чаршау сузды. Фатыйма бераз күлмәккә кагылырга куркып торды, шатлык та, дулкынлану да килеп катышты, үзенең куллары калтырады.
- Кидеңме, ничек утыра? - дип, чаршауның читен ачып карады Айбикә инәй, Фатыйманың һаман бер урында торуын күреп, аптырады. - Ни булды, ник кимисең?
- Бигрәк матур, кагылырга куркам, төш кебек. - Айбикә инәйнең күңеленә май булып ятты бу сүзләр.
- Ки, бәбкәм, күзләр сөенсен, оста буларак, бик тә нәтиҗәсен күрәсем килә, ки, әнә, Барый абзыең да керә.
Фатыйма күлмәкне киеп, изү төймәләрен каптырды.
Булды, инәй, - диде. Айбикә инәй чаршауны ачып җибәрде.
Юк шул әле, булмады, - дип, биленә кысып билбау бәйләде, якаларын рәтләде. - Менә хәзер булды, кил әле монда, — дип, зур көзге каршысына китереп бастырды.
Бу минме, Айбикә инәй? - диде дулкынланып. Зур көзгедән үзен беренче күрүе иде шул. Моңа чаклы тыныч кына яткан чиста су өстеннән ята-ята караганы бар, ә монда чын көзге, көзгедә озын төз гәүдә, кара җирлеккә кызыллы- нклы чәчкәләр төшкән, ак челтәр якалы күлмәк, кысып үргән кара чәч тузгып, буе белән килеп төшкән. Фатыйма козгедән күзләрен ала алмады, хәтта ишектән кереп, шым гына сокланып карап торган Барый абзыйны да күрмәде, ишетмәде.
Барыйкаем, күр инде, нинди хан кызы басып тора каршыбызда. Фатыйма, борыл әле, Барый абзыең да күрсен.
Ишек төбендә өстен дә салырга онытып басып торган 1»арый абзый баш селкеде.
Кая карый бу авыл егетләре, күзләре сукырдыр аларның.
Фатыйма колак очларына чаклы кызарды, ни әйтергә белми Айбикә инәйне кочаклап алды, аннан оялып, чаршау артына кереп качты.
- Юк-юк, салмый тор әле, менә шулай утырып, бергә чәй эчик, без дә сиңа карап шатланыйк, сокланыйк.
Фатыйма шатлык-дулкынланудан һич тынычлана алмады, чәй эчкәндә куллары калтыранды, үзенең гел елмаясы гына килеп торудан уңайсызланды. Бу аның гомерендә беренче кат үзенә атап тегелгән күлмәге иде, тик кайда сакларга соң моны - өйдә ярамый, я әнисе кунакка кияр, я сеңлесе кичке уенга киеп чыгып китәр. Бозау абзарына алып барып яшерер иде - сасы ис сеңәр.
- Айбикә инәй, күлмәгемне Яңа елга чаклы булса да сездә калдырып торсам, каршы килмәссеңме? Бу минем иң зур байлыгым, саклар җирем юк. - Аннан ояла-ояла кесәсеннән әбисе тиенләп җыеп биргән хәер акчаларын өстәлгә чыгарып салды. - Айбикә инәй, акчам да бер тәңкә генә шул, калганын кайчан, ничек түләргә дә белмим, тик түләрмен, инәй, - дип, уңайсызланып, башын аска иде. Никтер үзенең шул хәленнән елыйсы да килде. Тектерергә килгәнче ни уйладың дисә Айбикә инәй? Ят та үл шунда. Фатыйма бу уйлардан тагын да бөрешеп калгандай булды, кулларын уа-уа кызартып бетерде.
- Борчылма, бәбкәм, дөнья бүгенге көн белән бетмәгән бит әле, бәлки мин дә бервакыт синең ярдәмеңә мохтаҗ булырмын. Бүген мин сиңа, иртәгә син миңа дигәндәй, борчылма, бәбкәм, гел болай яшәмәссең әле. Алла ярдәменнән ташламасын, мине шушы Барыйкаемнан аермасын. Байлык, балам, бүген бар, иртәгә юк. Берни уйлама, рәхәтләнеп ки. Күлмәгеңне шунда сандыкта гына сакларбыз, кирәк чакта килеп алырсың. Анда кечкенә тукымаң артып та калды, бәлки бик матур гына яулык та чыгар әле, үзең белән алып китәрсең.
Фатыйма кайтыр юлга чыккач та үзалдына елмаюдан туктамады. Нинди татулар, картаеп бетсәләр дә, бер- берсенә иркәләп кенә эндәшәләр. Фатыйманың өйләрендә беркайчан да әтисе белән әнисенрң бер-берсенә иркәләп эндәшкәннәрен ишеткәне юк. Ә күлмәк нинди матур! Эх, Михманы килмәсә, ничек күрсәтер соң ул аңа? Күрсен иде ул аны шушы күлмәктән. Әгәр Ходай аларны кавыштыра калса, ул аңа «Михманым минем» дип кенә эндәшер, Айбикә инәй кебек, алдында өлтерәп торыр иде. Килерме икән соң аңа андый бәхет?
Яңа ел кичәсе дә килеп җитте, яшьләр дәртләнеп үзләре ясаган кәгазь чылбырлар белән чыршы бизәделәр, шау-гөр килеп тордылар. Кызлар солдатлар шаукымын үткәреп, үз авыл егетләренә игътибарларын юнәлттеләр, алары да купыраеп киттеләр. «Шулай ул, солдатлар килделәр дә киттеләр, ә без калдык, нишләрсез икән бездән башка», дип, борын чөйгән булдылар. Шулай да матур итеп киенгән, кызарып пешкән җиләктәй кызларны күргәч, бөтен үпкәләрен онытып, күзләрен ялтыратып, үзләренә кыз сайладылар. Егетләрнең күңелләре көр, әниләренең ачы бал мичкәсенә төшеп чыкканнар. Ачы бал инде ул олы бәйрәм оңгаеннан һәркемнең мич башында, җылыда тәпәне белән купыраеп утыра, әйтерсең, бөтен бәйрәмгә ул хуҗа, v )хтәм дә әнисенең мичкәсенә кереп чыккан, яшь әтәч кебек очына да калкына, кайсына кунарга белми. Үзе вакыт-вакыт ишеккә карап ала, көткән кешесе күренми. Гармунчы да, курайчылар да килеп җитте, яшьләр үзләре әзерләгән бәйрәм концертларын да башлап җибәрделәр, кечкенә клубка яше- карты килеп тулдылар.
Фатыйма кичке эшен бетерү белән Барый абзыйлар портына йөгерде. Айбикә инәй бәйрәмчә табын әзерләгән, Ьарый абзый да матур итеп ак буйлы күлмәк киеп алган. Фатыйма өйгә үзе белән кышкы салкын, шатлык, яшьлек алып керде. Айбикә инәй почмакта намазлыкта утыра иде. Фатыйма тын да алмый аның намаз укуын күзәтте. A i(бикә инәйнең намазы беткәнче берсе дә авыз ачып сүз Катмады. Фатыйма үз әбисенең намаз укыганын хәтерләми, Ходайга ышанса да, намазга утырганы юк, ул өйдә намаз укырлык та түгел шул. Айбикә инәй намазын укып бетерде до, намазлыгын җыеп алып куйгач кына, Фатыймага борылды.
Рәхмәт, бәбкәм, намазымны бүлдермәвеңә, алайса, кайберләре керә дә үзенекен сөйли дә сөйли, намазны бүлдерү олы гөнаһ, бәбкәм. Әйдә, уз, син эштән генә киләсеңдер әле, бар, мунча кереп чык, яңа күлмәкне чиста I онгә кияргә кирәк. Мунчабыз бик шәп безнең, бар, бәбкәм, менә сиңа сөлге.
Фатыйма эчтән генә уйлап куйды: «Балалары булса, нинди бәхетле бала булыр иде». Чынлап та, мондый яхшы мунча күргәне юк иде, бүген бәйрәм икәнне дә онытып, бик озак, тирләп юынып чыкты, тик бу озын калын чәчне генә киптерү үзе бер бәла. Фатыйма мунчадан чыккач, Айбикә инәй белән Барый абзый бәйрәм өстәле кырына утырдылар. Өй эченә искитмәле тәмле бәлеш исе таралган. Фатыйманың өстәлдәге кабарып пешкән күмәчләрне, нечкә генә итеп киселгән токмачларны беренче күрүе иде.
- Инәй, ничек болай нечкә итеп кистең бу токмачны?
- дип сорамыйча кала алмады.
(повесть)
- Безне, балам, әниләр шулай өйрәттеләр. Белмәгәнең булса, сора, бәбкәм, өйрәтермен, син инде кияүгә чыгасы кыз, күп нәрсәләр белергә кирәк, син оялып торма, кил, сора. Ходай безгә бала бирмәде шул, кызым булсамы, әллә ниләр өйрәтер идем. Менә Барыйкаем белән сөйләшәбез әле, син бигрәкләр дә сөйкемле бала, синең безгә килеп, болай утырып китүең без ялгыз картларга үзе бер бәйрәм. Әйдә, бәлеш ашыйк та син киенеп яшьләр арасына чыгып күрен.
Барый абзый да елмайды:
- Фатыйма, бүген үзеңне урлый күрмәсеннәр тагын, сак бул.
- Әхтәмме, - диде Фатыйма көлеп, - ул бит әйләнәм ди.
- Белә егет кая үрелергә. Мин дә ишеткән идем, нәсел үзгәртергә тырыша инде, хыялланырга берәүне дә тыеп булмый шул, әйдә, хыяллансын.
Фатыйманы Айбикә инәй үзе киендереште.
- Син, бәбкәм, чәчеңне менә болай үреп, баш тирәли кәрзин итеп ура, син бит җиткән кыз.
Шулай иттеләр дә. Айбикә инәй олы кеше булса да, зәвык белән киенүне бик яхшы аңлый, Фатыйманы утыртып, чәчләрен матурлады.
- Менә хәзер син чынлап та хан кызы. - Баш түбәсенә өеп үрелгән чәч аны тагын да озынрак итеп күрсәтә иде.
- Инәй, артык кыланчык димәсләрме соң?
- Кием кешене ничек кыланчык күрсәтсен инде, үзе кыланчык булмаса. Гәүдәм озын дип бөкрәймә, гәүдәңне төз, башыңны горур тот.
- Әйе, теләсә нинди кәтүк буе Әхтәмнәр үрелмәс ул чакта,
- дип куйды Барый абзый, - табылыр әле үз тиңең.
Фатыйма, Айбикә инәйләрдән чыкты да, коштай очына- очына үз өйләренә таба боз өстеннән генә йөгерде. Матур күлмәген күрсәтеп, әбисенә мактанасы килде, эш киемнәрен дә калдырып чыгасы бар. Тышта чатнама салкын, күк йөзе ул яратканча ап-аяз, күктә йолдызлар җемелди. Фатыйма Инзир ci 11 асы өстеннән салынган сукмактан яшь колындай уйнаклап, сикерә-сикерә йөгерде. Тирә-як ап-ак, ай яктысында анда- монда кар юрганы җемелди. Фатыйма кинәт шып туктап калды, «тулган ай күрсәң, теләкләр телә, ул синең теләгеңне үтәр», ди әбисе. Бүген аның бар нәрсәсе дә бар, тик Михманы ■ына юк. «Әй айкаем, - диде Инзир елгасының уртасында туктап, - кая минем Михманым, безне тагын бер генә тапкыр булса да очраштыр, айкаем, ишетәсеңме?» Фатыйма бит алмаларын салкын тешләвен тоеп, тагын торып йөгерде. Аның шатлыгы күкрәгенә сыймый иде, килер, килми калмас, язга чаклы түзәргә кирәк... Фатыйма өйгә кайтып кергәндә, обисе бала-чага белән утыра иде.
Дәү әни, - дип килеп кочаклап алды, — кара, мин сиңа нәрсә күрсәтәм. - Фатыйма өстендәге фуфайкасын, башындагы алама шәлен салып атты да өй уртасында әйләнә башлады.
- Тукта, тукта, балам, башымны әйләндерәсең, синме соң бу, Фатыйма бәбкәм? Каян алдың мондый матур күлмәкне, син бит гел шәһәр кызларына әйләнгәнсең, кем болай киендерде сине?
Айбикә инәй. Килешәме, дәү әни?
Шаклар катмалы, балам. Бар инде, клубка чыгып күрен, анаңнар күптән киттеләр, мәктәп балалары концерт куялар, ди.
Фатыйма клубта җыенның иң кызган вакытына килеп керде, уртада яшьләр пыр тузып бииләр, кул чабалар. Фатыйма эчкәрәк үтте дә өстендәге алама фуфайкасын өелеп я I кан киемнәр өстенә салып атты. Каршысына килеп баскан i )хтәм тел шартлаткач, үзе дә сизмәстән елмаеп җибәрде.
Фатыйма, Фатыйма, - диде үрелә биреп, - ай Аллам, бигрәкләр дә сылу булып килгәнсең, әйдә, бергә марш биергә чыгабыз.
Марш биюенә парлап тезелеп чыгып бастылар. Халык Фатыйманы күргәч, бермәлгә тынсыз калды: «Бәй, Садрый кызы Фатыйма түгелме соң бу? Бигрәк килештереп киенгән, и бу Әхтәмне күрче, кая үрелә». Фатыйма оялып чыгып чабарга да әзер иде, Айбикә инәйнең сүзен искә төшергәч, кабат аркасын турайтып басты. Нигә, ул кемнән ким, алар ипи ашап та үсми калганнар, минем монда ни гаебем бар? Әхтәм аяк очына баса-баса Фатыйма белән тиңләшергә п.фышты, тик кызның иңбашына да җитә алмады. Яшьләр п.шыр-тыпыр клуб идәнен төйделәр. Фатыйма әнисенең елмаеп карап утырганын күреп торды. Бөтен курыкканы - кеше алдында кычкырып, «кем күлмәге?» дип кенә сорамасын. Аңа үз өе ни дә, колхоз өе ни, үзен кайда да бер хис итә. Кулын болгап чакырганын күреп торды, ярый, бәласеннән башаяк, тизрәк чыгып сызарга кирәк дип, тиз генә өс киемнәрен кулына эләктерде дә чыгып чапты. Тышка чыккач, күкрәк тутырып һава сулады, беркайчан да болай рәхәт итеп биегәне юк иде әле. Артыннан кемнеңдер йөгергәнен ишетеп, борылып карады, өстенә дә киенмәгән Әхтәм Фатыйманы куып җитте.
- Фатыйма, ник болай тиз кайтып китәсең, тукта инде, минем сиңа әйтәсе сүзем бар.
- Әхтәм, беләм мин синең ни әйтәсеңне.
- Фатыйма, чык миңа кияүгә!
- Әхтәм, синең нәсел үзгәртәсең килә, ә минем менә бер дә ваклыйсым да, үзгәртәсем дә килми.
- Сиңа барыбер миннән башка беркем дә өйләнми, синең бу колга буеңа... Фатыйма дим, әйдә, бул миңа хатын.
Ал арны көтмәгәндә Маһинур куып җитте: «Апа кая чабасың, әни чакыра!»
- Әхтәм, менә, Маһинурга өйлән, яхшылап ашатсаң, ул миннән дә озын булачак.
Әхтәм бераз аптырап Маһинурга борылып карады.
- Бәләкәй бит әле ул.
- Ә син аны үзең үстереп ал, ашат, киендер, бер дигән нәсел бирәчәк, - диде дә Фатыйма, көлә-көлә борылып китеп барды.
Әхтәм белән Маһинур урам уртасында аптырашып басып калдылар. Фатыймага бүген буй җитешле түгел иде, Айбикә инәйнең тырышлыгы бушка китмәде. Фатыйма өйгә кереп эш киемнәрен генә алды да бозаулар абзарына, үзенең йомшак сәндерәсенә китте. Эре-эре адымнар белән тиз-тиз абзарга, Акбүресе янына ашыкты. Ишекне ачып килеп керүгә, мич алдында утырган ак киемле кешене күреп, тез буыннары бөгелеп, егылып китә язды, Акбүресе килеп аягына сарылмаса, ул бөтенләй беткән иде. Ак кеше урынынан торып, Фатыйманың каршысына килеп баскач та, Фатыйма ни кычкыра, ни тын ала алмыйча торды.
- Фатьма, - диде ул акрын гына, - бу мин, - дип баш селкеде.
- Михман, - диде Фатыйма акрын гына, - синме бу, әллә төш күрәмме?
Мин-мин, мин Фатьманы бик сагындым, - дигәнне аңлатып, йөрәге өстенә кулларын куйды.
Син безнеңчә сөйләшәсеңме - булмас, бу төш кенәдер?!
Юлай өйрәтә. - Михман Фатыйманы эчкә тартты. - Кил, мин чәй кайнаттым.
Бу нинди кием, ничек килдең?
Партизаннар киеме, чангы белән шуып килдем. - Ул аның кулларын учларына алып, күзләренә карады. - Фатьма, бәйрәм белән! - Фатыйманың кулларын ирененә китерде, йомшак иреннәр кулларга кагылу белән икесе дә тынсыз катып калдылар, икесен дә әйтеп бетергесез ләззәт утлары чорнап алды. Егет түзмәде, Фатыйманы киң кочагына алды, кайнар тыны белән аның яңагын өттереп, башын әйләндерде. Фатыйманың моның ише эштә тәҗрибәсе юк шул, тик ул да түзмәде, йомшак, җылы куллары белән аның яңагыннан сыйпады. Егет, авыр сулап, Фатыйманы тагын да ныграк күкрәгенә кысты.
Фатьма, мин үләм, сине сагынам!
Михман, мин дә үләм, сине сагынам, бүтән күрмәм дип куркам. - Фатыйманың бу сүзләре егеткә дә ошады, каршысында торган иреннәргә кагылмыйча түзә алмады, алар икесе дә беренче тапкыр үбешү тәмен татыдылар балдан баллы, шикәрдән дә татлы иде. Икесенең дә аяклары I о гмас хәлгә килде. Фатыйма бераз читкә тартылды, оялып башын борды.
Фатьма, син икенче, син бүген бик-бик матур, син матур күлмәк кигәнсең.
Михман, бу синең бүләк, - дип, Фатыйма ашыга-ашыга өстен салды. Башындагы яулыгын Михман үзе салдырды да бер адым читкә китеп басып, баштанаяк күздән кичерде.
Ай-вай минем Фатьма, - дип башын чайкады, аннан куен кесәсеннән бер төргәк чыгарып, Фатыйманың иңенә ииты. Бу бик матур яулык иде. Фатыйма шатлыктан нишләргә белмәде, бар хисләре күзенә чыкты, күзләрендә яшь ялтырады, үзе елмайган булды. Михман акрын гына йомшак иреннәре белән аның күзләреннән үпте, Фатыйма карышмады.
Фатьма, миңа китәргә кирәк, мин сине бик озак көттем, мин бит качып кына чыктым.
Тукта, чәй эч, тышта бик салкын бит, - дип, Фатыйма озгөләнә башлады.
- Юк, миңа кайтырга ерак, мин эчтем инде. Мин тагын килермен, Фатьма мине көтәрме?
- Әйе, Михман, мин көтәрмен, әйдә, озатам.
Алар төнге урамга бергә чыктылар. Кышкы салкын тынны куырып ала. Акбүре дә алар белән бергә йөгерде. Авыл башына чаклы алар бергә бардылар, аннан Михман туктап, кабат Фатыйманы кысып кочаклады, кабат кайнар иреннәр бер-берсен эзләп таптылар. Аерылу кыен иде, тик бүтән чара юк шул. Ак киемле юлчы ак кар даласында бик тиз күздән югалды, тик чаңгы шуган тавыш кына бик озак төнге тынлыкны кисеп барды. Алар аерылганда ай да каршы як тау битенә күчкән. Меңьяшәр Урал тау башындагы йөзьяшәр карагайлар башыннан яшь йөрәкләр аерылышканны күзәтә- күзәтә, акрын гына үз юлын дәвам итте.
- Әй, айкаем, мең яшә, рәхмәт үтенечемне үтәгәнең өчен. Сакла мәхәббәтемне, юлдан яздырма, кансыз җанвардан, усал кешеләрдән сакла. Әй, айкаем, мәхәббәтемнең юлларын яктырт!
Яңа ел кичәсе да үтеп китте, иртән халык әлпән-сүлпән эшкә килде. Фатыйманың бәхете ташып торганга, дәртләнеп, җырлый-җырлый эшләде. Маһинур сеңлесе дә май кояшыдай елмаеп килеп керде.
- Апа, сиңа яңалык алып килдем.
- Нинди яңалык, яхшымы начармы? - диде елмаеп.
- Мин кияүгә чыгам, - диде очынып.
- Кияүгә? Кемгә?
- Ник, кичә үзең Әхтәмгә бирдең бит.
- Мин шаярттым гына бит.
Маһинур бот чабып көләргә тотынды.
- Әй, апа, яхшы шаярттың, ә без ышандык та кушылып куйдык, - диде сеңлесе, битен каплап.
- Тукта, ничек инде кушылдык, әнидән сорамыйчамы? Туйсыз-нисез ярамыйдыр бит, туганым.
- Апа, нинди туй ди ул, эчәгеләр дә, теге үгез башы да бетте, ни белән туй ясамакчы буласың? Аннан, апа, туйдым ул өйдәге как сәкедә йоклап. Безгә Әхтәмнең әнисе түшәк салып, урын-җир әзерләп куйган иде. Иртән коймак белән чәй эчереп чыгарып җибәрде, бүген кич әниләрне чакырып алабыз, диде. Апа, әле дә син чыкмадың Әхтәмгә. Бәләкәй дип, ни, әллә ни бәләкәй дә түгел, сәкегә яткач, тигез без. Ә нинди көчле, белсәң, ул шундый итеп сыйпый, әллә ниләр эшлисе килә, үзем дә аңламыйм, шундый рәхәт, - дип,
чырык-чырык көлде, үзенең кызаруын тоеп, битен каплаган булды.
Ни сөйлисең, сеңелкәем? И Аллам, балалыктан да чыгып бетмәгәнсең бит әле, кушылдык дисең, анысын ничек аңларга инде?
Ничек-ничек, бер юрган астына кергәч, кушыласың инде шунда.
Маһинур, синең бит алмаш күлмәгең дә юк, нәрсә киеп и окладын?
- Апа, күлмәк дигәннән, теге матур күлмәкне каян алдың, ул сиңа шундый килешә, бөтен кешенең күзе шар булды. ( аттар агай «Фатыймага тиңнәр юк безнең авылда», дигән, v )ни әйтә, үзем дә танымый торам, ди.
Ишектән абына-сөртенә Әхтәм килеп керде.
- Маһинур, кайда югалдың, сине эзләп хәлем бетте, әйдә, бер җиргә барып киләбез, - дип, Маһинурның биленә төртте. Тегесе иркәләнеп көлеп куйды да ияреп чыгып чапты.
Исән кешегә гомер үтә тора, бик озакка сузылган кыш га үтеп бара, биек-биек кар өемнәре басыла, тыгызлана.
I ji галарда боз калыная, балыклар да боз өстенә чыгып, һава сулап ята, тик кире төшү юлын гына белмиләр. Кешеләр каз оялары белән боз өстендәге су боткасыннан балык җыялар. Көннәр акрынлап язга тарта. Язда бөтен өмет. Фатыйма да сабыр гына язны көтте. Михман бүтән килмәде. «Исән генә булсын, килер», дип үзен юатты. Урал тауларында кар эреп, I ау битләрен ялтыратып аска, тау итәгенең буеннан-буена урнашкан авыллар аркылы Инзир елгасына юл алды. Кар суларына меңләгән вак елгалар, чишмәләр кушылды; Инзир, ярларына сыймый, ургылып өскә калыкты, зур су ташкыны үз юлында бар нәрсәне үзе белән алып китте. Инзир буендагы халыкның шөгыле - агач әзерләү, су ташкыныннан файдаланып калу. Халык кышын Ассыга китеп, агач әзерли. Язгы ташкын вакытында шуларны бәйләп, Инзир елгасы буйлап Агыйделгә сал агызалар. Көчле ташкын вакытында ир читенә агачлар өелеп, юлны яба, шул чакта солдатлар ярдәмгә килә. Карап торган бердәнбер күперне алып китмәгәе дип, халыкның коты алынып тора. Язгы ташкынны карарга бөтен авыл җыела. Фатыйма да бөтен эшен ташлап, Инзир буена торып йөгерде. Инзир елгасының аръягында солдатлар тезелешеп басканнар, бу ягында авыл халкы. Фатыйма күзләре белән таныш гәүдәне эзләде, ерактан аерып булмый шул. Фатыйма читтәрәк, тау башындарак тора иде, шулчак бер солдат читкәрәк аерылып чыкты да кул болгарга тотынды. Фатыйманың күңеленә җылы керде, йөрәге әллә кайларга ашкынып тыпырчынырга тотынды. «Исән, исән!» дигән сөенеч бар җанын биләп алды.
Гөрләвекләр агып бетте, чокыр-чакырларда гына кар сулары җыелып калды, урыны-урыны белән умырзаялар калкып чыкты, бала-чагалар тапкан бер савытын күтәреп, каен суына каенлыкка чапты. Язның килүенә җәнлекләр генә түгел, кешеләр дә сөенде: хәзер инде җир-ана ачтан үтермәс, озакламый юасы, балтырганы калкып чыгар, әнә инде кычытканы чыга да башлаган - хәлсезләнеп кышны чыккан халыкка кычыткан ашлары бик тансык та, файдалы да. Фатыйма да, көннәр җылынуга, бозауларын алып чыгып көтәрдәй җирләр карап керергә дип, Акбүресен ияртеп, тау битләренә чыгып китте. Акбүресе инде үзенең хуҗабикәсен якларлык булып үсте, таныш булмаганнарны бик якын җибәрмәде, тешләрен генә ыржайтты. Хәзер Саттар агай да шүрли, бозау абзарына кереп кычкырына башладымы, Акбүре колакларын кысып сагаеп кала. Бүреләр алар үзен рәнҗеткәнне беркайчан да онытмыйлар, үчен алмый калмыйлар. Саттар агай аны теге вакытта олактырмавына хәзер үкенә дә инде.
Фатыйма яңа кардан арынган тау итәкләрендә йөрде, җир бик уянып бетмәгән шул әле, берәр атнадан бөтен җир йөзен сары-шәмәхә умырзаялар каплар, хәзер бөтен кеше шул җырны җырлый.
Умырзая калка, умырзая чыга,
Умырзая суза сабагын.
Фатыйма үзалдына уйлана-уйлана, дөньяның матурлыгына сокланып йөреп кайтты. Киткәндә куеп киткән консерв калае каен суы белән тулган иде, әбисен сыйлыйм әле, дип, чайпалдырмый сак кына тотып, өйләренә кайтып җитте. Соңгы араларда әбисе бик йончып тора. Урам тулы балачага, менә кемгә иркенлек. Фатыйманың барлык эреле- ваклы туганнары да ауный-тәгәри урамда уйный, тавыклар җырлый-җырлый йомырка сала, кәҗә-сарык кычкырган тавышлар ишетелә, ата каз каңгылдый, тирә-якка сөрән сала, чөнки ана каз хәл белергә чыккан. Фатыйма тирә-ягына хәйран калып карап торды. Якында гына тавыш ишетелде, караса, өй почмагында гына иске каз оясында иң кече сеңлесе бармагын имеп утыра. «И-и, бәләкәчем, кил әле үземә», дип, тупылдатып туйганчы сөйде дә кире урынына утыртты. Өйдә
обисе сәке почмагында йокымсырап ята иде.
Дәү әни, авыз итче каен суыннан, сихәт ал тәнеңә.
И-и, бәбкәм, онытмагансың икән минем каен суын яратканымны. Бигрәкләр дә яратам шул каен суын. Мин язны бигрәк тә шуның өчен көтеп алам бугай. Әйтерсең, бөтен дәвасы шунда. Ни хикмәт, шуны эчсәм, яшәреп- терелеп китәм, гомер буе шулай булды. Бабаң да яз җитсә, миңа каен суы ташый торган иде. - Әбисе ашыкмыйча, үзе белгән догасын укый-укый, бик тәмләп тамчысына чаклы каен суын эчеп куйды.
Мин ак каеннарны кисмәдем,
Каен суы эчмәдем.
Адәм балалары кебек
Рәхәт күреп үсмәдем, - дип җырлый торган иде әнием без каен суы алып кайтсак. Бәбкәм, синең кияүгә киткәнеңне күреп үләсем килә, шуңа күрә ничек тә сәрхүшләнми генә яшәргә иде шул әле. Син, балам, бәлки өйгә күчәрсең, Маһинур урыны бушады бит. Яз көне ирләр азгынлана, сак бул, балам.
Минем бит сакчым бар, Акбүре әле дә ишек төбендә көтеп утыра.
Ярый, балам, Ходай үзе сакласын, шулай да Ходай (. акланганны саклармын, дигән.
Ярый-ярый, дәү әни, сак булырмын. Кая, чәй куеп, чәй >чик әле.
Алар икәү бик тәмләп чәй эчтеләр. Фатыйма Айбикә инәйләрнең өен исенә төшерде, үз өй эчен күздән кичергәч, оя г булып китте. Өйдәге барлы-юклы әйберләрне кояшка • I ы гарып элде, тәрәзәләрне юып булса да, шушы шыксыз өйгә ямь бирергә маташты, идәндәге саламнарны алыштырып җәйде, кулына таныш киез килеп эләккәч, йөрәге тагын гыпырчынып куйды. Үзен оныттырмас нәрсәләр, күп булмаса да, җитәрлек шул. Фатыйма өйдәге эшләре бетергәч, җыенып, үз эшенә китте. Әнисе Маһинур сеңлесенә киткән иде, әле дә кайтмый калды. Фатыйма үзенең эш урынына килеп, кичкелеккә бозауларын эчерергә җыена башлады, бер чиләген тапмыйча, тегеләй дә, болай да каранды. Күзе сәндерәгә төште, чиләк сәндерәдә тора. Фатыйма аптырап чиләкне күтәргән иде, анда олы гына бер төргәкне күреп көрәге жу итте, ашыга-ашыга актара башлады.
Михман, Михманның гына эше булыр - ап-ак шакмаклы сөлгеләр, шакмаклы таш шикәр кисәге, ярты ипи. Йә Аллам, ничек шулай әллә кайда йөреп калды соң? Ул бит килгән булган, бергәләп чәй эчәрбез, дип уйлагандыр, ә ул менә әллә кайда йөреп, күрми дә калды. Фатыйманың хәтта елыйсы килде, «бәлки ерак китмәгәндер» дигән өмет белән урамга ташланды, тик ишек белән Саттар агайны бәреп екканын сизми дә калды.
— Фатыйма, үтерәсең бит, кая шулчаклы ишекне тибәсең, - диде үрмәләп тора-тора. - Хәтта тәмәкем чыгып очты, -дип, кабызган тәмәкесен эзләп алды. Эзләгәне кәҗә бәтие түгел, папирос иде. Фатыйма ялгышмаган, Михман булган монда. «Солдатлар кая?» дип кычкырып сораудан көчкә тыелып калды. Саттар агайның дулап китүеннән куркып, эргә буенарак елышты. Саттар агай бик кычкырыр иде дә, Фатыйма кырында җоннарын кабартып утырган бүресеннән шүрләде.
— Кеше төсле йөрергә өйрән, - диде, кычкырмаса да, бик каты гына итеп. Ишек алдына килеп туктаган арба тавышы коткарды. Арбада Маһинур сеңлесе белән Әхтәм утыралар иде. Алар икесе дә шаяра-көлә арбадан сикереп төштеләр. Маһинур апасын күреп, абзар эченә тартты, Әхтәм генә тышта, Саттар агай белән торып калды.
— Апа, апа, солдатлар килгән бит. Теге синең баһадирың да килгән.
— Кайда алар? - диде Фатыйма сабырсызланып.
— Күперне рәтлиләр. Апа, бигрәкләр дә сылу егет, башларыңны югалтырлык.
— Синең башыңны Әхтәм югалтмадымыни әле?
— И-и, апа, Әхтәм - Әхтәм инде ул, әни аны бала әтәч ди, ә теге бит бөркет, чагыштырып буламыни икесен?
— Алайса, ник чыктың әтәчкә?
— Ярый инде, апа, әтәч җирдә йөри, бөркет һавада оча, сиңа гына пар ул, ә миңа шул әтәч тә ярап торыр. Апа, кара әле, - диде, кигән камзулын ычкындырып. Яңа бүлтәеп килгән корсагын сыйпап, авызын ерды. - Әтәч әтәчлеген итте, - диде дә пырхылдап көлеп җибәрде. Маһинур үзенчә бик бәхетле иде. һавадан йолдызлар тотмый, әллә кайдагы бөркетне көтми, булган әтәченә дә риза булып көнкүреше. Ул да әнисе кебек итәк тутырып бала табар. Әхтәмнәр гаиләсе вак-төяк кенә булсалар да, эшкә, дөнья көтәргә теш- тырнаклары белән ябышып яталар.
Фатыйма икенче көнне көчкә көтеп алды, иртә торып эшләрен бетерде дә, матур күлмәген киеп, Акбүресен ияртеп, пныл арты буйлап кына күпергә таба атлады. Нишлисен әле \ л үче дә белми иде, күпердән ерак түгел бер калкулыкка менде, аннан күпер өсте уч төбедәй күренә. Солдатлар ктеләй-болай кайнаша, ахрысы, бүрәнәләр алыштыралар. Фатыйма тын да алмый аларны күзәтте, кирәкле кешесен иләп тапкач, үзенең елмаеп җибәрүен сизми дә калды. Лкбүре генә әле балалыктан чыгып бетмәгән, дөнья матур, i юлын иркен, дип, Фатыйма тирәли бөтерелә-бөтерелә чабып у йнады. Солдатлар да бу күренешне күреп алдылар, бөтенесе кул болгап, үзләренә чакыра башладылар. Араларыннан оер солдат аерылып чыкты да Фатыймага таба йөгерә башлады. Фатыйманың йөрәге шатлыктан сикереп чыга язды, бөтен кеше каршысында очрашасы килмәде, ерак түгел каенлыкка таба йөгерде, солдат та шул якка юлын борды. Алар көчкә тын алып, олы каен төбендә капма-каршы килеп очраштылар, икесенең дә йөзендә әйтеп бетергесез шатлык, сагыну кычкырып тора иде.
Фатьма, Фатьма, - диде Михман, еш-еш сулыш алып, мин сине шундый сагындым, мин сине... - дип, ничекләр игеп аңлатырга белмәде, аның шатлыгы бөтен тирә-якны ик гырта. Акбүре генә бик сагаеп ырлап куйды, хуҗабикәсенә и кын җибәрергә теләмәде. Фатыйма, иелеп, Акбүресенең муеныннан кочаклап алды.
Чү, алай ярамый, кил монда, Михман, кил, -- дип, үз мнына чакырды.
Фатыйма башта үзе үрелеп, Михманның кулыннан сыйпады, бүресенә аңлатырга тырышты. Алар бер-берсенә шундый якын килеп, терәлешеп утырдылар. Михманның ак нкалы солдат күлмәгенең изүләре ычкынган, чәчләре тирләп мa I п аена ябышкан - Фатыйма аннан күзен ала алмады, коче ташып торган бу чибәр баһадирны дөньяга тудырган анага мең-мең рәхмәтләр укыды. Аның күзләрендә соклану ка гыш ярату ярылып ята. «Кем бәхетенә тудың икән?» диде пышылдап, үрелеп, йомшак куллары белән аның маңгай I ирен сөртте. Егет ул кагылуга күзләрен йомды, Фатыйманың кулын учларына алып, ирененә тидерде, Фатыйма аңламаган имдә ниндидер сүзләр тезде, ул сүзләр арасында бәхетем, мәхәббәтем дигән сүзләр дә бар иде.
Фатьма, мин синсез яши алмыйм, мин бик-бик яратам сине.
(повесть)
Фатыйма йотардай булып аның һәр сулышын күзәтте, аның ачык изүеннән киң күкрәкләр еш-еш калыкты. Бар җаны-тәне белән күкрәп тора, кайнар сулышы килеп бәрелә дә яңакларын өтеп-өтеп ала. Фатыйма үзенең нишләгәнен дә белмичә, аның муенына сарылды, күкрәгенә башын салып, аның көчле йөрәк тибешен тыңлады, мәңге аерылмас иде шушы йөрәктән. Яшь йөрәкләр бер-берсен йөрәк тибешеннән дә аңладылар, икесе бер уйда, бер теләктә иде алар. Озын кышкы төннәрне шушы очрашу көнен көтеп, хыялларында күпме тапкырлар бер-берсен яраттылар, хыялларда уянган көчле хисләр йокыдан яздырдылар, менә хәзер очрашкач, мөмкин идеме соң бер-береңә кагылмаска, ул татлы иреннәрне суырып-суырып үпмәскә?!
Ах, яшьлек, йөгәнсез яшьлек... Фатыйма белән Михман иртәгә тагын шушында очрашырга сөйләшеп аерылыштылар. Фатыймага, әйтерсең, канат тактылар, атлап түгел, очып кына йөрде. Гашыйк кеше яңа аткан чәчкәне хәтерләтә. Фатыйма үзе шушы килгән язны хәтерләтте. Күзгә күренеп чәчкә атты: үзе серле, үзе сөйкемле, үзенең хәтта күзләре көлеп тора. Алар икесе тирә-якларында берни күрми, пар бөркетләрдәй бер-берсен яраттылар. Кыска гына очрашулар сусынны баса алмый шул, аерылышкач та башлары әйләнеп, үзалларына елмаеп тик йөриләр, тирә-якта беркемне күрми, ишетмиләр. Әйтерсең, бөтен галәмдә алар икәү, бөтен Урал таулары өстеннән икәү генә очалар.
Кояш, көчен жәлләми җирне җылытып, язны уятты, ә яз аңа бар рәхмәтен белдереп, дөньяны чәчкәгә күмде. Кояш үлеп язга гашыйк, жәлләми җылысын да, назлап сибә нурын, гөлләр уянып чәчкә ата, иртән уянып кояшка елмая. Гашыйктыр кояш яңа туган язга, алар да аерылыша бик кыска төнгә, ай калка алмашка, ул да бик сокланып җир тирәли әйләнә. Бәлки аның да өмете бардыр сылу язда, кая инде аңа кояшка тиңләшергә. Ашыгып кояш калка, бирмәс шул үзе уяткан язны беркемгә.
Михман белән Фатыйма икенче көнне тагын шунда очраштылар, астарак уйсулык табып, үзләренә шалаш кебек нәрсә ясап куйдылар, аңа үзләре дә сокланып сөенделәр. Аны шундый яратып, матур итеп читәнләп үреп мендерделәр, ник кирәген үзләре дә әлегә аңламадылар. Ахрысы, язда очрашкан кошлардай, аларның да тизрәк оя корып, үз дөньяларын булдыру теләге иде. Шул аз гына очрашкан арада да бер-берсенә чын тормыш бүләк итәсе килгәндер. Алар бер-берсен яхшы аңладылар, сөйләштеләр, көлештеләр, киләчәк турында хыялландылар. Михман аңа үзенең ерак
Кавказы, әти-әнисе турында сөйләде, ел ярымнан хезмәте оегкәч, Фатыйманы килеп аласын һәм бергәләп Кавказга кайтып, туй ясасын, Фатыймасын бик-бик бәхетле итәргә хыяллануын сөйләде.
Фатьма, син минем белән Кавказга, Азәрбәйҗанга ки госсңме? - диде күзләренә карап.
Мин синең белән җир чигенә дә китәм, - диде Фатыйма, ой герсең, ул Кавказ Урал тавы артында гына.
Үз авылыннан беркая чыкмаган Фатыйма күзалдына да mi герә алмады ничек ташлап китәсен: авылын, туганнарын, ип ы барысыннан да ныграк яраткан карт әбисен, Акбүресен. Туган һәр көн үзенә матурлык өстәп туды, җир өстен умырзаялар каплады, алар урнашкан уйсулыкта зәңгәрле сары чәчкәләр көннән-көн күбәйгәннән-күбәйде, болай да әйләнгән башларны әйләндереп, шомырт чәчкә атты. < һдереп кошлар сайрады, оя корды. Кеше ни, кош ни, бар тере җанның йөрәге шушы язга кушылып типте. Барысы да шушы матурлыктан, шушы хуш исләрдән исерде, башлары ийләнде, бәхеткә омтылды, бар җан тик матурлыкны I ына күрде, бер-берсенә бәхет-шатлык өләшергә ашыкты. Фатыймалар шалашыннан ерак түгел кечкенә уйсулыкка I орналар килеп төште, аларны хәйран калдырып, олы торна канатларын җәеп, әни торна тирәли искитмәле матур бию Оиеде, томшыкларын шакылдатып үзенчә көй чыгарды. Михман белән Фатыйма хәйран калып бер-берсенә карап илдылар: күрче, алар да кеше сыман, муеннары белән бер- бсрсенә уралып-уралып, бер-берсен яраттылар. Әни торна, ахрысы, бик гашыйк, каршы килмәде, үзен яраттырды. Михман бик мәгънәле итеп Фатыймага карап алды да аның каршысына торып басты, кулларын көянтә күтәргәндәй Жөеп, бик матур итеп аның алдында бии башлады. Башта адымнары бик йомшак, акрын, аннан кызурак-кызурак Ьиергә тотынды, аның аякларына күз иярмәде. Ул бар җанын-тәнен биреп биеде, күзләрен сөеклесеннән алмады, i >ик озак биеде ул. Ул да торна биюен кабатлады, аннан арып, гш-сш сулап, аның алдына килеп тезләнде.
Фатьма, бул минем хатыным, без дә торналар кебек парлашып яшик.
Фатыйма каршысына тезләнгән киң җилкәле егет асылына, аның дулкынланып торган куе чәчләренә, яңак буйлап агып төшкән тир бөртекләренә, аңа текәлгән матур корән күзләргә, өскә бөкләнеп торган куе керфекләргә,

бөркет канатыдай куе кара кашларга һушы китеп гашыйк иде. Фатыйма, үрелеп, аның керфекләренә кайнар иреннәре белән кагылды, күзенә тулган шатлык күз яшьләрен яшерә алмады, күз яшьләре аркылы елмаеп:
- Мин риза, - дип пышылдады.
Көчле куллар аны үз кочагына алып кыстылар, сөеклесенең кагылган бер җире ут капкандай өтеп-өтеп алды. Михман Фатыйманың шомырттай кара күзләреннән, чиядәй пешеп өлгергән иреннәреннән, бит алмаларыннан, ярсып типкән муен тамырларыннан үпте. Алар икесе дә әле моңа чаклы татымаган хисләр чолгынына кереп киттеләр, икесе дә артык көчле хисләр уянудан дер-дер калтырандылар, аларга ияреп, Урал таулары да әйләнде. Михман тәненә тирләп ябышкан күлмәген салып атты, нишләргә белмичә, ерак түгел җыелып яткан күлләвек суына барып сузылды. Ахрысы, артык кызган канны суытмакчы булды, торып утырды. Йөрәгенең читлегенә сыя алмыйча типкәнен Фатыйма күреп утырды, үзе дә шул хәлдә иде. Фатыйма калтыранган куллары белән күлмәкнең изү төймәләрен ычкындырды да өстендәге күлмәген салып, кайчандыр Айбикә инәй биргән ак эчке күлмәктән генә калды, кысып үргән чәч толымын сүтеп, таратып җибәрде, озын, калын чәч бөртекләре алдын-артын, ярты гәүдәсен каплады.
- Михман, - диде акрын гына калтыранган тавыш белән.
Михман торып басты да артына әйләнде, су анасыдай чәчкә күмелеп утырган Фатыйманы күргәч, телсез калып карап торды. Фатыйма җирдә тезләнеп утырган, куллары белән тезләрен капламакчы, үзенең куллары калтырый, шомырт кара күзләр үзенә чакыра. Михман Фатыйманы җирдән каз мамыгыдай күтәреп алды да үзләре корган ояга атлады.
- Фатьма, син минеке, минем арватым. - Ул Фатыйманы акрын гына җиргә утыртты, калын чәч бөртекләрен аралап, аның тулган айдай йөзен ачты, иягеннән күтәреп, күзләренә карады. - Син минем арватым.
Михман калтыранган куллары белән матур булып калкып торган күкрәкләргә кагылды, алар да җавап итеп, бер калыкты, бер батты. Дәрте ташып, каны кайнап торган яшь егет үз хисләрен озак йөгәнләп тора алмады. Тик шулай да ул ир кеше, алар икесе дә беренче тапкыр яңа тормышка аяк басалар; кызны куркытмаска теләп, гомерлеккә истә калырлык итеп, аны иркәләде, назлады. Михманның җылы, олы куллары акылдан яздырырлык итеп иркәлиләр, Фатыйма бер генә мизгелгә дә шикләнмичә, үз язмышын аның кулына тапшырды. Алар бергә кушылганда, җирләр убылып, җаннар кош булып күкләргә очты. «Ах!» дип кычкырган тавыш уйсу таллар арасына кереп, аһәң булып нңгырады, татлы ыңгырашу тавышы күкләрне айкады. Бу язда кемдер тапты, кемдер иң кадерле, гомергә бер генә югалта торган сафлыгын, чисталыгын югалтты, киләчәк и шышын сөеклесенең кулына тапшырды. Ах, бу йөгәнсез яшьлек, язның сихри көннәре, тылсымлы төннәре. Уйсу күлдә торналар парлашып оя корды. Тормыш юлы катлаулы, к илә алырмы соң алар киләсе язда да парлашып? Фатыйма белән Михман хушлашыр алдыннан кабат торналарга карап сокландылар, аларның аерыласы юк, дип көнләштеләр.
Икенче көнне Фатыйма тагын очрашуга, күпер күренә I орган калкулыкка йөгерде. Акбүре аның аягына сарылып шаярды. Алар Михманга кул болгарга дип, калкулыкка менеп бастылар, тик күпер өсте буш, солдатлар да, бер кеше до юк. Фатыйма, иртәрәк килдем, ахрысы, дип, кояшка күтәрелеп карады, кояш агачлар башына менеп кунаклаган. «Бәлки соңрак килерләр», - дип, Фатыйма тагын Акбүресе белән шаярырга тотынды. Башын күккә күтәрде, кояш инде .тылның кап өстенә менеп кунаклаган. Тагын көтәргә булды, кояш каршы як агачлар башына кунаклаганчы көтте - юк, к илмәделәр. Фатыйма көндәге иртәнге эшен бетерде дә кабат очрашуга өметләнеп, калкулыкка йөгерде. Тукта, бәлки ул аларның куышына килә торгандыр? Шулай булмыйча, һичшиксез шунда көтә, дип, бар көченә шунда чапты, тик анда да бушлык, аны беркем дә көтми иде. Торналар гына һаман шул бер урында шикәр туен бәйрәм итәләр.
Алар бәхетле, аларның аерыласы юк, - диде Михман хушлашканда.
«Аларның берсе үлсә, икенчесе ялгыз яши алмый, диләр, күккә менә дә аска таш булып томырыла, үз-үзен үтерә, диләр. Мин ышанам, мин дә хәзер синнән башка яши алмам, син килмәсәң, мин дә үләрмен бит, Михман, син кайда?»
Фатыйма көн саен үзләре төзегән куышка йөрде, калкулыкка менеп, сәгатьләр буе шунда утырды. Болай • ш сез тик утырырга ярамаганны да аңлый, тик берни эшли лимый.
Тау битләрен яшел үлән, сары үги ана чәчкәсе каплады.
Фатыйма бозауларын шул калкулыкка куып алып килеп көтәргә җибәрде, ә кичләрен, бозау абзарында ятканчы, дип, кайбер көнне шул куышка килеп куна торган булды. Ул һичшиксез шушында килергә тиеш иде. Фатыйма бозаулары белән куыштан ерак китмәде, вакыт-вакыт юлга күз сала- сала, кышлыкка себерке бәйләде, кирәкле үләннәр җыйды. Чөнки бозаулар да балалар кебек чирлиләр, аларның да әле эче китә, әле ютәллиләр, дарулар юк, бозау караучылар кышлыкка кирәген үзләре хәстәрли.
Көннәр үтә торды, җиләк тә пеште, чиләк-чиләк җиләк җыеп киптерделәр. Тормыш үз җае белән барды, тик юлда көткән кеше генә күренмәде. Фатыйма өчен берсеннән-берсе газаплы көннәр башланды. Куышын чын өйгә әйләндереп бетерде, хуш исле яшел үлән түшәде, таган асып чәй кайнатты. Бу тирәгә кеше бик аяк басмый, аста сазлык, халык җиләккә, печәнгә тау битенә йөри. Бу тирәдәге уйсулык Фатыйма белән Акбүренең биләмәсенә әйләнде. Саттар агай килеп, берничә тапкыр әйтеп карады: «Ник гел бер җирдә йөртәсең, күчер бозауларыңны теге якка», - диде. Фатыйма эндәшмәде дә, күчмәде дә. Бозауларын төнгелеккә абзарларга кайтарып япты да кабат куышка кайтты. Бөтен нәрсәне белеп тора торган Маһинур сеңлесе сер итеп кенә:
— Апа, солдатлар күрше колхозда Аюлыда мәктәп төзиләр, - диде.
Аюлы моннан унике чакрым җирдә ята. Фатыйма аңлады: якын ара түгел, тиз генә күрешә алмаячаклар. Шулай да ике ай дигәндә, бәхет елмайды. Михманны берничә солдат белән хәрбиләр өчен килгән тартмаларны алып кайтырга җибәрделәр. Аннан кире кайтканда, Михман иптәшләре белән сөйләшкәч, машинаны Фатыймалар авылына бордылар. Калкулыкта йөргән бозау көтүен дә, аның тирәли чабулаган Акбүрене дә әллә каян күреп алды. Машина күпергә керүгә, сикереп төшеп, тауга каршы йөгерде. Фатыйманың шатлыктан күзенә яшь бәрел чыкты, ул да аңа каршы торып йөгерде.
- Фатьма, Фатьма, - дип кычкыра-кычкыра, Михман аны күтәреп алды, әйләндерә-әйләндерә битләреннән, күзләреннән үпте. - Фатьма, мин биш минутка. Син мине көт, син минем яраткан арватым, мин синсез яши алмыйм, минем сине күрәсем килә, минем елыйсым килә, сине сагынам, - диде кулларын болгый-болгый. МихМан ашыкты, күпердә машина кычкыртты.
Михманның бик күп сүзләр әйтәсе килде дә бит, тик накыт кысан, кабаланганда әйтәсе сүзләр дә онытыла, ул аны суырып-суырып үпте дә кире торып йөгерде. Фатыйма тштә генә күргән кебек булып калды.
Михман, мин сине куышта көтәрмен, - дип артыннан ногерә-йөгерә кычкырды.
Яхши-яхши!
Фатыйма тагын азгамы, күпкәме, бәхетле мизгелләр кичерде. Онытмаган, ул да аны ярата, килә генә алмый, кайчан да булса килер, дип, көн дә куышка кунарга йөрде. Инде аның бозаулар абзарында кунып йөрүенә күнегеп беткәннәр иде, сораучы да булмады. Тик әбисе генә кайткан саен:
Балам, өйгә кайтыр идең, яхшы түгел, малайлар сарай башында, печәндә куналар, өйдә урын җитәрлек, - дип карады.
Фатыйма куышка бармаса, Михман килер дә, анда булмый калырмын дип курыкты. Фатыйма соңгы вакытта үзендә иллә нинди үзгәреш сизде, тик аңлый алмады. Җиләк ашый башласа, ашап туя алмады; әллә нинди ачы әйбер ашыйсы килеп, эче эзләнде: тик торганда мичтән күмер алып ашады, и акбур эзли башлады. Вакыт-вакыт башы әйләнде. Тышта бик эссе булгач, кояш сукты бугай, дип, әбисе өйрәткәндәй яулык астына әрекмән яфрагы салып, башын кысып яулык белән бәйләде. Корсагы шактый түгәрәкләнгән сеңлесе Маһинурга карап торды да кинәт башыннан куркыныч бер уй үтте. Аннан ипләп кенә сеңлесеннән сораштыра башлады: «Ничек йөрисең, каян белдең, нәрсә ашыйсың килә?» Сораштыра торгач, үзенең хәлен аңлап, шаккатып калды. Нишләп соң болай булыр дип уйламады, хәзер ничек итеп Михманга хәбәр итәргә, әниләренә ничек итеп аңлатыр? Фатыйма әлегә ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Куыш төбендә төннәр буе аяк тавышы тыңлап таңнар агтырды; торналар бала утырып чыгардылар, аталы-аналы шул балаларын туйдырдылар. Аларның тормышын күзәтеп, Фатыйма да тормышның моңарчы аңлашылмаган якларын аңлый башлады. Алар шундый татулар, әни торна атасы алып кайтканны сөенеп каршы ала, иркәләнеп тә кала, ике бөртек кошчыкларын көннең буе әти кеше туйдыра. «Михман шундый әти булачак, менә күрерсең, улым». Аңа нишләптер ул булырга тиеш кебек тоелды, әйе, һичшиксез малай, әтисе кебек көчле, таза, чибәр малай булырга тиеш. Фатыйма һәр көнгә ниндидер өметләр баглап уянды, карынында яралган мәхәббәт җимешен көннән-көн ныграк яратты, иркен көннәр буе үзалдына хыялланды, бөдрә башлы улының шушы яланда Акбүре белән тәгәрәп уйнаганын күзалдына китереп, бәхетле елмайды. Корсаклы хатыннарның үзләренә генә хас сөйкемлелеге була, Фатыймага да шул бәхетле хатыннар матурлыгы кунды, алда ул хыялланган тормыш шундый матур, бәхетле иде. Фатыйма көтәргә өйрәнде, ул куышка һәркөн килде. Торна балалары күзгә күренеп үсте. Урал гасырлар буе ничек яшәсә, шулай яшәде; коеп яңгырлар яуды. Уралдагы кебек көчле яшеннәр беркайда юктыр: кызып китеп, агачларны сугып яндырды, үзе яндырды, үзе сүндерде. Фатыйма куышта Акбүресен кочаклап, күзләрен шытырдатып йомды. Агачларны җиргә ега-ега җил котырганда, күкләр нидәндер канәгатьсезләнеп, меңьяшәр карагайларны камчылаганда, күк күкрәп бар дөньяны дер селкеткәндә куркыныч иде аңа. Әле дә янында Акбүресе бар иптәшкә. Икенче көнне берни булмагандай кояш чыга, таулардан гөрләвекләр агып төшә, дөнья тагын яшәреп, иркен тын ала. Печән өсте дә җитте, бар кеше печәнгә төште. Фатыйма да үз гаиләсе белән печәнгә йөрде, ашыкмыйча үзалдына уйланып, киерелеп печән чапты. Аңа җитешү кыен иде, озын-озын адымнар белән киң-киң алдырып, калганнарны артта калдырып, пакос башына чыга да көтеп тора. Әнисе тәмле итеп кыр чәе кайната. Сөтле мәтрүшкә чәеннән дә тәмле нәрсә бармы икән печән өстендә? Пакос арасында яшеренеп калган эре-эре җиләкләр дә салып җибәрсәң... Төшкелеккә туктагач, кем кайда яңа чапкан печән өстенә сузылып яттылар. Кинәт Фатыйманың карынында нидер селкенгәндәй булды. Ул сагаеп калды. Селкенү тагын-тагын кабатланды. Фатыйма күккә күзләрен төбәде: «Ходаем, бәхет бир сабыема, дүрт саны төгәл булсын, әтисенә охшап, чибәр, көчле рухлы булсын». Фатыйманың күзеннән яшь агып, яңак буйлап ялтыр эз калдырды, иреннәренә матур, бәхетле елмаю кунды: Михман килсә, ничек сөенәчәк! Фатыйманың гәүдәсе бик озын булганга, корсагы әлегә беленмәде, Маһинурныкы да әллә ни зур түгел. Әнисенекен дә туганчы беркем белмәде диярлек, косып та интекмәде, һәрхәлдә, Фатыйма хәтерләми. Аның да күңеле болганмый, битен генә сипкел баса; ул кара тәнле, кояшта йөреп, тагын да каралып бетте.
Печәннәр бетеп, кибән куйдылар, төннәр салкынайта башлады. Борын төбендә көз көтеп тора, ә Михман һаман
килмәде. Фатыйма вакыт-вакьгг борчылып та куйды, тик ул аңа үзенә ышанган кебек ышана. Килер, җай чыгу белән килер! Сентябрь башында Маһинур сеңлесенең улы туды, Охтәмнең сөенгәнен карап торып, Фатыйма аның белән бергә сөенде.
- Минем улым үзе зур гәүдәле, үзе гел үземә охшаган, дип, почмак саен мактанды, аның нәсел үзгәртәсенә шиге юк иде.
Фатыйма Михманны күзалдына китерде: ул килүгә аның да шундый улы туып торса, ничек сөенер иде икән?! Юк, ул кычкырып йөрмәс, теге вакыттагы кебек торна биюен биер, аякларына күз иярмәс. Хыял, өмет яшәтә кешене - Фатыйма өметен өзмәде, озакламый көзге эшләр башлана, солдатларны алып килерләр, дип көтте. Тик алтын көз, әбиләр чуагы да җитте. Фатыйма соңгы көннәрен килә куышка. Торналар балаларын үстереп, очарга өйрәттеләр, хәзер китәргә дә җыеналар. Төннәр суынды. Әле абзарларда да ягарлык түгел. Шуңа Фатыйма өйгә кайта кунарга. Үз иреге белән йөреп ойрәнгән Акбүре Фатыйманы ишек төбендә көтеп ята, ерак китми. Ул да бу җәйдә чын егетләрчә үсеп, матураеп, киң күкрәкле, ап-ак калын йонлы, бүренең дә бүресенә әйләнде. Күпләр кызыкты да, шүрләде дә: ни әйтсәң дә, бүре - бүре инде ул. Бу җәйдә җәйләүдән Фатыймаларның сарыклары да ишле генә булып кайтты, колхоз сыер биргән иде, ул да бозауларга тора. Йортка көзен мал кайтып тулгач, әбисе бик сөенде - нинди башкорт малсыз яшәсен инде. Менә шулай йортка ямь керде. Фатыйма һәм энесе Гаптерәй икесе урманнан киртә алып кайтып, яңадан койма тоттылар. г)несенә, үзенчә хатын-кыз карашыннан чыгып, аңлатырга тырышты: «Йортың бөтен булмаса, йортыңда малың тулып тормаса, нинди кыз яратсын андый булдыксыз ирне. Башкортның җигәр аты, сөяр хатыны булсын, дигәннәр. Бу җимерек киртәне кызлар карап үтәләр инде, Гаптерәйнең кулы юкмы, әллә балтасы юкмы, диләрдер. Әтигә аңа шешәдән башка берни дә кирәкми; аңа ат үлсә - ит, арба ватылса - утын. Андый булма, кустым», - дип, үзенчә дөнья көтәргә үгетләде. Фатыйма әле бик салкын булмаса да, фуфайкасын гел киеп йөри башлады, чөнки инде хәйран бүлтәеп чыккан бүксәне ни белән дә яшереп булмый.
Фатыйма көзен бозауларын тапшырып, яңа яшь бозаулар җыя башлады. Бу өйгә кайтмаска бер сәбәп кенә булды. 1>озаулар кайтуга бөтен җирне сап-сары итеп кырып юды, акбур сибеп аклады, бар җиргә яңа салам түшәде. Төннәр озынайды, быел сарайларны рәтләргә солдатлар да килмәде, күрше колхозда калдылар бугай. Фатыйма үткән елга әйләнеп кайтты, уйланып ята торгач, «бар нәрсә дә мизгел генә икән, бүгенге көн үтә дә башка беркайчан да кабатланмый», дип куйды. Аның тормышында шушы бер ел эчендә күпме вакыйгалар булды, тик бер нәрсә генә үзгәрмәде - хәерчелек һаман шулай калды. Көннәр узган саен Фатыйма ныграк борчылды: Михман килмәсә, әнисенә ничек аңлатырга, халык ничек карар? Ул бит сүздә генә аның хатыны. Ярар, әнисе аңлар, күп бала табып күргән кеше, аңлашырлар. Михман кыш килмәсә, җәйгә, һичшиксез, киләчәк, озакламый аның хезмәте дә бетәр. Әнисе аңлар, үзе үк әйтте бит, ирең булса, шундый булсын, дип. Кызык тормыш, былтыр бу вакытта бер күлмәк турында гына хыяллана иде, ә хәзер баласы турында. Күптән түгел колхозчылар бәйрәме булды, яхттты эшләүчеләргә бүләкләр биргәннәр. Фатыйма бармады, аңа да яхшы эшләгәне өчен күлмәклек сатин тукыма биргәннәр, әнисе алып кайткан.
— Ник килмәдең теге матур күлмәгеңне киеп, ятасың шунда каравылчы кебек, — дип ачуланып чыгып китте.
Бик тә кирәк иде аңа яңа иркен күлмәк, иске күлмәкнең алды күтәрелеп кыскарды. Фатыйма корсагын каплар өчен олы киндер капчыктан үзенә бер озын алъяпкыч ясап алды, ул аны фуфайка өстеннән кия дә көннең буе шуның белән йөри, кичке якта ятар алдыннан гына чишенеп тәнен ял иттерә.
Көннәр уза торды, Яңа ел кичәсе дә җитте. Ул, тагын көтмәгәндә Михманы килеп керер, дип өметләнеп, учагын сүндермәде. Чәйнүк яртылаш кайнап беткән саен кабат-кабат су өстәде, әледән-әле, аяк тавышы килмиме, дип колак салды. Аннан онытылып, мич авызында уйнаган ялкынга карап, сәгатьләр буена селкенми дә утыра бирде. Түземсезлек белән көткән Яңа ел төне дә үтеп китте. Ни китерер соң аңа бу Яңа ел? Кичә үзгәрмәгән тормыш бүгеннән үзгәреп китмәс шул. Фатыйма хәзер баласы туасы көннәрне санады, күп тә калмады, тик менә әнисе белән сөйләшүне генә һаман сузды. Әнисе һәрвакыт ашыгып керде, бер-ике сүз әйтте дә борылып чыгып та китте, әйтерсең, ул аның баласы түгел, өйдәгеләр генә бала. Шунда сораса булмыймы: балам, ник бер дә кәефең юк, я булмаса, ник бер дә кайтмыйсың, ашарыңа бармы, дисә... Фатыймага карата әнисе һәрвакыт
Соры булды, беркайчан җылы итеп сөйләшмәде, әллә шуңа, описе белән сүз башлавы бик авыр иде. Шул килеш бу ишләшүләр һаман сузылып килде. Бәлки һаман шулай барыр и tc әле. Соңгы вакытта Фатыйма ишекне бикләми башлады, чопки Акбүресе бар аны сакларга.
Фатыйма, нишләп һаман йоклап ятасың? - дигәнгә, Фатыйма куркып торып утырды, каршысында басып торган описенә аптырап: i Ни булды? - диде.
Бәй, иртәнге савым бетте бит инде, ә син һаман йоклап «насың, ни булды? Бар, йөгер, сөт алып кал.
Фатыйма ашыга-ашыга сәндерәсеннән килеп төште. Хасибә апа бермәлгә телсез калды, аннан үрелеп, кызының I \ I ы п беткән корсагын сыйпап карады, күзләре түгәрәкләнеп ки пе.
Менә ни белән шөгыльләнеп ятасың икән син монда?
Фатыйма да баскан урынында катып калды.
Әни, мин сиңа аңлатам, Михман җәйгә килә, без ойлонешәбез, - диде бурлыкта тотылган баладай.
11инди Михман, нинди Михман сөйлисең, - диде никтер I ииышын баса биреп, - теге солдатны сөйлисеңме? Кайчан Күргәнең бар солдатның армиядән хатын алып кайтканын? Ү11кән-кочкан җилгә очкан. Мин кемнең дә булса армиядән Пигын алып кайтканын хәтерләмим, синең ише җүләр triii) моңа ышана ала. Я Ходаем, оятларга калдырдың бит. - Хәсибә апа йөгереп барып ишекне эчтән терәтте дә ашыга- §ш ыга кире килде.
Бу хәлеңне тагын кем белә, баланың атасы беләме?
Юк, ул әле белми.
Белмәячәк тә, чөнки белергә дә теләми. Менә нәрсә, Тслөсәң ничек котыл, ирсез уйнаштан бала тапкан дигән су I чыкмасын.
Әни, ни сөйлисең, кая куйыйм мин аны, әтисе килгәч ни диярмен?
Килмәсә, кеше алдында ни диярсең?
Минем кешедә ни эшем бар, минем балам, - дип карышты Фатыйма.
Син дә минем балам, уйнаштан бала табып ятуыңны Теләмим, теләсәң кая куй, тик минем өйгә алып кайтасы булма.
Әни, ни сөйлисең, синең бар балаларыңны табарга булыштым.
- Мин дә булышырмын, тик туу белән битенә мендәр каплармын, үзең илтеп күмәрсең.
- Минем баламнымы? - диде Фатыйма агарып, тыны кысылып.
- Синеке, - диде әнисе иреннәрен кысып. - Монысы үлсә, икенчесен табарсың, безнең нәсел агачы җимешле. Киен, яп корсагыңны, мин хәзер барып сөт китерәм, чыгып күренеп йөрмә.
Хәсибә апа көянтә-чиләкләр күтәреп, җенләнеп чыгып китте. Фатыйма түбәсенә күсәк белән биргәндәй аңгыраеп калды, әнисе аңларга тиеш ләбаса, ике елга бер бала табып тора, үзе ана кеше бит. Әйтерсең, бу дөньяның ае да, кояшы да юкка чыкты, бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Фатыйма урыныннан селкенә дә алмыйча катып калды. Әнисе сөт китерде, бозауларны эчерергә тотынды, үзе тузынды, тик башка вакыттагы кебек кеше ишетерлек итеп кычкырмады, акрын гына сөйләште.
- Беркем дә белмәс, син яшь әле, үз тормышыңны болай итеп юкка чыгарырга.
- Әни, синең балаларың арасына минем бер балам сыймасмы, ул да синеке кебек үк бала булачак бит?
- Юк, минекеләр никахлы, ә синеке җилдән туган. Бу хәлеңнән соң теләсә кайда теләсә кем мыскыл итәчәк, һәркем алдында итәк күтәреп ятарсыңмы? Оятың да юк, минем белән телләшеп утырасың. - һәрвакыт сабыр, тыңлаучан Фатыйма әнисен, әнисе кызын аңламады. - Ялгыш берәрсе белеп кенә калсын, балаңны менә шушында, әнә бүрең белән бергә шушы бозау абзарында үстерерсең, өйгә кертер дип тә уйлама.
Фатыйма һич кенә дә болай булыр дип уйламады, әнисе аңлар, хәленә керер, ярдәм итәр дип уйлады, хәзер нишләргә? Аның карынындагы әле тумаган баласын үтереп күмәргә куша. Әнисе һаман тузынды, борын төбендә бармак янап-янап алды, тик Фатыйма гына берни ишетмәде. Әнисе сөйләгән әйберләрне күзалдына китереп, коты алынды: юк, соңгы өметен үтерергә бирмәс. Килер аның баласының әтисе, алар бергә булырлар, барысы да яхшы булачак, ул бит ышана, ник әнисе моңа ышанмый «соң?
- Чирли башлау белән миңа кереп әйт, әнә, әрәмәлеккә илтербез дә күмәрбез, язгы кар эрегәч, җирг§ күмәрсең. Кияүгә чыккач, ел да табарсың.
Фатыйманың ямьле дөньяга хыяллары чәлпәрәмә килде, мшнекә исерек кеше кебек йөрде. Кичке савымнан соң әнисе пи ын керде, сөтен китереп бирде, бозауларын эчереште.
Фатыйма, кая, күрсәт әле корсагыңны, - дип, күлмәген сыпырып карады. - Күп калмаган, эчең аска төшеп беткән, бер атна Йөрсәң Йөрерсең, бик чыгып, күренеп йөрмә.
Фатыйма эндәшмәде, тик әнисен дә ишетәсе килмәде. Беркөнне кайтып, ефәк җеп белән кайчы алып килде. Теге чакта Михман китергән ак чолгау сөлгеләрен ярый әле күбәгә менгереп яшереп куйган иде, шуларны да карап- оюрләп куйды. Фатыйма әнисе бәбәйләгәндә һәрвакыт ибисе белән бергә булыша иде, аз булса да тәртибен белә, Шулай да үзенә генә куркыныч, беренче бала бит, ничек Котыласын күзалдына да китермәде. Башта бер сорау нишләргә соң? Фатыйма инде ничә төн күз дә йоммый, mure тышта дулаган җил тавышын тыңлый, авылдан ерак
I у I ел бүреләр улый. Кыш уртасы җитсә, шулай авылга якын ук киләләр, йорт-җире ныгытылмаган кураларга кереп, сарыкларны да буалар, мал абзарларына да якын киләләр. Күзалдына да китерү кыен иде: бала туу белән, әнисе ишкәнчә, баланың битенә каплап үтерсә, бүреләр казып илып китсә... Фатыйма калтыранып куйды, аны аңлагандай, бала да карында дулап, әйләнеп алды. Фатыйма инде ничә hi lap карынындагы баласы белән сөйләшергә күнеккән. Ул аны инде дөньяда иң матур бала итеп күрергә күнегеп бс гге, шуннан хәзер мәхрүм булыргамы? Сабыйны үтерү ул би I барыбер кеше үтерү дигән сүз, ул баласын түгел, бүре баласын да үтерергә бирмәде, ә монда үз кулларың белән балаңны үтерергә?.. Михман моны белсә, мәңге кичермәс. Тик әнисе өйгә кертмим, диде, кая барыр соң ул бала белән? Монда бозаулар гына яши ала. Фатыйманың башын мең горле сораулар бораулады, күңелгә шом салып, тышта җил \ 1лды. Аның хәлен аңлагандай, Акбүре дә авыр сулап куйды. Иртән әнисе бөтен кешедән иртәрәк эшкә килә башлады, ин беренче Фатыйма янына керә, тикшереп чыга. Фатыйма имисен чебеш өстендә очкан козгынга охшата башлады, чип а курка да иде.
Чирләмисеңме, билең авыртмыймы? Беренче билгесе - бил авырта, аннан эчнең асты кисеп авырта башлый. Ьилең авырта башлау белән эндәш, кычкырма, кеше ишетә күрмәсен.
Фатыйма җавап бирмәде, әнисенә күтәрелеп тә карамады.
II >а гыйманың чынлап та кичтән биле авырта башлады, кичен әнисе тагын кереп чыкты. Саттар агай да кереп бераз басып торды да бер сүз эндәшмәде, чыгып китте. Соңгы айларда ул никтер керә, нидер уйланып тора-тора да борылып чыгып китә. Никтер бер дә элекке кебек кычкырынмый, тузынмый. Фатыйма, хәтта әллә берәй нәрсә сизәме, дип тә уйлап куя. Фатыйманың биле генә түгел, эч асты да кисә башлады. Ул селкенергә дә куркып, бер почмакта утырды, абзар тышында бераз аяк тавышлары басылганны көтеп алды да, авырту җибәргән арада, яшереп кенә саклаган чиста чиләккә су кайнатырга куйды. Миченә тырыша-тырыша утын тутырды, абзар эчен ни генә булганда да ныграк җылытырга кирәк. Барлы-юклы чүпрәкләрен әзерләде, беркөнне тагын бер капчык юып киптереп куйды. Фатыйма ни биленә, ни эченә чыдый алмый башлады, Акбүрене тышка чыгарып, ишекне ябарга кирәк, дип, аны да чыгарып җибәрде. Ишекне эчтән тартып бәйләде, үзе шыбыр тиргә батты. Ничек кенә булмасын, сәндерәсенә менеп җайлап ятты. Тулгак кайткан саен, кычкырасы килгәндә иреннәрен чәйнәде. Әбисе әнисенә, көчән-көчәнмә, дип әйтеп тора торган иде дә, каян белергә соң кайчан көчәнергә кирәк икәнне? Фатыйманың әнисе җиңел таба балаларны. Фатыйма әллә ике сәгатьләп сәндерәдә авыртуга түзәргә тырышып тәгәрәде, кычкырудан куркып, фуфайка җиңнәрен чәйнәде, чәчләре манма су булды, ярдәм итәр кеше юк иде шул янда. Бер нәрсә көч бирә - мәхәббәт җимешен әнисенә үтерергә бирмәячәк. Тышта Акбүре ник буранга чыгарып җибәрүне аңламыйча, ишекне тырмап елады. Кинәт Фатыйманың бөтен җирен кисеп җибәргәндәй булды. Авырту шундый көчле булды, ул хәтта кычкырып та җибәрде, бала бар көченә тышка, яңа дөньяга омтылды, Фатыйма үрелеп, кулын гына куеп өлгерде. Бер юл алган бала калган юлын бик җиңел дәвам итте. Фатыйма хәлсезләнеп башын артка ташлады, күзеннән әллә шатлык, әллә хәсрәт яшьләре бәреп чыкты, аның белән бергә бала да зәгыйфь кенә елау тавышы белән дөньяга килүен белдерде. Фатыйма әзерләгән җебе белән баланың кендеген бәйләп кисте, янында әзерләп куйган чиләк белән җылы суда баланың канлы тәнен чайкатып төшерде, яңа җылы карыннан чыккан бала калтыранып елады. Әбисе һәрвакыт, сау-сәламәт туган бала кычкырып туа, бала елап үсә, ди. Фатыйма баланы үзе әзерләгән, кайчаңдыр әтисе китергән ак чолгау сөлгесенә төреп, кысып биләде, тик баланың малай түгел, кыз икәнен күргәч, аптырап калды.
Яр i ы караңгы сарайда туган баланы әллә ни күреп тә бу имый. Фатыйма елый-елый баланы күкрәгенә кысты.
Бәбкәм, кайлардатуасыңны белсәң, мәңге бу мәрхәмәтсез доньяга килмәс идең. Ниләр бирим соң, нәни кошчыгым? < >i иең булса янымда, сөенер, күтәреп алыр иде, үзеңне хан кызларыдай итеп үстерер иде, нишлим, нәни кошчыгым?
Фатыйма баласын кай җиренә тыгып җылытырга белмәде. Килмәк изүләрен ачып, баланы күкрәгенә терәде, әле сөт ннпеп тә өлгермәгән күкрәкне уймак чаклы гына авызы белән бала ялап-ялап кабарга маташты. Фатыйманың күз ИШьләре баланың битенә тамгач, бала сискәнеп куйды. Н укрөктә сөт булмаса да, җылынып, борынын төртеп йоклап ки п е. Фатыйма баласын кочаклап күпме утыргандыр, кинәт унмын киткәндәй булды, тиз-тиз канлы бала урыннарын жмештырды, булган киемнәрен киде, баласын ак биләү •стеннән киндер капчыкка урады да фуфайка астына п.п ып, караңгы кышкы урамга чыкты. Кар бураны өереп- •срсп таулар өя, Фатыйманы урамда көтеп утырган Акбүре соенечтән өстенә сикерә-сикерә шыңшыды.
- Әйдә, Акбүре, алга, - диде, үзе ишек төбендәге таякны мюк гереп алды.
Фатыйма урамга чыккач кына үзенең әле хәлсез икәнлеген .in |вды, җитмәсә, җил аяктан егардай итеп котырына, тәннең бар җиренә салкын кереп тула. Фатыйма баласын күкрәгенә кысып, көрт ера-ера алга атлады, көрт бураны барлык Н>лларны сырган. Туктап-туктап тирә-ягына каранды, кар- | >\ раннан башка берни күренмәде. Чамалап Инзир елгасына гаоа юл алды, бөтен курыкканы - арттан бүреләр генә I ашлана күрмәсеннәр. Акбүре дә туктап-туктап, борынын күгәреп иснәнеп тора. Ничек тә елга аръягына чыгып мм ылырга кирәк. Елга юлына борылгач, җил дә борылды, у мкне өзеп, әллә ни җирләргә үтеп керде. Җитмәсә, юлны урыны-урыны белән билдән кар өйгән. Карны бата-чума ерып барды, Акбүре азрак кына күздән югалса, коты алынып чакыра башлады. Куркудан башына берсеннән-берсе куркынычрак уйлар килде. Аның саен адымын кызулатты, о 11Ө өшеде, әллә тирләде, битеннән әллә кар эреп акты, әллә * s ркудан тир бәреп чыкты. Фатыйма Инзирне кисеп чыгып, oil пэр шәүләсе күренә башлагач кына бик аруын тойды, бар кичен җыеп, таныш Йортка атлады. Вакытның күпме икәнен
1.1 чамалый алмады, авыл йоклый, бер генә йортта да ут юк. Фатыйма таныттт йортның капка төбенә килеп, хәле бетеп сөялде, бераз хәл алгач, акрын гына йортка кереп, тирә- ягына каранды. Аннан мунча ягына үтте. Теге вакыт шунда каз оясы күргән иде, мунча ишеген үзенә тартты, капшана- капшана чөйдә эленеп торган каз оясын салдырды да тагын капшана башлады. Стена буенда эленеп торган ниндидер кием кебек нәрсә кулына эләкте, баланы шунда төреп каз оясына салды, бала җылы куеннан чыгуга, салкыннан куркыпмы, елап җибәрде. Фатыйманың йөрәге өзелгәндәй булды, баласын кире кулына алып, тыны белән җылыта башлады: «Балам-балакаем, кичер безне, кем уйлаган болай булыр дип, без гаепле синең алдыңда». Фатыйма кычкырып елаудан көчкә тыелды, авызын учы белән каплап тавышсыз гына буыла-буыла елады, кысылып елаудан йөрәге әрнеде. Кабат баланың ирененә күкрәген китерде, ничек кенә төреп җылытырга тырышмасын, ягылмаган мунча да, тыштагы җил дә баланы өшетә иде. Фатыйма баланың битенә ирене белән кагылды. Бала авызын ачып кабат ими эзләде, әле сөт төшеп өлгермәгән иде. «Кызганыч, күкрәк сөтемне дә биреп өлгермәдем, балам, син моны миңа беркайчан кичермәссең. Тик, балам, бу кешеләр сиңа мин бирә алмаганны бирерләр». Фатыйма баласын күкрәгенә йомшак кына итеп кысып сөйде дә каз оясына салып, урамга алып чыкты, тиз генә болдырга йөгертеп алып барып куйды, каты итеп ишекне какты. Үзе Акбүрене эләктереп, урам капкасы артына чыгып посты.
— Кем бар анда? - дигән тавыш ишетелде, искән җилгә кушылып, бала да елап җибәрде.
Фатыйма Ходайга ялварды. «Чыгыгыз тизрәк, алыгызчы нарасыемны, катып үлә бит». Ахрысы, җил, дип уйлап, кире кереп китте, ә карлы җил өермәсе болдыр өстендә шайтан туе ясап, бөтерелде дә бөтерелде. Фатыйма, кире кереп, баланы алмакчы булып алга омтылуы булды, чолан ишеге ачылып китте дә каз оясын китереп бәрде, каз оясы болдырдан тәгәрәп, бала белән бергә аска очты. Фатыйма капка ярыгына ябышып күзәтте, бала бәләкәй песи баласы тавышы чыгарып елады. Ишектән чыккан Барый абзый бермәлгә ишек төбендә катып карап торды, аннан акрын гына тупсадан төшеп, җирдә яткан төргәкнЬ иелеп карады. Аннан тагын тирә-ягына каранып , алды, капкага эз белән килә башлады. Фатыйманың йөрәге туктагандай булды, беттем, дип битен каплады. Бала тагын ачы итеп кычкырып елап җибәрде, Барый абзый кире борылып, җирдә яткан төргәкне күтәреп алды да кычкырып җибәрде. ,
Лй Аллам, бала бит бу, кайсы кансызы ташлап киткән?
дип сөйләнә-сөйләнә, баланы күтәреп кире өенә кереп китте.
Ой эчендә ут кабынды. Арлы-бирле йөргән шәүләләр күренгәч, Фатыйма иркен сулап тын алды, аркасы белән камкадан җиргә шуып төште, бүресен кочаклап эче бу шаганчы елады. Аңа кушылып җил-бураны да әллә улады, .• па елады. Яшь кызның гөнаһлы адымнарын бик тиз себереп каплады, аның әрнешеп елаган тавышын кешеләр ишетмәсен иш аннан ныграк улады, кар бөртекләре сибеп, битен юды. Фатыйманың эчендә бушлык урнашты, кире юлга борылгач, ир гына кире борылып карамады, кире караса, түзә алмый м I ре кереп алырмын, дип курыкты. Кире кайтканда курку да, ишү дә сизмәде. Берәрсе каршы очраса, акылдан язган икән дияр иде. Изүләре ычкынган, шәле төшкән, җил котырып чочләрен тузгыта. Бер җире авыртмады да, өшемәде дә, | ик йөрәге генә әрнеде, ачытып-ачытып әрнеде. Фатыйма (и I ген йөрәге белән рәнҗеде аны аңларга теләмәгән әнисенә, Михман белән аерган мәрхәмәтсез дөньясына. Фатыйма билдән кар ерып барды да барды, тирә-ягында улаган бүре I анышын да ишетмәде, курку да тоймады. Фатыйма абзарлар Кырына кайтып җиткәндә, эшкә килүчеләр дә күренде, ахрысы, таң ата, яңа көн туа. Көчкә аякларын өстерәп, <I >атыйма абзарлар кырына кайтып җитте. Мич ягып утырган Хосибә апа ишектә чәче-башы тузган кызын күреп, куркып горып басты, көчкә ишек яңагына сөялеп торган Фатыйма Гел исерек кешегә охшаган иде.
Фатыйма, ни булды? - диде каршысына килеп.
Фатыйма әнисенә мәңге күралмас зәһәр күзләр белән карады, тик бер сүз дә әйтмәде. Каны качып агарган иреннәрен генә каты итеп тешләде, соң иде нәрсә дә булса ми гергә. Аңладымы икән тугыз бала тапкан Хәсибә апа бүген баш баласын мәңгегә югалтканын, кызының беркайчан ди кичермәсен? Мәхәббәтнең ни икәнен белмәгән, бала Гмбуны Ходай кушкан гади бер эшкә санаган Хәсибә апа кызының да, үзенең дә язмышын кайсы якка хәл иткәнен үче дә аңламый иде бугай. Үзенең кара надан акылы белән, кигылдык, дип җиңел сулады. Фатыйма көчкә берсүзсез сондерәгә менеп егылды да күзләрен йомды, җеп өзәрлек Тб хәле юк иде. Хәсибә апа үзенчә аңлады:
Ярый, бала була ул, борчылма, берсе үлсә, икенчесе Гуа, кеше генә белмәсен, әйбәтләп күмдеңме? Бүрең
сөйрәп йөрмәсен тагын, Алла сакласын. Кая, итекләреңне сал, киптерергә куярга кирәк, - дип, итекләрен тартып салдырды.
Итек эченнән оеш-оеш канлы кар кисәкләре коелды, Фатыйманың кигән оеклары да гел кан гына иде. Фатыйма ничек егылды, шул килеш селкенмәде дә, каты йокыга талды. Фатыйманы кичке якта чанага салып, өйгә алып кайтып киттеләр. Атна буе әбисе оныгының гомере өчен көрәште, тик әнисе барыбер табиб чакыртмады. Әбисе кычыткан кайнатып авызына койды, канын туктаткач, тән кызуын төшерә алмый җәфаланды. Ут эчендә яткан Фатыйма өчен үзе үләргә дә әзер иде.
- Ах, бәбкәм, ник үземә генә әйтмәдең? Килен, белгәч, ник ярдәм итмәдең? - дип, яшьсез күзләре белән елады. Хәсибә апаның карашы үзгәрмәде.
- Әйттем мин аңа, мендәр генә капларбыз, беркем дә белмәс, чирли калсаң, үземә әйт дидем. Эндәшмәде бит, кая илтеп күмгәндер, шунда йөреп салкын тидергән инде.
-Ай Аллам, ничек телең әйләнде, килен, песи баласымыни ул сиңа, кеше бит ул. Тәмуг утларында янасыңны никләр уйламадың? Ходаем, кемнәр белсен кемнеке икәнен, ел да диярлек бала табасың, үзем таптым дияр идең.
- Ике айдан үземнеке туарга тора, анысын кемгә яздырыр идем?
- Ничек, тагынмы? - диде кайнанасы аптырашка калып.
- Нәрсәсенә аптырайсың, кайнәм, мин ир хатыны, - диде Хәсибә килене бирешмәскә тырышып.
- Әй, килен, оныттыңмыни, үзең дә Фатыйманы килен булып төшеп, өч ай торуга тапканыңны? Кеше дигәнең үз гөнаһын тиз оныта шул, кәҗә тәкәсе дип көлгән Садрыйга үзең ябышып чыктың бит, әле хәзер дә шуннан ел да бала табып ятасың.
Каенанасы белән Хәсибә түти беренче тапкыр гына эләгешмиләр, тик каенанасының килененә болай ук каты бәрелгәне юк иде әле. Хәсибә түти бирешә торганнардан түгел, шулай да тәнкыйть кәнфит түгел, чыгып китте. Ни исерек, ни айнык йөргән Садрый абзый кайтып керде, исерек булса да, ул да кызы өчен борчыла, ни кылырга белми йөри.
- Инәй, нишлик, Фатыймамны ничек коткарыйк соң? - дип, сәке кырына килеп утырды, үзе тонык күзләре белән кызының сузылып яткан озын гәүдәсен күздән кичерде.
1>ар, олы сарыкны суй, бик тиз эш итегез, тиресен җылы ки леш алып керегез.
1>у вакытта, кыш үтеп барганда, мал суючы юк инде. К ызганыч булса да, олы сарыкны суярга кирәк, баланы карап юрып үтереп булмас. Әбисе Фатыйманы билдән югары чишендерде. Күкрәкләренә сөт төшеп, кып-кызыл булып Шешкән, үзе ут эчендә яна. Сарык тиресен алып керү белән, .киюе җылы тирене Фатыйманың өстенә булдыра алган чаклы урап салды.
Салкынны үзенә тартып алыр, баламны бирмәм I азраилга.
Фатыйма көннекә шул тире астында әллә йоклый, әллә Иссез, селкенми дә ята бирде. Өй эчендәгеләр тын гына ни дә булса үзгәргәнне көттеләр, яңа суйган сарык итен ашадылар Ди бер почмакка өелешеп, йокларга яттылар. Фатыйманың болай ятуына да алтынчы көн китте, әбисе карт инде, ул да йончыды, ничә көн инде - күзен дә йомганы юк. Әҗәл килсә, ялгыш аның яраткан оныгын алып китә күрмәсен, кирәксә, мгнә аны алсын, ашарын ашаган, яшәрен яшәгән. Әбисе бар белгән догаларын укыды. Таң алдында Фатыйманың маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Әбисенең дә Иорогенә җылы йөгерде, арып, оныгы янына башын төртте. Терелер, Алла теләсә, терелер.
Фатыйма күзләрен ачканда әле таң атмаган, өй эче караңгы. Бик озак караңгы түшәмгә карап ятты, үткәнне нсеиә төшерергә тырышты. Ни булды соң аңа? Кулларын һ \ II атып карады, өстендәге җылы нәрсәне сыпырып карады. )ч I ән кеше тәне кебек, әйтерсең, кемдер юеш тәне белән аңа ябышып яткан. Аптырап, кулын чыгарып тыштан сыйпап Карады, бөдрә калын җонга кулы кагылгач, йөрәге җу итте, бу пи бу дип, селкенергә дә куркып ятты. Таңга чаклы ул Ми дә булса исенә төшерергә тырышты. Кайчаннан, күпме и I а, ни булды соң аңа? Фатыйманың башы әйләнде, уйлары Чуалды, бөтен нәрсә ботка булып буталды. Тагын әллә йокыга китте, әллә аңын җуйды, әллә нинди караңгылыкка гошеп югалды. Әллә төш, әллә өн - әбисе ап-ак киемнән •илә кая җыенган. Фатыйма әбисенә ияргән иде дә, әбисе пнл кул гына болгады, иярмә, кал, дип туктатты. Фатыйма, исмдер елаганга куркып, кабат уянды, күзен ачты да тагын бир нәрсә әйләнде. Фатыйма күзләре белән генә кемнедер иләде, өй тулы кеше кебек тоелды, әнисенең елаган тавышы ишетелде.
- И-и-и, кайнәм, синнән башка бу балалар белән нишләрмен инде, бигрәкләр вакытсыз китеп бардың бит.
Фатыйма аңларга, селкенергә тырышты, тик тәне каткан. Авыртуга ыңгырашып куйды, шунда кемдер:
- Апа уянды, - дип кычкырды. Шундук аның өстенә барысы берьюлы өелделәр, кемдер шунда әйтеп куйды:
- Кара инде, Фатыйманы алырга килгән әҗәл Ак инәйне алып киткән бит. Ярый инде карт кешене алган, әл дә Фатыйманы алып китмәгән. Теге Акбүресе көн дә ишек төбенә килә дә улай да утыра, Фатыйма башына улай икән дип, курыккан идек. Куып та карайбыз, китми ишек төбеннән, ашамай да, ябыгып бетте.
Фатыйма аңларга, фани дөньяга кайтырга тырышты - ни булды соң? Кечкенә өйнең сәкесендә ике җан сузылып ята. Берсе аңына килеп, бу дөньяга яңа туган бала кебек карап ята. Ябык ап-ак чыраенда күмер кебек кара күзләр әлегә берни аңламыйлар, ә икенчесе инде аңлап туйган бу дөньяны, озын, катлаулы тормыш юлын атлый-атлый арып, озын ялга яткан. Аның йөзендә үткән тормышка зары күренми. Ахрысы, оныгын үлем кочагыннан тартып алуына иманы камил, шуңадыр, Ак инәйнең йөзендә канәгатьлек һәм тынычлык.
Фатыйма тагын берничә көн как сәкедә аунады, авыз ачып, беркемгә сүз катмады. Акрынлап үткәннәрен исенә төшерде, үткәне, киләчәге авыр һәм караңгы иде. Аны аңлардай бердәнбер карт әбисе дә ташлап китте. Хәзер аны аңлардай, ярдәм кулы сузардай беркем юк. Баласын исенә төшереп, күкрәкләре сызлады. Фатыйма йокысыз төннәр үткәрде. Төнлә аны чакырып, Акбүресе улады. Аның өй эчендә икәнен сизеп торды бугай, тәбәнәк өйнең тәрәзәсеннән менеп, күрергә тырышты. Кышкы карның шыгыр-шыгыр килгәне ишетелеп торды. Хәсибә апа иренә әйтте:
- Илтеп олактырмадың шуны. Алып чык та ат, килешкән эш түгел җиткән кызга бүре ияртеп йөрү. Янына беркемне җибәрми бит, өйгә керергә этешә. Алла сакласын, керә калса, өстенә ятар да беркемне якын җибәрмәс, үзе торып йөри башлаганчы илтеп атыгыз. t
- Тимә баланың сакчысына, сиңа ни зыяны тигән соң әле аның? - дип әтисе каршы төште. - Акбүре булганда мин аның өчен тыныч, җыен йолкыш йөрмәс янында.
- Син үзең йолкыш, шул бер бүре көе көйләп йөрисең.
Әйттем - бетте, тимә бүрегә, - дип әтисе кырт кисте.
(повесть)
Хәсибә мыгырдана-мыгырдана арты белән борылды. Фатыйма боларны тыңлап ятты. Ни галәмәт, бу әнисе кемне дә булса үтерергә генә тора. Баласыз калдырды, инде Акбүрегә дә көн юк. Фатыйма Акбүресен бу көннәрдә уй ламады да. Аңсыз кеше кебек түшәмгә карап тик ятты. ( еңлесе шулпа, корт белән сары май эчереп, килеп-китеп йөрде. Тамагына берни бармаса да, көчләп эчте, үзе бик нык ябыкты. Фатыйма бик озак уйланып ятты, өй эче каты йокыга талгач, торып киенде дә тышка чыкты. Ишектән чыгуга, Акбүресе аякларына ята-ята елады, өстенә сикереп, bn гләрен ялады. Аңа кушылып Фатыйма да елап җибәрде, пи ы да көтүче бар бит, бәлки кызы да көтәдер. Баласы исенә гошкәч, бөтенләй бөгелеп төште, Акбүренең муеныннан к ысып кочаклады да тавыш-тынсыз гына буыла-буыла елады. Лкбүре, юатырга теләгәндәй, аның тозлы күз яшьләрен ялады. Фатыйма ашыкмый гына кабат үз оясына, бозаулар абзарына таба юл алды. Фатыйма бик нык үзгәрде, шәүлә генә булып йөрде, күтәрелеп карамады, сүзгә катышмады. (ыср савучылар янына сөткә кергәндә, хатыннар кызып- кызып нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Алар арасында имисе дә бар. Фатыйма Айбикә инәйнең исемен ишеткәч, сагаеп калды, чыгып китәргә ашыкмады. Авылның бөтен яңалыгын беренче белеп, аннан чат саен саескан кебек каркылдап, чәчеп йөри торган, кушаматы да саескан Сәгыйдә иик белдекле булып хәбәр сөйли, бөтенесе авызларын ачып, шуны тыңлыйлар.
Барый карт силсәүиткә килгән, Айбикә инәгез картайганда кыз бала тапты, шуны теркәтергә килдем, дип ой гә, ди. Каян килеп гомер бала тапмаган, алтмыштан узган Айбикә инәй бала табып ятсын, ди инде, кеше ышанмасны. Монда ниндидер сер бар. Бер кисәк товарым бар иде, кичә шуны алдым да киттем, барып, чынмы икән үз күзем белән күрим әле дип. Барый абзый капкага аркылы төште, «Айбикәнең вакыты юк, бүтән беркемгә бернәрсә дә I екми», - дип, кертмәде. Менә, билләһи, аларга ул баланы кемдер ташлап киткән. Барыбер белермен әле. Кыз бала, ли, Рушания дип яздырган, ди, Барый карт. Барый карт җитмештә, Айбикәсе дә аны куып килә. Мәрәкә инде, бала таптык дип, авыз күтәреп мактанып йөриләр, кеше ышанмасны, кеше көлдереп.
Фатыйманың әнисе үрелеп, кеше башы аркылы усал гына итеп кызына карап торды. Ике караш бергә очрашкач, яшен уйнады. Фатыйма инәсеннән мәңге кичермәс карашын яшермәде. Ул яралы усал җанварны хәтерләтте. Фатыйма көянтә-чиләген алды да чыгып китте. Хатыннар һаман сүз боткасын куерта бирделәр. Фатыйма ишекне япканда, «кырын эш кырык елдан соң да тишеп чыга», дигән сүзләр ишетелде. Рушания, аның Рушаниясы. Фатыйманың үлепләр баласын барып күрәсе килде, йөрәге ярсыды. Бала исенә төштеме, күкрәкләренә чәнчеп-чәнчеп кайнар булып сөт төшә. «Ашыйсың килә, балам, сизеп торам. Ниләр имезәләр микән, кошчыгым, Рушаниям?» Рушания - дөньяда иң матур исемне биргәннәр аның нарасыена. Фатыйманың бугазына төер килеп тыгылды, чәнчүгә түзә алмый, куллары белән күкрәкләрен кысты, учларына күлмәк аркылы үтеп чыккан җылы сөт буялды. «Ах, балам, бер генә булса да, туйганчы имезергә иде үзеңне». Күздән яшь, күкрәктән сөт акты. Фатыйма мич артына ышыкланып утырды да күкрәкләренә төшкән сөтне сауды. Ярык иске касәсенә бер тамчы сөт, бер тамчы күз яше тамды. Рушанияның өлешен бозаулар эчте. Фатыйма ишекне эчтән бикләп куйды,"әнисе ишекне күпме тартып кычкырмасын, ачмады, аның белән башка сөйләшер сүзе юк. Ике арада аңлашылмас упкын зурайганнан-зурайды. Фатыйма үз эченә бикләнде, янып сүнгән кара утын кисәвен хәтерләтте. Фермада кичке эш бетеп, аяк тавышлары басылгач, Фатыйма тирә-ягына каранып, Инзиргә таба юл тотты. Аның өчен дөньяда бер генә изге урын канды - ул да булса, Барый абзыйлар йорты. Фатыйма йортка якын килергә куркыбрак, тәрәзәне ерактан гына күзәтте, өйдә якты булып ут яна. Барый абзыйларның йорты авыл очында әллә беренче, әллә соңгысы булып утыра. Әле бу якта өйләр дә әллә ни күп түгел, ал арның күршесе бүре Якуплар моннан берничә ел элек кенә йорт салып чыктылар. Аның хатыны Латыйфа Фатыйманың ерак кына туган тиешле апасы, алар бөтен кешедән аерылып яшиләр. Аларның ничек яшәгәннәрен берәү дә белми, кура-тирәләре бик ныклы, коймалары да биек. Якуп үзе дә кеше белән аралашмый, Латыйфаны да беркая да чыгармый, диләр. Колхозга да әллә ни җигелми, аудан, Урал тауларыннан кайтып керми. Колхозда эшләмәсә дә, өйнең тышыннан караганда, бар кешедән дә яхшырак яши иде бугай. Фатыйма акрын гына Барый абзыйларның арт бакчасына таба атлады, аяк астында кар шыгырдады. Фатыйма бөтен җаны белән тәрәзәгә тартылды. Үзен тыя алмады, койма аркылы сикереп төште, аның артыннан Лкбүре дә сикереп керде. Фатыйма аяк очына гына баса- (>аса, тәрәзә төбенә килде. Айбикә инәйнең тәрәзә пәрдәләре I ишерелгән, шулай да аста калган ярыктан аз булса да өй эче күренә. Фатыйма, тәрәзә рамына ябышып, өй эчен күзәтә башлады. Эчтә Айбикә инәй олы таста бала коендыра. 1>лрый абзый ак чүпрәкне мич җылысында тотып тора, икесе елмая-елмая нидер сөйләшәләр. Айбикә инәй баланы юындырып алуга, Барый абзый баланың өстенә җылы чүпрәк канлады, алар аны корытып, яңа чүпрәкләргә төрделәр, мич алдындагы җылы шешәдән сөт эчерә башладылар. Фатыйма шунда тагын күкрәгеннән сөт ага башлавын тоеп, күкрәкләрен куллары белән кысып тотты. Фатыйма, өйдә \ I сүнеп, хуҗалар йокларга ятканчы тын да алмыйча, бозлы ипи нигездә тезләнеп торды. Авырту да, өшү дә тоймады, I ик йөрәк әрнүе дә җибәрмәде. Олы хәсрәтен эченә йотып, башын аска иеп, кире кайту юлына чыкты. Элеккеге кебек, күккә карап, ай белән сөйләшә-сөйләшә чабасы килмәде, Инзир киң, аны аркылы чыкканчы, күпме күз яшьләре коела. Яшь башына төшкән хәсрәте иңнәрне баса.
Әлегә Инзир туң, туры йөрергә була. Озакламыйча елга эресә, күпер аркылы йөрергә туры килер. Фатыйма көн дә, караңгы төштеме, үзе салып алган сукмак белән
1. арый абзыйлар йортына юл ала. Тәрәзә төбендә тезләнеп, бердәнбер оеклары тишелде, тәрәзә рамнарына ябышкан к уллары өшеп, каз тәпиедәй кызарды, төннәрен ут капкандай янып сызлады.
Беркөнне Якуплар йортында тавыш купты, «ай, үтерәсең бит, балаларны куркытасың, тимә, ай», дигән үзәк өзгеч ■ авышлар ишетелде. Фатыйма өнсез булды. Якуп Латыйфаны кыйный иде. Хәтта Акбүре дә колакларын кысып, тамак н>бе белән ырлый башлады. Фатыйма тиз генә тәрәзә I ибеннән читкә йөгерде. Акбүрене үзе артыннан өстерәде. 1>у кычкырышу Фатыйманың күңелендә авыр тойгылар калдырды.
Көннәр язга авышты, караңгы соңрак төшә башлады. Фатыйма килгәндә инде өйдә ут сүнгән, бала белән хуҗалар йоклаган булды, олылар иртә ята шул. Фатыйма тагын башын асылындырып, эзләгәнен таба алмаган кеше сыман, .1 тыкмыйча гына үз оясына, бозаулар абзарына кайта, аның пчен хәзер көн дә, төн дә юк. Ятып, күзенә йокы керми. Күп вакыт бер ноктага текәлеп, онытылып, сәгатьләр буена утыра бирә. Фатыйма кышлар үтеп, яз җиткәнне дә сизмәде, Урал тауларыннан агып төшкән кар сулары дә аны элекке кебек сөендермәде, ашыгып аккан гөрләвекләр янган йөрәк ярсуын да басмады. Бөтен уйлаган уе - ничек тә берәй җай табып, Айбикә инәйләргә кереп, баласын бер генә мизгелгә булса да күреп чыгасы килде. Күзләре нинди икән, кемгә охшаган аның кызы? Кызын кулына алганын күз алдына китерсә, иреннәренә елмаю куна, йөрәгенә җылы йөгерә, күңел түрендә чак кына булса да нәрсәгәдер өмет уяна. Шул өмет аңа яшәргә көч биреп килә. Ул, һаман да булса, баласын кулына алып имезеренә өметләнә. Кысып бәйләсә, инде күкрәк сөте кипкән дә булыр иде дә. Ул әле һаман сава, сөтен бетерми, өметен өзми. Хәзер инде Михманның киләсе көннәрен шатланып түгел, коты алынып көтә, алып китәм дисә, кечкенә йомгагын ничек калдырып китәр соң ул? Әнисе Фатыйма белән күпме сөйләшергә тырышып карады, юк, Фатыйма әнисен урап узды, исәнме, дигән саулыгын да алмады. Беркөнне кичке якта бер энесе ут капкандай чабып килеп керде.
- Апа, сине Маһинур апа тиз генә кайтып җитсен, диде, әйдә тизрәк, - диде дә алдан чыгып та йөгерде. Фатыйма кайтып кергәндә, Маһинур сеңлесе сәкедә яткан әнисе янында кайнаша, өйдә икесе генә, беркем дә юк. Фатыйма берсүзсез генә кереп басты.
- Фатыйма апа, булыш, мин куркам, мин бит больницада таптым.
Фатыйма телсез булып бер әнисенә, бер сеңлесенә карады, тик ул әнисенә аны тапкан ана итеп түгел, кан дошманы итеп карады. Моны сизеп торган Хәсибә апа курка калды, берсүзсез генә Фатыйманы күзәтте. Фатыйма иреннәрен кысты, тик кергәннән бирле бер сүз эндәшмәде. Әбисе өйрәткәнчә, башта сабынлап кулларын юды. Хәсибә апаны әллә курку биләде, унынчы баласын һичбер кайчан булмаганча, таба алмый җәфаланды, бала да тугач та кычкырмады. Артына суккалагач кына кычкырып елап җибәрде. Фатыйма баланың кендеген бәйләп кисте, бераз баланы кулында тотып карап торды, бер әнисенә, бер балага карап алды. Хәсибә апаның куркуы чыраена чыккан иде. Фатыйма баланы әнисенең өстенә китереп салды да берсүзсез борылды, ишеккә таба атлады. Ишектән чыгар алдыннан борылмыйча гына:
- Чакырма бүтән, үлде син белгән Фатыйма, - диде, һәм чыгып китте, әйләнеп карамады. '
Алама гына булса да, әбисе исән чакта барысын бергә җыеп, җылытып торган йорт, бер көтү туганнары аның өчен домьяның икенче ягында калдылар. Кечкенә тургай чаклы баласын сыйдырмаган йорт та, туганнары да аңа башка кирәкми. Бәлки, бүген әнисе дә төзәтелмәслек хата ясаганын иң чагандыр. Юкса, ник куркырга? Ә курыкты бит, баланы бер-бер хәл кыла күрмәсен дип. Олы кызы өченме, әллә яңа туган баласы өченме? Бүреләр, бәлигь булган балаларын •ерып, өердән куып чыгаралар да яңа нәсел үстерәләр. I абигать кануннары. Кеше дә шул табигать баласы. Фатыйма Да аерылды, туган йорт капкасын бүтән ачмаска дип ябып чыгып китте.
Фатыйма өчен елга аръягында бер генә маяк бар, ул Ва булса - Барый абзыйлар йорты. Фатыйма да Айбикә ммәйләргә барырга сәбәп тапты, ул теге күлмәктән калган кисәкне куенына төреп тыкты да елга аръягына, Айбикә инәйләр йортына китте. Үзенең тез буыннары кал тырады. Барый абзый берәүне дә кертми, кызык эзләп кызыксынучылар күп булыр монда. Ата каз белән ана каздай саклыйлар, балаларына күз тиюдән куркалар инде. Авылда I айбәте дә, әйбәте дә күп йөрде. Хәйләкәр хатыннар ни I снә уйлап тапмадылар Айбикә инәй тапкан баланы күрер очен. Тик карт партизанны алдый алмассың, капка ачылу белән картлыларында сакчы кебек басып тора. Бушка йөреп кайткан хатыннар Барый абзыйны күралмас булдылар. Фатыйма бар кыюлыгын учына җыеп, курка-курка гына капка келәсенә үрелде. Барый абзыйның йортта маллар карап йөргән вакытына туры килде. Фатыйма аны күрү белән »«н алып калды, ни әйтергә белмичә, мөлдерәп Барый абзыйга карады. Барый абзый да аңа бик сынап карап торды.
Әйдә, уз, нишләп капкада торасың?
Фатыйманың аяк астыннан Акбүресе этешеп кереп, хуҗаларча йортны әйләнеп чыкты да болдыр төбенә килеп у I ырды. Барый абзый бүредән күзен алмады, бер бүрегә, бер Фатыймага карап алды. Фатыйма тиз генә Акбүрене үзенә чакырып алды да урамга чыгарып, капканы ябып куйды, 1ик Акбүре төнлә йөреп өйрәнгән юл белән бакча яклап «агын кереп утырды. Барый абзый берсүзсез Акбүре белән Фатыйманы күзәтте. Фатыйма, уңайсызланып, нишләргә до белмәде.
Ярый, утырсын, - диде йорт хуҗасы. Фатыйма өйгә кергәнче үк бөтен эчәк-бавырлары калтырый башлаган иде
инде, өйгә килеп кергәч, бөтенләй коелып төште. Айбикә инәй баланы кулында селки, үзе сөйләнә.
- И-и, минем бәбкәмә ни булды икән, ник елый икән? - Фатыйма килеп кергәч, Айбикә инәй бермәлгә туктап, Фатыйманы беренче күргәндәй, текәлеп карап торды. - Фатыйма, ахрысы, чирең бик каты булган, бик бетерешкәнсең, бәбкәм, уз...
- Ярыймы, Айбикә инәй, - диде, үзенең тавышы калтырап чыккандай булды.
- Ярый, бәбкәм, сиңа гына ярый. Минем кичке намазым үтеп бара, тәһарәт алып, намазымны гына укып алыймчы. Бүген кошчыгым көйсезләнеп тора, әллә ни булды.
Фатыйма үз колакларына үзе ышанмады, йөзе яктырып китте, шатлыгыннан күзләрендә ут кабынды. Өстен тиз-тиз салып атты да балага кулларын сузды. Фатыйманың кулына бала эләккәч, үз гомерендә бала күрмәгән кешедәй, күзләре белән балага текәлде. Бала да тынып калгандай булды, аннан кабат еларга тотынды. Айбикә инәй комганын алып, тышка ашыкты, аның артыннан тышкы ишек ябылуга, Фатыйма чаршау артынарак барып басты да ашыга-ашыга күкрәген чыгарып, баланың авызына китерде. Бала ими имеп өйрәнмәгән, башта капмыйча елады, бераздан авызына сөт тамчысы тамгач, эләктереп суыра башлады. Күкрәкләренә тулышып сөт төште, бала суыра башлагач, Фатыйма бала имезүнең чын рәхәтен һәм тәмен татыды, күзләрен йомып, тын да алырга куркып басып торды. Кем күрсен бала имезгән яшь хатынның матурлыгын һәм газабын, йомык керфекләрдән агып чыккан кайнар күз яшен? Шулай да ул бәхетле һәм шушы кыска гына мизгел өчен Ходайга рәхмәтле иде. Фатыйма чак кына кагылып, баланың яулык читен күтәреп карады, аннан куе кара бөдрә чәч бөртекләре күренде, баланың керфекләре куе кара, өскә бөкләнеп тора. Фатыйманың йөрәге кысылып куйды - Михман кызы. Тышкы ишектә аяк тавышлары ишетелүгә, Фатыйма тиз генә күкрәген яшерде, бала туеп өлгермәде, тагын кычкырып елап җибәрде, аңа кушылып, Фатыйма да кычкырып еларга әзер иде. Бала әзрәк елады да туктап калды, ахрысы, елап арыган, күзләрен ничек кенә ачарга тырышса да, аның күзләрен йокы басты. Айбикә инәй тыштан кереп, тиз генә намазга утырды. Фатыйма баласыннан бер дә аерыласы килмәде. Бала еламаса да, күкрәгенә кысып, назлы күз карашлары астында иркәләп тибрәтә бирде. <
И-и, бәбкәм, рәхмәт инде, килүең яхшы булды, кичәле- бүгенле гел борчыла, әллә ни булды, - дип пышылдады Айбикә инәй.
Айбикә инәй, кирәксә, мин көн дә килә алам, - диде Фатыйма нигәдер өметләнеп.
Юк-юк, балам, үз эшең белән бул, үзегезнең дә өй тулы бала. Безгә Барыйкаем белән бик тә тансык, тагын бер ун ел Элегрәк кирәк иде дә бит, Ходай мәрхәмәтеннән ташламаса, Алла теләсә, үстерербез.
Фатыйма шушы көннән башлап, сирәк кенә булса да нергәләштереп йөри башлады, башкаларга юл ябык булса да, аңа ачык иде. Фатыйма Айбикә инәйнең намаз вакытын чамалабрак килергә тырышты, ул килгән саен бала күзгә күренеп үсте, яхшы тәрбияле гаиләдә баланың тамагы тук, биләүләре матур, чиста. Балага ике ай тулды, тик соңгы килгәнендә Айбикә инәй тышта каршы алды.
Фатыйма бәбкәм, үпкәләмә, өйгә чакыра алмыйм, син киткәч, бала ашамый, бик каты елый, күзең бик каты бугай, «зрөк үскәч килерсең.
Фатыйма өчен бу көтелмәгән хәл иде, аның да юлын и 11 гылар, ничек түзәр соң ул нәни кошчыгын күрмичә? Яшь нна, тагын бантын аска иеп, билгесезлеккә атлады. Аның киләчәге көннән-көн томанлы тоелды, төннәр буе уйланды. Михманы килерме, әгәр дә килмәсә? Әнисе хаклы булып чыкса? Я Алла, ни көтә соң аны алда, гомер буе шушы бозау абзарында яшәрме?
Язда тагын солдатлар сал агызучыларга ярдәмгә килделәр, Фатыйма күпме генә тау башында басып тормасын, кул болгап аңа каршы йөгерүче булмады. Ниндидер билгесезлек Фатыйманың йөрәген талады, кайда син, Михман? Вакыт үткән саен баласын кире кайтаруга шиге зурайганнан- чурайды. Шулай да алда яз, аннан җәй, килер аның Михманы, килми калмас.
Фатыйманың эше бетсә, барыр җире юк, бүресен ияртә до Урал тауларына, урманнарга чыгып китә. Карт Уралның оер ягында тау битләре яшелләнсә, икенче ягында әле кар м та. Вак кына ак умырзаялар, ак кар кебек түшәлеп, чәчкә аталар. Нинди киң, зур дөнья, шундай зур җир йөзендә ул ялгыз. Фатыйма алдындагы юан ак каенны килеп кочаклады, җылынырга теләгәндәй, бөтен җаны-тәне белән каенга сыенды. Әбисе исән чакта ул бу чаклы ятим түгел иде әле. »)бисе үлгәннән бирле бер сөйләшер кешесе дә юк. Фатыйма үз-үзен жәлләп, үксеп елап җибәрде. Хуҗабикәсен дикъкать белән күзәткән Акбүре дә, аның хәлен аңлагандай, шыңшып куйды. Фатыйма эче бушаганчы елады. Ак каен төбенә хәлсезләнеп килеп утырды. «Я Ходай, нишлим, ничек яшим? Карт инәм, исән булсаң, бер киңәш бирер идең». Акбүре, үзенчә юатырга теләгәндәй, Фатыйманың алларына бантын салып, сузылып ятты. Каршыдагы яшь каенны яралап, кемдер былтыр суын агызган, каенның да ярасы төзәлмәгән, быел да кара эз калдырып, суы агып утыра. Былтыр ул үзе дә шундый каенны чокып, әбисенә каен суы алып кайтып эчерде, ул каен суы ярата иде шул. «Эх, каенкаем, син дә елыйсың, - диде дә тагын елап җибәрде. - Хәлебезне аңлаучы юк шул, җыяр идем - суыңны эчерер кешем юк». Тукта, бәлки Айбикә инәй дә ярата торгандыр, су илтер, кызчыгын да күреп чыгар. Фатыйма кесәсендәге шешәсен чыгарып, җайлап урнаштырды да кире урынына барып утырды. Күңелендә ниндидер кечкенә өмет уянды, әйе, кем яратмый каен суын. Фатыйма көпә-көндез күпер чыгып Айбикә инәйләргә барырга кыймады, кичке савымнан соң, кояш баегачрак барырга булды. Фатыйма баруын барды, тик әрсезләнеп керергә кыймады, ишек төбенә шешәсен куйды да кире кайтып китте. Инзир күпере өстендә бик озак күбекләнеп котырып аккан суга карап торды. Әгәр дә Михман килмәсә, шушы язгы ташкынга гына ташланасы кала, әлегә башка чыгу юлын күрми иде. Фатыйма хыялый кешедәй каядыр барды, кайдандыр кайтты. Былтыргы куышын исенә төшереп, буш вакытларын шунда үткәрде, түземсезлек белән торналар кайтуын көтте. Кайттылар, Фатыйма куыш төбендә уйланып утырганда, аларның торыйк-торыйк дип кычкырган тавышларын ишетүгә, сөенеченнән сикереп торып басты. Хәленнән килсә, каршыларына йөгерер иде, тик куркытудан курыкты, монда төшмичә, башка күлгә китеп барырлар.
Тагын яз җитте, торналар туе башланды. Димәк, Фатыйманың да сөеклесе килергә күп вакыт калмаган. Кайтыр, Алла бирса, алар да шундый сагындылар бер- берсен, түзәргә кирәк, күп капмады, түзәргә....
Зарыгып көткән ямьле җәй уртасы да җитте. Халык җиләккә йөрде. Фатыйма хәзер айлар түгел, көннәр санады, ике күзе олы юлда булды. Көтүдән дә газаплы нәрсә юктыр бу дөньяда. Фатыйма көтте, куркып та, куанып та; төшләрендә күрде, бәхетле минутлар бик якын кебек иде шул. Саттар агай бозаулар абзарына элеккегә карый сирәк керә башлады, соңгы араларда никтер Фатыймага күтәрелеп карамады, шекке кебек бәрелеп кычкырмады. Фатыйманың бертуган ше-сеңелләре апаларының бөтенләйгә өйгә кайтмавын Һич гә аңламадылар. Гаптерәй энесен дә армияга алып ки ггеләр. Маһинур сеңлесе инде икенчесен табарга җыена. У I кайгырта инде апасын, бер ул гына аңлый иде бугай аның холен. Фатыйма апасына әзләп ипиен, бәрәңгесен кыстырып килә. Ничек кенә апасын ачыктан-ачык сөйләштерергә
I ырышып карамасын, Фатыйма ачылып китмәде, эчендә янган утны тышка чыгармады. Ул ят кешеләргә түгел, хәтта үч сеңлесе өчен ябык ишек иде. Фатыйма да кышкылыкка җиләк җыеп киптерде. Михман җәй килмәсә, кыш килер, килсә, кипкән җиләк белән чәй эчәрбез, дип хыялланды. Ьеркөнне сайлап кына эре-эре җиләкләр җыйды да Айбикә инойләргә юл тотты. Чиләк өстенә тәлгәшләп җыйган иң матур җиләкләрне салды. Кояш кап түбәдә, төш җиткәнне белдереп, бар көченә кыздыра иде. Фатыйма чиләген җиргә куйды да тәнен язып, киерелеп алды. Башындагы яулыгын салып, күзенә төшереп бәйләде. Тау битеннән аска карашын йөгертте. Борма-борма булып җәелеп Инзир елгасы ага, аның ике як ярында эреле-ваклы авыллар. Фатыйманың авылы укмашып кына елганың бу ягында тау битләп утыра.
II >атьшма карашын елга аръягына - Барый абзыйлар урамына күчерде. Бераз карап торгач, кинәт сискәнеп китте. Барый ашыйлар урамында әллә нинди ыгы-зыгы килгәндәй тоелды. Халык шул якка таба агыла иде. Фатыйма башына килгән уйлардан коты алынып, йөрәге еш-еш тибә башлады. Тиз генә чиләген эләктерде да таудан аска таба йөгерә башлады. Ляк астына карамыйча, ташта кызынып яткан кара еланга ки гереп баса язды. Хәтта Акбүре дә читкә сикерде, ул да анарны яратмый иде. Фатыйма ашыгып аякларын сыдырып бетерде, кыя ташларга тотынып төшә-төшә, куллары да i ыйгаланып бетте, ул һаман алга ашыкты. Күзләре астагы I .арый абзыйлар урамында булды, ә анда һаман халык агылды да агылды. Фатыйманың кызына дип җыйган тәлгәш-тәлгәш >ре җиләкләре дә коелып калды, аңа ияреп Акбүре ашыкты. Фатыйма халык төркеменә килеп җитәрәк, адымнарын акрынайтты. Халык никтер Якуплар йортына җыелган иде. Фатыйма да йортка үтмәкче иде дә, кемдер:
Фатыйма, кая керәсең бу бүрең белән? - диде. Фатыйма Оер бүресенә, бер чиләгенә карады. Чиләктәге җиләк тә ярты I ына калган иде. Фатыйма кире борылып чыгып китте. Бераз уйланып торды да чиләкне Барый абзыйлар капка төбенә китереп куйды, Акбүрене дә шунда утыртып калдырды. Бераз җиңел сулап куйды. Кире килеп халык төркеменә кушылды. Хатыннарның мышык-мышык елаган тавышлары ишетелде. Кемгә ни булганын аңлый алмады. Якупның карт инәсе үлгәнме әллә? Кемдер беләгеннән эләктереп, бер читкә тартты. Маһинур икән, җитешмәгән җире юк, корсагы авызына җитеп беткән, курыкмыйча шундый җирдә йөреп ята.
- Ни булган монда? - диде Фатыйма пышылдап.
- Якуп җизни Латыйфаны кыйнап үтергән, ди.
- Ничек кыйнап, кем әйтә?
- Бөтен җире күм-күң, ди. - Фатыйма бермәлгә тынсыз калып, катып торды. Теге төнге кычкырышу бер генә булмаган, димәк. Мескен туганым. Латыйфаны кызганудан йөрәге кысылып куйды.
- Ул бит аны чыгармый иде урамга, гел шулай кыйнап торган, ди. Әле үзе урманга качкан, ди. Өйләрендә, әнә, өч бала да үләргә торган инәсе. - Шулчак өй эчендә тагын ыгы- зыгы башланды. Алдан Барый абзый чыкты.
- Иптәшләр, хушлашыйк Латыйфа белән, урыны җәннәттә булсын. Көннәр бик кызу, озак юанырга ярамый. -Латыйфаның чуар чүпрәкләргә төрелгән гәүдәсен йорт уртасына, такта ләхеткә салдылар. Иң беренче Латыйфаның әнисе баласы өстенә сыгылып төште.
- Балакаем, алма кебек идең бит, кулы корысын, үлгәнче рәхәт күрмәсен, урманында дөмеккере.
Ачынып елаган анага калганнар да кушылды. Якуп башына кем күпме каргый ала, шулчаклы катырак җәза юллады. Халык Якупны болай да бик яратып бетерми иде, явызлыгын да беләләр. Тик бу чаклы кансыз икәнен белмиләр иде әле. Аларның тормышын Барый абзыйлар гына яхшы белә. Барый абзый берничә тапкыр кереп, Латыйфаны Якуп кулыннан йолып алды, төрмә белән дә куркытып карады. Якуп мондый пәриләр туеннан соң әллә шүрләп, бер- ике атнага Урал тауларына чыгып югала, давыл басылгач, тагын кайта. Якуп Барый абзыйны берсүзсез тыңлый, үзе каш астыннан гына карап, этлек .уйлап тора. Бүренең дә бүресе. Юкка гына Бүре дип кушамат такмаганнар. Якуп бу юлы Латыйфаны өйдән чыгармый изде. Ник кыйнаганын ул үзе дә аңлата алмас иде. Аның бу кыланышын беркем дә аңлата алмый, әйтерсең, эченә җеннәр кереп утырган.
(.алалар да таптала, карт әнисе дә бер читкә оча. Латыйфа Оср-ике көн көчкә өстерәлеп йөри дә тагын аякка басып китә, кая барсын, кечкенә өч бала, карт кайнана. Инде и.шпалып авызында теше калмаган иде. Балалар куркудан ттлыкмага әйләнделәр. Латыйфа Якуптан шушы мәхшәр лоньяны ташлап китеп кенә котыла ала иде. Латыйфа ике көн ятты, баласы ими сорап, елый-елый өстеннән үрмәләде. ()лы малай, баланы елаудан тыя алмагач, әнисенең күлмәк ичүен ычкындырып, әнисенең күкрәген тартып чыгарды, энесен имигә борыны белән төртте. Каян белсен сабыйлар инәсенең үлем белән тартышып ятуын. Каенанасы ике көн үгкөч:
Тор, килен, җитәр, күпме ятарга була, балалар да ач. Якуп урманга китте, бер-ике атнасыз да кайтмас, тынычлап торырбыз, - диде.
Киленен төрткәләп карады, тик ул инде әллә кайчан үлеп, i уынып беткән иде. Карт ана ары бәрелде, бире сугылды. Җилегенә үтсә дә, бала бит, бер дә төрмәгә тыктырасы килмәде. Барый абзыйларга керде, «килен йокларга яткан иде, тормады», диде. Тик Латыйфаны юучы карт карчыклар, юненең бер исән җире юклыгын күреп, телсез калдылар. Хушлашырга килүче халык ах итте. Әйтерсең, егерме мл гы яшьлек хатын түгел, ә туксан яшьлек әби ята. Тешсез лиызы бөрешеп, карт карчыкларны хәтерләтә. Латыйфаның Күгәреп шешенгән йөзендә әйтеп бетергесез газап тукталган. Фатыйма сискәнеп башын читкә борды, сеңлесенә, «карама, Сиңа ярамый», диде, аны читкә этте. Латыйфаны күмәргә ааып киткәч, халык та таралып бетте. Соңгы кеше булып Фатыйма да капкага юнәлде, тик никтер артка борылып карады. Болдырда бөкшәеп кенә утырган карт ана, аның янында өч ыштансыз малай, олырагы кечкенәсен күтәргән, үче үкси-үкси елый, «әни-әни», ди, тагын нидер әйтмәкче, тик Тотлыга, әйтә алмый. Фатыйма балаларга карагач, үзенең дә к үченнән яшь атылып чыкты, балаларны кызганудан йөрәге кысылды. Фатыйма кире борылды. Акрын гына болдырга килеп утырды. Яшьле күзләрен үксеп елаган бала күтәргән малайга текәде. Әллә бик ябык булганга, ул баланың башы бик чур тоелды.Фатыйма кулларын балаларга сузды.
Килегез үземә, килегез, - дип, балаларның өчесен дә кочаклап алды. Ул олыларча балаларны юатырга теләде, «ик ул үзе дә балаларга кушылып үксеп елавын сизмәде. Фатыйма кечкенә баланы кулына алды, бәләкәй бала да,

ахрысы, ач, елап та арыган. Фатыйма кулына алуга, имәргә эзләнә башлады, тапмагач, хәлсез генә елап алды да йокыга китте. Карт ана көчкә башын күтәрде.
- Әйттем, тимә, кансыз кыланма, дип. Менә, кемгә кирәк инде бу балалар? Үзем бүген булмаса, иртәгә күз йомарга торам, ничек карыйм мин бу балаларны? Я Раббем, сабырлыклар бир үзең.
Фатыйма да аптырашта калды. Нишләргә инде бу балалар белән? Уртанчы малай үзе акрын гына бик җайлап Фатыйманың алдына менеп утырды. Бәләкәй шул әле, берни дә аңламый. Олы малай акрынлап тынычланды, шулай да вакыт-вакыт үксеп куйды. Елап ярсыган йөрәк тиз генә тынычлана алмады. Фатыймага бигрәк тә шушы олы бала кызганыч, кемне югалтканын аңлый шул инде ул. Фатыйма баланы үзенә тартып, баш түбәсеннән йомшак кына итеп үбеп алды. Бала кайгы тулы карашын Фатыймага күтәрде, «әә-әни үүүлде», диде тотлыгып. Баланың күзләреннән кабат кайнар күз яше бәреп чыкты, иреннәре калтырады, еламаска тырышты. Фатыйма балага карап еламыйча гүзә алмады, юатырдай сүзләр дә телгә килмәде. Карт ана авыр карашларын көчкә Фатыймага күтәреп карады.
- Син кем кызы буласың?
- Садрый кызы.
- Мин, балакаем, кереп азрак ятып торыйм, башым бик чатнап авырта.
Ул көч-хәл торып өйгә кереп китте. Каерып ачылган капкалар, буш йорт, күктә кояш кыздыра. Алдындагы балалар Фатыйманың күкрәгенә башын салып, йокыга киттеләр. Олысы да аның беләгенә башын терәп, аның күлмәк итәген бөтерде, бала үзенчә ниндидер уйга чумган иде. Фатыйма селкенергә дә куркып, тын гына утыра бирде. Зираттан кайтып килгән Барый абзый ачык капка алдында туктады. Күтәрмәдәге күренеш йөрәкне өзде. Фатыйма, бәбкәләрен канат астына җыйган ялгыз ана казны хәтерләтә иде. Каршысына Барый абзый килеп баскач, Фатыйма сискәнеп китте, аптыраган күзләрен Барый абзыйга текәде.
- Әйдәгез, балалар, безгә керик. Ашатырга кирәктер бу балаларны. Әйдә, Бәхтияр улым. - Барый абзый олы балага кулын сузды, ул күзләрен тутырып Фатыймага карады. Фатыйма, әйдә дигәнне аңлатып, башын селкеде.
- Сез бу балаларның исемнәрен кайдан беләсез соң?
- Аларга исемне мин куям бит, туу белән Латыйфа мескенем безгә күтәреп керә иде. Менә бу олысы Бәхтияр, алты яшьтә, бу уртанчысы - Айбулат, ике яше тулды, ә бу кечкенәсе - Асылгәрәй, алты айлык. Мин силсәвит кешесе бит, кенәгәләрен дә үзем тутырам.
Фатыйма Айбикә инәйләрнең тупсасын атлап кергәнче дулкынлана башлады. Ишекне ачуга, сәке түренә ак мендәргә сояп утыртылган кап-кара бөдрә чәчле бала күзгә чалынды. (1); ггыйма баладан күзен ала алмый, бермәлгә катып калды. Чын курчак. Әйтерсең, Айбикә инәй бу чаклы кеше кереп туласын көтеп торган. Өстәлдә самавыры кайнап утыра. Тик шулай да бер әйберне онытмады - тиз генә кара бөдрә чәчле курчакның маңгаена олы гына кара корым тамга салып куйды. Ахрысы, Фатыйманың күз карашыннан бик курка иде. Кечкенә Рушания бик кызыксынып, кергән кешеләрне кү зәтте, хәтта сөенеп, елмаеп та куйды. Фатыйма кулындагы балаларны төшерергә дә онытып, баласына текәлде. Ике көннән биш ай тула кызчыгына.
Фатыйма, кил, утыр менә монда, зинһар, үпкәли күрмә, карама балага текәлеп, күзең каты, - дип, Фатыйманы балага *рты белән утыртты. - Бу балалар ачтыр инде, ашатыйк сабыйларны. Ниләр кылмак кирәк, кем карый инде? Бәлки Латыйфаның әниләре алып китәр?
Юк, алып китми, кирәкми бүре балалары, диде Кәмәрия карчык, үзе карасын ди. - Барый абзый авыр сулап куйды, ү *с астан гына Фатыймага карап алды. Фатыйма башын аска иеп, балалар ашатты.
Бер мизгел дә кабатланмый, һәркөн үзе белән нидер алып к илә, нидер алып китә. Фатыймага да бу көн тормышында көтелмәгән борылыш алып килде. Борылып карыйсы калмагандыр шул. Фатыйма балаларны ашатты да үз өйләренә алып чыкты. Бу өйнең эче әллә үзе шомлы, әллә Айбикә инәйләрнең якты, чиста өеннән соң шулай тоелды. Ой тыштан әле бик яңа булса да, эчтән шыксыз һәм буш, оллә нинди җансыз иде. Ике как сәке, бер олы сандык та бер оетәл. Бермәлгә Фатыйма керергә шикләнеп торды. Арттан ияреп кергән Барый абзый әзрәк көч бирде.
Курыкма, хәзер бер-ике атнасыз да кайтмый ул. Кайтса да, төрмәгә утыртып куярга кирәк.
11очмакта олы сандык өстендә яткан Якупның әнисе телгә килде, зәгыйфь кенә тавыш белән:
Ни сөйлисең, күрше, аны төрмәгә ябып, бу балаларны кем карый? - диде.
- Менә шул-шул, бу балаларны кем карый хәзер?
- Ярый, әлегә мин карап торырмын, аннан күз күрер, - диде Фатыйма. - Мин кичке эшкә барып кайтыйм, бозаулар эчереп. Бәхтияр, син зур, абый кеше бит инде, туганнарыңны карап утырып тор.
- Ярый, мин дә күз-колак булып торырмын, - диде Барый абзый. - Бик ерак шул эшкә йөрергә дә, ярый, Фатыйма сеңлем, изгелек җирдә ятып калмый, берәй җае чыгар әле. Дөресен генә әйткәндә, ни чыгасын үзем дә күз алдына китерә алмыйм.
- Мин хәзер йөгереп кенә барып кайтам.
Кемнәр белсен бу йөгерүнең күпмегә сузыласын... Беренче төнне Фатыйма балалар белән бергә, бер как сәкегә тезелешеп ятты. Төнлә кечкенә Асылгәрәй ими эзләп еларга тотынды, караңгыда куллары белән күкрәк эзләде. Фатыйма, үзе дә сизмәстән, күкрәген чыгарып, балага каптырды. Инде сөте дә беткән шул. Бала тырышып, бар көченә суырып карады да сөте чыкмагач, кабат үпкәләп еларга тотынды. Фатыйманың авыртудан болай баланы кызганып, күзләреннән кайнар яшь акты, әле дә өй эче караңгы, беркем күрми. Ходаем, күкрәк сөтемне шушы бала хакына саклаган булсаңчы. Фатыйма баланы йомшак кына күкрәгенә кысты да маңгаеннан үпте. Күз яше аркылы елмаеп, «улым, Асылгәрәй», дип куйды. Бүгенгә шушы гына мөһим иде. Иртәгәсе турында уйларга әллә курыкты, әллә теләмәде. Иртән торып эшкә йөгерде, ашыгып кире кайтты. Якуп турында да уйламады, әйтерсең, ул бөтенләй җир йөзендә юк. Юкны бар итеп, Айбикә инәйгә кереп чыкты. Балага бер күз сирпү үзе бер шатлык. Фатыйма әллә ялгыз яшәп туйды, һәрхәлдә, ялгыз яшәүгә карый, аңа кем өчендер борчылып яшәү күңеллерәк иде. Икенче көнне үк ул өй эчен юып чистартты, балаларны Инзир елгасына алып төшеп, сабынлап юындырды, су кертте, уйнатып күңелләрен күтәрергә тырышты. Бәхтияр дә уенга мавыгып, авыр кайгысын онытып торгандай булды. Фатыйма, үзе дә онытылып, балалар белән бергә су керде, өстендәге бердәнбер күлмәге чыланып, озын төз гәүдәсенә сыланып ябышты. Фатыйма чәч толымын сүтеп, шарлап аккан Инзир суында кабат-кабат чайкап юды, берничә кат чумып та чыкты. Бердәнбер күлмәгенең итәген өстеннән салмый гына сабынлап юды. Җәйнең рәхәте шунда - кояшы кыздыра, җиле киптерә. Уйнап туйгач, балаларның берсен күтәреп, икенчесен җитәкләп, өченчесен итәгенә ябыштырып кайтып китте. Кичке якта Фатыйманы Якупның анасы чакырып .щды.
Менә монда бөтен яшергән байлык.
Чолан артында тагын бер яшерен чолан бар булып чыкты. Икс тактасын этәрсәң, эче тулы әйбер. Такта ярыгыннан пникән яктыга әзрәк күзе ияләшә төшкәч, Фатыйма .төерләргә кагылып-кагылып карады.
Монда күргәннәрне кешегә әйтмә, әнә шунда какланган и I, чиләге белән туң май булырга тиеш, алып пешер.
Фатыйманың кулы әллә нинди йомшак әйбергә кагылды, куркып кычкырып җибәрде.
Бу ни бу?
Белмим, ниләр бардыр, Якуп монда беркемне дә кертми. Аю тиреседер бәлки.
Фатыйма тагын капшап карады. Бик зур иде.
Ә нигә монда соң ул?
Сатарга, шуларны сатып акча эшли. Тия күрмә, яратмый ул аның әйберсенә кагылганны.
Күпме байлык монда, ә өйдә энә очына элеп алыр нәрсә юк. Балалар да как сәкедә, кечкенәсен урарга да чүпрәк юк. Латыйфаны да әллә нинди иске чуар чүпрәккә урап күмделәр. Карт инәсенең дә өстендә кырык ямау күлмәк, Спинындагы яулыгы ничәнче елгы икәнне дә аңларлык түгел. Фатыйма хәерчелеккә күнеккән, әллә ни аптырыйсы да түгел, тик бу чаклы чолан тулы тире, кипкән ит, май була торып, I аиләнең шундый ачлы-туклы яшәве... Йортта берничә баш сарыктан башка бер мал да юк. Якуп мал үрчетеп, печән ипләп интекмәде, колхозда да эшләмәде. Бөтен белгәне \рман да сунар булды. Дөресен генә әйткәндә, аның ни •Шләп яшәгәнен беркем дә белмәде дә. Комсомол да килеп карады, силсәвиткә дә чакыртып карадылар, председатель до өйләренә кереп, сөйләшеп карады. Якуп әрепләшмәде, каршы сүз әйтмәде. Каш астыннан гына карап тыңлады да, җыенып, тагын Урал тауларына чыгып югалды.
Фатыйма олы гына бер кисәк итне алды да кире такта мрыгыннан чыгып, такталарын рәтләп куйды. Казан тутырып аш пешерде. Якупның карт инәсе дә, эченә җылы ризык кергәч, җанланып киткәндәй булды.
Итне Якуп кайткан көнне генә пешерәбез, ул үзе бүлеп кертеп бирә, аннан башка тияргә ярамый.
Ә ул каян ала?
- Яшь болан, поши итләрен үзе киптереп алып кайта, аю ите дә алып кайтканы бар. Син аңа каршы килмәсәң, ул сиңа тимәячәк. Син чибәр, Фатыйма, ул сине яратачак. Латыйфа киленне яратып алды, тик никтер уртак тел таба алмадылар. - Якупның әнисе өстәл башына утырып, Фатыйма белмәгән нәрсәләр сөйләде.
- Яраткач, ник кыйнарга, ул бит аны урлап алды?
- И, мәрхүмә, бер дә баш бирмәде, янына ятса, тавыш чыга иде, килен бер дә янына җибәрәсе килмәде. Ахрысы, Латыйфа аны яратмый иде. Дөрес булса, Латыйфа көрәшче Галимҗан белән гыйшык тоткан. Якуп шуннан көнләште.
Чыннан да, чибәр, уңган комсомол активы Латыйфаның көтмәгәндә Бүре Якупка кияүгә чыгуы авыл халкы өчен көтелмәгән бер яңалык булды. Кемгә-кемгә, тик Бүре Якупка тиң түгел иде Латыйфа. Аның урлануын да азак кына белделәр. Галимҗан хурлыктан бөтенләй авылдан чыгып китте. Латыйфа кияүгә чыккач, бөтенләй кеше арасына чыгып йөрмәде, кеше белән аралашмады. Шуңа күрә аның тормышы бар кешегә сер булып калды. Фатыйма хәзер генә аңлады икетуган апасының хәлен. Якуп урлап, мыскыл итеп хатын итсә дә, күрәсең, Латыйфаны үзенеке итә алмавына җене котырган. Горур Латыйфаны үзенә буйсындыра алмаган. Көчләп бала таптырган, сөймәгән кешесе белән якынлык кылырга теләмәгән өчен кыйналган, кимсетелгән. Карт әби Фатыйманың уйларын бүлеп тагын сүз башлады.
- Эй, буйсынырга теләмәде шул, син, Фатыйма балам, йомшаграк бул, ул кайтуга сыртыңны кабартып тормасаң, ул да йомшарыр. Хатын-кыз шулай түзә инде ул, җылы куеныңны жәлләмә, бар да булыр.
Мич алдында ашарга пешереп торган Фатыйма корт чаккандай артына борылып карады.
- Нинди куен турында сөйлисең, инәй?
- Бәй, инде нинди дип, ир куены турында. Якуп кайтсын да, Барый күршене алып кереп, никах кәгазе яздырырсыз да, яшәрсез гөрләтеп.
Фатыйманың кулыннан хәтта кашыгы төшеп китте. Ул Михманнан башка кемнеңдер хатыны булу турында башына да кертеп карамады. Аңа бары тик балалар гына кызганыч, карар кеше юк. Фатыйма карт ана белән сүз көрәштереп тормады. Якупка хатын булганчы, ир чырае күрмәгәнең, Латыйфа хәленә калыр хәле юк. Тизрәк Михман гына кайтсын. ,
Авыл авыл инде ул. Фатыйманың Якуп өендә яшәвен халык төрлечә юрады. Ачы теллеләр кайда да табыла. Якуп Латыйфа өстеннән Фатыйма белән йөргән икән, шуңа Фатыйма Якуп өенә кереп тә утырган, Латыйфаның доньясына хуҗабикә булып алган. Ике бүре кавышканнар, дип тә нәтиҗә ясадылар. Гайбәт өйдән-өйгә йөрде. Фатыйма кешегә катышмагач, боларны ишетмәде дә, аның ише уй башына да килмәде. Шулай да Саттар агай җебен тарткалап карарга булды.
Фатыйма, сеңлем, сине Якупка чыккан, диләр, шул сүз хакмы? - Фатыйма Саттар агайны беренче күргәндәй итеп карап торды.
Кеше ишетмәсен, Саттар агай, чын икән, диярләр.
Әнә шул чын итеп сөйләгәнгә сорыйм да инде.
Фатыйма тагын текәлеп калды. Аның бу турыда башына да кереп карамады, чынлап та, шулай килеп чыга түгелме соң? Фатыйма бераз уйланып торды да, авыр сулап, кәртәгә килеп сөялде.
Изгелек җирдә ятмас, ди Барый абзый. Якуп җизнидә пием юк, ятим сабыйлар хакы бар. Алар бозау түгел, мин .1 парны менә бу абзарга китереп утырта алмыйм шул. Син дә, Саттар агай, предеидәтел кеше бит, шул балаларның кереп Көлен дә белгәнең юк. Әле дә Барый абзый белән Айбикә инәй бар. Юксаң, ул балалар ачка үлеп, инәләре артыннан китәрләр иде.
Саттар агай Фатыймага карап торды. Әйе, үзгәрде Фатыйма, юксаң, әле бик яшь бит. Бер елмаймас, үзен олы хатыннар кебек тота. Менә әле дә бәрелмәде-сугылмады, берәү булса, чәрелдәп еларга тотыныр иде. Мин дә торам шунда гайбәтче хатыннар сүзе сөйләп. Теге солдат белән Якупны чагыштырып була ди мени. Теге бөркет бит, бөркет, .) Якуп тешли торган бүренең дә бүресе.
Ярый, Фатыйма, рәнҗи күрмә, Барый абзый хаклы, изгелек җирдә ятып калмас, тик Якуп та гомер буе урманда качып ята алмас, озак йөрмәс, кайтыр, син инде чамала.
Саттар агай моннан соң хатыннарга почмак саен тел чарларга бирмәде. Фатыйма көн-төн елганың ике ягына чабулады. Бу көннәрдә башына төшкән мәшәкатьләр белән мавыгып, элеккеләре онытылып торган икән. Фатыйма лшыга-ашыга эштән кайтканда, авыл башында бер солдат күренде. Фатыйманың кинәт аяклары йөрмәс булды, баскан җирдә таш булып катты. Тик иреннәре генә «Михман» дип пышылдады. Солдат Фатыймага килеп тиңләшкәнче, урыныннан кузгала алмыйча катып тора бирде.
- Исәнме, классташ, әллә мине каршы алырга чыккансың инде? - Бу - аның классташы Сөләйман иде. Фатыйма никтер җиңел сулап куйды.
- Исәнме, исәнме, исән-имин кайтуың белән!
Берәү булса, пыр тузып, бөтен авыл буйлап сөенче алырга торып чабар иде, Фатыйма бу йоланы онытты. Күңеленә кереп тулган пыран-заран хисләр аны бөтенләй аңгырайтып җибәрде. Ни булганын әлегә үзе дә аңлый алмый иде. Ул бит бөтен җаны-тәне белән Михманын көтте. Тик нидер булды, бу солдатның Михман булмавына сөенде генә түгелме соң? Фатыйма хушлашырга да онытып, үз юлын дәвам итте. Башында берсеннән-берсе каршылыклы уйлар кайнашты. Әле очраган солдат Михман булса, нишләр иде соң? Әйдә, киттек минем белән дисә, бу балаларны кемгә калдырыр? Аннан Рушаниясын да мәңгелеккә югалтырмы? Җавапка карый сораулар күбрәк иде. Тик Якуп белән яшәүне дә күзалдына да китерә алмады. Ах, Михман! Аның матур күзләрен, көрәктәй көчле кулларын искә төшерсә, йөрәге еш-еш тибә башлый, битенә ут каба. Аны оныту мөмкин түгеллеген, йөрәгендә аның урынын беркем яулый алмасын да яхшы аңлый. Тик ни булды соң аңа, әллә Фатыйма Михманның кайтуын теләмиме? Башында төрле уйлар буталды. Юк, туктап ныклап уйларга кирәк тә бит, вакыт юк шул. Фатыйма өйгә ашыкты. Өч бала, бер карчык - хәзер бөтенесе бер Фатыймага карап торалар. Шулай булгач, ничек үзең турында уйлыйсың ди. Фатыйманың башында бертуктаусыз ниндидер буталчык уйлар чуалды, очын-очка ялгый алмады. Фатыйма өйгә ашыкты, вакыт тар, эштән күп нәрсә юк, бердән, эшнең күп булуы да яхшы, уйланырга вакыт калмый. Фатыйма белән бергә күчеп килгән Акбүре бу йортка инде күптән хуҗа булып алды. Балалар да аны яратып өлгерде. Акбүрене күрүгә, муенына ташланалар. Кечкенә Асылгәрәй олыраклар уйнаганны йорт уртасында каз оясыннан карап утыра, шунда арып, егылып, йоклап та китә. Фатыйма бу күренешне бераз капка баганасына сөялеп карап торды. Балалар Акбүрене кочаклап нишләргә белмәделәр. Акбүре дә бу очрашуга бик канәгать иде бугай, йорт уртасына яшел чирәмгә сузылып ятты. Йортта мал булмагач, йортны яшел хәтфә бәбкә үләне каплаган. Фатыйма каз оясы кырына килеп тезләнде. Асылгәрәй
фшыйманы күрүгә, кулларын сузып елап җибәрде. Бит- глары пычрак, маңкасын бөтен битенә сылап бетергән, \ юн чебеннәр сырып талый, сабый нишләргә дә белми. Иртон ул эшкә киткәндә балалар йоклап калалар. Фатыйма боланы кулына алып, күкрәгенә кысты.
И, сабыем, нарасыем.
(повесть)
Карт булса да, Якупның әнисе балаларга күз-колак булып утыра. Фатыйма балаларга фермадан көн дә бер шешә С<»1 кыстырып кайта, шуларны кружкаларга бүлеп бирде. Колхоздан он да яздырып алды, өйдә ипи дә бар, ярый, ичмасам, балаларның тамагы тук. Ишегалдында эссегә пмссрәп утырган Якупның әнисе:
Бүген Якуп кайта, - дип куйды. Фатыйма баскан урынында туктап калды, i Кем әйтте?
Бүген ике атна киткәненә, ике атнадан артык йөрми ул, кий га бүген.
Бермәлгә Фатыйманың йөрәген курку биләп алды. Ни иш әйтер, чыгып кит дисә, нишләргә? Фатыйма куркуын имдермәскә тырышты, үз эше белән булашса да, кулына ип бармады, бөтен нәрсә коелды. Янына килеп баскан Бохтияргә карап алды. Бала нидер әйтергә тели, тик бик ки гы тотлыга, әйтә алмый, үзенең йөзе ап-ак. Фатыйма бала илдына тезләнеп, аның йөзенә карап торды, аннан йомшак һыиа итеп күкрәгенә кысты.
Ни булды, тынычлан, ни әйтәсең килә?
Ә-ә-әти к-а-айта, м-м-мин куркам. - Баланың ку июреннән шып-шып яшь коелды. Я Ходай, балалар курка, Мин куркам, хәтта Якупны бу дөньяга тудырып, күкрәк си ген имезеп үстергән анасы да курка иде. Кем яклар соң аллрны? Фатыйма бар куркуын эченә яшереп, балага карап елмайган булды.
Ә мин курыкмыйм, син дә курыкма, безне якларга \ ь бүре бар, без аны өйгә кертмибез.
Бала пычрак йодрыклары белән күзләрен ышкыды, яңа онисенә бик тә ышанасы килде. Фатыйма да үзен юатты. < >йе, нишләп куркырга тиеш ди соң әле, Якуп курыксын, \ 1 ү гергән бит хатынын. Фатыйма эштән кайткач, Барый аныйларга керде. Айбикә инәй кечкенә курчактай кызчыгын башына ак яулык бәйләтеп, саф һавага алып чыккан иде. Фатыйма күзен ала алмады баласыннан.
Фатыйма, карама балага текәлеп, күз тидерәсең.
- Карасын, Айбикә, өйрәнсен, гел кешедән яшереп саклап булмас бит, әзрәк үсә төшкәч, балалар бергә уйнарлар. Шулаймы, Рушаниям йолдызым, - дип Барый абзый баланың бармакларыннан үпте.
- Юк-юк, ул әле кечкенә, - дип, Айбикә инәй баланы өйгә үк алып кереп китте. Барый абзый кет-кет көлде.
- Кара инде, яшь кызлардай торып йөгерде. Ачуланма Айбикә инәңә, көнләшә, беркем белән дә бүлешәсе килми, үзенә дә бик тансык, гомер буе теләгән теләге - бер бала үстерү. Ах, Фатыйма кызым, син зур гаиләдә үскән кешегә моны аңлау кыендыр. Сезнең хәлләр ничек соң әле, печән белән булышып, бүген керергә дә вакыт тими китте.
- Бүген Якуп кайта, ди әнисе.
- Ике атна үтсә, кайтыр шул, син курыкма, синнән үзе курыксын. Син бит аңа беркем дә түгел, ә инде тавыш чыгарса, ныграк итеп кычкыр, мин кереп җитәрмен.
Фатыйма төннең буе диярлек керфек тә какмый чыкты, бар да тыныч. Сызылып таң атып килгәндә, аны да йокы басты. Күпме йоклагандыр, тышта нидер гөпелдәгәнгә сискәнеп торып утырды, тиз генә тәрәзәгә ташланды. Тышта инде зәңгәрсу булып таң атып килә, бар нәрсә якты, ачык булып күренеп тора. Кемдер каты итеп ишеккә типте. Йоклап яткан Якупның инәсе дә куркып, «кайтты» дип куйды. Фатыйма кая карарга белмәде, ул ишекне нык итеп эчтән тарттырып бәйләп яткан иде шул. Кинәт йорт уртасында, әйтерсең, давыл купты. Ике бүре дөньяның астын-өскә китереп сугышырга тотынды, йомгак булып тәгәрәделәр, ырлаган- чинаган тавышлары иртәнге тынлыкны бозып, куркыныч булып бөтен тирә-якка таралды. Фатыйма тышка ташланды, кичтән үзе бәйләгән бәйне чишә алмый газапланды. Якуп аның саен ишекне ныграк типте.
- Латыйфа, ач, керсәм, буам үзеңне, ач дим тизрәк.
Якуп ямьсез итеп сүгенде. Фатыйманың уенда тик бер
Акбүре генә иде. Тышта мылтык корган тавыш ишетелде. Фатыйманың коты алынды, бар көченә үзе ишекне тышка тибеп җибәрде. Якуп күтәрмәдән үзе җиргә очып барып төште, корылган мылтык әллә кая атып та җибәрде. Канга батып сугышкан бүреләр мылтык тавышыннан куркып, икесе ике якка ташландылар. Ишек төбенә чыгып баскан, Латыйфа урынына озын буйлы Фатыйманы күреп, Якуп телсез калды. Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышты. Җирдә һаман аптырап яткан Якуп яныннан узып, канга <м i кап Акбүре янына килде. Ярсыган бүре бер Якупка, бер ни м ц >1 енә ырлады. Эт дип, анысы да шул бүре токымыннан, in и, кип, күкрәкле. Фатыйма акрын гына килеп, Акбүресен Муеныннан кысып кочаклады. Якуп та телгә килде.
Нишлисең монда? - диде җирдән торып утырып. 1 ик Фатыйма авызын ачканчы, ишектән мүкәләп чыккан Якупның инәсе сөрән салды.
Кач, улым, тизрәк кач, сине өтермәгә озатабыз диделәр, Ли I ыйфа килен үлде, улым, кач, кайтма. - Инәй бит, ничек Вспо җәберләнмәсен, шул баласын һаман саклап калырга ппрыша. Якуп бер инәсенә, бер Фатыймага карап алды да юрый басты. Капкада Барый абзый да күренде.
Ташла мылтыгыңны, өч балаңны ятим калдырып, ча I ыныңны кыйнап үтергәнең җитмәгән, инде тагын кемне үтерергә җыенасың? Ташла дим.
Якуп берсүзсез акыртын гына артка чигенде, арты белән йорт почмагына килеп бәрелде.
Качма, гомер буе урманда качып ята алмассың, кем Клрый синең ул өч балаңны, карт анаңны?
Кач, улым, кач, ябабыз, диделәр, башың зинданда черер.
Я ку пның әнисе күтәрмәдә чәбәләнде. Якуп өй почмагына Житү белән аннан җилләр исте, аның артыннан эте дә. Якуп урман авызына җиткәнче чапты, Фатыйма белән Барый •бчый карап тордылар.
Ике атнадан кайтмаса, бүтән тиз генә кайтмас, - дип куйды Барый абзый һәм Фатыймага карап алды. - Курыкма, курыкканны куркыталар, бүген җиңү синең якта. Кара, кулларың канга буялган түгелме соң?
Фатыйма борылып Акбүресенә карады, колаклары ертылган, ботыннан хәйран гына тиресе дә умырылган иде. Акбүре кызыл канга баткан. Фатыйма берсүзсез Инзир елгасына юнәлде, аңа чатанлый-чатанлый Акбүресе иярде. Фатыйма аны ипләп кенә елга буена алып килеп, бөтен яраларын юды. Яралары авыртканга, Акбүре колакларын исылындырып, бар нәрсәгә риза булып тора бирде. Фатыйма ойгә кайтканда, Бәхтияр дер-дер калтырап күтәрмәдә басып юра, иренендә кан әсәре дә юк. Баланың куркуы йөзенә чыккан, хәтта елый да алмый. Фатыйма баланы күкрәгенә кысып кочаклады.
Менә, күрдеңме, без аны куып җибәрдек, ул бүтән кайтмаячак.
Алты гына яшьлек бала инде күпне күргән иде шул.
Фатыйма, бала авыруга сабышмагае, дип куркып куйды.
- Курыкма, мин булганда сезне беркем дә рәнҗетмәс, әйдә, кереп йокларга ятабыз.
Баланың куркуы көчле иде, ул ачык күз белән йоклый. Бәхтияр Фатыйманың муеныннан кысып кочаклады, бала вакыт-вакыт авыр сулап, сулкылдап куя. Сеңеп бетәрдәй булып Фатыймага сыена. Фатыйма йомшак кына баланың башыннан сыйпап, маңгаеннан үбә. Көннәр артыннан көннәр үтте, көз дә җитте - Якуп күренмәде. Авылга чүпрәкче килгән иде, Фатыйма аны күпердә очратты.
- Нәрсәләрең бар, Гали абзый?
- И, синең кебек матур кызларга җаның ни тели - шул бар.
Фатыйма түк-түк җылы тукымаларын күреп:
- Төлке тиресенә алыштырасыңмы? -диде.
- А какже, алыштырабыз.
- Алайса, әйдә, Якуплар капка төбенә. - Фатыйма яшерен чоланның тактасын тибеп кенә ачты да нәрсә бар - барысын чоланга атты. Бер кочак төлке, бурсык, бүре тиреләре күтәреп чыкты. Г али абзый сызгырып җибәрде:
- Җыйган да соң Якуп, болар өчен муеныңны бормасмы соң?
- Борчылма, Г али абзый, муен минеке.
Чүпрәкче янына Айбикә инәй белән Барый абзый да чыктылар.
- Айбикә инәй, ярдәм ит, балаларның өстендә бернәрсә дә юк, нәрсәләр алыйм?
Айбикә инәй тегүче булгач, ни алырга яхшы белә. Барысына да, хәтта Якупның анасына да бер күлмәклек тукыма сайлап алды. Әйтеп бетергесез баедылар. Айбикә инәй бигрәк тә үзенең кызчыгына бик җентекләп иң матурын, кыйммәтлесен сайлап алды.
- Минем шомыртыма да озакламый пәлтә кирәк булачак.
Фатыйма Айбикә инәйдән күзен алмады, эчендә сөенү катыш көнчелек бергә кайнады. Алган тукымалардан малайларга җылы чалбарлар, фуфайкалар тектеләр.
- Син инде, Фатыйма, үзең тегәргә өйрән. - Айбикә инәй бик ипле итеп кисәргә, тегәргә күрсәтеп бирде. Фатыйма Айбикә инәйнең күмәч кебек ап-ак йомшак кулларыннан күзен алмады. - Менә шулай иТ, үскәнем, менә шулай кис. Менә бит, булдырасың, ай, булган да ■нн ү »ең, дип үсендерә-үсендерә эшкә өйрәтте.
I I .п t;iy караудан башка эш белмәгән Фатыйма яңа һөнәргә бир /каны белән бирелде. Ул балаларның сөенече! Айбикә ■Ипи Фатыйманың үзенә дә бер матур итәк тегеп бирде. Кы I iap итәк кигәнгә бик кызыга иде, менә хәзер аныкы Мулды. Якупның анасы да, Якуптан бик курыкса да, яңа ■улмәк кию теләге өстенлек алды.
Кочге салкыннар төшкәч, Якуп та кайтты. Фатыйма эштән ■ft I \ I а, ул өйдә утыра иде. Фатыйма бермәлгә ишек төбендә Лк\ нны күреп, югалып калды. Тик сәке түрендә бер-берсенә
иган балаларны күреп, берни булмагандай эчкә үтте. Фйнсц эче салкын һәм караңгы иде.
f - Җизни, ник мичкә якмыйсың, балаларны катырып уI (.1 расың, - дигән булды. Үзе эчендәге курку катыш ■й;| I ыравын җиңәргә тырышты. Малае урынына әнисе телгә ► и иде.
Ьарый күрсә, яптырыр, чыгып күренеп йөрмәсен.
Кайчанга тиклем шулай качып утырырга җыенасың ■Иде, җизни?
Якуп эндәшмәде, астан гына Фатыйманы күзәтте. Әнисе мклы, хатын эзлисе дә юк, үзе килеп кергән. Фатыйма мим ягып, эштән кыстырып кайткан сөткә умач пешереп,
6.1 пшарны, карт карчыкны ашатты, Якупның да алдына бер |>. ишкә китереп куйды. Ахрысы, ул да ач-ялт итеп куйды.
11.1 1алар әллә әтиләреннән куркып, гел Фатыймага сыенырга шна тордылар. Ашап-эчеп әзрәк өй эшләрен карагач, фа I ыйма балаларны куенына алып, йокларга яттылар. Якуп щ берсүзсез ишек төбендәге сәкегә сузылды. Бу хәл бер атна шулай барды. Беркөнне эштән кайткач, Якупның анасы сүз Ку н атты.
Фатыйма, сезгә кушылырга кирәк, болай аерым йоклау да ярамас.
Фатыйма эчеп утырган чәенә тончыкты, көчкә тын нлды.
Мин хатынлыкка килмәдем, балалар белән сине генә нарарга калдым.
Ничә көн сөйләшмәгән Якуп та телгә килде.
Миңа хатын кирәк, - диде, астан гына карап.
Анысы инде, җизни, синең эш. Хатын алып кайткан Поние үк мин чыгып китәрмен.
Ой дә тынлык урнашты. Бәхтияр нидер әйтергә теләп юлыкты, үзенең күзләреннән шып-шып яшь тамды. Бала шундый интегеп нидер аңлатырга теләде, булдыра алмады, яшь буды. Бала ике кулы белән битен каплады да үксеп елап җибәрде. Якуп каты итеп өстәлгә китереп сукты, «утырма көчектәй шыңшып», дип, җикереп җибәрде. Бала урталай бөкләнеп төште. Куркудан калганнары да еларга ябышты. Фатыйма сикереп торып балаларны кочаклап алды.
— Урмандагы аю хатын сиңа, җизни, акылы булган бер генә хатын да килмәячәк сиңа хатынлыкка.
Балаларны көчкә тынычландырды. Төнлә авызын каплаганга тын ала алмыйча уянып китте, куркып, сәкедән идәнгә егылып төште. Үзенең өстенә мышный-мышный Якупның бөтен гәүдәсе белән басып ятуын тоеп, бар көченә этеп җибәрде, тик бет кебек ябышкан Якуптан котылу җиңел түгел иде шул, тавышсыз гына җир идәндә икәү көрәштеләр, Якупның авызыннан сасы ис күңелен бутады, ә ул һаман каядыр үрелде, үрмәләде. Фатыйма җан ачуы белән Якупның ике колагыннан тотып өскә күтәрде. Якуп «ах» дип акырып җибәрде. Фатыйма бар көченә тез белән кай җиренәдер китереп типте. Якуп тагын кычкырып, әллә кая, сәке астына тәгәрәде. Фатыйма караңгыда карап тормады, тавыш-тынсыз гына кая туры килсә, шунда типкәләде.
- Мин сиңа Латыйфа түгел, кагылып кына кара. Хәзер Барый абзыйны алып керәм.
Якупның анасы да тыңлап яткан.
- Куй, әйтә күрмә, Фатыйма, ябып куярлар.
— Мин китсәм, син дә менә шушында ачка катып үләчәксең, котыртып ятасың, - дип ачуы килде.
Якуп мыш-мыш килеп тагын ишек төбенә барып ятты. Бу көрәшүләр соңгысы түгел иде. Фатыйма Барый абзыйга да әйтергә оялды. Якуп кеше әйткәнне аңлый торган кеше түгел, бер телсез хайван иде, мыш-мыш астан карап утыра, күренеп тора, уенда гел этлек. Үз уена кереп чумган, кеше әйткәнне дә ишетми. Фатыйма бер карарга килде, кеше түгел, хайван; тик балаларны шушы хайванга калдырып китү үзе бер хайванлык булыр иде. Якуп көннәр буе өйдә ятты, төнен генә каядыр чыгып йөреп керде. Фатыйма курыкмый түгел, курка, тик балалар хакы аны түзәргә мәҗбүр итә. «Бирешмәм», диде ул үзалдына, җайлы гына бер каен ботагы кисеп алды да мендәр астына тыгып куйды. Фатыйма күңеленнән көннең буе Якуп белән көрәште. Телсез бүре дип исем такты. Ул бигрәк тә Бәхтиярне жәлли иде, тегеләре бәләкәй әле, әллә ни аңламыйлар. Бәхтияр әтисе өйдә чакта
Biii да алмый, туганнарын да яныннан җибәрми. Фатыйма pin.>н кайтканчы сәке почмагына сеңеп утыралар. Яңа Ями ыре кайткач, күзләренә җан керә, акрын гына шуышып, фи I ыйма кырына килеп утыра, аңа карап башкалар елыша, фшыйманың торыр җире булса, алып кына чыгып китәр Н|К' дә бит, юк шул. Күпме генә уйласа да, чыгу юлын таба Бмады. Якуп кайтканнан бирле Акбүрене дә бозаулар ■ft tupi.i янында калдырып кайта башлады. Өмет юк, я харап Hicit куяр. Якупны аңламассың, телсез хайван, атнасына бер ц»и һ > ташлана. Бу юлы Фатыймадан каты гына каенның каты башын нык кына татырга туры килде. Фатыйма балаларны Куркытмас өчен тавыш чыгармады, тавышсыз гына кай Жирснә туры килсә, шунда тартты. Ул шуннан соң тагын урымына барып ятты. Фатыйма балалар йоклап киткәч, Нкенең икенче башына борылып ята башлады. Беркөнне Якуп Фатыйманың аякларына тун каплап мыш-мыш килде. Тик сыртына тагын теге каен ботагы бик каты тиде бугай, Якуп бөкләнеп төште.
Чыгып кит өемнән, - дип ыңгырашты. Ул кычкырып Лималарны уятканчы дип, Фатыйма өстенә ябынган фуфайкасын киде дә өйдән чыгып китте.
Я Ходаем, нишләттең баламны, бер җылы куеныңны ■еллөдең шунда, - дип, карт кортка шыңшыды.
Фатыйма калганын тыңлап бетермәде, торып урамга •ii.ii ып китте. Көз, караңгы тышта. Ул инде өйрәнгән кираңгыда йөреп. Бу җир йөзендә курыкса, Якупның н югеннән генә куркырга кирәк. Фатыйма икенче көнне цмике ашка кайтмады. Районнан түрәләр килергә тиеш,аннан бозауларның авырлыгын үлчәргә тиешләр. Шулай итеп көн үтеп китте. Төнгә чаклы бозау читлекләре •к иш, төн уртасы җиткәнне сизми дә калды. Карап торып м кшарны ачка үтермәсләр әле. Элеккечә шунда гына ү юнең хуш исле печәненә ятып йоклады. Аның кайчаннан 1мп анчы йоклаганы юк, хәтта Михманы турында уйларга, Яыи итнырга вакыты калмый. Көннең буе, Якуп бүген тагын иипдиэтлек эшләр икән, дип уйлап йөри. Төн җитсә, кагыла ■үрмәсен, дип, ачык күз белән таң каршылый. Бер тынгы К>к Авыр сулады да сөеклесе ясаган сәндерәгә сеңә биреп, йокыга китте. Икенче көнне иртән торып эшкә тотынды. Сип ар агай кереп кисәтеп чыгып китте.
Фатыйма, бар җирдә тәртип булсын, бүген район түрәләре ■ило. Алар кайтып киткәнче моннан беркая да китмә, - дип кисәтеп чыгып китте. Иртән көткән район түрәләре төштә генә килеп җиттеләр, арлы-бирле йөреп чыкканчы төш тә үтеп китте. Түрәләр китүгә, халык төшке ашка өйләренә ашыкты. Фатыймага гына Якуплар өенә ераграк иде шул, кичке эш беткәч кайтырга булды. Акбүре ике арада чабулый башлады, Фатыйманы әллә кая чакыра кебек. Янына килеп утырып өрә, шыңшый да тагын юлга торып чаба.
- Ни булды соң сиңа, кая чакырасың?
Шулай да үр башына менеп карарга булды. Калкулыкка менеп, юлга күз салды, йөрәге туктый язды. Үзе дә юл буйлап аска йөгерде. Яңа катыра башлаган сазлы түмгәкле юлдан балалар килә иде. Фатыйма бар көченә балаларга таба йөгерде, аның алдыннан Акбүре сузылып чапты. Бәхтияр елый-елый бәләкәй энесен бер күтәрә, бер җиргә утырта, үзе тирләп-янып, елап-шешенеп беткән. Ничек шушы бүренең күңеле сизгән, ә аныкы сизмәгән, Ходаем, кайчаннан киләләр икән болар, ара олы кешегә дә ерак бит? Фатыйма, йөгереп килеп, балалар алдына чүгәләде дә өчесен бергә кысып кочаклап алды.
- Ах, балалар, ник өйдән чыктыгыз?
Бәхтияр тотлыга-тотлыга, күз яшьләрен сөртә-сөртә:
- Әти исерек, без чыгып качтык, — дип аңлатты.
Бәләкәйләрне өстерәп, пешеп беткән, тегеләре өшеп
каткан, аслары юеш, кечкенә Асылгәрәйнең дә башына бәйләгән яулык кыйгаеп төшеп беткән, ярты гәүдәсе шәрә. Мескен баш бала үзе дә сабый гына бит әле.
- Ә-ә-ни, с-и-н кай-тм-адың. - Баш баланың беренче тапкыр әни диеп әйтүе иде. Фатыйма балаларны берәм-берәм кочып үпте, күкрәгенә кысып кочты. Йөрәкне ачыттырып- ачыттырып алды. Аңа бу балалар бик тә кадерле иде хәзер. Фатыйма балаларның икесен бергә күтәреп алды да сарайларга таба йөгерде. Өшеп-катып беткән балаларны мич кырына тезеп утыртты.
- Хәзер, балалар, - диде һәм чиләк алып, сыерлар абзарына таба торып йөгерде. Ашыга-ашыга, кайсы сыер туры килсә, шуны тиз-тиз тарткалап, чирек чиләк сөт савып алды. Фатыйма балаларга бердәнбер савытына салып сөт эчерде. Үзе сөйләнде:
- Сез бит ач, ни белән генә туйдырыйм соң, сөттән башка берни дә юк бит. - Бәхтияр Фатыйма тегеп биргән яңа пәлтә кесәсеннән бер кисәк ипи тартып «чыгарды, кечкенә учына салып, Фатыймага сузды.
Аша, әни, — диде. Фатыйма баланың кулындагы ипи кисәгеннән күзен ала алмады. Йөрәген шундый итеп норсәдер ачыттырып-ачыттырып алды, күзенә кайнар яшь тулды.
Шушы алты яшьлек сабыйның энеләрен генә түгел, .шы Фатыйманы да кайгыртуына шаклар катып утырды. Шушы баланың кечкенә учындагы ипи кисәген мәңге дә онытмаячак. Шушы алты яшьлек кенә бала утызга җиткән a I асыннан күпкә олырак һәм акыллырак иде бугай. Фатыйма ипи кисәген алып өчкә бүлде дә учларына салды.
Ашагыз, сезгә үсәргә кирәк, ә мин үскән инде. - Бәхтияр оер генә тешләде дә Фатыйманың иреннәренә китерде.
Аша-аша. - Фатыйма бәләкәй генә итеп капкан булды.
Мин тук, - дигән булды.
Валалар ач та, бик арыганнар да. Бәләкәйләр, тамаклары I уйгач, җылы мич кырында җебеп йоклый да башладылар. Фатыйма балаларны үзенең сәндерәсенә мендереп салды. Кечкенәсен башындагы шәленә урады, өсләренә үзенең фуфайкасын япты. Бәхтияр бераз Фатыймага карап ятты да үрелеп аның битеннән сыйпап куйды, аның күзләре әйтеп оетергесез рәхмәт белән карый иде. Ул Фатыйма кебек кайчаннан тынычлап йоклаганы юк, күзләрен әлҗе-мелҗе килеп ятты да тынычлап каты йокыга талды. Фатыйма, үрелеп, аның олы башыннан сыйпап куйды. Ахрысы, бала аның кулының җылысын тоеп, йокы аралаш елмайды. Фатыйма бик озак балаларга карап торды, яңаклары буйлап кайнар күз яшьләре озын юл салды. Ах, наныйларым, нишләргә соң безгә? Фатыйма эшләрен бетереп, балалар янына менеп, башын төртте, күзенә йокы кермәде. Нишләргә, аяк-куллары гына түгел, йөрәге белән бәйләнде бу балаларга. Михман кайтса, ничек аңлатырмын, кайсысын сайларга, ки гтек дисә, бу балаларны кая куярга? Ә Рушаниясын ничек аңлатырга? Бетмәс җавапсыз сораулар. Күпме уйланма, күзләрен йокы басты. Таң алдыннан әбисен төшендә күрде. Йомшак куллары белән аның маңгаеннан сыйпады. «Сабыр бул, балам, син дөрес эшлисең, берне югалттың, очне таптың, Ходай белә ул нишләгәнен». Фатыйма уянып I ирә-ягына каранды, беркем дә юк, ә маңгаенда әбисенең кул җылысы. Әйе, берне югалтты, өчне тапты, аңа шушы язмышына буйсынасы гына кала. Икенче көнне балалар йокыдан торгач, рәхәтләнеп бозаулар арасында уйнадылар.
Аларның бу чаклы бозау түгел, чит балалар белән дә уйнаганнары юк. Фатыйма Бәхтиярне яңа туган бозаулар янына кертте, ул башта куркыбрак торды, аннан бераз ияләшкәч, муеннарыннан кочаклап иркәләде, бозаулар да аны үзенчә иркәләделәр, битеннән ялап-ялап алдылар. Иркәләүгә, назга туймаган бала өчен моннан да зур шатлык юк иде. Бозау абзарында беркайчан булмаганча балаларның рәхәтләнеп көлгән тавышлары яңгырап торды. Иртәнге якта Саттар агай да кереп чыкты.
- Ярдәмчеләр алып килгәнсең икән, - диде. Фатыйма аңа үз хәлләрен аңлатуны кирәкле тапмады, «әйе» генә дип куйды. Төш җитәрәк, кабаланып, Барый абзый килеп керде.
- Фатыйма, балалар, кая булдыгыз, кичә кердем - ишек ачучы булмады, бүген дә юксыз. Абзар буйлап чабып уйнаган балаларны күрде. - Ай Аллам, ни булды икән, дип, әллә ниләр уйлап бетердем. Әйдәгез, әнә, Саттарның аты монда тора, кайтарып куяр.
Барый абзыйның сүзләрен тыңлап торган Бәхтияр Фатыйманың ботына ябышты, йөзе дә ап-ак булды, башын селкеп, «юк-юк» дип елый ук башлады.
- Ни булды, Фатыйма?
- Балалар үзләре качып килгәннәр, Якуп өйдә, мине дә куып чыгарды. Балалар кайтырга куркалар, мин дә туйдым төннәр буе сугышып. Кеше түгел икән, телсез җанвар ул.
Барый абзый бераз тыңлап торды.
- Ярый алайса, сез монда торып торыгыз, без Саттар белән берәй нәрсә уйлап табарбыз.
Икенче көнне Саттар агай үзе иртән иртүк кереп:
- Кичә озаттык Якупны, көчкә ишекне җимереп кердек. Белоретка алып киттеләр, күпме бирерләр. Өйгә кайтып, тынычлап яшәгез. Кайтышлый кер, он яздырып бирермен балалар исәбенә, - диде. Озакламый Барый абзый да килеп җитте.
- Әйдә, Фатыйма, балаларны үзем алып кайтышам. Саттар он бирәм, диде, юл оңгае шуны да алып кайтыйк.
Кайтырга җыенып беткәч, Бәхтиярне югалттылар. Фатыйма күпме генә чакырмасын, тавыш бирмәде. Акбүре бозаулар белән ике арада чабулый торгач, яшь бозаулар арасыннан табып алдылар. Почмакка кереп сеңгән, селкенергә дә куркып, калтыранып утыра. Фатыйма аның янына кереп, алдына тезләнде.
Курыкма, әтиең бик озакка урманга киткән, өйдә берәү до юк, әбиеңне дә карарга кирәк, кайтыйк, Бәхтияр. Анда әле сарыклар да ашарга сорап кычкырып торалар.
Бала яшь тулы күзләрен Фатыймага күтәрде.
М-м-онда р-рәхәт, кай-кайтмаек, - диде бала.
(повесть)
Барый абзый белән ничек тә күндереп, балаларны өйгә алып кайтып киттеләр. Алар өйгә кайтып керүгә, идәндә яткан Якупның әнисе күзгә салынды, Фатыйма куркып, артка чигенеп куйды хәтта. Ярый әле Барый абзый булды. Алар аны әйләндереп карадылар. Инде сөяк белән тирегә калган карчыкның ярты ягы куркыныч булып тартышкан, бер исән калган күз куркыныч булып Фатыймага карый иде.
Ходаем, карт инәй, ни булды сиңа? - Җавап бирмәде, ямьсез итеп ыңгырашты. Исән калган бер күз тагын да куркыныч булып китте. Якупның инәсе нидер әйтергә теләде, тик авыз бик каты кыйшайганга, берни дә аңлашылмады. Барый абзый карап торды:
Кичә Якупны алып китәргә килгәч, бирмим, дип бик каты чәбәләнгән иде, шуның галәмәте тарткан моның ярты ягын.
Фатыйма аптырашта калды, карап торырга куркыныч, нишләргә соң инде хәзер? Берни ашамый-эчми ята бирде. «Бу бит миңа ачулана, Якупны яптырдың димәкче була, мине каргап үлеп китәрме?» Болай да бәхет ташып бармый. Фатыйма акрын гына Якупның карт инәсе янына кереп тезләнде.
Инәй, син борчылма, Якуп урманга качкан, менә күрерсең, ике атна үтүгә, кайтып та җитәр. Бүресе белән бергә качкан. Аны Саттар агай эшкә чакырып килгән булган, ә ул урманга качкан.
Әбинең исән күзе йомылганда, икенчесе гел ачык карап тора. Ахрысы, әбинең зиһененә Фатыйманың әйткән сүзләре барып җитте. Карашы йомшаргандай булды, күзеннән бер бөртек яшь бәреп чыкты. Фатыйма йомшак кына итеп аның каткан салкын кулыннан сыйпады. «Юкка борчыласың, бар да яхшы», дигән булды. Якупның инәсе кинәт тирән итеп сулыш алды да, уф-ф дигәндәй итеп куйды, Фатыйманың кулын да кыскандай тоелды. Фатыйма шунда картинәйнең җан бирүен аңлады. Барый абзый кергәч:
- Мин, Якуп урманга качты, дип алдадым, - диде.
- Яхшы иткәнсең, Фатыйма, нишлисең, бала бит ул, тынычлап киткән инде ул теге дөньяга. Сез дә тынычлап яшәгез.
Икенче көнне Якупның әнисен күмделәр, гомер буе кеше белән аралашып яшәмәгәч, килүче дә булмады. Кичке якта Фатыйма эшкә баргач, Саттар агай: «Якупны ике елга япканнар», - диде. Фатыймага бу яңа тормышны үзенчә яңадан башлап, ике ел гына булса да балалар белән тынычлап яшәп калырга кирәк иде. Фатыйма Айбикә инәйдән күп нәрсәләр өйрәнеп калырга тырышты. Ул аның хәтта кул тотынышларына чаклы астан гына күзәтте, һәр эшне җиренә җиткереп, матур, җиңел генә итеп эшли иде ул. Аның теккәннән калган һәр кечкенә чүпрәк кисәге дә нәрсәгә дә булса ярап куя, беркайчан бернәрсәне дә әрәм итеп ташламас. Шулай эшлә, димәсә дә, ахрысы, аның күзәтүен сизеп, шулай эшли иде булса кирәк. Фатыйма, буш вакыты калса, тегәргә өйрәнергә тырышты. Балалар да өйдә үзләре генә калгач, рәхәтләнеп, тынычлап калдылар. Фатыйма эштән кайтып керүгә, өчесе өч яктан аңа сарылдылар, һәркөнне тамаклары туйгач, сәкедә тәгәри-тәгәри шаярдылар. Мондый мәлдә балаларга гына түгел, Фатыйманың үзенә дә бик рәхәт иде. Барый абзый мунчага дәшә керде, аларның яна-пешә шаяруларын күреп:
- Күрәм, балаларга да җан керде, тынычлыкны кем яратмый, - диде. Барый абзый Фатыйма эштән кайтканчы балаларга күз-колак булып тора.
Бөтен кеше сагынып ала торган яраткан Яңа ел кичәсе дә җитте. Яшьләр ду килеп дәртләнеп, бәйрәмгә әзерләнделәр. Кичләрен җыелышып, клубта төрле төскә кәгазь буяп, чылбыр ясап, чыршы бизәделәр. Әзерләнү генә үзе ни тора. Бәйрәм шаукымы яшьләрнең, олысының, кечесенең йөрәкләрен җилкендерә. Барысы Яңа елга олы өмет баглый, әйтерсең, иртәгәдән үк нәрсәдер үзгәрергә тиеш. Юксаң, бу кич тә күпме тезелеп килгән кичләрнең берсе генә бит. Тик шулай да барысы шул кичтән ниндидер могҗиза көтә. Фатыйма да ашыгып эштән кайтырга чыкты. Бозау абзарыннан чыгуга, әнисе белән борынга-борын килеп төртелделәр. Әнисе Фатыйманы беләгеннән тотып туктатты.
- Тукта, әйтим әле, миңа үпкә саклап, бер чокырдан икенчесенә казаласың. Берсе корсак ясап качты, икенчесен утыртып куйганнар. Ачуым да бер килмәгәе, ул Бүре Якуп янына, карт булсам да, мин дә бармас идем, җыен беткән ирләр янына син йөрисең. Кирәк идеме сиңа шул Якуп балалары белән, я, әйт, мин хаклы түгел диген, кая килә дигән солдатың? Әллә минем синең өчен йөрәгем әрнеми дисеңме? Шул Якуп денсез өчен үстердеммени мин сине? Кеше алдында минем белән сөйләшми дә чит кеше кебек борылып китәсең; исәнме, әни, дип тә эндәшмисең.
- Фатыйма берсүзсез әнисен тыңлап торды да якынрак килеп әнисенең күзләренә карады, аның күзләрендә яшь ялтырый иде. Ул кычкырмый, тик әнисенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп әйтте:
- Син минем бер баламны сыйдырмадың, син эттең мине Якуп йортына. Минем дә баламны йөрәгемә кысып сөясем килә, күкрәкләремә сөт төшеп сызланам. Син беләсеңме аның дөньяда иң матур бала икәнен, тик ул минеке түгел шул инде. Бервакыт ул да белер дөреслекне, ул да мине кичермәячәк. Ходай каршысында гөнаһлы, балам каршысында гаепле, синең алда гаепле - миңа кая барырга соң? Мин ятимнәрне, ятимнәр мине җылыта.
Фатыйма озын-озын атлап, күз яшьләрен сөртә-сөртә кайту юлына ашыкты. Яңа ел салкыны битен чеметтереп- чеметтереп алды, аяк астында кар шыгыр-шыгыр килә, яныннан Акбүресе атлый. Аның хәлен аңлагандай, беррәттән бара, бүтән вакыттагы кебек чабуламый. Фатыйма кайтып кергәндә, Барый абзый көтеп утыра иде.
- Фатыйма, балаларны мунча керт тә, безгә Яңа ел кичәсенә керегез, бергәләп әзрәк бәйрәм итеп алырбыз.
Фатыйманың сөенечтән йөрәге сикереп куйды. Кызы янына керү үзе бер бәйрәм иде. Фатыйма балалар белән Айбикә инәйләргә килеп кергәндә, кызы Барый абзыйның кулында утыра иде. Кергән кунакларны күреп, бала шатланып кычкырып җибәрде. Яңа ел кичәсенә Айбикә инәй аңа матур ап-ак йон оекбашлар, матур күлмәк тегеп кидергән. Күлмәкләр Фатыйманыкы белән бертөсле булып чыкты, бу Михман бүләге иде. Барый абзый тел шартлатып: «Кара, анасы, кызлар бер төследән киенгәннәр бит», - диде. Фатыйма бермәлгә югалып та калды.
- Бигрәк матур итеп теккәнсең күлмәген, Айбикә инәй,
- дигән булды. Кулындагы кечкенә Асылгәрәй Рушанияга тартылды, балалар бер-берсенә бик озак карап тордылар. Асылгәрәй, үрелеп, матур кызның кулыннан эләктереп тартты да кочаклап алды.
- Әбәү, Асылгәрәй, бигрәк елгыр булып чыктың әле, - диде Барый абзый көлеп, - кара, әллә безнең кызга гашыйк та булып өлгердең инде?
Бер эләктергәч, Асылгәрәй тиз генә ычкындырасы килмәде, һаман үзенә тартты. Барый абзый Рушанияны да Фатыйманың кулына бирде. Фатыйманың баласы кулына эләгүгә шатланудан йөрәге сикереп чыга язды. Рушания бер Фатыймага, бер үзе кебек кечкенә Асылгәрәйгә кызыксынып карады. Кинәт Фатыйманың муеныннан кысып кочаклап алды. Фатыйма тынсыз катып калды. Үз баласының якынлыгы, аның хәтта исе дә үзенә генә хас татлы тоелды. Аның зур көрән күзләрендә, өскә бөкләнеп торган куе керфекләрендә бар нәрсә Михманны хәтерләтте. Асылгәрәй, әллә көнләшеп, Рушанияны нык итеп тартып елатты. Ир бала - ир бала шул инде, кулы катырак. Айбикә инәй сикереп китте.
- Ай Ходаем, шомыртымны нишләттегез, - дип, Фатыйманың кулыннан тартып дигәндәй баланы алды. - Чү, җимешем, куркыттылар мени шомыртымны?
Алар чыгып киткәнче баланы кулыннан да төшермәде, малайларга якын да җибәрмәде. Ә малайларның аның белән шундый уйныйсы килгән иде дә бит. Чыгып китәр алдыннан Бәхтияр түзмәде, Рушанияның кулыннан йомшак кына итеп сыйпады.
- М-а-а-тур, - дип куйды.
- Кара инде, матурлыкны шушы кечкенә балалар да аңлыйлар, - дип куйды Барый абзый.
Фатыйма балалар белән кайтып яткач, бик озак үткән кич турында уйланып ятты. Бер мизгелгә Михманын да, кызын да янында итеп хис итте. Икәү яратып туймаслар иде бит балаларын. Бердән, бәлки сөенергәдер баласының шундый яхшы кулда тәрбияләнүенә? Нигә соң йөрәк әрни, җанны талый, күрергә ярый, кулга алырга ярамый? Айбикә инәй үлсә дә баланы бирмәячәк. Бүген моны Фатыйма чын йөрәге белән тойды.
Көннәр бер-берсенә ялганып үтә торды, берни дә үзгәрмәде. Урал салкыннары шыгырдатып катырды, бураннары тау биеклеге көртләр өйде. Бар нәрсә үз җае белән бара бирде. Кышкы йокыга талган аюдай, йөрәк тә әллә ни тыпырчынмады. Тик шулай да кышның озын төннәрен уйланырга вакыт күп кала. Фатыйма да еш кына тышта улаган җил-давылга колак салып ята. Тышта дөньяның астын-өскә китерердәй итеп, ап-ак кар-буран котыра.
Тәрәзәләрне инде яртылаш кар өеме күмеп китте, бердән, яхшы - ярыклардан җил үтми, өй җылынып кала. Фатыйма теге аю тиресен дә алып кереп, балалар өстенә япты, аска калын итеп яшел печән түшәп, өстенә калын бер тукыма җәеп җибәрде. Аларга шушы да бик җиткән. Дүртәүләшеп бер-берсенә сыенып көн күрәләр. Фатыйма Михманны да кыш көтми, килсә, җәй килер дип, өметен дә өзми. Дөнья гел болай бармас, ни дә булса үзгәрер, яшәү дә җиңеләер. Сугыштан соң ил һаман әле аякка басып китә алмый шул, тормыш авыр. Ничек кенә бу тормыш авыр булмасын, аның моннан яхшысын күрмәгән кешегә шулай тиеш тә кебек иде. Шушы авыр тормыш тәгәрмәче туктамады. Алга, якты тормышка өмет итеп, тәгәри торды. Фатыйма да бәргәләнми- суккаланмый, алда якты тормышка чыгасына ышанып, авыр тормыш йөген сөйрәде. Зәмһәрир Урал салкыннары да артта калып бара. Әбисе әйтә иде, түзик, балалар, тау битендә юа, балтырган чыкса, ачка үлмәбез, дип. Чыктылар, Аллага шөкер, шушы салкын кышларны да исән-имин генә чыктылар. Фатыйма балаларны ияртеп тау битенә алып менде, каен суы җыярга өйрәтте, каен суы эчерде, Айбикә инәйләрне дә онытмады. Айбикә инәй догаларын укый- укый, иң беренче шомыртына эчерде. Матур, чигүле тышлы мендәрләр арасында курчак кебек киендереп, сәке түрендә генә саклап үстерә иде Айбикә инәй җимешен. Егылып төшмәсен дип, итәгеннән бау белән сәке почмагына бәйләп тә куялар. Аның тәпи киткәнен күргәч, Фатыйма йөгереп барып, кочаклап алырдай булды, үзен тыеп калды, ә Айбикә инәй күгәрчен урынына бала тирәли гөрләде.
Ике ел гомер үтте дә китте. Көтмәгәндә Якуп кайтып керде. Балалар куркып Фатыйма янына елыштылар. Ул заманда авылларда төрмәдә утырган кешеләр бик сирәк иде, алар авылында Якуп беренче булгандыр, бәлки. Төрмәдән кайткан кешедән халык бик курка иде. Фатыйма бермәлгә телсез калды. Якуп та берсүзсез сөзеп Фатыймага карап торды, аннан балаларга карашын күчерде. Бәхтияр белән Айбулат Фатыйманың итәк артына качтылар. Өч яше тулып килгән Асылгәрәй генә Якупка кызыксынып карады.
- Әни, бу кем? - диде.
Бәләкәй генә булса да, тавышы көр чыкты. Өч бала арасында әтисенә шушы Асылгәрәй генә охшаган. Якуп малае икәне әллә каян кычкырып тора. Шундый ук калын каты кыл чәчле, яльпек борынны, кысык кара йөгерек күзле.
Якуп килеп кергәндә, алар кичке ашка утырырга җыеналар иде. Фатыйма эштән кайтуга, Бәхтияр мичтә кабыклы бәрәңге тәгәрәтеп куйган иде. Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышты. Өстәл уртасына бәрәңге китереп куйды, көндез генә пешергән ипиен каерып кисте, савытларга сөт салды.
- Утыр, Якуп җизни, балалар, утырыгыз ашарга, менә, әтиегез дә кайткан.
- Ә ул кайдан кайткан? - диде Айбулат акрын гына. Бер Бәхтияр гына эндәшмәде, күтәрелеп карамаска тырышты. Әтисенеке кебек кәкре аякларын аера биреп, Асылгәрәй аның каршысына килеп басты.
- Син каян кайттың?
Якуп малайлары шулай үскәннәрдер дип уйламагандыр, ул ни әйтергә белми, ык-мык килеп торды. Фатыйма балаларга:
- Сугыштан, - диде, үзе, җизни ни әйтер икән дип, астан гына карап алды.
- Ә синең ата толган мылтыгың балмы? - Асылгәрәйнең әле һаман р авазы юк иде. Фатыйманың Якупка ачуы килде, шушы балалар белән дә сөйләшә белми ичмасам, үзен ата итеп тоя микән бу мәхлук, дип, эчтән генә уйлап куйды. Ничек итеп шуңа балаларны калдырып китмәк кирәк?
- Юк, улым, мылтык бирмәгәннәр әтиеңә, утыр ашарга.
Айбулат та Бәхтияр абыйсына карап-карап алды.
Абыйсының куркуын тоеп, ул да бу әти дигән кешедән ераграк торырга булды. Балалар өстәл яныннан киткәч, Фатыйма кешечә сөйләшеп карарга булды.
- Җизни, мин сиңа беркайчан да хатын була алмыйм, миңа якын килеп кагылма.
- Тагын утыртырмын дияргә әйтәсеңме?
- Сине мин утыртмадым, син үзеңне үзең утырттың, Латыйфа апамның гомерен кискәнең өчен.
Тик бу сөйләшү тынычлыкка китермәде. Якуп бер ай түзде, аннан тагын төнге көрәшләр башланды. Тартыша- ертыша Фатыйма үз-үзен саклады. Сөзәргә җыенган үгездәй, Якуп кыска кәкре аякларын аерып басып, Фатыймага текәлә, йодрыкларын төйни, урт сөякләре уйнап тора.
- Мин сиңа беркем дә түгел, җщни, кагылма. Үлсәм дә мин сиңа хатын буласым юк. Өйне уртага бүл дә хатын алып кайт, мин балаларны карыйм, син ничек телисең - шулай яшә. *
Тик Якупка башка хатын кирәкми иде шул. Аннан, аңа килүче табылыр иде микән, бу даны белән... Авылның беренче шәп кызы булган Латыйфаны ала алганны, үз йортында яшәгән Фатыймага көче җитмәве, үзенә хатын итә алмавы аның канын гына кыздырды. Башында бер генә уй. «Барыбер минем хатыным булырсың», дип, сәгатьләр буена астан гына аның төз гәүдәсен күзәтте, хыялында бер киендерде, бер чишендерде. Төн җиткәч, каны кайнап, чыдый алмый, тагын табышына ташланган җанвардай, Фатыймага ташланды. Тик авыр эштә эшләп үскән Фатыйма да бирешергә җыенмады. Ничекләр генә сиздермичә ташланмасын, һәрвакыт әллә нинди каты нәрсә белән китереп бирә - Якуп бөкләнеп төшә. Типкәләнгән эттәй, урынына барып ятасы гына кала. Барыбер бер кулыма эләгерсең әле дип, теш кайрый. Фатыйма да аңлый, Якуп бер үчен алмый калмаячак. Якуп үз шөгылен ташламады, чыгып югалды, кайтып керде, колхоз эшенә җигелмәде. Сукбай юлында йөри бирде, нишләп йөргәнен берәү дә белмәде. Урал тауларының тау-таш арасында бик хәтәр куышы бар икән, дип тә сөйләделәр. Якуп утырып кайткач, халык аны бөтенләй урап уза башлады. Якуп урамда күренсә, кешеләр урамның икенче ягына чыкты. Ул урамнан атлаганда куркыныч бер җанварны хәтерләтә. Ул үзе бик сөйләшергә яратмаса да, аңа да һичьюгы аралашу кирәк, кешеләр сөйләшкән җирдә аның да дөнья хәлләрен тыңлап торасы килә, ә алар аны күрү белән таралалар да бетәләр. Аның эчтән үпкәсе дә, ачуы да кабарганнан-кабара гына барды. Аңа карап торсаң, чынлап та хәзер бүре кебек ырлап ташланыр төсле тоела иде. Фатыйма да яхшылык белән бетмәсен аңлый, тик чыгу юлы гына юк. Саттар агайга барып сөйләшеп карарга булды.
- Бер кечкенә йорт салып бирегезче, тынгылык юк, балалар куркып, чирлегә сабышып бетәләр бит инде.
- Ярый, Фатыйма, уйлашып карарбыз, правлениега куеп сөйләшербез, - дип әзрәк өметләндереп куйды.
Өйне салабыз дисәләр, һичшиксез, Айбикә инәйләр янына салдыртачак. Күңел түрендә бик еракта аз гына булса да өмет чаткысы ята. Бәлки, Михман килер. Тагын яз җитә, һәм ул аны һәр көн юлга күз салып көтәчәк. Кошлар да җылы яктан кайта башладылар. Беркөнне эштән кайтышлый торналар утравына да кереп чыкты. Әле анда-монда кар ята, тау битләреннән челтерәп кар сулары ага. Кар суының үзенә генә хас исе бар. Агач араларында вак-вак ап-ак умырзаялар чәчкә аткан, әйе, дөнья уяна, агачлар яфракка бөреләнә. Күңелдә дә нәрсәгәдер өмет бөреләнә. Килер, килми калмас, аның яшьлеге шулай ялгыз үтмәс бит инде. Әнә торналар да килгән, канатларын җәеп язга шатланалар, оя коралар.
Яз бетеп барганда, кояш тау башына менеп, инде ныклап кыздыра башлаган чак иде. Капка төбенә дөбер-шатыр арба җигелгән ат килеп туктады. Капкадан атылып Маһинур сеңлесе килеп керде. Фатыйма йортта юган керләрен элеп йөри иде. Якуп та козгын урынына Фатыйманы күзли, балалар чирәмдә уйнап йөриләр. Ал арга керсә дә, бер Барый абзый гына керә. Маһинур капкада күренү белән:
- Фатыйма, килде, - дип кычкырды. Тик йортта Якупны да күреп, катып калган апасын бер читкә өстерәде. - Теге солдат килгән, сине эзли, Әхтәмнән сораган.
Фатыйма беразга катып калды, аннан бөтен әйберсен кире таска атты да, чыгып арбага сикерде. Маһинур белән бар көченә атны олы юлга куаладылар.
- Әхтәм сине, кияүгә чыкты, аның балалары бар инде, дигән. - Маһинур бар көченә апасына кычкырып, үзе сөйли, үзе атны куалый. - Әхтәм аны бозаулар абзары янында күргән.
Алар абзарларны әйләнделәр, тик беркемне дә күрмәделәр, аннан күпер буйлап олы юл буйлап әйләнделәр, анда да беркем дә юк иде. Инде өмете өзелде дигәндә, торналар утравы исенә төште. Юк, ул аны күрмичә китә алмый, ничек ул ансыз китсен ди? Фатыйма атны икенче якка борды да урман авызында сикереп төшеп калды.
- Минем бозауларны кара, мине көтмә, - диде дә торып йөгерде.
Нишләптер ул аның шушында булуына ышанды. Чытырманнар аша тырмала-йолкына ул алга йөгерде. Ул, тыны бетеп, кечкенә яланга килеп чыкканда, түмәр өстендә арты белән солдат киемендәге кеше утыра иде. Фатыйма янындагы агачны кочаклап көчкә тын алды.
- Михман, - дип пышылдады, күзеннән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Ул үзен көчкә азрак тынычландырды да, түмәр өстендә утырган кешенең алдына килеп тезләнде. - Михман, -диде күз яшьләрен сөртеп, - кайларда югалып йөрдең болай озак? Мин сине бишенче җәй көтәм бит инде. - Фатыйма каршысында утырган кешегә ныклабрак карады.
Бу элеккеге Михман түгел иде, чигә чәчләре агарган, калын чәч тә бик сирәгәйгән, теге вакыттагы кебек бит очлары алсуланып тормый, әллә ничек чирле кешене хәтерләтә. Фатыйма каршысында унлап елга картайган һәм талчыккан, җелеге суырылган ир уртасы утыра иде. Аның карашы агач башындагы торналарга төбәлгән, Фатыйма да карашын шунда күчерде. Ә анда канатларын җәя-җәя торналар чөкердәшә, балаларын туйдыра. Кечкенә бер ояда сөенә-сөенә бер гаилә яши, балалар үстерә. Фатыйма кире Михманга таба борылды, аның күзләре тулы яшь иде.
- Фатьма мине көтмәгән, - диде ул. Аның тавышында әрнешү һәм рәнҗү тоелды.
- Михман, ни сөйлисең, мин сине һәр язда шушында килеп көттем, син хәбәрсез югалдың. Михман, ни булды сиңа, мин сине көттем, кайтырыңа ышанып көттем.
- Фатьма иргә чыккан, көтмәгән, - диде. Аның бите буйлап күз яше аска тәгәрәде. Фатыйманың йөрәге кысылды.
- Юк, дөрес сөйләмисең, мин һаман синеке генә, Михман, кара күзләремә, мин бит сине шундый сагындым. - Ул аның ябык яңакларын учына алды, күзләренә текәлде, ах, нинди охшаш иде аның керфек-күзләре нәни кызы белән, әйтә алсамы моны, әйтә алмый шул. Михман да аның күзләренә текәлде, әллә сүзләренә ышанды, кысып кочаклап алды. Фатыйма аңламаган телдә әллә нинди сүзләр тезде.
- Фатьма көткән мине, Фатьма минем белән Кавказ китә, мин сине алырга килдем, мин Фатьманы үлеп-үлеп ярата, мин дә шундый сагынды Фатьманы.
Алар икесе бер-берсенең күз яшенә чылана-чылана такылдадылар. Алар үткән газаплар, бүгенге очрашу, матур киләчәккә өметләр. Алар күңелендә барысы бергә буталып, зур өермә булып аларның башын әйләндерде. Алар кысып- кысып кочаклаштылар, һәрберсе үз телендә ничәмә еллар күңелләренә җыеп саклаган хисләрне сөйләде. Бер-берсенә әйтәсе сүзләрнең чуты юк иде. Алар кочаклашып, елашып арыгач, Фатыйма исенә килде.
- Син утырып тор, мин ашарга алып киләм.
Фатыйма торып чапты, ул әлегә үзе дә нишлисен белми
иде. Өйгә кайта алмый, аңа ярдәм итсә, Маһинур гына ярдәм итә ала. Маһинурлар аерым өй салып, яңа башка чыгып яши генә башлаганнар иде. Ул ишек төбендә Фатыйманы күрү белән читкә тартты. Йөгереп кызарган йөзе, агач арасыннан чабып тузгыган чәчләре - һәрвакыт сабыр апасын мондый хәлдә бер дә күргәне юк иде әле. Әйе, апасын ул яхшы аңлый, ул солдат өчен әллә кем дә башын югалтыр иде. Бердән, апасының сөюенә кызыкса, икенчедән, аның ничаклы бәхетсез икәнен ул яхшы аңлый иде.
- Маһинур, ашарга берәй нәрсә җыеп бир. - Алар, Әхтәм күрмәгәндә, ашыга-ашыга ни туры килсә, шуны бер ашъяулык табып, шунда төреп бәйләделәр, инде җыеп беттек дигәндә, Маһинур дөбер-шатыр түбәгә менеп китте, аннан бер какланган каз күтәреп төште.
- Мә, ал, апа. - Фатыйма аның кулындагы какланган казга карап торды. Юксыллык, өй дә җиткерәләр.
- Ал-ал, минем дә берәй балам шундый озын, чибәр булсын. Үзенә әйт, теге вакытта ул китергән кәнсир калайдагы ашының тәме әле дә телемдә.
Фатыйма бәрәңге бакчасы аркылы урманга торып чапты. Маһинур апасын күз карашы белән урман авызына чаклы озатып калды. Авыр сулап куйды. Әйе, андый ир-ат бик сирәкләргә генә эләгә шул. Шушы кечкенә Әхтәмнән инде карынында өченче баласын күтәреп йөртсә дә, хатын-кыз карап ах итә торган ир түгел иде. Баладан соң Маһинур тазарып китте, Әхтәм көчкә аның иңбашына гына җитә. Шулай да, кечкенә булса да, эшкә бик тырыш Әхтәм, хатыны өчен үзе үлә язып тора иде. Маһинур әтисе йортындагы кебек ачлыкта яшәмәде.
Фатыйма янып-пешеп килеп җитте, яшереп куйган җиреннән иске генә чәйнеген тартып чыгарды, коры-сары җыеп, ут ягып җибәрде. Кор әзерләп, Михманны каршысына утыртып ашатты, үзе аннан күзен алмады.
- Михман, безнеңчә бик яхшы сөйләшергә өйрәнгәнсең.
- Анда күп иде сезнең кешеләр.
- Кайда анда?
- Фатьма, миңа әйтергә ярамый, син сорама.
Фатыйма сөйгәненнән күзен алмады. Ашап алгач,
Фатыйма тиз-тиз яшь үлән йолкып, кайчандыр бергә корган куышны яңартып, эченә үлән түшәде. Каен ботаклары сындырып, аны яңадан яңартып җибәрде. Аннан Михман алдына килеп тезләнде.
- Мин монда ел да килеп, куышны яңартып, сине көттем. Торналар ел да кайтты, оя корып„ бала чыгарды. Алар кайткач, син дә кайтырга тиеш идең.
Михман аннан күзен алмый тыңлады, вакыт-вакыт Фатыйманың тузгыган чәчләрен сыйпап куйды. Фатыйма аның кул җылысына иркәләнде. Бу мизгелдә шушы утрауда алар икәү, башка берни дә мөһим түгел. Балалар, бозаулар, усал Якуп - барысы-барысы бу мизгелдә онытылды. Алар бу көнне бик озак көттеләр. Алар бу төнне шушы куышта бергә үткәрделәр. Торналар кебек бер-берсен урала-урала яраттылар, аннан төнге ай яктысында җыелып яткан кечкенә күлләвек суда бер-берсен баладай коендырдылар. Аларның мәхәббәтенә күктә йөзгән тулган ай гына шаһит булды. Су буендагы анадан-тума шәрә ике гәүдәне төнге ябалаклар тын калып күзәттеләр. Алар да аңлый, алар барысы да Ходай биргән табигать балалары.
- Фатьма, иртәгә үк Кавказга кайтып китәбез.
- Ә балалар? Алар миннән башка яши алмыйлар.
- Балаларны да алабыз, бездә җылы, тәмле җимешләр үсә.
- Ярый, китәбез, мин синең белән әллә кайларга китәргә дә әзер, ник соң син теге вакытта алып китмәдең?
- Мин сиңа хат калдырдым, Саттар начальникка.
- Мин бернинди дә хат алмадым.
- Ярый, иртәгә сорарбыз, - диде кайнар тыны белән өттереп. - Мин сине бик тә сагындым, Фатьма. - Ул үз телендә әллә нинди сүзләр пышылдады, Фатыйманың озын чәчләрен ашыкмыйча гына сүтеп, бөтен гәүдәсен каплады. Ах, бу көчле куллар, мөмкинме соң аны кем беләндер тиңләргә, аларны үлгәнче дә онытасы юк.
- Ярат мине, ярат, Михман, бар күзәнәгем белән тоям синең җылыңны, миннән бәхетле кеше юк бүген. Син кайттың, мин ышандым синең кайтырыңа.
Фатыйма шашып-шашып үпте, аның пышылдавы, кайнар сулышы көчле ир-егетнең дә җанын күкләргә күтәрде. Өзелеп бер-берсен сагынган, назга сусаган ике яшь йөрәк «без тагын бергә, бергә» дип типте.
Караңгы төнне этеп, таң атты, кошлар уянып, чутылдашып, бар галәмне уятты. Куышка яфраклар арасыннан кояш нурларын сузып, бәхетле күзләргә нур өстәде. Фатыйма йомшак кына итеп бармак очы белән генә аның калын кара кашларына, куе керфекләренә кагылды. Михман күзләрен ачып аңа карады. Ачык матур көрән күзләр - аларның матурлыгын әйтеп кенә аңлатып булмый иде шул. Теге чакта кызы якыннан аңа карап торды да муенынан кысып кочаклап алды. Ул чакта кызы аңа әтисен исенә төшергән иде, бүген бу матур күзләр баласын исенә төшерде. Эх, күрсәтергә иде сиңа балаңны. Кинәт йөрәген нидер кистереп үтте, ниндидер борчу тойды үзендә. Ничек китсен соң ул, кая китсен? Аның күзләренә яшь тулды, булырга тиештер бит моның чыгу юлы.
- Михман, син китмә, кал монда, без өй салырбыз, бик яхшы яшәрбез.
Михман торып утырды, аптыраулы күзләрен Фатыймага текәде.
- Фатьма, мин өйдә сигез ел булмаган, мине атам-анам көтә, туганнарым көтә, мин Кавказны сагындым. Фатьма, син бик яратачаксың Кавказны.
Фатыйма кичә моңа бик тә ышана иде, ә бүген аек акыл кайтты, күз алдыннан томан китте. Балалар бер җирдә аныкы дип язылмаган, кем бирсен аларны. Якуп үзе карамаса да, аңа үч итеп тә бирмәячәк, ул аларның атасы. Ә ул аларны ташлап китә алмый. Бәхтиярнең көн туу белән күзен тутырып аңа каравы... Ул баланың бөтен ышанычы бу дөньяда - Фатыйма. Айбулат, Асылгәрәй - гел муенына асылынып торган бала. Рушаниясы - йөрәк мае. Чишелмәс төен. Фатыйма башын тезләренә салып, күзләрен йомды.
- Мин китә алмыйм, - диде дә үксеп елап җибәрде. - Мин китә алмыйм, синсез дә яши алмыйм, нишләргә миңа? Михман, кире әйләнеп кайт, ата-анаңны күр дә кире әйләнеп кайт, мин көтәрмен, мин картаеп үлгәнче сине көтәрмен. Кичер мине, мин китә алмыйм. Балалар безне кичермәс, алар безне каргар, без бәхетле була алмабыз. Рушаниям, Рушаниям, - диде дә авызын учы белән кысып каплады. Башын селки-селки әрнешеп елады.
Михман, ни әйтергә белмичә, аны күкрәгенә кысып кочаклады, аның да әрнешеп тәне калтырады. Ике йөрәк елый-елый ничәмә еллар хыялланган якты өметләрен күмәләр иде. Мәхәббәтне күмеп булмый ике йөрәк бергә типкәндә. Фатыйма белән Михман берсүзсез генә олы юлга таба атладылар. Белоретка бара торган юлга чыктылар, бик озак кына җәяү атладылар. Юлның икенче ягында кайчандыр Михман хезмәт иткән ябык хәрбиләр шәһәре урман эчендә яшеренеп утыра. Михман бераз шул якка нәфрәтләнеп карап торды, аннан авыр сулап, баш селкеп куйды. Фатыйманың сораулы карашына, «син сорама», диде. Аерылышу сәгате якынайган саен алар нишләргә дә белмәделәр, әле артлары белән борылып бастылар, әле бер-берсеннән күзләрен ала алмадылар. Ерак түгел борылмада олы йөк машинасы күренде. Аерылышырга сәгать түгел, минут та калмаганын тоеп,
Фатыйма Михманның иске гимнастеркасына шатырдатып ябышты, күзләренә яшь тулды, иреннәре дерелдәде, тамак төбенә утырган төер чыгасы сүзләрнең юлын бүлде, әйтәсе сүзләре шундый күп иде, күңел түрендә ургылып кайнады. Әйтәсе сүзен әйтә алмыйча йөрәге ярсыды, тамагы буылды. Михман якынлашып килгән машинага кулын күтәрде, үзе Фатыймасыннан күзен ала алмады, ул да тамагына утырган төерне йота алмый, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча газаплана. Озын-озын, юан-юан каеннар төягән йөк машинасы көчкә сызгырып килеп туктады.
- Михман, мин көтәрмен, мин үлгәнче сине көтәрмен, син әйләнеп кайтырга тиеш, ишетәсеңме?
Михман күз яшьләре аркылы күлмәк изүенә ябышкан Фатыйманың кулларын ычкындырырга тырышты.
- Исән булсам, бер килермен, - диде үз телендә. Юл кырында көтеп торган машинага торып йөгерде. Фатыйма аның сүзләрен аңламады.
- Нәрсә дидең, нәрсә дидең? - Фатыйма, кычкыра- кычкыра, кузгалып киткән машина артыннан йөгерде.
Михман машинадан ярты гәүдәсен чыгарып, борылмада күздән югалганчы кулын болгады. Фатыйма юл кырында яткан ташка абынып барып төште, үкси-үкси елады. Тезләрен ватып, юл тузанында аунап, елый-елый торып утырды. Көчкә аягына торып басты. Мәхәббәте киткән буш юлга бик озак карап торды. Әллә елап күз яше бетте, йөрәктә бушлык урнашты. Кояш кыздырган ямьле җәйнең яме югалды. Ул шушы еллар аның килеренә өмет белән яшәде, өметең, мәхәббәтең булганда яшәү кызыграк, җиңелрәк икән. Өметсез ничек яшәр соң ул? Киләчәге парсыз, түшәге ялгыз булачагы көн кебек ачык иде. Мәхәббәттән көчле ни бар, ни бәрабәренә үзенең яшьлеген корбан итте? Фатыйма кайту юлына борылды, җанында шундый бушлык иде, башында берни юк, күз алдында ул киткән тузанлы юл гына. Фатыйма Инзиргә төшеп, тузанлы күз яшьләрен юды, тирәнрәк җиренә кереп коенып чыкты. Бар да теш кенә булып калды. Көтәр кешесе дә, хыялланыр хыялы да калмады. Бар нәрсә элекке хәленә кайтты, балалар, бозаулар һәм усал Якуп. Фатыйма уйлана-уйлана Якуплар йортына таба атлады. Фатыйма кече капкадан керүгә, Якуп кайтканнан бирле чылбырда утырган Акбүре сөенеп аңа таба сикерде, аягына ятып, өреп куйды.
- Түз, Акбүре, озакламый үз йортыбыз булыр, бәйдә утырмассың, - дип кочаклап иркәләде дә өйгә таба атлады. Тик ике адым үтүгә, аркасын нәрсәдер яндырып үтте, ул авьфтуга кычкырып җибәрде, әйләнеп карап өлгермәде, тагын нидер колак төбендә сызгырып үтте, тагын аркасын яндырып үтте. Бу юлы аркасыннан күлмәк ертылган тавыш ишетелде, өченче юлы шәрә балтырларын яндырып үтте, Фатыйма авыртудан хәтта тезләрен чүгеп куйды. Ул артына әйләнеп карады. Сарай капка төбендә аякларын аерып баскан Якуп кулында чыбыркысын уйната. Ат кылыннан үреп ясалган чыбыркы тагын Фатыйманың аякларын яндырып алды. Акбүре колакларын кысып, тешләрен ыржайтты. Якуп Фатыйманың нечкә җирен яхшы белә, ул бу юлы Акбүрегә кизәнде. Фатыйма кычкырып җибәрде:
- Тимә Акбүрегә! - Тик Якуп Фатыйманы сындырып, тез чүктермәкче булды. Чыбыркының очы белән Акбүрегә кылдап җибәрде, ул мескен, чинап урынында сикерде. Чыбыркы Акбүренең бот итен ярып җибәрде, башта ак булып торды, аннан кан китте.
- Өстерәлчек, кайда йөрдең? - диде теш арасыннан, астан гына карап. - Чукындырам икегезне дә.
Тик бу юлы Якуп теләгәнчә булмады шул, Якуп кулын күтәрүе булды, Акбүре бар көченә Якупка ыргылды, чылбыр урталай өзелде, күз ачып йомганчы Акбүре Якупның иңбашына тешләрен батырды. Алар икәүләп гөрселдәп җиргә барып төштеләр. Якуп кырагай тавышлар белән акырырга тотынды. Тавышка Барый абзый да кереп җитте. Фатыйма Акбүрене Якуп өстеннән өстерәргә, аерырга тырышты. Кан исен тойган җанварны болай гына тыярлык түгел иде шул. Барый абзый белән көчкә Акбүрене аерып алдылар.
- Бу хәзер бер кеше каны тойгач, теләсә кемгә ташланачак, атарга кирәк.
Фатыйма Акбүрене урамга өстерәде.
- Юк, бирмим! — Ул ашыга-ашыга аның муеныннан каешны салдырып алды. Алар Якупның җирдән торганын күрми калдылар.
- Кит читкә, - дигән тавышка әйләнеп карадылар. Канга баткан Якуп мылтыкны Акбүрегә төбәп маташа. - Икегезне бергә чәчрәтәм.
Фатыйма артка чигенде, Акбүресен дә үзе белән өстерәде, тик бүре дә бирешергә җыенмады, һаман Тешләрен ыржайтты. Барый абзый уртага керде.
- Фатыйма, аны калдырырга ярамый, үчле булалар алар.
- Китсен, чыгып китсен, тимәгез. Бар-бар, - дип, аны капка тышына этте.
Тик чыгып өлгермәде, Якуп атып җибәрде, Акбүре, чинап, һавада әйләнде дә урманга таба торып чапты. Фатыйма Акбүре артыннан Михман артыннан карап калган кебек исәңгерәп карап калды, йөрәкне әрнетеп, күздән яшь акты. Бер көнгә күпме югалту. Ул Якупка күралмас нәфрәтле карашын борды. Якупның да кулбашы асылынып төшкән, кулы буйлап кан ага иде. Барый абзый аларга карап аптырады.
- Ни кылырга инде сезнең белән, кара инде, йорт канга батты. - Бер Фатыймага, бер Якупка карады. - Фатыйма, син бар, Айбикә инәң янына кер. Син, Якуп, филдшергә бар, ә мылтыкны монда бир. Сиңа мылтык тотарга кушмаганны оныттыңмыни?
Яралар авыр төзәлде. Фатыйманың яраларын Айбикә инәй үзе ясаган дарулар белән сылап сөртеп торды. Арка үзәге, балтырлар кутырга әйләнеп, иелгән саен тартылып, яралар ачылып, кабат-кабат канады. Якуп та врачка бармады, әллә нинди үләннәр белән үзен-үзе дәвалады, тик умырылган иңбаш төзәлмәде, ахрысы, сеңерләр өзелгән иде. Бер кулы йөрмәс булды, гарип булып асылынып калды. Фатыйма Акбүрене күпме генә эзләмәсен, таба алмады, үле гәүдәсен булса да табып күммәкче булды, канлы эзләр урманга кереп югалды. Фатыйма көчкә кыймылдап булса да эшенә чыкты, Маһинурның сораулы күз карашына баш кына чайкады. Апасының моңсу күзләренә карап та аңлашыла иде.
- Ник ияреп кенә китмәдең, апа, газабың йөзеңә чыккан бит.
- Балалар хакына, - диде апасы, авыр сулап.
- Якуптан кыйналып яшәр өчен калдыңмы? Ул бит теге көнне сине дөнья бетереп эзләгән, Әхтәмне дә буган сине таптыртып. Миңа килгән иде, мин аңа кукиш кына күрсәттем, мин Әхтәм түгел, күтәреп ата алмассың, дидем.
Саттар агай Фатыйма янына тузынып килеп керде.
(повесть)
- Кайда йөрисең эш ташлап, әнә, бер бозавың чирләп үләргә ята.
Фатыймага бик тә авыр иде, чыбыркы эзеннән бигрәк, йөрәктә әйтеп аңлаткысыз авырлык иңбашларны аска басты. Элек булса, Саттар агай күренүгә каударланып торып чабар иде, ә бүген ул авыр карашын Саттар агайга терәде. Үзалдына тузынган Саттар агай нидер сизенеп Фатыймага текәлде. Ул Фатыйманы ничәмә еллар белә, һәрвакыт сабыр, тигез холыклы Фатыймага әллә,ни булган.
- Миңа дигән хатны кая куйдың? - диде Фатыйма коры гына.
- Нинди хат?
- Моннан биш ел элек язылган хат. Ник бирмәдең, хат кая? - дип бер адым Саттар агайга таба атлады. Саттар агай артка чигенде, тик артында торган Маһинурга килеп төртелде.
- Фатыйма, тукта, аңлатам, юк миндә бернинди дә хат. Мин сиңа азак аңлатырмын, хәзер түгел, - диде дә сарайдан чыгып та тайды.
Бозау абзарында яшь бозаулар гына, сыерлар җәйләүдә, сыер савучылар да юк, тирә-якта тынлык. Фатыйма балаларны да монда алып килде, Якупның күз карашыннан еракта булырга тырышкан балалар рәхәтләнеп уйнадылар. Фатыйма бу соңгы көннәр хатирәсеннән һич айный алмыйча йөрде, тәне дә бик сызлады. Авыр уйлар җанын талады. Ул шулай уйланып утырганда, Саттар агай үзе аның янына килеп утырды. Фатыйма бу юлы бер сүз дә эндәшмәде. Аның аягындагы яраларны күреп:
- Якуп эшеме? - диде ымлап. - Мин бәлки гаепледер дә синең алда, тик ул вакытта да мин синең турыда уйладым. Мин алар хезмәт иткән җиргә ниндидер эш белән барган идем, анда минем дус эшли. Ул ишектә каршы очрады, ашыга-ашыга, әйдә, юлда сөйләрмен, диде. Ике егетне качкан өчен трибуналга тарттырдылар, шуларны озатасы бар, машина килде, диде. Кулларына богау кидереп алып чыккан егетләрне күргәч, минем дә аякларым бөгелде. Синең баһадирың белән бәләкәй башкорт егете иде. Мин иптәшемә ялынып, ни өчен, нишләгәннәр шул чаклы, дип сорадым. Иптәшем, берсе сакта торган, икенчесе төнлә качкан, өченчесе саткан, диде. - Саттар агай ул көнне исенә төшереп, башын селкеп куйды, тамагына утырган төенне көч-хәл йотып җибәрде. - Харап булды балалар. Мин дә әти кеше, мин сугышта булган кеше, мин моның ни икәнен яхшы аңлыйм. Мин иптәшемә, рөхсәт ит, ике генә сүз сорыйм, дидем. Минем алда сора, ярамый читләр белән сөйләшергә, диде. Мин теге үзебезнең малайдан: «Ни булды, ник качтыгыз?» - дип сорадым. Бәләкәй башкорт егете мине таныгач, елап җибәрде: «Саттар агай, Михман
Фатыйма янына гына барып килмәкче булган иде, бернинди дә начарлык эшләргә җыенмаган иде. Саттар агай, аңлат, без бернинди дә сатлык җаннар түгел, Михман Фатыйманы бик сагынганга шулай килеп чыкты». Синең баһадирың башын күтәрмәде дә, еламады да, тик машина ишеген япканда гына нидер үз телендә кычкырды, мин Фатыйма сүзен генә аңладым. Алариы биш елга хөкем итеп, Чиләбе урманнарындагы Маяк шахталарына озаттылар. Аннан күпләр исән кайтмый, куркыныч җирләр, исән калса да, озак яшәмиләр, дип сөйлиләр. Син хат турында кайдан белдең?
-Үзе әйтте.
Саттар агай бераз аптырап карап торды.
- Алайса, килгән. Да-а, хәлләр, - дип сузды, - әле кая соң?
- Иленә кайтып китте.
- Ә син?
- Ә мин калдым. Сез хатны биргән булсагыз, мин дә киткән булыр идем бәлки.
- Юк, Фатыйма, китмәс идең, чит илдә яшәү җиңел дип беләсеңме әллә? Мин сугышта биш ел кеше иле таптадым, үзебезнең туган яктан да матур ил юк, Фатыйма балам, көн дә төшләреңә кереп, саташып үләр идең.
- Ә болай ялгызлыктан саташып үлмәмме соң, Саттар агай?
- Үлмәссең, әнә, күпме кешенең ире сугыштан кайтмады, яшиләр бит.
Асылгәрәй килеп Фатыйманың муенына асылынды.
- Әни, ашыйсы килә!
Башкалар да аңа килеп сарылдылар.
- Менә шулай яшәрсең, язга сиңа өй салып бирербез, түз, Фатыйма, түз.
- Яза чаклы гына түзәрмен, тик сез төзегез генә.
Фатыйма җәйнең җылы кичләрендә балаларны торналар
утравына алып китеп кунды, аңа монда рәхәт иде, хәленнән килсә, шушында гына өй салыр да балалар, тормышка ашмаган хыяллары белән яши бирер иде. Балалар белән бергәләп тау җиләге җыеп кайттылар. Аның бу балалар белән яшәвенә дә биш ел булып китте, бүгенгедәй хәтерендә - олы фаҗига, бәхетсезлек кавыштырды аларны. Биш ел эчендә балалар да үстеләр, үз әниләрен онытып, Фатыйма улларына әйләнделәр. Рушаниясы да күзгә күренеп үсте, кайчакта аларга атылып килеп керә, өй эче яктырып китә, әйтерсең, өйгә бәйрәм килеп кергән. Ул малайларның сөенече эчләренә сыймый, шундый шатланып каршы алалар. Тик Айбикә инәй генә бик өнәми иде аның усал Якуп янына керүен. Асылгәрәй дә иртә таңнан тора да Барый абзыйлар ишек төбенә барып утыра, Рушанияның торып чыкканын көтә. Аның белән үзе генә уйныйсы килә, абыйларыннан көнләшә. Ә Айбикә инәй ничек кенә шомыртын үз янында тотарга тырышмасын, бала барыбер балаларга тартыла. Фатыймаларга керсә, Фатыйма аны туйганчы сөеп кала, такылдаганын тыңлап туя алмый.
Фатыйма малайлары белән әзләп булса да печән әзерләде, шуның арасында җиләк, чия җыялар, малайлар тырыша- тырыша Рушанияга дип җыялар. Фатыйма аларга иң эресен, иң пешкәнен генә җыярга куша. Асылгәрәй бер җыеп тутыра, бер ашап бетерә, тагын җыя, тик абыйлары белән кушылмый, кайткач, үз савытыннан аерып кына ашата. Асылгәрәйнең, кечкенә булса да, Рушания өчен җан атуы олыларны бераз куркыта да иде. Беркөнне Фатыйма эштән кайтканда Асылгәрәйнең янып-пешеп ике күрше арасындагы текмәләрне сүтүен күреп, читтән шым гына күзәтте. Читәнне ике якка аерды, аннан кара бөдрә баш күренде. Ахрысы, Айбикә инәй ни өчендер куркып, ир балалар янына бик якын җибәрмәскә тырышты. Олы кешенең моңа үз карашы иде. Тик балалар үзләренә йөрергә туры юл салдылар.
Җәйләр дә үтеп китте, акрын гына көз якынлашты, маллар да җәйләүдән абзарларга кайта башладылар. Маллар кайтканчы абзар-кураларны җылытырга, сыларга, кагарга- сугарга кирәк - тавык чүпләп тә бетмәс эшләр башланды. Бәхтияр белән Айбулат мәктәпкә киттеләр. Асылгәрәй өйдә күбрәк әтисе белән калды. Якуп Акбүре талаганнан соң бик озак рәтләнә алмады, төннәр буе ыңгырашты, үзалдына үзе нәрсә беләндер дәваланды. Фатыйма балалар белән, ә ул үзалдына ничек теләсә, шулай яшәде. Тик урманга ауга гына чыгып китә алмады. Әллә саулык шәптән түгел, әллә Барый абзый мылтыкны кире кайтарып бирмәде, һәрхәлдә, Фатыймага төннәрен бәйләнмәде, эчендә ни уйлап яшәгәнен бер Алла гына белә. Шулай да Якуп карашыннан читтәрәк яшәү яхшырак. Фатыйма аркасы белән тоя иде аның астыртын карашын, бөтен тәне чемердәп куя. Ярый, күпкә түзгәнне азга түзәр, Саттар агай язга йорт салабыз диде, күп калмады. Фатыйма шуларны уйлап, бозау эчереп торганда, карынында нидер селкенгәндәй булды, ул башта әллә ни оһәмият бирмәде, тик икенчесе ныграк сизелде. Башына килгән уйдан тынсь*3 катып калды, кулындагы сөтле бидонын җиргә ташлап, тураеп басты, кулы белән эченә тотынып, ни көләргә, ни еларга белми, Михман, Михман, диде пышылдап. Бераз торгач, ул үзалдына елмаеп куйды. «Ах, син белсәң, җаным, бәлки әйләнеп кайтыр идең, белмәссең шул, аралар ерак. Кош теледәй хат җибәрер идем, адресың да юк. Урал белән Кавказ арасы бик ерактыр шул. Монысын инде мин беркемгә дә бирмәм». Фатыйма шушы мизгелдә кабат тормышка кайтты, киләчәккә карашы үзгәрде, әлегә үзе дә аңлап бетермәгән кты өмете барлыкка килде, иреннәренә серле елмаю кунды. Кабат-кабат, яратып, корсагын сыйпап куйды. Күптәннән югалткан кадерле әйберсен тапкандай, йөрәге шатланып күбәләк булып җилпенде. Михманнан бала табып үстерү &ның өчен үзе бер бәхет иде. Аның өчен бу хәзер иң мөһиме. Кемнең ни сөйләвендә аның эше юк. Маһинур сеңлесе ның янына кергәләде, апасының соңгы вакытта елмаеп йөүе бик серле дә, сәер дә тоелды.
- Апа, бер-бер хәл бармы әллә, бит алмаларың кара тутыкланган димм.
Моңа Фатыйма <5ик бәхетле елмаеп:
- Булыр, Алла боерса, - диде бит очларын чокырайтып.
- Якуп нәрсә ди?
- Ә Якупның ни катнашы бар? Миңа Якуп беркем дә түгел.
- Апа, ни сөйлңсең, ул бит сине бөтен дөньяга фаш итәчәк.
- Ә миңа барыбер, минем балаларымның атасы берәү генә, мин Ходай каршысында Михман хатыны гына.
Эх, бу дөнья сиң уйлаганча гына барса... Кышка якын Фатыйманың корсагы түгәрәкләнә башлады. Якуп әллә күрмәде, әллә күреп тә сиздермәде. Фатыйма үзен аның алдында бурычлы да, гаепле дә санамады. Күп калмады бер түбә астында яшәртә, озакламый үз өйләре булачак. Балалар мәктәптән туры аның янына эшкә киләләр, аларның Якуп янына бер дә кайтасылары килми. Фатыйма белән кичке эшне бетергәч, сөйләшә-сөйләшә бергә кайталар. Алар ике сүзнең бере «Әни» дип үлеп торалар. Фатыйма үзе дә ал ар дан башка бу Тормышны күзалдына да китерә алмый. Былтыр колхоз Фатыймага эш хакыннан бер тана яздырып бирде, быел шул жилен тутырып, бозауларга тора. Фатыйма үз сыеры булырын сөенеп бетә алмады. Моңа малайлар да бик шат, муеныннан кочаклап, иркәләп кенә үстерделәр. Йортка кайтып керү белән иң беренче яшь тана янына кереп чыгалар. Бүген дә Фатыйма балаларга:
- Айбулат, син Асылгәрәйне Барый абзыйлардан алып чык, Бәхтияр, син утын алып кер, — диде дә үзе сарайга кереп китте. Караңгы сарай эченә атлауга, кышкы салкынны ярып, борынына Якупның әче бал, аракы исе килеп бәрелде. Фатыйма тиз генә артка чигенде. Ялгышмады, аңа каршы Якуп килә башлады.
- Нәрсә, кайттыңмы, өстерәлчек, миңа кагылырга ярамады, башкаларга ярадымы? - диде теш арасыннан. - Минем йортымда яшәп, кемнән корсак күтәреп кайттың?
Фатыйма артка чигенгәндә, йортта аяк астына каткан сыер тизәгенә абынып егылды, арты белән бик җайсыз барып төште. Якуп, әйтерсең, шуны гына көтеп торган, көтмәгәндә китереп тибеп җибәрде. Фатыйма кычкырып җибәрде дә эчен каплап бөкләнде. Ничек тә эченә типтермәскә, баласын саклап калырга тырышты. Фатыйма бар көченә «Бәхтияр!» дип кычкырды. Әллә кабат утынга, әллә Фатыйманың тавышын ишетеп чыккан Бәхтияр әнисен якларга ташланды. Бала йөгереп килеп үз гәүдәсе белән җирдә аунап яткан әнисенең гәүдәсен каплап ятты. Якуп, ярсып, бар көченә кайда туры килсә, шунда типкәләде, авыр кирза итек бер Фатыймага, бер аны кысып кочаклап яткан Бәхтияргә туры килде. Фатыйма һич җирдән күтәрелә алмады. Капкадан кайтып кергән Айбулат әтисен читкә тартырга тырышты, кечкенә Асылгәрәй әтисенең ботына тешләре белән ябышты. Каны кызган Якуп кычкыруын белде:
- Миңа ярамый, башкаларга ярый. Күршенең кара башы да синеке бит, берни дә күрми дисеңме әллә?
Фатыйма оар көчен җыеп, җирдән тормакчы булды. Аны кысып кочаклаган Бәхтияр һаман ычкындырмады.
- Бәхтияр, тор җирдән, ычкындыр мине. - Бала эндәшмәде. Фатыйма аны ныграк үзенә тарткан иде, бала бер кырыйга камыр булып килеп төште. Якуп тагын бер кат Фатыйманың биленә китереп типте. Фатыйма беразга тынсыз калып, тагын бөкләнеп төште. Бу юлы ул Бәхтияр өстенә төште. Бала селкенмәде. Капкада Барый абзый күренде.
- Ни булды тагын, нәрсә кычкырышасыз?
Якупны бер кырыйга этеп җибәрде дә, иелеп, Фатыйманы җирдән күтәрмәкче булды. Урамда караңгы, ай белән кар яктысында тиз генә аңлый алмады ни булганын. Кинәт
Фатыйма йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде.
- Үтердең баланы! Бәхтияр, Бәхтияр, - диде баланы селкетеп. - Я Ходаем, баланы харап иттең! Бәхтияр, ач күзеңне, ач, бер сүз эндәш ичмасам, Бәхтияр, - диде өзгәләнеп. Бала эндәшмәде.
- Якуп, җанвар, эт җан, үз кулларым белән буып үтерәм мин сине, баланы харап иттең. --Барый абзый баланы җирдән күтәреп алды. - Әйдә, тизрәк өйгә алып керик.
Өйгә алып кереп, баланы сәкегә сузып салдылар. Бала күзен ачкандай итте, ярты баш яньчелеп кергән иде, авыз кырыннан гына кызыл тасма булып кан китте. Фатыйма елый-елый:
- Бәхтияр, балам-балакаем, ниләр эшләтим, ни җирең авырта, ач күзеңне, ач, курыкма, атаң юк монда, ач күзеңне.
Бала кинәт зур итеп күзләрен ачты, «әни-әни», диде. Бер-ике тапкыр тартышып калтыранды да, ачык күзләрен дә йоммыйча, җан бирде. Бу дөньяда күпне күргән Барый абзый да лап итеп сәкегә утырды, ул да куркып Фатыймага карады. Фатыйма бераз аптырап бер Барый абзыйга, бер аның өчен җан биргән балага карап торды да тышка ташланды. Ул йортка йөгереп чыкты, йөгереп барып, сарай яныннан сәнәкне алды.
- Якуп, син кая, чык, эт җан, эчәгеләреңне муеныңа урыйм, ир булсаң, чык, Якуп, - дип бар көченә кычкыра- кычкыра, өй, сарай тирәли йөгерә-йөгерә Якупны эзләде. Фатыйма ярсыганнан-ярсыды, урамга чабып чыкты. - Үз балаңны үтердең дә чыгып качтыңмы, куркак җан? Табыйм гына, Латыйфаның да, Бәхтиярнең да үчен алмасаммы?
Фатыйма аны бик озак эзләде, хәтта печәнлеккә сәнәкне тыгып-тыгып алды. Якупны тапмады, сәнәген ыргытты да кабат өйгә йөгерде, бәлки үлмәгәндер, аңын гына җуйгандыр. Ул сәкедә яткан бала өстенә ташланды.
- Балам, ач күзеңне, үлмә, мин бит сине шундый яратам, Бәхтияр. Исән калсаң, син аны беркайчан да күрмәссең, безнең үз өебез булачак, ишетәсеңме, Саттар агай безгә өй салып бирәм диде. Бәхтияр, ач күзеңне. - Фатыйма ничек кенә өзгәләнмәсен, бала башка күзен ачмады. Моңа ышану да кыен иде, әле генә чөкердәшеп, бергә көлешә-көлешә эштән кайттылар. Үлем белән яшәү күз белән каш арасы диләр, хак икән.
Бәхтиярне икенче көнне җирләделәр. Фатыйма гына торып соңгы юлга озата алмады. Типкәләнүләр, тетрәнүләр үз эшен эшләде. Вакытыннан алда балага тулгак тота башлады. Акылдан язарга җиткән Фатыйма бер тәүлек чирләде. Берсен күмеп кайтуга, җиде айлык булып, икенчесе туды. Фатыйма шатланып көткән бу бала да аңа сөенеч китермәде. Бәхтиярнең үлеме аны аяктан екты, баладан соң берничә көн беркемне танымыйча чирләде. Белореттан табиб китереп, уколлар ясатып, бер көн диярлек йоклаттылар, дарулар эчерделәр. Фатыйма уянып күзен ачканда, янында әнисе утыра иде. Фатыйма аптырап, берни аңламый әнисенә карап ятты. Әнисе дә елап шешенеп беткән. Ничәмә еллар сөйләшмәделәр, бер-берсенә үпкә саклап яшәделәр. Фатыйманың фаҗигасен ишеткәч, әнисе бар көченә аръякка йөгерде. Якуп аның да баласын үтергән икән дип, коты алынды. Теле белән тешләшсә дә, ул да үз баласын ярата, баласына бар үпкәләрен онытып, ул үзе баласыннан йөрәге белән гафу үтенде. Бу юлы Фатыйманың баласын да ул үзе табарга ярдәм итте.
Борчылма, балам, ничек тә ерып чыгарбыз. Балаңны әлегә Маһинур имезеп торыр, син үзең терел, калганын мин карармын, - дип Фатыйманың башыннан сыйпады. Ишектә Айбикә инәй күренде.
Бу изге баланы ник кыйный икән язмыш? Фатыйма бәбкәм, кеше балаларына изге ана булдың, сабырлыктан ташламасын сине Ходай. Менә, шулпа алып кердем, эчерик, хәл кереп китсен. Ходайның кодрәте киң, бәбкәм, бар да үтәр.
Фатыйма шым гына карап ятты, әбисе үлгәннән бирле аның өчен беркем дә болай итеп өтәләнгәне юк иде. Айбикә инәйуюгалар укый-укый аның башыннан сыйпады. Фатыйма, әллә янында жәлләүчеләр булганга, гел җебеп еларга гына торды. Шулай да теге вакыттагы кебек ялгыз түгел иде. Фатыйма:
- Балалар кая? - диде тонык кына тавыш белән.
- Борчылма, бәбкәм, алар бездә, кич керерләр, сиңа тынычлап йокларга кирәк, йокласаң, тизрәк савыгырсың.
Балалар кичне көтмәделәр, өелешеп килеп керделәр, алар арасында Рушания да бар иде. Алар Фатыйма яткан сәке читенә тезелделәр. Рушания' үрелеп аның кулыннан сыйпады. Асылгәрәй аны-моны уйламый:
- Әни, Бәхтияр абый үлде, аны кар белән күмеп таптадылар-таптадылар да кайтып киттеләр. Әни, аңа анда салкындыр бит, алып кайтыйк өйгә, ул җылынса, теге тургай кебек терелер иде.
Бу сүзләр яшендәй Фатыйманың йөрәген телеп үттеләр. Ул кычкырып елап, балаларны куркытудан куркып, авызын учлары белән басты. Тавышсыз гына әрнешеп елады. Фәрештә кебек йомшак күңелле, Фатыйма өчен өзелеп торган Бәхтиярнең соңгы сүзләре колакта чыңлап торды. Беренче анасын югалткан баш бала, монысын да югалтудан куркып, анасы өчен башын салды.
Фатыйма ике атнадан соң гына торып йөри башлады. Саттар агай да хәл белергә кереп чыкты. Гаепле кеше кебек аның күзләренә карарга читенсенеп торды. Фатыйма нык бетеренгән иде, ябыгып, күз төпләре каралып, үзе суырылып калган. «Кайчан эшкә чыгасың?» дип сорарга теле әйләнмәде. Борылып чыгып барганда гына Фатыйма:
- Хатта ни дип язылган иде? - дип куйды.
- «Көт, биш елдан килеп алырмын» диелгән иде. Кичер, Фатыйма балам.
- Мин гомерем буе көтәрмен, - диде Фатыйма бер ноктага карап.
Ике атна дигәндә, әнисе Маһинурдан баланы алып килде. Кечкенә, вакытыннан алда туган баланы кулына алгач, ул ашкынып көткән шатлыкны тоймады. Бала да әллә ничек, кечкенә. Өйгә кайткан яшь баланы балалар сырып алдылар. Бәби котлап, Айбикә инәй белән Барый абзый да кереп җиттеләр.
Исем куярга кирәк балага, кем атлы исем куябыз?
- Мәхмүт, Михман улы Мәхмүт булсын.
Өйдә тынлык урнашты, бер-берсенә карашып алдылар.
- Якуп улы диген, балам, - диде әнисе.
Ул ерткыч җанварның исемен ишетәсем дә килми, ата исеме йөртергә аның хакы юк.
- Ярый, шулай булсын ди, - диде Барый абзый, - синеңчә булсын. - Олы җанлы Барый абзый яшь хатынның яраларын кузгатмаска тырышып, сүз куертырга бирмәде. Фатыйманың җитлекми туган улына Мәхмүт исеме куштылар.
Якупны эзләп карадылар, тик кышкы бураннар чыгып, юллар югалгач, эзләүне туктаттылар. Тик язда карлар эреп, юллар ачылгач, берәү ауга барган җиреннән пар кирза итек белән Якупның теткәләнгән тунын алып кайтты. Әллә Акбүре исән калып үчен алды, әллә ач бүреләр өере өзгәләде. Үзе дә куркудан коралсыз чыгып качкан Якупның башына җиттеләр. Моны ишеткән халык «эткә эт үлеме, Ходай күрә бит ул кемне ничек җәзаларга», диде, кызганучы да булмады. Ерткыч Якуптан котылган авыл халкы да җиңел сулап куйды.
Саттар агай Фатыймага йортны олы авыл уртасына салдырмакчы булды, тик Фатыйма Барый абзыйлар яныннан читкә китәргә җыенмады. Өйне Барый абзыйлар белән беррәттән икенче ягына утырттылар. Әллә ни зур булмаса да, аның үз йорты. Якуп өе хуҗасыз ялгыз утырып калды.
Фатыйма еш кына баласына карап уйга кала: ул беркемгә дә охшамаган, үзе елый да белми, чәче дә туп-туры. Рушания белән дә бер охшашлыкларын тапмады. Фатыйма балага яшь тулгач, авылдагы бердәнбер табибка баласын күтәреп китте. Табиб балага бер карау белән селкенмичә катып калды, аннан куркып Фатыймага күзләрен күтәрде.
- Бар икән әрем сулары эчәсең, - диде акрын гына. Фатыйма да аңа аптырап карады.
- Ни булган?
- Мондый бала авылда берәү генә иде, хәзер менә икәү булдылар инде. Сәхияләрнең Алсуын күргәнең бармы - менә, синеке дә шундый бала булып туган.
Бер мизгелгә Фатыйма телсез калды, һәрвакыт авызыннан телен чыгарып, теләсә кайда, теләсә нишләп йөргән юан гәүдәле, акылсыз Алсуны күз алдына китереп, куркудан аяклары калтырый башлады, хәлсезләнеп урындыкка чүкте.
- Булмас, ул әле кечкенә, - диде хәле бетеп.
- Шат булыр идем дә ялгышырг а, тик бу балалар туу белән күренеп торалар. Алар йөз бала тусалар, йөзе дә бертөсле булып туалар, дауна дигән чир бу.
- Ничек, сайдан килгән ди ул аңа андый чир?
- Ул исерек, җүләр Якуптан нәрсә көтәсең ди, әлдә башкаларының саны төгәл булып туганга да аптырыйм.
Авыл халкы өчен Фатыйма Якуп өендә яшәгәч, Якуп хатыны иде, берәүнең дә башына да килмәде баланы кем дә булса башка берәүдәндер дип. Фатыйма башына сугып исәңгерәткән кеше кебек утыра бирде, йөзеннән кан качкан, нишләргә инде дигән сораулы карашын табибка күтәрде. Ул да җилкәсен җыерып торды.
- Мондый балалар өчен Уфада җүләрләр йорты бар, үзләре картаеп үлгәнче шунда яшиләр. Сәхияләр дә Алсуны шунда илтергә җыеналар, монда теләсә кемнән мыскыл ителеп йөргәнче, үзе кебекләр арасында яшәгәне яхшырак.
Чынлап та, Алсуны бала-чага теләсә нәрсә әйтеп үрти, мыскыл итә, ул инде җиткән кыз, ир-ат та мыскыл итә икән, дип сөйлиләр иде. - Теләсәң, син дә шулар белән бергә бара апасың, синең дә балаңа кәгазьләр әзерләрмен.
Фатыйма ашыкмый гына торып, баласын төрде дә берсүзсез чыгып китте. Кышның соңгы ае, бер көтү балалар ныр тузып тау шуалар, шулар арасында Алсу да йөри. Фатыйма никтер аны якыннанрак карарга булды. Ул да тау шуган балалар янына килеп басты. Ничек туры килсә, шулай киенгән, ялан юан шәрә ботлары күренеп тора, башындагы яулыгы сыпырылып төшкән. Чәчен сарык йоныдай аннан- моннан кыска итеп кискәләп ташлаганнар, күзләре яшьләнеп, эренләп тора, аларда бернинди дә мәгънә юк. Авызы гел ачык, балалар көлсә - көлә, еласа, ул да кушылып елый. Ул башкалар белән шумый, бер читтә шым гына карап кына тора, үзалдына нидер сөйләнә. Фатыйма селкенми дә Алсуны күзәтте. Малайларның берсе кызык күреп, «бар, син дә шу, симез чучка», дип, Алсуны бар көченә этеп җибәрде. Алсу ботларын күтәреп, таудан аска шуып төшеп китте, аның итәк астында бернәрсә дә юк иде. Малайлар бот чабып көләргә тотындылар, аларга кушылып Алсу да көлде. Фатыйманың йөрәге ярсыды, бүтән бу хәлне карап торырга үзендә көч тапмады. Елый-елый үз урамнарына, Инзир аръягына таба йөгерде. Фатыйманың йөгерә-атлап кайтканын күргән Айбикә инәй алар артыннан кереп җитте. Фатыйманың елап шешенгән йөзенә карады.
- Фатыйма, ни булды балам, ник еладың?
Балаң җүләр, җүләрләр йортына илтеп тапшырырга кирәк, диделәр. - Айбикә инәй беразга телсез торды, акрын гына баланың юрганын сүтте.
Җүләр дип, ни, үссен, күз күрер. Әллә анда тапшырып, җан тынычлыгы табармын дисеңме? Ни генә булса да, ул синең балаң, аның ни гөнаһасы бар, син гөнаһлы, никахсыз таптың баланы, үз гөнаһың, Фатыйма, үзең өстерә.
Өйгә балалар кайтып тулды, өсләрендәге киемнәрен ата- ата, сәкегә, бала янына менеп тә киттеләр.
Мәхмүт, Мәхмүт, ыгу-ыгу, - дип, Асылгәрәй белән Рушания бала белән уйнадылар. Асылгәрәй:
Мин әти, син әни, бу безнең балабыз, - диде Рушанияга.
Әйе, кара, әтисе, безнең улыбыз нинди матур, акыллы, еламый да.
Фатыйма да аптырап елаудан туктады. Айбикә инәй хаклы, ул аның баласы, аның гөнаһы - ничек бар, шулай яратачак ул баласын. Аръякка да чыгармаячак, үз баласын рәнҗетергә дә бирмәячәк. Уфа юлларында да йөрмәячәк. Әллә елап эче бушады, әллә язмышы белән килеште. Исән булса, Бәхтияре ничекләр итеп яратыр иде, шул бала дип гомерен бирде. Бәхтияр истәлегенә, Михман истәлегенә яшәргә дә яшәргә. Айбикә инәй хаклы, ул гөнаһлы, төптән уйласаң, алар икесе дә Фатыйма корбаннары. Фатыйма бөтен бәланең башын үзеннән генә күрде, гаепләр кешесе юк.
Тормыш тәгәрмәче тәгәри дә тәгәри. Кышны яз алыштыра, язны җәй, җәйне көз. Гомер үтә, утырып уйланырга да вакыт юк, эш өстенә эш. Фатыйма белән Барый абзый урманнан агач ташып, хәлләреннән килгәнчә сарай җиткерделәр, кәртә тоттылар, җәен бергә печән әзерләделәр. Айбикә инәй балалар белән кайнашты. Еш кына Фатыйманың әнисе дә төшкәләде. Баланы кулына алып, чуп-чуп үбә-үбә сөйде. Фатыйма да әнисенә хәзер ачу сакламады, шулай да саф күңелле, тәмле телле Рушания килеп керсә, әнисенең күзенә яшь төелә. Фатыйма күрмәмеш була, сорарга иде - ни тоя икән әнисе? Кайбердә әнисенә рәнҗеп тә куя: шул баланы сыйдырган булса, бәлки хәзер өчәүләшеп Кавказда яшәп яткан булырлар иде, Фатыйма ир куенында назланыр, кызы ата кулында иркәләнер иде. Бу чаклы ирләр эше белән дә җилеге өзелмәс иде. Ә болай кышын билдән көрт ерып, берүзе утын әзерли, җәен киерелеп печән чаба, аркаланыр бер кешесе дә юк. Эх, тормыш, авызыңны ормыш, дип, белми әйтмәгәннәр шул инде.
Быел көздә Асылгәрәй белән Рушанияны җитәкләп, беренче класска мәктәпкә алып бардылар. Айбикә инәй һәм Мәхмүт капка төбендә озатып калдылар. Рушания әнисенә каерыла-каерыла кул болгады. Барый абзый белән Фатыйма балаларны аръякка, олы дөньяга алып чыктылар.
Курчак кебек итеп киендерелгән Рушания әллә каян аерылып торды. Икәү генә диярлек елга аръягында уйнап үскән балалар олы авыл балаларына катышып китә алмадылар. Укытучы аны-моны уйламыйча, балаларны аерып утыртты. Рушания янында утырган малай әле бер әйберсен, әле икенчесен күрсәтеп мактанды. Асылгәрәй муенын каера- каера алардан күзен ала алмады. Көчкә бер дәрес түзде, икенче дәрестә теге малайның әйберләрен болгап атты да үзе аның урынына утырды. Рушанияга да ачуланып, турсаеп карады. Укытучы кире урынына утырырга күндерә алмады. ■■Ярый, утырыгыз», дип кул селтәде. Асылгәрәйгә атасы каны нык сеңгән иде, Рушанияны көнләшеп, көн дә берәү оелән сугышып кайтты, беркемне якын җибәрмәде. Рушания башкалар белән уйнап сөйләшсә, аңа да эләкте, ачуланып, озын чәченнән тартты. Бәхтияр үлгәннән соң Айбулат өйдә баш бала булып калды, бәләкәйләрне укыту, мәктәпкә йөртү аның өстенә йөкләнде. Барый абзыйлар белән Фатыйма бер I аилә булып яшәде, бер табактан диярлек ашадылар. Соңгы араларда Барый абзый бик бирешеп китте, үзе сиздермәсә до, чирләгәне күренеп торды. Әле яңа егетләрчә нык басып йөргән Барый абзый карт бабайга әйләнде дә куйды, ул болай да яше буенча күптән яше җитмешкә җитеп килгән бабай иде. Эштән кайтып, чәй кайнатып йөргән Фатыйма, аны тәрәзәдән күреп, үзе торып ишек ачты.
- Эштән кайтканыңны күрдем дә кереп чыгарга булдым, диде киез итегенә ябышкан карны кага-кага.
Әйдә, үз, салма аяк киемеңне, - дип каршы алды Фатыйма олы кешене.
Узам, Фатыйма балам, узам. Сөйләшәсе бик мөһим сүзем бар, балалар юкта, Айбикә инәң дә ишетмәгәндә генә сейләшәсе сүзем бар.
Фатыйма сагаеп калды, суырылып калган Барый абзыйның йөзенә текәлеп карады, нидер сизенеп, тын гына олы кешенең сүз башлаганын көтте.
Утыр, Фатыйма, утыр, чәеңне яса, чәй эчә-эчә сөйләшик. - Ул бераз тәрәзәгә карап уйланып торды. - Минем, балам, хәлләрем шәптән түгел, мин озакламый бу дөньядан китәрмен, ахрысы. Исән чакта әйтеп каласы сүзләрем (>ар. Соңгы вакытта тыным кыса, сөйләшү авыррак, шуңа бүлдерми генә тыңла. Фатыйма, без Айбикә инәң белән сиңа бик рәхмәтле, картлыкта син безне бәхетле иттең. Белми ли мә, мин баланың синеке икәнен яхшы беләм.
Кайдан? - диде Фатыйма көчкә телен әйләндереп.
Тәрәзә төбендә калган бүре эзеннән. Мин берничә гапкыр сарай эченнән дә күзәттем, тәрәзәгә ябышып елый идең, бик тә кызгана идем сине, тик ничек итеп юатырга гына белмәдем. Айбикә инәң гомер буе бала дип хыялланды, һәр намаз азагында Ходайдан ялынып бала сорап, йөрәгемне өзә иде. Мин гомер буе коммунист булдым, Аллага да, муллага да ышанмадым. Ә Айбикә инәң биш намазын, Аллага ышануын ташламады. Син китереп ташлаган баланы Ходай бирмеше дип кабул итте. Ул баланы кемнекедер дип уйлыйсы да килмәде. Мин, түзмәссең, баланы алып китәрсең, дип, котым алынып яшәдем. Айбикәмнең йөрәге моны күтәрмәс иде. Мин үлеп китсәм, син аларны ташлама, аларның синнән башка беркеме дә юк. Айбикә инәңә бала синеке икәнне беркайчан да әйтмә, куркуга салма карт кешенең йөрәген. Бу дөньядан ул киткәч, болай да сиңа калыр ул бала. Шунысына сөенәм, Айбикә инәң ялгыз калмый, син бар, Рушания балам бар. Күрәсе иде дә бит җиткән кыз булганын, насыйп булмастыр шул. - Барый абзый тәрәзәгә текәлеп, тагын уйга чумды. Фатыйма олы кешенең уйларын бүлдермәде. - Әйе, үткән гомер, ниләр генә күрми адәм башы. Мин күргәннәр... Революция дә ясадым, сугышын да үттем, колхозлар да төзедем, гомер буена илгә хезмәт иттем. Өйләнергә дә вакыт җитмәде. Карт буйдак булып өйләндем мин. Айбикә инәңне дә шуннан хезмәттән алып кайттым. Утызынчы елларда кулакларны, байларны, халык дошманнарын бетерергә дигән закон чыкты. Аңа байлар, урта хәллеләр керә иде. Халыкны көтүе белән Себергә куаладылар. Аннан Магнитка төзелә башлады, анда инде ул тоткын халыкны эшелон-эшелон озаттылар. Мин ул елларда кызыл армия сафларында командир идем, шул тоткыннар поездын каршы алып, озатып кала идек. Станцияләрдә халыкка су кирәк, үлүчеләр дә күп, эх, кырылып та куйды халык. Мал ташый торган вагоннарда ташыдылар халыкны, ә урамда кыш. Күпме кеше ачтан, салкыннан катып үлде. Вагоннардан үлеләрне тимер юл кырына ыргытып бардык, аннан җыеп, олы бер чокырга күмәргә туры килде. Ах, имансыз замдналар. Шулай бер вагонның ишеген ачуга, бер абзый килеп алдыма тезләнде: «Кызымны гына җирлимче, эт-кошка ризык булмасын». - Абзый кеше яшенә буыла- буыла елый: «Син бит мөселман баласы, мин дә мөселман, күмим баламны җиргә, кер хәлемә, син дә булырсың ата». Тик поезд бик аз тора, абзый кеше өлгермәде, гудок кычкырды. Шулчак йөрәгем никтер сыкрап куйды, ярый, дидем. Абзый калтыранган куллары белән минем кулыма бер төргәк салды: «Ал бәһасен, ир бул, биргән сүзеңдә тор». Абзый кеше юл читендәге карга озын гына итеп төрелгән гәүдәне китереп салды. Үзе дога укый-укый, күз яшенә төелә-төелә елады. Поезд кычкыртты, тоткыннарны кире вагоннарга куып керттеләр. Поезд кузгалып китте, халык елаган тавыш әле озак ишетелеп торды. Тимер юл читендә күпме балалар, олыларның үле гәүдәсе ятып калды, иларны җыеп, бер чокырга күмәргә кирәк иде. Янымдагы яшь солдат иелеп аның битен ачып карады. Кар өстендә ап-ак йөзле, мәрмәр сындай гүзәл зат ята иде, ирексез, икебез дә аның өстенә иелдек. Коңгырт чәчләре белән җил уйный, кыйгач кашлар, куе коңгырт керфекләр. Яшь солдат түзмәде, бу чынлап та кешеме, әллә таш курчакмы, дип, битен сыйпап карады.
- Иптәш командир, патша кызыдыр бу, күрсәң иде, күзләре нинди икән? - Кар бөртекләре акрын гына җирдә ягкан патша кызының керфекләренә кунды. Яшь солдат акрын гына тагын иелеп карады, аннан пышылдап, «агай, ул гере бугай», диде. Мин дә аның өстенә иелдем. Кар бөртеге төшеп, күз төбенә кунды да эреп яшь булды. Солдат белән бер-беребезгә аптырашып карап торабыз. Ул тоткын, аны болай гына яшереп тә булмый, солдат булсак та, без дә бит кеше. Атлар сараена яшердек, ни тапсак, шуны яптык га салам белән күмеп куйдык. Нишләсен үзебез дә белми идек әле. Ул чагында законы шундый - качкыннарны бик каты эзләтәләр, эзәрлеклиләр иде. Без хөкүмәт кешесе, ни кушсалар, шуны эшлисең. Төнлә белән авыл читендәге кечкенә өйдә яшәгән бер танышларыма күчердем. Үзем пичәт табып, документ ясап, кесәсенә тыктым. Аның йөзе тулган айны хәтерләтә иде, мин аңа Айбикә дип исем куштым, документка да шулай дип яздым. Тагын бер документ ясадым, Барый хатыны дигән. Менә шулай, Фатыйма балам. Икенче көнне начальстводан өч көнлек ял сорап, ат алып, төн-көн ат куып, аны Казакулда яшәгән инәем янына кайтарып калдырдым да кире юлга чыктым. Мин аның исән каласын да белмәдем. Киткәндә: «Инәй, коткар, бу минем булачак хатыным», дидем. Мин киткәнче Айбикә аңына килмәде, күзләрен дә ачмады. Мин никтер үз әйткәннәремә үзем ышандым. Күрәсең, Ходай да ишеткән минем теләгемне. Мин тиз генә кайта алмадым, өч елдан соң гына кайттым. Җитәр сугышлар, мин дә җир сөреп, балалар үстереп яшисем килә, дип, хәрби хезмәтне калдырып, бөтенләйгә авылыма кайттым. Тик мин коммунист кеше, партия кая кушса, шунда барасың. Авылымда калырга туры килмәде. Мине шушы якларга колхоз төзергә җибәрделәр.
Фатыйма бар эшен ташлап, дөньясын онытып тыңлады. Ьарый абзый бераз тынып утырды.
- Ярый, Фатыйма балам, мин чыгыйм, Айбикә инәң дә югалткандыр.
- Барый абзый, күргәч таныдыңмы соң Айбикәңне, сөйләп бетер инде.
- Зәңгәр күзләрен бер генә сирпеп карады, мине күрү белән яулык чите белән битен япты, күзләре ике зәңгәр төймә иде. Мин телсез калдым, аның күз карашларыннан башым әйләнде. Мин гомеремдә дә андый хисләр кичергәнем юк иде. Айбикә кире каккан булса, мин саргаеп үлгән булыр идем. - Барый абзый яшь чагын исенә төшереп, елмаеп, баш чайкап куйды.
Чынлап та, күпме сугышларда йөреп, байлар, кулаклар белән көрәшеп, кан коеп, ат өстеннән төшмәгән карт буйдак коммунистка мәхәббәт, хатын-кыз назы кебек нечкәлекләр вакытсыз кебек иде. Илдә шундый көрәшләр барганда, нинди мәхәббәт ди ул. Тик Айбикәне күргәч, барысын да онытты. Әнисе аларның икесен генә калдырып чыгып китте, алар төн буе бер-берсенә сүз катарга куркып, сәкенең икесе ике башында утырып чыктылар. Икенче көнне Айбикә иртән торып җиләккә китте. Барый, артыннан карап барды да каршысына чыгып, утырып курай тартты. Айбикә битен капларга онытып, аңа текәлеп катты, аннан акрын гына аның янына килеп утырды. Яшьле күзләрен Барыйга текәде. Аның чибәрлеге акылыңны җуярлык иде. Барый абзый шул көннәрне исенә төшереп, «эх, кайтырга иде шул яшьлекнең бер генә көненә», дип авыр сулап куйды да ашыкмый гына өйләренә, Айбикәсе янына чыгып китте. Фатыйма тәрәзәдән карашы белән озатып калды. Почмакта тавыш-тынсыз утырган Мәхмүт бер тәрәзәгә, бер әнисенә карап торды. Бала, әйтерсдң, юк иде, шым гына бер почмакка утыра да үзалдына ни дә булса чокый бирә, ни ашарга сорамый, ни еламый. Фатыйма аны кызганып, алдына алып, күкрәгенә кысып, бик озак уйланып утыра. Нидән бу бала шундый булып туды соң, әллә Айбикә инәй әйткәндәй, никахсыз туганга шулай булдымы? Рушаниясының дүрт саны төгәл ләбаса. Сәхияләрнең Алсуы да никахтан туган. Фатыйма моңа җавап тапмады. Тик бу бала алдында да үзен гаепле санады, ул аны шундый итеп тапкан. Баланың маңгаеннан үбеп, күкрәгенә кысты. Кабат уйлары белән Барый абзыйларга кайтты. Алар бәхетлеләр, яратышып бергә гомер иткәннәр. Ә аңа истәлекләр белән генә яшисе ала. Ул ел да җәйнең бер матур мизгелендә торналар утравына барып,
Михманны искә алып, елап, эчен бушатып кайта. Бергә оя корып бала чыгарган торналарга карап соклана, алар белән сөйләшә, эч серен бушатыр кешесе юк. Үзалдына уйланып йоргән, басынкы Фатыйманың җаны юк дип уйлаучылар да бардыр, бәлки. Әллә озын буе, әллә артык басынкылыгы аны дусларсыз, ялгыз итте. Утызга җитеп килгән хатын булса да, эчен бушатырдай ахирәте булмады. Шуңа да ул горналар утравына килеп, ел буена җыелган уй-тойгыларын, сагыш-хисләрен елый-елый шушында бушатып кайтып китә. Ул монда гына бәхетле дә, бәхетсез дә. Ул монда гына иркенләп хисләренә ирек бирә. Күзләрен йомып, татлы хисләргә бирелеп, кабат-кабат аның көчле кулларын тәнендә тоя, искән җилләрне аның кайнар сулышына тиңли._ Сөю- наз көткән иреннәр чак кына дерелдәп, елмаеп куя. Йомык күзләрдән акрын гына ачы күз яше елга булып ага. Татлы Төштәй булып бик еракта калган сөюе һәм сөелүенең дәвамы булмавы, башка беркайчан кабатланмасын тою йөрәкне ачыттырып, вак-вак кисәкләргә телә. Югалтулар, истәлекләр ничек кенә газаплы, авыр булмасын, ул аны гомерлеккә сузачак. Чөнки ул аны бар күзәнәгенә җитәрлек итеп яратты. Ул калдырган олы хисләрне, матур хатирәләрне вак-төяккә какламаячак. «Искә аласыңмы икән син дә мине, сездә дә бармы икән торналар утравы? Бәлки, син дә утырасыңдыр мине искә алып. Онытмавыңны генә белсәм дә, миннән бәхетле кеше булмас иде. Ах, авыр миңа, җаным, синсез».
Салкын кышлар үткәч, ямьле яз башында Барый абзый бөтенләй түшәккә ятты. Айбикә инәйнең кайгысы йөзенә чыкты, тик ул моны кешегә сиздермәскә тырышты, күз яшен күрсәтмәде, ә үзе, Барыйкаем, дип, көн-төн яныннан китмәде. Ьолай да тормышта пөхтә Айбикә инәй бала урынына ирен горбияләде. Әллә нинди үләннәр белән хәленнән килгәнчә дәвалап, аның гомерен озайтырга тырышты. Ул да аннан башка ялгыз калырга курка иде сыман. Гомер иткән Барый абзый да боларны күреп-сизеп ятты.
Айбикә, син алай бирешмә әле, син бит ялгыз түгел, кызыбызны үстерәсең бар, син бит һәрвакыт көчле идең, сиңа карап, мин дә көчле булырга тырыштым. Син мине (>әхетле иттең, ничекләр яраттым мин сине, Айбикә, әйтеп аңлатырлык сүзләр таба алмадым. Мин хәзер дә бәхетле, бохетле ир хатыннан алда китә, хәер-хөрмәт белән. - Барый абзый үрелеп Айбикәсенең кулын тотты.
Куй, Барыйкаем, мине кызартып әллә ниләр сөйләп ятма әле, яшь чакта әйтмәгәнне, - дигән булды яулык очы белән авызын ябып. Сизелеп тора, аның йөрәгенә май булып ятты, бәлки бу сүзләрне ул гомере буе көткәндер.
- Әйтмәдем шул, Айбикә, шуңа хәзер үкенәм, ир-атның үҗәт җүл әрлеге.
Айбикә инәйнең дулкынланудан күзенә яшь килде, күрсәтмәс өчен юкны бар итеп тышка чыгып, елап, күзләрен сөртеп керде. Рушания мәктәптән кайту белән йомшак кына итеп карт әтисенең битеннән сыйпап, күкрәгенә башын сала. Ул кайтып керүгә, әйтерсең, өйгә аның белән бергә яз керә, үләргә торган йөрәкне терелтеп җибәрә.
(повесть)
- Әтием, кай җирең авырта?
- Авыртмый, кызым, иркәләнеп кенә ятам бит.
- Мин дә ятыйм әле яныңа, икәүләп иркәләник. Иртәгә, әтием, без сиңа Асылгәрәй белән каен суы алып кайтырбыз, син шуны эчкәч, терелеп китәрсең. - Рушания аның янына ук менеп ятты, ерак мәктәптән арып кайткан бала йоклап та китте.
Барый абзый бик авыртынса да, ыңгырашырга да куркып, бербөртегенең йокысын саклый, татлы иде аларга шушы мизгелләр. Я Аллам, биргәнеңә шөкер, без гөнаһлы бәндәләреңә биргән шушы олы бүләгеңә рәхмәт. Барый абзыйның яңагыннан бер бөртек күз яше тәгәрәп төшеп, мендәргә сенде. Икенче көнне балалар урманга - каен суына менеп киттеләр. Барый абзый, чынлап та, сабый баладай түземсезләнеп, шул каен суын көтте. Моңа чаклы ел да яз балаларны үзе тау битенә алып менә иде, быел менә алар үзләре генә киттеләр. Барый абзый күкрәге януга көчкә чыдап ятты, үлеп салкын су эчәсе килде. Каен суына үзләре генә киткән Далалар өчен дә борчылды. Ишектә Рушания күренде.
- Әтием, әтием, мин сиңа каен суы алып кайттым, эчеп җибәр тизрәк, кара, умырзаялар да чыккан, менә, иснәп кара әле. - Барый абзый бәхетле елмайды, йотлыгып, нарасые алып кайткан каен суын эчте, әйтерсең, ул шушы суны гына көткән.
- Рәхмәт, балам, бар, Фатыйма апаңнарга кер, монда керсен. - Рушания чыгып китүгә, янына Айбикә инәй килеп утырды. Нәрсәдер сизенеп йөзенә карады.
- Анасы, - диде аның кулын эзләп табып, Аллага да, муллага да ышанмадым, син укы инде мин имайсызга теге ясин дигән догаңны.
Айбикә инәй тырыша-тырыша ясин укыды. Барый абзый бер генә тартылып куйды да җан да бирде. Әйтерсең, каты i i (>кыга талды. Бу фани дөньяда вазыйфасы үтәлсә дә, үтәлмәсә до, Ходай биргән вакыт, күрәсең, беткән иде. Айбикә инәй сизде картының аны ташлап китеп барганын, икенче дөньяга күчәргә җиңелрәк булсын дип ясинын туктатмады. Аны күмгәч тә кырык көн аның җанын янында тоеп яшәде, көн дә биш намазын калдырмыйча, ул аның белән хушлашты. Айбикә инәй моңа үзенчә әзер дә кебек иде, юк икән шул, ул моны бик авыр кичерде. Ябыгып, суырылып калды. Рушания да көн дә сагынып искә алып кына торды. Күмәргә алып киткәндә дә, Рушания «әтекәем» дип ябышып елады. Айбикә инәй ничек кенә тыярга, юатырга тырышмасын, бала ярсып, үкси-үкси елады. Аңа нибары сигез яшь кенә иде. Һарый абзыйның үлемен Фатыймалар да бик авыр кичерде, ми әйтсәң дә, ике йортка бер ир заты, киңәшергә дә бер олы кеше иде бит. Кырыгы үткәнче Фатыйма балалары белән Айбикә инәй янына кичләрен кунарга йөрде. Аның телендә ике сүзнең берендә Барыйкае булды. Ул аны гомер буена бала урынына карап өйрәнгән шул инде. Барый абзый исән чакта Фатыйма исе китеп күзәтә иде, Айбикә инәй аның hop җөен, киеменең чисталыгын тикшереп, ап-ак оекбашлар кидереп кенә чыгара иде өйдән. Авыр шул сөйгәнеңне югалтулар. Алар хәзер ике гаилә бергә кушылып кич утыралар. Балалар үзалларына дәрес әзерлиләр. Фатыйма, Айбикә инәй өйрәткәнчә, кешеләргә күлмәк тегә. Ул инде күптән халыкка төннәрен күлмәк тегеп акча эшли, бер күлмәк тегү өч тәңкә тора. Айбикә инәй хаклы булды, өйрән, бер тамак туйдырырлык кына һәрвакыт акча эшләрсең, дигән иде. 1962 елның көзендә беренче тапкыр халыкка акча бирә башладылар. Таяк заманасы беткәнгә халык I.инана алмады. Фатыйма барысы арасында өеп дигәндәй илле тәңкә акча алды. Ул акчага сөенүләр! Олы Инзиргә барып, дүрт балага туйганчы, акчасы беткәнче кием алды. Икенче эш хакына зур җиз самавыр алып кайтты, Айбикә инәй белән икесенә күлмәклек тукымалар алды. Халык кинәт баеп китеп, кием артыннан чапты, күлмәк тектерүче хатын-кыз өзелмәде. Фатыйма акчаларын җыеп, бер колын uлып җибәрде, хуҗалыкта үз атың булу үзе бер байлык иде. Донья ямьләнеп, җиңеләеп киткәндәй булды. Халык киенеп клубларга чыга, авылга артистлар килә башлады. Балалар ta үсеп, кул арасына керә башладылар. Фатыйма хәзер ике гаиләгә бер баш. Балалар бишенче класска укырга керделәр. Айбулат быел инде җиткән егет булып, җиденче класска китте. Мәхмүт Айбикә инәйдән аерылмады. Мәхмүттән файда да, зыян да юк, үзалдына нидер сөйләнеп, тик йөри. Вакыт-вакыт урамга чыгып китә, югалып тора, тагын кайта. Моңа инде барысы да күнегеп беттеләр, шулай да күз-колак кирәк, Айбикә инәй үз яныннан ерак җибәрмәскә тырышты. Асылгәрәй бик усал бала булып үсә. Фатыйма аның Якуп кебек телсез ерткыч булуыннан курка иде, ул аның белән күбрәк сөйләшергә, эчендә ни ятканын аңларга тырыша. Тел төбен тарта торгач, ачылып сөйләшә. Асылгәрәйнең йөрәк чире Рушания иде. Әлегә алар балалар, берни уйламый уйныйлар, тора-бара нишләрләр. Асылгәрәй бик үзсүзле. Рушания да аның холкына яраклашып беткән, каршы сөйләшми, йомшак кына итеп, «ярый» дип кенә тора. Авылга концерт килде, Фатыйма балаларны ат җигеп, төяп, клубка алып китте. Фатыйма үзе дә беркая да чыкканы юк, аның үзенә дә кирәк иде кеше арасына әзрәк чыгу. Искитмәле җырлар, биюләр карап кайттылар. Рушания юл буе андагы гармунчы турында сөйләде.
- Асылгәрәй, күрдеңме, теге абый ничек уйный, ах, бармаклары ничек йөгерә, ә үзе нинди матур итеп елмая, теге апа ничек матур итеп җырлый!
Асылгәрәй бер сүз эндәшмәде. Төнлә йоклап яткан Фатыйманы уятты:
- Әни, миңа гармун алып бир, мин дә уйнарга өйрәнәм.
- Соң, балам, иртәнгә чаклы түзеп булмый мени? Ярар, менә акча алгач, барып карарбыз.
- Кайчан акча бирәләр?
- Ун көннән. Ул бит бик кыйммәт тора торгандыр.
Асылгәрәй көн дә Фатыйманың яныннан китмәде.
Акча аласы көнне түгел, сәгатен санады. Ат җигеп, барып карап та кайттылар. Шулай да Фатыйма бурычка керә-керә Асылгәрәйгә гармун алып бирде. Ул гармунны ничек кенә тартып кычкыртмасын, көй чыгара алмыйча җәфаланды. Рушания күпме генә янында көтеп утырмасын, көй чыкмагач, тыңларга чыкмый башлады. Бу аның самимилегенә тиде, өйрәнә алмавына җенләнеп елады. Фатыйма, аптырагач, аны авылның икенче очындагы гармунчы Гали абзыйга алып барды. Асылгәрәй үз дигәненә иреште, көзге якта ниндидер көйләр чыгара башлады. Аның бөтен теләге - клуб сәхнәсенә менеп җырлау, Рушанияне шаккатырырлык и геп. Ах, бала. Мунчада уйнап өйрәнәләр икән дигәч, үз мунчалары булмагач, Айбикә инәйләр мунчасына кереп кычкыртты. Тырыша торгач, Яңа елга балалар әзерләгән кичәдә гармунын күтәреп сәхнәгә менде. Аның беркемдә дә эше юк, күз алдында гел Рушанияның олы көрән күзләре. «Нинди җыр җырлыйсың, Асылгәрәй?» - дигәнгә, «Үзем беләм», дип кенә җавап бирде. Аның дорфалыгына да ойрәнеп киләләр. Буе бәләкәй, гармун артыннан көчкә башы күренеп тора. Кәкре аякларын асылындырып, урындыкка менеп утырды, үрелеп, күзләре белән Рушанияны эзләп тапты. Рушанияның күзләре зур итеп ачылган иде. Бу аны тагын да дәртләндереп җибәрде. Үзенә текәлгән йөзләгән балаларның күзләрен дә, йөзләрен дә күрмәде дә, карамады да. Бервакыт гармунын тартты да җырлап җибәрде:
Диңгезнең дә була төрле чагы,
Бер давыллап ала, бер тына.
Раушаниям бәгырем,
Бер давыллап ала, бер тына,
Күңелләрем сиңа тартыла.
Бермәлне балалар бер Рушанияга, бер Асылгәрәйгә бармак ■ ортеп, гөр килеп көләргә тотындылар. Рушания тирә-ягына аптырап карады. Кемдер «кияү белән кәләш» диде, кемдер аннан да арттырып, «ир белән хатын», дип, Рушанияны I орткәли-төрткәли, кычкыра-кычкыра бот чабып көлделәр. Асылгәрәй аптырап торып басты. Көләрлек нәрсәсе бар соң? Рушанияның күзләрендә яшь күреп, гармунын шап итеп урындыкка куйды. Сәхнәдән Рушания янында ыржаеп колеп торган малайның өстенә сикерде. Кай җиренә туры килсә, шулай бәләкәй йодрыклары белән бәргәләде. Үзе бар көченә: «Тимә, дидемме мин сиңа, тагын кагылып кына кара», дип кычкырынды. Айбулат абыйсы белән зуррак малайлар көчкә аерып алдылар. Теге малай: «Котырган бүре, < •! меңне бүреләр ашаган, сине дә шулай ашарлар әле», - дип кычкырды. Асылгәрәй кабат йодрыкларын төйнәп, артына борылды. Тик Айбулат аны чыгу ягына сөйрәде.
Ник көләләр, ни көлкесе бар?
Әйдә, киен, кайтабыз,- диде Айбулат, Асылгәрәйне урамга алып чыгып. - Бөтенесе көләләр, бөтенесен дә кыйнап бетерә алмассың.
Рушания кайтса гына кайтам, - дип тартышты
Асылгәрәй. Фатыйма Айбикә инәй белән кичә төн буе ак марлядан Рушанияга кар кызы күлмәге тектеләр, аны крахмаллап катырдылар, башына әллә нинди ялтыр-йолтыр әйберләрдән матур калфак ясадылар. Рушания кызлар арасында иң матуры, иң шәп киенгәне иде. Ул бүген Яңа ел турында шигырь дә сөйләргә тиеш иде. Укытучылары урамга чыгып:
- Мондый тәртипсез малайларны Кыш бабай кертергә кушмый, я тәртипле генә уйныйсың, я кайтып китәсең, - диде.
- Рушания кайтса, кайтам, - дип карышты.
- Юк, Рушания монда кала, ул кар кызы, ул синең кебек тәртипсез түгел.
Асылгәрәй абыйсының кулыннан ычкынып китте дә ишеккә йөгерде. Ул ишектә күренү белән балалар тагын көләргә тотындылар. Ачуы кабарган Асылгәрәй йөгереп килеп, Рушанияның беләгеннән эләктереп алды:
- Әйдә, кайттык, нишләп торасың?
- Кыш бабай да килмәде бит әле, бүләк тә бирмәде, -диде Рушания күзләрен мөлдерәтеп.
- Кайттык дим. - Асылгәрәй нык итеп бөтен ачуы белән Рушанияның җиңеннән тартты, кичә генә теккән марля күлмәкнең җиңе төбеннән умырылып чыкты.
Тирә-якта тынлык урнашты, берсүзсез Асылгәрәй кулындагы җиңгә текәлделәр. Асылгәрәй, куркып, Рушанияның күзләренә күтәрелеп карады. Аның бите буйлап яшь ага иде. Асылгәрәй җиңне кире кидермәкче булды. Рушания берсүзсез кулын тартып алды да өелеп яткан киемнәр янына килеп, өс киемнәрен эзләп алып киде дә, кайтып китте.' Асылгәрәй дә аннан-моннан киемнәрен элде дә Рушания артыннан йөгерде. Алар артыннан Айбулат та, гармунны алып, кайтырга чыкты. Асылгәрәй Рушанияның бер алдына, бер артына чыкты.
- Әйт, ник көлделәр, ә, ник көлделәр? Мин начар җырладыммы, мин уйный белмимме?
Рушания берсүзсез елый-елый атлавын белде. Ә Асылгәрәй һаман җиңне болгады. Рушания аның кулыннан җиңне алды да ипләп кенә бөкләп, кесәсенә салып куйды.
- Эндәшмәсәң, хәзер гармунны тураклыйм, бүтән мин сиңа беркайчан да җырламыйм, - диде инде әйтер сүзе калмагач. Йөгереп килеп, Айбулатның кулыннан гармунны тартып алды да җиргә ташлап, типкәли башлады. Рушаңия туктамады, өйләренә кереп китте, аның белән сөйләшмәде. Асылгәрәйнең беренче кайгысы иде бу, ул аны күрмичә ярты көн дә тора алмый, чөнки аларның беркайчан аерылып торганнары юк. Ун яшьлек бала өчен авыр сынау булды бу. Каникуллар булганга, Рушания өйдән дә чыкмады. Асылгәрәй көннең буе тәрәзәдән аларның йортыннан күзен алмады. Ашамас-эчмәс булып чирләп китте. Айбулат әнисенә хәлне сөйләп биргәч, Фатыйма да курка калды, Айбикә инәйләргә кереп китте. Рушания да бик моңсу. Айбикә инәй, әйдә дигәнне аңлатып, тышка ымлады.
- Фатыйма, малаеңны тый, шомыртымның җиңен умырып кайтарган бит, гел Якуп каны уйный, ераграк торсын. Барыйкаем исән булса, болай рәнҗеттермәс иде дә бит. Ел буена көтеп алган бәйрәмен харап итте бит шомыртымның.
- Айбикә инәй, алар бәләкәй бит әле, туганнан бергә бит. Соң, бала уйламыйча җырлаган, ул бит аның мәгънәсен дә аңламаган, көләрләр дип тә уйламаган. Гармунны да тураклап аткан, үзе берни ашамый, бик кайгыра, керт инде Рушанияны безгә, бер генә сүз әйтсә дә, терелеп китәр.
Фатыйма, тыярга кирәк, алар бәләкәй түгел.
Соң, инәй, алар бит мәктәпкә бергә йөриләр, бергә кайталар. Башка юл юк бит.
Фатыйма, әле шулай, үсә килә ни булыр? Якупны хәтерлисеңме - нинди җанвар иде.
Шуңа күрә бик ипләп кенә эш итәек, инәй.
Ахрысы, баланың кайгысы көчле булды, саташып, тәне кызышып чирләде. Икенче көнне Фатыйма эштә чакта Айбулат Айбикә инәйләргә йөгереп керде.
Асылгәрәй саташа, үзе ут яна, әни өйдә юк.
Беренче булып Рушания, куркып, күзләрен әнисенә I өбәде, күз ачып йомганчы өстенә дә кимичә чыгып йөгерде. Асылгәрәйгә табиб та алып килергә туры килде. Рушания аның яныннан китмәде, ә ул һаман саташып Рушанияны чакырды. Күзен ачканда янында Рушанияны күргәч, бер дә еламаган Асылгәрәйнең күзеннән яшь тәгәрәп төште, үзе, <>ллә күз яшеннән оялып, битен мендәргә каплады. Рушания елмаеп җибәрде, йомшак кына итеп аның башыннан сыйпады.
Син теге көнне шундый матур итеп җырладың, миңа бик ошады, тик синең бармакларың бәләкәй шул әле. Менә теге абый кебек булып үскәч, син аннан да матуррак итеп уйнарсың. Мин ул абыйны көн-төн тыңларга әзер, ул шундый матур уйный.
Асылгәрәй, ярар дигәнне аңлатып, баш селкеде. Әзрәк хәл кергәч, өзгәләгән гармунны кагып-тегеп уйнап карамакчы булды, тик чүпрәкләре ертылган, телләре калҗайган гармун уйнамады, гыжылдады-пышылдады, тагын әллә нинди мескен тавышлар чыгарды. Аны күзәткән Рушания: «Ул яралы, бүтән уйнамаячак, ни гаебе бар иде инде аның?» -диде, ватык гармунны сыйпап. Асылгәрәй мәктәптән кайту белән, кеше күрмәгәнрәк җиргә утырып, һаман гармунын рәтләмәкче булды, тик рәтләрлек түгел иде шул. Аның бик тә теге абый кебек итеп уйныйсы килә иде шул. Фатыйма шым гына баланы күзәтте. Ул үзенчә уйлады: гармун уйнаган кеше ничек Якуп кебек астыртын, усал булсын ди. Юк, барыбер икенче Якуп үсәргә тиеш түгел. Фатыйма тагын акчалар җыйды, ике сарыгын сатты да кушып, яңа гармун алып кайтып бирде.
- Әни, бүтән беркайчан да алай эшләмәм, - диде Асылгәрәй гармунны кочаклап. Балалар тагын бергә булдылар.
Күп баланың кайгысы да күп шул. Көз көне яфраклар коелып беткәч, әле әллә ни суык та түгел иде - Мәхмүтне югалттылар. Иртән караңгы таңнан Фатыйма эшкә китә, аннан балалар мәктәпкә китә, алты яшьлек Мәхмүт йокысыннан тора да Айбикә инәй янына керә. Моңа инде күнегеп беткәннәр иде. Бу юлы кермәгәч, Айбикә инәй аны үзе эзләп керде.- Бала бер җирдә дә юк иде. Айбикә инәй бөтен тишек-тошыкны, сарай-бакчаларны эзләп чыкты, куркып, хәлсезләнеп еларга тотынды. Балалар мәктәптән кайттылар. Күмәкләп Инзир елгасы буйларын йөреп чыктылар. Урман да ерак түгел, кычкыра-кычкыра урман буйлап эзләргә тотындылар. Айбулат атка атланып, ераграк китеп эзләп карарга булды. Фатыйма бар көченә урман буйлап йөгерде, чөнки көз, тиз караңгы төшә. Караңгы төшкәнче тапмасалар, төннәр салкын - катып та үлүе бар. Айбулатның да вакыт-вакыт кычкырган тавышы ишетелеп кала. Кояш баеды, караңгы төште. Куркуын басар өчен һаман «Мәхмүт, Мәхмүт!» дип кычкырды. Көзге урман кыштыр- кыштыр килә, йөрәктә әллә нинди шомлы уйлар. Йөгерү түгел, атларлык та хәле калмады. Фатыйма хәлсезләнеп, әзрәк ял итәргә дип бер юан агач төбенә утырды. Ходаем, шул баладан да мәхрүм итмә, ике баламның берсен дә саклап үстерә алмам микәнни, Ходаем, нинди гөнаһларым бар,соң шул чаклы, ник сабырлыгымны сыныйсың? Күпме сынарсың микән тагын, шул гөнаһсыз сабыемнан да мәхрүм итмәче. Фатыйма елый-елый Ходайга ялварды. Тезенә башын салып у гыра-утыра, ул йоклап киткән. Кинәт өшеп уянып китте. Сызылып таң атып килә. Кайдадыр бүре улаган тавыш ишетелде. Фатыйманың коты алынды, бүреләр баланы ашап китмәсәләр ярар иде, дип. Ул кай якка йөгерергә белми, як-ягына каранды. Агачлар шартлап сынган, кипкән яфрак кыштырдаган тавыш ишетелде. Фатыйма тынсыз булып аркасын агачка терәде. Бүре генә түгел, кабан дуңгызлары да куркыныч. Алда ат җитәкләгән Айбулат күренде.
- Әни, мин кычкырам-кычкырам - эндәшмисең, мин өйгә кайтып килдем кайтмаган микән дип.
- Әйдә, болай барыйк әле, шул якта бүреләр улаган кебек. Ьалам, башыма әллә нинди уйлар керә, акылдан язмасам инде.
Алар тагын бер сәгатьләп йөрделәр. Бер кечкенә аланга чыгуга, Айбулат:
- Әни, кара, - дип пышылдады.
Үзалдына нидер кычкырып сөйләнә-сөйләнә Мәхмүт бара, аның белән беррәттән бер ак эт ияргән. Фатыйма белән Айбулат телсез калдылар. Мәхмүт йорттагы маллар белән сөйләшәмени, кулларын бутап сөйләнә, кочаклый искитмәле күренеш иде. Алар акрын гына якынайдылар, тик ат ары бармас булды, нидер тоеп, поршылдый башлады. Фатыйма акрын гына:
Айбулат, бу эт түгел, бу бүре, эткә ат поршылдамый. Шунда гына атны тотып тор, өркеп алып китмәсен. - Үзе акрын гына алга атлады.
Нидер тоеп, бүре дә туктады. Фатыйма акрын гына: «Мәхмүт, Мәхмүт улым», дип эндәште. Мәхмүт тә аны күреп: «Менә эт, кара», дип, бүренең муеныннан кочаклап алды. Фатыйма ах итте, тик кычкырудан тыелып калды. Бүре до аңа борылып, бер-ике улап куйды. Фатыйма «Акбүре!» дип кычкырганын сизми дә калды, ул тагын улагандай итте. !>у Фатыйманың инде картайган Акбүресе иде. Фатыйма да шеккс кебек килеп кочакламакчы булды, тик ул торып читкә китте, карт бүре бераз чатанлый иде. Фатыйма, «Акбүре, Акбүре» дип чакырып карады, ул да, ахрысы, аны таныды, | ик ул киткәнгә алты ел вакыт үткән, кырагайланган карт оүре үзенә якын җибәрмәде. Ник соң алайса бу бала ни гсләсә, шуны эшли - ул бит аңа каршы түгел?
- Акбүре, әллә син алып киттеңме бу акылсыз сабыйны урман төбенә, әллә башкалардан саклап йөртәсеңме? Акбүре, таныдың бит, әйдә, кайтыйк өйгә, картайгансың бит.
Акбүре бер читтә генә тыңлап ятты, Фатыйма Мәхмүтне акрын гына кулына алды, ә ул, әйдә-әйдә, дип, бүрене үзенә чакырды. Фатыйма бик озак яшьлек дустына карап торды. Йөрәгендә рәхәт тә, моңсу да булып китте. Менә очраштык, мин шат синең исән калуыңа, синең дә үз гаиләң бардыр, шуңа минем белән китәсең килми. Бу урманнар, ирек сиңа Ходайдан бирелгән, яшә, дустым. Син белсәң, күпме вакыйгалар булды синсез. Бәлки беләсеңдер дә, авылдан ерак китмәгәнсең бит. Якуптан бәлки син үч алгансыңдыр. Рәхмәт сиңа, Акбүре, дуслыкны онытмагансың, шушы акылсыз сабыем өчен дә рәхмәт.
Айбикә инәй елый-елый каршы алды.
- Ходаем, табылмаса, мин дә үлә идем бит, и гөнаһсыз сабыем, никләр чыгып киттең? Ашауны да, өшүне дә тоймый микәнни бу бала?
Ул һаман урманга төртеп:
- Анда эт бар, эт, - дип үзенекен сөйләнде.
Моннан соң Айбикә инәй итәгенә генә бәйләп куймады, бер тотам да үзеннән калдырмады.
Тормыш акрынлап тәгәри торды, элекке кебек тормыш авыр, ач-ялангач түгел. Фатыйма фермада эшли, күп итеп мал тота, кичләрен тегә. Ул хәзер кайбер ирле кешеләргә карый да яхшырак яши иде. Өе дә Айбикә инәйнекеннән ким түгел. Ул озын буйлы, көчле, күкрәп торган яшь хатын. Күп ирләргә өстән аска карый. Беркем дә аның белән авыз чайкамады. Елга аръягында үзалдына яши бирде, тирә- якка башкалар да өйләр сала башладылар. Фатыйма эштән кайтканда мәктәп алдыннан үтә, балаларның дәресе бетсә, аларны да утыртып алып кайта. Кибеткә кереп чыгарга булды. Кибет алдында хатыннар өелешеп торалар. Әйбер кайткан, ахрысы, дип, Фатыйма да атын туктатты. Кибет ачылуга, халык эчкә үтте. Фатыйманың, ишектән керүгә, күзенә матур чия кызыл күлмәк чалынды, ул аңа беренче булып үрелде. Чамалап карады, бу күлмәкне мин алам, диде. '
- Фатыйма, кызың да юк, сиңа нигә ул? - диде сатучы. Фатыйма авызын ачканчы, бер ачы теллесе:
- Нигә булмасын ди, Айбикә инәйнең теге кара озын торыгы кемнеке дисез, суеп каплаган Фатыйма бит. Белмиләр дисезме әллә, суфый булып йөргәчтен дә, юкка Латыйфа оенә барып утырды дисезме әллә? - диде. Авылның атаклы гайбәтчесе иде. Аның тикшермәгән-чәйнәмәгән бер генә кешесе дә калмый. Фатыйма кызаруын тоеп, көчкә тыелып торды. Аңа ни начарлык эшләгән инде?
Маһитап, синең дә Гарифың гел Саттар предсидәтел, суйган да каплаган, нишләп икән?
Маһитап корт чаккандай артына әйләнде.
Нишләп Саттарга охшасын ди, гел үз атасы, юкны сөйләп торма.
Шулайдыр шул, ирең минеке белән бергә китте сугышка, кырык бердә, ә кайтты кырык җидедә, Гарифың туды кырык алтыда. Ирең хат белән салган иде мәллә ул малайга орлыкны? Минем балам белән авыз чайкама, калган гөнаһларыңны да әйттерәсең килмәсә. - Фатыйманың инәсе күкрәк киереп алга, Фатыйма янына үтте.
- Ал, балам, ал, әнә, малайлар күлмәге дә бар, Асылгәрәйгә дә ал, ятимнәрнең күңеле булсын. Әтиләре булмаса да, әниләре бар бит аларның.
Инде олы яшьтәге, юан гәүдәле Хәсибә апайга каршы чыгучы булмады, күп балалы ана соңлап булса да, үз баласын яклады. Фатыйма аласы әйберсен алып беткәнче, аларга кысылучы булмады. Маһитап та әллә кая булган иде. Фатыйма утызны үтеп барган хатын булса да, янында аны яклаучы әнисе булуга сөенеп куйды. Ул үзе генә булса, берсүзсез чыгып китәр иде әле. Маһитап очраган саен тешләми калмас иде. Фатыйма нигәдер күңеле булып, үзалдына елмайды, әллә матур күлмәкне эләктереп калганга, әллә әнисенең шулай бөтен халыкның авызын томалаганга. ')чтән генә әнисенә рәхмәтләр укыды. Күпергә җитәрәк, мәктәптән кайтып барган Рушания белән Асылгәрәйне куып җитте. Балалар нәрсәгәдер әрепләшәләр иде.
Ни бүлешәсез? - диде Фатыйма, елмаеп.
- Әни, менә кара, Рушания миннән озын булып бара, ә мин үсмим. Нәрсә ашыйлар алар?
Юк, Фатыйма апай, кара инде, аның бит аяклары кәкре, шуңа бәләкәй тоела. Менә кара, минеке туп-туры, мин шуңа озын кебек тоелам. Менә аның аяклары болай турайса, ул да минем буе була, шулаймы Фатыйма апай?.
Фатыйма көлеп җибәрде.
Әни, ник көләсең, аякны турайтырга кирәк. Син минем аякны бәләкәйдә нык итеп бәйләмәгәнсең, хәзер менә кәкре.
Фатыйма эче катып көлде. Асылгәрәй аның саен турсайды. Фатыйма көләсе килүен үзе дә аңлата алмас иде, никтер аңа рәхәт иде.
- Балалар, борчылмагыз, тураер, улым, армияга баргач, турайтып кайтарырлар. Ә егетләр алар кызлардан соңрак үсәләр, үсәрсең, улым. Сез менә карагыз әле, мин сезгә нәрсә алдым.
Кайткач, Рушания күлмәкне киеп аларга керде, и әйләнде, и әйләнде. Озын кара чәчле Рушанияга бу чия төсле күлмәк искитмәле килешә иде. Фатыйма сокланып туймады баласына. Рушания битләрен чокырайтып елмайды, олы көрән күзләрдә шатлыктан очкын уйный иде. Рушания артыннан Мәхмүтне ияртеп, Айбикә инәй дә кереп җитте.
- Фатыйма, бигрәкләр дә матур күлмәк алгансың, акчасын бирим дип керәм.
Мәхмүт тә килеп, аның күлмәген сыйпап куйды. Рушания Мәхмүтне шатланып кочаклап алды, битеннән чуп-чуп үпте. Рушания Мәхмүтне бик ярата иде. Фатыйма эчтән генә уйлап куя, җан тартмаса кан тарта ди, әллә бу баланың да йөрәге берәй нәрсә сизә микән? Асылгәрәй түзмәде:
- Мәхмүт, кил монда, күлмәкне пычратасың.
Яратмый иде ул кем белән дә булса Рушанияны бүлешергә.
Фатыйма белән Айбикә инәй бер-берсенә карашып алдылар. Яңа кайтып кергән Айбулат та Рушанияның күлмәген әйләндереп-әйләндереп карады.
- Ох, нинди матур күлмәгең! Безнең Рушания мәктәптә иң матур кыз, чәче дә иң озыны.
Рушания бик канәгать елмаеп, өй уртасында әйләнде. Асылгәрәй түзмәде:
- Ярар, нәрсә гел аны мактап кына торасыз? Бар, сал күлмәгеңне, - диде.
- Ай, усал да соң бу бала, - дип куйды Айбикә инәй, - үскәч ни булыр? Асылгәрәй, кая әле, син дә матур күлмәк кигәнсең бит, гел олы егетләргә охшап калгансың.
Асылгәрәй үзенә карап алды да:
- Матур шул, - диде. Рушания янына килеп баскач, тагын кәефе кырылды. Бер Рушанияга, бер үзенә карап алды.
- Сиңа килешә, - диде Рушания аның күлМәк якасын рәтләп.
Килешәдер дә ул, тик барыбер бәләкәй күрсәтә.
Асылгәрәйне яңа күлмәк тә сөендерми иде.
(повесть)
Фатыйма эшкә ат җигеп йөри, иртән атның дилбегәсен тапмыйча ах итте. Аптырап, өйгә кире керде. Айбулат әллә берәй җиргә алып куйдымы, дип сорарга булды.
Айбулат, Айбулат улым, уян әле, ат җигә алмыйм, дилбегәне кая куйдың?
Айбулат берсүзсез янында йоклап яткан Асылгәрәйнең өстендәге юрганны гына ачты. Фатыйма ни көләргә, ни еларга белмәде. Асылгәрәй ике аягын бергә кушып, бот гәбеннән дилбегә белән кысып урап бәйләп яткан.
Ярар, иртән карарбыз, ничек аякларына басар икән?
Фатыйма җәяү генә китте эшенә.
Кич җитсә, Фатыйма дилбегәне яшереп куя башлады, ә Асылгәрәй бөтен кешенең теңкәсенә тия, аякны бәйләгез дип. Ишек яңагына билге куйдылар, күпмегә үсәр икән дип. Үсүен үсә иде дә ул, тик Рушанияны гына куып җитә алмады. Яшүсмерләрнең үзенә генә хас бер ямьсез чаклары була. Рушания да шулай унике белән ундүрт арасында озын торыклы, ябык озын гәүдәле кызга әйләнде. Айбикә инәй мәктәптән елап кайткан бербөртеген ничек юатырга белмәде.
Мин барысыннан да озын, миннән көләләр, Фатыйма кызы, диләр.
Дисеннәр, балам, кешедә эшең булмасын, елама, беркайчан беркем күз яшеңне күрмәсен. Күз яше сеңдерер өчен, әнә, мендәр бар, төннәр буе ела, тик кеше күрмәсен. Башыңны югары күтәреп горур йөр, Барый атаң да бик гәүдәле, озын кеше иде бит, хәтерләмисеңмени?
Айбикә инәй бик сагына иде Барыйкаен. Ул исән булсамы, ул аны гомер буе ят күздән, ачы сүздән саклап яшәде, хәзер менә исән булса, аларның шомыртына берәрсе авыз ачып сүз әйтергә кыймас иде. - Мин дә, балам, синең кебек чагында шулай идем, кызлар алар күбәләк кебек, күбәләк тә башта корт булып яши, аннан бермәлне көтмәгәндә шул корт искитмәле матур күбәләккә әйләнә дә куя. Менә синең дә шундый чагың. Озакламый җиткән кыз булырсың. «Сине үстереп кияүгә бирсәм, тынычлап үләрмен». - Тик монысын кычкырып әйтмәде, эчтән генә уйлады. Бик тә борчыла иде ул, күз нурын бәләкәй килеш калдырып китүдән курка иде.
Фатыйма эштән кайтып килешли, капка төбендә утырган Айбикә инәйне күреп, янына килеп утырды.
— Инәй, ни булды, әллә нинди уйга чумгансың, әллә чирләп киттеңме?
— Фатыйма, шуны уйлап утырам, мин үлә калсам, авылда ясин укырдай, мине борынгы йола белән соңгы юлга озатыр бер кеше дә юк.
— Инәй, ни булды сиңа, кая җыендың?
— Үлем бит сорап килми, килсә, мине озатыр кеше юк, мин бит карт инде. Рушания комсомол, аңа ярамый, аны да өйрәтә алмыйм, ә ясинсыз ярамый. Ичмасам, син өйрәнер идең мин исән чакта.
— Мин өйрәнә алмам шул, аның хәрефләре дә әллә нинди кәкре-бөкре. '
— Алай димә, хәрефләре бик тә җайлы, догаларны җырлап укырсың, Алла теләсә. Өйрән, Фатыйма балам, ярамый Алласыз яшәргә, синең гарип балаң бар. - Айбикә инәй җанланып китте. - Син уйлап кына кара, көненә бер генә хәреф, бер генә сүз өйрән - айга күпме хәреф, күпме сүз өйрәнергә була. Фатыйма, өйрән, Ходай үзе борылыр сиңа йөзе белән, бөтен гөнаһларыңны кичерер. Кешеләр кайтырлар әле иманга, менә күр дә тор, мин әйткән иде диярсең.
— Ярый, Айбикә инәй, кичләрен өйрәнеп карарбыз.
Фатыйма Айбикә инәйнең күңелен сындырмас өчен
генә ризалашты. Аллага да, муллага да ышанмый иде, ул да комсомол да булды, хәзер менә коммунистлыкка өндиләр, алдынгы бозау караучы, ятимнәр дә үстерә диләр. Айбикә инәйнең аның баласы өчен күпме көч, чиксез мәхәббәтен биреп яшәвён күреп, үзен аның алдында бурычлы икәнен Фатыйма онытмады. Кирәк икән Коръәнен дә өйрәнер, Айбикә инәйдәй изге кешенең күңелен сындь!рмас. Фатыйма кич белән эшен бетереп, бер дәфтәр алып, аларга җыенды. Үзе никтер дулкынланды, бер башласа, ташларга ярамаячак, ә өйрәнә алмаса? Шулай да тәвәкәлләп, алга атлады. Эссе җәй булганга, өй ишеге ачык, бер чаршау гына тартылган. Фатыйма бераз аларның ни сөйләшкәнен тыңлап торды.
— Шомыртым, син беркайчан да онытма ашап бетерү белән ризыкны җыеп, өстен ябарга, савыт-сабаларны да тиз генә юып алып куярга. Чөнки безнең ризыкларны шайтаннар пычратмасын дип, фәрештәләр канатларын җәеп саклап торалар, шуңа фәрештәнең канатын талдырма, бәбкәм, тиз генә җыештырып куй.
- Әни, фәрештәләр дигәнең кемнәр соң ул?
- Фәрештәләр Ходайның ярдәмчеләре, алар безнең ике иңебездә безнең гомер китабын язып утыручылар. Бер иңдәгесе эшләгән яхшылыкларны, икенчесе кылган гөнаһларыңны язып бара, кеше үлгәч, шуны үлчәүләргә салалар. Шуңа күрә зекер әйтеп йөрергә кирәк. ЛӘ ИЛАҺЫ ИЛАЛЛАҺЫ дип йөрсәң, шул да Алланы олылау, иман китерү була.
Фатыйма шым гына кире борылды. Акрын гына чыгып, үз өенә кереп китте. Ул да табак-савытын юмаган иде, азак юармын әле, дип, ташлап чыгып киткән иде. Үзе дә сизмәстән, тиз-тиз генә савыт-сабасын юып атты, өстәл өстен җыештырып, яңа чиста чүпрәк ябып куйды. Аннан бераз ни эшләргә белмичә, сәке читенә килеп утырды. Әле генә ишеткәннәрне аңларга тырышты. Айбикә инәйне тынычландырыр өчен генә йөрү дөрес булырмы икән соң? Нишләптер әнисе бу әйберләрне әйтеп үстермәде, хәер, боларны ул үзе дә белми бит. Фатыйма аптырап уйланды- уйланды да әлегә калдырып торырга булды. Печән өсте башланды, шуңа күрә аның белән шөгыльләнергә әлегә накыт җитмәде. Моны, ахрысы, Айбикә инәй дә аңлап, әлегә сүз башламады. Тик Фатыйманың биргән сүзе иңнәрендә бирелгән вәгъдә булып басып торды. Ул әлегә үз-үзен күндерә алмый иде. Печәнне Айбулат белән бергәләп чаптылар, Асылгәрәй дә кул арасына керә башлады, аңа да бәләкәй чалгы сатып алды. Фатыйма печән кипкәч, җыярга Айбикә инәй белән Рушанияны, Мәхмүтне дә алып бара. Күмәкләшеп гөр киләләр. Хәтта Мәхмүт тә тырма белән эшли, акылсыз дисәң дә, кушканны бик яхшы эшли иде ул, аруны да белми, үзалдына тырмасын тартып йөри бирә. Айбикә инәй көннекә аш пешерә, мәтрүшкәле чәй кайната. Шуның арасында тау битеннән чия дә җыеп төшәләр. Фатыйма кич кайтканда уйланып кайта, Барый абзый үлгәч ул ике гаиләгә баш булып калды. Айбикә инәйнең малларын да бетертмәде. Сыеры белән сарыклары калды. Ике гаилә өчен печән әзерләде, малларны кышын малайлар караштылар, утынын да ике гаиләгә әзерләргә туры килә. Менә әле дә күпме печән күбәләделәр, арып, кичке эшкә кайтырга чыктылар.
- И-и, Фатыйма җаным, бигрәк матур бу дөнья, эшләп арып печәннән кайтулары үзе бер рәхәт. Әле шуны уйлап кайтам, әлдә, Ходайның рәхмәте, син бар, без нишләр идек икән синсез? Картлыкта ялгызлыктан да куркыныч нәрсә юк, шомыртым һәм сез булмасагыз, бу дөньяны мин ялгыз ничек яшәр идем? Ходайның кодрәте киң, балалар, анагызга саулык телик инде, сезне дә, мине дә картлыкта ятимлектән, ялгызлыктан коткарды.
Әкрен генә ат та үзалдына нидер уйланып, шыгыр- шыгыр арбаны тартты. Ахрысы, балалар да арыган, алар да шым гына йомшак хуш исле печән өстендә ятып, тирбәлеп кайта бирделәр. Асылгәрәй шым гына Рушанияның чәч толымы белән уйнады. Айбулат күрсә дә күрмәмеш булды. Асылгәрәй печән арасыннан чәчәкләр өзеп, берәм-берәм аның толымына, чәч арасына кыстырды. Рушания да сизеп барган, күрәсең, чәч толымын алдына алып карады да артына борылып, бозларыңны эретерлек итеп елмайды. Асылгәрәй дә күзләрен кысып елмайды да битен яшел печән өеменә яшерде. Җәйнең җылы сихри киче иде бу.
Сигезне бетергән Айбулат Белоретка укырга китәргә җыенды. Шофер-трактористлар курсына. Фатыйма каршы килмәде. Колхозда иң кирәкле кешеләр иде алар. Фатыйма кич Айбикә инәйләргә керде.
- Шулай гомер тиз уза микәнни? Айбулат китә, аннан Асылгәрәй дә китәр.
- Шулай, Фатыйма, син олыгайган саен гомер дә тизрәк уза. Борчылма, Мәхмүтең беркая да китмәс, ул инде гомерлеккә синең яныңда каласы бала.
Эш булганда, балалар белән кайнашып яшәгәндә тормыш тиз узган икән. Тегесе кирәк, монысы кирәк, шул кирәкләрне куып яши торгач, үзенең яшьлеге үтеп барганын да сизми калды. Балалар бәләкәй чакта бөтенесе бер сәкедә тезелешеп йоклыйлар иде, тик малалйлар үсеп, борын төбендә мыек тибеп чыга башлагач, әниләре белән йокларга ояла башладылар. Алар да өйнең икенче почмагыннан аерым бер сәке ясап күчеп яттылар. Башта Айбулат, аннан аның урынына Асылгәрәй. Әлегә янында Мәхмүт йоклый, озакламыйча ул да Асылгәрәй урынына күчеп ятар. Ялгыз хатынның ялгыз түшәге. Фатыйма беркемне дә көтми. Кем дә булса аның янындагы ялгыз түшәген җьщытыр дип күзалдына да китерә алмый. Ул шушы язмышы белән күптән
*
килеште. Хәер, сау-таза, күкрәп торган хатынга күкрәп торган ир бик кирәк иде дә бит. Олы көрәктәй куллар үзенең киң күкрәгенә кысып-кысып яраткан, тыны беткәнче суырып- суырып үпкән иреннәр, башлары әйләнеп, җир белән күк кушылган мизгелләр... «Михман» дип пышылдаган төннәре күп булды аның. Аның бөтен яшьлеге, назланып сөелгән төннәре бер кул бармагына сыеп бетә иде. Рушанияның күзләренә караса, аның күзләрен күргәндәй була. Йөрәге әллә нишләп куя. Шушы Мәхмүте сау-сәләмәт бала булган булсамы, әтисе кебек кайгыртучан, көчле, иң чибәр егет булыр иде бит. Күпсенде Ходай шул бәхетне, күпсенде. Быел торналар утравына бара алмады, дөнья мәшәкатьләре басты, язын каршы алырга, көзен озатырга да бара алмады. Әллә оныта башладымы? Былтыр барып, туйганчы утырып елап, )чен бушатып кайткан иде. Никтер ул да хатирәләрендә шул утрауга кайтадыр кебек. Аларның яшьлек утравы. Икесенең истәлекләре шушында очрашадыр кебек.
Алтын көзләр үтеп, озын салкын кышка да керделәр. Балалар тагын Яңа елга әзерләнә башладылар. Фатыйманың да капкасы ябылмады, яшь кызлар Яңа елга күлмәк тектерергә ашыктылар. Алар, хатын-кызлар гына өчәүләшеп, Айбикә инәйләр өендә чәкердәшә-чөкердәшә кистеләр-тектеләр. Рушанияга бер тукыма алып кайтып, Яңа елга искитмәле матур күлмәк тектеләр.
Фатыйма, хәтерлисеңме үзеңнең беренче күлмәгеңне тектерергә килгәнеңне? Ах, чибәр дә идең син шунда, без сине Барыйкаем белән сокланып озаткан идек. Аның калганыннан мин шомыртыма кечкенә күлмәк тегеп кидердем. Кая, күрсәтим әле. - Айбикә инәй үзенең олы сандыгын ачып, Рушанияның барлык бәләкәйләнгән әйберләрен матур итеп бөкләп сандыгына тутырган иде. - Менә ул күлмәк, кара, җимешем, сине күрергә килгәндә, бу тукыма кисәген сиңа бүләк итеп китергән иде.
Фатыйма ул көннәрне исенә төшереп, йөрәге кысып куйды. Аның да хәзер үз сандыгы бар, сандыкның төбендә хәзер дә ята ул кадерле күлмәк. Әйе, гомер үткән, күлмәк тузган шул инде. Балалар быел тугызынчы класска бардылар. Асылгәрәй дә әллә ничек үзгәрде, әллә Айбулат киткәч, үзен олы кеше итеп хис итте. Элеккеге кебек, ни уйласа, шуны кычкырмады. Күбрәк аръяктагы малайлар белән аралашты. Рушания белән дә буйга тигезләшкәндәй булды.
Алар икесе дә бик яхшы укыдылар. Асылгәрәй математика белән физиканы су урынына эчте. Рушанияның дәресләрен дә әзерләште, тик шулай да алар элеккеге балалар түгел иде шул. Асылгәрәй гармунын да элеккеге кебек өзгәләп тартмады. Көйләре дә хәзер бик салмак, моңлы яңгырады. Асылгәрәй кичләрен аръякка клубка да чыккалады. Рушанияның да бик тә чыгасы килсә дә, Айбикә инәй каты торды. «Йөрмисең, иртә әле», дип кырт кисте. Шулай да алар Яңа ел кичәсенә бергә киттеләр. Өлгереп килгән озын буйлы Рушанияга югары класс малайлары бик тиз күз салдылар. Әле берсе, әле икенчесе биергә чакырдылар. Асылгәрәй элекке кебек Рушанияны саклап тормады. Күрмәмеш булды, башкалар белән биеде, аны чакырмады да. Әйтерсең, аңа хәзер Рушания бар ни дә, юк ни. Шулай да кичәдән бергә кайтып киттеләр. Озатмакчы булып берәү ияргән иде дә, Рушания Асылгәрәйгә чат ябышты, «юк-юк, без икәү генә кайтабыз», диде. Элек булса, Асылгәрәй ут уйнатыр иде, ә хәзер эндәшми. Әллә берәй кызга гашыйк булды? Үзе йөри, ә аны үзе белән чакырмый, үзе генә киенеп-ясанып чыгып китә. Айбулат та укуын тәмамлап, машинага утырды, бик горурланып кайтып туктый, ул леспромхозга эшкә керде. Тик озак эшләргә туры килмәде, армияга чакыру кәгазе килде. Озату кичәсен бик зурлап үткәрделәр, бик күп яшьләр җыелды. Айбулат Асылгәрәйнең каршысы иде, озын буйлы, олы кара күзле, кара дулкын чәчле. Үзе дә кешегә бик ачык йөзле һәм бик сөйкемле егет. Ирене өстендәге әле бер дә кырылмаган кара мыегы үзенә бик тә килешле, күркәмлек биреп тора иде. Өстәл әзерләшеп йөргән Рушанияга карап:
- Эх, Рушания, мин армиядан кайтканчы алып китәрләр инде үзеңне кияүгә, көтсәң, үзем әйләнәм.
Урындыклар урнаштырып йөргән Асылгәрәй берсүзсез өйдән чыгып китте. Айбулат Рушанияга карап күз кысты:
- Күрдең, көнләшә.
- Юк, ул бит инде үсте, хәзер минем белән сөйләшми дә, - диде Рушания кызарып, - без бит абыйлы-сеңелле кебек.
- Эш сөйләшүдәмени, Рушаниям бәгърем? Син шулай да энекәшне җәберләмә.
Айбулатны озатканда яз башы иде. Яңа кар эреп бетеп кенә килә, йөрәкләрнең әллә кая ашкынып талпынган чагы иде. Айбулат курайда, Асылгәрәй гармунда уйңый-уйный яшьләрне биеттеләр. Айбулатны озаткан көнне кичке якта
Инзир буйлап гармун моңы агылды. Фатыйманың эче поша баш бала өйдән чыгып киткәч, ул да гармун тавышын тыңлап горды да:
- Ник яна икән бу баланың йөрәге, әллә ни булды, - дип куйды.
Гармун тавышына аръяктан яшьләр бу якка чыктылар. Кичке уеннар көзгә тикле яшьләр белән гөр килеп торды. Асылгәрәй әллә ни чибәр булмаса да, киң җилкәле, аягы да алай элекке кебек кәкре түгел, шулай да буйга Рушаниядан бик күпкә калыша иде. Гармунчы ямьсез булмый ди, кызлар аны сырып чыр-чу килделәр, шул гармуны аркасында авылның беренче егетләре рәтендә йөри иде ул. Яшьләр таралып, уен-көлке беткәч, яр буенда берүзе генә кала да моңсу көйләр тарта, элек ни уйласа, шуны кычкырып әйткәндә, барысына да җиңелрәк иде, ә хәзер астан гына карап нидер уйланып йөри, гел Якупны хәтерләтә.
Унынчы классны бетереп, язгы экзаменнар да башланды. Рушания Асылгәрәй янына керә, чөнки физика белән математика аңа авыр бирелә. Икәү башка баш терәшеп дәрес әзерлиләр. Фатыйма үтә-сүтә аларны күзәтә. Асылгәрәй, Рушания керсә, тирләп-пешеп чыга. Янында терәлеп дигәндәй утырган Рушанияны сиздерми генә күзәтә, кайбер сораган сорауны да ишетми. Аннан никтер кызып китә дә, «Бар, үзегезгә чыгып әзерлән», дип кычкырып җибәрә.
Ярый инде, тагын әз генә аңлат инде, - ди Рушания матур керфекләрен күтәреп.
- Җитте, барыбер аңламыйсың, миңа да әзерләнергә бирмисең.
Рушания үпкәләп, китапларын күтәреп чыгып китә. Ул чыгып киткәч, Асылгәрәй өстәлгә китереп суга да арлы- бирле йөренә башлый, тагын өстәл кырына килеп утыра да бармакларын ат кылыдай чәчләренә батыра, аның йорәк тибешен Фатыйма читтән дә күреп утыра. Фатыйма күрмәмеш була, ул да авыр сулап куя. Ах, бу ата каны - ник пчыклап сөйләшмәскә, ярата бит ул аны, ник яшерергә? Ир булып өлгердең шул, балам, күпме түзәрсең икән?
Соңгы чыгарылыш кичәсенә Фатыйма икесенә дә Ьелореттан матур киемнәр алып кайтты. Рушанияга биек үкчәле түфли, ә күлмәген заманча итеп үзләре тектеләр.
Улым, Рушанияны көтмисеңмени, кая ашыгасың?
- дигән булды Фатыйма. Асылгәрәй кызарып чыкты. Кече капкада Рушания күренде.
- Фатыйма апа, кара әле, - дип өермә әйләнде.
Акка вак кына чәчкә төшкән күлмәк аның гәүдәсенең бар матурлыгын ачып салган иде. Ул бер дә шәһәр кызларыннан ким түгел. Нечкә билен кысып бәйләгән, күлмәкнең итәге киң булып тезләрен каплап тора, аягындагы биек үкчәле ак түфлие төп-төз аякларны тагын да матуррак итеп күрсәтә. Чәчен зур кызларныкы кебек баш түбәсенә ураган. Асылгәрәй белән Фатыйма беразга телсез булып карап тордылар.
- Асылгәрәй, әйт инде, мин матурмы? ,
Асылгәрәй тиз генә телгә дә килә алмады. Фатыйма да
улына текәлде.
- Әйт инде, улым, бер җылы сүз, кара, ничек матур!
- Ярыйсы, үкчәсез түфли юк идемени?
- Ә миңа шундый ошый бу түфлиләр!
- Колга, - диде Асылгәрәй.
- Улым, ник шулай дорфа, син инде җиткән егет кеше бит?
- Ярый, мин үпкәләмим, киттек, Асылгәрәй абыем, - диде Рушания аны култыклап.
- Җимешемә күз тимәсә ярар иде, бигрәкләр дә матур бала, - дип, Айбикә инәй сөйләнә-сөйләнә кереп җитте. Фатыйма белән икәүләшеп артларыннан карап калдылар.
- Барыйкаем күрми үлеп китте, хәйраннар булыр иде, җаныкаем.
Фатыйма да үзенекен уйлады: Михман күрсә, ни дияр иде икән? Кичермәс иде шушындай баланы кешегә биргән өчен.
- Фатыйма, балалар хәзер укырга китәр инде. Элек Ходайдан бәлигъ булганын гына булса да күрсәң иде дип ялына идем, хәзер инде башлы-күзле булганын да күрәсе килә, кемнәр кулына калыр инде балам?
Мәктәпкә берсеннән-берсе матур киенгән кызлар-егетләр җыелган иде, күпердән килгән парны күреп, бөтенесе шунда борылдылар. Арадан берәү:
- Бер дә пар түгелләр инде, берсе курчак кебек, җитмәсә, озын, икенчесенең ни буе, ни үзе, - диде. Асылгәрәй беркайчан да сикереп чыгып бармады, ул һәрвакыт кырысрак тота иде үзен. Рушания шатланып, бәхетле елмаеп, барысы белән исәнләште, ә Асылгәрәй һәрвакыттагыча кырыс кына барысы белән кул биреп чыкты. Яшьләр мәктәп эченә үттеләр. Башта котлаулар булды, аннан укуны бетерү гурында таныклык өләштеләр. Иң яхшы укучылар арасында Асылгәрәй белән Рушания да бар иде. Мондый таныклык белән теләсә кайсы уку йортына барып керергә була иде. Яшьләр төнгә чаклы бергә биеп, бәйрәм иттеләр. Асылгәрәй үзе кебек бәләкәй буйлы кызлар белән биеде, тик Рушанияны гына чакырмады. Рушания янынан үзе кебек озын буйлы Хәлил китмәде. Инде соңгы биюгә кызлар чакыра дигәч, Рушания ике дә уйламыйча, Асылгәрәй каршысына килеп басты.
- Әйдә, бергә вальс әйләнәбез.
Асылгәрәй, кире чигенсә, көләрләр дип, чакыруны кабул итте. Бу аларның беренче тапкыр бергә биюләре иде. Асылгәрәй астан гына карап алды көлмиләр микән дип - көлүче булмады. Барысы үзенә пар табып, парлашып бииләр иде. Аннан ак күлмәкле кызлар, ак күлмәк, кара чалбарлы егетләр таң каршыладылар. Таңда алар гармун белән авылның бер башыннан икенче башына җырлап үттеләр.
Тормыш юллары катлаулы - Берьялгызың юл үтмә.
Йөрәк чәчкәсе булырдай Дусларыңны онытма.
Иртән сыер куарга торган халык күз яшьләрен сөртеп ал арны озатты.
- Асылгәрәй, әйдә, елга буйлап кайтабыз.
Рушания түфлиләрен салып, кулына тотты. Челтерәп аккан Инзир суы чип-чиста, төбендәге бөтен ташлары күренеп ята, иртәнге суда балыклар сикереп уйный. Алар су читеннән берсүзсез бик озак атладылар. Рушания нидер уйланып, су ерып алданрак атлады, аның артыннан Асылгәрәй аның матур төз гәүдәсеннән күзен ала алмый ияреп бара бирде. Рушания кинәт борылды да:
Син укырга кая барасын? - диде.
Асылгәрәй үзенә текәлгән күзләргә килеп төртелгәч, югалып калды, аның күзләреннән күзләрен ала алмыйча, сүзнең мәгънәсен аңламыйча, катып тора бирде.
- Асылгәрәй, син китсәң, күңелсез булыр инде. Айбулат та юк, син дә китәсең.

- Ә син кайда җыенасың?
- Мин беркая да җыенмыйм, мин колхозда калам, - диде Рушания алга атлап. - Әни карт, ничек калдырып китим ди мин аны. Аннан, әзрәк эшләп акча да тупларга кирәк, гел- гел синең әниеңнең җилкәсендә утырып булмый бит инде. Белсәң иде, кем икән минем әти-әнием, кайда икән алар?
Асылгәрәй аптырап туктап калды.
- Нигә, Айбикә инәй түгелмени?
- Асылгәрәй, без бит бәләкәй балалар түгел, алтмышта кем бала таба ди инде? Әнигә сиксән була бит инде.
- Ә нигә үзеннән сорамыйсың?
- Үпкәләтермен дип куркам, ул бит мине шундый ярата.
- Минем әнидән сора.
- Сорарга әйтәм дә, әллә нигә куркам. Асылгәрәй, син әйтмәдең, кайда укырга керәсең?
Асылгәрәй җавап бирергә ашыкмады, яңа туып килгән кояшка карап торды да:
- Мин дә колхозда калам, барыбер көзгә армияга, армиядан кайткач укырбыз әле, - диде дә гармунын өздереп тартып җибәрде. Яңа уянып килгән Инзир буйларына моң таралды.
Ялгыз үскән бер төнбоек Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.
Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде,
Зифа камышларга карап,
Юксынам сине.
Асылгәрәй үзе уйнады, үзе җырлады. Рушания аңа карап елмайды.
- Белсәң иде, кем өчен җырлыйсың икән бу җырны?
- Синең өчен, - диде ул да елмаеп.
- Юк, мин бит сиңа туган кебек кенә, аръяктагы берәр кызга җырлыйсыңдыр әле. »
- Я рар, синеңчә булсын, әйдә, кайтыйк.
(повесть)
Ике атнадан Рушания колхозга Фатыйма яңына эшкә чыкты, Асылгәрәй дә Айбулат эшләп киткән оешмага, такта
ярдыра торган җиргә урнашты. Җәй бик тиз үтеп китте. Көзгә Асылгәрәйгә дә хезмәткә чакыру кәгазе килде. Ул китәсен беркемгә дә белгертмәде. Бу кичне ул Рушанияны кинога чакырды. Кинодан кайтканда, бала чактагы кебек Рушанияның кулыннан җитәкләп алды. Рушания каршы килмәде, ә капка төбенә җиткәч, бар кыюлыгын җыеп, кочаклап үпмәкче булды. Рушания башта әллә аптырап, әллә куркып калды, аннан нык итеп этеп җибәрде дә капкадан бәрелә-сугыла кереп китте. Артына әйләнеп тә карамады. Караса, бәлки күрер иде бакча коймасына капланып елаган егетне. Иртән Рушания Фатыйма апасын көтте-көтте дә йортларына үрелеп карады, ат та, арба да юк иде. Аптырап, бераз таптанды да үзе генә эшкә китте. Фатыйма эш ахырына гына килеп җитте. Рушанияның аптыраулы карашына:
- Асылгәрәйне олы юлга чыгарып куйдым. Китте, минем тагын бер бәбкәм китте, - диде.
- Кайда? - диде аптырап.
- Армияга, кичә сиңа әйтмәдемени? - Рушания бераз аптырап торды да баш кына селкеде. - Сине дә уятыйм дигән идем, кирәкми, без аның белән хушлаштык инде, диде.
Рушания кичәге хәлне исенә төшереп, бите янды. Эштән кайтканда Фатыйма Рушанияга бераз карап торды да кочаклап алды, күзенә яшь төелде.
- Ничек яшәр ул синсез, ах, балалар. Ул сиңа яратканын да әйтә алмады инде, ярар, бәлки хатта язар. Ах, атай баласы...
Рушания Асылгәрәй белән бергә тәгәрәп үскәнгәме, аны I ел янында булыр, алар гел шулай дус булып калырлар кебек иде. Мәхәббәтнең дә ни икәнен белмиләр иде. Буйлары гигезсез булган кебек, уйлары да тигезсез булган икән. Ул киткәч, Рушанияга да бик күңелсез булып калды, нидер җитмәде, сөйләшер кеше дә калмады, бик якын иде ул аңа, ул да аны үзенчә яратты. Иртәдән кичкә чаклы эш белән кайнап, бер елга якын вакыт үтеп тә китте, тик Асылгәрәй аңа атап хат язмады. Диңгез флотыннан әнисенә хаты, фотолары килеп торды. Рушания ул хатларның барысын да укып барды, аның өчен сәламнән башка берни дә юк иде.
Җәй уртасында авылга студентлар килеп тулды, алар ягына яңа мәктәп сала башладылар. Авылда яшьләр гөрләп гордылар. Рушания бик чыгып йөрмәде, бик сирәк кенә Мәхмүтне ияртеп, кинога барып кайта иде. Армиядан егетләр дә кайтты. Үз тиңнәре дә җитәрлек юкса, көзгә читтән торып уку йортына керергә булды, шуңа күбрәк әзерләнде, укыды. Рушания эштән кайтты да көянтә-чиләген алып суга барырга чыкты, урамда кое буена яшьләр җыелганнар да шаркылдашып көлешәләр, су сибешеп уйныйлар. Рушания килеп җиткәч, югалып калды, егетләрнең кайберләре сызгырып җибәрделәр. Рушания кире борылмакчы булды, шунда бер урыс егете каршысына сикереп чыкты.
- Тукта-тукта. - Ул аның көянтәсеннән килеп тотып алды. Шулчак аларга әллә ни булды, икесе дә карашып, катып калдылар. Күзләр-күзгә бәйләнде, каршыдагы егет Рушаниядан бераз калкурак, күзләре зәп-зәңгәр. Ул егет тә сихерләнгәндәй күзләрен ала алмады. Яшьләр аларны сырып алдылар да тып-тын калып, аларга карап тора бирделәр. Рушания беренче булып исенә килде, тиз генә борылды да кайтып китте, көянтәсендә чиләге юклыкны да сизмәде. Капкага җитәрәк артына борылып карады, ике чиләк су күтәреп килгән егетне күреп, аптырап калды. Шул көнне ул беренче тапкыр йокысын югалтты, төннең буе түшәмгә карап чыкты. Икенче көнне, әйтерсең, аны әллә нинди могҗиза көтә, дөнья әллә нинди матур төсләргә кергән - аның җырлыйсы, очасы килә иде. Икенче көнне эштән кайтышлый аларның каршысына теге егет чыкты, бер дә аптырап тормады, аның янына арбага сикереп менеп утырды.
- Әйдә танышыйк, мин Саша булам.
- Мин Рушания булам.
- Юк, телем әйләнми, мин сиңа Рая гына диярмен.
Бу яңа тормышның башы иде. Урыс егете капка төбеннән китмәде. Рушания да һавада очкан коштай хис итте үзен. Теге егет төзелешне дә онытты, иртән торды да алар белән бергә фермага ияреп йөрде. Фатыйма ни әйтергә дә белмәде. Моның барысы да үзенең үткәнен хәтерләтә иде. Айбикә инәй дә сизенде. Тик урыс икәнен белгәч, аларның очрашуына аяк терәп каршы килде. Фатыйма кайсы якны якларга да белмәде, бу чибәр урыс егетеннән соң Асылгәрәй белән Рушанияның кайчан да булса бергә булырларына өмет юк иде. Икесе дә аның баласы, икесе дә кадерле. Рушания да Фатыймага ялынып карады.
- Ул миңа шундый ошый, нишлим?
- Алар бит озакламый кайтып китәләр, нишләрсең?
Йөрәгеңә бик якын алма, югалтсаң, авыр булыр.
Аның китәсен уйласам, миңа хәзер үк авыр.
- Ә Асылгәрәй, ул нишләр?
Ул бит туган кебек, киткәннән бирле бер җылы сүз дә язганы юк.
Әйе, әлдә китеп өлгерде, моны күтәрә алмас иде. Бәләкәй чагында кычкырып сугышып яклый иде сине, ә менә үскәч, эчтән янарга өйрәнде.
Фатыйма апа, яратса, бер булса дә әйтер иде бит.
- Әйтмәс, нәселе шундый аның.
Фатыйма апа, синең төшләреңдә кош кебек очканың бармы? Мин хәзер төшемдә очам, шундый рәхәт.
Булды кайчандыр, бик күптән инде.
- Шуннан ни белән бетте, сөйлә инде.
Фатыйма бераз Рушанияга карап торды, эх, әйтә алсамы, өй гә алмый шул, Барый абзыйга сүз бирде.
Ни булсын, каникул бетте дә кайтып китте, бүтән килмәде.
- Кызганыч, ул да студент идемени?
Шулайрак иде, ялгышырга ашыкма.
Көз бик тиз җитте, студентлар да хушлашып кайтып киттеләр, авыл тынып калды. Рушания да үз эченә бикләнде. ('агыш аның йөзенә бәреп чыкты, матур көрән күзләр уйчан, моңсу. Рушания күбрәк ялгыз калырга тырышты. Ьергә булган минутларны кабат-кабат искә алу татлырак Иде.
Тик студентлар кайтып китеп бер атна үтүгә, теге урыс егете кире ата-анасы белән килеп тә җитте. Фатыйма . )йлонеп карарга да өлгермәде, Рушанияны алып та киттеләр. I.арысы да өч көндә хәл ителде. Айбикә инәйнең шулай тиз ризалык биреп, баланы биреп җибәрүе Фатыйманың башына i ыймады. Никах укыттылар да бер белмәгән кешеләр алып m киттеләр. Рушанияны алып киткәч, икәү исәңгерәшеп утырып калдылар.
Айбикә инәй, ник шулай ашыгып ризалык бирдең? Әле яшь иде бит, укып чыгар, өлгерер иде. Әллә нигә ашыктырдың. - Фатыйманың шулчаклы эче поша иде.
Ьо1 ен дөньяның ямен үзе белән алып китте, Асылгәрәйгә ми дип язарга инде?
Менә шул-шул, Якуп малаена бирмәс өчен. Фатыйма, үпкәләмә, син үстерсәң дә, Якуп баласы ул, ә Якупның кем икәнен мин яхшы хәтерлим. Урыс дип, атасы Абдулла, малае Сәет, инәсе дә синең кебек Фатыйма. Нинди урыс булсын ди, урыс булса, никах укытып тормаслар иде бит. - Әллә Фатыйманы, әллә үзен күндерергә тырышты Айбикә инәй.
- Шуңа күрә бер белмәгән урыска биреп җибәрдеңме?
- Теләсә нәрсә диген, алар бик матур пар.
Фатыйма берсүзсез акрын гына торды да чыгып китте. Бәлки инәй хаклыдыр да, тик аларның икесе дә Фатыймага кадерле. Бәхетле генә бул, балам. Мәхәббәтең чын булсын, минеке үкенечкә калды, китмәгәнгә үкенмәсәм дә, гомер буе сагынып яшим. Минем дә әз генә булса да бәхетле буласым килгән чаклар күп була да бит, юк шул. Мәхәббәттән өстен ни бар...
Фатыйма йөрәк януын күрсәтмәс өчен елга буена төшеп китте. Ник болай авыр соң, нәрсә талый бу йөрәкне? Гомер агышлары - аккан Инзир суыдай. Гомер үтте дә китте, балалар да үсеп, таралыштылар да беттеләр, хәзер нишләргә инде? Фатыйма шым гына Инзир суына карап утырганда, янына Мәхмүт килеп утырды, ул бер сүз дә эндәшмәде, әнисенә бик озак карап торды. Фатыйма янында калган бердәнбер җан иясе — акылсыз улын кочаклап алды.
- Әлдә син бар.
- Әнә, су ага.
- Ага, улым, ага.
- Нәнәй елый.
- Әйе, улым, аңа да җиңел түгелдер, әйдә, кайтыйк. - Фатыйма, өенә кереп, бер дәфтәр алды да Айбикә инәй янына кереп китте.
- Инәй, әйдә, өйрәт догаларыңа.
Айбикә инәй тәрәзәгә карап елап утырган җиреннән акрын гына Фатыймага борылып карады.
- Чын әйтәсеңме? - диде, үзе Коръән китабына үрелде.
- Эш тә юк, балалар да китеп бетте, хәзер нишләмәк кирәк? - Айбикә инәй җанланып Фатыйма янына килеп утырды.
- Өйрән, Фатыйма, өйрән, мин дә дога, ясин белән китәрмен, Алла теләсә.
- Айбикә инәй, ә сине кем өйрәтте соң? Г ел сорармын дим, син бит үзең бу як кешесе түгел, безнеңчә сөйләшмисең.
- Мин, балам, бик дини, бик бай гаиләдә'үстем. Мин боларны беркайчан беркемгә сөйләгәнем юк. Хәзер инде мин карт, кемгә кирәк соң мин? Барыйкаем белә иде, тик беркемгә дә сөйләргә кушмады. Әтием Габдулла исемле бай иде, аның әллә ничә кибете, мал-мөлкәте бар иде. Без үчебез дә зур йортта тордык. Без икенче катында яшәдек, беренче катта кибет иде. Зур йорт, зур-зур таш келәтләр кызыл мал белән тулы. Үзебезнең ялчылар, кучерлар, яхшы ырантаслар. Әтием безгә яхшы укымышлы мөгаллимнәр кигереп укытты. Мин баш бала, миннән соң тагын ике >нсм, ике сеңлем бар иделәр. Без бай булсак та, безне бөтен эшкә дә өйрәттеләр. Кызлар барлык өй эшләрен белергә тиеш, моңа әни өйрәтә, уку әти өстендә. Әти ойтө иде: кияүгә чыккач, иреңә фикердәш булырдай, зур мәҗлесләрдә йөргәндә сөйләшеп утырырлык, кирәк җирдә иреңне күтәреп җибәрерлек белемең булсын, кара надан хатын белән кеше арасына чыгу оят, ди иде. Ә әни безгә бар өй эшләрен өйрәтте: үзең белмәсәң, хезмәтчеләрең до белмәс. Өйдә эшләүче ялчылар белән дә белеп эш итәргә кирәк. Безне бер минут та эшсез тотмыйлар иде, чигү, бәйләү, тегү ул кызлар өчен иң мөһиме иде, шул ук вакытта Коръән китаплары уку, биш намазыңны да калдырырга ярамый иде. Коръән китаплары бик күп, нинди генә тышлылары юк, хәтта алтын тышлылары да бар иде. Ул аларны әллә кайлардан алып кайта иде, алар яхшы ат бәясеннән дә кыйммәт, дия иде әтием. Әтием дөньядан артта калмаска тырышып, заманча уку-язуны да өйрәтә, үзе дә өйрәнә иде. Безнең зур гына китапханәбез дә бар иде. Мәхәббәт турында да китаплар бар. Әтием бик күп җирләрдә йөри иде, Мәскәүгә дә, Питерга да. Төркиягә барып, яхшы тукымалар, тәмле ризыклар алып кайта иде. 11инди бәхетле булганбыз! Әти безнең барыбызны матур итеп киендереп, тарантаска утыртып, кунакларга йөртә иде. Безгә дә бай-бай кешеләр үзләренең балаларын утыртып киләләр иде. Мин буй җитә башлагач, әти мине Казанга, үзе кебек байларга кунакка йөртте. Бу инде җиткән кызны дөньяга чыгару дигән сүз, аннан безгә дә үзләренең җиткән улларын утыртып киләләр иде.‘ Шулай миңа унсигез гулгач, мине дә сораттылар, Казаннан Шакирҗан байның (’олтангали исемле улына. Мин аны чаршау ярыгыннан I ы на күрдем, бик ыспай киенгән, төскә-башка да бик чибәр егет иде. Безне күрештерделәр, бер-беребезне ошатканны белгәч, көзгә туй, дип, әтиләр кул суктылар. Тик дөньяда революция дигән болгавырлар башлангач, 1924 елда чит илгә качтылар.
— Ә сине, Айбикә инәй, нигә үзе белән алып китмәде?
- Алар әтисе белән бергә килделәр, Шакирҗан бай әтине күпме үгетләде, бергә китик, советлар бөтен байларны пыран-заран китерәләр, дип. Тик әтием, «ни күрсәм дә үз илемдә, әллә кая барып, кеше илендә баш салыр хәлем юк, монысын алсалар, яңасын җыярмын», дип, кая да булса китүдән баш тартты. «Алайса Саҗидәне бирегез, алып китик», дигәннәр иде дә, мин әти-әнидән башка беркая да бармыйм дип, торып калдым. Минем исемем Саҗидә иде. Айбикә - Барыйкаем кушкан исем. Аннан башланды мәхшәр! И, балалар, талап та куйдылар! Әти башта үзе бирердәен биреп бетерде, бирер әйбер калмагач, советлар талый башладылар. Безнең кучерлар кожан куртка киеп, кобура тагып, закон кора башладылар, пешекчеләр белән кер юучы кызлар да кызыл яулык бәйләп, кожан куртка киеп, урам буйлап акырып йөреп, алары да совет власы төзеделәр. Бөтен нәрсә халыкка, дип, ястык-түшәккә чаклы алып чыгып киттеләр. Ул безнең яхшы кытай ефәгеннән тегелгән кыйммәтле күлмәкне авылның берәй хәерчесе киеп чыгып, урам себерә. Яхшы алтын тышлы Коръән китапларын өеп- өеп яндырдылар. Безне өйнең беренче катына, аннан ялчылар урынына подвалга күчерделәр. Өйнең беренче катында власть конторасы оештырдылар. Ә өстә көн-төн тәмәке тартып, власть корып кычкырыш, талаш, чабыш. Әтием аптырый иде: ат җигүдән башка берни белмәгән кешеләр нинди власть төзерләр икән? Ул теге бездә эшләгән ялчылар оныттылар кем булганнарын да. Әле кичә генә ялынып, эш сорап килеп ялланган кешеләр бүген закон чыгаручыга әйләнделәр, ни укый, ни яза белмиләр. Әтине, «сез кеше талаучылар» дигән өчен сугып ектылар; наганнарын болгый-болгый, советка, Ленинга каршы барасың, син халык дошманы, дип, кышка каршы безнең барыбызны бергә бер олауга төяп, җәһәннәмгә озаттылар. Өстә бер кат кием, ашарга юк. Минем өстәге тунны салдырып алып, бер иске ертык тун ыргыттылар. И, балам, шаккатмалы замана - кешеләр сиптән ычкынган эт кебек кеше таладылар. Безне әллә нинди вагоннарга төяделәр, тыш күренеп тора. Халык елый, кычкырыш - хәзер дә колакта тора. Кешеләр үлә тордылар, аларны вагоннан гөшереп калдыра тордылар, кем кайда эт-кошка ризык булып ятып кала бирде Мин вагонга утыру белән чирли башладым. Әтием белән әнием и өзгәләнделәр. Әтиемнең шунда төнлә елаганын ишеттем, «киткән булсам шунда Шакирлар белән, балаларымны мондый газапларга салмаган булыр идем», ди. Әнием шыпырт кына юата: кем белә, бәлки анда да шундый хәлдер, газаплама үзеңне, әтисе, үз илеңдә кадерең булмаганны, чит илдә кемгә-кем кирәк? Солтангали дә кайтырмын дип киткән иде дә...
Безне талап, елатып, кыра-кыра совет власте төзеделәр. Күпме укымышлы, акыллы кешеләрне юкка чыгардылар, шул әтием кебек укымышлы кешеләр белән дә төзеп була иде бит, кеше кырмыйча да. Бер ил дә үз халкыннан шулай көлмәгәндер. Сугышка чаклы күпме кеше югалды, сугыш кырды, халык дошманы дип аннан да күбрәк кырдылар, халыкны бер-берсе өстеннән яла ягарга өйрәттеләр, бер уч бодай өчен балаларны ятим калдырып, күпме хатын-кызны слата-елата җәһәннәмгә озаттылар. Без Барыйкаем белән моның турында хәтта юрган астында пышылдашып кына сөйләшә идек, куркыныч та заманалар үттек. - Айбикә инәй авыз читен яулык белән каплап уйга чумды, хатирәләр, хатирәләр... Фатыйма аңа бераз беренче тапкыр күргәндәй карап торды. Авыр истәлекләрдән ничек чыгарырга белмичә, акрын гына иңеннән кочаклады.
Барый абзый белән ничек очраштыгыз соң? - дигән булды.
Әтиемнәр мине үлде дип, поезд туктагач, юл буенда ташлап киткәннәр. Мин аңыма килгәндә, бер таныш түгел өйдә ята идем. Кемдер минем өстемә иелгән дә минем тәнемне нәрсә беләндер уа, үзе нәрсәдер сөйләнә, мин һич аңламыйм. Башта әнием булып күренде. Юк, әнием дә, әтием дә юк иде, гел таныш булмаган кешеләрнең кечкенә өендә ята идем. Мин күземне ачкач та, «менә бит, Алланың рәхмәте, килен күзен ачты», дип сөенгән әбинең сүзләрен аңларга тырыштым. Әзрәк торып утырырлык булгач, мин кая эләккәнемне аңларга тырыштым. Әбинең аңлатканы һич тә мин аңларлык түгел иде, бердән, теле яртылаш кына безнең I елгә охшаган булса, калганы бөтенләй дә аңларлык түгел иде. «Син минем Барый улымның хатыны, менә монда язып калдырды», ди әби. Кәгазьдә Айбикә, Барый хатыны дип
язылган иде. Әнисе миңа көчкә аңлатты, сорасалар, Уфада мөгаллим булып эшләдем дип әйт, диде. Шулай итеп мин өч ел ирле ирсез яшәдем. Килен сүзенә дә күнегеп беттем. Тик кияү дигән кеше үзе нинди икән соң дип, өч ел баш ваттым. Мин никтер аны күрү белән шул икәнен аңладым, йөрәгем әллә нишләде. Каршымда озын буйлы, киң җилкәле, инде чигә чәчләре агара башлаган ир-егет тора иде. Ул да әллә ни яшь түгел, миңа да ул чакта инде утыз тулып килгән карт кыз идем. Солтангали чит илгә киткәндә, «исән барып урнашсак, кайтып алырмын», диде, ярәшелгән кыз булгач, мин аны көттем. Хәер, әтием таланып, хәерче калгач, мине кем алсын? Элекке аралашкан байлар белән аралар өзелде, туган-тумача да шул хәлгә төшеп бетте. Шулай итеп Барыйкаем белән кавышканда, карт егет белән карт кыз идек инде без. Мин бик бәхетле булдым аның белән, Солтангалине күргәндә, алай дулкынланмый да, янып та бармый идем. Барыйны күрү белән йөрәгем үзе сиздерде. Ул беренче килеп кагылгач та, башларым әйләнеп, җир убылгандай булды. Барыйкаем мине болыннарга алып чыкты, үсеп утырган курайны кисеп алды да тишкәләп чокыды, уйнап җибәрде. Исем-акылым китте, гади генә үсеп утырган курадан шундый үзәкне өзгеч моң чыксын әле. Бөтен далаларга таралды аның көе, әллә нинди сихри көч бар иде ул курай моңында. Хәзер дә исемә төшсә, шул ялан күзалдыма килә. Барыйкаем мине ялан чәчкәләренә, курай моңына күмде, мин чын хатын-кыз бәхетен дә шунда татыдым. Ходай балалар гына жәлләде, ахрысы, каты чирләүләр эзсез үтмәде. Күпме генә Ходайга ялынсам да, балабыз булмады. Шундый иргә бала табып бирә алмавыма бик тә кимсенә идем. Ишетте Ходай, картайганда булса да бала исе татып калдык, Ходайның кодрәте киң, үстерергә дә вакыт бирде. Шомыртым да бәхетле булыр, Алла бирсә. Күрдеңме, ничек гашыйк булды, бирмәсәк, бәхетсез булыр иде. Аннан, Фатыйма, нәрсә калган аңа монда - мин карт инде. Ярый башлы-күзле итеп калдым, шуңа сөенәм. Ходай тагын бер генә ел гомер бирсә, бәлки әле оныклар да күрербез. Мин аңа Ходайдан ялынып-ялварып бәхет, тәүфыйк сорармын. Мин үлгәч, син дә аңа бәхет теләп, дога кылырсың. »
Шул көннән Фатыйма белән Айбикә инәй онытылыр өчен дипме, үзләренә шөгыль таптылар. Айбикә инәй;
- Фатыйма, көненә бер генә хәреф өйрән, бер генә

сүз өйрән, утыз көнгә утыз хәреф, утыз сүз була бит ул, - диде.
Кечкенә буйлы, түгәрәк кенә ап-ак йөзле, кечкенә мамык куллы, орчык урынына бөтерелеп торган, исеме җисеменә [ уры килеп торган ак әби иде ул, ә тавышы һаман челтерәп аккан Инзир елгасын хәтерләтә. Алар көндезен балалардан хат көтеп, кичләрен Фатыйма эштән кайткач, хәреф өйрәнеп, кышның озын кичләрен үткәрделәр. Айбикә инәй Фатыйманың укыганын тыңлап тора да:
Фатыйма, чын күңелдән кычкырып укы, оялма, хата җибәрмә, Ходай синең догаңны көтеп тыңлап тора. Менә бу дога балалар юлга чыгып киткәндә укыла торган дога, чын күңелдән Аллага ышанып сорасаң гына Ходай сине ишетер. Менә монысы ясин, ул кеше ахирәт дөньясына күчкәндә укыла, бу дөньяны ташлап киткәндә җиңелрәк булсын дип. Менә бу дога үлгәннәрне искә алганда укыла, алар дога көтә. Үлгәннәрне искә алу өчен зур табыннар әзерләү зарур түгел, алар тик дога гына көтә. Исәннәр җыелып дога укысалар, алар шуңа риза, шуңа күрә оялмыйча җырлап укы, аларның да күңеле булсын, исәннәр елый-елый искә алсын.
Фатыйма бермәлгә уйланып торды.
- Аңладым, инәй, ни әйтергә теләгәнеңне.
Чынлап та, бу көнне Айбикә инәй аңлаткан аның йорәгенә үтеп керде. Иң беренче булып үзалдына аны яратып үстергән картинәсенә атап укыды, бу дөньяда аны яратып, Алла урынына күреп, аның өчен башын салган Бәхтияргә елый-елый дога укыды, аны хурлыктан коткарып калган Барый абзыйга дип укыды. Фатыйманың баласын кадерләп, сый-хөрмәттә үстергән Айбикә инәйгә Ходайдан ялына-ялвара исәнлек-саулык, озын гомер сорады. Догалар күп нәрсәләргә күзен ачты. Ходай вакытында күзен ачты, ул әнисен, әнисе аны кичерделәр. Бермәлгә ул үзен әнисе урынына куеп карады, кем үз баласына яхшылык теләми, яшьлектә бар да бик җиңел кебек тоела да бит, ул да үз баласына яхшылык теләгәндер, ояттан, кеше сүзеннән саклап калырга тырышкандыр. Олыгайгач, барысына да бүтән күздән карыйсың икән шул. Кешенең гомеренең озынлыгы белән тормышка карашы да үзгәрә икән шул. Ү $е дә әнә Рушания өчен ничек курыкты, ялгышып куймасын дип. Ярый инде, урыс булса да, яхшы кешеләр булсын, ә бәлки чынлап та мөселманнардыр да, никахка риза булдылар бит. Айбикә инәй ничек ди: Аллаһы Тәгалә кешегә көче җитмәслек нәрсәне йөкләми, һәркемнең изге гамәлләре үзенең файдасына булса, явыз гамәлләре исә аның зарарына булыр. Ягъни, аның кылган изге гамәлләре аны җәннәткә, явызлыклары җәһәннәмгә алып бара, ди. Төптән уйласаң, шулайдыр. Авыр чакта балаларга әни булып, ул үзен дә, балаларны да коткарып калды, ә Якуп үз явызлыгы аркасында юкка чыкты.
Фатыйма эштән кайтышлый әниләренә кереп чыкты, әтисе дә бик картаеп, бетерешеп киткән. Гаптерәй армиядан кайткач, колхоз ярдәме белән яңа йорт салып чыктылар. Әнисе бик таза гәүдәлегә әйләнде, көчкә атлап йөри, аяклары шешенә. Ул аларда бераз утырып, чәй эчеп, кайтырга чыкты. Әтисе белән әнисе аның керүенә шатланып торып калдылар. Киткәндә әнисе озата чыкты.
- Ешрак кереп йөр, балам, әтиең бик начар инде, көн дә синең эштән кайтып киткәнеңне тәрәзәдән карап кала, кермәде, ди аннан. Син, балам, миңа рәнҗесәң дә, атаңа рәнҗемә.
Алар сөйләшеп торганда дөбер-шатыр Әхтәм килеп туктады.
- Әби, әби, сөенче! Малай, малай, Маһинур чаклы зур, йомры малай. - Шатлыктан Әхтәмнең дә йөзе түгәрәкләнгән, күзләре гел елмаерга гына тора. Фатыйма да елмаеп:
- Әхтәм, бу ничәнчесе булды соң инде, очраган саен малаең туа?
- Каенбикә, биш малай, өч кыз! Синнән бер ярты, сөенче яртысы.
- Кара әле, Әхтәм, мин табып бирдем бит сиңа андый шәп хатынны, әле ярты түгел, бер әчмуха чәй дә алып биргәнең юк.
- Чынлап та, синең авыз ачуың булды, минем өйләнүем булды. Ну шәп тә егет идем үзем дә, ә, юкка гына кире каккан булдың. Бәләкәй дип, яткач тигезләнә ул, күрәсеңме, күпме тупырдап торган малайлар ясадым. Ярый, әби, әйдә, бабай белән бәби тәпие юып чыгарга кирәк, - дип керер китте.
- Уңды ирдән Маһинур, олы ирләр бер читтә торсын, дөньясы да нык, балалары да тук, өсте бөтен, булган ир булды кияү.
Фатыйма юл оңгае уйлап кайтты: теләге кабул булды Әхтәмнең, балалар таза булып тудылар, таза булып үстеләр, ике улы көрәшче, сабантуй батырлары.
Көтмәгәндә Яңа елга Рушания белән Саша кияү кайтып төштеләр. Ул шәһәр кызлары кебек матур итеп киенгән, өстендә зур ак якалы пәлтә, башында шундый ук шапка, үзе гел көлеп кенә тора. Рушания искитмәле бәхетле иде. Рушания Фатыйма эштән кайтуга йөгереп килеп керде.
- Фатыйма апа, мин сине шундый сагындым, - дип кочаклап әйләндерде. - Әйдә безгә, күчтәнәч белән чәй эчәргә, Мәхмүт тә бездә.
Рушания, анда кергәнче әзрәк сөйлә әле, ничек яшисең?
- Фатыйма апа, мин оҗмахта яшим, ах, әйтеп аңлата алмыйм, мин шундый бәхетле. Сиңа бер нәрсә әйтимме, син әнигә әйтмә.
- Ярый соң, әйтмәм.
- Безнең бәбиебез булачак.
Фатыйма бераз аңа карап торды да килеп кочаклап алды.
Бәхетле сабый тусын.
Рәхмәт, Фатыйма апа, мин сиңа бүләк тә алып кайттым .»лс. Рушания күлмәк кесәсеннән бик матур муенса алып, аның муенына такты. - Кара, бигрәк килешә үзеңә.
Мин сиңа соңгы айларда кияргә күлмәк тегеп бирермен.
Рушанияларның кайтуы үзе бер бәйрәм булды, һавада шатлык-бәхет дулкыннары йөзде. Йортта шау-шу килделәр, кар көрәделәр, йорт уртасына зур итеп Мәхмүткә кар бабай ясап куйдылар. Мәхмүт, мескен, кем дип аңлагандыр инде, иртән торып чыга да шуның белән сөйләшә, тирәли йөри, кочаклый, аңа бер иптәш булды. Айбикә инәй дә бәхетле иде, кызының бәхете - аның бәхете.
Алар киткәч, тагын ике йортта тынлык урнашты. Фатыйма бслөн Айбикә инәй тагын хат көтеп, киләсе бәйрәмнәр көтеп, капка алдында басып калдылар.
Киләчәктә өчәү булып кайтырлар, оныклы да (•улырбыз.
- Фатыйма, әлләсе берәй нәрсәләре бармы?
- Бар, инәй, бар, менә җәйгә үзеңә онык та алып кайтып күрсәтерләр.
- И-и, бала, бернәрсә дә әйтмәде дә, үлеп кенә китмәсәм ярар иде. Я Ходаем, кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер.
Фатыйманың гына һаман Асылгәрәйгә язарга йөрәге җитмәде, озакламый отпускага да кайтыр вакыты җитә. Айбулаты инде бөтенләй бетереп кайтыр. Айбулатка язган иде, Айбулат Асылгәрәйгә үзе язган, күрәсең. Асылгәрәй хатларында Рушанияга бүтән сәлам юлламады.
Җәйдә кияүдән телеграмма килде, «улыбыз туды» дигән. Рушания хатында: «Әни, без көзгәрәк кайтырбыз, бала әлегә бигрәк бәләкәй», дип язды. Айбикә инәй көзне ничек җиткерергә белмәде, балага ас юрганнары текте, мендәрләр ясады, кечкенә юрганнар сырды. Бик әйбәт кенә йөргән җиреннән, никтер күңеле төшенкелеккә бирелде.
- Фатыйма, оныгымны күреп өлгермәм, ахрысы. Бүген төшемдә Барыйкаем кайтты алырга, җыенырга кирәк, сиңа сандыктагы кәфенлекләремне күрсәтим әле. Син мине Барыйкаем янына күмдер, ул анда урын калдыртам, дигән иде.
Фатыйма Рушанияга тиз генә телеграмма сукты. Алар икенче көнне кичтә кайтып җиттеләр. Айбикә инәй әле берни булмагандай йөреп яткан кебек иде. Рушанияларны кода үзенең машинасында алып кайткан. Кода белән кодагый да кайткач, дөньяга тагын бәйрәм төсе кереп китте.
-И-и, Ходаем, рәхмәт шушы биргән бәхетеңә, оныгымны күрми китәм икән дип курыккан идем, күрергә насыйп булды бит. Барыйкаема баргач сөйләрмен, и-и, бәбкәмнең исләре дә тәмле. Бер генә кулыма тоттырчы, балам. Мин бигрәк бәхетле бүген. Ни атлы була улыгыз?
Рушания белән Саша бер-берсенә карашып алдылар, малайлары Игорь исемле иде. Рушания:
- Ислам, әни, Ислам, - дип алдады.
- Ярый алайса, Ислам улыма үзем дога укыйм әле.
Кичке якта Айбикә инәй мунча кереп чыкты, кич
Фатыймага керергә кушты.
- Син ясинны кабатладыңмы, кая, укып күрсәт әле.
Фатыйма бар белгәнен яттан укып чыкты.

Ярый, тагын кабатла, - диде.
Фатыйма акрын гына тагын укып чыкты. Айбикә инәй йокыга китте. Тик иртәнге якта ул уянмады, ул, ахрысы, шул кичтә үк ясин белән Барыйкае янына китеп тә барган иде. Ничек шулай үзенең китәсен белде? - Фатыйма телсез булып Айбикә инәйнең йөзенә карап торды. Ул тыныч һәм һәрнәрсәгә разый иде.
Айбикә инәйне күмгәч, бу дөньяда Фатыйма ялгыз калуын нык тойды. Мәхмүт тә, нидер аңлаган кеше кебек, гел берсүзсез әнисеннән күзен алмады. Рушания бик озак өзгәләнеп елады.
- Беркемем калмады, әти-әниемнең кем икәнен дә сорый алмадым, рәнҗетермен дип курыктым.
Фатыйма куырылып калды. Вакыт җитте, бүтән мөмкинчелек булмаячак. Фатыйма тирән итеп сулыш алды да:
Мин синең әниең, - диде.
Ничек син? - дип, Рушания торып ук утырды.
Мин, балам, мин. Мин сиңа күптән әйткән булыр идем . ю, Барый абзый Айбикә инәй үлгәнче әйтергә кушмады.
Син ничек моны эшли алдың, янымда яшәп ник вйтмәдең? - Рушания ярсыды, бит очлары кызарып чыкты.
Менә кара, кечкенә бала, ничек мин шуны кешегә бирим ди? Җанымны бирәм, баламны бирмим. Мин сине моның очен күралмыйм. Әйтмәгән булсаң, яхшырак булыр иде.
Рушания, мин сиңа аңлатам, бәлки кичерерсең.
Фатыйма кызына ялварып карады. - Сөйләшик, балам.
Юк, - дип, Рушания кырт кисте.
Ойдән атылып чыгып та китте. Кода-кодагый аптырашып Фатыймалар әенә карадылар. Рушания ашыга-ашыга машинага әйберләрен ташыды. Фатыйма ни үле, ни тере юрәзә каршысында басып калды. Күздән аккан яшьләр үткәнне юа алмый. Яңа сырлар гына сала. Кода тиешле кеше кереп, Фатыймага бераз карап торды, җилкәләрен җыерды la, саубуллашып чыгып китте. Олы капка ябылды, акрын гына кузгалып киткән машина тавышы ишетелде, киткән машина артыннан Мәхмүт тә ияреп йөгерде. Берсүзсез генә енисе янына кайтып утырды.
Киттеләр, бөтенесе дә киттеләр, - диде ул да авыр сулап.
Киттеләр, барысы да киттеләр, ике йортка икәү генә торып калдылар. Ничек яшәр соң ул моннан соң? Сөйләшергә Айбикә инәй дә юк, көтәргә кызы да юк, хатлары да килмәс инде. Фатыйма үзенең рәхәт яшәгән бәхетле көннәрен санамакчы булды. Ике кул бармагы да җитте бугай, бәлки анысы да юктыр. Фатыйма авыр адымнар белән Айбикә инәйнең йортына чыкты, өй ишеге дә бикләнмәгән, һәрнәрсә ничек бар - шулай калган. Фатыйма йорт уртасына басып, аптырап торды. Тынлык иңнәрне баса, йөрәк әрнеп-әрнеп авырта, кычкырып еларга өйрәнмәгән Фатыйма авызын кысып каплады да үксеп елап җибәрде. Мәхмүт каяндыр баланың кечкенә ыштанын алып килде.
- Менә, - дип әнисенә сузды. Фатыйма күз яшьләрен сөртеп, баланың әйберсен тегеләй-болай әйләндерде дә иснәп карады, аннан күкрәгенә кысты.
- Бер кайтырсыз әле, балалар, мин сабыр ул, мин көтәрмен, мин көтәргә өйрәнгән инде. Ходаем, ни өчен сөймисең син мине, кайчан килер миңа да кешечә Тормыш, җан тынычлыгы? Я Раббым, сабырлыклар бир.
Фатыйма көтте, Рушанияны көтте, Асылгәрәйне көтте, Айбулатны көтте. Айбулат армиядан кайтты да Уфага китеп урнашты. Ә Асылгәрәй бөтенләйгә диңгездә хезмәт итәргә калды. Фатыйма ике арадагы койманы сүтеп атты, язын- көзен Айбикә инәйнең өен җилләтте, әйберләрне тышка чыгарып элде, өйне ничек бар - шулай саклады. Фатыйма каш өстенә кулын куеп, еш кына юлга карап, балаларын көтте. Эх, белми әйтмәгәннәр шул ана күңеле балада, бала күңеле далада, дип. Кайларда йөрисез сез, балалар? Оҗмахта яшисездер, авыр булса, кайтыр идегез...
(повесть)
Акчарлаклар очкан Агыйделдә Тугайларны ялгыз гизәсең. Рушаниям, бәгърем, Тугайларны ялгыз гизәсең, Чәчкәләрне кемгә өзәсең?

Онкология клиникасының ишеге ачылып китте дә аннан беренче язгы кояш нурлары белән ишектән бик чибәр ханым килеп керде. Бу ханымны әллә өстенә кигән кыйммәтле туны бизи, әллә ул үзе тунны, һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, бик сөйкемле һәм чибәр ханым иде бу. Чиратта утырган халык бер минутка бар чирләрен онытып, шул чибәр ханымга текәлде, ул кыяр-кыймас кына үзенә кирәкле кабинетны эзләп, коридор буйлап атлады. Кирәкле ишекне тапкач, бик озак ишеккә карап торды, аннан акрын гына ишек төбендә чират көтеп утырган халыкка борылды. Ул авыз ачканчы, чиратта утырган бер хатын: «Минем арттан булырсыз», - диде. Чибәр ханым, «яхшы», диде дә соңгы кеше булып утырган ханым янына барып утырды. Монда бүтән поликлиникадагы кебек түгел, халык гүләми дә, бер-берсе белән сөйләшми дә, әллә нинди авыр тынлык. Карасаң, барысы да сау-сәламәт кебек. Бүтән больницада табибка килгән авырулар бер- берсенә үз чирләрен сөйлиләр, белгән дәвалау ысуллары белән уртаклашалар. Күренеп тора чирләгәннәре - кемнең борыныннан, кемнең күзеннән ага, кем төчкерә, кем ютәлли. Ә монда барысы да сау-сәламәт кебек. Тик барысы үз эченә бикләнгән, әйтерсең, алар хөкем көтә. Бу чиратта бер ир, дүрт хатын утыралар. Рушания да алар янына алтынчы кеше булып килеп утырды. Янында утырган хатын бертуктаусыз ах-ух килде, сәгатенә карады, борсаланды. Рушания белән бер-берсен күз кырые белән генә күзәттеләр. Рушанияның өс киеме бик кыйммәтле һәм затлы булса, күршесенеке бик гади һәм иске иде. Рушанияның күршесе тагын авыр сулап, сәгатенә карап алды. «Кая ашыга икән бу хатын?» дип уйлап куйды Рушания. «Әллә бик авырта микән?» дип уйласа, тегесе: «Байлар да чирли микән?» дип уйлап куйды. «Бигрәк озак, эшкә соңга калам бит инде», - дип сөйләнде. Вакыт узган саен ныграк борсаланды, аның янында утырган хатын, түземлеге бетепме, ачуы килепме:
- Моннан берәй вакыт өеңә кайта алсаң, бик рәхмәт әйтерсең, эшкә, эшкә - монда бер килеп эләккәч, нинди эш ди ул?
- Ни сөйлисең, минем дүрт баламны кем туйдыра эшләмәсәң? Теге юлы да утырдым-утырдым да, эшкә вакыт житкәч, ташлап кайтып киттем. Участковый тагын килде, бардыңмы, дип. Менә, тагын утырам.
- Үлеп китсәң, балаларыңны карау түгел, жәлләүче дә булмас, монда юкка гына җибәрмиләр.
Тагын авыр тынлык урнашты. Ишектән чыккан кешене бөтенесе сораулы караш белән каршы алдылар, озатып калдылар, тик кычкырып сорарга гына берәүнең дә йөрәге җитмәде. Барысы да күз карашларын шым гына чиратта керергә торучыга күчерделәр. Олы яшьтәге абзыйның куллары калтырый иде. Ишек ябылгач, чиратта утыручылар бер-берсенә карашып алдылар да кабат үз эчләренә бикләнделәр. Вакыт бик акрын узды, һәрбер кеше 30-40 минут утырып чыкты. Ниһаять, коридорда күршесе белән икәү генә калдылар.
- Уф Алла, шулчаклы озак нәрсә карыйлардыр, минем карточка күптән монда ята инде, вакыт җитми һаман менә монда болай килеп җәелеп утырырга. - Әллә күршесендә утырган Рушанияга, әллә үз-үзенә сөйләнде. Рушания берсүзсез тын гына утыруын белде, аның әллә ни алай куркырга урыны да юк иде, алай егылып-тәгәрәп чирләгәне дә юк, тик менә аны да участковый врач бик ашыгыч шушы клиникага жибәрде. Ниһаять, тагын ишек ачылып китте, аннан чыккан теге ханым бөгелә-сыгыла рәхмәтләр укыды, сөенечтән йөзе тыштагы язгы кояш кебек ялтырый иде.
- Уф, ул куркуларым, ул куркуларым! Юкка гына булган, - дип сөенеп, күз яшьләрен сөртте. - Шундый яхшы табиб, яшь кенә булса да. Керегез, кер, курыкмагыз, - дип елмая- елмая ишеккә атлады, барысына жиңел булып китте.
- Кем курка әле монда, чирләп ятарга вакыт та, акча да юк, - диде дә Рушанияның күршесе ишеккә атлады. - Мин хәзер, тиз чыгам, - диде Рушанияга карап.
Рушания, ярый дигәнне аңлатып, баш какты. Ярты көн рәттән чиратта утырып, ике хатын арасында күз күрмәс җеп сузылды. Рушания бу дүрт балалы хатын өчен борчыла башлады, Алла сакласын, ул-бу була күрмәсен. Никтер бик озак чыкмый кебек тоелды, ниһаять, ишек ачылды, аннан аклы-күкле булып ишектән күршесе күренде. Рушания куркып урыныннан торып басты, бу хатын өчен куркудан йөрәге кысып куйды, ак халатлы шәфкать туташы аңа ияреп чыкты, кулындагы кәгазен аңа сузды:
- Сабирова, менә бу кәгазьләр белән бүгеннән үк больницага кереп ятыгыз, ишетәсезме?
- Нинди яту ди ул, минем дүрт баламны кем туйдыра? Миңа эш калдырырга ярамый. - Сабированың тамак төбенә төер килеп тыгылды, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча торды, күзләреннән ике олы яшь бөртеге атылып чыкты да олы юл салып, аска тәгәрәде.
- Сез инде болай да бик соң килгәнсез, балаларыгызны ятим итәсегез килмәсә, бүгеннән үк ятарга кирәк. Мәгез кәгазьләрегезне. - Шәфкать туташы таш кебек катып басып горган Рушанияга борылды:
- Сез дә безгәме?
Рушания, ие дигәнне аңлатып, баш кына селкеде.
- Керегез.
Рушания бер елап утырган күршесенә, бер эчтә көтеп утырган табибка карады.
- Керегез, кер, - диде өстәл артында утырган яшь кенә габиб. Рушанияга ул бик яшь тоелды, аңа калса, монда олы тәҗрибәле кешеләр эшләргә тиеш иде. Рушанияның каушавын күреп:
- Узыгыз, утырыгыз, ни китерде сезне безгә?
Рушания калтыранган кулларын кая яшерергә белмәде,
күршесенең шундый хәлдә килеп чыгуы аның зиһенен алды, акрын гына өстәлгә карточкасын салды:
- Белмим шул, участковый сезгә җибәрде. - Үзе ишеккә кабат борылып карады, аның тизрәк чыгып, теге хатынны юатасы килде.
- Так, Захарова Рушания Бариевна, ничә яшь сезгә? - Үзе бик текәлеп карарга тырышмаса да, күзне алу кыен иде бу ханымнан, утыз сигезләр бирергә була .
- Кырык биш, - диде Рушания. Рушания икәнен күптән оныткан иде инде ул, егерме биш ел элек урыска кияүгә чыгу белән Рая, Раечкага әйләнде. Яшь доктор анализларны җентекләп карап чыкты, йөзе караңгыланганнан-караңгылана барды.
Билгә тиклем чишенегез, - диде кырыс кына.
Урыныннан селкенми дә утырган Рушанияга күтәрелеп карады, олы, ачык, матур көрән күзләр, калын кыйгач каш, уеп ясалган матур иреннәр, матур түгәрәк битендә кечкенә матур борын - ул онытылып бу чибәрлектән күзен ала алмады. Монда төрле кеше килә, тик мондый затлы, чибәр ханымны беренче күрүе иде. Әллә грузин, әллә әрмән, ничек тә монда кара халык каны катышкан булырга тиеш. Шәфкать I уташы тамак кырды, ахрысы, ул да күзәтеп утырган, доктор сискәнеп китте.
- Чишенегез, миңа сезне карарга кирәк.
Рушания чишенеп беткәч, табиб алдына ничек чыгып басарга белми җәфаланды, ул ояла иде бу яшь егетме, ирме алдына ярты шәрә чыгып басарга. Ул, кыяр-кыймас кына күкрәкләрен куллары белән каплап, доктор каршысына чыгып басты, яшь булса да, күпне күргән докторның да сыны катып калды. Бу ханым бар яклап та сылу иде, төз, озын гәүдәнең арка үзәген озын чәч толымы каплаган, кысып үрүгә дә карамастан, бөдрәләнеп, аннан-моннан бәреп чыккан бөтеркәләр аңа яшь кызлар кебек сөйкемлелек һәм матурлык өсти. Бу төз, озын гәүдәне еллар бөкмәгән дә, сыкмаган да, әйтерсең лә ул егермедә калган, әйтерсең, еллар аны үзенә ияртергә оныткан, Ходай берни дә жәлләмәгән. Янына килеп баскан доктор бермәлгә кагылырга куркып торды, әгәр мөмкинлеге булса, бу толымны сүтеп-үреп, көннәр буе сокланыр, яратыр иде. Кызык, кем кулларында икән бу йөзек каш? Табиб акрын гына авыр чәч толымына кагылды, Рушания сискәнеп куйды.
- Чәчегезне алга алыгыз, миңа тыңларга кирәк.
Доктор да кеше бит, бар кан салкынлыгын җыеп, алдында
басып торган сылу сынның аркасын тыңлап, арка чокырын, чәч арасына кереп муен тирәли бизләрен баскалап карады, үз эшен яхшы белгән кеше өчен күздән читтә калмады: муен тирәли бизләр кулга хәйран сизелә иде, участковый юкка гына монда җибәрмәгән шул.
- Алдыгыз белән борылыгыз.
Рушания, оялып, куллары белән күкрәкләрен каплап маташты. Оялудан бит очлары кызарып чыкты, озын куе керфекләр дерелдәп куйды, матур чия иреннәрен тешләде. Боларның барысы да яшь табибның күңелен кытыклады. Тик ул табиб, беренче чиратта, ни генә булмасын, салкын канлы булып калырга тиеш. Бер генә күзәнәге дә селкенергә тиеш түгел. Ул кабат-кабат Рушанияны әйләндереп карады, кәефе кырылганнан-кырыла барды.
- Күптән чирлисезме? - диде ул коры гына.
- Минме? Мин чирләмим дә кебек, - диде Рушания тотлыгып.
- Ә башыгыз әйләнмиме, температурагыз күтәрелмиме?
Рушания күзләрен тутырып табибка карады.
- Алай гына була инде ул һәркемдә дә, ә болай мин үземне чирле санамыйм. »
Табиб каршысында утырган матур көрән күзләргә карап уйга калды, кызганыч, шиге өскә чыкса... Шулай да тагын бер кат тикшереп карарга кирәк. Бераз уйланып утырды.
- Беләсезме, Рушания ханым, сезгә безнең клиникага ятарга туры киләчәк, хәзергә әллә ни куркыныч юк, тик шулай да кабат тикшерик әле. Сез иртәгә үк кереп ятарга тырышыгыз, мин үзем сезне күзәтәчәкмен.
Рушанияның башыннан барысы да чыгып очты.
- Яхшы, иртәгә килермен. - Рушания ашыкмыйча гына киенде дә коридорга чыкты. Теге хатын юк иде инде. Ул аптырап тирә-ягына каранды, кая булды икән дип, күзләре белән күршесен эзләде, аннан бераз уйланып торгач, кире кабинетка керде.
- Гафу итегез, миңа теге хатынның адресын бирмәссезме икән, миннән алда кергән?
- Сезгә ник кирәк ул? - диде шәфкать туташы. Рушания җилкәсен җыерды.
- Бәлки ярдәм итәрмен, аның килмәве бар.
- Килмәсә, озакламый барыбер китерерләр. Язып бирегез адресын, - диде яшь табиб. - Иртәгә икегезне дә кәтәм, сезнең хәлдә һәр минуты кадерле - шуны аңлагыз.
Рушания урамга чыгып басты да күкрәк тутырып сулыш алды, җиңелчә генә тагын башы әйләнеп куйды, тагын ниндидер хәлсезлек чорнап алды. Бу ни булыр икән? Ул, ашыкмыйча гына, алган адрес белән Сабированы эзләп китте. Иске биш катлы йортның икенче катындагы ике бүлмәле фатирның төймәсенә басты, ишекне бер ун яшьлек кыз бала килеп ачты.
- Сезгә кем кирәк?
- Әниең өйдәме?
- Юк, апа гына. - Эчке бүлмәдән ябык озын буйлы, сөйкемле һәм мөлаем, унсигез-унтугыз яшьләрдәге кыз бала күренде.
Исәнмесез, миңа әниегез белән сөйләшергә кирәк
иде.
- Ул эшкә китте шул инде, икенче сменага.
- Алайса, синең белән сөйләшергә буламы?
- Әйдә, узыгыз.
- Өйдә тагын берәрсе бармы?
Ике энем укуда, әти кайдадыр урамда эчеп йөри, ә сез кем буласыз?
Рушания авызын ачып тыңлап торган кечкенә балага карап торды да:
- Үскәнем, син бар, чыгып урамда йөреп кер, без апаң белән сөйләшеп алыйк, — дип елмайды.

- Әйе, сеңлем, бар, ипигә чыгып кер, хәзер акча бирәм.
- Ул сумкасыннан тиенләп ипигә акча җыеп бирде. - Бар, югалта күрмә.
- Бу бит бер генә ипигә, тагын ипи җитми ашарга,
- диде учындагы тиеннәрне санап. - Абыйлар ашаса, безгә калмый.
- Бүтән юк миндә, бар, шунысы белән барып кайт.
- Мә, мин дә өстим, - диде Рушания сумкасыннан зур янчыгын чыгарып, аннан кызчыкка бер иллелек сузды.
- Юк-юк, апа, кирәкми, - дип сикереп торды олы апасы.
- Ал-ал, күп итеп ипи ал. Бар, йөгер, безгә апаң белән сөйләшергә кирәк.
- Яхшы түгел, апа, әни кешедән акча алырга кушмый.
- Ач утыру яхшы түгел. Синең исемең ничек?
- Лилия.
- Ә мин Рушания апаң булам, кеше юкта тиз генә сөйләшеп алыйк. Без бүген әниең белән больницада бергә утырдык, онкологияда. Аңлыйсыңдыр ни икәнен. Аңа бүген үк ятарга куштылар, ә ул елый, балаларым ачка үлә дип. Сиңа нык булырга кирәк, син баш бала, әниеңне больницага ятарга күндер. Иртән иртүк үзең җитәкләп алып кил.
Лилиянең чырае ак кәгазь төсенә керде, мөлаем күзләргә яшь тулды, көчкә тын алды.
- Шулай ук начармыни?
- Шулайрак бугай. Нык бул, үскәнем, ахрысы, синдер әниеңнең бөтен терәге, син укыйсыңмы, эшлисеңме?
- Мин дүртенче курсны бетерәм, әнигә авыр, тик ташларга рөхсәт итми, ике җирдә эшли. Мин дә тырышам, бишлегә генә укыйм, әни гаиләдә бер укымышлы кеше булсын дип тырыша.
- Әниең хаклы, син укып бетер, ә мин сиңа ярдәм итәрмен. Менә янымда булган чаклысын калдырам, беренче мәлгә җитеп торыр, аннан тагын бирермен. Укуыңны ташлап, әниеңне борчыма, укып бетер, эш акчага гына килеп төртелсә, акча табарбыз.
- Ә сез әнигә кем буласыз ?
Рушания ни дияргә дә белмәде, бераз уйлап торгач:
- Бәхетсезлек юлдашы. Мин дә аның белән бергә, үзем дә аңлап бетерә алмыйм әлегә.
Лилия аңа карап торды:
- Сез шундый чибәр, моның булуы мөмкин түгел. 178
\
Әни шундый тырыш һәм яхшы кеше, бу мәрхәмәтсезлек.
- Лилиянең битеннән яшь акты.
Рушанияның да күңеле тулды, тик беркайчан да күз яшен күрсәткәне юк. Акрын гына Лилиянең иңбашыннан кысып кочаклады.
- Әйе, балам, мәрхәмәтсезлек.
Рушания Лилия яныннан чыккач, такси тотты да урмандагы өйләренә кайтып китте. Бу юлдан ничәмә еллар йөри, шәһәр читенә, урман эченә салынган ике катлы зур йорт, тирә-ягы җиләк-җимеш бакчасы, нарат урманы
- мондагы хозурлык бер җирдә юк иде бугай. Рушания бакчасын да үзе утыртты. Ярата иде ул бу юлларны, яшел чыршы, наратларын, эри башлаган кар өемнәрен, яңа күтәрелеп килгән кояш нурларын. Әле иртән генә барысы- барысы да искитмәле матур һәм якты иде, ни булды соң, ни үзгәрде, бар нәрсә ак белән карага әйләнде, әйтерсең, төссез телевизор карап бара. Рушания авыр сулап куйды.
- Кайсысы сезнең йорт?
Рушания сискәнеп китте.
- Әнә теге иң зурысы, кызыл кирпечтән. - Чынлап та, аларның өе бар өйләр арасында иң зуры һәм бае иде.
- Әгәр тагын кирәк булсам, шалтыратыгыз, менә минем номер, - дип таксист кәгазь сузды. Рушания кәгазьне алып бераз карап торды:
- Әйе, сез миңа иртәгә иртән кирәк булачаксыз, мин шалтыратырмын, хушыгыз.
Капканы сакчы егет Толик ачты.
- Хәлләр ничек, бар да тәртиптәме?
- Бар да яхшы, Рая апа.
- Мине сораучы юкмы?
- Юк болай.
- Ярый алайса.
(повесть)
Рушания туры бакчасына кереп китте, бакчада өелеп кар ята, шулай да алмагачлар инде яз килүен тоя, бөреләре тулышып, яңа тормышка әзерләнә башлаган. Рушания яраткан алмагачларын иркәләп сыйпап, һәрберсе арасыннан йөреп чыкты, моңсу гына елмаеп сәламләде. Ул алар белән сөйләшергә ярата иде.
- Исән калдыгызмы, салкын кышлар сындырмадымы? Ай, гүзәл дә соң үзегез, ярый, түзегез, күп калмады, матур яшел күлмәгегезне киярсез, аннан кияү көткән кыздай ак чәчкәгә төренерсез. - Рушанияның йөзеннән тагын моңсу елмаю сызылып үтте. - Ярый, керим, кичке аш әзерлим.
Рушания өенә кереп ашыкмыйча гына чишенде, өй халатын киеп, алъяпкычын бәйләп җибәрде. Суыткычны ачкач, аның эче тулы ризыкны күреп, тагын теге Сабированың балалары искә төште. «Эх, туйганчы шул балаларны утыртып ашатырга» дип куйды үзалдына. Бөтенләй ач үсмәсә дә, хәерчелекнең ни икәнен яхшы белә иде ул. Әгәр кайчандыр Сашасы очрап, Рушанияга өйләнмәгән булса, ул да ничек яшәр иде икән? һәрвакыт игътибарлы һәм кайгыртучан ире гаиләсе өчен үлә язып торды. Беркайчан бернигә мохтаҗлык кичермәделәр, балалары ни теләсәләр, шуны киделәр, шуны ашадылар. Рушания беркайчан берни сорамады, ире ни алып кайтса, шуңа риза һәм канәгать булып яшәде. Шуңадырмы, Сашасы аңа әйбернең иң яхшысын, иң матурын алырга тырышты .
Рушания, уйланып йөреп, кичке ашны әзерләргә соңга кала язды. Гаилә башлыгы куйган кагыйдә буенча, кичке сәгать җидегә барысы эшләрен бетереп, аш бүлмәсенә җыелып бетәргә тиешләр иде. Берәм-берәм эшчеләр дә кайта башлады, йортка бер-бер артлы берсеннән-берсе матур өч машина кайтып утырды.
Өйгә беренче булып улы Игорь килеп керде.
- Госпожа Захарова ни эш бетерә, нинди тәмле әйберләр пешерә? - дип, әнисен кочаклап, чуп-чуп итеп битеннән үпте. Аның артыннан кызы Алеся да килеп, әнисенең муенына сарылды, ире үз чиратын көтеп:
- Ярый-ярый, миңа да калдырыгыз, - дип хатынын кочаклап, муенына ирене белән кагылды, бу бик шәхси, алар икесе өчен генә аңлашыла. Саша белә иде хатынына бу иркәләүнең күңеленә хуш килүен, аның яшь кызлардай бит алмалары алсуланып китә, Саша андый чакта Рушанияның күзләренә карап елмая.
Кичке ашны гөрләшеп, көндезге хәлләрне сөйләшеп, бик озак утырдылар, аннан балалар үз бүлмәләренә таралдылар.
- Раечка, син бүген әллә нинди сәер, ни булды?
- Булмады, миңа ни булсын, өйдә тик яткан кешегә, - дип, бозларыңны да эретерлек итеп елмайды Рушания.
- Кил әле, бер кочыйм үзеңне.
- Сашенька, балалар күрер, - диде иркәләнеп үзе бер дә каршы түгел иде иренең кочуына.
Ул аңа яшь чактагыча һаман гашыйк, тик еллар үткән саен башкача, үз итеп ныграк ярата иде. Алар егерме җиде ел бергә яшиләр, Рушанияның беркайчан беркемгә күтәрелеп тә караганы булмады, аның өчен бу дөньяда аның иреннән дә чибәр, акыллы кеше юк иде. Чынлап та, аның ире иллегә кереп барган озын буйлы, төз гәүдәле бик чибәр адәм иде, бик сирәк очрый торган матур пар иде алар. Рушания үз чиратында шундый ир белән яшәвенә горурлана иде. Алар да еш кына зур-зур дәрәҗәле кешеләр, бай-бай сәүдәгәрләр кунакта була, ни вакытта гына, кем генә килеп кермәсен, ул һәрвакыт, әйтерсең, әзерләнеп көтеп торган, һәрвакыт җыйнак һәм матур итеп каршы ала, матур итеп зәвык белән өстәл әзерли, чирек гасыр яшәп, иренең йөзенә кызыллык китергәне юк. Рушания килгән кунакларны матурлыгы һәм тыйнаклыгы белән әсир итә. Саша еш кына «минем башкирочкам» дип мактанырга да ярата.
Кичәләрнең берсендә бер салган адәм әйтеп куйды: «Захаровның хатыны - иң зур байлыгы, андый чибәрне беркайда күргәнем юк әле, икесе дә яхшы нәселдән». Ир-атны иң җәлеп иткәне - Рушанияның оялчанлыгы, шушы яшенә җитеп, кызлар кебек кызаруы. Күпләр Захаровка кызыгалар һәм көнләшәләр иде, ә ул моны күрә һәм сизеп тора, андый чакта Сашаның горурлыгы эченә сыймый башлый. Алар беркайчан көнләшеп бер-берсен кимсетмәделәр. Кич йокларга ятар алдыннан Рушания көзге каршысында озын толымын бер сүтте, бер үрде, аның ире белән бик тә сөйләшәсе килде, көн дә качып йөреп булмас, әйтергә кирәк.
- Раечка, сиңа ни булды? Ят инде, чынлап, син бүген әллә нинди.
- Юк-юк, бер ни дә юк. - Рушания ире янына килеп утырды, матур итеп елмаеп битеннән сыйпады. - Саша, Сашенька, - диде иркәләп. «Юк, әйтмим, борчымыйм вакытсыз, бәлки, куркыныч берни дә юктыр».
Рушания иртән барысын да озатып бетергәч, тиз генә кичәге таксины чакыртты. Ул больницага килгәндә әллә ни кеше юк иде, бер почмакта бер-берсенә сыенып утырган Лилия белән әнисен күреп алды. Рушания да акрын гына алар янына килеп утырды.
- Исәнмесез, хәерле иртә.
- Кемгә хәерле, кемгә хәерсез, ә сез монда нишләп йөрисез? Ярый инде без кара авыр эштә таушалып, исерек ир белән җәфа чигеп, чирлегә әйләнеп беткәнбездер, ә сез бөтенләй икенче, башка кеше.
- Юк, мин дә нәкъ сезнең кебек үк кеше, - диде елмаеп. - Килүегез яхшы булган, бәлки Ходай безгә мәрхәмәтле булыр.
- Булсын иде шул, юкса, минем дүрт балам кемгә кирәк, ә синең балаларың бармы?
- Бар, икәү, алар зурлар инде, ә синең исемең ничек, танышмадык та?
- Хәлимә булам.
- Матур исем, мин Рая.
- Нишләп Рая, син татар түгелмени?
- Татар - Рушания. Ирем урыс кешесе, шуңа күрә бөтенесе Рая, Раечка дип йөртәләр, мин шуңа күнеккән инде.
- Әйдәгез, керик булмаса.
Хатыннар ашыкмыйча гына торып бастылар, тик бер дә керәселәре килеп тормый иде шул, аз булса да вакытны суздылар, күпме генә сузылмасыннар, керергә кирәк иде.
- Әйдә алайса, - диде Хәлимә. - Син, балам, кайт, укуыңны калдырма, төшке аш әзерлисең дә бар.
Ике хатын озын коридор буйлап алга атладылар, берсе озын төз гәүдәле, бик чибәр ханым, икенчесе кечкенә ябык гәүдәле, йөзе вакытыннан алда таушалган һәм талчыккан. Аларны әлегә берни куркытмый, тик аз гына шом-шик кереп кунды йөрәкләренә, әмма кем дә булса үз аягы белән инде кире чыга алмас дигән уй башларына да килмәде, һәрберсе үз алдына, «берәр атна ятарбыз да чыгарбыз» дип уйлады. Шулчак Лилия кинәт йөрәк өзгеч тавыш белән «Әни!» дип кычкырып җибәрде, ике хатын шып туктап артка борылдылар да ашыгып кире килделәр. Лилия үз кычкыруына үзе куркып, учы белән авызын кысып каплады.
- Әни, мин куркам, - диде яшь тулган күзләрен мөлдерәтеп.
- Чү, балам, ни сөйлисең, мин бит үләргә бармыйм, дәваланырга гына керәм.
- Әйе, үскәнем, кирәкми, елама. - Рушания Лилиянең күзләренә текәлеп карап, акрын гына баш селкеде, алар бер- берсен яхшы аңладылар. Лилия үзен тиз кулга алды.
- Әни, син борчылма, мин барысын да эшләрмен, - дип елмаерга тырышты. «Рушания апа» диде дә төртелеп калды, әйтәсе сүзен әйтә алмады, күзенә тагын яшь, тамагына төер килеп тыгылды. Рушания Лилиянең иңбашларыннан кысып кочаклады да колагына пышылдады: «Ярамый, нык бул». Үзе елмаеп, матур күкрәк тавышы белән:
- Юкка борчыласың, мин бар әниең янында, ышан, барысы да яхшы булыр, - диде. Алар тагын икәү караңгы озын коридор буйлап алга атладылар. Кабул итү бүлмәсендә аларның кәгазьләрен тутыргач, киемнәрен саклау бүлмәсенә тапшырырга куштылар, кабул итүче хатын бер кечкенә Хәлимәгә, бер Рушанияга карады.
- Мин сезнең бу норка туныгызны алмыйм, югала калса, үлгәнче дә түләп бетерә алмам, юк идемени берәй гадирәк әйберегез? - Үрелеп аягына да карады. - Аяк киемегезне дә алмыйм.
- Тукта, ничек алмыйсыз? Бәлки аның иң гадие, иң арзанлысы шулдыр.
- Мә, үзеңнекен тутыр шушы капчыкка, синекен точно берәү дә урламас, - диде Хәлимәгә капчык сузып. - Ә сез киемнәрегезне өйгә биреп җибәрегез.
Рушания уңайсызланып Хәлимәгә карап алды. Хәлимә дә астан өскә карап, яңа тапкан дустына ярдәмгә ашыкты.
- Мә, ал минекен, минеке дә иң кыйммәтлесе - югалта күрмә. Әйдә, ал киемнәреңне, өскә ябынып ятарбыз.
Аларга өченче катка менәргә куштылар, шәфкать туташы аларны әле бүген генә бушаган буш палатага алып керде.
- Менә шунда урнашыгыз, бүген генә бушады.
- Белсәң иде, ничек бушады икән? - диде Хәлимә бер караватка әйберләрен куеп.
- Нәрсә дисез?
- Мин әйтәм, кайтып киттеләрме, әллә үлеп беттеләрме?
Шәфкать туташы бераз бу ябык хатынга карап торды, аннан ишек төбендә тунын кочаклап басып торган Рушанияга күз сирпеп алды.
- Төрлесе бар, бу ял йорты түгел, - диде дә кырт борылып чыгып та китте.
Хәлимә һаман кузгалмый бер урында басып торган Рушанияга карап:
- Әйдә, менә монда, бер-беребезгә якынрак булырбыз, дип, каршысындагы караватка күрсәтте. Рушания берсүзсез
Хәлимә күрсәткән урынга килеп утырды.
- Чынлап та, ник бу кыйммәтле туныңны киеп килдең? Хәзер менә утыр инде кочаклап. Бәясе дә илаһи гынам, мин бер кибеттә бәясен күреп шаккаткан идем, ул акчага мин ике ел рәхәтләнеп гаиләмне туйдыра алыр идем, мондый кыйммәтле тунны кемнәр кия икән, ул кыйммәтле хатыннар нинди була икән дип кайбердә баш вата идем, менә хәзер күрәм инде, - диде баш селкеп.
Рушания, уңайсызланып, тунын кая куярга белмәде, тун булмады - бәла булды. Дөресен генә әйткәндә, ул аның бәясен дә белми иде, иренең чираттагы бүләге - кырык биш яшенә. Өйдә әле аннан башка тагын өч тун эленеп тора, ул аларның да бәясен белми иде. Ул үзен бу кечкенә, мохтаҗлыкта яшәгән хатын алдында гаепле хис итте, бай кыяфәтеннән оялды.
- Юк ла, мин ничектер аның турыда уйламадым да, аннан мин алай больницага йөрергә дә яратмыйм, чирләп тә ятканым юк, мондагы тәртипләрне дә белмим. Миңа табиб белән сөйләшергә дә кайтып китәргә кирәк, өйдә берни дә белмиләр.
- Әйтмәдеңмени?
- Юк, алдан борчыйсым килми.
Хәлимә бераз текәлеп карап торды:
- Ә минем кызга әйткәнсең.
- Бик әйбәт синең кызың, миңа бик ошады. Син акча дип борчылма, акча табарбыз, ә менә бу бәладән ничек котылырга?
- Әйтмә дә, бу бәладән котылсак, Алла бирса, мин сиңа барысын түләрмен. Озакламый улым укып бетерә, ул сварщикка укый, бер елдан кызым укып бетерә, эшли башласалар... Бурычлы үлми диләр, исән булсак, түләрбез.
Хәлимә хыялланып уйга чумды, аннан кинәт уйларыннан айнып китеп:
- Ярый, килгәнбез икән - ятыйк, шунда гына ял итмәсәм, бүген черем дә итмәдем.
Рушания селкенмичә утыра бирде, бүлмәне күздән кичерде, соңгы бер ун ел ремонт күрмәгән, купшаклап утырган стена-түшәмнәр, сәләмә бертөрле пәрдәләр - шыксыз иде монда. Аның уйларын укыгандай Хәлимә дә:
- Әйе, җаный, йөрәктә шом, ә бүлмә аннан да шомлырак, синең кебек кешегә бигрәк тә, - диде. - Ярый инде, безнең кебек хәерчелектән чыкмаган кешегә күнегәсе юк, күнеккән. - Хәлимә чишенеп караватка менеп ятты, ничек тә җайлап ятарга маташты. ✓
- Ходаем, монда озак ятарга язмасын, матрасның мамыгы ике башында гына калган бит. - Рушания берсүзсез Хәлимәне күзәтте, бу ябык кечкенә хатын шундый кыю, бернидән курыкмый торган көчле рухлы кешегә охшаган иде. Кичә күрешкән, бүген танышкан яңа юлдашын гомер буе белгән кебек тоелды. Кемгә кем ныграк кирәктер монда. Хәзер әлдә ул бар - ялгыз булмавына сөенеп куйды Рушания.
Кинәт ишек ачылып китте, палатага гади киемнән генә кичәге яшь табиб килеп керде.
- Исәнмесез, килдегезме, яхшы булган.
Рушания торып басты, олы күзләрен тутырып яшь табибка текәлде, тик Хәлимә генә урыныннан селкенмәде, астан өскә карап ята бирде. Хәлимә, гомумән, кызык кеше булып чыкты ни уйласа, шуны кычкырып әйтеп сала, андый кешеләрне кычкырып уйлый диләр.
- Карагыз әле, бигрәк яшьсез, мин монда карт табиблар гына эшли дип уйлый идем.
- Мин дә яшь түгел, утыз биштә.
- Яхшы саклангансыз.
- Рәхмәт, - дип елмайды яшь табиб, - сезгә ошасам бик шат, чөнки безгә бик озак бергә булырга туры киләчәк. Сез бүген яңабаштан анализлар тапшырыгыз, аннан без сезнең белән барысын уртага салып сөйләшербез.
- Гафу итегез, сезгә кем дип эндәшергә?
- Илья Ильич Воронин.
- Илья Ильич, гафу итегез, миңа кайтып йөрергә рөхсәт итмәссезме? Мин әле гаиләмә әйтмәдем, үзегез әйттегез, куркыныч юк дип, шуңа вакытсыз борчыйсым килми.
Табиб бераз уйланып торды:
- Озак яшерә алмассыз, әйтергә туры килер. Сез аңларга тиешсез кайда эләккәнегезне. Я, ярый, анализлар әзер булганчы гына. Уколларны ала башлагыз.
- Бәй, алайса мин дә кайтып йөрим.
- Юк, сезгә ярамый, сез кайчан болай ябыга башладыгыз?
- Бер ярты ел элек.
- Сезне участковый өч ай элек җибәргән бит, ник килмәдегез?
Балалар бар, ирем нык эчеп китте, эшеннән кудылар. Мин бердәнбер гаилә туйдыручы, ә балалар дүртәү, бишенчесе - ирем, үзе бер олы бала, бала да, бәла дә.
Ярый, хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырышырбыз, ә сез ирегез белән сөйләшегез, авыр чакта гаилә терәк булырга тиеш, сезнең хәзерге хәлдә бигрәк тә, хөрмәтле ханымнар.
Хәлимәгә ял итәргә туры килмәде, шәфкать туташлары берәм-берәм керә торды, кем анализ ала, кем укол ясый. Рушания белән икесен әле бер, әле икенче кабинетка чаптырдылар. Төшке аш вакыты да җитте, суга пешкән ботка белән сыек кәбестә шулпасын икесе дә ашыкмыйча гына арлы-бирле болгаттылар.
- Эх, элек булса, мин боларны бик тәмләп ашап куяр идем, мин алай сайланып, сырланып тора торган кеше түгел, ә хәзер менә бик теләсәң дә тамактан узмый. Ә син аша, бу, беләсең килсә, хәзер байлар ризыгы, әйе.
Рушания Хәлимәгә карап елмайды.
- Чын әйтәм, хәзер байлар диетада утырырга яраталар ди, бөтен әйберне тозсыз, майсыз, шикәрсез суда гына пешереп ашыйлар ди. Син дә бай, синең янда мин дә бай, әйдә, ашыйк байлар боткасын.
Раяның да тамагы ачкан, бик тәмләп ашап куйды. Ул өйдә чынлап та, Хәлимә әйткәндәй, үзенә суда тозсыз гына пешерә, артык тазарып китүдән курка, ә Хәлимә, әйтерсең, аның тормышын үтә күрә.
Палатага кергәч, Хәлимә урынына менеп ятты. Ахрысы, аруы җиткән иде бугай, ятты да йокыга да китте. Рушания бик озак аңа карап утырды, күзенә йокы кермәде, бераз уйланып утыргач, өенә кайтып китәргә булды.
Икенче көнне Рушания палатага килеп керүгә, Хәлимә урыныннан торып утырды, әйтерсең, ул Рушанияны гомер буе белгән, гомер буе көткән.
- Нишләп болай озакладың, сине көтә-көтә арып беттем.
- Өйдәгеләрнең китеп беткәнен көттем. - Рушания акрын гына Хәлимә каршысына, үз караватына килеп утырды да, бит очларын чокырайтып, ягымлы итеп елмайды, әйтерсең, хәл белергә генә килгән.
- Хәлең ничек, ничек йокладың?
- Йоклаганмын туйганчы, төнлә уянып киттем - аңламый торам кайда икәнемне дә, карыйм - син дә юк, куркыныч булып китте. Шул килеш күзгә йокы кермәде. Ә син кайткач нишләдең, әйттеңме иреңә?
- Юк, әлегә борчымыйм.
- Син жәллисең, ирең бик яхшы кешедер, ә минеке үлсәм дә айнымас. Балаларны интектерә, Лилиямйе жәллим, бөтенесе аңа - исерек әти дә, өч бала да. Озак тотмасалар гына ярар иде, синең берәй җирең авыртамы?
Юк ла, алай авырткан җирем дә юк, бәлки табиблар ялгышканнардыр?
Ә минем чынлап та ашказаны авырта, эш белән генә онытылып йөрим, ә менә болай тик яткач, гел авырта, йөрәгемне талый. Мин бит шундый ашарга яратам, ә хәзер менә тамакка аш үтми, ашаганы да кире чыгарга гына тора, шсккеләр белми әйтмәгәннәр, үткәндә аша, килешкәндә ки, дип.
- И-и, Хәлимә, онытып торам, менә җимешләр алып килдем сиңа, теләгәнеңне ашап кара, - дип Хәлимәнең алдына пакет-пакет җиләк-җимешләр өеп куйды.
- Ай Аллам, бигрәк күп бит бу, менә бу маймыл ризыгын бик яратам, - дип, ярты банан сындырып капты.
Син ачуланмасаң, боларын балаларга җибәрим әле Лилиям килгәч.
- Теләсәң нишләт, ул синеке.
- Рәхмәт инде, рәхмәт сиңа, - дип Хәлимә җимешләрне тумбочкасына тутырды. - Балаларга тәмле әйберләрне бик тә ашатасы килә дә бит, күп вакыт ипигә дә җитми. Кем уйлаган шушы көнгә калырмын дип, балаларны табуын таптым, тик 11 и ашатырмын да ни киендерермен дип уйламадым. Ул чакта ирем дә алай эчми иде, яшь чак, көчле чак, алда гел кояшлы көннәр генә көтеп торадыр кебек.
Борчылма, барысы да яхшы булыр.
Ишектә шәфкать туташы күренде:
Әзерләнегез, иртәнге обход башлана!
Ярый, Аллага тапшырдык, юньле хәбәр белән генә керсеннәр.
Исәнмесез! - Ишектән ак халаттан ике ир, бер хатын- кыз килеп керделәр. - Кемнәр ята монда? Сабирова Хәлимә ханым. -- Карт табиб язуларны актарып карады.
Да, балаларыгыз бармы?
Дүртәү.
(повесть)
Карт табиб анализларны карагач, Хәлимәнең ашказанын бас кал ап карады, Хәлимә авыртуга кычкырып җибәрде, шундук укшый да башлады.
Ник болай озак суздыгыз, сез бит күптәннән чирлисез? Я, ярый, киләсе дүшәмбегә операңияга әзерләнегез.
Ансыз гына булмыймы соң?
Юк, булмый шул, гүзәлем, вакытында дәваланган булсагыз, менә болай тире белән сөяккә дә калмаган булыр идегез. Так, монысы кем була?-Ул Рушанияның кәгазьләрен кулга алды, Илья Ильичка күтәрелеп карады. Табиблар үзләре генә аңлый торган телдә аңлашып алдылар. Карт табиб Раяга бераз текәлеп карап торды да:
- Ә сезнең белән берсекөнгә сөйләшербез, бүген тагын кан бирегез, - диде.
- Миндә нинди чир, миңа нигә әзерләнергә? - диде Рушания хәлсез тавыш белән.
- Сабырлыкка, гүзәлем, сабырлыкка, - дип Рушанияның кулыннан сөйде дә ишеккә борылды, аның артыннан калганнар иярде.
Рушания белән Хәлимә тагын төшке ашка тиклем әле укол, әле анализ биреп, вакытның үткәнен дә сизми калдылар. Анда-монда чиратта утырганда әллә ниләр ишетеп, икесе бер-берсенә күзләрен тутырып карап-карап алдылар. Алар аңлап бетермиләр иде әле аларны ни көткәнен, бу гади генә дәвалану урыны түгел икәнен.
Алар палатага әйләнеп кайтканда, тагын бер койкага ия табылган, ниндидер бер хатын ишек төбендәге койкага урнашып маташа, башына кысып бәйләгән ак яулыгына караганда, олы кеше булырга тиеш. Керүчеләргә борылып карамады.
- Исәнмесез, - диде Рушания.
- Исәнмесез, - диде тонык хәлсез тавыш, урынын җайлады да акрын гына менеп ятты, авыр итеп ыңгырашып куйды, берсүзсез күзәткән бүлмәдәшләренә карамыйча гына авыр сулады.
- Туйдым шушы больницадан, шушы купкан түшәмнәрдән, Ходай ник интектерә, туйдым, арыдым.
Рушания белән Хәлимә бер-берсенә карашып алдылар, аннан икәүләшеп акрын гына яңа күршеләре янына атладылар, беренче булып Хәлимә телгә килде.
- Шулай каты чирлисеңме?
Яңа күрше күзен ачмады, яңак буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Рушания караватның кырыена гына утырды да ничек юатырга белмичә, аның ябык зәңгәр кулын кулларына алып, йомшак кына итеп сыйпады: «Чү-чү, елама!» Тик шуннан ары сүз тапмады. Кычкырып уйлый торган Хәлимә:
- Әллә шулай еш ятасыңмы монда? - диде.
- Өч ел.
- Энекәем, нәрсәң авырта?
- Канда рак.
Хәлимә белән Рушания тагын бер-берсенә мәгънәле итеп карап алдылар.
- Ярый миндә ашказаны гына әле, - дип куйды Хәлимә,
кисәрләр дә ямап куярлар.
Теге хатын күз яшьләрен сөртеп, яңа күршеләрен күздән кичерде, аннан янында утырган Рушанияга карап ятты:
- Ә сезнең нәрсә?
Рушания иңбашын гына кысты.
- Белмим, без кичә генә кердек, бу Хәлимә, ә мин Рушания, ә сезнең исемегез ничек?
- Мин Люба. Сез шундый чибәр, чирле кешегә дә охшамагансыз. Мин дә бит әле утыз өчтә генә, ә әйтерсең, йөз ел яшәгән. Өч ел бөльницадан-больниңага. Яшисе килә бит, балам бәләкәй, аз булса да үскәнен күреп каласы килә.
Курыкма, дәваларлар, хәзерге заманда кеше үтереп ятмаслар, син яшь бит әле, бирешмәскә тырыш, җебеп төшмә. Чирләгән саен өчәр ел ята башласаң, чыккач балаларың да танымас, - дип куйды Хәлимә.
Мин дә шулай уйлаган идем дә, бар нәрсә дә без теләгәнчә булмый икән шул, башым авыртып кына кергән идем...
Күп сөйләшергә яратмаган Рушанияның эчен нидер I ырмап таларга тотынды, кәефе кырылып, тагын башы .жләнеп китте, хәлсезләнеп күзләрен йомды. Бу юлы инде аның хәлен сизеп, яңа күршесе аның кулын кысарга маташты, тик хәле юк иде шул.
Мин сезне куркыттым, ахрысы, кан качты йөзегездән, барыгыз, ятып торыгыз, егылуыгыз бар.
Хәлимә дә иелеп Рушанияга карап алды.
Ни булды, әллә син дә чирлисеңме? - дип иңеннән кочаклап лпды. - Әйдә, ятып тор. - Хәлимә Рушанияга урынына барып и тарга булышты, өстенә ипләп одеялын япты.
Синең ни җирең авырта соң? Тегеләр дә берни әйтмиләр, син бөтен күргән-ишеткәннәрне йөрәгеңә бик якын алма алай. - Үзе авыр эштән каткан ябык куллары белән Раяның иңнәреннән сыйпады, шушы бер тәүлек эчендә бу кеше аңа I уганы кебек якын тоелды, ул аңа сокланып карап утырды, |'ашыннан сыйпап куйды. - Энекәем, чәчең бигрәк калын, ннмр, ничек күтәреп йөртәсең моны?
- Белмим шул, мин беркайчан да кискәнем юк, - диде күзен ачмый гына.
- Матур шул, бөдрәләнеп тора, синең бар җирең дә килешле, үзең дә чибәр, исемең дә матур - Рушания. Шундый матур исемне ник кыскартырга, без бит урыс Иванга бер дә Ислам яки Илмәмәт димибез.
Рушания елмаеп куйды.
Хәлимәнең үз хәле хәл иде, аның да ашказаны авыртып, күңеле буталды, тик ул моны сиздермәскә, үзен алардан көчлерәк итеп күрсәтергә тырышты, хәленнән килгәнчә Рушанияны авыр уйлардан арындырырга теләде.
- Иреңнең исеме ничек?
- Саша, Александр.
- Менә, кайткач, Салихҗан я Абдулла дип кара әле, күзе нинди булыр икән?
Рушания йомшак кына итеп көлеп куйды.
- Юк ла, ул мине яратып кына Раечка ди.
- Мин дә сиңа яратып кына Рушания диячәкмен, без бит синең белән тиңдәшләр булса кирәк.
- Юк, мин сиңа ападыр шул, миңа кырык биш тулды инде.
- Энекәем, миңа утыз сигез, әйтерсең, синең апаң! Юк, үпкәләмә, мин сиңа апа дия алмыйм, синең янда хан кызлары бер читтә торсын, әгәр мин егет кеше булсам, һичшиксез, сиңа гашыйк булыр идем, билләһи дим.
- Үсендерәсең, үскәнем, үсендерәсең, - дип көлде Рушания.
Алар янына акрын гына Люба да килеп басты, Хәлимә аңа, утыр шунда, утыр, дип, үз караватына ишарәләде.
- Син өшисеңме әллә, ник яулык бәйләп йөрисең? Кызу бит монда, салып ат.
Люба уңайсызланып елмайгандай итте, тик бу елмаю әллә нинди кызганыч елмаю иде. Олы зәңгәр күзләрен тутырып карады, кулын бер күтәрде, бер төшерде, бераз икеләнеп торгач, берсүзсез акрын гына башындагы яулыгын сыпырып төшерде. Рушания белән Хәлимә бермәлгә телсез калдылар, Рушания хәтта яткан урыныннан торып утырды.
- Энекәем, чәчең кая? - диде Хәлимә аптырап.
- Коелып бетте, - диде Люба аңыр сулап. - Кеше арасына чыкканда парик киям, бик җайсыз нәрсә, тирли, кычыттыра. - Люба Рушанияның чәченә текәлеп калды, калтыранган куллары белән үрелеп, аның чәченә кагылды.
- Сүтеп карыймчы, ачуланмасагыз.
Рушания ул кагылуга чирканып куйды, әйтерсең, аның да хәзер башы ул кагылганнан пеләш кала. «Тимә», дияргә үзендә көч тапмады, берсүзсез башын гына иде.
- Курыкмагыз, мин дә бер сокланыймчы. - Ул, кыяр- кыймас, хәлсез куллары белән Рушанияның чәчен тотып торган тимер шпилькаларны берәм-берәм тартып алды, озын чәч сузылып, авыр толым булып, Рушанияның алдына төшеп ятты, моны өчәүләшеп берсүзсез күзәттеләр.
- Минем дә чәчем калын, озын иде, озын чәч матур булса да, тәрбияләү бик авыр шул. - Любаның тавышы хәлсез һәм тонык иде, ул ашыкмыйча гына толым очыннан берәм-берәм сүтте, үзенең олы зәңгәр күзләренә яшь тулды, кайнар күз яшьләре тып-тып алдында яткан ак яулыкка төшеп сеңә барды.
Сагынам исән чагымны, сагынам мине ташлап киткән һәр чәч бөртегемне. Сез әлегә шундый чибәр. - Люба иреннәрен тешләде, әйтәсе сүзен әйтә алмый тамактагы төер зурайганнан- чурайды, Рушания белән Хәлимәнең дә күзенә яшь тулды. Люба көч-хәл төерне йогып, пышылдап дигәндәй көчкә тетрәндергеч сүзләр әйтте. - Сез әлегә шундый чибәр, тик бу озакка түгел, бик тиздән сезне дә ташлап китәрләр бу матур толымнар, анар да елый-елый коелалар, син аларга карап елыйсың, алар сиңа. I афу итегез, тик сез моңа әзер булырга тиеш.
Хәлимә сикереп китте.
Энекәем, ни сөйлисең, аңа бит әле берни дә әйтмәделәр, ник кеше куркытасың?
Рушанияның йөзе кабат ап-ак булып китте, әйтерсең, аңа да хөкем чыгардылар, ул керфек тә какмый Любага текәлеп катты. Ә Люба Рушаниянең чәченнән күзен алмый, һаман йомшак кына итеп сыйпауда булды, бер җыйды, бер таратты.
Әллә аларга да җиңел дип беләсезме дөресен әйтү. Мин монда өч ел эчендә алардан да күбрәк белә башладым бугай. - Люба йомшак кына итеп чәчнең очына чаклым үреп бетерде. - Рәхмәт сезгә.
Ни өчен? - диде Рушания калтыранган тавыш белән, >ченә кереп утырган куркудан һич тә арына алмыйча.
Сокланырга рөхсәт иткәнегез өчен. Мин бик арыдым, ятам, булышыгыз торып китәргә. Бөтен тәнем авырта, әйтерсең, сөяк итеннән аерыла.
Хәлимә белән Рушания Любаның ике ягыннан култыклап урынына илтеп яткырдылар, ә үзләре сугып исәңгерәткән кешегә охшап калдылар, бер-берсенә карап, аптырашып утыра бирделәр. Аптырау, курку дигән нәрсәләрнең бу әле башы гына. Бер көн өчен бу ишеткәннәр дә бик күп булды, алар моңа бер дә әзер түгел иде шул.
Рушания бүген дә үз өенә кайту юлын да, аның матурлыгын да күрмәде, әйтерсең, күзенә кара күзлек кидерделәр. Ә урамда кояш, гөрләп яз килә. Рушания өенә кайткач нәрсәгә тотынырга, нидән башларга белмәде. Кичке аш әзерләргә кирәк - тоткан бер әйберсе кулыннан төшеп чәчелде, кара уйлар баштан чыкмады, берсекөнгә диделәр, тынычланырга, сиздермәскә кирәк. Я Ходаем, үзең сакла! Ары сугылды, бире кагылды, беренче тапкыр үз өендә нишләргә белмәде, ничек туры килсә, шулай ашарга пешерде. Йортка кайтып туктаган беренче машинаны да күрмәде, ишектән ире килеп кергәч, сискәнеп китте, көч-хәл үзен кулга алып елмайгандай итте. Өстәл янына гаиләсе җыелып беткәч, аш бүлде.
- Раечка, ни булды сиңа, ашыңның тозы юк бит? Син кичә-бүген әллә нинди, сәер.
- Әни, әллә сиңа да яз тәэсир итәме, әллә гашыйк булдыңмы? - дип көлде кызы.
- Мин инде күптән гашыйк, кызым, әтиегезне беренче күргән көннән бирле, - дип иренә карап елмайды.
- Әни, сөйлә әле, ничек әти белән таныштыгыз, әти чибәр идеме?
- Бер-беребезне күрдек тә телсез калдык. Хәтерлим, без күзгә-күз карашып тик тордык, әтиеңнең күзләре шундый матур иде, мин ул төнне керфек тә какмый чыктым, төннең буе йокламадым, йөрәгем күкрәгемә сыймады, күземне йомсам, гел теге матур зәңгәр күзләр күз алдында торды.
- Раечка, син һаман ул көнне хәтерлисең, мин инде оныткансыңдыр дигән идем.
- Юк, Сашенька, мин синең белән очрашкан, яшәгән һәр көнне хәтерлим, - дип, үрелеп иренең кулын йомшак кына итеп сөеп куйды. - Миңа аның үткән һәр көне кадерле.
Саша хисләнеп хатынының кул сыртын үпте.
- Рәхмәт, сөеклем, мин гомер буе Ходайга рәхмәтле минем юлыма сине чыгарып бастырганы өчен, син миңа Ходайның бүләге.
- Ой, картлар, сез бүген шундый романтичный, сездә шундый мәхәббәт!
Саша кычкырып көлеп җибәрде, кызының иңеннән кочты.
- Мин, балалар, сезгә дә шундый мәхәббәт телим, әниегезне очратуым үзе бер могҗиза. Кем уйлаган Урал тауларының тау- гаш арасында шундый гүзәл зат яшидер дип.
- Әти, ә син әнине беренче күргәч, ни уйладың?
- Мин дә телсез калдым, шундый матур иреннәр, ул күзләр - бер карауда сихерлиләр, ә чәче! Андый озын чәч беркайчан күргәнем юк иде, мин хәзер дә горурланам әниегез белән. Бөтен хатын-кыз чәчен кисеп, буяп бетерде, ә әниегез һаман шулай тора, Ходай биргән матурлыгын саклый.
Чәч турында сүз чыккач, Рушанияның кәефе кырылды, Любаның сүзләре исенә төште, куркудан тагын калтыранып куйды. Авырткан җир алдан йөри ди, юкса, шундый матур кич, шундый матур истәлекләр, тик көне бүген түгел иде шул. Рушанияның чыраеннан кан качты, кинәт башы әйләнеп китте, сиздермәскә тырышып, кулын маңгаена куйды, икенче кулы белән, егылып китмәскә дип өстәл читенә ябышты, хәзер үтә, хәзер дип, үзен юатты.
Әнисенә сокланып карап утырган улы нидер сизеп:
- Әни, ни булды сиңа, әллә башың авыртамы?
- Юк-юк, улым, әтиеңне тыңлыйм, - дип көчкә елмайды улына. Нинди чибәр аның улы: бөркет канаты кебек калын кыйгач кара кашлар, кызларныкы кебек өскә бөкләнеп торган куе озын керфекләр, әнисенеке кебек олы матур көрән күзләр, кыю караш, кызыл иреннәр өстендә матур кара мыек. Аның чәчләре дә әнисенеке кебек куе кара, дулкын-дулкын иде; озын буй, киң җилкәләр, киң күкрәк
үз кочагында кемеңне дә бәхетле итәрлек, хатын-кызның акылын юарлык чибәр ир-егет аның улы. Алар бер-берсенә карашып тордылар да елмаешып куйдылар.
- Әни, сезнең ул авылда миңа да шундый синең кебек берәй чибәр үсмәде микән, мин дә өйләнер идем? Әти, ә син ни тойдың?
- Бүтән күрмәсәм үләрмен кебек тоелды, көчкә таң аттырдым, икенче көнне очратканда мин инде аны беркайчан беркемгә бирмәячәгемне аңладым. Айбикә әбиегез мине утын агачы белән бәрә-бәрә куды, урыска бирмим дип.
- Әти, син анда каян барып чыктың соң?
- Элек студентларны колхозга эшкә җибәрәләр иде, җәйге каникулда минем шундый барасым килмәде, әтигә и ялындым җибәрмә дип. Ул чакта әти зур начальник иде, теләсә, алып кала иде инде. Ә ул: «Бар-бар, саф һава сулап, эшнең ни икәнен күреп кайт. Авылда, беләсеңме, ипи нинди тәмле, шәһәрдә андый тәмле ипи юк, менә барып шуны ашап кайт», ди. Мин әйтәм, анда саз-пычрак, бармыйм, дим. Мин анда бер кыз белән йөри идем, минем һич тә аерылып китәсе килми, җитмәсә, аның әти-әнисе чит илгә ял итәргә китә, аулак өй кала. Әти сизгән диярсең калсам ни белән бетәсен. Ничек кенә ялынмыйм - әти алып калмады, олы резин итек кайтарып тоттырды. «Мә, улым, бу сиңа ярдәм итәр сазлыктан чыгарга». Мин моның мәгънәсен соңыннан гына аңладым, мин аңа хәзер дә мең рәхмәтле.
- Ә теге кыз?
- О-о, - дип көлде Александр Иванович, - әниегезне очраткан көннән башлап, дөнья асты-өскә әйләнде, авылдагы саз да, сасы сыер фермасы да, ләпекле бәрәңге басуы да барысы матур, татлы. Колакта гел музыка гына яңгырый, дөньяда бер генә кыз калды - ул минем Рая, Раечкам, - дип хатыны кырына күчеп утырды, аны иңбашыннан кочып, чигәсеннән үпте.
- Әтисе, син бүген сөйләшеп туймыйсың, - дип күзләренә текәлеп карады.
- Белсеннәр мәхәббәтнең ни икәнен.
- Алар үзләре очратмыйча, мәхәббәтләрен барыбер аңламаячаклар.
Игорь белән Алеся әтисе белән әнисенең яшьлеген күзалларга тырыштылар, ахрысы, алар шундый бирелеп тыңлыйлар иде.
- Әти, ә ничек өйләнештегез?
- Кызым, бүгенгә җитәр булмаса, сезгә ни булды бүген, хәтер кичәсе мәллә?
- Әни, утырыйк инде, шундый рәхәт сезне тыңлавы, әти, шуннан, кайчан өйләнештегез?
—Мин колхоздан кайттым да ишектән керүгә, мин әйләнәм, дип кычкырдым. Әти әйтә, бүген үкме, әллә иртәгә чаклы түзәсеңме, ди. Мин әйтәм, бүген үк! Ох, мин чын җүләргә әйләнгән идем, и сөйлим, и сөйлим, әни белән әти берни аңламыйлар, әти әйтә, үгез сөзмәгәндер бит үзеңне, ни сөйлисең, һич аңламыйм, ди. «Мин әйләнәм, Раяга». «Нинди Рая, ә Таня?» диләр. «Юк, әти, Рая. Бер минут та яши алмыйм аннан башка». «Укуың беткәч өйләнерсең, бер елга түз». «Юк, түзә алмыйм, өйләндермәсәң, укуны ташлыйм да китәм», - дим. «Җибәреп булмады, җибәргәч, кайтарып булмый. Тилебәрән орлыгы ашаган ахрысы, әнисе, башын тотып кара әле». Мин әтинең җиңенә ябыштым. «Әти, барып сорыйк та алып кайтыйк!» Әти миңа аптырап карый, рөхсәт итмәс дип куркып, мин калтырап еларга ук ябыштым. Әти бөтенләй куркуга калды, бөтенесен яңабаштан сөйләтте дә, ярый, шимбәгә чаклы түз, барып карарбыз, диде. «Юк, әти, карарбыз түгел, алып кайтырбыз диген, тик әбисе бик усал, әйбәтләп сорарга кирәк». «Әһә, әбисе бирми диген, ә нигә бирми?» «Белмим, бик каты ачулана, ул урысча белми, мин башкортча; урыс-урыс дип куа. Әти, син күрсәң аны, мине шундук аңларсың, андый кыз күргәнем юк иде әле, ул дөньяда берәү». «Бу дөньяда бөтен кеше дә берәү генә, улым». «Юк, андый бүтән бер җирдә юк». «Алайса, улым, китаптанмы, урамдагы дусларыңнанмы башкорт теле өйрән, менә шимбәгә чаклы әби белән сөйләшерлек өйрәнсәң, барырбыз». «Әти, син яхшы беләсең бит башкортча, син генә сөйләшерсең». «Юк, улым, кемнең өйләнәсе килә - шул сөйләшә. Әбинең йорәгенә ачкыч табыйм дисәң, аның телендә сөйләш». Мин белмим, ничек яшәгәнмендер шимбәгә кадәр, тизрәк барып җитмәсәм, урлап алып китәрләр кебек тоелды. Мин көн-төн башкорт теле өйрәндем, бер ун сүз ятлыйм да урамга чыгам сойләшергә, миннән ята-ята көләләр. Шулай да өйрәндем, оби, кызыңны бир, дияргә. Әти сүзендә торды, шимбә иртән иртүк күчтәнәч, бүләкләр алдык та Уфадан читтә я ткан, Инзир таулары арасында урнашкан әниеңнең кечкенә акылына киттек. Әти юл буе миннән теге яки бу сүзне сорый да эче катып көлә. «Менә мәхәббәт кешене нишләтә, карап карарбыз тау кызына, өйрәнгән башкорт телең юкка гына оулмасын». Без килгәндә, хәзер дә хәтерлим, көн шундый кояшлы, матур иде, чын алтын көз, үзе шундый җылы, рәхәт. ) Ja-a, - дип сузып куйды Саша.
Аннан, ахрысы, кире кайтып, еллар хатирәсенә үзе генә кереп чумды, балалар сабыр гына әтиләренең шул еллардан ойләнеп кайтуын көттеләр. Рушания да шул елларга кайтып, кабат күзалдыннан үткәрде, хатирәләр капкасы ачылды, ул гатлы итеп үзалдына елмаеп куйды. Ул унынчы классны 6с гергәч, класстан берүзе колхозда калды, иптәшләре кем \кырга, кем эшкә шәһәргә китеп бетте. Рушанияның карт «ишсен ташлап китәргә йөрәге җитмәде, менә инде бер ел фермада бозаулар карый иде. Быел читтән торып укырга Ли кермәкче иде. Тик көтмәгәндә, тыныч кына яшәп яткан ■ечкенә авылга студентлар килеп тулды, авыл гөрләп торды, Ьпубта көн дә танцы, кичәләр. Авыл яшьләре гү килде, тик шания гына андый җирләргә катышмады, кичләрен чыгып йөрмәде, көндез эштә нәни бозаулары белән, кичләрен өйдә әбисе белән уздырды. Беркөнне эштән кайткач, сиртмә коега суга төште, аның тирә-ягын бер көтү яшьләр сырып алган, шау-гөр килеп су сибешәләр, коега якын да килерлек түгел. Рушания көянтә-чиләген күтәреп аптырап торган арада, яшьләр кинәт шып туктадылар да Рушанияга текәлеп каттылар. Бу чаклы күз карашыннан ул кая керергә белмәде, уңайсызланып кире борылды. Шулчак берәү «Туктагыз!» дип кычкырып җибәрде. Рушания кире борылды, бөтен төркем арасыннан аерылып, озын буйлы бер егет аның каршысына килеп басты. Рушания кыяр-кыймас кына каршысына килеп баскан егеткә күтәрелеп карады, каршысында торган егетнең сөрмәле зәңгәр күзләренең матурлыгы әсир итте, ул яшен суккандай күзләрен алалмыйча тик торды, егет тә ашыкмады. Яшьләр, «бетте башкайлары» дип кычкырышып көлә башладылар. Иң беренче булып Рушания айнып киткәндәй булды, бөтен күзләр аларга текәлгән иде, ул кырт кына борылды да йөгерә-атлый кайтып китте. Моңынчы беркайчан кичермәгән уй-хисләр, дулкынлану биләп алды, ул төн буе аның турында уйлады, икенче көнне дә бозаулар эчергәндә күңелендә гел шул зәңгәр күзләр торды.
- Әни, син ни уйлыйсың, әтине тыңламыйсың да? - диде улы әнисенең кулыннан сыйпап. Рушания яңа уянып киткән кешедәй, сискәнеп китте. - Әни, син кайда дим, безне ишетмисең дә.
- Әнә шул әтиең сөйләгән җирдә, улым.
- Раечка, хәтерлисеңме, без йортка килеп кергәндә, син кызарып-пешеп бер кат күлмәктән утын яра идең. Ох, син шундый чибәр идең, безне күргәч, балтаңны тоткан килеш катып калдың, без өчәүләшеп сиңа карап каттык. Бераз ушка килгәч, әти миңа пышылдап кына: «Аңладым, улым, сине, берсүзсез алабыз, әгәр әбисе балта белән бастырып чыгармаса. Әнисе, бар, машинадан күчтәнәчләрне алып кер, әбине атаковать итәбез», диде. Өйдән карт әби килеп чыкты, мине күреп, «Тагын килгән урыс малай, ни дам дочка, бар, кайтып кит», ди. Әти шундый хәйләкәр булып чыкты. «Исәнме, әбекәй, нишләп урыс булсын ди ул, минем малай бит ул, әйдә танышыйк, күчтәнәчләр белән чәй эчик. Мин Абдулла булам, ә бу хатыным Фатыйма була, ә бу - улым Сәет була, башкортча начар белә, шәһәр баласы бит». Без әни белән аптырап бер-беребезгә карашып алдык, әти тиз генә икебезгә төртеп алды.
И-и, шулаймыни, үз кешемени, әйдәгез, әйдә, - дип, ойгө чакырды. - Мин Айбикә әбиегез булам.
М ин урамда Рая янында калдым, шундый сагынган идем,
I ашыйк хисе шундый көчле иде, әниеңнең күзләренә карасам, башым әйләнә, җир убылып-убылып китә; кочакласам, бөтенләй истән авармын кебек. Без өйгә кермәдек, дөресен әйткәндә, керергә курыктык. Мин Раяга килүнең сәбәбен до аңлата алмыйм, икәү берсүзсез утын өябез. Бервакыт әти Чыкты. «Ну, яшьләр, кая, балтаны бирегез әле. Ә син, кызым, бар, ойгә кер, без ирләр үзебез калганын карарбыз», ди. Мин •и идән берсүзсез җавап көтәм. «Ну, улым, менә шушы бер Машина утынны ярып өйсәк, бәлки Айбикә әбинең йөрәге •pop, Сәет улым», ди. Үзе көлә, «Абдулла малае, анда өйдә I агын да күңеллерәк - бер Фатыйма урысча белми, икенчесе башкортча ике сүз белә. Әби сөйли, икенче Фатыйма баш кына селки, хей, кәмит». «Әти, ә нигә Фатыйма дидең?» « М и 11 дә Абдулла түгел бит, менә хикмәт нидә. Без хәзер әби 'j лгонче, әгәр кызын бирсә инде, Фатыйма белән Абдулла, i ин Сәет булып калабыз, бүтән чара юк, улым. Ә кыз шәп, хуплыйм, андый килен өчен Абдулла түгел, шайтаным (п n.ipra да әзер. Әйдә, Сәет улым, ташы утыныңны», ди, ркоү рәхәтләнеп көлдек. Кич эш беткәч, мунчалар кереп Чыккач, әби: «Ярый инде үз кеше булгач», дип, ризалык бирде, тик мулла китереп никах укытмыйча, беркая да җибәрмим, дип кырт кисте. Мин никахның ни икәнен <»н имыйм бит, карыйм, әтинең күзе шардай булды, әни дә Коелып төште. Мин бөтенләй беттем, әби сүзен кире ала икоп дип. Карыйм, әни мескен елый язып, «Ванечка, безгә ирлмый бит», ди. Әти астан каты гына итеп әнигә төртте. «Ярар, Айбикә әби, шулай итәрбез», ди. Иртән иртүк өстәл •серләделәр дә мулла алып килеп, никах та укыдылар. Мин Mi\ | кичне беренче тапкыр сарай артында әниегезне үптем. Э'. бәхетле чаклар, егерме биш ел үткән дә киткән, барысы В»«ч.* генә кебек.
Рушания да, бүгенге үтеп барган авыр көннән арынып, шытылып ирен тыңлады, үткән вакыйгаларга кайтып, Июхсгле елмаеп куйды.
- Нинди матур кич, хатирәләр кичәсе, без бик бәхетле •мск.
р Ни өчен «идек», без хәзер дә, киләчәктә дә бәхетле алачакбыз.
I Ниндидер сәер, сихерле кич булды бу, бар күңелсезлекләр,
бар куркулар бер мизгелгә артка чикте, азгамы-күпкәме, Рушанияны онытылып торырга мәҗбүр итте. Иртәгәсе көн турында уйлыйсы да килмәде. Хушлашып, һәркайсы үз бүлмәләренә таралышты. Балалар, безгә дә шундый мәхәббәт кайчан кайда очрар икән, дигән хыял белән татлы йокыга чумдылар.
Иртәгәсен Рушания больницага тагын соңлабрак килде, аны Хәлимә коридорда каршы алды. Рушания озын яхшы күн плащтан, аның өстеннән кура җиләге төсендә шарф салган; биек үкчәле сапогилар, матур итеп баш түбәсенә уралган чәч озын гәүдәсен тагын да озын, сылу итеп күрсәтә иде, кем уйласын бу хатынны чирле дип.
- Энекәй генәм, ни кисәң дә килешә үзеңә. Мин синең ирең урынында булсам, пәрәнҗә ябып кына йөртер идем, күз тиеп кенә чирлисеңдер әле, ай-яй-яй, - диде Хәлимә астан өскә карап.
- Нишләп торасың монда?
- Анда Любаның ире килде, комачауламыйм, дип чыгып киттем. Ирен күрсәң, исең-акылың китәр, шундый яшь, шундый чибәр.
- Ярый, әйдә керик, хәзер обход җитә, - дип ашыкмыйча гына палатага табан атладылар. Ишектән керә-керешли, Рушания үзе белән күтәренке күңел, яз җылысы алып керергә теләгәндәй, матур итеп Люба каршысына килеп исәнләште.
- Исәнмесез, хәлләрең ничек? - дип, туңган йөрәкләрне эретерлек итеп елмайды. - Менә монысы сиңа, - дип, өстәленә кызыл тюльпаннар куйды. - Мин үзем үстергән. Бирешмә, тышта шундый матур яз килә, яшибез әле, сеңлем, - дип йомшак кына кулын кысты. Чынлап та, шундый яшь, чибәр ире. Рушания аның чигә чәчләренә ак кырау төшкәнен абайлап алды, чын йөрәктән жәлләп куйды. Бер-берсен яратып та туймаган сабыйлар, күпме хәсрәт кичерәләр.
- Хәлимә, син ничек төн чыктың?
- Белсәң, бик шәптән түгел, йокы да туйды. Кичә Лилиям килде, борчыла инде, суырылып калган. Синең күчтәнәчләрне биреп җибәрдем. Ялга каршы әнием килә, авылда минем туганнар күп ул, ә әнием абыстай, операцияга кергәнче догалар укыр. Мине күрсә, куркыр инде, мин бит шушы ике-өч айда гына ябыктым. - Хәлимә Рушанияның колагына гына үрелде. - Кичә күрше палатада бер ир үлгән, мин бәдрәфкә чыкканда алып чыгып киттеләр, мин куркам,
дип пышылдады. Рушания акрын гына Хәлимәнең иңеннән кочты.
Күрше койкада Люба ире белән пышылдашты, ире аның урын-җирен рәтләде, өстен алыштырды. Ул шундый килешле тотына, бөтен әйберне белеп эшли, күрәсең, инде күнегеп беткән хатынын карарга. Тик өмете бар идеме икән оле киләчәккә? Ахрысы, Хәлимә белән Рушания бер үк уй уйлыйлар иде, бер-берсенә карап, баш селкеп утырдылар. Любаның ире хушлашып кайтып китте. Палатага шәфкать туташы керде.
Бүген обход булмый. Сабирова, капельниңага ятасыз, о сезнең, Мартынова, иртәгә химия терапия. Захарова, сез уколларыгызны алыгыз.
- Мин бүтән химия алмыйм, - диде Люба.
- Ничек алмыйсыз, сезгә иртәгәсе көн билгеләнгән.
- Алмыйм, калдырыгыз мине. - Шәфкать туташы бераз карап торды да чыгып китте, Хәлимә белән Рушания Люба янына күчеп утырдылар.
- Нәрсә ул химия, ник алмыйсың? - диде Хәлимә. Любаның күзләрендә бушлык иде бүген, түшәмгә текәлгән олы зәңгәр күзләр таныш ярыкны эзләгәндәй, арлы-бирле йөгерде, аннан акрын гына күршеләренә карады, тик һаман нидер үзенекен уйлады.
Әйе, бүтән алмыйм, мин арыдым бу тормыштан, арыдым бу авыртулардан, арыдым кызганыч булып ятудан. - Аннан Рушанияга текәлеп карады. - Химия вакытлыча гомереңне озайта, тик ул терелтми. Рая апа, бүген син килеп кергәч, бер әйберне аңладым, кирәк булмаган болай юкка вакыт сузарга. - Любаның хәле бетеп, көчкә сөйләште. - Саламга ябышкан кырмыска кебек, нәрсәгәдер өметләндем, белдем бит бу чирнең дәваланмасын.
Люба күзен йомып бераз тын гына ята, ахрысы, хәле авыр, ял итә, кабат күзен ача.
Мин белдем үләсемне, миңа тагын әзрәк кенә, тагын, тагын...
Люба тагын күзен йомды, барысы да тын гына Любаның кабат күзен ачканын көттеләр.
Бүген Рая аңа килеп кергәч, минем Толик шундый итеп карады сезгә, сез шундый чибәр, ул да тере, яшь ир кеше бит, әле аңа егерме тугыз гына, ә минем белән егерме елга Картайды. Аңа да сау-саләмәт хатын кирәк бит, өч ел минем Вслон чиләнә. Өйләнешкәнгә алты ел, шуның өч елын гына бәхетле яшәп калдык. Бала таптым, бөтенесе бер ир өстенә өелеп калды: бала да, мин дә. Мин инде хатын да, иптәш тә түгел - рәхәтләнеп иркәләп, сөеп тә, сөелеп тә булмый. Катырак кагылсаң, таралып китәргә торган шәүлә. Сау- сәламәт матур кешеләрне күрсәм, йөрәк ярсый, кычкырып елыйсылар килә, шул кешеләр кебек җир җимертеп, матур киемнән минем дә урам буйлап гаиләм белән бер генә булса да узасым килә...
Любаның тавышы кимегәннән кимеде, арыды, акрын гына су сорады. Рушания аның башын күтәреп, кашык белән генә авызына су салды.
- Любонька, өзгәләнмә, син азрак ял ит, йоклап ал, азак сөйләшербез. - Рушания ипләп кенә одеялын өстенә япты, йомшак кына иңбашларыннан сыйпады. - Ял ит, ашыкма, барысы да Ходай кулында, безнең белән ни теләсә, шуны эшли.
Люба күзен ачмый гына:
- Мин гөнаһлы, Рая апа, мине Ходай шуның өчен җәзалый. Синең кулларың шундый йомшак, гел минем әнинеке кебек, тик ул да миннән баш тартты, мин иремнән башка беркемгә кирәкмим.
- Ни сөйлисең, гөнаһсыз бер генә кеше дә юк, без бит тере җаннар. Кемнең гөнаһасы юк - барыбызда да бар инде ул, тик кемнеңдер күбрәк, кемнеңдер азрак. Хәер, белмим, гөнаһаның олысы-кечесе була микән соң ул?
- Була, Рая апа, була. Мин бертуган сеңлемне рәнҗеттем, ул мине кичермәде, мин гаепле аның алдында.
- Кичермәслек гөнаһлар юктыр бәлки? Бигрәк тә бертуганнар арасында.
- Була икән шул. Үлгәнче бик тә күрәсем, аңлатасым килә, кичерсә, мин тынычлап үләр идем. Тик ул килми дә, кичерми дә, мине теге дөньяда да җәфалансын, ди.
- Ә син миңа сөйлә, аңа сөйләгән кебек сөйлә, миңа аңлат аңа аңлаткан кебек, син мине ул дип хис ит. Мин аңлармын, бәлки әле син уйлаганча алай үк куркыныч та түгелдер, ашыкма, безнең алда вакыт күп, бүген сөйлә, иртәгә сөйләрсең, мин сине тыңлармын, - дип, Любаның салкын кулын учына алды. Люба авырайган күз кабакларын көчкә ачып, берсүзсез Рушанияга карап ятты, аннан кичке күк йөзедәй күзләрен түшәмгә терәде. Рушания аны ашыктырмады, җан җылысы белән җылытырга теләгәндәй, Л юбан ыңкулл ар ы н, иңбашларын йомшак кына сыйпады да сыйпады.
Без Мәскәүдә туып-үстек, шунда яши идек. Мин ии ститутны бетергәч, бик яхшы компанияга эшкә урнаштым, реклама белән шөгыльләнә торган. Акча әйбәт ала идем, шуңа күрә үземнең эшемә якыннан гына фатир табып, иптәш кызым беләк шунда күчеп тора башладык. Өйдәгеләр белән кон дә телефоннан сөйләшеп торганга, сирәк кайта идем. ( сңлем Оля да мәктәпне бетереп, институтка керде, без аена бер тапкыр я миндә, я әниләрдә очрашабыз. Мин сеңлемне оик ярата идем, акча алган саен матур киемнәр, тәмле конфетлар - аның өчен берни жәл түгел. Өченче курсны бетергәч, сеңлем бер егеткә гашыйк булды, очрашкан саен I сл шуның турыда гына сөйли, сеңлем бөресеннән чыккан чочкәгә охшап калды. Мин беренче тапкыр күрә идем кешене мәхәббәт шулчаклы матурлавын: күзләре ут яна, үзе гел көлеп кенә тора, аның бәхетенә мин дә сөенә идем. Оля очрашкан саен, «Апа, ул шундый чибәр, шундый акыллы, син күрсәң аны, үзең дә гашыйк булыр идең», ди. Укып бетереп диплом алгач, Оля аны гаилә белән таныштырырга өйгә чакырган, миңа да: «Апа, кил, булачак ирем белән таныштырам, без озакламый өйләнешәбез», диде. - Люба, арыпмы, күзләрен йомды, кипкән иреннәрен ялап куйды. Рушания тагын калак белән авызына су салды. Бераз хәл җыйгач, Люба күзләрен ач гы. - Сеңлем хаклы булган, мин күрдем дә телсез калдым, ул да миңа карады да катты, торабыз икәү бер-беребезгә карап. Күзләр бер-берсенә бәйләнде, ни ычкынып, ни китеп булмый. Минем моңа чаклы беркайчан гашыйк булганым юк иде әле, ә монда әллә ни булды, үз өемдә адаштым, кая барып төртелергә белмәдем. Кулыма алган чәшкем дә төшеп кагылды, өстәлгә утыргач, калак күтәреп ризык та каба а 1мадым, күзләр, теләмәсәм дә, аңа күтәрелде. Күтәрелгән Сием аның карашы белән очраштым, бер өстәл артында кара- Каршы утыру үзе бер газапка әйләнде, өстәл артында барган сойлошүне дә ишетмәдем, мин генә түгел, ул да шул хәлдә Иде, ахрысы. Минем бүтән чыдап утырыр хәлем калмады, Иим дидер сәбәп табып, утка пешкәндәй чыгып чаптым. |Ии11с өйдәгеләр дә аңламады, үземнән берничә яшькә кече, ■и I мосә, бертуганымның булачак киявенә гашыйк булуым Вннсм өчен кара кайгыга әйләнде. Ни генә булмасын, бүтән Ьршммаска, онытырга тырыштым, әниләргә дә бармадым, ■ның белән очрашудан курыктым, йөз сәбәп табып, өйгә ■Ятмаска тырыштым. Бер айдан ул үзе мине эштән килеп ■ft I ы, пыяла ишек аркылы карап торды да борылып чыгып китте. Мин эштән чыкканда, урамдагы скамейкада көтеп утыра иде. Мин аны күргәч, аякларым йөрмәс булды, ул үзе каршыма килеп басты, берсүзсез мине бала кебек җитәкләде дә, каядыр үзе белән алып китте, мин берсүзсез аңа иярдем. Без якында гына бер кафега кердек тә кич буе бер-беребезгә карашып утырдык, сүзсез дә бер-беребезне аңладык. Толик миңа шул кичне үк тәкъдим ясады. Сеңлем алдында бик оят булса да, мин аннан, ул миннән аерыла алмадык. Оля телефоннан елады, «Апа, мине Толик ташлады, ничек яшим аннан башка», дип. Мин телефонның бу ягында еладым, нинди Ходай каргаган өчпочмак, чит кеше булса, бер хәл, кая моның чыгу юлы? Ходайның сынау юлы шул булгандыр. Минем фатирда Толик белән икәү утырганда, Оля килеп керде, безне бергә күргәч, телсез калды, ул барысын да аңлады. Оля каты депрессияга бирелде, әниемнәр дә сеңлемнең бәхетенә аяк салган өчен минем белән сөйләшмәс булдылар. Толик Оля белән сөйләшеп, аңлашып та карады, тик Оля безне каһәрләде, кичермәде. Толик әниемнәрдән минем кулымны сорап баргач, әнием дә, кеше бәхетсезлегендә бәхет төземиләр, дип чыгарган. Әти-әни фатихасыннан башка, сеңлемне елатып башлаган тормышның ни хәере булсын? Толик мине Чаллыга алып кайтты, әниләре бик яхшы кешеләр булып чыкты, без эшләдек, бер-беребезне яратып туймадык. Эштән берберебезне үлә язып сагынып кайтабыз, без шундый бәхетле идек, тик сеңлем алдында кылган кылыгыбыз тулысынча бәхетле булырга ирек бирмәде. Оля искә төшкән саен икебез дә башны аска ия идек. Бер елдан улыбыз туды, Толикның туганнары җыелды, әти-әнисе сөенеп туймады. Толик яшь булса да, дөнья көтәргә бик тырыш, гаилә өчен бик җаваплы кеше булып чыкты. Әти-әниләре, бала тугач, бер бүлмәле фатир да алып бирделәр. Сөенеп кенә яшисе дә бит, тик һаман тормышның бер кырые китек булды, чөнки минем белән сөенергә, шатлыгымны уртаклашырга янымда якын туганнарым юк. Шалтыратам - әни салкын гына сөйләшә, кунакка чакырам - төрле сәбәпләр табып килми, ялыныплар елыйм, кичерегез, ташламагыз мине, дип - әйтерсең, алар мине ишетмиләр, телефонның теге очында тынлык.
Люба тагын хәлсезләнеп күзләрен йомды, авыр итеп ыңгырашып куйды. Рушания ничек ярдәм итәргә дә белмәде, тамагын чылатудан башка. „
- Икебезгә дә кыйммәткә төште урланган мәхәббәт,
Ходай безне һаман сыный, әллә мәхәббәтне, әллә кылган I (м шһларыбыз өчен җәзалый. Сеңлем әрнешеп каһәрләгәндер, мин хәзер шуны кнчерәм. Бөтен тәнемне мең кисәкләргә I слгәлиләр, авыртуын тел белән дә аңлата алмыйм. Рая апа, мин тәмуг капкасы төбендә торам. Мин аларны һаман көтәм, .1 алар килмиләр дә, кичермиләр дә. Минем җаным теге дөньяда да урын тапмаячак, бер капкага да керә алмыйча, күбәләк кебек бәргәләнеп йөриячәк.
Рушания тамагына утырган төерне көчкә йотып җибәрде, Холимәнең дә иреннәре калтырый, кычкырып елаудан көчкә тыелып утыра. Рушания иелеп Любаның яңагыннан үпте, авыр сулап алды, бөтен бәреп чыгарга торган хис, күз яшьләрен эчкә яшерде, үз-үзен нык итеп кулга алырга I ырышты.
И балакаем, ни сөйлисең син, нинди гөнаһ ди ул, чын ярату гөнаһ була алмый. Ходай үзе сезне, менә синең парың, (ип, бер-берегезгә каршы чыгарып бастырган. Сине яратып га, сеңлеңә өйләнгән булса, бу да алдау, хыянәт булыр иде. Ул Оляга гашыйк кына булган, ә сине күргәч, ул чын мәхәббәтнең ни икәнен аңлаган. Ул бит синең белән юанып кына ташламаган, гомерлеккә тормыш юлдашы иткән, I уасы баласының анасы итеп сине сайлаган. Чирләсәң до сине тәрбияли, хөрмәт итә. Ходай бит ничек дигән, ярлылыкта да, байлыкта да, шатлыкта да, кайгыда да бербереңне ташламаска, бергә булырга дигән. Шулай булгач, Ходай сезне белеп кавыштырган. - Рушания бераз уйга ч\ мып утырды, ник, ник килми аның туганнары, ничек ата- анасының җаны түзә, кичермәслек ни кылган соң ул?
Кичер син аларны, килер, әниең дә әтиең дә, Оля да. Кеше кичермәс гөнаһлар булмас, юкка гына җәфалыйсың ү чеңне.
Чын әйтәсеңме, Рая апа, никтер минем сиңа ышанасым кило. Алар мине кичерсәләр, мин тыныч күңел белән Теге дөньяга китәр идем. Оля килсә, минем Алёшага әни <>\ лып калуын сорар идем, чит кеше түгел бит, рәнҗетмәс и;н- минем улымны. Бәлки Толикны һаман да яратадыр ре, ул аңа яхшы хатын булыр иде. Әйе, Оля килсен иде FM tpoK, бәлки ул мине аңлар иде. - Любаның сүнеп барган
I юрендә өмет чаткысы барлыкка килде.
• Килер, һичшиксез килер, түз азрак, бер-ике көннән ■и леп тә җитәрләр, син арыдың инде, йоклап ал.
I 11алатага шәфкать туташы белән олы гына яшьтәге доктор
килеп керде, алар туры Люба янына килделәр, Рушания торып урын бирде. Аларга чыгып торуны сорадылар. Хәлимә белән Рушания коридорга чыктылар. Хәлимә:
- Килмәсәләр нишлибез, син шундый итеп әйттең, хәтта мин дә ышандым.
- Әлегә белмим, тик алар килергә тиеш, гүргә кереп барган кеше белән хушлашмау мәрхәмәтсезлек ул.
Любага уколлар кадап йоклаттылар, Рушания да бүгенге уколларын алып кайтып китте. Көннән-кән күргәннәр авыр хисләр калдыра барды.
Икенче көнне Рушания больницага кергәндә, аны берәү бәреп ега язып, йөгерә-атлый узып китте, ул да Рушания барасы коридорга борылды. Ычкынган плащы кызу барганнан ике якка ачылып, җилфер-җилфер килә. Рушанияга ул ничектер таныш та тоелды, тик бик кызу яныннан үтеп киткәнгә, йөзен күреп өлгермәде. Рушания ашыкмый гына үз катына менде. Баскычка каршы табиблар бүлмәсе, аның ишеге ачылып китте, аннан тагын теге кеше атылып чыкты да Рушания ята торган палатага кызу-кызу атлады. Бу Любаның ире бит, ни булды икән? Ул да адымын кызулатырга мәҗбүр булды. Ул килеп кергәндә, Любаның ире идәнгә тезләнеп утырган, хатынының комсызланып күзләреннән, битеннән үбә-үбә, елый язып тәкрарлый:
- Любашенькам минем, ник, ник баш тартасың, моңынчы шуның белән яшәп килдең бит әле, тагын яшәрсең, Любонька, ясатыйк химия терапия. Без бит синең белән ниләр генә үтмәдек, тагын үтәрбез, тагын яшәрбез, мин барысына түзәрмен, көрәшик әле тагын, гүзәлем минем, күз нурым. Ничек яшәрмен синсез, Алёша белән безне кемгә ташлап китәсең, без бит сине шундый яратабыз! - Ул тирә-ягында беркемне күрми дә, ишетми дә, әйтерсең, алар монда икәү генә.
Рушания әле моңынчы ирләр өзгәләнеп елаганын күргәне юк иде. Хәлимә дә капельница астында ята, ул да башын стенага борган да, алар ишетүдән куркып, иренен тешләп елый иде. Бу яшь ирнең өзгәләнүен тыңлап тору үзе бер газап, болай торырга ярамый, ни дә булса эшләргә, ниндидер сүзләр табып юатырга кирәк иде дә, тик нинди сүзләр табасың? Кайсысын тыңласаң, шунысы хаклы, Любаның бу хәлендә нишләмәк кирәк хәзер, бу карарга килү аңа да җиңелдән түгел, тик ул да арыган, бу чирдән, бу авыртулардан, бу кешесез кыяфәттән, иренә авыр йөк булып ятудан, аның яшьлеген юкка сарыф итүдән. Любаның бар дәвалардан баш тартып, теге дөньяга ашыгуы баласыннан, иреннән туюы түгел. Кем туйсын якты тормыштан? Палатага тагын өелеп ак халатлы кешеләр керделәр, Илья Ильич әле урамнан гына кергән, өске киемнәрен дә салмаган, ак кәгазь төсенә кергән Рушанияны күреп алды, аның йөзенә карап, хәлен аңлады, ахрысы. Рушания ялварып табибына карады.
- Ярдәм итегезче, - диде Люба яткан якка карап. Табиб Любаның иренең иңбашына кулын салды.
- Әйдәгез, чыгыйк, ул әле йоклый, сезне барыбер ишетми.
Толик көч-хәл аягына торып басты.
- Ул тагын аз гына булса да яшәргә тиеш, ишетәсезме.
Бераз торгач, Рушанияга да уколлар ясарга керделәр,
Хәлимәгә тагын ниндидер дарулар тамызырга куеп чыгып киттеләр. Сөйләшергә яраткан Хәлимә дә бүген тавыш- тынсыз түшәмгә карап ята. Рушания кинәт нәрсәдер исенә төшеп сикереп торды да коридорга чыгып китте, ул чыкканда, холлдагы диванда Илья Ильич Толикка нәрсәдер аңлата иде. Рушания аның торып киткәнен көтеп торды да акрын гына Толик янына килеп утырды. Берсүзсез бантын аска иеп утырган бу яшь ирнең чигә чәчләре дә агарган, юксаң, ул бит әле аның улы белән бер яшьтә диярлек, күп булса, өч-дүрт яшькә генә олырактыр. Рушания, тәвәкәлләп, аның белән сөйләшергә булды.
- Нәрсә диде доктор?
(повесть)
Күтәрмәс, ди химияны, ә болай әзрак яшәр диләр, - диде Гол ик башын күтәрми генә. - Ә миңа ничек яшәргә?
Гафу ит катышуыма, әйдә, сөйләшик, мин олы кеше, улым кебек сөйләшик, син мине тыңла, мин сине тыңлыйм. Кичә без Люба белән бик озак сөйләштек, синең турыда, Оля, оти-әнисе турында. Алар белән хушлашырга тиеш, мин аңа сүз бирдем, аның аларга бик күп әйтәсе сүзләре бар.
Толик яшьле күзләрен күтәреп карады, бермәлгә берсүзсез, кем син дигән кебек, карап торды.
Килмиләр алар, мин күпме тапкырлар шалтыратып карадым, минем тавышны ишетү белән трубканы ташлыйлар. Хәтта язып карадым. Мин түзәр идем әле алардан башка да, : 1 юбага һаман үзен гаепле санавы исән чакта бәхетле булырга комачаулады, хәзер тынычлап үләргә ирек бирми.
Син миңа телефоннарын бирмәссеңме икән? Мин өйдән Шалтыратып карыйм.
Толикның сораулы карашына, «без аналар, бәлки аңлашырбыз», диде. Толик берсүзсез кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды да кирәкле битен ертып бирде.
- Зинһар өчен, бу аның соңгы теләге, аңлатыгыз, мөмкин булса.
- Толик иелеп Рушанияның кулын үпте.
- Рәхмәт сезгә.
Рушаниянең әле килгәненә бер атна юк, күпме кеше белән танышты, күпме кайгы-хәсрәт күрде. Бу бит әле башы гына, әле ул һаман башкалар турында уйлый, ә бәлки ул үзе турында уйларга куркадыр? Бәлки, үз чире турында беләсе да түгелдер, берни уйламыйча яшәргә дә яшәргәдер бәлки? Булмыйдыр шул алай, булмыйдыр. Рушания бүген озак тоткарланмады.
- Хәлимә, ачуланма инде, бүген синең белән сөйләшергә дә вакыт булмады, мин кайтып Любаның әниләренә шалтыратып, сөйләшеп карыйм, бәлки килерләр.
- Шулай ит, ачулан һичьюгы.
Рушания бүген өйгә ашыкты, башында гел Толик белән Люба булды. Ул аларга сүз бирде. Любаның туганнары белән сөйләшкәндә нинди дәлилләр китерергә, аларның йөрәкләренә үтеп керердәй нинди сүзләр табарга? Өйгә кайту белән, ире белән балалары кайтып кергәнче, ул тизрәк телефонга ябышты. Үзе дулкынланды, башында әйтәсе сүзләр кайнады, ниһаять, тәвәккәлләп, кирәкле саннарны җыйды. Чыбыкның теге очында көр генә хатын-кыз тавышы ишетелде.
- Исәнмесез, миңа Полина Максимовна белән сөйләшергә кирәк иде, - диде Рушания дулкынлануын яшерергә тырышып, матур күкрәк тавышы белән.
- Мин булам.
- Полина Максимовна, зинһар өчен тыңлагыз мине, сезнең кызыгыз Люба турында сөйләшәсем килә. Без сезнең белән аналар, минем дә ике балам бар, анар миңа икесе дә кадерле, сезгә дә шулайдыр дип уйлыйм. Сезнең кызыгызның көннәре санаулы гына калган, аның бик тә сезнең белән хушлашасы килә, кичерүегезне үтенә. Сез кичермәслек нәрсә эшләгән соң ул, мин шуны гына аңлый алмыйм?
- Сез хаклы, икесе дә бала, ул Сеңлесенең мәхәббәтен тартып алып, үзенә бәхет төзеде, ә Оля ике ел больницада ятты, депрессиядан чыга алмады. Көчкә тормышка кайтты, шуннан беркайчан күрешмәскә, кичермәскә сүз бирде, бездән дә ант иттерде. - Теге башта ана кешенең сулкылдап елавы ишетелде.
Полина Максимовна, Ходай үзе кичерергә кушкан, сезнең оныгыгыз бар, аңа әби-бабай кирәк, зинһар өчен килегез. Теге дөньядан юллар юк, бервакыт бик үкенерсез, тик соң булыр. Мөмкин булса, мин үзем Оля белән сөйләшер идем.
Ул әлегә өйдә юк.
Мөмкин булса, соңрак шалтыратыр идем.
Ярый, әйтегезче, бернинди дә өмет юкмы? Толик язган иде, тик без аны чынга алмадык, очрашу өчен уйлап чыгарганнар дип уйладык.
Юк, сезгә ашыгырга кирәк, Толик та үтенеп сорый, ул бик яхшы кеше. Полина, берәүләр китә, икенчеләр кала, бәлки Оляның бәхете әле алдадыр.
Оля кайтты, үзе белән сөйләшегез. - Әнисе кече кызын телефонга чакырды.
Әйе, кем бу?
Рушанияның йөрәге сикереп куйды, әйтергә әзерләп куйган сүзләрен дә онытты, теленә беренче ни килде, шуны ычкындырды:
Оля, синең әни буласың киләме?
Килә, ә кем бу?
Люба апаң сиңа улын калдыра, Толикка хатын, улы А лёшага әни булуыңны үтенеп сорый...
Кинәт трубканы ташладылар.
һәр кешенең дә үз сере була ди, элек моңа Рушания бик оһомият бирми иде, нинди сер булсын ди инде бер гаилә эчендә. Үз иреңнән, үз балаларыңнан нинди сер булсын, lit и уйлый иде. Менә хәзер аның да сере барлыкка килде. Рушания үзе дә сизми калды ике төрле тормышта яши башлавын, койманың бу ягында бер тормыш булса, аның I еI е ягына чыксаң, бөтенләй башка тормыш башлана. Моңа чак лы ире тырышлыгы белән салынган ныклы нигез, уратып алынган биек койма Рушанияны бар җил-давылдан саклап кн игән. Ире, күрәсең, аны араларга тырышкан тормышның барлык күңелсез якларыннан, ә менә хәзер койманың теге mi ын чыгып күргәч, үзен яңа йомыркадан чыккан чеби кебек мн и тте, нинди дөнья бу, ничек яшәргә соң бу дөньяда?
Кич эштән кайтучыларны берни булмагандай елмаеп Каршы алырга, элеккечә тәмле ризыклар пешерергә, көндезге Boil м а артында калган тормышны уйламаска, өйдәгеләрне борчымаска.
Ире кичке ашка утыргач:
- Раечка, иртәгә безгә кунаклар килә, - диде.
- Кемнәр килә, ник килә? - Рушания югалып калды, аңа чөнки иртән тагын чыгып китәргә кирәк иде. Үз сорауларының урынсыз һәм мәгънәсез икәнен аңлап, тизрәк хәлне төзәтергә тырышты. - Мин иртәгә шәһәргә чыгып, базарларда йөреп кайтырмын дигән идем.
- Ярый соң, иртәгә икәү йөреп кайтырбыз.
- Юк, мин үзем генә иркенләп йөреп кайтасым килә, синең белән чыксаң, син ашыктырасың, мин үзем генә йөреп кайтам. Чәчүгә орлыклар да аласым бар, хатын-кыз кирәк яраклары да кирәк. - Рушания төртелеп калды. Тагын нинди дәлилләр табыйм соң, аңа ничек тә үзенә генә китәргә кирәк иде, чөнки ике уколы да бар, аннан тизрәк Любаны күрергә кирәк.
- Ярый соң, машинаны каратасы бар, сине базарда калдырырмын, кире кайтканда, алып кайтырмын.
- Әйе шул, - дип, Рушания чыгу юлын табуга сөенеп елмайды.
Саша Рушанияны базар янындагы тукталышта төшерде дә, «ике сәгатьтән килеп алырмын» дип, үз юлы белән китеп барды. Рушания юлның икенче ягына чыгып такси тотты да больницага ашыкты.
Больницаның күтәрмәсеннән менә-менешли ишек төбендә таптанган Толикны күргәч, йөрәге жу итте.
- Хәерле иртә, Толик, әллә кайтмадыңмы, бик талчыккансың?
- Кайттым, төн йокламадым, баланы әниләргә илттем дә монда килдем. Гафу итегез, мин сезнең исемегезне дә белмим, кичә сорарга да онытканмын, юкса...
- Рая апа булам. Синең беләсең киләдер, мин сөйләштем, Любаның анасы белән дә, Оля белән дә. Ярар, димәделәр, әмма юк та димәделәр, бу аз булса да өмет калдыра. Көтик, улым. Ачуланма улым дигәнгә, син әле яшь, минем улым кебек. Сабыр бул, балам, мин сине ихтирам итәм. - Тагын әллә нинди җылы сүзләр әйтмәкче иде дә, күңеле тулды.
- Рәхмәт, Рая апа, мин хәзер Любаны өйгә алып кайтам, әти машина белән алырга килә.
Рушания бермәлгә уйга калды, йи дип әйтергә белмичә:
- Алла үзе ярдәм итсен сиңа, мин ни дип. тә әйтергә белмим, ярдәм кирәк булса, читенсенеп торма. Мин хушлашып калыйм, - диде.
Әйе, ул сезне көтә.
Рушания килеп кергәндә, палатада Хәлимә янында Лилия (>елон әтисе утыралар иде. Ул алар белән баш иеп кенә исәнләште дә, туры Люба янына килеп, идәнгә чүгәләде. 1>у яшь хатынны исендә калдырырга теләгәндәй, йөзенә текәлде, акрын гына Любаның маңгаена кулын салды. Люба акрын гына күзен ачты да елмайгандай итте, бик озак аның йөзенә карап торды.
Рая апа, син шундый чибәр, минем дә чибәр чагымда китәсем калган, Толикның истәлегендә дә гел матур булып сакланыр идем, ә болай... - Любага, ахрысы, күз кабакларын ■чып карау да авыр иде, ул тагын күзләрен йомды, бераз Яткач, күзен ачмый гына:
Ни белән чирләгәнеңне якыннарыңа әйтмә, кызганмасыннар. Сез горур хатын, алар жәлләгәннән юрелеп тә, бу чирне җиңеп тә булмый, әйтмә, санамасыннар калган көнеңне. Заяга уздырма канган гомереңне, тормыштан аласы килгәннең барысын да алып кал. Соңгы тамчысына Чаклы яратып, яратылып кал, оныт чирең турында, түзә алганчы түз, түз. Толикка әйт, мине өйгә алып кайтсын, мин аның куенында, соңгы тапкыр аның җылысын тоеп Каласым килә.
Люба, мин сиңа яхшы хәбәр алып килдем. Кичә әниең бслөн сөйләштем, ул сине бик тә ярата. Люба, алар синең чирләвеңә ышанмаганнар, очрашу өчен ялганлыйсыз, дип у и наганнар. - Люба күзен ачты, аның карашында ниндидер пмет чаткылары кабынды, иреннәре дерелдәде, нидер •й гергә теләде, тик тамакка утырган төер чыгасы сүзләрнең ю пли бүлде, кайнар күз яшьләре мендәрне чылатты, күз Яшьләре аккан саен төер дә кими барды, ничәмә еллар елап, •лдо күз яше калган, кая куяр идең ул төерне?
Чын әйтәсеңме, әни шулай дидеме? Энекәем, ул мине кичергән алайса. Ә Оля ни диде, ә син аңа минем үтенечне пй гтеңме, ул нәрсә ди?
- Син аңа үзең әйтерсең, алар килергә тиеш, билет ала Влсалар, озакламый килеп тә җитәрләр, син көт.
Толик, кая Толик?
Мин монда, Любаша. - Ул инде Любаны төрергә ■>pt анын кочаклап, аяк очында басып тора иде.
~ Толя, без аларны өйдә каршы алырга тиеш, кайтыйк ■и врок. - Әйтерсең аңа җан җылысы өрделәр, ул бернигә Ьрамыйча өенә ашыкты, туганнары белән очрашуга. Бу аның дөньяда соңгы омтылышы, соңгы теләге. Толик бик сак кына, инде үсмер бала чаклы гына калган хатынын яшь бала кебек кадерләп кенә төреп, ипләп кенә кулына алды, ишеккә ике атлады да, туктап, калучыларга борылды. Хәлимә дә түзмәде, урыныннан торып алар янына килде.
- Хуш, - диде, бүтән бер сүз әйтә алмады, күңеле тулышты, күзенә яшь тулды, ничек кенә тырышмасын, булдыра алмады, үксеп читкә тайпылды. Рушания күз яшен эченә йотып, елмаерга тырышты, иелеп Любаның маңгаеннан үпте:
- Очрашканга тиклем. - Ник алай диде, ул үзе дә аңламый калды.
- Ашыкма, Рая апа, минем арттан, мин әйткәннәрне исеңнән чыгарма.
- Яхшы. - Рушания куе керфекләрен аска төшерде, күзләре ялтырады, тик күз яшен күрсәтмәде, аны әнисе шулай тәрбияләде, беркайчан беркем алдында күз яше күрсәтмә, төнлә мендәреңә еларсың, диде. Агарып катса катты, тик күз яшен күрсәтмәде. Йөрәккә утырган ул төерләр көннәр буе сызлады.
Рушания озата чыкмады, чөнки күңел җепләре менә өзеләм дип тора. Кылдай тартылган күкрәктә моңарчы таныш булмаган авырту күкрәк читлекләрен умырып кысты, бермәлгә тын да ала алмыйча торды. Толик ишектән чыгып китте адәм көче җитмәс йөге белән, аның ничаклы авыр икәнен бу минутта ул үзе генә белә иде. Бөтен өметләрен артта калдырып, язмыштан узмыш юк, Ходайның тумыштан язганы белән ризалашасы гына кала иде аларга. Өч ел буена көрәштеләр, барысы юкка гына дисәң дөрес тә булмас, Ходай кешеләр алдына күпме сынаулар куя. Рушания каккан казык кебек басып калды. Ничә генә көн белә ул бу яшьләрне, Хәлимәне, Лилияне - барысы якын һәм кадерле кешеләргә әйләнделәр, уртак кайгы берләштерә ди, хак сүз икән.
Илья Ильич үзе чыгып озатып керде, укол алу бүлмәсе кырында стенага сөялеп торган Рушанияны күреп, аның каршысына килеп басты. Рушания бераз үз табибына карап торды.
- Мине дә, димәк, шул хәл көтә, сезнең йөрәгегез җитми дөресен әйтергә. '
Илья Ильич күзләрен яшерде, нидер аңлатмакчы булды, бу чибәр ханым алдында ул һәрвакыт коелып төшә. Әйтәсе сүзләрен, үзенең кем икәнен оныта, коралсыз калган сугышчы кебек хис итә. Күзләренә карамаска тырышты, җилкәсен җыерды, авыз эчендә нидер мыгырдады.
- Беләсезме, мин сезне мондый авыр кичерештән ераграк йорүегезне сорар идем.
- Рәхмәт, тик аның өчен өйдән чыкмый ятарга кирәк. Сез үзегез мине авыр кичерешләрнең уртасына кертеп утырттыгыз, бүген кичергәннәрне юып ташлап булмый, хушыгыз, миңа кайтырга кирәк, өйдә көтәләр. - Ул кабат палатага керде, Хәлимә янына килеп утырды. - Син ничек?
Авыр, Рушаниякаем, мин дә куркам. Хәзер нишләмәк кирәк, чыгып качып булмый бит, азагы хәерле булсын. Менә, әле иремә дә әйтәм, исән чакта да кирәгем булмады, хәзер бигрәк тә; эчтең, эшләми күпме урам буйлап йөрергә була, балаларыңның йөзен кызартып. Аның шулай йөргәненә балалар иптәшләре алдында хурланалар, тамаклары туйганчы ипи ашамыйлар. Бер хатын тапканга карап утырасың гарип кешедәй, әнә, кеше ирләре ничек өзгәләнеп елыйлар. Син кемгә кирәк дүрт балаң белән, дим.
Ярый инде, анасы, кеше алдында кирәкмәс, - дип ялварды кызарып пешкән ире. - Әйтәм бит, бүтән эчмим, >шкә дә урнашам.
Рушания бераз карап торды: бу алама гына киенгән, күп эчүдән кара янып беткән, вакытыннан алда үз-үзен таушалдырып, карт бабайлар кебек җыерчыкка баткан ирнең иичә яшьтә икәнен дә билгеләрлек түгел. Ничек шундый мескеннән дүрт бала табарга йөрәге җиткән? Исең китәр бу хатын-кызның әллә кыюлыгына, әллә җүләрлегенә. Хайваннар да үзләренә көчле җенси пар эзлиләр, теләсә ииндиеннән тапмыйлар. Рушания үз уйларыннан үзе уңайсызланып куйды, җитмәсә, ул мескенгә күз карашы белән ябышкан. Теге ир кисәге нишләргә белми урынында боргаланды, чибәр ханымның карашы үлгәнеңне дә терелтерлек иде. Эчә-эчә хатын-кызның ни икәнен дә онытып барган ир кисәгенең дә йөрәге тыпырчынып куйды, ичмаса, хатыны шундый ханым алдында бетереп атмаса... () Хәлимә туктарга да уйламады.
Менә мин әйтәм, берүзем бөтен гаиләне туйдырам, киендерәм. Акча алгач мин бит өй артында урлашып, тәмле пирожный белән мороженый ашап кермим, ә алар көн-төн шул өй артында качып эчәләр. Хәер, хәзер качмыйлар да, оя гны эчеп бетерделәр, ә ашарга сорап өйгә кайталар. Менә синең ирең дә шулай итәме?
Рушания елмаеп куйды, Сашасының өй артында качып- урлашып ашап-эчеп утырганын күз алдына китерде.
- Юк, ул үзе ач калса кала, тик безне ул хәлгә калдырмый. Сезгә бәлки ярдәм кирәктер, эшкә урнашыргамы - бәлки мин ирем белән сөйләшеп сезгә ярдәм итә алырмын? Балалар хәзер сезнең өстә, Хәлимәне дә карарга кирәк, әле кайчан аякка баса ул.
- Мин кайгыртырмын, эш тә табармын, тик терелсен генә. - Ахрысы, ул да эшләр шәптән түгел икәнен аңлап, айный башлаган иде. Бүгенге хәлләрне күргәч, бигрәк тә. Шундый яшь кенә хатынның бу дөньядан китәргә торуы аны да тетрәндерде.
- Рушания, син дүшәмбе мине операцияга алып киткәнче килеп җит, яме, дөнья хәлен белеп булмый.
- Борчылма, мин килермен, барысы да яхшы булыр. Хәзер китим, чөнки Саша мине базарда көтә, үзең аңлыйсың, качып кына килдем. Лилия, матурым әйдә, мине озат.
Алар коридорга чыккач, Рушания сумкасыннан акча янчыгын чыгарды, юллык вак акчаларын алды да, янчыкны акчасы белән Лилиягә тоттырды.
- Менә, ал, күп итеп ризык ал, балалар ач утырмасын. Мин ашыгам, азак сөйләшербез.
Лилия ни дә булса әйткәнче, үрелеп кочты да ашыга- ашыга чыгып та китте. Рушания базардан читтәрәк төшеп калды да, базар эченнән чыгып иренә таба атлады. Саша инде борчылып арлы-бирле йөри. Рушания каршысына килеп баскач:
- Ай Аллам, ни булды, өч сәгать буена ни җыйдың, бәй, кая алган нәрсәләрең? - диде.
- Сашенька, гафу ит, ачуланырсың инде.
- Тукта, ни булды, йөзең качкан?
- Акчамны урладылар.
Саша бераз хатынына карап торды да:
- Ярый, бүтән йөрмәссең миннән башка. Зур кибетләр дә бетмәгән, йөр иркенләп. Мин инде үзеңне урладылармы әллә дип курка башлаган идем, борчылма, акчасын гына табармын, сине генә урламасыннар, — дип хатынына карап елмайды, үрелеп, яратып кына кулын кысты.
Рушанияның бу беренче алдашуы иде, әле алда күп булыр мондый очраклар, бүгенгә чыгу юлын тапты кебек, ә киләчәктә...
Ял көннәре газапка әйләнде. Элек ул ял көннәрен зарыгып mi i on ала иде, ире, балалары белән чыр-чу килеп, вакытның у I конен дә сизми кала, килгән кунакларга да бик шат, сөенә- соснә өстәл әзерли. Сөйләшәләр, көлешәләр, гомумән, н ша буе өйдә ялгыз утырган Рушания өчен бу олы бәйрәм иде. Тик бүген ул моңа сөенмәде, кулына эш тә бармады, •н гөлне дә әллә ни әзерләргә теләге булмады. Дөресен генә nii исәндә, уйлары бөтенләй башка җирдә: үләргә яткан Люба, операция көтеп яткан Хәлимә... Аның өчен бүген күңел ачу урынсыз һәм сансызлык иде. Барысы нәрсәдер сөйләштеләр, Коиештеләр, тик Рушания аларга катыша да, көлешә до алмады, ул аларны ишетмәде, күрмәде. Саша сизми к л 1мады: хатынының моңа чаклы беркайчан болай читләшеп у I ырганы, ваемсыз кунак кабул иткәне юк иде әле, һәрхәлдә, кичомә еллар бергә яшәп, ул моны хәтерләми. Ул яшертен Гсно хатынын күзәтте, аңларга тырышты, чөнки кунаклар мдында да уңайсыз, моны алар да күреп тора, аларның ни уи наганын бер Алла гына белә. Аннан исенә төште: көндез йи «арда акча югалтты, шуңа борчыладыр, күрәсең. Чөнки ул хатынының акча белән бик сак тотынуын яхшы белә иде, йны ң дәрәҗәсендәге кешеләрнең хатыннары акчаны пачкалап 1 у (дырсалар, аның Раечкасы кирәкмәгәнгә артык бер тиенгә до тими, алса да вак-төяк хатын-кыз әйберсенә генә тота, 1лло үзе эшләмәгәнгә, әллә шулай тәрбияләнгәнгә. Саша рм карый киресе: хатынына берни жәлләми, әйберне алса Ла иң яхшысын, иң затлысын, иң кыйммәтлесен ала. Ул аны Еисидерергә, бигрәк тә аның һәрбер алып кайткан әйбергә Гм ш кебек сөенгәнен карап торырга ярата. Яраткан кешеңне юендерү үзе бер шатлык. «Сашенка, бу бик кыйммәтледер ПИт, миңа оят, эшләмичә өйдә утырган кешегә». «Ох, Раечка, Ь.| I урым, синнән кыйммәтле, синнән матур нәрсә бар микән
доньяда?» дисә, ул бит очларын чокырайтып, шундый Шногать, рәхмәтле итеп елмая, күзләреннән мең төрле ■урнар чәчелә. Килеп муенына сарыла да, куе керфекләрен Кииып, «рәхмәт» дип пышылдый. Мондый мизгелләрдә каша, күкләргә менеп, аеңны да алып төшәргә әзер була, р бүген һәрвакыт елмаеп торган, кунакчыл хатыны үзенә Ьииамаган, ни булды икән?
- Әйдәгез, урман буйлап йөреп кайтабыз. Раечка, киен, lei I- тиеннәреңне дә ашатып керербез, аннан тышта без Паша ■fciI.>н ит кыздырырбыз.
А нарның өйләрен уратып алган койма урманга терәлеп Ьрл, урмандагы бер пар тиен һәрвакыт Рушанияның кулыннан төшеп ашарга өйрәнгән. Алар килгән кунаклар белән киенеп урамга чыктылар. Саф һава, җил дә юк, шәһәрдә кар эреп бетеп бара, ә монда урман эчендә өелеп кар ята. Кояш баерга офыкка төшеп бара, биек нарат агачлары арасыннан озын-озын нурлары сузылган. Нинди матурлык, нинди хозурлык! Мондагы табигатьнең матурлыгы җанга сихәт һәм тынычлык бирә. Әйтерсең, бөтен дөнья шулай тыныч яши. Әйтерсең, бернинди машиналар, каядыр бертуктаусыз ашыккан халык, бернинди больницалар, чирлеләр, фәкыйрь һәм исерекләр дөньяда юк. Бар, тик болар барысы шушы урман артында, Кама елгасының теге ярында. Булдыра алган хәллеләр, ахрысы, шуны күрмәс өчен, шушы урман тынычлыгына кереп урнашалар. Каманың бу ягында бер тормыш, теге ягында икенче. Рушания уйларыннан арына алмады, беркемгә әһәмият бирмичә алга атлады. Саша туктап артта калды, аңа карап кунаклар да туктады. Өстенә кигән озын кара туны, аның өстеннән бәйләгән, кызыл чәчкәләр төшкән матур кәшемир шәле; болай да төз, озын гәүдәсенә кичке кояш нурлары төшеп, аны әйтеп бетергесез сихри матурлыкка төреп алды. Матур әкият карагандай, бөтенесе тып-тын калып, кичке әкиятне күзәтте. Рушания өйрәнгән бер урында туктап, учын- учка сукты да ике кулын алга сузды. Күп көттермәделәр, кайдандыр ике тиен Рушанияның кулына сикереп төштеләр дә, кирәген алып, кире агачка сикерделәр. Рушания тагын кулларын кесәсенә тыкты, тагын алга сузды, алар тагын төште. Тамаклары туйгач, алар Рушания каршысындагы агачлар арасында, бер агачтан икенче агачка гү-гү килеп, әллә ниләр кыландылар.
- Бу аларның рәхмәт әйтүләре.
Барысы артка әйләнеп карадылар. Игорь әнисен кинокамерага төшерә иде.
- Әти, кара әле, искитмәле мизгел бит бу, моны безнең әни генә булдыра ала.
Рушания ашыкмый гына кире борылды, кулларын ике җиңенә тыгып, һәр адымын үлчәп кенә нидер уйлап, ашыкмый гына төркемгә килеп кушылды.
- Әни, монда кара, ни булды сиңа? Елмай инде бер генә. t
Рушания елмаерга тырышты, тик ул ниндидер моңсу һәм кызганыч булып чыкты. Саша хатынын килёп кочаклап яңагыннан үпте.
- Ни булды сиңа, сине болай күргәнем юк, ни борчый? Син уйларың белән әллә кайда. Кунаклар ни уйлар, Александр 11ванович хатынын рәнҗеткән, дип уйлаулары бар.
- Гафу ит, кадерлем, чынлап та кәефем юк, башым да чатнап авырта, гел ятасым гына килеп тора.
- Мин әллә югалган акча өчен борчыласыңмы, дип торам.
- Анысы да бардыр инде.
- Юкны сөйләмә, акча баш бәласе түгел, күпме кирәк шулкадәр кайтарып бирермен. Син хәзер кереп ятып тор,
мин кунакларны үзем карармын.
- Гафу итегез, мин бераз гына ятып торам да сезнең янга чыгам, - дип Рушания өйгә кереп китте.
Сашасы аны куып җитеп, Рушанияны йокы бүлмәсенә алып керде, төнлекне яндырып җайлап урынга яткызды да, иелеп күзләреннән үпте. Сашасы чыгып киткәч, җиңел сулап куйды, тыныч кына уйланып ятасы килде, үз-үзеннән сорап куйды - нигә болай авыр, нәрсә баса соң аны, кая моның чыгу юлы? Ни галәмәт, арыган, ахрысы, ул изелеп йокыга киткәнен сизми дә калды. Күпме йоклагандыр, кинәт уянып китте, өй эче караңгы, түшәмгә карап уйга калды. Нәрсә күрде соң ул әле генә төшендә? Ул бит нидер күрде, нигәдер борчылып уянды. Ә, әйе, ул ак кар өстеннән атлый, нигәдер төкерә, төкергән саен кып-кызыл кан төкерә, үзе уйлый нәрсәм авырта, ахрысы, эчемдә чир бар... Ул бу төшне кабат-кабат күзалдыннан үткәрде, бәлки гел уйлап йөргәнгә кергәндер. Акрын гына кулын сузып, янында ирен капшап карады, ул һәрвакыттагыча янында тыныч кына йоклый иде. Аны уятмаска тырышып, юрган аркылы сыйпап куйды.
Дүшәмбе иртән иртәрәк китәргә кирәк иде, Хәлимәгә сүз бирде. Өйдәгеләр генә ашыкмады. Ни дә булса уйлап табарга кирәк. Бу юлы да ире чыгу юлын тәкъдим итте.
Әллә табибка күренәсеңме? Бер дә кәефең ошамый миңа, әйдә, бүген үзем синең белән генә йөрим, кайда кирәк, шунда алып барам.
Ярый, алайса мине поликлиникада калдыр, эшем беткәч үчем кайтырмын.
Юк, мин синең белән үзем йөрим, нишләп сине калдырып китим ди.
Мин хатын-кызлар табибына да керәм, ә анда һәрвакыт бик зур чират. Син эшеңә бар, мин сиңа үзем шалтыратырмын, син килеп алырсың.
Поликлиника белән онкология клиникасы шәһәрнең икесе ике башында. Ире төшереп калдыру белән машина тотты да үз юлы белән китте, сәгать инде тугыз тулып китте. Хәлимәне операцияга алып киткәнче, күрешеп калырга кирәк. Рушания килеп кергәндә, Хәлимәне ишектән каталка белән алып чыгалар иде инде. Өстенә ак простыня япканнар. Рушанияның йөрәге жу итте, тезләре калтырый башлады, кинәт каушаудан аяклары йөрмәс булды. Егылып китмәс өчен стенага тотынды, әйтеп бетергесез курку биләп алды. Хәлимә Рушанияны күреп алуга:
- Рушаниякаем, ник соңладың, әйтәсе сүзләрем бик күп иде бит, — диде.
Хәлимәне коридор буйлап алып киттеләр. Рушанияның басып торыр хәле калмады, стенага тотынып палатасына керде, ишек төбендәге беренче койка башына ябышты. Әнә- менә егылам дигәндә, аны Лилия килеп тотып алды.
- Рушания апа җаным, синең дә хәлең начармыни, я Аллам, миңа нишләргә соң инде? Әби, әбекәй дим, су бир.
Рушания каршысына ак яулыклы кечкенә әби килеп баскач, ул өнсез калды, әйтерсең, теге дөньядан карт әнисе торып кайткан.
- Чү, балам, тынычлан, үзеңне кулга ал, күрәсеңме, мин нинди тыныч. Күкрәк тутырып сулыш ал әле. - Әби, үрелеп, Рушанияның маңгаена кулын куйды, ул шундый йомшак һәм җылы тоелды. Рушания күзләрен йомды, аңа шундый рәхәт булып китте, күкрәгенә килеп кадалган авыр төер акрынлап йомшара, тарала башлады. Коридорда ниндидер шау-шу купты, кинәт палата ишеге ачылып китте, аннан ак озын эчке күлмәктән, яланаяк Хәлимә атылып килеп керде. Бөтенесе телсез катып калды.
- Рушаниякаем, - Хәлимә тезләнеп Рушанияның кулларына ябышты, - соңга калдың, сөйләшә дә алмадык. Дөнья хәлен белеп булмый, балаларымны ярдәмеңнән ташлама. Син миңа туганым кебек якын, кызганыч, элегрәк очрашмадык. Ишетәсеңме, ташлама, изгелегең җирдә ятып калмас. - Үрелеп Рушанияның яңагыннан үпте. - Лилиямне сакла.
Ак халатлы ике шәфкать туташы Хәлимәне ике яктан култыклап алдылар, ачулана-ачулана алып чыгып киттеләр. Барысы әллә төш, әллә өн, аңларлык түгел иде. Ак яулыклы әби авызын яулык чите белән каплап:
- Ай Аллам, ник кире кердең, балам? Ходаем, хәерең
г
белән, мәрхәмәтеннәнл ташлама баламны, үзең сакла. Дүрт баласы хакына. Кирәис булса, мине ал, мин инде ашарын ашаган, яшәрен яшәгеән, бала кайгысы күрсәтмә, Ходаем. Күп күрдем, күргәннә>ре дә җитәрлек.
Лилия Рушания атасының иңенә борынын төртеп, мышык-мышык елый,, ак яулыклы әби аңлашылмаган телдә догалар укый. Рушагаия селкенә дә алмый утыра, болар барысы бер куркыныгч төш кебек, котылып та, уянып та булмый торган.
Чү, балалар, елатмагыз, яхшыга гына юрыйк, алдан кабер казымыйк. - Әб5и җитез генә борылып, Рушанияның маңгаена кулын куйдьэТ - Кан басымың күтәрелде, ахрысы, янасың. Кая соң бу та(библар? Лилия, бар, наный, берәрсен дәш, кереп карасыннаар, Рушания апаңның кан басымын үлчәсеннәр. Син, бакам, ят тыныч кына, борчылма. Алла теләсә, барысы да яхпиы булыр.
Рушания ишетте деэ, аңлады да, тик тел әйләндереп сүз ойтә алмады. Бу кечнеенә ак яулыклы әби аның Айбикә .шисен хәтерләтте. У/л да шундый көчле рухлы, сабыр, күркәм, аның янында! тыныч һәм рәхәт була торган иде, ул гына шундый итегп юата белә иде. Рушания, әйтерсең, бала чагына кайтты, еәби күрсәткән урынга сузылып ятты ла, каядыр төшеп югашды. Аңа шундый рәхәт булып китте, аны әбисе иңбашыншан сөйде, әллә нинди матур сүзләр ойтте. Сүзләр өзек-ө>зек кайдандыр ишетелделәр, бөтен нәрсә әйләнде дә тулганды. Рушания көч-хәл күзләрен ачты, каршысында утырган; ак калфаклы табибын күреп, аптырап карап ятты.
Рушания ханым, хәлегез ничек, сез мине ишетәсезме? Карагыз әле миңа, сезггә ял кирәк. Без хәзер сезгә йокы даруы кадыйбыз да, сез тынычлап йоклыйсыз. Мин сездән үтенеп сорыйм, артык хискә бирелмәгез, бу сезгә бик тә зыянлы, сөйләштекме? Сез бүгген беркая да бармыйсыз.
Юк, миңа кайтьирга кирәк, мине эзләп чыгачаклар, шнһар кайтарыгыз. ХСәлимә кая, аның хәле ничек?
Илья Ильич бераз мидер уйлап утырды.
Сезне монда кадгдырырга ярамый, сез хәзер әзрәк ял итегез дә минем янга керерсез, тагын да нишләргә икәнен сөйләшербез.
Рушания үзе дә сггзмәстән авыр йокыга талды, ахрысы, укол ясап өлгергәннә>р иде инде. Ул уянганда палатада ут ;иианнар, ниндидер тамыш булмаган кешеләр буш койкаларга урнашканнар. Рушания аптырап торып утырды, ак яулыклы әби дә, Лилия белән Хәлимә дә юклар иде. Таныш булмаган кешеләр артларына борылганнар да тып-тын гына яталар, ахрысы, аларның да үз кайгылары үзләренә җитәрлек. Рушания табиблар утыра торган кабинетның ишеген шакыды да ишекне ачып карады, анда берәү дә юк иде. Нәрсәдер язып утырган шәфкать туташы янына килде.
- Сабированы операциядан кайчан алып менәләр?
- Өченче көнгә генә, ике көн реанимацияда тоталар. Захарова, менә бу даруларны үзегез белән алыгыз, өйдә эчәрсез, менә монда язылган, кайчан ничек кабул итәргә. Илья Ильич «алдагы ике көнне килмәсәгез дә ярый», диде.
- Ярый. Белмисезме, Сабированың хәле ничек икән?
- Белмим шул, безнең анда йөрергә вакыт юк.
Рушания урамга чыкканда, кояш инде агачлар артына
төшеп бара иде. Тышка чыккач, саф һавада башы әйләнеп куйды, егылып китүдән куркып ишеккә сөялде, шулчак кемдер сак кына беләгеннән эләктереп алды.
- Сез бүген соңладыгыз, мин инде әллә миннән башка кайтып киткәнсезме, дип торам.
Рушания сөенеп елмаеп куйды, бу хәзер аның көндәлек таксие иде.
- Сез мине көттегезме? Рәхмәт инде, ничек кайтам дип борчылып тора идем, - дип ул аны култыклап алды, алар акрын гына баскычтан төштеләр. - Гафу итегез, күпме бергә йөрибез, мин сезнең исемегезне дә белмим.
- Самат булам.
- Самат - нинди матур исем. Мин Рушания булам.
- Сезнең дә исемегез бик матур, дөресен генә әйткәндә, мин бик күп баш ваттым, марҗамы, татармы дип, сез безнең башкорт ягына тарткансыз.
- Ә сез кайдан соң?
- Мин Уфа ягыннан, Иглинодан.
- Ә мин Инзирдән.
Алар елмаешып бер-берсенә карашып куйдылар.
- Бездә генә мондый чибәр кызлар үсә торган иде. Сез алайса Захаровның хатыны буласыз, мин бит беләм сезнең ирегезне. Ул элек мин эшләгән цехта начальник иде, күптән инде. Мин фатир алдым да заводтан киттем. Менә бит тормыш, кемнәр генә очрамый безнең бу эштә.
- Ә сез кайдан беләсез безнең йортны?
- Беренчедән, безнең эшебез шул - таксист бит без.
Аннан, Захаровны белмәгән кеше бик аздыр ул бу шәһәрдә. Рушания, ачуланмасаң, бернәрсә сорыйм әле: синең монда йоргәнеңне өйдә беләләрме?
Юк, белмиләр, сез дә әйтмәссез, дип уйлыйм.
Шулайдыр дип уйлаган идем. Ник әйтмисез, ул бит табибларның ниндие кирәк - барысын алдыгызга тезеп бастыра ала, ә сез көн дә кача-поса шунда чаклы киләсез. Ә берәй вакыт кайта алмасагыз?
Самат, әйтче, әгәр сез хатыныгызның рак белән чирләгәнен белсәгез, нишләр идегез?
Алла сакласын, акылдан язарга була, үлмәсә ярар иде дип күзенә карап утырырга, тфү-тфү, Ходай күрсәтмәсен.
Менә, күрәсезме, җавабын да үзегез бирдегез. Шуңа күрә мин әйтмим, син дә әйтмә. Килеп тә җиттек, рәхмәт, ( амат. Бу икебезнең генә сер булып калсын. Минем әле өйдә до җавап бирәсе бар. Ике көннән шалтыратырмын.
Рушания ике көн тыныч кына, өендә даруларын ашап, ой мәшәкатьләре белән булашты, акрын гына теплицасына чыкты. Яз җиткәнен сиздереп, кар астыннан беренче чәчкәләр дә баш күтәргән, теплица эчендәге тюльпаннар шау чәчкәдә утыра, монда җылы, пыяланы язгы кояш нурлары җылыта. Рушания өчен генә Саша ял итү почмагы ясаткан иде, анда иске йомшак креслолар, өстәл, хәтта самавыр белән чәшкәләр дә бар. Рушания шул йомшак креслога утырып, чәчкәләренә карап, сокланып елмаеп куйды. Нинди матурлар! Ничек рәхәт шулай бар нәрсәне онытып, гамьсез генә утыру. Алдашып каядыр чабасы юк. Теге көнне Саша бик ачуланды шалтыратмыйча көннең буе югалып йөргәнгә. Кайтып керүгә килеп кочаклап алды:
Котымны алдың, кайда йөрисең болай? Эзләмәгән җирем калмады, бөтен кабинетны ачып карадым, юксың. Уйламаган уй калмады...
Ни сөйлисең, Саша, миңа ни булсын.
Больницага салдылармы, әллә урладылармы?
Сашенька, кемгә кирәк мин, мин бит яшь кыз түгел.
(повесть)
Раечка, бөтенесе белә - синең өчен мин соңгы ыштанымны да салып бирергә әзер, саграк бул. Әйдә, мин сиңа машина алам, бер шофёр бирәм, кайда кирәк - шунда йөр, минем дә җаным тыныч булыр.
Кирәкми, мин аена бер чыгам өйдән, көннекә ул кеше нишләп утырсын?
Әлегә менә шулай котылды, берсекөнгә тагын ни уйлап
табарга? Ике көн үтте дә китте, кичтән ире эштән кайтты.
- Мин бер-ике көнгә Мәскәүгә китәм, эчке кием белән бер-ике күлмәк тә сал әле.
Сашаның китүенә ул сөенде генә. Рушания һәрвакыттагыча сәгать тугызга больницага килеп җитте. Хәлимәне реанимациядан күтәрсәләр, көтәдер, аны сагынып та өлгергән бугай, ул аңа хәзер сеңлесе кебек якын иде. Рушания палатага килеп кергәндә, бер аның койкасы гына буш иде. «Тагын өлгермәдем, алып чыкканнар бит, йокласа уятмыйм», дип, акрын гына аяк очына басты, тик монда бөтенләй башка кеше ята иде, Рушания сискәнеп китте.
- Хәлимә кая, монда Хәлимә ята иде бит?
- Белмим, мин килгәндә буш иде бу койка, - диде олы гына яшьтәге хатын.
Рушания сорарга дип коридорга чыкты, ишектән чыгу белән Илья Ильич белән борынга-борын диярлек килеп төртелделәр.
- Хәлимә кая? - диде курку катыш дулкынлануын яшерә алмыйча.
- Ә без аны икенче больницага күчердек, - диде күзләрен яшереп.
- Кайсы больницага, ник күчердегез?
- Казанга. Сезгә тыныч булырга кирәк, әйдәгез, сезнең хәзер капельницага ятасыгыз бар. - Ул аны ипләп кенә култыклап алды, артык сөйләшми генә аны үз палатасына кертеп яткырды.
- Бер дүрт сәгатьләп тамачак, тыныч кына ятыгыз, бу ягына шулай көн аша алырсыз. Сез бик тиз хискә бирелүчән, бу дәвалауга бик комачаулый, бер алга, ике артка тартасыз. Монда күргәннәрнең барысын да алай бик якын йөрәгегезгә алмагыз, шуңа күрә мин сезгә көн аша йөрергә рөхсәт итәм. Бер көн өйдә дарулар эчәсез, икенче көнне капельница килеп аласыз.
Яшь табиб, шәфкать туташы энәләрне урнаштырып бетергәнче, берсүзсез күзен алмыйча Рушанияны күзәтте. Никтер бу хатын үзенә магнит урынына тартты, караган саен карыйсы килде, шушы тамчылар тамып беткәнче берсүзсез янында утырасы иде. Тик сораулар гына бирмәсен, җаваплары аны аяктан егуы бар. Теге көнне аны йоклаткач, ул берничә тапкыр кереп бик озак сокланып карап торды, аның болай үз пациентларына беркайчан гашыйк булганы юк иде әле. Ник соң ул шушы утыз бишкә җиткәнче пар тапмый йөри? Ә монда ун яшь аерма, тик ул аерманы никтер сизми, көннән-көн күңеленә ныграк керә, уйландыра һәм борчыла. Рушания үзендә чит карашлар тоеп кинәт борылып карады, аяк очында басып торган табибның уйчан карашлары белән очрашты. Алар, сүзсез аңлашырга теләгәндәй, бик озак бер-берсенә карашып тордылар. Рушанияның карашында аптыраш, ни әйтергә уйлый тагын? Илья кинәт үзенең ни хәлдә басып торуын аңлап алды, читенсенеп ни әйтергә белми торды да, кырт кына борылып чыгып китте. Рушания да уйга калды, ни аңлата бу караш? Ул гына белә аның ни белән чирләгәнен, кызганамы, жәллиме? Хәер, ни аермасы бар? Ул еш тоя үзендә чит ир-ат күз карашын, тик яратмый иде үзен күз карашы белән ашаган кешене, бигрәк тә мәҗлесләрдә. Яннарында хатыннары утыра, ә алар оятсыз рәвештә аны күзләре белән капшыйлар. Моңа Сашаның да бик ачуы килә иде. Тик бу башка, аның карашында оятсызлык та, мыскыллау да күренмәде, димәк, эшләр шәптән түгел. Мин сорамыйм, ул әйтми. Тамчылар ашыкмый гына тама да тама, уйланып ятарга вакыт та җитәрлек, тик уйлаган саен очы-кырые күренми. Әгәр аңарда да Люба чире булса, нишләргә, ничек яшәргә, ул моны белергә тиеш, ә белгәч нишләргә?
Рушания килде, кайтты, Лилия килер дип көтте, тик ул һаман күренмәде. Бүген дә күренмәгәч, үзе кереп чыкмакчы булды. Самат инде хәзер шәхси шоферына әйләнде, Рушанияга да җиңел булып калды, ичмаса, бер сөйләшер кешесе бар. Ул аның хәлен яхшы аңлый иде, артык сорау да бирми, аның хәлен йөзеннән үк аңларга тырышкандай, сиздерми генә карап-карап ала. Якташлар чит җирдә туганнар кебек якын була, Самат та Рушанияны үз туганы кебек күрә башлады һәм аның өчен эчтән генә бик тә борчыла. Ул хәзер Рушанияның бару-кайту вакытын чамалап, үз эшен аның буенча җайлады. Ул тәүлек буена шәһәрнең бер башыннан икенче башына чабып, кеше ташып акча эшләсә, хәзер беренче кайгысы Рушания якташы. Чакыртканчы ук больница төбенә килеп утыра торган булды, гаиләсе дә белмәгәч, ул бердәнбер ярдәмче, аның хәлен аңлаучы кеше иде хәзергә. Кеше серен саклау зур җаваплылык, тик бу серне Рушания күпме саклый алыр соң? Ялгызың гына күтәрә торган чир түгел.
Самат ике тулуга больница төбенә килеп туктады. Тышта яз, кояш кыздыра, больница матур нарат урманы эченә урнашкан. Асфальтта эрегән кар күлдәвекләре җыелып ята, тургайлар шул күлдәвектә чыр-чу килеп су коеналар, килгән язга сөенәләр, күгәрченнәр дә пар сайлыйлар, гөр-гөр килеп куышып уйныйлар. Самат, исе китеп, нинди салкын кышларны җиңеп чыккан шушы кечкенә кошчык дөньясын күзәтте. Янына килеп баскан Рушанияны да күрмәде. Рушания бер кошларга, бер Саматка карап торды.
- Алар да язга исән чыгуларына сөенәләр.
Самат күтәрелеп карады, янында басып торган Рушанияның йөзендә әйтеп бетергесез нур, соклану һәм берни булмагандай тынычлык. Аның түгәрәк йөзендә чак кына елмайган матур иреннәре балаларның әкият китабындагы матур итеп ясалган әллә тулы айны, әллә кояшны хәтерләтә иде. Самат күзен алмый карап торды, нинди бөеклек бу хатында, нинди балалардай самими чисталык, сөйкемлелек! Аңа карап нинди дә булса җенси пычрак уйлар түгел, киресенчә, сокланыр өчен генә бу җиргә яралган диярсең. Рушания да аның янына скамейкага килеп утырды, ул да чыр-чу килгән тургайларга карады.
-- Бу дөньяда бар тере җанда бер теләк - мәхәббәтеңне табу, гаилә кору, балалар үстерү. Кара инде бу кошчыкларны, аларда да шул теләк, юксаң, буй җитмәс хыял түгел.
- Рушания тагын нидер әйтмәкче иде дә тукталып калды.
- Самат, минем азрак вакыт та бар, әйдә, минем бер танышларга гына кереп, хәлен белеп чыгыйк әле, аны операңиядан соң Казанга күчергәннәр диделәр. Мин берни белмим, кереп балаларыннан гына сорап чыгыйм, син бераз гына көтеп торырсың бит?
Самат әйткән адрес белән килеп туктады. Рушания кызу- кызу атлап Хәлимәләр йортына ашыкты, бүген аңа ничектер җиңел иде йөрүе. Соңгы вакытта аның бөтен җире авырта, кузгалып китүе дә бик авыр иде, ә бүген, күз тимәсен, ул үзен бик рәхәт тойды, ахрысы, дәвалануның файдасы тия башлады. Рушания икенче катка җиңел генә күтәрелде, таныш ишекнең кыңгырау төймәсенә басты. Ишекне әлеге кечкенә кыз ачты.
- Исәнме, үскәнем, өйдә кем бар?
- Әби, апа.
Өйдә әллә нинди тынлык. Рушания алга атлады, эчке бүлмәнең тәрәзә төбендә дисбе тартып, ак яулыклы әби утыра, почмактагы караватта йомарланып кына Лилия йоклап ята. Рушания акрын гына:
- Исәнмесез, - диде. Карт әби ялт итеп борылып карады, исенә төшерергә теләгәндәй, бик озак аңа карап торды.
- Исән, балам, исән, - диде башын селкеп. - Сине кайдадыр күргәнем бар кебек.
- Без Хәлимә белән бергә идек.
Рушания апа? - Кинәт Лилия сикереп торып утырды, елап шешенеп беткән йөзен күргәч, Рушанияның кинәт йөрәге кысып куйды.
- Лилия, үскәнем, ни булды, ник елыйсың?
Сез, сез монда ничек киләсе иттегез? Сез генә безне әнисез калдырдыгыз, сез генә гаепле. Ул теләмәде пычак астына ятарга, сез күндердегез.
- Чү, балам, алай ярамый, тынычлан, кем уйлаган бит менә болай булыр дип. - Әби оныкларын тынычландырмакчы булды, каккан казык кебек басып торган Рушанияга карады.
Утыр, балам, утыр, Хәлимәм китте шул инде, китте.
- Әбекәй, ни сөйлисез, кая китте, миңа Казан больницасына күчердек диделәр.
- Ахирәт дөньясына, балам, урыны оҗмахта булсын. - Ак әби яулык очы белән яшьле күзләрен сөртте.
Лилия мендәренә капланып үкси-үкси елый, кечкенәсе почмакка сыенып күзләрен ышкый. Рушанияның һич кенә дә башына сыеп бетә алмады. Моның булуы мөмкин түгел, үз аяклары белән кергән кеше. Рушания кинәт чайкалып куйды, бөтен дөнья әйләнде, һава җитмәде, нәрсәдер буды, ул тизрәк һавага чыгарга дип, чыгу юлына борылды.
- Син генә үтердең әнине, - дип кычкырды артыннан Лилия.
- Чү, балам, кирәкми, ә син, Рушания балам, якшәмбе кил, җидесен укытабыз. - Әби сөйләнә-сөйләнә Рушания артыннан иярде. - Син балаларга үпкәләмә, Хәлимәм бик ярата иде сине, инде Ходай сиңа терелеп чыгарга язсын.
Рушанияның күзаллары караңгыланды, балалар алдында егылмаска, тизрәк һавага чыгарга тырышты. Стена буйлап оллә шуды, әллә атлады, ул берни аңламас хәлгә җитте. Тышкы ишекнең тоткасына ябышты, ачылган ишеккә ябышып, исерек кеше кебек болганды, кайда икәнен дә аңламый башлады, хәле тәмам бетеп, ишек буйлап шуып 1 ошә башлады. Шулчак кемдер килеп күтәреп алды, нидер кычкырды, яңаклады. Керфекләре белән һавага ябышырга ■ еләгәндәй, күзләрен ачарга тырышты. Аңы да, гәүдәсе дә аңа буйсынмады, ул бөтенләй камырга әйләнде, бөтен нәрсә әйләнеп-әйләнеп, һаваларга, ак болытларга алып менеп китте.
Подъезд ишегеннән Рушания күренгәч, Самат машинасын кабызды, тик Рушания ишектән китә алмады, ябышып торды да акрын гына җиргә чүгә башлады. Самат машинадан сикереп төште, үзе дә ничек килеп тотып өлгергәнен сизми дә калды. Рушанияның чырае ап-ак кәгазь төсендә, гәүдәсен дә тота алмый. Самат ике уйлап тормады, тиз генә машинага күтәреп салды да кире больницага машинасын куалады. Ярый әллә ни ерак түгел иде. Кабул итү бүлмәсенең ишек төбенә терәлеп килеп туктады, ишек төбендә торган ниндидер кешегә кычкырды. Ишекне ачып, Рушанияны күтәреп алды да кабул итү бүлмәсенә үзе күтәреп алып керде. Рушания иссез иде, аны каталкага салдылар да каядыр йөгерттеләр. Самат та ияргән иде дә, тик аны үзләре кергән ишекнең теге ягына кертмәделәр. Аңа көтәсе генә калды. Машинада калган сумкасында кабат-кабат телефон шалтырады. Әллә дөресен әйтергәме, дип телефонны кулына да алып карады. Ә анда бер-бер артлы Саша, Игорь, Алеся шалтыратты.
Самат кайтып китмәде, берсүзсез машинасында көтеп утыра бирде. Инде караңгы да төште, ә Рушания һаман чыкмады да чыкмады. Ул ике күзен ишектән алмады. Урам баганаларында ут кабынды, кабул итү бүлмәсенең ишек алды яп-якты, ишек алдында ыгы-зыгы йөрүчеләр дә кимеде. Шулай да берәү чыгып бераз торды да туп-туры аның машинасына таба килә башлады. Самат ни дә уйлап өлгергәнче, уртача буйлы, табиблар кия торган киемнән яшь кенә ир-ат килеп ишекне ачты.
- Рөхсәт итегез, миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк.
- Утырыгыз, - диде Самат аңа борылып.
- Мин Илья Ильич булам, Захарованың табибы. Сез бит аны көтәсез, мин сездән сорамакчы идем, сез аның кеме буласыз?
- Дөресен генә әйткәндә, беркем дә түгел, мин таксист кына. Ә танышып-сөйләшеп киткәч, якташлар булып чыктык. Бик яхшы кеше, кызганыч менә монда йөрүе...
- Ә бүген нәрсә булды соң бу хәлгә төшәрлек?
- Моннан ерак түгел бер хатынның хәлен генә белеп чыгам, дип кереп киткән иде, шуннан чыкты да егылды.
- Аңлашыла. Ул хатын операция өстәлендә үлде. Аңа шулай тәэсир итәсен белдем, шуңа көн аша йөрергә куштым. Ничек тә саклап калырга тырыштым, булмады, өйләренә барыр дип һич тә башыма китермәдем. Ярый, сез бүген көтмәгез, кайтара алмыйм, хәзер йоклый ул.
- Карагыз, нишләргә соң инде, өендә эзлиләр бит, бәлки әйтергәдер, сез беләсезме аның ире кем икәнен?
- Юк, кем булса да аның рөхсәтеннән башка ярамый- Мин каршы түгел, тик ул үзе бик каршы. Без әйткәнне белсә, тагын бер тетрәнү кичерәчәк, ә аның белән хәзер бик сак булырга кирәк, иртәгә күз күрер.
- Алайса, менә сумкасын алыгыз, эчендә телеф0ны- Ә шулай да аның ире бик бай һәм бик зур кеше, даРУны5 ниндие кирәк - таба, әллә кайларга алып барып дәвалый ала.
- Сез хәтерлисезме Горбачевны? - Яшь табиб Сматка текәлде. — Ил башлыгы, ярты ил байлыгын биреп тә хатынын коткара алмады. Минем дә беркемне дә үт<Фосем килми, бөтен җир шары эзли аның дәвасын, тик ул бездән көчлерәк.
Ильяның эш сәгате бетеп кайтырга җыенып йөри иДе> кабул итү бүлмәсеннән шалтыратып, тиз төшәргә куШтылаР- Каталкада иссез яткан Захарованы күргәч, кинәт тезләРе бөгелеп киткәндәй булды. Әле 30-40 минут эле кенә тәрәзәдән ул утырып киткән машинаны карашы белән озатып калды, һәрвакыт тыныч, сабыр холкы беләр* бергә эшләгән иптәшләре арасында аерылып торган, ни генә булганда да салкын канлы, аек акыл белән эш итә торган Ильяны да курку биләп алды. Ул көн саен кемнең д0 булса гомерен саклап калу өчен көрәшә, юксаң, бу аныН өчен гадәти эш. Тик ул монда, менә хәзер Захарованы күрсРмен дип уйламады. Ничәмә еллар өйрәнгән гадәт белән кулыннан килгәннең барысын эшләде, тик бер сорУ ~ ни сәбәп булган аны болай тирән аңын җуйдырган?
Илья, үзе дә сизмәстән, бу хатынга гашыйк булуын аңладЫ, ул моны танырга теләмәде. Арадагы бик зУР яшь аермасын да сизмәде, беренче күргән көнне үк, моНынчы булмаган тойгылар кичерде. Хәзер ул аны күрү теләг белән генә яшәде, иртән тәрәзә пыяласы аркылы каршы алз> кичке якта шул ук пыяла аркылы озатып кала. Ул утырып йөри торган машинаны хәзер меңнәр арасыннан аера.
Илья Самат белән сөйләшкәннән соң кире Захарова ята торган аерым палатага керде. Ул әле һаман йоклый* көчле дарулар аны ничек тә, вакытлыча булса да авыр уйлаРДан арындырып торачак. Ул акрын гына аның янына килеп басты, тагын бераз сокланып та, борчылып та аңа карап торды. Бая кислород кидерергә комачаулагач, баш түбәсенә үреп өйгән чәчен сүтеп төшерделәр, хәзер ул әнә койкадан төшеп асылынган. Озын авыр толымны ул сак кына кулына алды, кулында бу чәчнең авырлыгын тоеп, баш селкеп куйды, аннан ипләп кенә калкып торган ике күкрәк арасына сузып салды. Бер китте, бер тагын якын килеп, аның һәр тын алышын тыңлап торды. Мондый кинәт тетрәнүләр, артык борчылулар чиргә каршы тору сәләтен киметә, ничек кенә дәвалама, бу кичерешләр бер урында таптанырга мәҗбүр итә. Илья инде ничә ел шушы яман шеш авырулары белән эшли. Аның әтисе дә шушында эшли иде, хәзер лаеклы ялда, шулай да кайбер катлаулы сораулар килеп туганда, һәрвакыт улына ярдәмгә килә. Монда килеп эләккән кешеләр үзара бик тиз уртак тел табалар, аларны бу яман чир берләштерә, һәрберсе үзе өчен генә түгел, күршесе өчен дә куркып, борчылып үткәрә көнен. Бер палатада дүртәр-алтышар кеше ята, кем үлә, кем кала, кемнедер калган берничә көнен өендә тәмамларга кайтарып җибәрәләр. Болар барысы бер- берсенең күз алдында, аны берничек тә яшереп булмый, һәрберсен аерым паиатага да салып булмый. Монда ятучылар туганнар кебек якынаялар, исән калганнар туганнар кебек йөрешәләр, үлгәннәрне дә онытмыйлар. Захарова да нәкъ шул чылбырның бер очы иде. Сабирова инде операция бүлмәсенә килеп җиткәч, кире торып чапкан. Илья күреп йөрде бу капма-каршы ике хатынның бер-берсенә бик нык ияләшүләрен. Ничек кенә тырышмасын, Захарованы тетрәнүдән саклап кала алмады. Бүген ул аны үлемнән йолкып калды, ул аны югалтудан куркуын бөтен күзәнәге белән тойды. Юк, аның пациенты булган өчен генә дә түгел, әллә нинди тойгылар үрелеп-үрелеп үзенә бәйли. Илья, уйланып, тәрәзә төбендә караңгы төнне күзәтте, тәрәзә пыяласында үзенең шәүләсе, чөнки тышта караңгы төн. Илья авыр уйлардан арына алмады. Акрын гына өстәл артына килеп утырды, каршысында йоклап яткан матур ханымның күкрәгенә тиклем ак простыня ябылган, аның өстеннән буе белән озын чәче сузылган, гел әкияттәге патша кызы диярсең. Ул башын кулларына салып карап ятты да, күзе эленеп, йокыга китте. Күпме, йоклагандыр, ул кинәт сискәнеп уянып китте. Тәрәзә артында зәңгәрсуланып таң ата, ул сәгатенә карап алды - биш тула. Күзләрен ышкып йокысыннан айнырга тырышты, шулчак күзе кинә+ аңа карап яткан көрән күзләр белән очрашты, тын да алмыйча ул да аңа карап торды. Бераз шулай утыргач, акрын гына торып, урындыгын алып аның янына килеп утырды.
- Уяндыгызмы? - диде йомшак һәм ягымлы гына тавыш белән. Рушанияның кулын учларына алып, күзләренә текәлде. - Сез хәтта йоклаганда да шундый чибәрсез.
- Сез миңа алдадыгыз, - диде тонык кына тавыш.
- Кайбердә алдашу да кирәк. Мин сезне кисәттемме, сезгә борчылу да, курку да, бүгенге кебек артык тетрәнү дә ярамый, әйтмәвем сезне саклап калу теләгеннән генә иде.
- Миңа «әнине үтерүче» диделәр, мин берни белмичә бардым. Сез әйтсәгез, мин моңа әзер булыр идем. Ышана алмыйм, ул бит үз аяклары белән керде, үләрлек түгел иде бит.
Илья авыр сулап куйды.
- Бик соң килгән иде шул, без дә, әле коткарырга өлгерербез, дип уйладык. Ә яргач, аның шеше бавыр-бөерләргә таралган булып чыкты, барысы берьюлы эшләүдән туктады.
- Ул яшәргә тиеш иде.
-Аңлыйм, бөтен кеше дә яшәргә тиеш. Без кагылмасак та, бер ай, һичьюгы ике ай яшәр иде. Искитмәле хатын-кызның сабырлыгына, ничек яшәгән ул шул хәлдә?
- Ике ай дисез, белеп яшәгән кешегә бик күп бит ул, аңа балалары яшәргә көч биргәндер. Ә сез беләсезме ник кире борылып чыкканын?
- Юк, белмим, без үзебез дә аптырашта калдык. Аннан тагын үзе килеп кергәч, без көнен күчерергә тәкъдим иттек аңа. Ул кире кергәндә дулкынланган иде, бер кергәч, кире чыкмыйм, диде, мин үтенечемне генә әйтергә чыктым, хәзер мин тыныч, дип, үзе ризалык бирде.
Ул миңа үзенең дүрт баласын калдырып үлде, сез аңлыйсызмы безнең өстә нинди бурыч торганын? Мин сезгә ышандым, ә ул миңа.
Кичерегез, мин Алла түгел, авыртканны җиңеләйтүче габиб кына.
- Ә мин монда күптәнме?
Сезгә дулкынланырга ярамый. Сезнең бик яхшы чустыгыз бар икән, ул сезне вакытында китереп өлгертте. Мин аны иртәнгә тиклем кайтарып җибәрдем. Бәлки гаиләгезгә хәбәр итәргәдер, тынычлап дәвалана алыр идегез.
Юк, әйтмәгез, мин берәй нәрсә уйлап табармын. Үзегез әйттегез, кайбердә алдашу да кирәк. Тик сез миңа бер нәрсәне аңлатыгыз, миңа хәзер ничек яшәргә соң?
- Элек ничек яшәсәгез, хәзер дә шулай.
- Элеккечә булмас шул, элек мин Хәлимәне белми идем, аның балаларын, Любаны. Элеккечә яшәп булмас шул хәзер. Минем Люба хәленә калып та үләсем килми, миңа күпме калды дип тә сорамыйм, сез моны үзегез әйтергә тиеш, чөнки кешенең җирдә бетерәсе эшләре була.
Илья Рушанияның кулын ычкындырмады, ул да тартып алмады. Ул бу сорауны көн дә, очраган саен көтте, аңа әйтү түгел, үзе-үзеннән яшерде. Иелеп, иреннәре белән Рушанияның кулына кагылды. Башын бик озак күтәрмәде, дөресен генә әйткәндә, аның сораулы карашлары белән очрашудан курыкты, күзләрен күтәрми генә:
- Мин сезнең гомерегез өчен көрәшәчәкмен, тик сез дә миңа булышырга тиеш, - диде кабат иреннәре белән аның кулына иелеп.
- Ничек? - дип пышылдады Рушания.
- Берни булмагандай, туган һәр көнне сөенеп каршы алыгыз, мин сезгә булышырмын, матурлык җирдә яшәргә тиеш.
Алар бер-берсен аңларга тырыштылар.
Иртәнге алтыда Рушания Сашага шалтыратты, трубканың теге башында иренең дулкынланып кычкырган тавышы ишетелде. Рушания сабыр гына тыңлап торды да: «Бар да яхшы, син борчылма, мин озакламый өйдә булам. Юк- юк, сиңа кайтырга кирәкми, кайткач аңлатырмын», диде. Рушания телефон трубкасын япты.
- Иртәнге самолет белән кайтып җитәм, диде, ни уйлап табарга да белмим.
- Рушания гына дип эндәшсәм, ачуланмассызмы?
- Ничек сезгә җайлы - шулай эндәшегез, ирем миңа Раечка, ди.
- Сезнең милләтегез кем, сер булмаса?
- Татар, ә бәлки башкорттыр.
- Мин дә шулайдыр дип уйлаган идем, мөселман хатыннары тыйнак, чибәр һәм бик түземлеләр. Сез дә бик сабыр кеше булса кирәк, тик шулай да сез бу качып йөрүләрегез белән һәрчак борчыласыз. Минем сезгә тәкъдимем бар - мин сезгә шәфкать туташы табып бирәм, ул сезгә өйгә килеп уколлар ясар, ә сез миңа ике атнага бер килеп күренеп торырсыз. Берәй төрле җиңелчә «чир уйлап табарбыз, сезнең өйдәгеләр өчен генә. Минем телефонны язып алыгыз, сез миңаһәркөнне үзегезне ничек хис итүегезне бәйнә-бәйнә сөйләп торырга тиеш, минем өчен бу бик мөһим, сөйләштекме?
Иртәнге сәгать уннар иде инде, Рушанияны Илья Ильич үзе озата чыкты. Самат инде ике сәгать көтеп утыра иде, ул аларга каршы торып чыкты.
- Хәлең ничек, Рушания, кайтабызмы?
- Кайтабыз, Самат, өйдә ни көтәдер?
- Кара әле, бәлки сиңа абортка бардым дияргәдер, ә нәрсә, була торган хәл.
- Ни сөйлисең, - диде Рушания кызарып, - минем яшьтәме?
- Күптән түгел минем хатын барып кунып кайтты, нәрсәдер булган да кайтармадылар.
Аларны тыңлап торган Илья да:
- Мин аның белән ризалашам, сезнең яшьтә дә бик була торган хәл, юкка читенсенәсез, - диде. Рушания яшь кызлардай кып-кызыл булды.
- Юкса, ирегез әллә ни уйлавы бар, төн кунарга кайтмаган хатын турында ни уйларга була... Үзең аңлыйсың, мондый очракта ир-атның башына юньле уй керми. Ояласың икән
дөресен әйт, җәфаланма. Барыбер бервакыт әйтергә туры киләчәк, шулаймы, доктор?
Доктор Рушаниядан күзен алмый гына Самат белән ризалашып баш селкеде.
Уйлагыз, мин сезнең шалтыратуыгызны көтеп калам. Ә сез иртәгә иртәнге уннарга минем янга килегез. Шәфкать туташын бер ун көн йөртергә туры киләчәк, ә сез мин биргән киңәшләрне онытмагыз, берни булмагандай яшәгез.
Машина күздән югалганчы, Илья ишек төбендә басып торды. Язгы кояш күзләрне чагылдырды, тирә-якта кошлар чыр-чу килеп оя кордылар, сөенештеләр, язны сәламләделәр. Ул онытылып кошлар дөньясын күзәтте, монда җанга рәхәт иде, кире борылып керәсе дә килмәде. Анда чирлеләр, анда ялварулы караш, мең төрле сорау, анда күпме күз яше түгелә. Һәрберсенең гомере өчен көрәшәсең, үлем куеныннан йолкып аласың, ә коткара алмаганнарның һәрберсе атналар бус күзалдыннан китми, төшләреңә кереп йөдәтәләр. Алар да бу чир алдында көчсез, алар да үзләренең көчсезлегеннән башларын тотып елый, алар да Алла түгел, бары табиб кына.
Саматның таксие өй турына килеп туктаганда, капка алдында кызы белән улының машинасы тора. Чит машина килеп туктау белән капкадан атылып улы килеп чыкты, аннан Мәскәүдән кайтып җиткән Саша йөгерә-атлый килеп туктаган машинага ташланды. Самат аларны күреп:
- Мин әйткәннәрне онытма, кара йөзен - хәзер икебезне дә ботарлый, сакчылар көн дә кем белән йөргәнеңне дә әйткәннәрдер, син тыныч тот үзеңне, - диде.
Саша килеп алгы ишекне ачып җибәрде, күзләре акылсыз кешенеке кебек шардай булган, төн йокламаганнандыр, ахрысы, күз төпләре зәңгәрләнеп, асылынып төшкән, йөзе тартылып калган. Рушанияның чыкканын да көтмичә, бербер артлы сорауларын яудырды.
- Рая, Раечкам, ни булды, ничек син шулай берсүзсез чыгып югалдың, ни булды? Без бит акылдан яза яздык. Раечка, сиңа ни булды, сине һәркөн чыгып китә, диләр сакчылар, ул ни дигән сүз, кайда йөрисең син, бу кем?
- Саша, әйдә, өйгә керик, монда яхшы түгел чит кеше алдында. Мин сиңа барысын да аңлатырмын. Ә бу Самат
- безнең якташ. Үзең бит теләсә кем белән йөрмә дидең, менә шуңа бер генә такси белән йөрим. Әйдә, өйгә керик.
- Рушания мөмкин чаклы тыныч булырга тырышты, юкса, эчтә әллә ниләр калтырый иде, җитмәсә, баш та әйләнергә генә тора. Ул акрын гына машинадан төште, Саша аны кочаклап алды.
- Раечка, уйламаган бер уй калмады, тукта, нишләп синнән дару исе килә?
- Тукта, таксига түлик тә өйгә керик. Сау бул, Самат, мин шалтыратырмын.
- Әни, син шалтырата алмадыңмыни? - дип улы килеп әнисенең битеннән үбеп алды. - Син алай шаяртма, әтигә инфаркт ясыйсың. Мин кая чабарга, кайдан эзләргә белмәдем.
- Гафу итегез, балалар, шулай килеп чыкты. Мин әтиең белән генә сөйләшим.
Йортка керү белән елап шешенеп беткән кызы Алеся да чабып чыкты.
- Әни, әнием, - дип сүз әйтә алмый үксеп елады.
Рушания Хәлимәнең балаларын исенә төшереп,
йөрәге кысып куйды, үзе дә елап җибәрүдән куркып, күкрәк тутырып сулыш алды. Кайда булганын белсәләр, нинди кара кайгы басачак өй эчен. Самат хаклы, оят
булса да, аның әйткәне белән килешмичә булмый.
- Алеся, балам, тынычлан, бар да яхшы. - Кызын кысып кочаклады. - Син чәй әзерлә, минем үтерепләр чәй эчәсе килә. Мин өсне генә алышыйм, әйдә, Саша.
Икенче катның йокы бүлмәсенә ул көчкә күтәрелде, Сашаның борчулы, сорау тулы күз карашын күтәреп торырлык түгел. Алдаша белмәгән Рушания дул кынлануын яшерергә тырышты, киемнәрне салып, өскә сеңгән дару исен тизрәк юып төшерергә, баштагы уйларны тәртипкә салып, тынычлап ял итәргә теләде. Ничек сүз башларга белмичә ул һаман сузды, Сашаның кабат сорау биргәнен көтте, ә ул җитди сораулы караш белән басып тора бирде. Рушания бүтән моны күтәрә алмый үзе сүз башлады.
- Саша, ник шул чаклы җинаятьчегә караган кебек карыйсың? Кил, утыр яныма.
Сашаның кыл кебек тартылган нервлары әнә-менә кабынып китәргә генә тора. Бер тәүлек билгесезлек аны акылдан яздыра язды. Ул акрын гына аның янына, үзләре йоклый торган карават кырына килеп утырды. Рушания аның күзләренә күтәрелеп карамаска тырышты, акрын гына, гаепле тавыш белән, ничек әйтсәм тотылмам микән, дип, көчкә сүз башлады.
Саша, оят инде әйтергә дә, сиңа белгертәсем дә килмәгән иде.
Саша тагын да кыл кебек тартылып:
- Нәрсәне? - диде сабырсызланып.
Мин абортка бардым, менә шул, - диде иренең йөзенә күтәрелеп карап, үзе эчтән генә, беткән баш беткән, дип уйлап куйды.
Сашаның чырае башта агарды, куркыныч әйбер күргәндәй, бер яңагы тартып куйды, бик дулкынланса шулай була торган гадәте бар аның. Телсез калып хатынына карап утыра бирде. Ниләр генә уйлап бетермәде шул бер тәүлек >чендә, тик мондый уй башына да кереп карамады. Саша көчкә зиһенен җыя алды, азрак йөзенә кан әсәре дә керә башлады, тотлыга биреп:
Ничек? - ди алды. Ул утырган урыныннан идәнгә шуып гөште, Рушанияның алдына тезләнеп, күзләрен олы итеп карап тора бирде.
Гафу ит, Саша, оялдым әйтергә, карт бит инде мин. Көнендә кайтырмын дип уйлаган идем дә, көтелмәгән хәлләр килеп чыкты, кайтармадылар. Иртәгә миңа өйгә килеп укол ясаячаклар, мин бүтән югалмам, - диде иренең күзләренә карап.
- Рая, Раечка, ник миннән яшердең? - Ул Рушанияның тезләренә башын салып, хатынын кочаклады. - Я Ходаем, ниләр башыма килгәнен белсәң! - Ул башын күтәреп, яшьле күзләрен сөекле хатынына терәде. - Ник син һәрвакыт эчтән берүзең янасың, без бит бербөтен, ник минем белән уртаклашмыйсың? Мин бит ниләр генә уйламадым, үлгәнме, башка кеше белән киткәнме, миңа хыянәт иткәнме, башканы яратканмы? Гафу ит, матурым, тик бу хәлне башыма да китермәдем, белгән булсам, мин сине һич тә җибәрмәс идем. Ник алып кына кайтмадың? Син бит беләсең минем ничек синнән туган балаларыбызны яратканны. Дөрес эшләмәгәнсең.
- Тукта, ни сөйлисең, без бит инде әби-бабай була торган кешеләр, соң бит инде, мин дә карт бит.
- Нинди карт ди ул, әле монда, яшь кызлар кебек, авырга узып торганда. - Сашаның йөрәге шашкын хисләр белән тулды, ул хатынын шашып-шашып үбәргә тотынды, аның кайнар тыны көйдереп-көйдереп ала, шашынып пышылдаган һәрбер сүзе йөрәкне куырып-куырып, Рушанияның башын әйләндерә.
Әйе, карт та түгелләр шул әле, иллегә генә кереп баралар, шулчаклы хисләр ташып торганда, һәр күзәнәгең белән бер-береңне тоеп, сөю хисләре ташып, ике җан бер булып күкләргә очканда... Әйтерсең, алар унсигез- егермедә генә. Әле һаман башларыңны югалтып яратасы- яратыласы килгәндә, кем уйласын өеңнең бер почмагында кара шәүлә булып, әҗәл көтеп тора дип. Рушания барысын онытырга тырышып, иренең кайнар хисләренә кушылып китте, шушы мизгелләр аңа яшәргә көч бирәчәк, бүгенгесе белән яшәргә. Калган барлы-юклы гомереңне, һәр көнен якыннарыңа шатлык, мәхәббәт, җан җылысы биреп яшәргә, иртәгәсе өчен бүген борчылып елап ятмаска. Вакыт җиткәч тә өлгерермен, алар гына белмәсеннәр, бу дөньядан киткәндә артыңнан гөл бакчасы белән матур истәлекләр калсын. Мин моңа бар көчемне салырмын, мине яратканнарны мин дә яратырмын. Ах, Люба сеңлем, син ничаклы хаклы булгансың. Әле бу дөньядан китмәгән булсаң, Ходай үзе мәрхәмәтеннән ташламасын, әгәр инде китеп барсаң, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын, сеңелкәем.
Тормыш тагын үз җаена салынып китте, Самат, сойләшкәнчә, көн дә укол ясаучы алып килде. Рушания аларны тәмле ризыклар белән сыйларга тырышты, хәле до, кәефе дә бу көннәрдә яхшы, бакчасында казына. Быел да берни булмагандай, бакчасына күп итеп чәчкәләр утыртты. Кичләрен Саша белән икәү генә бик озак бакчада кочаклашып, кошлар сайравын тыңлыйлар. Май бәйрәмнәре дә җитте, йорт тагын дуслар, кунаклар белән тулды, сөенеп каршы алдылар, озатып калдылар. Рушанияның эчке дөньясын беркем дә күрмәде, белмәде. Тик ул өйдә ялгыз калган минутларда гына мең сорау килә иде башына. Кеше үлгәч тә өч көнлек эше кала ди, аның да бит бу дөньядан киткәнче эшлисе эшләре, башкарасы вазыйфасы бардыр, кешеләр теге дөньяга ничек әзерләнеп барырга тиеш соң? Люба үлгәнче кылган гөнаһлары өчен өзгәләнде, үзеннән соң ятим калачак баласы белән иренең язмышын кайгыртты. Хәлимә бәлигъ булмаган, башлы-күзле ителмәгән ярым ачлы-туклы балалары өчен борчылды. Ходайга бик ышандымы, дүрт баланы ятим итеп алып китәргә намусы җитмәс дип уйладымы? Тик ул үләргә җыенмады, тик соңгы мизгелдә генә күңеленә шик керде һәм бөтен вазыйфасын Рушанияга өеп калдырды. Хәзер аның өстендә дүрт бала язмышы. Әниләрен берни белән дә алыштыра алмый. Лилия до рәнҗеде, һичьюгы утырып сөйләшер-аңлашырлар иде бит оле. Юк шул, эчендәгесен бүлешер кешесе дә юк. Ярый әле 11лья көнгә бер тапкыр шалтыратып хәлен белешеп тора. Ул инде моңа күнегеп бара. Ул шалтырата да: «Рушания, хәлең ничек?» ди. «Менә утырам, башымда мең төрле сорау, ни сорар, ни киңәш бирер кеше юк». «Ә син көндәлек алып бар, аңа барысын да сөйләргә була, ул аңламаганны миңа сөйлә, мин дә тыңлый беләм». Менә шулай алар көненә бер аралашып алалар.
Рушания, Хәлимәнең җидесен уздырырга Саматка акча бирде.
Ни кирәк - барысын да алып бар, базардан иң яхшысын, иң тәмлесен ал, мөмкин булса, хәер дә өләш.
Самат базарга хатынын алды, хатын-кыз яхшырак белә ни кирәген, алар барлык кирәк-яракны җыеп, хатыны белән бергә илттеләр. Лилия каршы чыкты:
Кирәкми бер нәрсәсе дә, гаебен акча белән капламакчымы, •Ни китте, ә ул яши...
Тукта, кызый! - Самат кычкырып җибәргәнен сизми дә
калды, хатыны артына төрткәч, тиз генә үзен кулга алды. - Әлегә Рушания апаң бар сезне кайгыртырга, озакламый ул да китәр әниең артыннан, ул чакта кемгә үпкә сакларсың?
Карт әби килеп Саматның беләгенә кагылды.
- Куй, балам, ни сөйлисең? Балаларга үпкәли күрмә, алар әле бала гына. Шундый матур, су сөлеге кебек хатын нишләп китсен, ди. Әйдә әле, керегез, кер, утырыгыз, сөйләшик. Син, улым, Рушанияга балалар сүзен кабатлый күрмә. Авыр шул балаларга әнисез. Әйтәм дә бит, беркем дә бер-берсенә начарлык теләми, Ходай шулай кушкач, нишлисең бит. Рәхмәт, дип әйтте Нурлыбанат әби, диярсең. Аның ярдәме белән балаларның тамаклары тук. Берүк чирли күрмәсен, аңа инде рәхмәтләр укып, догалар кылам, улым. Әйе, шулай диген, берәй килсен иде, сөйләшеп утырыр идек, бигрәкләр дә матур бала.
- Әбекәй, әллә берәй көн үзеңне аның янына алып барыйммы соң? Ул хәзер өйдә генә дәвалана, ул көннәр буе ялгыз утыра бит.
- Ник бармаска, барырбыз, Алла теләсә, әллә һаман чирлиме?
- Шәптән түгел, гаиләсе белми, әйтергә кушмый. Сез барсагыз, бәлки сөйләшер, догалар укыр идегез.
- Ярый, улым, син бер атна-ун көннән килеп алырсың, әлегә балалар янында торам. Барам, Алла теләсә, барам.
Самат икенче көнне Рушанияга сөйләгәч, аның елмаюын, яшьле күзләрен күреп, үзе дә исе китеп карап утырды, чынлап та искитмәле кеше, җир бизәге бу Рушания.
- Чын әйтәсеңме, Самат? Минем дә әнием бар иде бит, ул үлгәннән соң мин бөтенләй ятим калдым. Ул гел минем әнием төсле. Син алып кил аны, син бик дөрес эшләгәнсең аны чакырып. Инәйләр олы йөрәкле, миһербанлы булалар, ә түземлекләренә исең-акылың китәр, безгә алардан күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар шул әле.
Рушания бераз уйга чумып утырды.
- Минем Нурлыбанат әбигә бик күп сорауларым бар, син аны, зинһар, алып килә күр. Самат, соңгы вакытта син миңа туганым кебек якын, нишләп элегрәк очрашмадык икән? Шулай да сиңа бер үтенечем бар. - Рушания ничек аңлатырга дигәндәй, тагын уйга чумды, кирәкде сүзләр эзләде, аннан күзләрен Саматка күтәрде. - Мин сездән ахыргача мине ташламавыгызны сорар идем.
Самат берсүзсез Рушанияга карап торды да, ярар дигәнне
аңлатып, баш селкеде. Алар бер-берсен яхшы аңладылар.
Рушания кунакларга, шау-шулы җирләргә бик йөрмәскә тырышты, күбесенчә үз бакчасында чокынды. Элекке кебек йөгерә-йөгерә эшли алмаса да, хәленнән килгәнне барысын да үзе эшләде. Урман яклап койма буена килеп, тиеннәрен чикләвек белән сыйлады, ә алар рәхмәт йөзеннән арлы- бирле сикереп аның күңелен күрделәр. Рушания аларга карап сокланып туймады. Беркөнне шулай бакча буйлап йөргәндә, аңа таба килгән олы гына бер керпегә тап булды, артыннан кечерәк баласы да ияргән. Рушания сөенеченнән кычкыра да алмый катып калды, ә алар берни булмагандай алмагачларга таба юл тоттылар. Рушания ашыга-ашыга өенә кереп, алмалар алып чыкты, алар белән сөйләшә-сөйләшә алларына алма салды. Алар башта куркып бөтәрләнделәр, керпеләрен кабарттылар, тик алманың хуш исе кыш буе саг ынган алмаларны авыз итәргә мәҗбүр итте. Шул көннән башлап алар һәркөн диярлек килмичә калмадылар. Рушания шушы телсез тере җаннар белән очрашуына сөенеп бетә алмады. Алмагачлары быел да шау-гөр килеп чәчкә аттылар, һәрберсенә атап утыртылган алмагачының иң тәмле алма биргәне Рушанияныкы иде - «Башкорт чибәре». Ул аның чәчкәләрен иснәп елмайды. Ул ел да алмалар өлгерсә, кая куярга белми җәфалана, килгән берәүгә тутырып җибәрә. Быел, Алла бирсә, Хәлимәнең балаларына тутырып җибәрермен, әйдә, ашасыннар туйганчы. Рушания ничек тә төшенкелеккә бирешмәскә тырышты, шушы кечкенә табигать кочагында шушы кечкенә җәнлекләр белән юанды, күңелсез уйларны ераккарак куарга тырышты, ул аларны күңел түренә яшерде, читләр генә түгел, үз-үзеннән дә яшерергә тырышты.
Рушания зарыгып көткән көн дә килеп җитте, Самат иртән шалтыратып:
Бүген төшке якта әзерләнеп тор, Нурлыбанат әбине алып ниләм, - дигәч, Рушания сөенечтән кая басарга белмәде, тиз- I из аш әзерләде, бәлешен салып җибәрде, бар авыртуларын онытып, элекке кебек очып кына йөрде. Өстәл тутырып томле ризыклар әзерләде, ул аны кадерле туганын көткәндәй мпте. Капка төбендәге сакчыларга да әйтеп куйды, килү белән кертеп җибәрсеннәр. Капкадан ак яулыклы кечкенә оби күренү белән әллә ничек күңеле тулып китте, үзенең Карт әнисе исенә төште. Исән булса, ул аны өрмәгән җиргә д«> утыртмас иде, юк шул. Рушания ашыга-ашыга килгән кунакларга каршы чыкты, аның шатлыгы йөзенә үк чыккан, гел елмаеп кына тора.
- Исәнме, карт инәй, исән-сау килеп җиттеңме?
- И-и, балам, син шушында яшисеңме? Бу бит хан сарае, балам, мин мондый олы йортны әкияттә генә укып ишеткәнем бар, менә нинди була икән ул.
- Әйдә, инәй, өйгә керик, ашым да әзер. Самат, син дә кер, төшке ашны ашап китәрсең.
Нурлыбанат әби өйнең эченә кергәч, бөтенләй исе-акылы китеп карап торды. Карт тамырлары калыккан, инде тире белән сөяккә калган куллары белән һәрнәрсәне йомшак кына итеп сыйпап карады, аннан йомшак диванга утырып алгач, кулларын тезләренә куйды.
(повесть)
- Әйдәгез, балалар, тәү кергән өйдә иман китмәсен, дога кылыйк. — Рушания белән Самат ак әби укыганны тыңлап, әби белән бергә битләрен сыйпадылар. Ак әби тагын зур өйнең эченә күз йөртте. — Ай-Һай, бу чаклы зур йортны ничек төзедегез? Бигрәк бай, зиннәтле. Куанычы-бәрәкәте булсын өегезнең. Ирең акчаны яхшы эшлидер, балам, бу чаклы өйләр салырлык булгач.
- Эшли, Аллага шөкер. Ирем урыс кешесе минем, менә егерме җиде ел яшибез инде, ирем бик әйбәт кеше, инәй.
- Шулай, балам, бәхетең булса, урыстан да була, булмаса, татардан да булмый. Безнең кияү әнә күпме эчте, Хәлимәмә бер рәхәт күрсәтмәде. Хәзер дә эчеп кайта да, Хәлимә, Хәлимә, дип акырып ята, үлгәнен дә оныта. Балаларын юатыр урынга балалар аны юата.
- Әйдә әле, инәй, өстәл янына. Ашым да өлгергән. - Рушанияның өстенә кигән чәчкәле өй күлмәге, башына бәйләгән ак яулыгы да үзенчә бер күркәмлек өстәп, аның әле тагын да искитмәле яхшы хуҗабикә икәне дә сизелеп тора. Нурлыбанат әби өстәл тулы нигъмәтне күреп:
- Ай, балам, кемгә әзерләдең шул чаклы? Ни генә юк монда, - диде.
- Әйдә әле, җитеш барысына да. Әйтеп кую яхшы булыр, инәй, бездә дуңгыз ите юк, шикләнеп утырма. Яшь чакта ук күңелем тартмагач, ирем өйгә алып кайтканы юк. Мин өйдә күбрәк татар ашлары әзерлим, минем гаилә шуңа өйрәнгән. ,
- Бик әйбәт, балам, алай динеңне онытмагач.
Олы кешеләр чыпчык урынына чеметеп кенә ашыйлар, Нурлыбанат әби дә анысын-монысын авыз итте, бик тәмләп шулпа эчте, ике калак кына бәлеш ашады, барысын-барысын да мактап бетерә алмады. Рушания моңа бала кебек сөенде. Ашап туйгач, Нурлыбанат инәй тыныч кына яшьләрнең ашап туйганын көтеп утырды. Аннан дога кылдылар. Самат, кич килеп алырмын, дип, үз эше белән китеп барды. Рушания Нурлыбанат әби белән ак чәчкәле алма бакчасына чыктылар. Карт кешенең һәрнәрсәгә хәйран калып күзәтүе, баладай шатлануы Рушанияның үзенә дә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде.
- И-и, менә кайда җәннәт, Ходайның рәхмәте төшкере, - дип, әби тирә-ягына күз йөртте. - Менә Хәлимәм исән булса, хәйраннар булыр иде мондый дөньяны күреп. Өлгермәде шул балам, өлгермәде.
- Инәй, балалар миңа һаман үпкә саклыйлармы? Лилия белән дә сөйләшеп аңлаша алмаганга эчем поша, кем уйлаган шулай килеп чыгар дип, башка сыя торган хәл түгел.
- Борчылма, балам, вакыт кирәк, аңларлар, монда синең гаебең юк. Мин сиздем аның үләсен. Ул үләргә бер атна кала юш күрдем: тәрәзә төбендәге яраткан гөлем юкка чыккан да гөршәктә җир өеме генә калган. Ах, кайсысы икән дигән шик туды, шулай да үземә юрарга тырыштым, мин инде ашарын ашаган, яшәрен яшәгән, күптән вакыт. Бабаемны да, балаларымны да җирләдем, ә мин һаман менә яши бирәм, барысы да Алла кулында шул. Балаларыңны югалтудан да, аларны җирләүдән дә авыр нәрсә юк. Инде елап минем күз яшьләрем дә юк. Яшьләй генә ике улымны югалттым, бабаем да ташлап китте. Ул исән чакта, бер-береңә терәк булганда җиңелрәк булган икән әле. Әй, язмыш, Хәлимәмне әйтәм, тормыш мәшәкатьләре, балаларының тамагын кайгыртып, исерек ир белән ызгышып, күңел чисталыгы турында да, пхирәт дөньясына баргач, ничек яшисе турында уйларга да накыты булмады. Эш тә эш, һаман бер тамак артыннан чаба бирде, ә утырып уйларга, артка әйләнеп карарга, берәр дога укып, Ходайның кичерүен сорарга, бәхет сорарга вакыты җитмәде балакаемның.
Оят булса да сорыйм әле, инәй, теге дөньяга ничек .перләнергә соң? Кайчандыр миңа әнием күп нәрсәләр аңлаткан иде дә бит, яшьлек белән күңелемә салмаганмын, .1 менә хәзер сорар кешем дә юк. Анда китәргә ничек ■ перләнергә соң, инәй? Мин дә бит бернәрсә дә белмим.
И-и, балалар, теге дөньяга ике көн калгач кына очерләнмиләр бит. Барысы да Ходай кулында, кайчан алып китәре билгеле түгел, шуңа күрә кеше һәрвакыт әзер булырга тиеш. Тапкан улыңны чын ир итеп, гаилә башлыгы булырлык итеп тәрбияләргә, тудырган кызыңны яхшы ана, яхшы хатын булырлык иттереп тәрбияләргә кирәк, чөнки ир баладан бигрәк, хатын-кыз җаваплы сау-сәламәт киләчәк буын өчен. Бала, оясында ни күрсә, очканда шуны кыла. Без мөселман кешесенә бигрәк тә харам ризык ашаудан тыелып тору зарур, яманнан ерак тор, күңел чисталыгың турында кайгырт, ахирәткә китәргә киемнәрең әзер булсын. Мин үзем әзрәк хәлле булу белән, егерме сигез яшемдә үк кәфенлекләр әзерләп куйдым, һәр кеше үз көче белән әзерләргә тиеш аны. Үз-үзеңне исән чакта кайгыртырга кирәк, ни өчен синең өчен кемдер кайдандыр сине ахирәткә озатырга әйбер әзерләп йөрергә тиеш? Син бит кунакка барганда иң матурын, чистасын киясең, монда да шулай. Син матур, чиста булып, ап-ак булып барырга тиеш. Мин инде карт кеше, мин үз байлыгымны үземнән калдырмыйм, ерак юлга үзем белән алып йөрим, дөнья хәлен белеп булмый. Менә Хәлимәмне дә шуңа өйрәтергә тырыштым да бит, тыңламады, һаман җитмәде, кәфенлек алганчы, бер балама чалбар алам, диде, минем үлгәнемне көтеп ятсын дисеңмени ул кәфенлекне дип, кул гына селтәде. Юк, ул үлгәнеңне көтеп ятмый, ул гомер теләп ята. Мин менә туксанга җитәм, барлы-юклы акчаларымны җыеп әзерлим, яңартып торам. Ярый әле үземнекен алып килгән идем, кирәге чыкты, үземә дигән кәфенлеккә Хәлимәмне төреп озаттык. Әле күптән түгел генә кибеткә чыгып, яңадан үземә әзерләп тә куйдым. Җирдә җыйган бу байлыкларның берсен дә үзең белән алып китеп булмый, балам, кешенең үзе белән кылган изгелекләре, кылган гөнаһлары һәм бер кәфенлек китә. Ирем урыс дисең, сине чукындырмаганнардыр бит?
- Юк-юк, инәй, аның ата-аналары коммунистлар, бернинди дин дә тотмыйлар иде, алар аварияга эләгеп һәлак булдылар, без аларны монда күмдек.
- Менә, балам, урысларның бер матур күренешләре бар: аларның ата-ана көне бар, алар яз җитсә, дәррәү килеп зиратка баралар, үлгәннәрне искә алалар, каберләрен чистарталар. Ә безнең татар балалары, бөтенесе дә дип әйтмим, кайда күмгәннәрен дә оныталар, бер күмеп, бер агач утырталар да шуның белән эше бетте. Авылларда да күп андый зиратлар, муллалар карап чистарттырмасалар, ята тузып. Ярый олылар бер-берсен онытмаска тырышалар, шуңа да бит үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, дигәннәр. Мин инде, балам, шәһәрдә әллә ни озак тора алмам, сиңа үтенечем зур. Балаларга күз-колак булып тор, мин сиңа ышанам, җылы сүз җан азыгы ди, алар бигрәк тә хәзер җылы сүзгә мохтаҗ.
- Ә син кая китәргә җыенасың, инәй?
Мин, балам, авылыма кайтам, мин бит инде карт кеше, монда җан биреп, балаларга имгәк булып ятасым килми. Мине анда гомер иткән бабаем көтә, улларым да шунда. Авылда улым белән киленем яши, оныкларым да бар, үз аягымда йөргәндә, кайтып калырга кирәк. Алла сакласын, бу шәһәрнең шау-шулы зиратында ятарга язмасын, үз авылыма кайтып, тигез яланда сабан тургайларын тыңлап ятам, монда тынгылык юк. Хәлимәмне генә алып кайта алмадык, балалар барып йөрерләр. Аналарының каберен онытмасалар, имансыз бала булмаслар.
Алар шулай бик озак сөйләшеп утырдылар. Рушания Нурлыбанат әбине мунчалар кертеп, күчтәнәчләр төяп озатып калды. Нурлыбанат әби белән утырып сөйләшкәч, җиңеллек килер дип өметләнгән иде дә бит, юк, җиңеллек I үгел, үз-үзенә мең сорау туды: дөрес яшәдеме соң ул, балаларын дөрес тәрбияләдеме? Ул иркә хатын булып назланып өйдә генә утырды. Акча эшлим дип кара таңнан торып чапмады, тәмле ашады, туйганчы йоклады, балаларын да үзе тәрбияләде, хәрефен дә, укырга да үзе өйрәтте. Ире эшләп тапканны чамалап кына тотты, иренә беркайчан хыянәт итмәде, тугры хатын булып рәхәт тормышта яши бирде. Карасаң, барысы да дөрес, гөнаһы да юк кебек. Әйе, аның нинди гөнаһы булсын, кеше әйберсенә тимәде, кеше сөйләмәде, хыянәт итмәде. Дөресен әйткәндә, дүрт стенадан чыкмады, ире баскан эзгә генә басты, читкә тайпылмады. 111 ул ай да бая Нурлыбанат әби зиратлар турында сөйләгәндә сискәнеп китте. Рушания да авылына егерме елдан артык кайтканы юк. Аны карап үстергән кешеләрнең каберенә кайтып баш игәне, аларны искә алып хәер биргәне юк, шратларының хәзер кайда икәнен дә белми бит. Йөрәгендә мәңге юылмас үпкә утыра. Аны табып ташлаган әнисен кичерә алмады, шунлыктан авылына да бүтән кайтмады. Ул моның турында уйламаска тырышты. Нурлыбанат вби авырткан җиргә бик каты китереп басты. Ул хаклы иде. Сашаның үлгән әти-әнисенең каберенә елына әллә ничә барып, искә алып җыештырып-тазартып кайталар.
Үз уйларына чумып утырып, ире кайтып кергәнне дә ишетми калды, ә ул һәрвакыт Рушанияны читтән күзәтергә, сокланырга ярата иде, бүген дә башына ак яулык бәйләгән хатынын күреп, карап торды.
Кич йокларга яткач, иренә тел очында әйләнгән беренче сорауны бирде:
- Сашенька, мин синнән алда үлә калсам, мине кайда күмәрсең икән?
Саша бермәлгә тынсыз калды, бераз тын гына яткач, торып төнлекне яндырды, түшәмгә карап яткан хатынына карап тора башлады, аның йөзе бик җитди иде.
- Ни сөйлисең, ни булды сиңа, анысы ни дигән сүз тагын? Мин бу тормышны синсез күзалдына да китерә алмыйм.
- Ә шулай да, Саша?
- Мин кайда - син шунда, - диде хатынын кочаклап. - Телисеңме, икебезгә дә янәшәдән урын алып куям?
- Ә кайдан?
- Кайдан телисең - шуннан. Хәзер бөтен нәрсә дә сатыла, зиратның иң яхшы җиреннән.
- Юк, я, ярый, бүтән аның турында сөйләшмик.
Тик йөрәк түрендә ниндидер канәгатьсезлек пәйда булды, юкса, егерме җиде ел бергә гомер иттеләр, шулай булырга тиештер дә бит. Үзе дә аңламады, никтер йөрәген нәрсәдер талады.
-Дөрес әйтәсең, иртәрәк әле безгә анда җыенырга, безнең әле синең белән әби-бабай буласы бар.
«Булсаң иде дә бит, вакыт көтми шул», дип, эчтән генә уйлап куйды Рушания. Ул хәзер күбрәк Нурлыбанат әби әйткән әйберләр турында уйлана иде. Чын кеше итеп үстерә алдымы соң ул аларны - уку да эш, эш тә уку. Бу дөньяның нечкәлекләрен ничек аңлатырга соң аларга, әллә күреп үскәннәре дә җитәрлекме? Алар һәрвакыт тату гаилә булып яшәделәр, кыерсытылуны белмәделәр, тормышның авыр ягын да күрмәделәр. Әтиләре аларга бәхетле булыр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырды, кайда теләсәләр, шунда укыдылар, ни теләсәләр, шуны ашадылар, шуны киделәр. Әтиләре тырышлыгы белән ярты җир шарын диярлек сәяхәт кичтеләр. Ә өйдә дөньяның вак-төяк нечкәлекләрен әниләреннән күреп үстеләр, әниләре аларга беркайчан да ярамый димәде, балалар беркайчан да әниләрен тәртипсез хәлдә күрмәделәр, ул һәрвакыт сабыр һәм йомшак, җыйнак кеше. Балалар беркайчан да өйдә тавыш, ыгы-зыгы күргәннәре булмады, ул һәрвакыт балаларына үрнәк булырга гырышты. Моны балалары ничаклы үзләштергәннәрдер, монысы инде үз гаиләләрен корып яши башлагач кына билгеле булыр. Ә дингә килгәндә, алар әлегәчә бер якны да тотмадылар, соңгы елларны шулай да балаларны ире чиркәүгә алып баргалый башлады. Пасхага булсын, ата- аналар көненә булсын, зиратка алар бергәләп баралар, чәчкәләр утыртып, җыештырып, искә алып кайталар. Саша да әти-әнисенең кабере өстендә чукынып баш ия. Калганнар шым гына карап торалар. Олыгая килә Рушанияның чиркәүгә аягы тартмый башлады, яшь чакта ул моның бер нәрсәсен дә күрми иде, ә менә хәзер һич аягы да, җаны да тартмый. Дөрес, мәчетләргә дә йөрми, шушы яшенә җитеп, алай Аллага ышанып, табынып та утырганы юк. Соңгы ике елда гына нишләптер үз дине исенә төшә башлады, бер дога белмәсә дә, тора-торып никтер әнисе өйрәткән догаларны исенә төшерергә тырышты. Моны әле үзе дә аңлап бетерми, ахрысы, бөтенләй имансыз түгелдер, әнисе өйрәткәннәр барыбер сеңеп калган бит. Аның ишеткәне бар иде: яшь чакта ничек тә үтә, менә олыгайгач һәркем үз Алласына кайта дип, әллә шулаймы икән? Сашасы да бит, әнә, чиркәүгә кергәләштерә, балаларны да алып бара. Рушания бармыйм дисә, кыстамый; ул да хәзер аңлый, күрәсең, һәркемнең үз Алласы икәнне. Яшь чакта алар моның турында уйламадылар. Саша өйләнгәндә, мөселманча ике дә уйламый никахка риза булды, хәтта биатасы да. Алла ни дә, бог ни, мулла ни дә, поп ни - алар өчен бер мәзәк кенә иде. Карт .шисен рәнҗетмәс өчен генә барысы да ризалаштылар. Менә хәзер ризалашыр идеме икән Сашасы? Балаларга да нинди дин белән барырга икәнен әйтү кыен, татарча белмиләр, кул күгәреп әппәр итмиләр, урысча чукынмыйлар. Мөселман диненә ышаныгыз, аны гына тотыгыз дисә, ирен рәнҗетер. КяферНекен тотыгыз, аларча чукыныгыз дияргә теле бармас. Менә кайда ул яшьлекнең картлыгы, яшь чакта ничек тә ирый, яшисең берни уйламый. Ә хәзер ни дип керә соң бу уйлар? Яшәде бит моңа чаклы динсез дә, тик менә ни галәмәт, тормышының азагын уйлаган саен әллә нинди уйлар керә башына. Сашаның кабере өстенә алтын ай куеп булмаган кебек, аның да каберенә тәре урнаштырып булмый бит инде. Юк, ул моны күз алдына да китерә алмый. Шулай булгач, ничек бергә рәттән ятмак кирәк? Моның турында аның беркайчан да моңа чаклы уйланганы юк иде. Гомер буе бергә булуны гына теләде, ә хәзер югалып аптырашта калды.
Көн артыннан көн үтте, май үтеп, җәй дә җитте. Кичә Илья Ильич шалтыратты, килеп анализлар бирергә кушты. Бүген шуңа иртән иртүк өйдәгеләр эшкә китеп бетү белән Саматны чакыртты да больницага китте. Илья Ильич аны серле генә елмаеп каршы алды.
- Хәлегез ничек, Рушания ханым? - диде башын кыек сала биреп. - Болай бик күркәм күренәсез.
- Рәхмәт, болай Аллага шөкер, бернигә дә зарланмыйм.
- Бик шат, алай булса, анализлар бирегез, карап карыйк. Шулай да кисәтеп куям, сезгә аз гына да кояшта кызынырга ярамый, кояштан сакланырга кирәк, сез болай да каралып өлгергәнсез. Тәмле шоколад төсенә кергәнсез, әйтергә кирәк, бик тә килешә үзегезгә, шулай да сакланыгыз. - Ул бераз аңа текәлеп карап торды да тагын да елмаеп, карашын читкә борды. Рушания да торып басты.
- Китим алайса, рәхмәт җылы сүзегезгә, - дип матур итеп елмайды.
- Хушыгыз, - диде яшь табиб аның йомшак кулларын кысып. - Мин иртәгә шалтыратып, анализларның нәтиҗәсен әйтермен.
Рушания куе кара керфекләрен аска төшерде дә чыгу ягына борылды. Ул үзенә текәлеп караганны яратмый иде, ә бу яшь егетнең карашы аның йөрәк түренә үрелеп карагандай тоела, ул болай да аның турында артыгыннан күп белә. Тик бу аңа табиб булган өчен генә рөхсәт ителә. Иреннән башка бер ир-атка да тәнен дә, җанын да күрсәткәне юк, һәм күрсәтмәс тә.
Җәй башында Самат Нурлыбанат әбине кече ике оныгы белән авылга кайтарып килде, Лилия җәйлектә каникулда эшкә урнашты. Ул инде быел укуын ташлап, эшкә урнашу турында уйлый башлаган иде, ярый, көзгә күз күрер, дип, әлегә энесе белән икесе дә эшкә урнаштылар. Рушанияның да Алесясы, студентлар белән чит илгә эшкә китәм, дип җыена башлады. Кызы киткәнче Рушания ешрак аның белән булырга тырышты, янына утыртып сөйләшергә, аның эчке дөньясын аңларга теләде. Аның әтисенеке кебек аксыл сары озын чәчләреннән сыйпап, бакчадагы атынчыкта икәү генә кочаклашып утырулар үзе бер җан рәхәте иде. Кызы шундый чибәр булса да, янында ах итеп йөргән кешесе күренмәде, инде укуының да соңгы елы, бергә укыган иптәшләре инде ойләнешә дә башладылар. Әнисе сак кына сорамакчы булды.
- Кызым, нишләп бер дә йөргән кешең юк, бер дә ошаган кеше юкмыни соң?
Бар да ул андый кеше, ул миңа карамый шул.
Бәлки үзеңне бик эре тотасыңдыр?
Юк ла, ул бөтенләй беркемгә дә карамый.
Ә ниндирәк егет соң ул?
Гап-гади, укудан башка берни дә күрми торган. Аның өстендә юньле киеме дә юк, ничә ел бер кием белән йөри.
Ә сиңа аның нәрсәсе ошый соң, шундый ябай, гади булгач?
Әнә шундый булганы белән. Әни, башкалар минем өчен әллә ниләр эшләргә дә әзер, ә ул борылып та карамый. Кайбердә шундый итеп карап куя, минем тезләрем бөгелеп куя, ә ул бер сүз әйтсә ичмасам. Ике ел шулай интектерә инде.
Кызык, күрсәң иде, минем бербөртегемне кем шулай интектерә икән?
- Ох, әнием, мин үзем дә көненә бер күрергә тилмерәм, .1 ул, кире татар, бер борылып караса, бер сүз эндәшсә ичмасам.
Шулай ук эшләр харап җитди мени, кызым? - Рушания кызын кочаклап алды, чәченнән сыйпап маңгаеннан үпте.
- Татар дисеңме?
- Әйе, әни, Айрат исемле.
Бигрәк матур исем.
Син дә шулай уйлыйсыңмы, әни?
Минем кызым гашыйк булырлык булгач, ул бик чибәр һәм яхшы кеше булырга тиеш. Минем кызым ялгышмас,
- дип елмайды. - Минем дә аның белән танышасым килә.
Эх, ничек итеп, әни? *
Соң, уйлап табыйк берәр нәрсә, ә нигә берәр кичә оештырмаска? Уку елы беткән уңай белән. Шунда мин дә күреп калыр, кем икәнен чамалар идем, уйлап кара. Мин I вмле итеп татарча бәлеш пешерер идем, татар егетләре бик ярата андый ризыкны.
Әни, чынлап та, син акыл иясе. Әле мин китәргә бер •и на бар, өлгерәбез. Ә килмәсә?
Чакыра белсәң, килер.
Кызының йөзе яктырып китте, күзләрендә әллә нинди v I лар чаткысы уйнады. Рушания үзе дә кызына бик тә
булышасы килде, бигрәк тә татар егете булгангамы.
- Кызым, татар егетләре алар тыйнаклыкны яраталар, алар бик эшчән дә, тотнаклы да булалар. Син шуңа күрә бик игътибарлы булырга тиеш, өс киемең дә гадирәк һәм ябыг рак булырга тиеш. Урыс халкы моңа бик исе китми, әмма татар егетләре ярты шәрә йөргәнне яратмыйлар. Әйдә, мин сиңа бик матур гади генә тукымадан күлмәк тегеп бирим, кибеттән сайлап алабыз да тегәбез. Менә күрерсең, син аны аяктан егачаксың. Син бит минем шундый чибәрсең. Аңа ошыйсың килсә, кулыңа сыра, тәмәке ала күрмә, эчкән-тарткан кызга татар егете алтынга төреп бирсәң дә өйләнми, алар өчен иң мөһиме - тыйнаклык, оялчанлык. Аннан тагын мөһим нәрсә - татар кызлары тәмле итеп токмачлы аш белән бәлеш пешерә белергә тиеш, ә синең моңа өйрәнәсең килми.
- Әни, өйрәнәм, мин барысына да өйрәнәм.
- Менә шуларны күрсә, ул сиңа бөтенләй башка күзлектән караячак. Минемчә, ул сиңа бай, иркә, берни белми торган җилбәзәк дип карый.
Менә шулай итеп Рушания кызына өйрәтәсе килгән нәрсәләрне өйрәтергә җай килеп чыгуга үзе дә бик сөенде. Тормышта болар барысы да бик кирәк булачак, әзрәк татар теле дә өйрәткәндә зыян итмәс иде. Рушания үз чирен онытып, бөтенләй башка хыялга кереп китте, кызының киләчәген матур итеп күзалларга тырышты. Аның киләчәге әнисе салган тәрбия нигезенә бәйле, ул да әнисеннән ни өйрәнсә, үз гаиләсендә шуны кабатлаячак. Алар икәүләшеп шәһәрдән тукымалар алып кайтып, күлмәк тектеләр. Вак кына зәңгәр чәчкә төшкән җиңсез күлмәкне Рушания кызының тез өстеннән, нечкә билен матур итеп бөреп, киң итәкле итеп текте. Бу аның яшь чагын хәтерләтә иде, аның әнисе оста тегүче иде, Рушанияга да унҗиде яшенә шундый күлмәк тегеп кидергән иде. Алеся көзге алдында әйләнде.
- Әни, матурлыгын матур, тик бигрәк авылча, кызлар көлмәс микән?
- Ә синең кемгә ныграк ошыйсың килә, кызларгамы, Айраткамы?
- Әни, үзең беләсең бит инде.
- Шулай булгач, борчылма. Кара, күзләреңә ничек килешә, ә билеңне нинди матур итеп сызып төшә. Минем дә шундый күлмәгем бар иде, әтиең, беләсеңме, нинди сокланып карый иде?! Ә хәзер кендек күрсәтеп йөриләр, бу нәрсә һич тә башка сыя торган нәрсә түгел. Хатын-кызда сер булырга i иеш, ә ул бөтен җирне чишеп күрсәткәч, нинди сере калсын ди. Элекке заманада беләкнең ак йомшак җирен күрсәләр дә, ирләр ах иткәннәр. Аларның шуннан да башлары әйләнгән, алар кызларның күзләрен, иреннәрен күрер өчен генә дә шр-интизар булганнар. Кызлар сер сандыгы булганнар, ә ирләр шул серне гомер буе сүткәннәр. Хәзер нигә мәхәббәт юк дисез, чөнки сер юк. Әнә, урамга чык та кара, сере дә юк, сүтәр әйберсе дә юк, ул инде сүтелеп беткән. Хатын-кыз серле булып бер генә кешегә ачылырга тиеш, кызлар әрсез, азгын карашлардан сакланырга тиеш. Яман күзләр бар, кул белән кагылмасалар да, күз белән күпме ир-ат капшый ул ншь тәнне, бөтен кеше капшап беткәч, кемнең өйләнәсе килсен? Салкын тию бар, сакланмыйлар, аннан бала таба алмыйлар, кеше ташлаган балалар эзләп йөриләр, чөнки бала тапмаган хатын - җимеш бирмәгән агач ул, исеңнән чыгарма, балам.
Алеся берсүзсез әнисен тыңлап утыра бирде. Менә нигә онисе башкаларга охшамаган, ул чынлап та серле хатын иде, аның хәтта баш борылышларына, торып китүләренә чаклы ниндидер серлелек бар. Алеся әнисенә карап утырды да килеп муенына сарылды.
Син иң серле әни! Элек без синең белән бер дә болай ачылып сөйләшкәнебез булмады, ә нинди рәхәт болай серләшеп утыру, - дип әнисенең битеннән үбеп алды.
Алеся бергә укыган группасын кунакка чакырды, Айратка да килми калма, диде. Үзе белән укыган бер егеткә калдырмаска, үзе белән алып килергә кушты, Алеся бу көнгә бик зур өметләр баглый иде. Рушания да кызыннан ким дулкынланмады, әйтерсең, аның язмышы хәл ителә. Төштән соң яшьләр җыела башлады, ә көткән кеше һаман күренмәде, инде бөтен курс җыелып бетте. Алесяның кәефе кырылганнан-кырылды, күзендә яшь тә ялтырый башлады. Яшьләр бакчада шау-гөр килделәр, ә Алеся әнисе яныннан өйдән чыгасы килмәде. Шулчак сакчы телефонга шалтыратты: «Монда тагын берәү килде, кертергәме?»
Кертергә-кертергә, - диде кабаланып, үзе тәрәзәгә ташланды. Капкадан киң җилкәле, хәйран гына гәүдәле, карап торуга әллә ни чибәр дә булмаган бер егет керде. Кая барырга белмичә, тирә-ягына каранып тора башлады.
Кызым, бу кем?
Алесяның йөзе кып-кызыл булды, кабынып киткән лампочка кебек йөзе яктырып ук китте.
- Әни, бу бит Айрат, - диде дулкынланып.
- Чү, тынычлан, бар, өйгә чакыр.
Алеея инде чыгып чабарга җыенган иде, Рушания кызын туктатты.
- Килешми алай ир-атка ташлану, үзеңне кулга ал.
Тик кызының куллары калтырый, кая куярга белми
җәфалана, шулай да ул бит Рушания кызы - үз-үзен кулга алып, кунакка каршы чыкты. Кызының дулкынлануы аңа да күчте, «эх, яшьлек, эх, бала», дип куйды әнисе.
- Мама, бу Айрат, - диде кызы. Рушания бик матур итеп елмаеп:
- Исәнмесез, Айрат, узыгыз, - диде матур итеп татарча. Айрат аптырап бер Рушанияга, бер Алесяга карады.
- Исәнмесез, апа.
- Мин Рушания апа булам, - дип тагын матур итеп елмайды. - Әйдә, узыгыз, сез азрак соңга калдыгыз, башкалар ашап-эчеп чыгып киттеләр инде.
- Ә мин эзләп йөрдем, сөрый-сөрый көчкә таптым.
Рушания бу олпат гәүдәле егетне астан гына күзәтте: әллә
ни чибәр булмаса да, аңарда көчле ирләргә генә хас эчке рухи көч һәм беркемгә дә охшамаган үҗәтлек сизелә иде.
- Кызым, аш сал кунакка.
- Гафу итегез, мин сезне мөселман гаиләседер дип белмәдем.
- Безнең әтиебез урыс, - дип елмайды Рушания. - Мин генә мөселман.
Егет каршысында утырган Алесяга ниндидер аптыраган караш белән, кабат беренче күргәндәй карап куйды.
- Аңлашыла, - диде алдындагы ашка карап. Рушания юкны бар итеп чыгып китәргә ашыкты, икесен генә калдырырга булды.
- Сез ашагыз, минем эшләрем бар, - дип бакчага чыгып китте.
Яшьләр җыелышып Кама буена су керергә төшеп киттеләр, Рушания кабат үзенең яраткан атынчыгына килеп утырды, уйга чумды, ул кабат-кабат әле килгән егет турында уйлады. Уйлана торгач, бер нәрсәне аңлады: үзе исән чакта кызын ышанычлы кеше кулында күрәсе килде, бәлки әле әби булырга да өлгерер. Уйларын кинәт ят тавыш бүлде, ул сискәнеп китте.
- Рәхмәт, Рушания апа, бәлешегез бик тәмле булды.
- Бәлеш өчен рәхмәтеңне Алесяга әйт, ул пешерде.
Егет тагын беренче күргән кебек итеп кызга карап куйды. Аның янында торган кыз бер әнисенә, бер егеткә карады. Рушания елмаеп:
Аңлыйсың килсә, кызым, татарча өйрәнергә туры килә, диде русчалап. - Утыр, Айрат улым, - дип яныннан урын бирде. - Мин шушында уйланып утырырга яратам, безнең Г>у бөтенебезнең дә яраткан урыныбыз.
Бик матур монда, бакчагыз да бик зур, кем карый бөл арны?
Без карыйбыз, менә әтисе эштән кайта да бакчага чыга, улым да. Ирләр казыйлар, тирес кертәләр, без Алеся белән утыртабыз, утыйбыз, су сибәбез, безнең өчен беркем дә эшләми. Эшләмәсәң бер нәрсә дә булмый, улым, - дип елмайды үзен дикъкать белән тыңлап утырган егеткә.
- Дөрес әйтәсез, апа, мин дә шул уйда. Безнең дә бакча бар, зур түгел, дүрт сутый гына, безгә җитә, урламасалар.
- Ә син кем белән яшисең?
- Мин, әни һәм сеңлем белән.
Аның астан гына Алесяны күзәткәнен Рушания күреп утырды, ахрысы, ул үзе дә ошата иде Алесяны. Тик бөтен кеше дә байлар белән туганлашасы килми шул, тиң түгел дип саныйлар. Алеся авызына су капкандай шым гына утыра бирде, күбрәк Рушания сөйләште. Күреп тора егетнең карашы үзгәргәнне: байлар эш эшләми, шоколад кына ашап утыралар, дип уйлагандыр.
Кызым, бар, Айратка тиеннәрне күрсәт, менә, чикләвек I ә ал, ашатырсың.
Яшьләр бакча читенә киттеләр, Рушания бик канәгать елмаеп куйды.
Бер атнадан кызы башка студентлар белән чит илгә эшкә китте, китәр алдыннан ул әнисен кочаклап:
Әни, рәхмәт, синдәй әниләр җир йөзендә юк, син иң чибәр, иң серле әни, иң акыллы! - диде.
Сиңа ни булды, кызым? Бер юлга бик күп түгелме? - дип елмайды.
Син булмасаң, мин һаман Айрат белән аңлаша алмыйча газап чигәр идем әле. Ул сине, «әниең нтундый чибәр, искитмәле хатын», диде. Аннан, әни, синең биргән киңәшләрең дә нәкъ син әйткәнчә булып чыкты, Айрат ■'Күлмәгең бик килешә», диде.
Алеся иртәгә китә дигән көнне кич белән капка төбендә бер роза чәчәге тоткан Айрат тора иде.
Июнь ахырына Рушанияны тагын Иьля Ильич чакыртып алды. Анализлар алгач:
— Берәр атна капельница алырга туры килер, ничек тә йөрергә тырышыгыз, бу сезнең өчен бик кирәкле дарулар, - диде.
Рушания иртән Сашага:
— Мин әзрәк массажга йөреп алам, мине югалтма, Самат йөртер, -дип кисәтеп куйды. Сашасы каршы килмәде. Кисәтеп куйгач, үзенә дә тыныч иде. Иртән Илья Ильич үзе каршы алды, мөлаем итеп елмайды.
— Мин инде килмәссез дип курыккан идем.
— Сезгә каршы килеп буламы соң? - дип елмайды Рушания.
— Күрәм, кәефегез дә бик яхшы күренә.
— Мин сезгә ышанам, сез яхшы дигәч, яхшы инде алайса.
— Ышаныгыз, бар да яхшы булыр, һәрвакыт яхшыга гына өметләнергә кирәк.
Рушанияны бер палатаның буш койкасына кертеп урнаштырдылар. Ул кереп ятуга, каталка белән бер хатынны алып керделәр дә ипләп кенә койкага күчереп салдылар. Теге хатын ыңгырашып куйды, аның күкрәге кысып бәйләнгән иде. Рушания ул якка карамаска тырышты. Йөри алганнар торып, аның янына җыелдылар, ул бер кулы белән һаман күкрәген капшамакчы булды, үзе елый-елый ирен чакырды. Ире:
— Мин монда, елама, бар да яхшы, - дип, аның кулларын кысып тотты. Палатага Илья Ильич белән тагын бер табиб килеп керде.
— Сезнең бар да яхшы, операция бик уңышлы үтте, борчылырлык бернәрсә дә юк.
Теге хатынның ире күзләрендәге яшьләрне яшерә алмады, килеп докторның кулларын кысты.
— Рәхмәт яхшы сүзегезгә, рәхмәт, - диде дә хатыны ята торган карават кырыена тезләнде. Аннан Рушанияга да чират җитте, аңа да берничә шешә дару китереп куйдылар. Моны күзәтеп торган Илья Ильич:
— Бу сезнең организмны чиргә каршы торырга булышачак, тыныч кына ятыгыз, йоклап алсагыз да була, - диде.
Бераз торгач, шәфкать туташы кереп, Рушанияның беләкләренә энәләрне ялгап чыгып китте. Бу шулай тыныч кына атна буе барды. Илья Ильич та «бар да яхшы», диде.
Шулай да ике атнага бер күренеп торырга кушты. Рушания кабат кайтып үз бакчасына бикләнде, монда тыныч, рәхәт иде, ул шәһәрләрдә ничек яшиләрдер.
Беркөнне Саша эштән кайткач:
Әйдә, әнисе, берәр җиргә ял итәргә барабыз, җитәр су дүрт стенада бикләнеп ятарга, - диде. Рушания моңа шатланып та куйды, тик шулай да доктордан сорарга булды. () ул: «Кирәкмәс, самолетта очу, юл йөрү авыр булачак, һорхәлдә, җәйге эссене кичерү авыр булыр», дигәч, Рушания кире какты. Кызынырга ярамый, озак йөри алмый, ә болай ярыйсы - үзен начар хис итми. Болай гына торса, хәле ишәрлек. «Тагын бер ун ел гына яшәргә иде ичмаса» дип чыялланып куйды Рушания. Саша бертуктаусыз Мәскәүгә командировкаларга очты, әтиләре өйдә юк чакта улы әтисенең эшләрен алып бара. Саша улына ышанып, күп кенә ипләрне аңа тапшыра, үзенә алмаш җитәкче үстерә. Игорь огисе юкта әнисен берүзен генә калдырмады, алар икесе кичләр буе бакчада сөйләшеп, чәйләр эчеп утыралар. Шулай да Рушания җае чыкканда үзен кызыксындырган сорауны ©иреп калырга булды.
Улым, синең йөргән кызың бармы? Бәлки өйләнерсең.
Игорь бик җитди итеп әнисенә карап торды.
Өйләнер өчен сезнең кебек чын-чынлап яратырга кирәк, • мин әле гашыйк та булганым юк.
Улым, тирә-ягыңа әйләнеп кара, күпме чибәр-чибәр кызлар, бәлки бик нык сайланасыңдыр, сиңа ниндирәк кызлар ошый соң?
Нинди дип, синең кебек тыйнак, йомшак, синең кебек ссрле. Ә хәзер кызлар артык кыюлар, күзгә тузан булып керәләр, эчәләр, тарталар. Бөтенесе дә дип әйтмим, әмма күбесе. Карап торуга шундый чибәр кыз, курчак кебек, ә авызын ачып ике сүз әйтсә - аңлашыла: тозсыз кара надан, («ашында акчадан башка берни дә юк. Тәмәкесен суыра, сырасын чөмерә, бер эш белмиләр, ә сөйләшүләрен тыңлап Горсаң, косасылар килә. Кайдан килә бу чаклы тәрбиясезлек, Исең-акылың китәр. Ул бит, әни, акчасызларда гына түгел, •кчалысында да шул ук хәл.
Куй, улым, барысы да алай син уйлаганча начар булмас, болки син үзең шундый җирләрдә йөрисеңдер, сеңлең бит •идый түгел, ул да бит шул кызлар рәтенә керә.
Аны бит син тәрбияләдең, әни, ә андый кызларны күрер •чен әллә кая йөрергә кирәкми, әнә, безнең компанияда эшләгәннәр дә җитәрлек, биш минут саен тәмәке тартырга йөгерәләр. Мин менә монда синең урында кемнеңдер тәмәке тартып, төкеренеп утырганын күзалдыма да китерә алмыйм. Әти тартмады, мин дә тартмыйм, син дә эчмисең дә, тартмыйсың да. Мин дә үз хатынымның синең кебек булуын телим. Теге Антоновларга барсаң, бөтенесе өй буйлап тәмәке күтәреп йөриләр. Эт, песи, төтен - керсәң, тизрәк чыгып качасы килә. Әниләренең һәрвакыт авызында тәмәке, кулында сыра, кызлары да шул ук, сыра эчә-эчә симереп беткән. Син уйлама безне берни дә аңламый дип, мин үз гаиләм белән бик тә горурланам, син шундый тәртипле булганга без дә шундый. Беләсеңме, әни, хәзер бик күп егетләр үзләренә хатынны мәчеттән эзлиләр, әнә теге төренеп йөри торган кызлар арасыннан.
Рушанияның күзе шардай булды.
- Ничек, кем кертә сезне анда?
- Анда керү ирекле. Алар янына бармыйсың, читтән генә күзәтәсең. Хәзер, әни, мәчет алларында, беләсеңме, күпме кыйммәтле машиналар тора, әллә син намаз укырга киләләр дип беләсеңме? Бай-бай егетләр үзләренә хатынлыкка шуннан кыз эзлиләр. Син шәһәргә чыгып йөрмәгәч, бернәрсә дә белмисең шул. Безгә килгән минем иптәш егетләр дә сиңа карыйлар да, татарочка алырга кирәк, диләр.
- Нигә, улым, урыс егетләре дә мәчеттән эзлимени кәләшне?
- Эзли, нигә эзләмәсен. Урыс халкы нык эчкечелек белән мавыга, каннары бозылып беткән, ә яхшы нәсел калдырасың килсә, сау-сәламәт балалар үстерәсең килсә, азмаган, каны сыра белән бозылмаган сау-сәламәт ана кирәк. Хәзер бит, әни, күпләр ислам дине белән кызыксына. Анда бик күп нәрсәләр христиан диненнән аерылып тора, күп нәрсәләр тыела, син бит менә аларның барысын да беләсең.
- Мин, улым, беркайчан да мәчеткә йөрмәдем, мине әбиең шулай тәрбияләде. Артык кычкырып сөйләшмә, кеше алдында кычкырып көлмә, ир-атның күзенә текәлеп карама, иреңне һәрвакыт елмаеп каршы ал, ул тапканны җыйнак итеп тота бел, ирең читкә йөрмәсен дисәң, ул теләгәнне канәгатьләндерә бел, аны бер күз карашыннан аңла. Кеше килгәндә балаларың шаулашып өстәлгә менмәсеннәр, кешегә ач күзләре белән карап тормасыннар, балаларың тук, баш яулыгың белән алъяпкычың чиста булса, йөзең ак булыр - менә шулар, әллә ни сере дә юк.
- Син шулай дисең, әни, миңа менә күп кенә дус егетләргә керергә туры килә, тик берәүдә дә бездәге кебек тәмле аш исе килеп тормый. Тукланалар шунда юк-бар колбаса, кәбестә белән. Ә безнең өйгә кайтып керү белән тәмле токмачлы аш исе, пешкән камыр, бәлеш исләре, безнең өйгә таралган тәмле хуш исләр бернигә алыштыргысыз. Кайда барсаң да ойгә кайтасы килеп тора, озаграк читтә йөрсәң, шул исләрне сагынасың. Ул исләр белән бергә сине күзалдына китерәсең. Менә шуңа да әти читтә синнән башка озак тора алмый.
Рушания канәгать елмаеп куйды. Менә ничек икән бит. Ул кондәлек тормыш кына алып барам дип уйлады, ә балалары аны һәрвакыт күзәтеп, һәрнәрсәне күңелләренә сеңдереп үскәннәр. Өметсез түгел, дөньяны бик яхшы аңлыйлар икән бит.
Улым, мине дә берәй көн мәчеткә алып бар әле, бер дә кергәнем юк.
- Кайчан телисең, әни, шунда алып барам.
Әтиең кайтканчы берәй көн иркенләп йөреп кайтыйк оле. Иртәгә кече атна түгелме соң, әйдә, вакытың булса, I өштән соң барып кайтыйк.
Ничек теләсәң - шулай булыр, әни.
Икенче көнне Игорь кайтып туктады, төшке ашны ашадылар да җыенып чыгып киттеләр. Рушания башына ак яулык бәйләде, озын итәкле күлмәген киде, ул үзенең бик дулкынлануын тоеп, Ильич биргән даруны кабып куйды. Аны улы ГЭС бистәсенең иң зур мәчетенә алып килде, чынлап I а, мәчет алдында хәйран гына матур-матур машиналар тора Иде. Мәчеткә башларына яулыклар бәйләгән, озын-озын итәк кигән кызлар, олы-олы апалар агыла.
Әни, әнә, кара, Серёга утыра, ул һәр җомга шушында килә, кызлар күзли. Берсе дә күтәрелеп карамыйлар, ди. I.ашларын иеп кенә үтеп китәләр, ди, шулай да арасында берсен сайлаган инде, шуны күзли.
Урыс дип әти-әниләре бирмәсә?
Керәшен бит ул, аңа тегеләй дә, болай да ярый. Әни, бнр, кер. Курыксаң, бергә керәбез.
Әйе шул, улым, әйдә, бергә керик, мин кай тарафка барырга да белмим, бик дулкынланам.
Алар ашыкмыйча гына алга атладылар. Олы мәчетне щ лап керүгә, ул хәйран калып катып калды. Аның мәчеткә беренче керүе иде. Чиркәүдә булганы бар, чукынырга Ксрмәеө дә, андагы стена-түшәм тулы сурәтләрне карарга бик ярата. Чиркәүләрдә тонык, караңгырак булса, монда биек һәм ап-ак, яп-якты.
- Узыгыз-уз, менә монда аяк киемнәрегезне салыгыз да узыгыз, сорауларыгыз булса, сорагыз.
- Рәхмәт, бабакай, без беренче тапкыр мәчеттә. Мине үстергән әнием-әтиемне искә алып, - диде дә төртелеп калды, ничек дөрес итеп аңлатырга белмәде. Бабай аның хәлен аңлады, ахрысы.
- Яхшы, балалар, утырыгыз шушында. Кем атлы әни- әтиең?
- Айбикә белән Барый исемлеләр иде, бабакай.
- Ярый, бик яхшы. Әйдәгез, балалар, Айбикә белән Барыйны искә алып, хәер-фатыйха кылыйк. Сез бик дөрес эшләгәнсез бүген килеп, чөнки безнең арадан киткән ата- аналарыбыз, әби-бабаларыбыз һәр атна кич хәер-дога өмет итеп кайтырлар ди. Шуңа күрә һәр пәнҗешәмбе дога укып, арадан киткән якыннарыгызны искә алырга онытмагыз. Кемнәрне искә алганнар, аларны искә алып хәер-дога кылганнар - шулар сөенерләр, йөзләре якты булыр, дигән Ходай. Ә кемнәр бу көнне хәер-догасыз калган, алар көтәрләр-көтәрләр дә, безне оныттылар дип рәнҗеп, кире китәрләр, ди. Кеше атна саен мәчеткә килә алмаска да мөмкин, шуңа күрә ул үзеннән соң Коръәнне аңлап укырлык, дога кылырлык бала, нәсел калдырырга тиеш. Ә Коръәнне укып чыккан кеше инде харамнан да, азгынлык белән шакшылыктан да ерак тора, аңлашылдымы? Ярый аңлашылса, әйдәгез, бездән хәер өмет иткән әрвахларга, - дип бабай укып китте.
Башта Коръән телендә, аннан шул укыганын татар телендә тәрҗемә итеп чыкты. Рушанияның үзе дә сизмәстән бите буйлап күз яшьләре акты, күз яшьләре күрсәтеп, беркайчан да кеше алдында елаганы юк иде, ә хәзер менә ул үзен тыярга да, тыелырга да уйламады. Ул укыган мулланың баш очына карады, аның артында ак яулыклы әнисе елмаеп басып тора иде. Рушанияның да акрын гына иреннәре селкенде. Кичер, әнием, ничә атналар, күпме еллар кайткансыңдыр шушы көнне, шушы хәер-доганы өмет итеп. Күпме тапкырлар башыңны иеп, хәер-догасыз кире киткәнсеңдер, онытты бердәнбер балам дип рәнҗегәнсеңдер.
Мулла абзый укып бетереп битен сыйпады да Рушанияга бик дикъкать белән карап алды.
- Сине, балам, нәрсәдер бик борчый. Бәлкй син бүген кайбер нәрсәләргә башка күзлектән карагансыңдыр, Ходайның кодрәте киң, балам, борчыган борчылуларың шушы күз яше белән юылып төшсен, җаныңа тынычлык урнашсын. Бу тормышта сораулар күп туа, барысына да җавап биреп бетеп булмый. Коръән китабы ал, шуннан эзлә кайбер җавапларны.
Рушания мәчеттән чыга-чыгышлый, чынлап та, ниндидер I ынычлык һәм җиңеллек хис итте, әллә рәхәтләнеп елаудан, оллә әнисе алдында үтәлгән бурычтан.
Улым, рәхмәт, мин чиксез рәхмәтле сиңа, мин үзем дә берничек тә аңлата алмаган хисләр кичерәм.
Әни, ә син нигә еладың? Мин синең беркайчан да елаганыңны күргәнем юк иде әле, - диде әнисенең иңеннән кочаклап.
Бервакыт мин дә китәрмен, улым, бу дөньядан, син шулчак шушы мулладан килеп сорарсың. Ул сиңа аңлатыр, мин сиңа барыбер дөрес итеп аңлата алмам.
- Әни, монда Коръән китабы саталар, алыйк сиңа, укырсың. Миндә урысчасы бар, мин дә кайбердә актаргалыйм.
Рушания аптырап улына карады, улы көлеп куйды.
Әни, мин икесен дә укыйм, чагыштырам. Бер үк әйбер, I a I арда ярамаган әйберләр урыста да ярамый. Кеше үтермә, кеше сөйләмә, якыныңа ярдәм ит, дип, икесендә дә язылган. Мин урысларда кеше үлгәч, дуңгыз булып эчеп, үкереп елап v I ыруларын яратмыйм, бу яктан мин мөселман дине белән килешәм. Ә дуңгыз итен без өйдә болай да ашамыйбыз, читтә ашаштырам. Татарларның ат ашаулары белән дә килешә алмыйм, ул бит аларга хезмәт итә, ул иң изге хайван, җигәләр-җигәләр дә аннан суеп ашыйлар - мин моның белән килешә алмыйм.
Рушания исе китеп улын тыңлап торды.
Улым, син шулар турында уйлыйсыңмы?
Ник уйламаска. Бервакыт минем дә гаиләм булыр бит, мин аның ничек корыласын күзалларга тырышам. Беләсеңме, ини, менә безнең өйдә һәрвакыт әти гаилә башлыгы булып килә, аны син һәрвакыт баш итеп, хөрмәт итеп безнең анда Алла итеп куясың. Ә чынлап карасаң, ул бит синең теләкләреңне, тормышка куйган синең таләпләреңне генә үти, аның барлык тырышуы бигрәк тә синең өчен. Безнең пидә син урнаштырган кагыйдә белән яшибез, тик син моны үгинеке итеп күрсәтергә тырышасың. Ә ныклабрак уйласаң, бу бик нечкә политика, һәм моны мөселман хатыннары гына эшли ала. Өйдәге тынычлык һәм тәртип, ир-ат эшенә тыкшынмау тынычлап ирләр эше белән генә шөгыльләнергә, ир булып калырга бик зур мөмкинчелекләр бирә, менә шулаймы, әни? Шулай, менә миңа да шундый тормыш юлдашы кирәк.
Икенче көнне Рушания иртә уянды, әле кояш күтәрелә дә башламаган иде, йокысы туеп, бөтен тәне ял итеп уянды. Башта тәрәзә каршысына килеп, урамга карап торды, бакчада кошлар сайрый, тып-тын, бер җил әсәре дә юк. Рушания өстенә җылы халатын киде дә тышка чыкты, ул үзенең иртәләрен-кичләрен шушы бакчадан башка күзалдына да китерә алмый. Нурлыбанат әби әйтмешли, җәннәт бакчасы, аның моннан беркая да китәсе килми. Кешеләр әллә кая чит илгә ял итәргә китәләр, ни эзлиләр ул чит илдә? Кичәге көн исенә төште. Алар улы белән ашыкмыйча иркенләп йөреп кайттылар, бер бик тыныч кына ресторанга да кереп чыктылар. Исең китәр хәзерге яшьләрнең тормышка карашларына. Без яшь чакта берни дә уйламадык, бөтен хыялыбыз - мәхәббәтеңне очрату иде, башкасы турында уйлап та карамадылар. Хәер, ул заманада кызлар сыра эчү, тәмәке тарту дигән әйберне белмиләр иде, шуңа күрә алар сау-сәламәт, чиста булганнар, ә хәзер... Юкка гына ирләр борчылмыйдыр шул. Рушания үзалдына елмаеп куйды: кара, улы нинди төпле акыллы. Ул, үзалдына елмая-елмая, түтәлдән өлгергән җиләкләр җыеп алды да улына иртәнге чәй әзерләргә кереп китте. Бүген Сашасы да кайтырга тиеш, берәй тәмле пирог пешерергә кирәк. Әнә, улы нәрсә ди бит, өйдәге тәмле ис тартып кайтара ди. Әйе, кайтсыннар, исән-сау йөрсеннәр, ә ул булганны эш итә белер, иренмәс, Алла бирсә. Рушания яңа күтәрелеп килгән кояшка карады: «Эх, бирче, Ходаем, бер ун ел гына булса да гомер, күримче шушы балаларымның бәхетле гаилә корганнарын, оныклар тәмен татырга насыйп итсәң иде, Ходаем». Рушания улының йокыдан торып чыгуына эре-эре җиләкләрне юып, каймак белән болгатып куйды. Рушания үзенең балачагын исенә төшерде, бәләкәй чакта әнисе аның торуына шулай эре-эре җир җиләген, чүмләп тә тормыйча, катык белән болгатып ашата иде Ипи белән шул бер тәлинкә җиләкле катыкны сугып куясың. Ах, кайда калды ул,чаклар? Аның күзалдына үзе үскән авылы, әнисе, Фатыйма апасы белән йөри торган җиләкле тугайлар, тау-таш арасындагы чияле тау килде. Кинәт Рушанияның йөрәген талап, туган ягына - Инзир буйларына кайтасы килде. Ничәмә еллар кайтканы юк. Аның балалыгы, бөтен җил-давылдан саклап йөрткән күрше малае Асылгәрәй... Ул аны беркемнән дә рәнҗеттермәде, һәрвакыт янында Асылгәрәй булды. Кызык, аның язмышы нинди? Менә бит, китте дә онытты, ә ул бәләкәй чакта уйнаганда, «үскәч, сиңа әйләнәм», ди иде. Ә үсә килә бер-берсеннән ояла башладылар. Рушания мәктәпне бетергәч, эшкә керде, о Асылгәрәйне армияга алдылар. Саша Рушанияның кулын сорап килгәч, Фатыйма апасы: «Балам, Асылгәрәйгә ни диярбез соң, ул бит сине кечкенәдән ярата», диде. Рушания ул чакта көлде генә: «Ни сөйлисең, без бит аның белән дуслар гына, ул миңа, көт, дип тә әйтмәде. Без бит абыйлы- сеңелле кебек кенә». «Барыбер яхшы түгел, миңа калса, ул сине көтәр дип уйлый. Яратуыңны һәрвакыт кычкырып ойтеп тә булмый бит», дигән иде Фатыйма апасы. Рушания кияүгә чыгып китте, ә Асылгәрәй нишләптер кире авылга кайтмады, шунда хезмәт итәргә калган, диделәр. Нинди нкын, кадерле кешеләр, ә күрешмәгәнгә утыз елга якын вакыт үтеп тә киткән.
- Әни, нинди уйга баттың?
(повесть)
Улым, берәй җай табып туган якка кайтып килергә Иде, яхшы түгел туган якны оныту. Әбиең белән бабаңның каберен дә кайтып караган юк. Нурлыбанат әби хаклы, һ иттем дә оныттым. Күпме диңгез-сулар кичеп, чит илләрне аркылы-буйга йөреп кайттык, ә кул сузымы җиргә вакыт гапмадык.
Әти белән Алеся кайтсыннар да бөтенебез бергә җыелып кайтып килербез. Рәхмәт, әни, җиләкләрең бик тәмле булды, дип улы битеннән үпте дә эшкә чыгып китте.
Рушания тагын берүзе генә калды, төштән соң Сашасы кайтып җитәргә тиеш. Чыгып, тагын җиләкләр җыеп алып кереп, тәмле итеп пирог салыйм. Түтәлдә тәгәрәп яткан җиләкләргә карап торды да үрмәләп бер чиләккә җыярга югынды. Олы чиләк тулды. Кая куярга инде боларны? Кинәт Лилия исенә төште. Саматны чакыртты да, «балалар ашасын» дип биреп җибәрде. Рушания сәгатенә карап алды: гөшке аш вакыты җиткән, хәзер Сашасы да кайтып керер, ә им ы ң әле пирогы да әзер түгел. Тик пирог пешеп суынды, ә ( аша һаман кайтмады. Рушанияның юк-барга шалтыратып борчый торган гадәте юк, шуңа үзе шалтыратканны көтте, ә s л һаман кайтмады. Кич улы эштән кайткач кына, «Әтинең мие бетмәгән, шуңа әлегә кайта алмый», диде. Ярый, була торган хәл, эш кешесе бит. Атна буе Рушания берүзе диярлек утырды, пешкән җиләкләреннән вареньелар кайнатты, өй эшенең бетәсе юк - үзенә шөгыль табып, һаман чокынды. Киелми торган балалар киемнәре бик күп җыелган иде, шуларны төреп, Хәлимәнең балаларына җибәрергә дип әзерләп куйды. Тик аның киемнәре генә беркемгә дә ярарлык түгел, аның кебек озын буйлы кешеләр сирәк, хәтта кызы да алай озын буйлы түгел. Кинәт телефон шалтыраганга ул сискәнеп китте, йөгереп барып алыйм дигән иде, кинәт башы әйләнеп, тәгәрәп барып та төште. Күпме ятканын белмәде, тик ул аңына килгәндә телефон шалтырамый, өйдә тынлык иде. Ул бераз түшәмгә карап ятты. Ни булды соң бу, нишләп болай аңын җуйды? Бер җире дә авыртмый да юксаң. Ул көчкә торып утырды, кайдадыр кесә телефоны шалтырарга тотынды, ул да булса кесәсендә генә булып чыкты.
- Алло, Саша, ни булды, ник кайтмыйсың һаман? -диде. Ничек кенә сиздермәскә тырышса да, тавышы әллә ничек чит-ят булып чыккандай тоелды. «Ике-өч көннән кайтам», диде Сашасы, аның да тавышы әллә ничек бик коры тоелды. «Кирәксә, кайткач үзе сөйләр», дип, Рушания төпченеп тормады. Идәннән бераз торып, кузгалып китәргә куркып торды, шулай да яхшы түгел - я капка сакчысы килеп керер, дип, бик сак кына торып, аш бүлмәсенә чыкты. Бераз уйланып торды да үз табибына шалтыратып алырга булды.
- Алло, Илья Ильич, сезне борчымыйммы вакытсыз?
- Юк-юк, хәлегез ничек, мин үзем дә сезгә шалтыратырга тора идем әле, бәлки килеп китәрсез?
- Яхшы. Иртәгә.
- Мөмкин булса, бүген, минем иртәгә операция көне.
- Яхшы, килермен.
Бер сәгатьтән Рушания больница коридоры буйлап атлый иде. Икенче катка күтәрелүгә, каршысында Илья Ильич басып торуын күргәч, ул бераз тукталып, аңа карап торды, ә ул серле генә елмаеп аңа каршы атлады.
- Мин сезне көттем, бая телефоннан бер дә тавышыгыз ошамады, бер-бер хәл булмагандыр бит?
- Белмим, мин нишләптер егылдым бүген.
Илья Рушанияга бик җитди итеп карап алды, аннан үз бүлмәсенә алып кереп, каң басымын үлчәде. Аннан лабораторияга алып төшеп, тагын кан алдылар.
- Куркырлык бернәрсә дә юк, борчылма.
Шулай да яшь табибның күңеле тыныч түгел иде: кинәт истән авып егылу, вакыт-вакыт хәтер югалтулар... Әлегә буыннар сызлануга зарланмый, тик шулай да, болай барса, ул га заплар ерак түгел иде. Аның бик еш тикшереп торуының собәбе - нинди дә булса яхшы нәтиҗә бирердәй дару сайлау, мичек тә гомерен озайту теләге. Икенчедән, ул аны бик тә сагына иде. Хәленнән килсә, бер дә кайтармас иде дә бит, 1 ик бу мөмкин түгел шул. Шушы кыска гына очрашулар, ул матур күзләргә бер тутырып караулар үзе бер сихри көч бирә. Хәленнән килсәме, әллә кайларга алып китәр дә көннәр буе җитәкләп йөрер, һәр мизгелнең кадерен белеп, күзләреннән күзләрен алмас иде.
Гафу итегез, мин яратмыйм алай текәлеп караганны, - диде дә Рушания борылып чыгып та китте. Рушания чыгып киткәч, Илья башын кысып тотты, үз-үзенә «ахмак» дип куйды.
Атна уртасы җитте. Рушания бакчасында йөргәндә, кинәт әллә каян болыт килеп чыкты да коеп яңгыр яварга тотынды. Әле генә кояш карап тора иде юксаң, шундый җылы эре яңгыр тамчылары бәреп ява башлады. Рушания ышыкланырга да уйламады, бала чактагы кебек басып | ик торды. Әнисе аңа һәрвакыт әйтә иде: яңгыр суы зур I ылсымга ия, ул кешенең бөтен кайгы-хәсрәтләрен юып төшерә, тәнен сихәтләндерә, буен үстерә. Алар шуңа ышанып, чырык-чырык көлә-көлә, яңгыр астында бии торганнар иде. Рушания үзалдына елмаеп куйды. Эх, кадерле балачагы. Шул чаклар искә төшеп, аның шул яңгыр тамчыларының тылсымлы көченә ышанасы килде, бәлки аның бар чирләрен юып алып китәрләр. Рушания алмагачлар арасына салынган сукмакта бәреп яуган яңгырга каршы йөзе белән басты да күзләрен йомды. Шушы тере табигатьнең иркәләвенә бирелде, ә яңгыр шмчылары аның калын чәч төпләренә үтеп, толымнар чыланып, авырайганнан авырайды, күлмәге чыланып ишенә ябышты, яңгыр сулары төз аяклары буйлап җиргә акты. Рушания чәчен тотып торган тимер шпилькаларын i урып алды, авыр чәч толымына ирек биреп сүтеп җибәрде. Рушанияның баш очында торган болыт та бу матурлыкны I ашлап китәргә ашыкмады, өстенә койды да койды, ә теге иман кояш та күзен кысып, яңгыр тамчыларының чибәр каным белән шаяруын күзәтте; әй, күрәм бит дигәндәй, болыт арасыннан нурларын сузды. Рушанияны читтән 1агын берәү күзәтеп соклана иде. Башта эндәшмәкче булган иде дә, табигать белән узышырга йөрәге җитмәде, аңа карап үзе дә юешләнеп бетте, аның да ак күлмәге чыланып тәненә ябышты. Яңгыр ничек килсә, шулай китеп тә барды. Бу сылу хатынның үзенә генә калуына сөенеп, кояш чыкты. Рушания да елмаеп, аңа карап кулларын күтәрде, озын чәчләрен болгап куйды, яшь кызлардай аяк очына гына басып, кире борылды. Аның йөзендә елмаю һәм ниндидер канәгатьләнү иде, әйтерсең, шушы яңгыр юып төшерде барлык чир-борчуларын. Ул кинәт аңа карап торган ирен күреп, кулларын җәеп кычкырып көлеп җибәрде.
- Саша, Сашенька, күрче, нинди матурлык, мин бер мизгелгә балачакка кайттым, - дип иренә каршы, ире аңа каршы атладылар. Саша аны кысып кочаклап алды.
- Раечка, нинди чибәр син!
- Саша, бу юлы бик озакладың, мин сине шундый сагыныплар беттем. Әйдә, өйгә керик, мин көн дә җиләк пироглары пешереп көттем, ә син шалтыратмадың да.
Сашаның чәчләреннән бите буйлап яңгыр тамчылары тәгәри, әйтерсең, елый. Рушания бәхетле елмаеп иренең күзләренә карады, «кара, син дә чылангансың», дип, баладай шатланып көлде. «Нинди рәхәтлек, син кайттың, яңгыр явып китте, кояш та сөенә синең кайтуга», дип кояшка борылды. Әйтерсең, кояш аларның икесен генә җылыта, карап булмый, күзне чагылдыра.
Саша бу юлы командировкадан әллә ничек үзгәреп кайтты, күбрәк ялгыз калырга тырышты, үз эченә бикләнде, эндәшсәң дә ишетмәде, күңеле белән әллә кайда йөрде. Рушания, эшендә берәй күңелсез хәл килеп чыккандыр, дип уйлады, аннан сак кына улыннан да сорап куйды:
- Улым, әтиеңә әллә ни булган, аның беркайчан да мондый булганы юк иде лә, әллә эшегездә берәй күңелсезлек бармы?
- Юк ла, белмим, мин дә аптырыйм, әллә ни булды, я ишетми, я тик торганда кызып китә. Аптырама, үтәр, ирләрнең бу яшьтә була торган хәл, диделәр.
Рушания уйга калды: әллә ул да чирли микән? Ни генә булмасын, аны нәрсәдер борчый. Рушания һәркөн көтте. Аңлатыр, моңа чаклы алар арасында сер булмады, һәрвакыт уртага салып сөйләшәләр иде. Хәер, сер барлыкка килде шул инде, иң беренче Рушания үзе, тик бу башка. Кем белә, ничә елга сузылачак аның чире? Әлегә куркыныч бернәрсә дә юк, һәрхәлдә, башкалар сизәрлек түгел бит әле. Июль ачаклап Ильич тагын анализлар бирергә кушты. Саша гагын командировкага җыенды. Рушания ирен озатты да үче больницага ашыкты, аның тизрәк эшен бетереп кайтып китәсе килде, чөнки аның коридорлары да иңнәрне баса. Ильичның да бүген вакыты юк иде, ахрысы, ул ашыгып килеп бәрелде дә ни әйтергә теләгәнен онытып, карап трды, тагын ашыгып китеп барды. Рушания да, кешенең пакыты юкта борчып йөрмим әле, дип, анализларын бирде до кайтырга чыкты. Ул баскычтан елый-елый төшеп килгән олы яшьтәге хатын белән тиңләшкәч, бераз туктап калды да акрын гына култыклап алды.
- Әйдәгез, булышыйм.
Ул аны култыклап урамдагы скамейкага китереп утыртты, ә теге хатын тагын да ярсып елады. Рушания әзрәк I ынычланганын көтеп торды да иңеннән кочаклап:
Тынычланыгыз, сез кайда яшисез? Бәлки бергә кайтырбыз, - диде иңеннән сыйпап. - Әйдәгез, булышам, бәлки сөйләрсез, үзегезгә җиңел булып калыр.
Минем монда ирем ята, шикәр чире белән чирли, менә хәзер аякларын тездән кистеләр. Мин үзем дә чирле, ничек карармын, Ходаем? Монда да көчкә килеп җиттем, Яңа шоһәрдән киләм. Минем кан басымы югары, бу эсседә бигрәк тә авыр йөрүләре, я Ходаем ничек яшәргә? - диде до геге апа кабат елап җибәрде. Рушания ничек юатырга да белмичә аптырап утырганда, Самат килде.
Ни булды, Рушания, кайтабызмы?
Әйе, менә бу апаны да өйләренә кертеп чыгыйк.
Яңа шәһәрне керү белән беренче тукталышта теге апа |укгатырга кушты.
Рәхмәт, мин моннан үзем дә кайтам, ерак түгел, - дип акрын гына чыкты. Таза гәүдәле, алтмышлардан өстәге ананы Рушания кызганып куйды, апа ике адым атлады да I уктап калды. Рушания да аның артыннан төште:
Сез кайтып җитә аласызмы? Бәлки озатыргадыр?
Әйе, мөмкин булса, әнә теге йортка чаклы гына озатып куегызчы, башым әйләнә, кайтып тизрәк дару эчәргә кирәк.
Рушания апаны фатирына чаклы озатып куймакчы булды, жнтмәсә, фатир өченче катта булып чыкты. Апа кеше көч- к«> I тын алып менеп җитте.
Мәгез, ачкыч ачыгыз, - диде стенага тотынып. Апа өйгә Ki-рде дә диванга тәгәрәп тә китте. Рушания су китерде, апа сумкасыннан капшап, даруларын кабып, су эчеп җибәргәч, әзрәк төс кереп китте.
- Сез алып кайтмасагыз, мин бүген кайта алмас идем, кичәдән бирле бабай янында утырдым, ничә көн йоклаган да юк.
Кинәт тышкы ишек ачылып китте дә яшь кенә, бер егерме бишләрдә булыр - бик буянган чибәр генә кыз килеп керде, керә-керешли бик бәхетле елмаеп:
- Баба Маня, баба Маня, мин тагын китәм, - дип килеп кочаклап үбеп алды.
- Кая китәсең тагын, тагын шул бабай беләнме?
- Ярый инде - бабай дип мыскыл итмә, ул әле ох-хо-хо! Кыскасы, мине Александр Иванович көтә, вакытым юк, сине генә көттем. Менә ачкыч, минем Барсигымны карап торчы, мин сиңа тәмле-тәмле чит ил күчтәнәчләре алып кайтырмын. Ярый, очтым, - диде кыз шатланып, - без бу юлы бабай белән Анталияга барабыз.
- Әй бала, беткәнмени сиңа үз тиңнәрең, һичьюгы малаен каратыр идең үзеңә, атасына үрелгәнче, кеше гаиләсе бозып.
- Баба Маня, акча бит атасында. Малаена да вакыт җитәр, - диде дә көлә-көлә чыгып чапты.
Рушания ни әйтергә дә белмичә, шундый яшь кенә кызның азгынлыгына исе китеп тора бирде, хәтта ул өйдә чит кешенең барлыгына да исе китмәде, бөтен барлыгын ачып салды.
- Ах бу Маринаны, - дип, бик авырлык белән күтәрелеп тәрәзәгә үрелеп карады, - мескен бәндәнең башын әйләндерде инде.
Рушания да тышка үрелеп карады да бермәлгә тынсыз катып калды. Ишегалдында таныш машина тора иде, подъезд ишегеннән атылып чыккан кыз машина кырында басып торган аның Сашасының ирененнән үрелеп суырып үпте дә бәхетле елмаеп машинага утырып китте.
- Моның булуы мөмкин түгел, - диде Рушания көчкә телен әйләндереп, аның чырае ак кар төсенә кергән иде.
- Мөмкин, әле ничек кенә мөмкин. Яшьлек җиңә, яшьлек белән чибәрлек алдында ирләр җанын фида кыла. Ә бу ир шул яшьтә - аны бу кызның яшьлеге үзенә тарта, яшь тән, яшь көч. Ярату түгел, җенси азгынлык. Ул хәзер бик теләсә дә аның капкыныннан ычкына алмый шул индё, ә ул кызлар шул арада бик яхшы туныйлар аларның кесәләрен. Теге мәхлуклар, ярата дип уйлап, акчага күмәләр, үз гаиләләрен до оныталар. Әнә ишеттеңме, бер кулы атасында, икенчесе белән улын да капшый.
Рушанияның йөрәген, ашказаны астын кисеп-кисеп, нәрсәдер авыртырга тотынды, күзаллары караңгыланды. «Ир бирмәк - җан бир мәк» дигәнне ишеткәне бар иде, ул да җан бирмәк хәлгә килде. Башны бер сорау бораулады: ничек аңларга моны? Күзалдында бер күренеш: аның иренә үрелеп үптеләр. Ул утыз елга якын бергә яшәп, көнләшүнең ни икәнен татып караганы юк иде әле. Рушания ишеккә таба атлады, ул янындагы апаны күрмәде дә, ишетмәде дә, хәтта ('аматның машинасына ничек килеп җиткәнен дә аңламады, исерек кеше кебек аңгыраеп калды. Самат нәрсәдер сорады, нидер эндәште, тик ул аның иреннәре кыбырдаганны күрде гавышын ишетмәде. Сүзләр томаланган мигә үтеп керә алмады, көчкә телен әйләндереп, «өйгә» дип пышылдады. С амат вакыт-вакыт аңа карап алды, күренеп тора - нәрсәдер булган.
Рушания, ни булды сиңа, йөзең ап-ак, әйдә, кире больницага кереп чыгыйк, өйдә берүзең нишләрсең, хәлең начарланып китсә?
- Үләрмен, - диде Рушания тын гына.
Юк, әле генә бар да яхшы иде бит, ни булды тагын? Кешегә ярдәм итәм дип, үзең бетәсең бит инде.
Рушания тизрәк өенә кереп бикләнәсе килде, кеше күрмәсен бу хурлыкны. Күкрәктәге төер зурайганнан-зурайды, тик ул кеше алдында еламаячак. Тизрәк өенә кайтып бер почмакка сыенырга, беркемне күрмәскә. Машина ишегалдына кайтып I уктау белән ул чайкала-чайкала, хушлашмый да капкадан кереп китте. Ул туп-туры үзләренең йокы бүлмәсенә кереп ишеген япты да караватка килеп утырды. Күзалдыннан шул күренеш китмичә йөрәкне телгәләде, сөекле ирен кем исләндер бүлешү чыдап торгысыз итеп бөтен эч-бавырын, йөрәген телгәләде. Тамак төбендә каткан төер йомшарырга да уйламады, ни тын алырга, ни еларга бирмәде. Дөньяның асты оекә килүе, тормышының җимерелүенең башы икәнен аңлау, пиың инде беркайчан да элеккечә тату гаилә була алмаячагын аңлау нинди сабыр Рушанияны да акылдан язар хәлгә җиткерде. Чүп өстенә чүмәлә, чире өстенә хыянәт. Ялгыз гына күгәрмәкче булды чирен, чирен белү дә бәлки бу чаклы авыр ы к;ир итмәгәндер. Күперләрне җимереп киткән ташкындай, күт яшьләре бәреп чыкты. Ул күкрәгендәге авыртуга чыдый алмыйча үкси-үкси елады, киемнәрен өзгәләде, үз-үзен кая куярга белмәде. Бу чаклы җан әрнүен аның әле кичергәне юк иде. Бу кайгысы алдында аның чире дә чүп кенә булып калды. Чирле булса да, ул ялгыз түгел, аны саклаучы-яратучы бар иде. Ник килеп ул барысын берьюлы югалтты соң, тагын алда ниләр көтә аны?
Рушания уянып киткәндә, бүлмәдә караңгы, төнлек кенә яна. Ул бераз караңгылыкка карап ятты, нәрсәдер исенә төшерергә тырышты, аннан акрын гына торып утырды. Өс киемнәрен дә салмаган, изүләре ычкынган. Ул артына борылуга куркып китте. Башта ул аңа Саша булып күренде, ахрысы, яман төш кенә күргәнмен, дип сөенеп куйды.
- Саша, син... - диде дә тотлыгып калды. - Игорь?
Улы башын күтәреп карады, ул да йоклап утырган, ахрысы.
- Әни, ни булды сиңа? Самат абый сине чирли, диде. -Ул акрын гына әнисенең аяк астына шуып төште. Рушания уңайсызланып изүләрен каплады, улына күтәрелеп карамаска тырышты. - Әни, ни булды? Мин сине беркайчан да мондый хәлдә күргәнем юк.
Рушания бик озак елаганнан соң Ильич биргән даруны берьюлы ике төймәне йотып куйган иде, шуның тәэсире булды, ахрысы, ул һич уянып китә алмады. Әллә нинди иләс- миләс булып утырды да кабат сузылып ятты, аңлата алырлык түгел иде шул бу хәлне. Ул тагын күзләрен йомды, башта томан, беркемгә берни дә аңлатасы да, шушы караңгылыктан да чыгасы килмәде. Улы ничаклы селкетеп карамасын, ул урыннан тормады.
- Калдыр мине, улым, бик йокым килә, иртәгә сөйләшербез.
Игорь ни әйтергә белмичә бик озак утырды, аннан акрын гына торды да әнисенең өстенә ябып, үз бүлмәсенә чыгып китте.
Рушания улы чыгып киткәч, тагын йоклап китте. Өйрәнгән вакыт белән, иртәнге таң нурлары белән кабат уянды, башта һаман томан иде. Ул көчкә торып аягына басты, үзен каршы көзгедән күреп, акрын гына көзге алдына килеп басты, үзен баштанаяк карап чыкты. Ул үзенә бик карт тоелды, әллә элек тә шундый карт булган, әллә төн чыкканчы шулай картайган. Өс киемнәре йомарланып беткән, чәче дә тузгыган. Изүләрен каптырмакчы булды, тик төймәләрен тапмады. Рушания көзгедән күзләрен алмыйча гына чишенде, ул үзен баштан-аяк күздән кичерде, аңа беркайчан булмаганча ямьсез кеше карап тора кебек тоелды күлмәк тузган, гомер узган, җырланасы җыры җырланган. 11әрсәдер өзелде, әйтеп бетергесез авырлык басты, иңнәрен күтәрә алмыйча кире килеп утырды. Йөрәге белән тойды нәрсәдер мәңгегә югалды, нәрсә икәнен әлегә аңламады, тик ул нәрсәдер акрынлап ераклашты. Рушанияның йөрәк гүрендә, кичәге көнне хәтерләтеп, бетмәс авырту калды. Ул үзе дә сизмәстән йөрәк турысын ышкып куйды, сулкылдап авырткан йөрәк аның беләкләре белән сызлый иде бугай. Рушания озын җылы халатын киеп алды да тәрәзә төбенә килеп басты. Тышта әле иртә, агач ботакларына кунган кошлар анда-кайда бер кычкырып куялар, тышта тынлык. Рушания кичәге көнне исенә төшермәскә тырышты, аның «чендә бушлык иде. Ахрысы, әле даруның тәэсире чыгып бетмәгән. Тукта, аның улы өйдә булырга тиеш бит. Нәрсә уйлар - ул бит кичә аны каршы да алмады, кайтуына ашарга да әзерләмәде. Ни уйлады икән улы? Ул ашыкмый гына беренче катка төште дә туп-туры бакчага чыгып китте, ойтерсең, шул бакча гына коткара ала аны авыр уйлардан. Ул акрын гына алмагачлар арасыннан атлады, ул бүген .шарның матурлыкларың да күрмәде, башка вакыттагы кебек елмаеп сөйләшмәде. Йөри торгач, башы әйләнүен тоеп, яраткан атынгычына килеп утырды. Ничек кенә кумасын, авыр уйлар башка этешә-этешә керделәр. Кичтән эчкән даруларның тәэсире үтә, айный башлагандай тойды үзен. Чон ки йөрәкне талап авырту кайта башлады, күзаллары да караңгыланып китте, өшегән кешедәй калтыранып куйды, «(’ашасы булса, җылытыр иде» дигән уй кабат йөрәк астын кисеп үтте. Элек мондый авыртуны хәтерләми. Ул кайтканчы үлеп калганы да хәерледер. Балаларына ни дияр - ул хәтта үз балалары алдында хурлана иде бу хыянәткә. * )ле кичә иртән генә үбә-үбә хушлашып чыгып китте. Әйе, ул күпме чакырды «әйдә минем белән» дип, әйтә алмады шул «бара алмыйм, чирлим», дип. Рушания иренең соңгы командировкасын исенә төшерде. Ул бит, кайта алмыйм дип, ар I ык бер атна йөреп кайтты, ә кайткач? Ул үзен ничектер м.пок тотты, Рушания эндәшсә дә ишетмәде. Алайса, күңеле 6е ки1 шул яшь туташ янында булган, ә ул аны иренең эшендә ерөй күңелсезлек килеп чыккандыр дип уйлады. Хәзер I шшыла иренең соңгы вакытта үзен тотышы, ул аңа карата жынайган, үзен элеккечә тотарга тырышса да, анда нидер үзгәргән иде, Рушания гына моңа әһәмият бирмәде. Рушания да менә хәзер үз эченә бикләнде, аңа соң хәзер нишләргә? Балалар алдында да оят бит, аларга ничек аңлатырга, икәү ничек аңлашырга?
- Әни син монда мени, мин сине эзлим. — Улы каршысына килеп утырды. Бөркет канатыдай куе кара кашлар бергә килеп кушылган, олы көрән күзләр бик җитди карыйлар, җавап көтәләр. Рушания ни әйтергә дә белмичә югалып калды, бермәлгә улы белән бер-берсенә карап тордылар.
- Улым, берни дә булмады, була торган хәл, хатын-кызлар капризы гына.
- Әни, син беркайчан да капризный хатын булмадың, син нәрсәдер яшерәсең бугай?
- Юк-юк, улым, берни дә яшермим.
- Бәлки әтине чакыртып кайтарырга кирәктер?
Рушания кыл кебек тартылуын үзе дә сизде.
- Юк-юк, улым, кирәкми, борчыма атаңны, мин бит чирле түгел.
- Алайса, ни булды кичә, син мине дә танымадың, әллә нинди дарулар ята иде.
- Син, улым, әтиеңә берни дә әйтә күрмә, бу хатын- кызларның чирләгәндә тынычландыра торган дару гына, мин шуны эчкәч нык йоклыйм, шул гына. Ә әтиең озакка киттеме?
- Белмим, бу юлы нинди эш белән киткәнен дә аңламадым, әллә нинди проект белән йөри. Озак булмас, Мәскәүгә генә китте бит.
- Ә кем белән китте? - диде сак кына, үзе кызарганын сизеп башын икенче якка борды.
- Берүзе, әй, юк, фирмадан яңа юрист белән. Ә нигә, әни? Ул һәрвакыт аны үзе белән ала. - Игорь әйтте дә, үзе куркыпмы, туктап калды, ник әйттемгә төште, әнисе белән бераз бер-берсенә карап тордылар. Рушания улының читен хәлдә калуын аңлапмы, тизрәк бу хәлдән чыгу юлын эзләде.
- Ярый, улым, әйдә, чәй эчик тә синең эшкә дә китәсең бар бит, кичә дә ашамагансыңдыр, - дип торып басты.
Рушания улын чәйләр эчереп эшкә озатты, ул киткәч тагын ялгыз калды, тагын авыр уйлар басты. Ул кабат-кабат ирен теге яшь кыз куенында күзалдына китереп, бер янды, бер көйде. Йөрәкнең януы хәтта күлмәк аркылы күренә, аны хәтта чит күзләр дә күрәдер кебек тоелды, ул кулы белән
Йорәк гурысын каплап куйды. Ул бер тәүлек эчендә шартлап i i.i ш ан агачтай хис итте үзен, тик акылы белән бернәрсәне Яхшы аңлый - балаларга белгертмәскә. Рушания Саша ьaii гуга үзен ничек тә тынычландырырга, үзен кулга алырга I ырышты. Үзе күзгә күренеп ябыкты, йокысыз үткән газаплы тннәр күз төпләрендә бик тиз эз салды. Ул көн дә үзен ■ечгедән карады, караган саен үз-үзенә карт, ямьсез булып күренде. Саша элек көненә әллә ничә шалтыратса, бу юлы * л оч көн дигәндә бер шалтыратты. Ахрысы, теге апаң хаклы де гаиләләрен дә оныталар, башларын да югалталар, ушания инде мең тапкырлар күзалдыннан үткәрде ире айткач ничек итеп сөйләшәсен дә. Ничек сиңа оят түгел, ул и г синең балаң белән бер яшьтә, диячәк; ничек син хыянәт ө алдың, кая китте соң безнең яратулар? Юк, кичерә 1маячак ул Сашасын. Көннең-көне үзалдына аның белән жләште, кулына эш бармады. Саша шалтыратса, элекке сбск май кояшыдай ялтырап, сөенеп сөйләшә дә алмады. Л еүзсез-тынсыз катып калды, җавап бирмәде, дөресен генә I гкәндә, эндәшә алмады. Ул үзен шул хәлгә җиткерде ки аның кайтуыннан да курка башлады. Ул кайтыр да, мин ипканы яратам дип, чыгып китәр кебек. Аннан ул аны ркайчан да күрмәсә, нишләр соң? Аның чатнап башы ыр ггы, соңгы вакытта иреннәре кипте, су эчте дә су эчте, к көннекә ни ашаган белән ашамаганын да хәтерләмәде, оннәр буе үз эченә бикләнеп, бакчасыннан кермәде, җәйге шенле яңгырларны да шул бакчада үткәрде, шул яуган игырга кушылып елады. Килгән караңгы болытлар әллә <ың күңелендәге борчуларын юып төшерергә теләгәндәй, рсн-бәреп яудылар, яңгыр тамчылары көчлерәк яуган саен, шания да күз яшьләренә ныграк ирек бирде. Күктә болыт, ирдә Рушания елады, кайнар күз яшьләре яңгыр тамчылары »лән бергә кушылып, әллә кайларга актылар. Рушания р җирдәге ерганакларга, бер күктәге болытларга карады, ftn.ip да аның күңеледәй кап-кара, ул да әллә аның хәсрәтен Ьвргамы, әллә үзенең кайгысын бушатырга килгәнме? Кх, кара болыт. Елаудан эче бушап, җиңеләеп калгандай ■улды, тик укмашкан төер генә таралмады, ул кечерәйде си.», ә иртәгә ул тагын зураячак. Рушания чире белән инде : 1. шашкан да иде, күпме генә гомере калса да, аны матур и-и яшәп, матур истәлекләр генә калдырып китәрмен, и хыяллана иде, ә хәзер... Бердән, балаларының мондый Кмтта өйдә булмауларына сөенде генә, ничек аңлатыр иде соң ул шушылай җебеп елап утыруын? Сашаның китүенә ун көн вакыт үтте, Рушания беркем белән дә сөйләшмәде, телефонга да җавап бирмәде, хәтта Самат белән Ильяга да. Кеше түгел, үз-үзен дә күрәсе килмәде.
- Рушания, менә син кайда!
Рушания авыр күз кабакларын күтәреп карады, каршысында басып торган Саматны элекке кебек куаны каршы ала алмады.
- Ә, синме? - диде моңсу гына елмаеп. Ул карашын икенче якка борды, Саматның йөзендәге аптырау һәм борчылун күрмәде. Самат берсүзсез Рушанияга карап тора бирде, ни булган? Рушания күтәрелеп карамый гына, «утыр, Самат, карама миңа алай итеп», диде.
- Рушания, ни булды сиңа, син шундый ябыккансың Илья Ильич та шалтыраткан иде, телефонны алмыйсың, хәлең ничек?
- Ярыйсы, Самат, куркырлык бернәрсә дә юк.
- Рушания, сиңа больницага барырга кирәк. Сашаң кайтса танымас та үзеңне алайса.
Рушанияның йөзе кинәт агарынып китте, акрын гына Саматка борылып карады.
- Шулай ук начармыни чыраем?
- Бик шәптән түгел. Ниндидер моңсу син, Рушания, бәлки Ильич янына барып кайтырбыз? Дәваланырга кирәк, Рушания, бик тиз бирешкәнсең.
- Ярый, иртәгә барырбыз.
Самат икенче көнне иртә килде, ул Илья Ильич белән сөйләште, хәлне дә әзрәк аңлатырга тырышты. Үзе дә чын-чынлап борчуга калды, ни дияр икән доктор? Әле гел елмаеп торган Рушанияның буш карашы белән очрашу аңлашылмый иде. Ул килгәндә Рушания әле киенмәгән дә, ашыкмый гына бакча буйлап нидер уйланып китеп бара иде.
- Рушания, мин килдем, ә син әле киенмәгәнсең дә.
Рушания туктап бераз аңа карап торды, шулай чире кинәт
көчәерлек нәрсә булды соң? Ул сүнеп барган утын кисәвен хәтерләтә.
- Гафу ит, бөтенләй онытканмын, мин хәзер, - диде дә киенергә өйгә кереп китте. Озак тормады, бик тиз киенеп чыкты. Рушанияның ябыкканы хәтта киеменнән үк күренеп тора иде. Рушания өйрәнгән юл белән ашыкмыйча гына больница коридоры буйлап атлады, тик ул чире турында да > 11 иамады. Ильич утыра торган кабинетны шакыды да акрын I м на ишекне ачып:
Керергә ярыймы? - диде. Ильич башта башын күтәреп карады, аннан аякка торып басты, беренче күргәндәй, 1’мпанияны баштанаяк карап чыкты да акрын гына өстәл ар I ыннан чыгып аңа таба атлады. Аның күзләре зур булып ачылган иде.
Рушания Бариевна, - диде аның күзләренә карап,
йюрсең, күзләреннән аңларга тырышты аның хәлен, и Нишләп мине оныттыгыз, әллә башка яхшы доктор mi и тыгызмы? Алай булса, әйтегез, мин сезне борчымам, жңлыйм, сезнең ирегез бай, әллә кайларга алып китәргә дә пмкинчелеге бар, тик минем белән дә киңәшергә кирәктер
*1М.
Рушания авызына су капкандай тора бирде, доктор акрын !На аның кулларын учына алып йомды.
Әйдә әле, анализлар биреп килик тә аннан утырып Иләшербез.
Алар ашыкмыйча гына коридор буйлап атладылар, Шабораторияда анализ биргәч, кире кабинетка кайттылар. Рушания, сөйләгез әле, ниләр булды шушы ун көн )сндә, ничек үзегезне хис итәсез, ничек тукланасыз, нәрсә >рчый?
- Борчылырлык берни дә юк, - диде күзләрен яшереп. Рушания, мин барысын да белергә тиеш, белмичә мин Cf н ie ничек дәвалыйм соң? Чиргә юл бирергә ярамый, хәтта үчеңнең көчсезлегеңне сиздерергә дә ярамый, җиңүче берәү Ън>> була ала, я ул сине, я син аны.
| Рушания эндәшмәде, гәүдәсен туры тотып утыра бирде. Анализларны китерделәр, Илья аларга күз йөртү белән ■Вснең дә йөзе агарып киткәндәй булды, куллары калтырап 1у и цы шикелле. Анализларны бер кырыйга ыргытты да аио.п Рушанияның каршысына килеп утырды, шулчак Иуимнияның чигә чәчләре агара башлавын күреп, авыр сулап Шу И ii.i, бер ай элек кенә бернинди дә ак чәч юк иде әле.
Миңа сезнең ирегез белән сөйләшергә туры килер, ВИрмсы.
WРушания уянып киткәндәй сискәнеп китте.
I 11әрсә турында? Ул өйдә дә юк.
ү- Булмаса, кайтыр, ә сөйләшәсе сүз күп. Сез бит iHna i мыйсыз ни булганын, нәрсә сәбәп булды болай I0i.ii ырга? Сез моннан кайтып киткәндә анализларыгыз бик яхшы иде, ә хәзер сез үзегезгә тагын бер чир ябыштыргансыз.
Рушания олы күзләрен тутырып докторына карады:
- Тагын нинди чир?
- Шикәр чире, бу сездә юк иде. Бу чир кинәт тетрәнүдән, куркудан килеп чыга, нәселдән дә килә. Тик ул бит сездә ун көн элек юк иде, мин сезне шуңа күрә авыр кичерешләрдән читтә торырга, артык хискә бирелмәскә куштым. Мин сезнең чирегез белән көрәшәм, ә сез чир белән миңа каршы көрәшәсез. Безгә сезнең белән бик күп еллар бергә булырга туры киләчәк, әгәр яшисегез килсә.
- Ә килмәсә?
Илья беразга телсез калды, бик җитди итеп текәлеп карап тора башлады, аннан акрын гына Рушанияның кулларын үз кулларына алып, йомшак кына итеп кысты.
- Ә яшәргә кирәк, оныттыгызмы әллә сезнең өстә нинди бурычлар торганын?
- Нинди бурычлар?
- Ә Сабированың балалары, сезне үлеп яраткан ирегез, балаларыгыз, ә мин? - диде дә төртелеп калды.
Тагын күзләр очрашты. Илья үзе дә сизмәстән, нык итеп Рушанияның кулын кысты, нидер әйтергә теләде, тик аның моңа хакы юк иде. Илья аның табибы булмаса, йөрәгендә ниләр ятуын, нинди газап чигүен ачып салыр иде. Ул аны беренче күргән көннән бирле җан тынычлыгын югалтты, бер күрер өчен әллә ниләр бирердәй була. Юксаң, кайтармыйча да тота алыр иде, тик аның теләгенә каршы килә алмый. Аннан ул тагын бернәрсәдән курка: ире аны теләсә кайсы клиникага илтә ала, теләсә - Мәскәүгә, теләсә - чит илгә. Ул чакта ул аны беркайчан да күрмәячәк, ә дәвасы, дәвасы юк, вакытны гына сузарга мөмкин. Ул инде аңа яраклы яхшы тәэсир итә торган даруларын да сайлаган иде, шуңа соңгы анализлары да яхшы, күңеле дә күтәренке иде. Бүгенге бу очрашу мондый борылыш алыр дип һич тә башына китермәде. Бигрәк тә андагы күңел төшенкелеге чиргә котырып өстенлек алырга яхшы мөмкинчелек тудыра иде. Илья авыр сулап куйды, башка тыныч кына карап утыра алмавын тоеп торып китте дә тәрәзә төбенә барып басты. Хәленнән килсә, ул аны хәзер кысып кочаклар да каткан күңелен җылытыр, тынычландырыр, юатыр иде. Рушания ничек утырса - шулай утыра бирде, тик вакыт-вакыт авыр сулап кына куйды. *
Мин китим, - диде тонык кына тавыш белән, хәтта I авышы да элеккечә түгел иде.
Рушания, әйдә, мин сезне бер җиргә алып барам. Иртәгә мин ял алам һәм без сезнең белән бер кеше белән очрашабыз. Ә хәзер сез менә шушы даруларны алып эчегез, бу сезнең шикәрне бер тигезлектә тотачак. Хәзер сез аннан башка йөрергә тиеш түгел, һәркөн сез аны эчәргә тиеш. Көн дә майсыз ит ашарга кирәк, баллы әйберләрне бөтенләй кабарга ярамый. Кесәгездә шакмаклы шикәр салып йөрегез, иң мөһиме - тынычлык.
Ул Рушанияга якын ук килеп басты, күзләренә карады.
Сез яшәргә тиеш, сау-сәламәт һәм элеккечә чибәр булырга тиеш. Әгәр дә башкалар белмәсен, дисәң, кызганыч әулып күренәсең килмәсә, синең тынычлыгың синең чибәрлегеңне саклап калачак. Иртәгә мин сине көтәм, щалтырат, мин әйтермен кайда килергә икәнен.
Рушания эндәшмәде, берсүзсез ишеккә юнәлде. Ни дисен соң ул, өендәген урамга чыгара торган кеше түгел ул. Юл буе Самат белән дә бер сүз сөйләшмәде, юлдан күзен алмады, ул үз эченә бикләнгән иде.
Рушания, без бит синең белән дуслар. Синең бу хәлең оик борчый мине, эчеңне бушат, сөйлә миңа. Берүзең генә җиңә торган чир түгел бу, теге юлы алдап котылдың, тик бу юлы ирең кайтып керү белән хәлеңне аңлаячак, син бик ябыккансың.
Борчылма, Самат, ул берни дә күрмәячәк, аның миндә кайгысы юк.
Ни булды сиңа, Рушания, ничек күрмәсен ди, ул бит синең өчен үләй язып тора, оныттыңмы әллә теге көнне?
Хәзер аның эше күп, - диде.
Хәзер инде ул аны эзләми дә, борчылмый да, ул аны башка яратмый да. Кабат йөрәкне чеметтереп авыртырга, ашказаны өсте кисәргә тотынды. Юк, ничек тә өйгә чаклы I ү шргә кирәк, тик хәле бетүен тоеп, әле яңа гына Ильич оиргән даруны авызына кабып җибәрде. Ахрысы, бу инде мңа чиредер, ничек каты итеп башы да авырта. Күз кырые 6с нән генә күзәтеп барган Самат машинаны юлдан читкә борды, җайлырак урын табып, Кама елгасы буена яр читенә туктатты, чыгып, машинаның ишеген ачты.
Мә, су эч, - дип, шешә белән су бирде. Рушания Йотлыгып суга ябышты, әйтерсең, чүлдә өч көн сусыз Vi ырган. Аңа җиңел, рәхәт булып китте.
— Әйдә, әзрәк яр буйлап йөрибез, алайса өеңнән чыкмыйча берүзең ятасың. Исән кеше дә акылдан язар. Сал аяк киемнәреңне. - Үзе дә аяк киемнәрен салып, чалбар балакларын бөкләде. - Әйдә, яр буйлап суда йөрибез, култыкла мине.
Алар шулай шым гына яланаяк яр буйлап икәү атладылар. Кояш нурлары җылыткан күл суы, аяк астындагы йомшак вак ком, аякларны иркәләп су чайпала. Әйтерсең, вак дулкыннар да шатлана яннарына килүчеләр булганга. Алар да шаяра, артка китәләр дә кабат килеп бәреләләр, шыбыр-шыбыр көлешәләр төсле. Акрын гына искән җил йомшак кына чәчләреннән сыйпап уза, әйтерсең, юатырга, тынычландырырга тели. Нинди рәхәт икән болай йөрү, бөтен табигать хәлеңә керә, юата-иркәли, берни аңлатуыңны да сорамый. Барасы да барасы иде шулай. Рушания беразга туктап су өстенә карап торды: иксез-чиксез дөнья, күк йөзе чалт аяз, галәм киңлеге, ул шушы чиксез галәмнең бер тузаны гына. Самат берсүзсез аны кирегә борды, алар инде машинадан хәйран ерак киткәннәр иде.
— Нинди сихри көч бар бу табигатьтә? Без аның бәндәләре көннең-көнгә ниндидер вак-төяк эш белән чабып, шушы Ходай биргән матурлыкны да күрмибез, аралашмыйбыз. Ходайның кодрәте киң, һәркөн туган якты көнен шулай тиеш дип кабул итәбез, Ходайга рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Без Ходайны инде жәлләр-аңлар кешебез калмагач кына искә төшерәбез.
Рушания туктап су өстенә текәлде, беркемгә әйтә алмаган, авыр йөк булып көн-төн йөрәкне талаган серләрен шунда бушатып калдырырга теләде. Иреннәре калтырап, күзләреннән яшь атылып чыкты, Саматның беләгенә ныграк тотынды. Самат аны туктатмады, тыймады. Рушанияның борын яфраклары буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде, күз яшьләре Кама суына тамды да дулкыннар белән бергә кушылып агып китте. Тагын азрак җиңеллек килгәндәй булды. Самат та үзалдына нәтиҗә ясады: ахрысы, эш чирдә генә түгел, әгәр дә уйлаганы шул булса, бик тә кызганыч, мондый авыр чакта якының яныңда булуга ни җитә. Ә ул китә дә бара... Болай булса эшләр харап иде, юкка гына кеше шулай кинәт бетерешми. Эх, Рушания дускаем, ничекләр генә ярдәм итим соң?
Икенче көнне төштән соң Самат кабат килДе, Рушания кичә Ильичның кайдадыр чакыруына әһәмият бирмәде, •и) и ки кайда да булса бару, кем беләндер очрашу-сөйләшү аның өчен газап кына иде. Самат килгәч тә, юк-юк, дип карышып караса да, Самат ай-ваена карамыйча, киендереп алып чыгып китте. Алар бер кечкенә кафе кырына килеп туктадылар. Рушания утыра торган ишекне ачып:
Бик озак көттердегез, - дип кемдер кулын сузгач, Рушания башта үрелеп карады, таныгач кына кулын бирде. Каршысында моңача Рушания әле белмәгән кеше басып юра иде: өстендә гади генә җәйге җиңел костюм-чалбар, башкалардан берни белән дә аерылмый торган гади генә кеше иде. Ул үзенең эш урынында гына бөтен чирле кешенең Алласы, ул кай тарафка үтсә дә, аңа йөзәрләгән күз өмет белән ияреп йөри, һәрбер әйтеләсе сүзен йотарга юра, ә монда аны белүче юк, ул бүген шушында арлы- бирле йөрүчеләрнең берсе генә. Илья Рушанияның кулын ычкындырырга ашыкмады, йомшак кына елмаеп:
- Әгәр килмәсәгез, мин шунда утырып елый идем, - дип елмайды, үзе берсүзсез аны җитәкләп каядыр эчкә тартты. Бу кафеның эчке ягы бик мөлаем һәм күркәм генә урын булып чыкты, акрын гына ниндидер музыка уйный. Илья ип ы почмактагы бер өстәлгә алып килде.
Менә монда тыныч урын, - дип Рушанияга урындык күрсәтте, алар кара-каршы утыруга, алар янына ашыга- ашыга бик чибәр бер ханым килеп басты.
Гафу итегез соңга калуыма, - дип Илья белән яңакка- мңак терәп исәнләштеләр. Рушания бөтенләй югалып- .штырап калды таныш булмаган кешеләр арасында.
Менә таныш булыгыз, бу - Рушания Бариевна Захарова, дип Илья икесе уртасына утырды. - Ә бу - Анна Яновна, ми исм паңиенткам.
Әйтергә кирәк, бик күптәнге. Без инде биш елдан и шу Илья Ильич белән аерылгысыз дуслар дияргә кирәк, (чиитагы елларны ай саен очраша идек, хәзер инде ярты елга бер. Әлегә Ходай саклап килә, мин аны тыңлыйм, ул мине довалый.
Сез сөйләшеп утырып торыгыз, мин берәй нәрсә алып кипим эчәргә, - дип Илья Ильич торып китте.
Г афу итегез, исемегез исемдә калмады.
Рушания, Рая дисәгез дә була.
(повесть)
Рая, сезнең нинди диагноз? Хәер, Илья кешегә беркайчан м ойтми, кешенең гомере өчен ахыргача көрәшә, өмет Ьлдыра. Минем бер күкрәгем протез, моннан биш ел элек
Илюша төбеннән кисеп атты, башта, белсәгез, ничек авыр булганын. - Ул моны шундый итеп әйтте, әйтерсең, күлмәк итәген генә кисеп ташлаганнар. Рушания башта агарып китте, аннан югалып калды. Бу хатын таныш булмаган кеше алдында шулай җиңел генә чирен ачып салды, әйтерсең, алар кафеда түгел, ә больницаның бер палатасында яталар. Рушания болай җиңел ачыла торган кеше түгел иде шул.
- Ә ирегез ничек кабул итте бу хәлне?
- О-о, ирме? Менә шул ир аркасында килеп чыкты да инде. Ул мине ике бала белән ташлап китте, мин шундый төшенкелеккә бирелдем, ә чир, әйтерсең, шуны көтеп кенә торган. Бәла бер килсә килә ул, аны куып җибәреп тә, елап җиңеп тә булмый. Илья коткарды мине, чирдән генә түгел, үз-үземә ышанырга ярдәм итте. Үз-үзеңне жәлләп, елап утырган кешене кем яратсын - кызганудан башкага ярамыйсың. Кызганыч кеше - кызганыч кеше инде ул, ничек кенә борсаң да.
- Менә, кызлар, мин сезгә шундый тәмле эчемлек алып килдем, - дип бер поднос белән бер ак аракы, салатлар китереп куйды, өчесенә дә аракы бүлеп салды. - Әйдәгез, күмик шул чирләрне, — дип салган рюмкасын күтәрде.
- Әйе шул, Илюша, чукынып китсен чирләре дә, безне яратмый ташлап киткән ирләре дә, - дип көлде Анна.
Алар шулай бик озак сөйләшеп утырдылар. Рушания да онытылып аларны тыңлады, куйган аракыга гына кагылмады, ул эчсә дә, җиңел винолар гына эчә иде. Мондый каты аракы ише нәрсәләргә якын да килгәне булмады. Моны сизеп утырган Ильич:
- Рушания, сезгә баллы винолар эчәргә ярамый, әз генә аракы эчеп куй, ул азрак шикәрне дә төшерә, - дигәч, Рушания ирен генә тидереп куйды, тик эчә генә алмады.
- Яратмыйм, бигрәк тәмсез, - дип, рюмкасын этеп үк куйды.
Ә Анна үз тормышын сөйләде:
- Ирем ташлап чыгып киткәч, бу тормышта бөтен нәрсә сүнгәндәй булды, хәтта балаларымны да күрмәс хәлгә килдем. Мин аларны түгел, алар мине карадылар. Ә чиремне белгәч, иремне ничек тә кайтарырга, балаларымны ятим калдырмаска, дип аны эзли башладым. Ә ул инде өйләнгән булып чыкты. Аннан мин аңа үч итеп яшәргә, балаларымны аякка бастырырга, киләчәктә ач-ялангач утырмасыннар дип тырыштым. Хәзер минем үз сәүдәм бар, дөньям җитеш, балаларым яхшы уку йортларында укыйлар, ә аның инде миңа кирәге дә юк. Менә Илюшага рәхмәт, шул чакта миңа кул селтәгән булса, мин инде болай сезнең арада утыра да алмас идем. Балаларым кайда булыр иде хәзер, ә болай, Аллага шөкер, мин яшим, хәтта мин әле гашыйк та булдым бугай бер кешегә. Гомерем күпме калса, барысы да минеке, мин аның һәр көнен ләззәт табып яшим. Әле яратасы да, яратыласы да килә, шулай булгач, Рушания, борыныңны төшермә. Беләсеңме, минем үземнең матурлау салоным бар. Син шундый чибәр ханым, тик син шулай да бик төшенкелеккә бирелгәнсең, менә мин сине шушы салонга чакырам, эчең пошса кил, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз. Аннан сине әзрәк бизәп җибәрү дә зыян итмәс, килештекме,
дип Рушанияның кулына кулын салды.
Алар бик озак утырдылар, алар чыкканда инде көн к ичләткән иде. Машинага утырыр алдыннан Рушания Ильяга карап торды да:
Рәхмәт сезгә бу кичә өчен, мин аңладым сезнең ни әйтергә теләгәнегезне, - дип елмаеп хушлашты.
Юл буе ул Аннаның әйткәннәре турында уйланып кайтты. Кешеләрне күбрәк тыңлаган саен Рушания үзен кабырчыгына төренеп яткан ташбака кебек хис итте, әле оч-дүрт ай элек кенә бу авыр язмышлы кешеләрне дә, андый куркыныч чирләр турында берни дә белми иде бит. Юк, белми түгел - ишеткәне бар, тик якыннан андый кешеләр белән аралашканы юк иде. Хәзер менә ул алар белән аралаша-сөйләшә торгач аңлый, нинди авырлыклар кичергәннәр. Анна да, ялгыз калганы тына җитмәгән, әле ике кечкенә баласы, аларны көн дә (уйдырырга, киендерергә кирәк. Көн-төн эшләп тә, очын-очка ялгый алмыйча үлеп киткән Хәлимә. Көчле дә соң бу хатын- кыз халкы, көчле булмый башка чарасы юк аның. Шулай да tюрнәрсә аңлашылмый иде: кая китә без җан аткан мәхәббәт, кая китә без Алла урынына күргән ирләр, ник соң ул мәхәббәтнең кала җимешләре генә, кая китеп югала соң мәхәббәтнең үзе? һәрнәрсәнең үз кыйммәте, үз чагыштырмасы бар диләр, Рушания да үз тормышын аларныкы белән чагыштырды. Аның ил ай зарланырлыгы юк иде, балаларының тамагы тук, тату, матур гаиләдә үстеләр, киләчәкләрен дә әтиләре кайгыртып, җитеш тормыш әзерләп куйган. Үзе дә гомер буе балда-майда йөзеп яшәде. Әйе, мин бик озак бәхетле яшәгәнмен, Ходай кешегә ачысын да, төчесен дә татып карата, сират күперен кичәргә, күрәсең, миңа да чират җиткән.
Кичке кояш баер алдыннан Рушания койма буена килеп кулын кулга сугуга, янына тиеннәре килде.
- Килегез, кил, гөнаһсыз җан ияләре, сыйлыйм әле үзегезне. - Рушания кесәсеннән чикләвекләр чыгарып сузды, олы тиеннәргә тагын ике кечкенә тиеннәр дә ияргән иде. - Ох, сезнең гаиләгез арткан икән бит, мин сезнең өчен бик шат, ой-ой, нинди нәниләр! Килегез-кил, курыкмагыз, монда барыгызга да җитәр. - Ул чын күңелдән шатланып, матур күкрәк тавышы белән көлде, гөрләп сөйләште, ә тиеннәр аның кулына утырып сыйландылар, чикләвек ташыдылар. Бер кечкенәсе Рушанияның иңбашына ук утырып алды, аңа шушы телсез җәнлек арасында әйтеп бетергесез рәхәт иде. Кинәт тиеннәре бөтенесе берьюлы урманга таба сикерделәр дә юк булдылар.
- Туктагыз, кая ашыгасыз?
- Рая!
Рушания кинәт сискәнеп артка борылды, үзеннән ерак түгел генә торган ирен күреп сискәнеп китте. Аны беренче күргәндәй, бераз аңа карап торды, әйтерсең, ул аны көтмәгән, акрынлап аның шат йөзеннән елмаю качты.
- Рая, Раечка, мин сине бөтен җирдән өзлим, ә син монда икән, - дип, Саша килеп Рушанияны кочаклап алды. Тик Рушания моннан тагын да ныграк куырылып, югалып калды, ни этә, ни коча алмады. Борынына чит духи исе килеп бәрелгәч, чирканып куйды, әйтергә дип әзерләп куйган барлык сүзләре әллә кая югалды. Бар көчен учына җыеп елмаерга тырышты.
- Бик озакладың, - дигән булды йөзенә күтәрелеп карамыйча гына.
Элек булса, муенына килеп сарылыр, әрепләр төшер иде дә бит, юк шул, арада ниндидер күз күрмәс киртә барлыкка килде. Бәлки моны Рушания гына сизгәндер, ә Саша һаман берни булмагандай хатынын кочаклады, нидер сөйләде, тик Рушания берни ишетмәде, аңламады. Ничек шулай булдыра ала? Этеп җибәреп, «барысын беләм, син хыянәт итеп кайттың бит», дип кычкырасы килде. Юк, ул андый кеше түгел шул, ә ире бик тә бәхетле күренде. Рушания аны берсүзсез тыңлады, баш селкегән булды, тик иренең сөйләгәннәре һич тә башына барып җитмәде, аның үз уйлары башында кайнады. Шулай да Рушания акрынлап үз-үзен кулга алды, ничек тә түзәргә, тавыш -чыгармаска тырышты. Бер очы чыгар әле, ничек бар - шулай калсын дип, хозергә сүз кузгатмаска булды. Бүгенге кичне алар элеккечә I июүләшеп үткәрделәр, улы фирмада җыелган эшләр турында сойләде, кыскасы, ирләр сөйләштеләр, ә Рушания тыңлап кына утырды. Астан гына ирен күзәтте: яшәреп киткәндәй I оелды, хәтта ак чәчләре дә күренми - әллә буяткан инде? ' )шләр харап болай чәчләр буята башлагач. Рушания кабат чирканып куйды, ире үзгәргән кебек тоелды, күзгә күз «)чрашмаска тырышты. Ул да, ахрысы, хатынының күзәтүен сизеп утырды. Элек булса, күзен алмас иде хатыныннан, ә (>үген улы белән юкны бар итеп, эш турында гына сөйләште, һорхәлдә, Рушанияга шулай тоелды. Кинәт өстәлдә яткан корәзле телефон шалтырарга тотынды, Саша хәтта сискәнеп Китте, ялт кына Рушанияга карап алды. Бурның бүреге яна лигәндәй, үзе кып-кызыл булды, ә телефон сөрән салып һаман кычкыруын белде. Саша үрелеп сүндереп куйды, I ук галган сүзне ялгап җибәрә алмыйча җәфаланды, улы да <н исенә сәерсенеп карап куйды.
Кем ул, әти, нигә алмыйсың? - диде эштәндер дип уйлап.
Элек әтисенең мондый гадәте юк иде кемнән дә булса мшеренеп качып йөри торган, тик әтисе кул гына селтәде. Тик шалтыратучы тиз генә бирешәсе килмәде, кабат шалтыратырга тотынды. Саша өстәлдән телефонны алды in икенче бүлмәгә ук чыгып китте. Игорь аптырап бер отисенә, бер әнисенә карап алды, әнисе башын аска иеп, илдындагы чәен болгата иде. Саша бик озак кына торып Керде, Рушания башын күтәреп карамады, тик үзенең тәне кызыша, башы авырта башлавын тоеп, кесәсеннән даруын •лып, күрсәтми генә кабып җибәрде. Ильяның уйланмаска, борчылмаска, тыныч булырга тырыш дигән сүзләре исендә, I ик ул бит тере кеше. Кысып-кысып башы авырта иде, тик I ү мргә кирәк, түзәргә. Саша уңайсызланып нидер аңлатып маташты, тик моны Рушания яхшы аңлый һәм шул ук иакытта аңламый да. Рушания авыр гына карашын өскә Кү г;>рде, бермәлгә крепость кебек ныклы зур өйнең почмагы ярыла башлагандай тоелды, аннан ул акрын гына карашын иренә күчерде. Ярты сүз, бер күз карашыннан аңлашырга ойронгән кешеләр беренче тапкыр бер-берсен аңламадылар. Кич йокларга яткач та Саша, бик арыдым дип, артын куеп яггы. Элек булса, ул аны ашап бетерердәй була, яратып I \ ч алмый иде. Бүген алар бер ятакта аерым-аерым һәркем үч уйлары белән, төн буе керфек тә какмый чыктылар. Бу хәл гадәти хәлгә әйләнә башлады. Саша кайчандыр үзе урнаштырган гаилә кагыйдәсен бик еш боза башлады, элек балаларына «кар яумагае, таш яуса да, кичке ашка сәгать җидедә өйдә булыгыз, анагызны көттереп утыртмагыз», дисә, менә хәзер үзе бик еш соңлап, кайбердә кайтмый да кала башлады. Хәзер инде өстәл артына җыелган авыр тынлыкны улы да сизә башлады, никтер ул да әтисенә башын бик күтәреп карамый, бик салкын гына сөйләшә. Ашыйлар да өчесе өч якка тарала, сөйләшер сүз юк. Тизрәк ичмасам Алеся кайтсын иде, өйдә бу чаклы авыр тынлык тормас иде. Бөтенесенең өмете Алесяда иде. Ниһаять, көткән көн җитте, Алеся да кайтты. Ул үзе белән өйгә ямь алып кайтты, күбәләк урынына очты, әле берсен, әле икенчесен кочты- үпте, барысына да үзенең шатлыгын өләште, чикерткә урынына сикерде, шатланып көлде, ул да гашыйк, бәхетле иде. Кыз бала - кыз бала инде, кызы кайткач, Рушанияга да җиңел булып калды. Рәхәтләнеп сөйләштеләр-серләштеләр, көндезләрен кияү балакай да килсә, өчәүләшеп бакчада чәй эчтеләр. Алмалар да өлгереп килә, ботакларын көчкә күтәреп утырган алмагачларга карап сокландылар. Айрат белән Алеся еш кына бакчада Рушания янында көннәрен үткәрәләр, берни яшермичә бик күп нәрсәләр турында уртага салып сөйләшәләр иде. Рушания балаларның аның янында булудан җан тынычлыгы, әйтеп аңлаткысыз рәхәт таба иде. Айратны озатканда:
- Ешрак кил, Айрат, синең белән безгә бик күңелле, - дип елмая Рушания. Сөеклесе әнисенә ошауга Алеся да бик канәгать.
- Әйе шул, - дип әнисенә сыена.
Тик Айратның Алесяның әтисе белән генә очрашканы юк әле. Алеся чит илдән кайткач, беренче мәлдә мәхәббәтеннән башы әйләнеп, өйдә алай-болай берни дә сизмәде, тик әтисе соңлап кайта башлагач:
- Әти, нишләп болай соңлап кайта башладың, без бит сине ашарга көтеп утырабыз. Кичә мин сиңа шалтыраткач, телефоныңны ниндидер хатын-кыз алды, - диде.
- Секретаршадыр, - диде әтисе, кызарып.
- Әти, кесә телефонынмы, кичке ундамы?
Өйдә авыр тынлык урнашты, бөтенесе башларын аска иделәр. Бик авыр сорау иде бу. Рушания гына түгел, Игорь да бу сорауны биргәне юк иде әле әтисенә. Игорь, бәлки, нәрсәдер беләдер дә, тик Алеся гына бар да элекке кебектер дип уйлап, бөтенесен борчыган авыр сорауны кычкырып ярып салды. Аның башына да килми иде бу гаиләдә ни дә булса үзгәргәндер дип, аның өчен әтисе дә Алла, әнисе дә изге җан, башкача булу мөмкин дә түгел. Саша ни дә әйтергә белмәде.
Ярый, балалар, башка соңга калмам, сез хаклы, кичке ашка соңга калырга ярамый.
Шуның белән сүз дә бетте. Саша вакытында кайта башлады, тик кичке ашны ашагач, юкны бар итеп чыгып китә дә төн уртасында гына кайта. Рушания беркайчан да сорамады кайда булдың дип, тик арага кергән кара шәүлә генә зурайганнан зурайды. Утыз елга якын бергә йоклаган уртак ятак уртага бүленеп, аралар ерагайганнан ерагайды, суынды.
Рушания кабат больницага тикшерелергә килде, бу инде җәй азагы иде. Илья аңа карап торды:
Рушания, ни булды сиңа, син чир белән бөтенләй дә көрәшмисең, шулай ук яшисең килмимени соң?
Рушания эндәшмәде. Оят иде кешенең тырышлыгына нжереп карау, тик үз-үзенә көче җитми башлады. Соңгы араларда Саша кунарга да кайтмый башлады, Рушанияның моңа бик тә җаны әрни иде. Ул көн-төн ире турында уйлап башы катты, чирне бөтенләй уйламады, аны тик бер хәсрәт кенә басты - ул да булса Саша. Ул аның ярты җаны, ә ярты җансыз ничек яшәп була соң? Рушания чыгу юлын таба алмады, хәтта вакыт-вакыт тизрәк үлсәм иде дип хыялланды. у) башта ак чәчләр артканнан артты, шулай да чибәрлеген җуймады. Илья аның анализларына карап баш селкеде, чиләр харап начар иде. Ничек йөри ул - башка сыймый, дип уйлады.
Рушания, ашыкмасагыз, мине урамда көтеп тормассызмы? Мин хәзер чыгам.
Яхшы, көтәрмен, - диде дә ишеккә атлады. Рушания ишек төбендәге скамейкага килеп утырды, үз уйларына чумып, тирә-ягына әйләнеп тә карамады.
Исәнмесез, сез дә монда ятасызмыни, ә мин сезне нишләптер доктор дип уйладым, сез мине хәтерлисезме?
Рушания бераз бу олы апага карап торды, кинәт йөрәге жу итте.
Сез мине теге вакыт өйгә кайтарып куйдыгыз, мин рәхмәт тә әйтергә өлгермәдем, сез чыгып та киттегез.
Ә, әйе, хәтерлим, иптәшегез ни хәлдә?
- Ярыйсы, иртәгә өйгә алып кайтам. Нишләрмен инде, үзем дә белмим.
Рушания бераз бу апага карап утырды.
- Күршегез кайттымы соң чит илдән, ул бәлки ярдәм итәр?
- Маринамы? Аңа без нигә кирәк, озакламый яңа фатирга күчәргә җыена. Теге карт сөяркәсе Яңа шәһәрдән фатир алып бирә ди.
Рушания кинәт шыбыр тиргә батты, аннан калтыранып куйды.
- Мин аңа бала табып бирәм дә үземә өйләндерәм, ди.
- Ә аннан бала булмаса?
- Исең киткән, бала ясаучы беткәнмени.
Рушанияның башы әйләнеп китте, егылмас өчен урындык
артына тотынды, инде егылдым дигәндә, кемдер тотып калды. Рушания күрде, тик ишетмәде, гәүдәсе камырга әйләнде. Кабат күзләрен ачканда ул инде палатада иде, кулына ялганган энәләрне күз кырые белән генә күреп алды. Башында томан, битендә әллә нинди битлек кидерелгән, янында Илья утыра. Рушания кабат күзләрен йомды, тагын әллә йокыга талды, әллә аңын җуйды. Ул тагын ике көн больницада капельница астында ятты, бу юлы кесәсендә кесә телефоны шалтырап аны эзләүче булмады, чөнки ул аны бөтенләй үзе белән алмаган иде.
Рушания ике көннән соң кайтканда өйдә беркем дә юк иде, ул өй уртасына басып, ары әйләнде, бире әйләнде, зур өй беренче тапкыр буш һәм салкын тоелды. Бик кирәкле нәрсәсен оныткандай, як-ягына каранды, ни эзләде - үзе дә аңламады. Зур өйнең почмагына күтәрелеп карады, почмактагы ярык тагын да зурая төшкәндәй тоелды. Рушания ул ярыкны якынрак килеп карамакчы булды, әмма анда бернинди дә ярык юк иде. Ул бермәлгә тынсыз калып карап торды, аннан авыр сулады. Өй түгел, гаиләм урталай ярыла бит. Ике битендә ялтыр юллар калдырып, күз яше тәгәрәде. Рушания авыр адымнар белән көчкә үзләренең йокы бүлмәсенә күтәрелде, хәле бетеп, үзләре йоклый торган караватка килеп утырды. Өстәл өстендә торган икесенең фотосына күзе төшүгә, йөрәге сулкылдап куйды. «Саша, авыр миңа, нишләдең син?» дип пышылдады. Күпме йөрәк әрнеше иде аңарда, берүзе генә белә дә Ходай гына күрә. Рушания тәрәзәдән тышка - бакчасына карады, алмалар өлгерә, август уртасы җиткән. Элек булса, бу мәлдә Рушания шатлана-шатлана кышкылыкка компот, кыяр-помидор ябар, ут янып бакчасында кайнашыр иде, ә бүген бөтен нәрсә җир остендә ята. Әнисе исән булса, әйтер иде: «Бу вәхшилек, балам, җирдә үскәнне алып эш итмәскә», дияр иде, тик аның хәле дә, теләге дә юк. Рушания бераз уйлап торды да Саматка шалтыратып чакыртты. Самат килгәч:
Кыен булмаса, шушыларны җыеп, Хәлимәнең балаларына илтеп бирче, мин берни дә эшли алмыйм, сора, нинди ярдәм кирәк балаларга, - диде.
Рушания беркайчан да акча сорап утырмады, Саша үзе белеп кирәкле урынга сала, кемгә күпме кирәк - шул чаклы ала иде. Тик соңгы вакытта оныта башладымы, әллә башка җиргә күбрәк китә идеме, кирәкле урында акча юк иде. Ни генә булмасын, хәзер акча сорамаячак. Ул уңайсызланып кына Саматка карады.
Акча калдырмаганнар икән, гафу ит, икенче юлы җибәрермен, - диде.
Рушания үзен бу гаиләгә бөтенләй кирәксез итеп тоя башлады. Ничек кенә булмасын, азмы-күпме калган гомерен беркемгә дә авырлыгын салмыйча, сынмый-сыгылмыйча томамларга иде дә бит, юк шул, көче җитми. Көне-төне йөрәген талаганы чире түгел, ә иренең хыянәте иде. Ярый оле балалары берни дә сизми. Тагын кич җитә, кичке аш . >черләргә кирәк, кичке ашлар да газапка әйләнә башлады. Һср өстәл артында чит кешеләр булып утыру, һәркем үч эченә бикләнеп алдындагы ашны болгату. Рушания аны, ә ул башканы уйлавы, күңеле белән бөтенләй башка җирдә йөрүе... Рушания аның күңеле белән кайдалыгын яхшы аңлый, ике арада урнашкан авыр тынлык иңнәрне баса, башны аска бөгә, күзләр очрашудан курка. Кичен йокларга ятар вакыт җиткәч, гомер иткән ире алдында эчке күлмәктән дә калырга читенсенә башлады, алар берсүзсез читләшкәннән читләштеләр. Тик әлегә берсе дә, безгә ни булды, дип, бер-берсенә сорау бирмәде, һәркайсысы ачыктан-ачык сөйләшүдән курыкты. Рушания үзен, «ярый, мин барыбер озакламый үләсе», дип юатырга тырышты. Ни генә булмасын, гомер иткән бердәнбер якын кешең ниндидер җилбәзәк кыз өчен бергә үткән утыз елга якын гомерне, күз алмасы кебек балаларны онытып, шул балаларны бүләк иткән аналарын да ашаклап үткәнен аңлый иде микән? Кеше шулчаклы да үзгәрә ала дип Рушания башына да китерә алмады, ә ул үзгәрде. Гашыйк кеше әзрәк җүләрләнә диләр, ул да бер акылсызны хәтерләтә башлады. Чәчен генә буяткан җитмәгән, мыек үстерә башлады, беркөнне чәч белән бергә анысын да буятып кайтты. Рушания мондый үзгәрешләрне күргән саен йөрәге сикереп куйды, нишлисең син, ник кеше көлдерәсең, дип кычкырасы килде, никтер эндәшә дә, кычкыра да алмады, шым гына читтән күзәтүчегә әйләнде. Тик кызы Алеся гына тыелып кала алмады:
- Әти, сиңа ни булды, буяна башладыңмы, әллә шулай яшәрәсең киләме?
Саша кызарып башын аска иде.
- Ярыйсы, сиңа мыек килешә. Әни, сиңа ошыймы? Сиңа да чәчеңне буярга вакыт, соңгы вакытта ак чәчләрең күбәеп китте.
- Әнә шул әтинеке каралганга әнинеке тизрәк агара, - диде Игорь.
Әтисенә сөзеп кенә карап авды да бөтенләй өстәл артыннан торып чыгып ук китте. Рушанияның йөрәге кысылып куйды, әллә берәй нәрсә белә микән, дип курка ук калды. Яхшы түгел балалар белсә. Аталары белән телгә килүләрен теләми иде, аларга аталары белән каласы. Рушания тагын кинәт шыбыр тиргә батты, үзендә хәлсезлек тоеп кулын кесәсенә тыкты. Куллар калтырады, кесә эченнән генә даруын кубарып чыгарып каба алмыйча җәфаланды. Саша да үзен бик тыныч тотарга тырышса да, борчалануы сизелеп тора иде. Балалар берәм-берәм шәһәргә җыена башладылар. Аларга шундый зур өйдә икәүдән-икәү генә калу читен һәм авыр иде. Рушания хәле бик шәптән булмагач, өстәл артыннан кузгалмыйча утыра бирде. Менә бит тормыш нигә барып җитте, я кайтмады, кайтса, сөйләшер сүз тапмады.
Рушанияларның шәһәрдә дә өч бүлмәле, үзләре элек яшәп киткән фатирлары бар иде. Ул анда аена бер булса да барып, тузаннарын сөртеп, караштырып кайта. Бүген дә Самат белән больницадан кайтышлый кереп чыгарга булды, инде бүтән килеп йөри алмаса, киемнәрен алып китәргә булды. Өй күлмәге, халатларын сумкага тутырды, булган гөлләргә су сипте, үзләренең йокы бүлмәсенә бик озак карап торды. Бәхетле чаклары шушында үтте, балалары шушында үсте. Ул акрын гына балалар бүлмәсенә үтте, бәлки әле оныклары да шунда туып-үсәр. Кинәт иш