Иҗат җимешләрем.(табышмаклар)


Табышмаклар.
(Автор: Нургаязова Гөлнара Хәбибрахман кызы)

1. Җылы яктан иң беренче
Алар кайтып җитәләр.
Яз килүен сөенешеп,
Безгә хәбәр итәләр.(Кара каргалар)
2. Балаларның иң якын
Дусты була бу кошчык.
Матур оялар әзерләп
Аны каршыларга чык. (Сыерчык)
3. Уйламагыз, кар астында
Ятадыр диеп туңып.
Ярата ул урманнарда,
Йокларга көрткә чумып. (Көртлек)
4. Күргәнем бар оялардан
Йомырка чәлдергәнен.
Озын койрыкларын сузып,
Сикергәләп йөргәнен. (Саескан)
5. Ни сәбәптән, ни борчудан
Койрык очы айрылган.
Тәрәз кыегында, яр буенда
Матур оялар корган. (Карлыгач)
6. Ачык авыз малайларны
Бу кош бигрәк үз итә.
Бәбкә, чебиен күтәреп,
Шундук ала да китә. (Тилгән)
7. Кар бетеп, җирләр ачылгач,
Кырларда бу кош сайрый.
Матур җырлары белән ул
Игенчеләрне зурлый. (Тургай)
8. Начар кош,- дип уйламагыз,
Ул бит бары хәтерсез.
Балалар үстермәгәнгә,
Бәлки, гафу итәрсез?! (Күке)
9. Кечкенә генә сары кош
Моң сибә бар дөньяга.
“Иң матур сайраучы кош”
Исемен бирик аңа. (Сандугач)
10. Ышанасызмы, юкмы?
Ул үләксә ярата.
Табигатьне төрле ямьсез
Калдыклардан чистарта. (Козгын)
11. Ике күзе ут кебек,
Янып тора төннәрен.
Караңгыда ауда йөргәч,
Ял итә көндезләрен. (Ябалак)
12. Агы була, күге була –
Бигрәк матур кошлар!
Тынычлык теләп гөрлиләр
Безнең канатлы дуслар. (Күгәрчен)
13. Авырлыгы бары ике грамм,
Ченбен түгел, кош ул –белегез.
Дөньядагы иң кечкенә кошның
Исемен миңа әйтеп бирегез. (Колибри – чебен кош)
14. Кеше дәвалаучы табиб була,
Хайваннарны карый Айболит.
Ә бу кошны барлык балалар да
“Урман докторы” дип йөртә бит. (Тукран)

15. Уч төбенә сыеп бетә,
Чыбыгы да юк хәттә.
Өй хәлләрен белеп була,
Йөрсәң дә сәяхәттә.(Кесә телефоны)
16. Телевизор да була ул,
Магнитофон – теләсәң.
Хат ташучы булып эшли,
Телефон ул – көйләсәң.(Компьютер-интернет)
17. Сап-сары әче кунак
Көньяктан килгән безгә.
Бик тә теләсәң әгәр,
Үсәр ул өегездә.(Лимон)
18. Исемен ишеткәч тә,
Шартлаткыч дип уйлама.
Эче тулы җимешләрен
Күп ашасаң – елама.(Гранат)
19. Симәнә бәрәңгесе,- дип,
Уйлаган идем, күргәч.
Кире уйладым, үзе йонлач,
Йомшак икәнен белгәч.(Киви)
20. Дүрт аяклы, көдрә чәчле,
Ак та була, кара да.
Оекбашы, бияләе –
Аның һәрбер балада. (Сарык)
21. Ит тә бирә, сөт тә бирә,
Сыер түгел, тик үзе.
Бакчагыздан куам,- димә,
Бар бик очлы мөгезе. (Кәҗә)
Саба районы Тимершык урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Нургаязова Гөлнара Хәбибрахман кызы

Приложенные файлы

  • docx 14806969
    Размер файла: 15 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий